СӘЛАМ СОҢЫНДА...
Иске авыл турында уйлаганда күз алдына, һәрвакыт дип әйтерлек, бер кулына бер йомырка, икенчесенә солдат хаты тотып, өйдән-өйгә хат укытырга йөрүче карчыклар килеп басарлар. Хат укытырга кеше таба алмыйча тынычсызланып, өй борынча йөрү үзе бер күңелсезлек булса, икенче яктан, хатларның эчтәлекләре эч пошыргыч хәбәрләр, төшенке җырлар белән тулган була торган иде.
... Әнкәй, мине тапканчы
Бер кыз бала тапсаңчы.
Биләүгә биләп бакканчы
Таш бәйләп суга атсаңчы...
Аннары, тавыш-тынсыз гына елап алганнан соң. җыйнаулашып тормышның авырлыгыннан зарлана башлыйлар һәм соңыннан, эчтәге барлык хәсрәтне берьюлы тышка бәреп чыгарырга теләгәндәй итеп, тирән генә уфлап куя торганнар иде.
Бүген, бөек Ватан сугышында аңлы рәвештә хезмәт итүче герой сугышчылардан килгән хатлар һәм аларга каршы язылган җавап хатлары бөтенләй башка ноталар белән сугарылганнар. Ул хатларда якынлык, туганлык, аналык һәм балалык тойгылары белән бергә, үз иленең аңлы, тигез хокуклы гражданы һәм хуҗасы булуны чын күңелдән тою, шул тойгы белән горурлану тулган була. Безнең данлыклы Кызыл Армиябез чын мәгънәсе белән халык армиясе. Фронтларда күрсәтелгән һәм дөньяны шаккатырган күп сандагы искиткеч батырлыклардан алып тутаннарына, ата-аналарына язылган оптимистик хатларга чаклы — барсы да әнә шуны раслап торалар.
Менә Минзәлә районы, «Чулпан» колхозының карт колхозчысы Корбан- галиева иптәшкә улы Харистан килгән хатны укып карыйк:
«... Әнкәй, мин 6 тапкыр сугышта булдым. Менә тагын керергә хәзерләнәбез. Бездә бер генә теләк — Ватан өчен геройларча көрәшү, сезне, бәхетле аналарны һәм балаларны, бөек совет халкын гитлерчы корткычларның һөҗүмнәреннән саклау, бәхетле тормышыбызны дәвам иттерүне тәэмин итү...
Әнкәй, синең мактанырга хакың бар. Зур улың фин акгвардеецларын тар-мар итүдә катнашты. Уртанчы улың гитлерчы фашистик этләр өерен тукмый. «Әгәр илем өчен кирәк булса, кече улымны да җибәрәм» диген. Үзеңнең улларыңның чәчәкле һәм кадерле Ватаныбызны дошманга бер вакытта да бирмәячәкләренә нык ышан! Безнең һәрбер сугышчыбыз шул теләк белән яна.
Әнкәй, «мин карт инде» дип тынычланып торма, бик сизгер бул, колхоз производствосына зарар китерергә теләүче, паникага бирелүчеләр булса, аларны фаш итүгә ярдәм ит.
Бөтен көчегезне колхозны ныгытуга бирегез. Сеңлебез Галия колхозда тырышып эшләсен... фронтта — без, тылда— сез, бер көч булып, дошман йөрәгенә ук булыйк! Безнен көчебез нык. Бернинди дошман да данлыклы Кызыл Армияне җиңә алмас!
Без җиңәрбез, дошман җир йөзеннән мәңгегә себерелеп түгелер. Ул вакытта тормышыбыз тагын да матуррак булыр.
Сәлам белән, синең командир улың Харис».
Күрәсез, бу инде иске солдат хатларыннан бөтенләй аерыла. Бу хатны сугышчы яза, үзенең ни өчен сугышуын һәм, тагын да әһәмиятлерәге, җиңүнең үз ягында булырга тиешлеген белгән аңлы сугышчы яза. Фашистик армияләрнең аракы һәм кан белән башлары катып беткән солдатлары мондый хатларны һичбер вакытта да яза алмаячаклар. Алар, бик аек чакларында да, бары тик хатыннары эчен төнге күлмәкләр эләктерү, каян да булса берәр тавык чәлдерү, я булмаса хатын-кызлар көчләү турында гына уйлый алалар.
Бездә аның аналары да икенчерәк аналар ул! Бездә аналар улларының Кызыл Армия сафында хезмәт итүләре белән һаваланалар, алар үзләренең сәлам хатларында улларына саулык һәм дошманны җиңеп кайтудан башка берни дә теләмиләр.
Меңләгән аналарның берсе, шул ук Минзәлә районы, Воровский исемендәге совхозның карт эшчесе Мишегаян апа Сәлимгәрәева. Кызыл Армия сафына нәкъ өч егет озатып җибәргән бу шәфкатьле ана, сүз җитди темага, ил саклау һәм дошманны җир йөзеннән юк итү темасына килеп терәлгәч, тавышына аеруча нык һәм ышанычлы ноткалар чыгарып,
— «Мин Воровский исемендәге совхозда 20 ел яшим һәм моңда мин 5 ир бала үстердем. Алар берсеннән-берсе тазалар, совхозның алдынгылары... Зур улым Кәрәм Ерак Көнчыгышта, икенче улым Харрас командир, Хасан күле буенда, япон самурайларын тар-мар итүдә катнашты, өченче улым Харис та фашист ерткычларны юк итү өчен фронтка китте» ди.
Менә шундый хөрмәтле һәм кирәк чакта нык була ала торган аналар янына тагын тракторист абыйларын алмаштырып рульгә менеп утырган бик күп сеңелләр, ирләре урынына колхоз бригадирлары булып калган яшь киленнәр, тагын башка бик күбәүләр килеп кушылалар.
Алар барсы да, кич утырып, җылы хисләр белән тулган сәлам хатлары язалар.
һәм сәлам соңында, сүз арасында гына әйткән булып, үзләренең эшләре турында, колхозның мул иген уңышы турында, ферма сарыклары турында язалар. Мондый хатларның барсы өчен дә уртак бер як: аларны хуҗа кешеләр яза. Алар җирнең төп хуҗалары. Алар — үз хуҗалыкларының һәм колхоз хуҗалыгының хуҗалары. Ниһаять, алар үзләренең шәхси язмышларының хуҗалары.
Әнә шул халыкны, җирдәге барлык материаль байлыкларга хуҗа булган һәм кеше өчен кирәкле барлык рухани рәхәтлекләрне сизәргә өйрәнгән азат халыкны Гитлер немец бароннарын ы ц итекләрен чистартып торучы, бары тик ишек төбендә калтыранып торырга гына хакы булган колга әйләндермәкче була. Барып чыкмас!
Сәлам соңында без әле дошманның йөрәген калтыратырлык итеп:
— Без җиңәрбез! — дип белдерә алабыз.
Һәм бу гомуми патетиканы тормышка ашырырлык материаль көч тә бар бездә.