Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӘССАМ


Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды. Халык кичә үк, дошман ыргыткан бомбалардан өйләргә ут капкач ук, ашыгыч рәвештә шәһәр­дән чыгып китте.

Даны дөньяга таралган рәссам Макс Латис та китәргә хәзерләнгән иде. Аңа махсус автомобиль бирелде. Ха­тыны һәм баласы, кул астына эләк­кән төеннәрне алып, машинага кереп утырдылар. Ләкин рәссам үзенең иң кыйммәтле картиналарыннан берсен кү­тәреп өйдән чыкканда, каршыдагы йорт өстенә бер-бер артлы берничә бомба төште һәм көчле янгын күтәрелде. Шә­һәр өстендә дошман самолетлары ешай­ды. Рәссамга ашыгырга кирәк иде. Ул «Каһәрләр!» дип күккә карады һәм ки­тәргә кирәклекне онытты. Аның йозрыклары үзләреннән үзләре йомарлан­дылар, күзләрендә яшендәй ут очкын­нары күренделәр. Бу минутта ул, хаты­нының «Әйдә инде, утыр!» дип кабат-кабат әйтеп торуын да, баласының «Әткәй, киттек!» диюен дә ишетмәде. Күзләре яңадан, ялкын эчендә калган йортка төштеләр. Шушындый минутта, бүтәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк чакта, шәһәрдән ашыгыч чыгып китүне ул җинаятькә санады һәм калырга булды.

Латис кулындагы картинаны машина­га куйды, хатынын, баласын үпте һәм янган йортка ишарә ясап:

— Безнең йортны да, безнең карти­наларны да әнә шундый язмыш көтә. Беразын коткара алмаммы... Мин сезне куып җитәрмен. Сез ашыгыгыз! — диде.

Латис ханым, иренең әкәмәтрәк та­бигатьле кеше булуын һәм ялгыз кал­ганда аның ярдәмгӘ мохтаҗлыгын ях­шы белә иде. Ул бит, исенә төшерүче булмаса, ашарга-эчәргә кирәклекне дә оныта, әнә хәзергедәй, үзе дә сизмичә, бер аягына галош, икенче аягына бо­тинка киеп йөри. Ләкин Латис ханым, иренең иҗатка, сәнгатькә бирелгән бу­луын да бик яхшы белә. Аның ире иң .куркынычлы минутта да сәнгатьне ташлаячак түгел иде. Шулай да, ха­тын аңа:

— Әйдә инде, Макс, бергә китик,— дип ялварып карады.

— Ярый, ярый. Мин озакламам, ху­шыгыз, — диде рәссам, һәм моннан бер генә минут элек бизгәк тоткандай кал­тыранган кеше, хәзер ни өчендер, ел­маеп куйды. Ләкин елмаю шул ук минутта югалды да. Рәссам тагын бер тапкыр «хушыгыз» диде.

Машина кузгалып китте һәм озакла­мый күздән югалды.

Макс Латис янган йорт янына барып аны сүндерешүгә катнашты. Өенә кайтып керүгә, тәрәзәдән бик озак урамга карап торды. Өйдә аңардан башка бер кеше дә юк иде, ләкин ул, кемнәргә­дер мөрәҗәгать иткәнсыман:

— Әнә карагыз, нәрсә калды. Кил, кызым, кара — бала табу йорты иде бу. Син дә шул йортта тудың. Гөнаһ­сыз бала күкрәвеннән атылып чыккан иң беренче яшәү авазыннан да кыйммәтлерәк аваз дөньяда юк, кызым. Әгәр дә мин композитор булсам, шул авазны кушып симфония язар идем. Ә фашистлар шушындый изге йортларны бомбага тоталар. Әнә тагын, тагын яна башлады.

Рәссам «күрәсеңме, ничек яна» дин артына әйләнеп карады. Янында кеше юклыкны аңлагач, «ә... әйе, киттеләр... Ә мин ник калдым соң?» диде һәм «Әйе, -хәтерләдем!» дип үз алдына сөй­ләнә-сөйләнә, буяулар алып, рәсем ясарга кереште.

Аның хезмәте өчен иң кыйммәтле вакыт — иртәнге һәм көндезге сәгать­ләр иде. Ләкин бу турыда ул бөтенләй уйламады, чөнки дөрләп янган йорт­лардан төшкән яктылык ана җитәрлек иде.

Ул төн буе һәм икенче көннең төш­легенә кадәр эшләде. Рәсем ясалып беткәнче, арыганлык аның уена да кермәде, ә иң соңгы буяу салынуга ул үзен көчсез хис итте, хәтта басып то­рырлык та хәле калмады. Куе чәй бул­сын иде хәзер аңа! Макс, гадәтенчә, хатынын чакырды, аның озак җавап бирми торуына гаҗәпләнде. Бары тик кичәге вакыйгаларны хәтерләгәч кенә, чәйне үзенә хәзерләргә кирәклекне аң­лады. Ләкин чәй эчеп тормады, урамга чыгып китте.

Төнлә белән шәһәргә фашистлар кер­деләр. Өзлексез талаулар башланды. Ату, кычкырып елау тавышлары ише­телде. Рәссам, тәрәзә янында торып, тавыш килгән якка карады. Кул фо­нарьлары яктысында карачкыл шәүлә­ләр — фашистлар күренде. Әлеге бала табу йорты да күзгә чагылды: йорт янган, кара күмергә әйләнгән, ләкин ни гаҗәп: шул кара күмерләр уртасын­да — багана һәм баганада йортның вывескасы калган.

Макс Латис яңа картина янына кил­де һәм аны, иң кадерле әйбер итеп, кая яшерергә белмичә озак вакыт ап­тырап йөрде. Ахыр чиктә, рәсемне ул, иске бер материя белән каплап, ишек алдына чыгарып куйды; күренмәсен өчен аны такталар һәм буш ящиклар белән каплады.

Таңда аның өенә бер офицер килеп керде.

— Кем монда хуҗа? — диде ул офицер.

— Рәссам Латис.

— Ишеткәнем бар, кая соң ул үзе? Качтымы әллә?!

— Юк, качмады, семьясын озата китте, — диде Макс, гомерендә береН' че тапкыр ялганлады.

— Ә син аның картиналарын саклар­га калдыңмы?

Офицер биргән соравына җавап көт­мичә, түргә узды һәм Степаларга элен­гән, идәндә сөялеп яткан картиналарны карарга кереште. Чит кеше өендә үзен хуҗаларча тоткан бу көтелмәгән офи­церга Макс чирканып карады һәм аңа каршы бернәрсә дә эшли алмавына үз-үзен тиргәде. Офицерның билендә хән­җәр бар иде. Ул шул хәнҗәрен алып:

— Монсы кирәкми!

— Монсы начар!

— Монсы рюссиш! — дип берничә картинаны буйдан-буйга кисеп чыкты һәм катып калган Латиска әмер бир­де: — Калганнарын сакла. Бераздан ге­нерал үзе кереп карар!

Офицер чыгып китте, ә Макс «Күр­деңме, рәссам, кыргый бандит безне нишләтте!» дигәндәй аңа күз текәгән яралы картиналарга карап калды. Туралган рәсемнәр телгә килгәндәй тоел­дылар. Ул алар янына килде, «Әткәй... әнкәй... кызым... сөеклем!..» дип рәсем­нәрдә ясалган кешеләрнең йөзләреннән сыйпады. Ә рәсемнәрдәге яраланган ке­шеләр: «Безнең йөрәкләребез сызлый» дип кычкыралар, «Кач, рәссам, кач, сине дә алар чәнчеп үтерерләр» дип әйтәләр кебек.

Макс яраланган картиналарны нәү­рәпкә чыгарды. Аннары әллә кайдан күп-күп итеп керосин табып керде, ке­росинны иДәнгә, стеналарга һәм офи­цер сакларга кушкан картиналарга сибеп чыкты. Калтыранган кулларына шырпы алды, «Тукта, мин нишлим? Акылдан яздыммы әллә?» Дил нәрсә эшләвенә хисап бирергә теләде. Ләкин озак уйлап торырга вакыт юк, ашыгыр­га кирәк иде...

Ул шырпы кабызды һәм өйгә ут төртте...

Икенче көннең таңында күзәтче пар­тизаннар урман авызында ярым үлек хәлдә бер гәүдә таптылар. Берете кү­рүдә аны кем дияргә дә белмәделәр. Бер аягында — ботинка, икенчесендә ботинка түгел, оек та юк. Бу кеше ерак һәм куркынычлы юл узган булырга ки­рәк. Аның ялан аягы бик нык яралан­ган, чиләнеп беткән, өстенә кигән күл­мәге дә әллә ничә урыннан ертылган. Башында—яхшы шляпа, бер кулында — шырпы, икенче кулында — күкрә­генә кысылган хәлдә картина, искиткеч картина. Аны күрүгә күзәтчеләр хәйран калдылар: ике этажлы җыйнак йорт ут эчендә, үрелә-үрелә җәелгән ялкын ур­тасында: «укыгыз, күрегез!» дигәндәй кычкырып торган сүзләр—«Бала табу йорты». Алтын хәрефләр белән язылган бу сүзләр йөрәккә үк барып керәләр. Алар ялкыннан да көрлеләр. Юк, алай түгел, ялкын үзе «бала» сүзеннән ку­рыккан, оялгаисыман читкә үрелә. Югарыда — шул дәһшәтнең, хуҗасы — кара свастикалы бомбардировщик очын йө­ри. Түбәндә ишелеп төшкән стеналар һәм алар астына кысылган ак күлмәкле хатын. Аның кулында яңа туган бала. Шәфкатьле ана, янгыннан һәм җәрәхәтләнүдән саклар өчен, баланы алга сузган. Бала илереп елый. Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана әрнеп- әрнеп нәрсәдер кычкыра. Картина астында өч сүз — ана кычкырган сүзләр булырга кирәк:

— Гитлерга мең нәләт!

Күзәтчеләр картинадан күзләрен ала алмыйча бик озак карап тордылар. Ярым үлек хәлдә яткан юл кешесен алар үзләренең штабларына алын кит­теләр. Гаҗәп кешене анда бик тиз та­ныдылар.

Өч-дүрт партизан берьюлы:

— Латис, атаклы Макс Латис бу! — дип кычкырдылар һәм аңа ашыгыч ярдәм күрсәтергә керештеләр.

Рәссам аякка тиз басты. Отрядта врач белән шәфкать туташлары да бар иде — алар аның яраларын дәвалады­лар.

Латисның отрядта калырга теләве— партизаннарда горурлык тудырды. Үткен күзле рәссам атарга өйрәнде һәм озакламый яхшы пулеметчы булып шөһрәт казанды. Төннәрнең берсендә ул, отряд белән бергә, шәһәргә налет ясады. Көтелмәгән бу һөҗүмнән дош­ман бик нык киселде. Урамнар немец солдатларының җыеп бетергесез санда үле гәүдәләре белән капланды. Хурланган кызлар, җәзаланган балалар, кабер­гә тереләй күмелгән картлар өчен үч алуга Латис шат иде.

Бөек иҗат һич кайчан югалмый. «Гитлерга мең нәләт» картинасы ту­рында газета-журналларда мәкаләләр чыктылар. Картина Москвага җиткәч, аны карар өчен меңнәрчә халык күр­гәзмәгә агылды.

Рәссамның партизаннар белән бер сафта торып дошманга каршы көрәш алып баруы бөтен дөньяга таралды. Аның исеменә газеталарда котлау телеграммалары басылды, радио аша сә­лам хатлары укылды. Соңгы хатта тү­бәндәге сүзләр бар иде:

Сөеклебез Макс!

Синең исән-сау булуың һәм сугыш кырын­да батырларча көрәш алып баруың безне чиксез дәрәҗәдә шатландырды. Без Н. шә­һәрендә урнаштык. Өйдән алып чыккан кар­тиналарыңны хөкүмәткә тапшырдык. Ха­лык аларны бик ярата. Гитлерга мең нә­ләт* исемле картинаңны безнең дә, мондагы халыкның да бик күрәсе килә. Изге эшеңә уңышлык телибез. Көннәрең бәхетле узсыннар. Сәламебез сиңа бетмәс көч бирсен. Дош­ман җиңелер һәм без яңадан туган калабыз­га кайтырбыз.

Үбеп: хатының һәм балаң.