Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛИТИК-ЭКОНОМИК ТЕРМИННАР


Соңгы елларда татар теле буенча бер-бер артлы гыйльми хезмәтләр мәйданга чыга башладылар. Татар әдәби телен үстерүдә аларның әһәмиятләре, һич шиксез. Моңа кадәр аерым фәннәр буенча сүзлекләр чыгарылгаласа да. Социаль-экономик фәннәр буенча андый сүзлек күренгәне юк иде. Большевизмны өйрәнү гаять киң күләмдә җәелү сәбәпле, совет матбугатында күп кулланыла торган андый терминнар сүзлеген булдыру күптән кирәк иде. Чөнки матбугатта, бигрәк тә вакытлы матбугатта андый терминнарны куллануда бездә әлегә кадәр билгеле бер система урнашып җиткәне юк. Һәрбер газета, журнал, һәрбер китап язучы, һәрбер тәрҗемәче андый терминнарны үз белдегенчә кулланып килә. Хәтта бер үк газетада, журналда язылган яки тәрҗемә ителгән ки­тапта бер үк терминны төрлечә куллануларны еш кына очратырга туры килә. Менә мон­дый нәрсәләр татар әдәби теленең эшләнү процессына бик зур комачаулык ясыйлар. Шун­лыктан андый тәртипсезлекләргә чик куярга кирәк. Орфография мәсьәләсендә ясалган ныклы контроль кебек, киләчәктә татар совет мат­бугатында терминнар, бигрәк тә политик-эко­номик терминнарны куллану мәсьәләсендә дә ныклы контроль куелырга тиеш. Аның өчен тулы политик-экономик терминнар сүзлеге яки социаль-экономик фәннәрнең терминнар сүзлеге төзәргә кирәк булачак.

Менә бу политик-экономик терминнар сүз­леге - шул юлдагы беренче адым һәм беренче тәҗрибә. Аңа киләчәктә төзеләчәк зуррак күләмле һәм тулырак эчтәлекле социал-экономик фошор термины сүзлегенең башлангычы һәм конспекты итеп каралырга тиеш. Без бу китапны шул эш өчен булган тәҗрибә үрнәге итеп карарга тиеш булырбыз. Китапка язылган сүз башында да ул шулай әйтелә.

Бу сүзлекнең төзелү системасына һәм айда кертелгән сүзләргә карап бу турыда, хәзердән үк, кайбер фикерләр әйтергә мөмкин. Бу ки­тапта бер үк терминнар русча— татарча һәм татарча — русча да итеп бирелгәннәр. Киләчәктә төзеләчәк бу типтагы сүзлектә, әлбәттә, аның татарча — русча өлеше кирәк булмаячак. Аккан соң бу тип сүзлектә чын термин булып керергә тиешле булган сүзләр генә алынып, термин булып кулланылмый торган һәм күпче­леккә билгеле булган аерым исем яки сыйфат сүзләр кертелмәскә тиеш. Мәсәлән, бу сүзлек­тә алынган «влияние», «Масштаб», «бывшие люди», «медные деньги», «миссионеры» һәм «министр» кебек сүзләрнең бу тип сүзлек өчен кирәкләре юк. Чөнки «министр» белән «масш­таб» сүзләрен һичбер язучы яки тәрҗемәченең башкача кулланмауларына тулы гарантия бул­ган кебек, «бывшие люди» белән «медные деньги» сүзләренең икенче төрле тәрҗемә ителмәүләренә дә тулы гарантия бар.

Аннан соң мондый тип сүзлектә, мөмкин кадәр, бер үк сүзне төрлечә кулланудан качар­га кирәк. Алай куллану үзе терминология мәсьәләсендә башбаштаклык китереп чыгара­чак. Безнең башка тип сүзлекләрдә дә андый җитешсезлекләргә еш кына очрарга туры ки­лә. Бу сүзлектә «производство» сүзе шулай алынган. Бездә әлегә тел күнегеп җитмәгәнлектән ул сүз урынына карап матбугатта «про­изводство». «җитештерү», «җитештерүчәнлек» яки «эшләп чыгару»» дни кулланылып килә. Аны берләштерергә кирәк инде. Минем белү­емчә, ул сүзне һәрбер урында «производство» дип кулланырга мөмкин. Аның өчен русчада күп кулланыла торган һәм шул термин кат­нашкан берникадәр сүзләр китерергә була. Мәсәлән, «средство производства», «автоматизация производства», «производственное отношение» һәм «Производственное совещание» дигән терминнардагы «производство» сүзләрен һәммәсен шул көйгә калдырырга мөмкин. Андагы «про­изводство» сүзләрен «җитештерү», «җитештерүчәнлек» яки «эшләп чыгару»га алмаштыруның ни кирәге бар? Бу сүзне фигыльгә әйләндергәләү башка мәсьәлә. «Производить» сүзен, «җитештерү» яки «эшләп чыгару» дип калды­рырга кирәк булыр.

Аннан соң русчада «ский» һәм «чный»га бетә торган сүзләрле бездә төрлечә куллану әле һаман да бетеп җитми. Мәсәлән, «большевистский», «советский», «Ленинский», «Ста­линский», «стахановский», «юридический» һәм «физический» дигән кебек сүзләрдә «ский» бетеме кулланылмаса да, «армийский» дигән кебек кайбер сүзләрдә ул әле һаман да кулланып килә. Мәсәлән, «армийский комиссар» сүзендәге кебек. «Совет гражданы», «Кытай республикасы» дип кулланырга мөмкин бул­гач, ул сүзләрне дә «армия комиссары» дип куллану мөмкин булса кирәк. Шулай ук русчада «чный»га бетә торган сүзләрдә дә шун­дый ук хәл. Мәсәлән, бу сүзлектә «публич­ный» сүзе «халык алдында» дип, ә «антич­ный» сүзе «антик» дип бирелә.

Шулай ук безнең матбугатта русчадагы «старший» сүзен бирүдә дә билгеле бер сис­тема юк. Кайбер урында ул сүз шул көйгә кулланыла, кайбер урында «өлкән» дип тәр­җемә итеп бирелә. Мәсәлән, бу сүзлектә «старший лейтенант», «старший политрук» ди­гән сүзләр шул көйгә алынганнар, ә кайбер урыннарда (мәсәлән, «Русча — татарча сүзлек»тә) ул сүзләр «өлкән лейтенант», «өлкән политрук» дип биреләләр. «Старший бух­галтер» сүзе «Кызыл Татарстан» газетасында һәрвакыт «өлкән бухгалтер» дип йөртелә.

Аннан соң безнең матбугатта билгеле бер урынга яки билгеле бер кешегә нисбәт бире­леп йөртелә торган исем сүзләр белән фи­гыль сүзләр дә төрлечә кулланыла. Мәсәлән, бу сүзлектә «Американская федерация труда» сүзе «Америка хезмәт федерациясе» дип ан­сат итеп, ә «азиатский способ производства» сүзе «җитештерүнең азиатчыл ысулы» дип бик катлаулы итеп алынган. Соңгы сүзне «Азиячә җитештерү ысулы яки юлы» дни кенә алганда, бәлки мәгънәнең тулы бирелеп җитмәвеннән куркылгандыр. Ләкин татар те­лендә андый сүзләр шулай кулланыла инде. Минем белүемчә, моңа кадәр Сезнең матбу­гатта шуңа ошаган «кустарный способ произ­водства» сүзе «җитештерүнең кустарча ысу­лы» дип кулланылмыйча, күп вакыт «кустар­ча җитештерү (яки производство) ысулы (яки юлы)» дип кулланыла кебек. Чөнки элек­ке вариант, мәгънә бирү ягыннан, гәрчә дө­ресрәк кебек тоелса да, алай куллану татар теленең агышына туры килми.

Бу сүзлекнең тагын бер әһәмияте, төп кул­ланма булудан бигрәк тә, шунда: ул татар теле, татар әдәбияты һәм татар матбугаты өстендә эшләүчеләргә шул турыда уйланырга һәм киләчәктә социаль-экономик финнарга ка­раган терминнарны эшләргә юл ача.