Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПАРТИЗАН САВУШКА ТУРЫНДА ӘКИЯТ

С. Диковский

Приморьеда, еракта-еракта бер соп­ка бар. Анда җанвар яшәми, агачлар да. үләннәр дә үсә алмый.

Ул сопка саф алтыннан ишеш дип сөйлиләр, тик аны берәү дә үз күзе белән күрмәгән: ул һәрвакыт томан эчендә, һәрвакыт болытлар арасында; җил исеп киткәндә бер кырые гына ялтырап күренеп кала да тагын күмелә, ә эчтәрәк нәрсәләр барын тик карчыга­лар гына белә.

Бу сопкага барганда бик сак булыр­га кирәк, сулдан китсәң — сазга бата­сың. уңнан китсәң — текә ярга тап буласың. Анда бары тик бер аю сук­магыннан гына барып була. Ул сукмак Каз күленнән башланып, тимер ташы •белән куш нарат яныннан үтеп Бедовая Елгасы аша китә ул. Ә аннан ары ул сукмак та югала.

 Бер Савушка гына белә бу юлны. Шундый кечкенә генә бер мужик ул; би ат күңелле, үзе аксак, ә күзләре уй­нап торалар. Ул Рус-Япон сугышында артиллерист булып хезмәт иткән, аның аягын да шунда тәгәрмәч изеп киткән.  Чегән кебек тынгысыз яши иде Савушка. Ул кыш көне атлар дагалый, гукалар төзәтә, ә инде имән яфрак ярып җибәрү белән капчыгын аркасына сала да әйдә тайгага—сау булыгыз көзгә чаклы! Тайга тәмам аның башын әйләндергән. Менә ул шулай йөри дә эри»: күлләргә карый, кошларны үчекли, җанварлар сөйләшкәнгә колак сала, сопкалар, яңа чишмәләр табуны озата иде ул. Әгәр дә Савушка кул­ына вакытында әлифба эләккән бул­са, ул хәзер профессор булган булыр иде инде. Тик барып чыкмады — ул тимерче булып калды.

Савушка үзе белән мылтык алып йөрми. Җанварлар Савушканы һәркайсы якын итәләр. Кама аңа балык күр­сәтә, аю сукмак салып бирә, тиен чик­ләвек ватып куя.

Савва сопканы тапты, тик алтын чыгарырга мөмкин түгел иде: Приморьене японнар камап алдылар. Ул чакта ниләр булганны сөйләргә телен бармас. Мичләр салкын, ә өйләр дөр­ләп яна. Җир өстен кан баскан. Балалар көлүен дә ишетә алмассың!

Һәр нарат — дар агачы, һәр калку җир — кабер. Кырга чыгып йөз түбән ятып тыңласаң — җирнең ыңгырашка­ны ишетелә: япон гаскәрләренең аяк астында газапланып ыңгыраша ул. Кыр казлары булып алар курыктылар: көзне көтмичә, җәй көне үк киттеләр...

Ленин Москвадан мондагы ялкынны күрде дә ярдәмгә гаскәре җибәрде. Тик ул чакны генераллар юлларны буган­нар иде, сугышчыларга бик озак ки­лергә туры килде.

Партизаннар тау өсләренә китәргә, корал ясарга, сугыш өчен көч туплар­га уйладылар. Ә алтын сопканы сак­лауны Саввага тапшырып калдырдылар.

— Сине өйрәтәсе юк, — диделәр алар, — хәйләң җитәрлек. Үзең белеп эш ит!

Ана иске дробовик белән картечле уналты патрон бирделәр дә киттеләр.

Ярый. Савушка бер таныш аюыннан тиресен алып тора. Аю табанлы итеп унталар (оеклар) тегеп кия. Төннәрен японнарны күзәтергә керешә. Япон часовойлары хәйран калалар: нинди кыю аюлар болар — туп-туры лагерьга килеп керәләр. Ә Савушка үзенчә исәп-хисап алып бара. Тайгада аның киртекле ике каены бар. Берсендә—японнарның паро­ходлары, пушкалары, солдатлары исәп­кә алына, икенчесендә—халык кайгысы: толлар, ятимнәр, каберләр, үксез бала­лар саны киртелә. Шулай да озак йө­рергә туры килми Савушкага—японнар каяндыр алтын сопканың барлыгын сизәләр дЗ этләр китертеп, Савушканы эләктереп алалар.

Ул чакта Инү-Сан генерал иде. Пар­тизаннарга бик билгеле кеше: кыек корсак, чуртан теш, аяклары гомергә мичкәгә атланып йөргән шикелле кәкере. Савушканы күрүгә генерал елмаеп куя:

— Сезнең хәйләгез, — ди ул — хәтта безгә дә ошады. Таныш булыйк.

Савушка тәкәббер карт, — иркенлек­тә үскән кеше генералга кул бирми.

— Без, — дип җавап бирә Савва, — сезнең шикеле балыкларны саңакла­рыннан гына каптырып алабыз.

Генералның хәтта чырае сытыла, шу­лай да ачуын баса.

— Исән каласыгыз киләме? — дип сорый ул.

Савушка сүзнең кая барганын шунда ук сизеп ала.

— Таптыгыз шәп нәрсә! — ди ул,— Мин сездән башка да үземә усак төбеннән урын сайлап куйдым инде. Җир таптап йөрү туйдыра башлады.

— Телисезме, алты почмаклы өй салып бирикме? Граф титулы да бирер­без.

— Әйе, зарар итмәс иде итүен, уй­лап каерыйм, берәр атна вакыт бирегез.

Савушканы камерага илтеп ябалар. Чәй эчерәләр, икра белән, кета балыгы белән сыйлыйлар.

Савва уйлый. Ә ул арада гаскәр һа­ман килә. Урал тауларын, Барабин далаларын үтә, тайганы узып Ерак Көнчыгышка якынлаша. Савваны генерал янына алып киләләр.

— Ризамы сукмакны күрсәтергә?

— Ә сазламыкта кия торган итекләр бирерсезме? Ә ун кило дары бирерсез­ме? Ә нәселле айгыр булырмы? — дип сорый Савва.

— Барсын да бирербез... тик алып бар гына тизрәк!

— Әй, бушка китмәгәе дип куркам. Тагын бер атна гына уйлап карыйм.

Сугыш кыза. Японнарның алтыннары бетеп бара, ә Савушка һаман сатулаша. Әле яңа көймә сорый, әле хатыны өчен постау тун, әле бер чиләк буяу. Ахырда күрә бу, артык сузарга мөмкин түгел.

— Әй, китегез әле шайтаныма,—ди ул,— алтын белән сату итмим, кире уй­ладым.

Менә шунда японнар үзләренең кем- некләрен күрсәтәләр. Савушканың бармакларыннан тиресен тунап алып, бармакларын аракыга тыгалар. Савушка тавышын чыгармый, тешләрен генә шыкырдата. Кан тамырына бака үте җи­бәрәләр, утлы күмергә тезләндерәләр— анда да дәшми. Дәвалыйлар да тагын тотыналар. Бер ай газапланалар, ике ай газапланалар, әле шоколад белән сыйлыйлар, борын тишекләренә керосин салалар, ә Савушканы һаман җиңә алмыйлар. Генерал Инуның ачу­дан тәнен чуан баса, камера янына ки­леп Савушкага карый да йөзе күгәре­неп китә.

Ә ул арада безнең гаскәр һаман бара. Саян тауларын, Яблоновый сыртын уза... Күпме итек туздыралар, күпме патрон бетерәләр, әйтеп бетергесез!... Ахырда үтеп чыгалар да тайгага, японнар лаге­реннан ерак түгел җиргә килеп җитә­ләр.

Японнар күрәләр: Савушканы берни белән дә алдар хәл юк: ул, тиен буш чикләвекне сизгән кебек, һәрбер әшә­келекне алдан сизеп тора.

Баш химикне чакырталар. Генерал Инү-Сан аннан,

— Я әле нинди яңа газлар бар? — дип сорый.

Тегесе әйтә,

— Иприт — самдерргг, тило — третило, купорослы карбид. Бер ротаны дүрт минутта яндырып ташлый.

—Юк, болар ярамый...

— Алай булса, — ди химик, — мышь­як кушылган бии — бомобромо — кис­лый экстракт бар. Коточкыч көчле. Аны сипкән урында ун ел үлән үсми.

— Болар бик иске инде. Кешенең вөҗданын кәкрәйтә ала торган берәр газ юкмы?

Монда инде химик бөтенләй аптырап кала.

— Юк, — ди ул, — безнең фәннең моңа ирешкәне юк әле, булмый.

— Алай булса, менә сиңа өч тәүлек срок: я өч степеньле Тилегән ордены аласың, я бетәсең — харакири.

Ярый. Тиз арада химик бер кара бал­лон күтәреп килә.

— Менә ул! — ди, — акыл йомшата торган ангидрид! Төрмәдә үлемгә хөкем ителгәннәр белән тәҗрибә ясап карадым. Аталарын саттылар! Үзләре­нең серләрен әйтеп бирделәр!

Тоталар да шул газ белән Савушканы йоклаталар. Төнлә, саташып сөйләгәннәрен язып барыр өчен Савушка янына ике писарь утырталар.

Төн уртасына чаклы Савушка ничек кирәк алай чыдый, тик тешләрен генә шыкырдата. Шуннан соң инде газ ми үзәгенә хәтле барып җитә. Савушка тамак кырып ала да әй тотына сөйлә­нергә, әй тотына, пулеметмыни. Писарьлар җан тиргә төшә.

Иртә белән генералга теге язуларны китерәләр. Нәкъ ике мең ике йөз бит! Штабта шатлык. Инү-Сан кая басарын белми, химик орден тагар өчен киеменә тишек тишәргә тотына.

Баш тәрҗемәчене чакырталар. Ул күзлеген борынына атландыра да Савушканың сүзләрен укырга тотына. Тик беренче биттә үк төртелеп кала.

— Виноват, — ди ул, — мондый сүз­ләрне япон теленә күчерү кыен. Боларның тамырлары да башка төрле.

— Я әле, әйбәтләбрәк кара әле.

Бераз укып карый да тәрҗемәче тил­мереп үтенә башлый:

— Азат итегез, — ди, — күзләрем яшьләнә, бик нык әчеттерә.

Ярый әле бер ефрейтор килеп чыга. Ул Рус-Япон сугышында булган икән. Дәфтәргә карап ала да әйтә:

— Бу сүзләрнең тамырлары миңа яхшы таныш, алар ана сүзенә нигезлән­гәннәр. Тәрҗемә итеп бирергә рөхсәт этегез.

һәм тәрҗемә итәргә тотына. Генерал шып-пешеп тиргә бата. Савушка элек- электән телгә бик усал кеше ә монда аңын югалткач тагып уздырыбрак җибәргән: алтын турында ләм-мим бер сүз юк, Ә тегенди-мондый сүзләр әйтеп бетергесез!

Ахырда японнар төшенәләр, һич чара юк. Барлык җанварларны җыеп алтын сопканың кайдалыгын алардан сорарга булалар.

Токиодан хайваннар өйрәтүчене ча­кырталар: ул бөтен җанварлар телендә сөйләшә белә, хәтта телсез чуртанны да аңлый икән.

Тайганың барлык җанварларын һәм кошларын җыялар да аларга тәмле ризыклар ашаталар. Аюга — кетаның ба­шын, камага — эчәкләрен, кешкә — ми­ләрен, кондызга—елга үләнен, куянга — кәбестә, сукыр тычканга — кортлар, ләк-ләккә — бака, рассомахага — урман үләксәсе бирәЛәр.

Теге хайваннар өйрәтүче серне бе­лергә тотына.

Куян колакларын яткыра да ант итәргә үк керешә.

— Безнең сукмак түтәлләр тирәсен­дә. Башка сукмак күргәнем юк.

Кеш хәйләкәр ялана да, күршеләренә күз кыса:

— Керпе укымышлы кеше, ул бөтен сукмакларны имән яфрагына язып бар­ган.

Керпе энәләрен тырпайтып фырыл­дый:

— Яфрак юк хәзер. Аны кондыз ашаган.

Кондыз бәхәсләшеп тә тормый. Кор­сагын сыйпый да:

— Эш имән яфрагында түгел хә­зер, — ди, — сукмак бар иде дә аны партизаннар| арба тәгәрмәченә урап, үзләре белән алып киттеләр.

Сукыр тычкан, юаш җанвар, хәтта ул да мыгырдана.

— Мин, — ди, — күрә карау, ерактан күрә алмыйм, мин телсез-чукрак. Мин бер читтә яшим. Миңа китәргә рөхсәт итегез.

Ә аю ачудан хәтта үкереп җибәрә. Савушканың күптәнге дусы иде ул.

— Ерунда бу ниндидер! Балыгыгыз сасыган. Кура җиләге ашыйсым килә!

Шулай ди дә урманга җиләк җыярга кереп китә.

Тик рассомаха гына — кабахәт җан­вар— бавыр тыгына да хайваннар өйрәтүченең кулын ялый-ялый пышыл­дарга тотына:

— Каэ күленең аргы ягында, кедр агачлары арасында бер эз бар... Сулга китсәң — сазламыкка батарсың. Унга китсәң — текә ярга тап булырсың. Ти­мер ташлы яныннан, пар нарат яныннан
барыгыз, Бедовая елгасы аша чыгыгыз, Аю сукмагы белән» туры китегез...

Кыскасы үзенең, оятсыз теле белән бөтенесен лыгырдап бетерә.

Ярый. Иртә белән Савушканы җәза­лап үтерергә бул алар. Аның, эчәкләрен телефон чыбыгы катушкасына урарга телиләр. Тик генерал Инү-Сан аңа риза булмый.

— Бу чын җәза түгел, — ди ул, — бу бала-чага уены гына. Аңа шундый җәза унлап табарга кирәк ки, аның тамырларына үлем тамчылап-тамчылап керсен.

Савушканы тирәк агачына бәйлиләр. Каршысына өстәл куялар. Аңа бер тәлинкә пильмән, бер чүлмәк ачы бал, тозлы ит куялар.

Генерал Инү барлык төеннәрне үзе тикшереп карый.

— Аш тәмле булсын, — ди ул: — Гафу итегез, обед каймаксыз гына булды инде!

һәм батальоны белән урманга кереп китә. Алдан пулеметчылар, арттан еракка ата торган пушкалар. Атлар өстенә алтын тутырыр өчен капчыклар төял­гән.

Ә ул арада җанварлар да вакытны бушка уздырмыйлар: кеш Савушка бәйләнгән бауларны кимереп өзә, куян алдан гаскәрләргә хәбәр итәргә чаба, карчыга батальонны күзәтер өчен югары күтәрелә, ә аю башын чайкый да үкереп җибәрә(:

— Мин аларга сукмак күрсәтәм!..

Батальонның алдына үтә дә ул күл­дән икенче сукмак салып шуннан алып китә. Хәтта тимер ташны да суырып алып, яңа урынга күчереп куя.

Ә кондызлар барсыннан хәйләкәррәк булып чыгалар. Бедовая елгасын, буа белән бүләләр дә, икенче якка таба агы­зып җибәрәләр. Батальон читтән әллә канларга кереп китә.

Көн китә, төн китә, атна китә. Тирә- якта сазламыклар быкырдый. Агачлар шинельләрне ерта, ташлар аякка үзлә­ре ташлана. Солдатларның хәлләре бе­тә башлый. Ә тайгада һаман яктылык күренми. Аю сукмагы бара да бара.

Японнар Савушканың аксаклап отряд­ка барып җиткәнен белмиләр дә. Тай­гада кунакларга аш-су күптән үк хәзер инде: беренчегә—мылтык шулпасы, икенчегә — пулемет тозлыгы белән шрапнель, ә өченчегә — татлы әйбер — фугас пирогы.

Бара торгач, сукмак японнарны тар­лавыкка илтеп кертә. Барып та булмый, кире чыгарга да мөмкин түгел. Җир асты караңгылыгы. Өч колач юанлыгы агачларга йөз еллык мүк үс­кән. Мондый җирдә пышылдап та сөй­ләшәсе килми.

Генерал батып калу куркынычын кү­реп команда бирә:

— Кр-ругом марш!

Ләкин соң инде: һәр яктан парти­заннар мылтыгы төбәлгән. Агач артыннан Савушка чыга.

— Отставить!—ди: — монда инде без команда бирербез. Хәзер, дус­кайлар, әйдәгез, чамалап карыйк, әшә­келекнең кадагы күпме тора икән? Берьюлы бөтенесен дә исәпләшербез. Хатыннарыбыз, үлгән балаларыбыз өчен, җыелмаган бодай өчен, җир кү­тәргән барлык газаплар өчен...

һәм исәпләштеләр дә...

Кычыткан тиресле урынны бик яра­та. Шул урында хәзер ул бик куе бу­лып үсә ди.

С. Гыйльфан тәрҗемәсе