Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРТИЗАН АНТЫ

Т. ФӘТТАХ

Кап-караңгы төн булып килде фашистлар илемә,

Мәңгелек ачу җыелды курку бетмәс күңлемә.

Бу ачу кайный йөрәктә тиңдәше юк көч белән,

Ант итем мин бабалардан безгә күчкән үч белән.

Мин алам сугышта үлгән чал бабамның балтасын,

Шакшы эт килгән җиреннән артка борылып кайт­масын.

Мин алам сугышта үлгән яшь батырның сөңгесен,

Калтырансыннар фашистлар һәм төнен һәм көнде­зен.

Кайнар эзләрдән барырмын күләгә төсле булып,

Яшерер урман мине һәм күрсәтер юл ак болыт.

Дошманымны ут белән каршы алырмын һәрвакыт,

Туктатырмын мин аны юлларда күперләр ватып...

Тапталып, юкка чыгып беткән мул ашлыклар өчен,

Ут эчендә көлләнеп беткән тыныч йортлар өчен,

Кара төннәрдәй булып калган аяз көннәр өчен,

Мин үстергән бакчада шиңгән гүзәл гөлләр өчен,

Шат улымның ярты юлда туктаган гомере өчен,

Безне җылыткан кояшның энҗедәй нуры өчен,

Кулга алдым мин корал һәм азыр юллардан китәм,

Соңгы тамчы кангача алга барырга ант итәм.

Безнең үч кызган тимердәй көйдерер дошман явын,

Җиңүгә илтәр Ватанны, туздырыр дошман явын.

Москва