ОБОРОНА ҖЫРЛАРЫ
Ак Иделкәйләрне буйлап,
Йөзәдер бала үрдәк,
Дошманнарны җиңми торып,
Тынмас ахры бу йөрәк.
Иртә торып тышка чыксам,
Күзем төшә кырларга,
Егете китсә, кызы калган,
Йөри тракторларда.
Мендем тауның башына,
Утырыйм дип ташына,
Яңгыр урнына ут ява
Фашистларның башына.
Биек тауларның башында,
Тигез үскән ак каен.
Дошманнарны тар-мар итми
Кире кайтма, җанкаем.
Без китәбез сугышларга
Корыч сафка тезелеп,
Исән булсак бер кайтырбыз,
Дошман калыр изелеп.
Китәм инде, китәм инде
Туган илне сакларга,
Илебезнең безгә булган
Ышанычын акларга.
Киләсең дә китәсең шул,
Бик ямансу итәсен.
Инде килмә, бар фронтка,
Күпләр китте, күрәмсең!
Яулык элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер иггәргә,
Хуш, гүзәлем, тырышып эшлә,
Безгә вакыт китәргә.
Тәрәзә төбем чәчәкле,
Өстәл өстем гөл генә.
Җиңәргә булгач җиңәргә
Безнең теләк бер генә.
Безнең халык, көчле халык,
Өзелеп сөя илкәен,
Шул илкәен саклау өчен,
Кызганмый гомеркәен.
Карлар яуган киртләч-киртләч,
Киртләч бетәр кар киткәч,
Әйләнербез дә кайтырбыз
Фашистларны юк иткәч.
Җыючысы Г. X. Садрый.
Кайда гына барсак та,
Кайчан приказ алсак та,
Без җиңәрбез, дошман җиңмәс,
Без батырлар бар чакта.
Ленинград, Москва,
Урамнары таш кына,
Комсомоллар ил чикләрен
Саклар өчен ашкына.
Алдым мылтык, мендем сикереп,
Дустым, акбүз атларга,
Мылтык тотып сүз бирәбез
Илебезне сакларга.
Кис агачның каенын,
Ул булмаса имәнен,
Кызыл гаскәр бирер әле
Фашистларның кирәген.
Җыючысы X. Ярма