Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬЛӘР ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР ТУРЫНДА

Г. КӘБИРЕВ

Халык иҗатының, бик күп җәүһәрлә­ре арасында мәкальләр һәм әйтемнәр иң күренекле урын алып торалар һәм алар тормышта .да бик күп кулланылалар. Мәкальләр һәм әйтемнәр барлык мил­ләт халыклары арасында да таралган­нар. Аларның меңәр ел элек тудырыл­ганнары да гасырлардан-гасырларга күчеп килеп, күбесе бүтенге көндә дә телдә йөриләр. Үткән заманнарның бик күп якларын мәкаль һәм әйтемнәрдән күрергә мөмкин.

А. М. Горький: «гомумән мәкальләр, әйтемнәр хезмәт халкының бөтен тормыш тәҗрибәсен, социаль-тарихи тәҗ­рибәсен менә дигән итеп формалаштыралар, һәм язучы» өчен бу материал белән танышу гаять кирәк, чөнки ул, бармакларны йодырыкка кыскан шикел­ле итеп, сүзләрне кысарга өйрәтә һәм башкалар тарафыннан нык итеп җыеп кысылган сүзләрне җәелдерергә, алар эченә яшерелгән һәм эпоха бурынчларына дошман булган үлек нәрсәләрне ачып салырлык итеп җәелдерергә өй­рәтә.

Мәкальләрдән — икенче төрле әйт­кәндә: афоризмнар белән фикер йөртү­дән мин күп өйрәндем», — диде[1].

Бөек юлбашчыларыбыз Ленин, Ста­лин үзләренең әсәрләрендә, докладла­рында һәм речьларыңда мәкаль һәм әйтемнәрдән классик рәвештә» файда­ландылар һәм файдаланалар. Иптәш Сталин мәкальләрне һәм әйтемнәрне халык дошманнарына каршы һәм политик обывательләргә, эшлексезләргә, тел бистәләренә каршы гаҗәеп осталык белән, үткен итеп куллана.

Халык иҗатының бу җәүһәрләрен туплау һәм алардан тулы файдалану гаять мөһим бурыч булып тора. А. М. Горький Совет язучыларының беренче съездында язучыларга түбәңдәге чакы­ру белән мөрәҗәгать итте:

«...сүз сәнгатенең башы — фольк­лорда. Үзегезнең фольклорыгызны җыегыз, аңардан өйрәнегез, аны эшлә­гез. Ул сезгә дә, безгә дә— Союзның шагыйрь Һәм прозаикларына да күп материал бирә. Без үткән заманны никадәр яхшырак белсәк, үзебез бар­лыкка} китерә торган хәзерге көннең бөек әһәмиятен дә шул кадәр җиңел­рәк, шул кадәр тирәнрәк һәм шатлык­лырак итеп аңларбыз».

Рус телеңдә халык иҗаты җимешлә­рен туплаган бик күп һәм зур җыентыклар бар. Фольклор буенча гыйльми хезмәтләр дә аз түгел.

Соңгы елларда татар телендә дә. «Халык җырлары», «Халык иҗаты». «Халык әкиятләре», «Балалар фолькло­ры», «Табышмаклар» һәм «Мәкальләр, әйтемнәр» исемендә җыентыклар ба­сылдылар. Газета-журнал битләрендә халык иҗаты мәсьәләләренә киң урын бирелә башлады. Фольклор материал­лары әдәбият дәреслекләрендә дә кү­ренгәләп тора.

Шулай да әле, татар халкының фольклор материалларын туплау һәм аларны өйрәнү эше тиешле дәрәҗәдә куелмаган дияргә мөмкин. Бу мөһим эш белән әлегә кадәр аерым иптәшләр генә шөгыльләнеп килделәр. Аеруча алганда Н. Исәнбәт, Г. Разин, А. Әх­мәт, X. Ярми һәм Л. Җәләй иптәшләр­не генә күрсәтеп була. Татарстан гыйльми-тикшеренү тел, әдәбият һәм тарих институтының да хәзергә фольлор буенча теге яки бу хезмәте басы­лып чыкканы юк әле.

«Мәкальләр» дигән җыентыкның (җыючысы Хәсән Гали, редакторы X. Ярми) басылып чыгуы һәм аңа ка­рата А. Әхмәт иптәш тарафымнан языл­ган рецензия («Яшь Сталинчы» газета­сы, 16 май, 1941 ел) уңае белән без бу мәкаләдә мәкальләр һәм әйтемнәргә киңрәк итеп тукталырга булдык. Шу­ның өчен, бу темага моннан элегрәк, башка авторлар (Галимҗан Сәгъди һәм Л. Жәләй) тарафыннан язылганнар­га да һәм мәкальләрнең элекке җыен­тыкларына да күз салырга кирәк тап­тык.

Мәкальләрнең туу һәм тупланулары турында берничә сүз.

Тел галиме Даль әйткәнчә, мәкаль­ләр һәм әйтемнәр кем тарафыннан бул­са да уйланып чыгарылмаганнар, бәлки алар коллективның озак вакыт­лар буенча килгән тормыш тәҗрибәлә­ре нигезеңдә, халык тарафыннан туды­рылганнар. Дөрес, еш кына очракларда, халык иҗаты сыйфатында, руханилар, кулаклар һәм башка шундыйлар тара­фыннан чыгарылган яки дини китап­лардан алынган «мәкальләр» дә тара­тылганнар. Ләкин аларны хезмәт хал­кының төп массасы һәр вакытта да чит күргән һәм аларны кулланудан тө­шереп калдыра барган.

Мәкальләрне куллануның гомуми тарихы уннарча гасырлар белән исәпләнгәнен күрәбез. Мәсәлән, рус халкы­ның X нчы йөз летописьларына кергән мәкальләре бүгенге көндә дә кулланы­лалар.

Татарларда биләр һәм ханнар хөкем сөргәндә барлыкка килгән мәкальләрнең кайберләре әле дә телдә йөриләр. Мәсәлән,

«Уңса бидән, уңмаса колдан»

«Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган».

Ләкин мәкальләрне һәм әйтемнәрне бергә туплап, язма җыентык итеп дөньяга чыгару, хәтта русларда да ба­ры тик XVIII нчы (йөздә генә күренә башлаган. XIX нчы йөз эчендә исә рус халкы мәкальләрен, әйтемнәрен җыю һәм китап итеп басып чыгару киң урын ала башлый. 1822 елда Княжевичның, аннан соңрак И. М. Снегиревның җыентыклары басыла. 1861 елда Вла­димир Даль тарафыннан «Рус халык мәкальләре» дигән зур җыентык чыга­рыла. Сигез том күләмендәге бу җыен­тыкка 30 меңнән артык мәкальләр тупланган. Дальнең бу җыентыгы берничә тапкыр басылып чыкканлыгын да әй­тергә кирәк.

Татар халык мәкальләрен җыюны һәм аларны матбугатта бастырып чыгаруны Каюм Насыйри башлап җибәрә. Аның 1884 елда басылган «Фәвакиһөлҗөласә» исемле китабына 300 дән артык мәкаль кертелгән, һәм аларның нинди мәгънәдә кулланулары турында аңлатмаларда бирелгән.

1890 елда, Габделгалләм Фәезхан та­рафыннан чыгарылган «Хикәять вә мака ләт» дигән җыентыкка алты йөзләп мәкаль кертелгән. Анда Каюм Насыйри тарафыннан җыйналган мәкальләр дә бар. Бу җыентык 1916 елга кадәр ун тапкыр басылып чыккан.

Октябрь революциясенә кадәр, татар халык иҗатын җыю өстендә дистәләр­чә кешеләр эшләгәннәр. Татар фольк­лорын җыюда рус галимнәренең дә хезмәтләре бар.

Татар халык мәкальләренең зуррак күләмдәге җыентыгы 1912 елда Хуҗа Бәдигый тарафыннан чыгарылган. «Мә­кальләр һәм табышмаклар» дигән исем­дә, күп бүлекләргә бүленеп, яңартылып төзелгән бу җыентык соңгы тапкыр 1926 елда басылды. Анда 1200 мәкаль һәм әйтем, 350 табышмак кертелгән иде. Шуннан соң, ягъни соңгы елларда, ни өчендер бер генә дә мәкальләр җыентыгы чыкмады һәм элеккеләр дә кабат басылмадылар. «Халык иҗаты» дигән җыентыкта да (1938 ел) мәкаль­ләргә бары тик өч кенә бит урын би­релде. Аларның да күпчелеге моңа кадәр дәреслекләргә кертелгәннәр иде.

Шуңа күрә дә 1941 елДа «Мәкальләр һәм әйтемнәр» дигән кечкенә җыентыкның чыгарылуы беренче карашта яңа бер эш булып тора. Бик кирәкле җыентык булганга күрә, аны күп кешеләр кат-кат укып та чыктылар инде.

Ләкин дөресен әйткәндә, бу җыен­тык үзенең, укучыларын һич тә канәгатьләндерми. Бу җыентыкка кергән мәкальләрнең, әйтемнәрнең кайсы урын­нардан, кайчан һәм ничек җыелганлы­гы турында төзүче бер сүз дә әйтмәгән. Боларны әйтү һичшиксез кирәк иде. Мәсәлән, Владимир Даль «Рус халык мәкальләре» дигән җыентыкның берен­че басмасына язган кереш сүзендә, үзенең җыентыгына кертелгән мәкаль­ләрнең һәм әйтемнәрнең биштән бер өлешен, ягъни 6000 ләбен Княжевич һәм Снегирев җыентыкларыннан һәм матбугатта басылганнардан алынганын әйтә. «Калганнары аерым язмалардан алындылар һәм телдән, беседалар ясау тәртибендә ишеткәннәремнән җыелдылар»,— ди.

Хуҗа Бәдигый дә, Дальдан үрнәк алып, «Мәкальләр» дигән җыентыгының беренче басмасына (1912 ел) язган кереш сүзендә, үзенең җыентыгына кертелгән мәкальләрнең Казан» өязен­нән җыелганлыгын әйтә, һәм: «Болар- дан башка, халык Әдәбиятының пире булган мөхтәрәм Габделкаюм әфәнде Насыйри әсәрләрене вә соң елларда төрле исемдә басылып торган мәҗмүгаләрне, вә халык әдәбиятына даир чыккан башка әсәрләрне дә бер кат күздән кичереп истифадә иттем», — ди.

Димәк, Хуҗа Бәдигый тарафыннан төзелгән җыентыктагы мәкальләрнең яртысы «Хикәят вә мәкаләт» дигән җыентыктан һәм Каюм Насыйридан алынганнар, 700 ләбе мәрхүмның үзе тарафыннан җыйналган.

Иң элек шунДый сорау алга баса: бу җыентык, моңа кадәр матбугатта чыгарылмаган мәкальләрне туплаган оригиналь хезмәтме яки барлык җыйналган мәкальләрне социаль-политик караш аркылы күздән кичереп, сайлап, бары тик мәктәп укучылары өчен генә төзелгәнме? Китапның титул битендә «Мәктәп сериясе» дигән билге моңа җавап була шикелле. Ләкин җыентык­ның эченә кергәч инде, моңа капма- каршылык күрәсең. Андагы мәкальләр һәм әйтемнәр мәктәп укучыларына тәр­бия бирүдә яки тарихи үткәннәрне өй­рәнүдә ярдәм итүче материаллар бу­лырлык итең, мәгълүм бер тәртипкә салынмаганнар. Шулай ук, андагы мә­кальләрне моңа кадәр матбугатта кү­ренмәгәе ягъни яңа гына тупланганнар итеп тә санарга мөмкин түгел. Аларның иң зур күпчелеге әледән-әле мат­бугатта күренгән һәм күп кенә җыен­тыкларга кергән иделәр инде. Мәсәлән».

«Калган эшкә кар явар»,

«Киңәшле эш таркалмас»,

«Тимерне кызуында сук»,

«Артельнең өйрәсе куе була» ди­гән һәм башка шундый мәкальләре моннан 56 ел элек Каюм Насыйри тарафыннан чыгарылган җыентыкта да бар.

«Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың, кыш көне»,

«Учетсыз колхоз, ишексез өй»,

«Игә белгән, иген ашар» һәм баш­ка шундый берничәне искә алмаганда, җыентыкта яңа мәкальләр бөтенләй юк диярлек. Дөрес, моңа кадәр матбугат­та күренмәгән, шушы җыентыкта беренче тапкыр басыла торганнары да юк түгел. Ләкин аларны мәкаль яки әйтем дип басып әйтүе дә кыен. Мәсә­лән, «Сыерга инр салу» (555), «Күке оя ясамас, тиле өй ясамас» (401), «Башны салкында, корсакны ачлыкта, аякны елыда сакла» (307) һәм башка шундыйлар җыентыкта бик еш күре­нәләр.

Җентыкка кертелгән мәкальләр һәм әйтемнәр эчтәлеге ягыннан бүлекләргә бүленмәгәннәр һәм алфавит тәртибендә тупланмаганнар, ягъни көч түкмичә генә, бары тик тәртип номерлары куеп кына чыгарылганнар. Нәтиҗәдә кечкенә генә җыентыкта да бер үк мәкальнең икешәр тапкыр керүе турында дистәләрчә фактлар күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Су­кыр тавыкка, бар да бодай», «Ирнең сүзе бер булыр» (6—249), «Аллага ышанган — ач калган» (531—587), «Артельнең өйрәсе куе була» (112—599) һ. б. 

Даль үз китабына кертелгән мәкаль һәм әйтемнәрне «яхшылык», «яманлык», «тырышлык», «ялкаулык», «өйләнү-кияүгә чыгу», «дуслык», «дошманлык» һ. б. дигән ике йөздән артык бүлеккә бүлгән. Хуҗа Бәдигый да үзенең 1926 елда чыккан җыентыгындагы мәкаль­ләрне һәм әйтемнәрне 27 төрле бүлек­кә бүлеп, алфавит тәртибендә тупла­ган иде. Биредә без мәкальләрне Даль
яки башкалар шикелле итеп бүлүне тәкъдим итәргә теләмибез. Ләкин һәр хәлдә, мөһим тематикаларны истә то­тып, мәкаль һәм әйтемнәрне аерым бүлекләргә бүлеп алфавит тәртибендә туплау бик кирәк. Болан итү мәкаль­ләрне кабуны җиңеләйтә һәм аларның кабатлануларына да юл калдырмый.

Аннан соң, халык арасында бөтенләй булмаган, тупас, ясалма һәм мәгънә­сез «мәкальләр» дә очраштыргалый. Мәсәлән, «Табышсыз егеттән—колын­лаган бия артык» (432), «Арыш саламы алты елдан алтын булыр» (517), «Колныкы бер колач» һ. б.

Ленин фольклор материаллары өс­тендә ныклап тикшеренүне, аларга социаль-политик күзлектән карауны та­ләп итте. Бонч-Бруевичның «Поэзия турында Ленин» дигән истәлекләрендә без моны ачык күрәбез.

Профессор М. Соколов «Рус фольклоры» дигән китабында (Москва басмасы, 1931 ел) рус халкы арасында таралган кайбер мәкальләрнең нигездә дини китаплардан алынганлыкларын яза. «Мәсәлән: «Бог дал, бог взял» дигән- мәкаль, Библиядәге, «Господь даде, Господь и отья» дигән җөмләне тулысы белән күчерүдән гыйбарәт», — ди. Татарлар арасында ишетелгәли торган «Биргән дә ходай, алган да ходай» дигәнне дә, шуңа кертергә була. Гомумән, татарларда «коръән»нән һәм төр­ле аять-хәдисләрдән күчереп алынган «мәкальләрнең» очравы» бик табигый. «Тәңре», «фәрештә», «гыйбадәт», «сәвап», «дога» һәм башка шундый дини сүзләр катнаштырылып төзелгән мә­кальләрне, билгеле, муллалар күбрәк таратырга тырышканнар. Мәкальләрнең элекке елларда чыккан җыентыкларын­да да аңдыйларны күрергә мөмкин. Хуҗа Бәдигый тарафыннан төзелгән һәм 1926 елда басылган җыентыкта да мондый мәкальләр 200 дән артыграк кергәннәр.

Ә инде, 1941 елда басылган һәм «Мәктәп сериясе»ннән булган җыен­тыкта моның шикелле мәкальләр кер­телүе һич тә аңлашылмый. Мәсәлән:

«Җан биргәнгә, юнь биргән» (50 бит),

«Юл газабы — гүр газабы» (40 бит),

— Балсыз базарга бару, кәфенсез мазарга бару» (44 бит),

«Үткән эшкә салават, калганна­рына бәрәкәт» (43 бит), .

«Сүзенә күрә җавабы, җавабына күрә сәвабы» (63 бит).

«Мал иясенә ошамаса харап бу­ла»! (47 бит).

«Каргаса кыш, ярлыкаса яз» (36 бит).

Андый мәкальләр өйрәнү, тикшеренү өчен кирәк табылалар икән, аларны андый максат өчен махсус басмаларда, аларның чын эчтәлекләре турында киң аңлатмалар белән бирергә мөмкин бу­лыр иде. Безнең илнең тормышында мондый мәкальләргә яшәү җирлеге юк, шунлыктан алар халык теленнән дә төшеп кала баралар. Шулай булгач, аларны җыентыкка кертеп яңадан «те­релтүнең» һич кирәге юк. Мәктәп сериясе исеме астыңда чыга торган ки­тапка кертүне исә аеруча бер саксыз­лык дип карарга кирәк. Җыентыкның җаваплы редакторы X. Ярми. иптәш, бу «мәкальләр»нең шушы ягына игъ­тибар итмәгән.

Тагын шуны да әйтергә кирәк. Мә­кальләр һәм әйтемнәр телдән-телгә күчеп йөргәндә үзләренең ритм һәм рифмага бәйләнешле яхшы сыйфатла­рын югалтмыйлар', ә бәлки яхшыра гына баралар. Бу бик табигый. Шулай ук мәкальләрне бер җыентыктан икен­чесенә күчереп алганда да аларның ях­шы сыйфатлары «төшеп» калмаска тиеш иде. Аларның барлык вариантларын күрсәтергә һәм тиешле анализ ясарга кирәк. Ләкин җыентык төзүчеләр бу мәсьәләгә җитәрлек дәрәҗәдә игъти­бар итмиләр әле. Бер факт китерик: Каюм Насыйри китабында: «Арба ва­тылса — утын, үгез үлсә — ит» дип басылган мәкаль, Хәсән Гали китабын­да, «Үгез үлсә — ит, арба сынса — утын» дип бозып алынган. Халык исә «арба сынды», дип түгел, бәлки «арба ватылды» дип сөйләшә.

Элек заманда, «Кызга мәһәрлерәк егетне кара, үзеңә төшемлерәк урынны сайла» дип, киңәш бирү мәгънәсендә кулланылган бер мәкаль, Каюм Насыйри китабында: «Асылынсаң, асылын агачның асылына» дип басылган булса да, шул ук мәкальне соңгы җыентык­ларда «Агачның, биегенә асылын» дип, ярлыландырып алганнар.

Мәкальләрне матбугатта беренче тап­кыр басылган элекке текстлар белән чагыштыру һичшиксез кирәк. Болан эшләү аларның ни дәрәҗәдә үзгәрүләрен белергә дә һәм яхшы сыйфатла­рын югалтмауга да ярдәм итәчәк. Җыентык азагында булса да, теге яки бу мәкальнең, элек һәм хәзер нинди мәгънәдә кулланылуларын да күрсәтү яхшы булыр иде.

Инде гомумән мәкаль һәм әйтем турындагы мәсьәләгә тукталыйк. Без­дә мәкаль һәм әйтем төшенчәләрен билгеләүгә төрле карашлар бар.

Хәсән Гали төзегән җыентыкта мә­кальләр белән әйтемнәрнең бергә катнаштырганлыгын әйткәч тә, иптәш Мамин сүз башында болай ди:

«Әйтемнәр үзләренең сурәтлелекләре, рифмик яклары һәм сурәтләү чаралары ягыннан мәкальләргә бик якын тора­лар. Аерма шунда гына, мәкаль тәмам­ланган уйны, тәмамланган, төгәл җөмлә аркылы бирә. Әйтем җөмләнең бер кисәге булып кына килә, гадәттә, сөйләү тексты эчендә бәйләнеп сөйләнә. «Бер тарыдан ботка булмый» — бу мәкаль, инде шул ук мәкальне берәүгә карата: «Ул ялгыз эшләп, бер тарыдан ботка пешерергә маташа» дигәч, безнең мә­каль текст эченә кереп әйтемгә әйлә­нә» (18 бит).

Мәкаль һәм әйтемнең аермасы нидә икәнлеген бай мисаллар белән аңлату һәм бу мәсьәләне ачыкландыру уры­нына автор монда үзе үк буталчыклык кертә. Шундый ук буталчыклык Галим­җан иптәш Сәгъди китабында да бар. Ул: «Мәкаль гадәттә грамматик яктан бер бөтен җөмлә итеп кулланыла, сөй­ләм эчендә килгәндә дә, сөйләмнән тыш аерым рәвештә әйтелгәндә дә, үзенең грамматик төзелеш формасын үзгәртми». Әйтем, сүз килешенә каран, грамматик яктан төрлечә үзгәреп килергә һәм ул сөйләмнең составына кереп, аның бер өлеше булып та килергә мөмкин.

Мәсәлән, «Бүгенге эшеңне иртәгә калдырма»... мәкаль була... «Бүгенге эшеңне иртәгә калдырырга ярамый бит» яки «Бүгенге эшне бүген эшләргә ки­рәк»... формасында .әйтсәк әйтем бу­ла», — ди. (Г. Сәгъди, «Әдәбият тео­риясе», 1940 ел, 147 бит).

Иптәш Гыйззәтуллина болай яза:

«Мәкаль дип үткен һәм образлы кыс­ка сөйләмгә әйтәләр. Мәкальдә без киңәшләр бирәбез, үзебезнең һәм баш­каларның эш итүләрен мактыйбыз, яки шелтәлибез.

Әйтемнәр дә мәкальләр хезмәтен үк үтиләр. Алар мәкальләргә караганда сүз барышында күбрәк үзгәрүчән бу­залар. Мәкальләрдән үзгәртелгән әй­темнәр Дә күп очрый. Мәсәлән, «Ты­рышкан табар», «Батыр яуда беленә». (Р. Гыйззәтуллина, «Әдәбият», дәрес­лек. 1940 ел. 104 бит).

Ә Латыф Җәләй иптәш, әйтемнәр турында сүз дә кузгатмыйча: «Мәкаль дип куе эчтәлекле һәм рифмалы ка­лыпка салынган мәгълүм бер фраза­ларны атыйлар. Мәкальләрдә тирән мәгънәлелек һәм ритм, рифма табылу шарт. Икенчедән, мәкальләр кирәк сөй­ләм эчендә, кирәк сөйләмнән тыш алынсыннар, үзләренең калыпларын, ягъни синтаксик формаларын алыш­тырмыйлар,» — дип кенә үтә. (Җәләй, «Әдәбияттан дәреслек», хрестома­тия, 1940 ел, 181 бит).

Димәк, Мамин һәм Сәгъди иптәшләр мисалындагыча мәкальне бозып әйтергә дә мөмкин, һәм шушы бозып әйтелгән мәкальне әйтем дип санарга кирәк була. Ә бит, шул- ук авторлар: «Мәкаль сөйләм эчендә килгәндә дә, сөйләмнән тыш аерым рәвештә килгәндә дә үзенең грамматик төзелеш формасын үзгәрт­ми», — дигәннәр иде.

Шулай ук мәкаль төшенчәсен, «грам­матик яктан бер бөтен җөмлә», яки «куе эчтәлекле һәм рифмалы калыпка салынган мәгълүм бер фраза» яки «үт­кен һәм образлы кыска сөйләм» дип кенә кырт кисеп аңлату дөрес түгел*. Югарыда китерелгән мисаллардан, хәтта, әйтемнәр телдә аерым яшәмиләр булып аңлашыла, ягъни юк булып чы­галар.

Гадәттә исә, мәкальнең дә һәм әй­темнең Дә үз төшенчәләре бар, һәм аларга бик күп мисаллар да китерергә мөмкин.

Рус әдәбиятында мәкаль һәм әйтем турында бик күп язмалар бар. Алар мәкаль һәм әйтемнәрнең, бер-берләренә охшашлы булуларына карамастан, икесе-ике нәрсә икәнлекләрен аңлаталар. Рус халкының «Әйтем — чәчкә, мә­каль — җиләк» дигән бик матур итеп билгеләве» искә төшерү дә җитә.

«Мәкаль, халык тарафыннан туды­рылган тасвирлы, ритмлы (кайчакларда рифмалы да) формада, һәм еш кына диярлек, үгетләү мәгънәсендә әйтелә торган кыскача сөйләм. Бу сөйләм үзенең гаҗәеп үткенлеге һәм яшәүчәнлеге белән аерылып тора, халыкның гасырлар буенча тупланган тапкырлы­гын чагыштыра һәм аны тормыштагы төрле хәлләргә карата җиңел кулла­нырга мөмкин». («Малая советская энциклопедия», 2 нче басма, VI том, 525 бит).

«Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың»,

«Ил төкерей күл булыр»,

«һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс»,

«Кискән икмәк яңадан ябышмас»,

«Тычкан оясына сыймаса, койры­гына тубал тагар имеш»,

«Тимер тапкан тилмермәс»,

«Карт куйнында калач бар, кала­чыннан бал татыр.

Яшь куйнында камчы бар, камчысын­нан кан татыр.

Калачыннан бизәрмен, камчысына тү­зәрмен»,

«һөнәр ашарга сорамый, кулга ябышмый».

—«Ашаганда колагың селкенеп тор­сын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын».

Менә болар барсы да халык тара­фыннан тудырылган бик популяр мә­кальләр. Алар бик еш очракларда теге яки бу эшкә карата киңәш бирү һәм хезмәткә өндәү мәгънәсендә кулланы­лалар.

Владимир Даль әйтемнәрнең мәкаль­ләрдән аермасы аларның гадәттә, кина­яле рәвештә, читләтеп әйтелүләрендә икәнлеген һәм мәгълүм бер фикерне йомгакламыйча гына, нәтиҗә бирмичә генә әйтелә торган сөйләмнән гыйбарәт икәнлеген әйтә. «Әйтем мәкальнең бе­ренче яртысы»—ди ул. Әйтем тәмам­ланган җөмлә хәлендә булмаса да, һәм фикерне әйтеп бетермәсә дә, хәтта кайбер нәрсәләрне исемнәре белән ата­мыйча, бары тик шартлы рәвештә генә чагылдырып китсә дә1, ул халык телен­дә бик үткен итеп кулланыла. Мәсәлән, «Ул исерек» дип әйтәсе урында, бу хәлне әйтемнәр аркылы гына аңлатып бирүләр бар. Мәсәлән-, «кәгеп кайткан;», «кәефләнеп йөри», «бераз гына тө­шергән» һом башкалар. Сүзен уйлап сөйләшмәгән һәм буталчык, мәгънәсез сүзләр сөйләп йөри торган кешене: «алты биш», «утыз тугызлы» дип су­рәтләүләр дә шуңа керәләр. Мәсәлән, «ул тупас кеше» диясе урынга, «чапма­ган да юнмаган да» дип кенә сөйләшә­ләр. Тиз кызып китә торган кешене «аның тәртәсе кыска» дигән әйттем белән сурәтләп күрсәтәләр. Әйтемнәр язучыларның әсәрләрендә дә куп кенә кулланылалар. Мәсәлән:

— «Ай күрде, кояш алды дигәндәй, бу карт кая китте соң әле?» (Галиәскәр Камал — «Көндәш», Гөлбану сүзләре).

Владимир Даль: «Бары тик бер генә сүз арттырсаң, да яки сүзләрнең урын­нарын гына күчерсәң дә әйтемнән мә­каль килеп чыга» ди. («Рус халык мәкальләре», I том XVIII бит).

А. А. Потебня үзенең «Из лекций по теории словесности» дигән китабын­да әйтемнәргә аерым рәвештә туктала. Ул да, әйтемнәрнең гадәттә, читләте­леп, образлы рәвештә әйтелә торган сөйләм икәнлеген әйтә. Төгәлләнеп җитмәгән мәкальләр гадәттә әйтем булганлыгын исбат итә. Әйтемнәргә бер яки берничә сүз өстәү белән аларның тулы бер мәкаль булып китәчәкләрен әйтә. Мәсәлән, «Кеше кулы белән ут көрәү» дисәк әйтем була. Ә инде шуңа бер сүз өстәп, «Кеше кулы белән ут көрәү җиңел» дисәк, мәкальгә әйләнә. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Ләкин без бу мәкаләдә мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең ничек барлыкка килүләренә һәм ничек үзгәрү­ләренә тукталырга теләмибез. Бу турыда киң итеп һәм бик күп мисаллар белән язарга мөмкин булыр иде. Мәкальләр һәм әйтемнәрне җыючы иптәшләр өчен исә бу моментны бик нык хәтердә тотарга кирәк. Мәкальләрнең, тарихи якларына да анализ ясалырга тиеш, һәм бу безгә бик күп кыйммәтле нәрсәләр бирәчәк.

Моңа кадәр әле бер генә автор да мәкальләрнең интернационал характер­да булуларына, ә кайберләренең җирле характерда гына булуларына тукталга­ны юк. Мәкальләр һәм әйтемнәр ту­рында кереш мәкалә язган Мамин ип­тәш тә бу моментка туктамаган. Ә бит бездәге күп кенә мәкальләр шул ук мәгънәләрендә һәм бер үк формадагы җөмләләр белән төрле халыклар те­лендә кулланылалар. Мәсәлән, татар­лардагы «Имә белгән бозау ике ананы имгән» дигән мәкаль русларда «Лас­ковое теля двух маток сосет» дип элекке летописьларга кергән, ә инде шул ук мәкаль, шул ук мәгънәдә грек­ларда тагын да элегрәк кулланылган.

Тагын бер-ике мисал китерик. Ки­рәкмәгәндә ашыккан кешеләргә карата әйтелә торган: «Ашыккан ашка пеш­кән» дигән мәкаль русларда: «Поспе­шишь — людей насмешишь» дип кул­ланыла. Татарларда «Юкә өзсәң, каеш түләрсең» дигән мәкаль руслар да: «Возьмешь лычко, а отдашь ремешко» дип йөртелә.

Мәкальләр һәм әйтемнәрнең икенче милләт халыкларында ничек һәм нинди мәгънәдә кулланылуларын өйрәнү, аларны чагыштырып күрсәтү зур әһәмиятле гыйльми бер эш булыр!

Менә шушы югарыда әйтелгәннәрдән чытып. «Мәкальләр һәм әйтемнәр» җыентыгын төзүчеләрнең бу эшкә бик зур игътибар белән карауларын сорау бик урынлы. Гыйльми хезмәтләр бик күп эзләнү, тикшеренү, чагыштырулар, тирәнтен фикер йөртүләр һәм һәр ва­кытта марксизм-ленинизм тәгълиматын корал итеп файдалану нәтиҗәсендә генә туалар. Шулай булгач, ашыгыч рәвештә эшләнгән әйберләргә дуамал гына мактау маркасы ябыштырырга ярамый, әлбәттә. Абдул Әхмәт иптәш, болар белән хисаплашмыйча, җыентыкны төзүчегә һәм кереш мәкаләне язу­чыга карата мәдхия укыган:

«Җыентыкка урнаштырылган мәкальләр нигездә уңышлы сайланганнар... Күләме ягыннан бик кечкенә булуга карамастан, «Мәкальләр һәм әйтемнәр» җыентыгы нигездә уңышлы, бүгенге көн өчен кирәкле җыентык булып тора.  

Кереш мәкалә гыйльми нигездә күп кенә тикшерелеп язылган...

Тулаем алганда, иптәш Маминның бу мәкаләсе татар мәкальләре турында язылган тирән гыйльми бер мәкалә бу­лып тора», — ди ул.

Соңгы сүз итеп шуны гына әйтергә кирәк. Мәкальләр һәм әйтемнәр җыюда элекке мираслардан файдалану өчен безнең тулы мөмкинлекләребез бар. Мәкальләрне туплау буенча азмы- күпме хезмәтләр дә бар. Ләкин шулай да әле мәкальләрне һәм әйтемнәрне җыю буенча күзгә күренерлек төгәл һәм зур бер җыентык юк. Бигрәк тә Октябрь Революциясеннән соң туган яңа мәкальләрне җыю эше канәгатьлә­нерлек түгел. Татарстан гыйльми-тикшеренү тел, әдәбият һәм тарих инсти­туты бу өлкәдәге бушлыкны тутырырга тиеш.

Укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр­нең тулы җыентыгын һәм гыйльми нигездә эшләнгәнен көтәләр.


[1] М. Горький — «Әдәбият турында», 1941 ел, 225 бит.