ЛЕНИНГРАД ХАЛКЫ, МИНЕМ БАЛАЛАРЫМ!
ҖАМБУЛ
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Күрәм һәрбер елгасында далаларның
Якты Нева суларының мин агышын.
Әгәр карап ак карлы тау тезмәләрен,
Йөртеп чыксам сыртлар буйлап карт күзем мин,
Күрәм сезнең күперләрнең челтәрләрен,
Күрәм зәңгәр таңлы Балтик диңгезен мин.
Күрәм шунда утын кичке фонарьларның
Һәм йортларның алтынланган түбә очын...
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Бу дөньяда минем гомер сөрүләрем
Түгел иде иснәү өчен бандит исен,
Сезгә, дуслар, хезмәт итеп йөрүләрем
Түгел иде елан шуышып йөрсен өчен
Әкияттәге төсле бакча-калагызда.
Аның өчен юнәлтмәде күз карашын
Калагызга сезнең Җамбул бабагыз да.
Җир йөзендә гомер сөрде минем башым
Күрер өчен бандитларның абынганын,
Чигенергә өлгермичән һәм аларның,
Тыш ягында сезнең изге коймаларның
Сөякләрен таудай өеп калдырганын.
Рельслары казакъ торган далаларның
Йөгерәләр төньягына шуның өчен,
Саклап тора Невагызның тын ярларын
Сезнең якның таш ярлары шуның өчен.
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Хәтерли карт Җамбул сезнең бабаларны,
Аталарын шулай ук ул бабаларның.
Авылыма сөрелеп килгән заманнарны
Күп ишетте богау тавышын ул аларның.
Үткәрдем мин дүрт патшаны үз башымнан,
Кичердем мин аларның бар җәберләрен.
Тели идем Петербургда алар салган
Крепостьның мәңгелеккә җимерелгәнен.
Чиерткәләп домбырамның миң кылларын,
Җырлап тордым чаллар кергән бер заманда,
Дәһшәт белән килгән Балтик дулкыннарын,
Ил ачуы дулкынланып кайнаганда.
Иң беренче тапкыр сезнең, төз йортларда
Ялтырады караңгыда нурга тулып,
Ленин дусның якты сүзләрен сөйләгәне;
Беренче кат яңгырады сезнең алда
Иң беренче сүзе аның көчле булып
Һәм күренде беренче кул изәгәне!
Юкка түгел җибәрүе Кировның да
Машиналар безнең казакъ даласына, —
Туганнар без чөнки борын заманнардан,
Якынырак ир яки кыз туганнардан
Алма-Ата Ленинград каласына.
Безнең Балтик флотыбыз батыр данын
Җәелдерде гасырларга бөтен җиргә.
Юкка түгел кунак итеп һәр ел аның
Морякларын җибәрүе безнең илгә.
Юкка түгел Казахстан иленең дә
Өйрәнергә кушуы үз улларына
Һәркем үсеп, акыл туплый торган җирдәй
Яшьтән барып данлы Нева буйларына.
Ә бүген соң ни ишетә анда Җамбул.
Күрә анда җиде башлы аждаһа ул».
Шул аждаһа ачыгудан комсызланып,
Эзли, тирән яраларга ачуланып
Сезнең корыч ишекләрне ватарга юл.
Вата алмас ләкин шәһәр коймаларын!
Тешен коеп, салдырырсыз кабыгын да.
Тончыгыр ул тартышып һәм ыжлап шунда
Сандугачлар тагын җырлар шат җырларың,
Матур көннәр килер азат халык өчен.
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Туган илнең жирен үзем мин һаман да
Санап килдем хуҗаларның хуҗасы дип.
Канлы эзләр янып ята хәзер анда,
Хәзер аңа китерелгән зур зыян бик.
Кимергәнен күрәм хәзер җирен аның
Кан эчүче һәм рәхимсез аждаһаның.
Соңгы хисап өзү көне? якын ләкин,
Күреп торам җиңәчәген җиремнең мин.
Күтәрелә яуга каршы, бөтен халык,
Күтәрелә бөтен илем коралланып,
Һичбер вакыт безнең изге ирекләрне
Изә алмас итекләре фашистларның.
Нәселләрдән килгән ныклы терәкләрне —
Ленинград янындагы таш ярларны
Таптый алмас аяклары бандитларның!
Сез элек тә күп кистегез дошманнарны,
Электә дә бик күп немец хайваннары
Үзләренең каберләрен тапты анда,
Сезнең данлы атауларның яннарында,
һөҗүм итте сезгә| патша ялчысы Да
Гражданнар сугышы нәкъ кызган чакта.
Алдан йөзен күрсәгез сез аның шунда
Аркасын да күрдегез ул сызган чакта.
Ленинград хәзер инде күп көчлерәк,
Ленинград хәзер бик күп дәһшәтлерәк
Чагыштырсак үтеп киткән күп елларга.
Хәзер тора дошманнарны ул кыйнарга!
Яра алмас һичкем аның тау-ташларын,
Таптый алмас һичкем бакча, агачларын.
Поездларны Ленинград каласына
Ташып тора һәр почмактан тимер юллар,
Үз улларын Ленинград тарафына
Озаталар безнең шәһәр һәм авыллар.
Кара кургаш төсле ачу безнең йөздә
Котырынган дошманнарга каршы бездә
Авызлыклар хәзерләнгән инде күптән.
Казагыстан җирләреннән, чыгып төптән,
Сезгә нефть елгалары агылалар.
Кызыл бакыр, кара күмер һәм кургашын —
Һәммәсе дә фашист бандитларның башын
Җимерүче җырлар булып яңгырарлар.
Җәдрә кебек салмак, эре орлыклар да,
Пешеп җиткән, балдан татлы алмалар да,
Һәм шулай ук без үстергән шәп атлар да,
Кургашыннар белән рәттән бара бар да.
Җан кыючы фашист бандитларга каршы
Сугышларда ярдәм итәр сезгә барсы,
Һәм бандитлар сезнең йортка керә алмас,
Талап сезнең чималларны симерә алмас.
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Ишетәләр көтүләре! Сыр-Дәрьяның
Үкерүен котырынган ул ерткычның.
Әгәр җиргә колак салса иде Җамбул,
Тыңлап бакса иде җирне әгәр Дә ул,
Җир шул вакыт кинәт телгә килер иде,
Җир астыннан тавыш ишетелер иде.
Туган илдә барган сугыш тавышы ул,
Фашистларга каршы ватан сугышы ул.
Көрәшләргә өнди Жданов һәркемне,
Чакыра ул зур краннар яныннан да,
Чакыра ул станоктан эшчеләрне.
Чакыра ул учет өстәлләреннән дә.
Алып бара Ворошилов полкларны,
Алып бара үтеп кыр һәм тауларны,
Нева буендагы яңа эшчеләрне,
Һәм шул җирдә гомер иткән кешеләрне.
Хәсрәтләнмә, кайгырма син, Ленинград, —
Алга! —дисә әгәр Сталин, Ленинград,
Булышырга килер сиңа бөтен халык.
Юлбашчының сүзен тыңлап, ялкынланып.
Алда тора зур сугышлар, без беләбез.
Ләкин алда дошманнарга көн бирмәбез!
Ә бүген мин йоклый алмыйм тынычланып...
Көн бирсеннәр сезгә, дуслар, бу җырларым,
Бүген таңда дошманнарны җиңәр өчен!
Ленинград халкы, минем балаларым!
Ленинград халкы, минем мактанычым!
Әхмәт Исхак тәрҗемәсе