Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЛЕМГӘ КАРШЫ ҮЛЕМ

1

Явыз дошман ут салды.

Безнең тыныч илебезгә

Туган ватанны сакларга

Совет халкы кузгалды..

Безнең илне җиңәргә

Өмет итмәсен дошман;

Үлемгә каршы үлем,

Канга каршы кан!

II

Буш бирмәбез дошманнарга

Бер адым җирне дә без.

Дошманнарның сөякләрен

Җирдән себереп түгәрбез!

Безнең илне җиңәргә

Өмет итмәсен дошман;

Үлемгә каршы үлем,

Канга каршы кан!

III

Безнең тыныч илебезгә

Дошманнар салды пожар.

Үзләре салган пожарда

Үзләре янар алар.

Безнең илне җиңәргә

Өмет итмәсен дошман;

Үлемгә каршы үлем,

Канга каршы кан!

IV

Ватан өчен без канны да,

Җанны да кызганмыйбыз;

 Котырган явыз дошманны

Бетерми: туктамабыз!

Безнең илне җиңәргә

Өмет итмәсен дошман;

Үлемгә каршы үлем,

Канга каршы кан!