Логотип Казан Утлары
Баллада

ӘКИЯТ ҺӘМ ТОРМЫШ ТУРЫНДА БАЛЛАДА

Фашистлар килеп керделәр,

Белоруссия авылына,

Партизаннар җитәкчесе

Эләкте алар кулына.

Әйттеләр аңа, аны танк

Алдына алып килеп:

 Ни сөйлисең бар, сөйләп кал 

Тапталуыңнан элек!

Теге әйтә: — Әнә нинди

Батыр улым бар минем;

Үлем алдыннан аңа бер

Әкият сөйләр идем...

Уналты яшьлек малайны

Тоттылар, китерделәр,

Үзара: «Бик яхшы булыр,

Бусы да бетәр» диләр.

 Борын-борын заманда, ди.

Партизан, сүзгә башлап.

Улының иңбашы аша 

Ераюшрга күз ташлап.

Бер кешенең синең төсле

Малае булган икән;

Аның батырлыгын сынап

Әтисе болай дигән:

 Бар, улым, син, Көнчыгышка,

Юлыңда* урман булыр;

Урманда тимер кабыклы

Еланнар тулган булыр.

Алар сиңа тия алмас,

Курыкма гына бары,

Ут елгасына җитәрсең

Кара урманнан ары.

Елга аркылы салынган

Бер тимер күпер булыр»,

Шул күперне үтәргә дип

Еланнар кереп тулыр.

Бер тылсымлы тартма бирәм.

Куй күпернең астына;

Күпер күккә күтәрелер.

Тик кабыз да кач кына...»

Фашист әйтә: — Бу сай акыл

Большевик, —ди, — үз улын

Диверсиягә өйрәтә

Әкият сөйләгән булып.

Яраткан малае белән

Бергә кочаклаттырып 

Бәйләгез дә салыгыз юл

Уртасына яткырып!

Партизан әйтә улына:

 Син кичер, улым, мине, 

Заданиемне бирер өчен

Корбан иттем мин сине.

Мин сөйләдем, фашист күңелен

Бәйләп тотарга бераз

Китте иптәшләргә хәзер

Минем сугышчан приказ.

Ишетәсеңме тояк тавышын,

Ул—безнең иптәш чаба

Әкиятне чынга борырга

Ымлау ясалды аңар...

Улы әйтә! әтисенә:

 Тыныч бул улың өчен,

Һәр сынаудагы кебек ул

Отлично алыр бүген.

Үлемне әкияттәге күк

Каршылыйк, әти, көлеп. 

Шаркылдыйк танк астында

Мина шарталган кебек!

Озакламый якындагы

Кара урманны үтеп,

Дошман танклары туктады.

 Ә алда — тимер күпер

Һәм офицер катып калды

Ышанмаслык хәл күреп:

Елга чыннан ут елгасы

Партизан әйткән кебек...

Дулкынланып ярдан ярга

Ялкын айкалып тора,

Төтен ташый өерелеп,

Күккә ялганып тора.

Үсемлек юк як-ягында,

Кара көйгән ярлары,

Кызып чыжылдап торалар

Күпер баганалары...

«Өнемме бу, төшемме», — дип

Офицер күзен уа,

Син исерек, офицер, тик

Бу синең өнең була;

Бу елгада сезнең өчен

Нефть төягән баржалар

Безнең бомбалардан шартлап

Ут җәеп кабындылар.

Кунагына күрә сые —

Ил таларга килдегез;

Утлы келәм җәеп куйдык,

Ягез, рәхим иттегез!

Шомланып калды офицер;

Әкият чынлыгын күреп,

Тик «сугыш-яшен!» дип алар.

Күпергә тулды кереп.

Партизаннар ялкын сулан

Шуны көтеп тордылар

Күперне күккә, әкиятне

Тормышка ашырдылар.

Шулай юдылар тапталган

Иптәшләренең канын,

Тормыш дәвам итә бирде

Әкияткә ялганып.