ХӘЯТ АПА
Таң йолдызы Казан өстендә
Якты күзен кысып елмайды һәм,
Иделгә чумган чабак төсле,
Кинәт кенә сүнде, Югалды.
Сәгать алты. Хәят апаның
Сменасы бүген җидедә.
Иртәнге чәй тагын ялгыз үтте, —
Улы да юк янда, ире дә.
Улы — Камиль күптән чик буенда.
Быел менә июнь аенда
Ире китте — Җәйге отпускасын
Үткәрергә Камиль янында.
Хат эчендә килде рәсемнәре.
Шундый матур булып төшкәннәр:
Улы белән килене — ике якта,
Ә уртада — Ире Искәндәр.
Нинди бәхет шундый семьяң булу!
Нинди рәхәт шулай яшәве.
Очып кына барып яннарына
Карыйсы иде хәзер өчәвен.
Шушы тойгы белән дәртләнеп,
Канатланып йөргән чагында, —
Ниткән хәл бу?...
Радио хәбәр итә...
Берәр атна үткәч
Шул ук хәбәр
Кабатлана аның хатында: —
«Хәят җаным!
Миңа ачуланма:
Кайта алмам бәлки тиз генә.
Әдәм каны эчеп котырган
Дошман керде илнең чигенә. Камиләләрнең погранзаставасын
Каушатмады ләкин бу һөҗүм.
Аңар булышучы партизаннар
Отрядына кердем мин үзем.
Намус өчен,
Халык бәхте өчен,
Безнең белән бергә.
Бер постта —
Кулга корал алып, безнең килен —
Наталья да керде сугышка.
Почтальоннар бәлки килә алмас,
Сугышабыз шундый урында.
Шуны нык бел:
Кайда сугышсам да
Син булырсың минем уемда...»
Шушы хатны аңар тапшырдылар
Иртә белән сәгать алтыда.
Яшь бөртеге тамды хат өстенә,—
Ачы да ул һәм ул—татлы да.
Чөнки анда, шушы күз яшендә
Экрандагы төсле җанланып
Алга басты —
Хәят апаның
Кыз чагында күргән таңнары.
Күпме сулар аккан,
Җилләр искән,
Күпме еллар үткәй аңарга —
Мәңге онытылмаслык әкият булып
Истә калган язгы таңнарга.
Ул авылда иде.
Яшь бер егет
Килгән диләр сабан туена.
Шуны сөярмен дип ул чагында
Һич кермәде аның уена.
Көрәшчеләр чыкты мәйданга.
Белеп булмый әле:
Кем җиңәр?...
Җилфердидер колга башында
Кызлар чиккән бүләк сөлгеләр.
Алсу чәчәкләрне ак киндергә
Шудый оста итеп кем чиккән?
Егет аның Хәят икәнлеген
Ничек белгән?
Каян ишеткән?
Кемне генә каршы чыгарсаң да,
Егет җиңә.
Мәйдан кул чаба.
Иң актыктан соңгы батыр булып
Бер ялгызы кала уртада.
Хәят чиккән бүләк аңа күчә.
Тик нигәдер алмый ул аны.
— Күрсәтегез, — ди ул, — миңа элек
Бу сөлгене чиккән останы!
Чыгып баса Хәят мәйданга,
Һәм егеткә сузып бүләкне,
Әйтеп сала халык алдында
Йөрәгендә янган теләкне: —
Су шикелле аяз төннәрдә
Җырлый-җырлый чиккән сөлге бу,
Кемне сөйсәм — Шуңар булыр дип,
Күптән юрап куйган билге бу.
Шулай итеп сабан туенда
Танышалар алар.
Соңыннан
Ул очрата аны кичкә табан,
Кайткан чакта чишмә суыннан.
Атлап килә егет җай гына.
Җырлап килә барган уңайга: —
Сусадым, җаный, ай су кайда.
Чишмә суларыннан юк файда...
һәм ул тавыш шундый ягымлы,
Якын булып тоела Хәятка.
...Бик тиз үтеп китә йолдызлы кич.
Су юлында тагын таң ата.
Күпме сулар аккан. Җилләр искән,
Күпме еллар үткән аңарга —
Мәңге онытылмаслык әкият булып
Истә калган язгы таңнарга.
Үзе эшли торган заводка
Алып кайта аны Искәндәр.
Искәндәрнең нәсел-нәсәбе
Шул заводта эшче икәннәр.
Ире белән бергә, Бер үк цехта,
Ул үткәрә эшләп гомерен.
Күрше станокта һәр вакытта
Күреп килә Хәят үз ирен.
Ә бүген—
Буш аның станогы...
Отпускадан кайтып җитәр дип,
Уйлаганнар ахры,
Нык ышанып,
Бозылмас дип бүген ул тәртип.
Дус-ишләре аңа эндәшәләр;
Хәят апа,—диләр,— Искәндәрең
Кайтып җитсен,
Бераз көт,
Тукта!
Тирән сулу алып,
Дулкынланып.
Җавап бирә Хәят дусларга:
Эш башларга ике станда.
Искәндәрнең хәлен сөйләп бирә, К
алдырмыйча һичбер сүзен дә.
Һәм ниндидер яңа,
Ялкынлы көч
Кабынганын сизә үзендә.
Моңарчы ул җыелыш-фәлән булса,
Бер-ике сүз әйтә иде дә,
Дип сорагандай,
Карап куя иде иренә.
Ә бүген ул шундый сүзләр тапты
Аңлатырга йөрәк тойгысын.
Ихтыярсыз:
Шиккә калып уйлап торырсың.
Көмешләнгән чигә чәчләрен
Кулы белән артка сыпырды.
Искә төшерергә теләгән күк
Онытылган иске бер җырны,
Көйләп әйтте:
Иптәшләр!...
Моңарчы кем моны ишеткән? —
Эзе тигән җирдә үлән көйгән.
Ирне тигән җирдә су кипкән...
Тиңе күрелмәгән ерткычлык!
Моның өчен нәләт уку аз.
Бу турыда язган чагында
Көйрәп яна башлый ак кәгазь.
Бу турыда әйткән чагында
Ут йөгерә минем телемә.
Шундый явыз дошман һөҗүм итте
Минем сөйгән газиз илемә.
Көнбатышта безнең кардәшләрне
Мәсхәрәләп суя ерткычлар.
Ләкин бездә Аның мордар башын
Өзеп ташлый торган кылыч бар.
Һәм ул кылыч — Кызыл Армиянең
Җиңелмәүче батыр кулында.
Мим куанам:
Аның сафларында
Минем ирем, Киленем, Улым бар!..
Сез беләсез:
Менә бу станок —
Искәндәрнең сөйгән станы.
Изге Ватан сугышы беткәнче
Үземнеке саныйм мин аны!
Шул сүз белән Хәят эш башлады.
Бер-бер артлы ике станок
Тигез ритм белән ходка китте.
Секундка да хәзер туктау юк.
Тәгәрмәчләр кызу әйләнәләр.
Ашыктырып һәрбер минутта,
Безнең заводларның ярдәм көчен
Җиткерергә тизрәк фронтка.
Хәят эшли. Аның йөзенә
Ярым җитди, Ярым елмаеп,
Карап тора аңа рәсемнән
Юлбашчының таныш чырае.
Әйтер төсле булып күренә:
Һәм ул хәзер Хаят апага —
Эшең беткәч хат яз! Ә мин аны
Тапшырырмын батыр иреңә.