Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ДУС

ГЮИ ДЕ МОПАССАН

Париж камалу эчендә калган, ул ачыга һәм әкрен генә һәлак булып ба­ра. Өй түбәләрендә чыпчыклар бик сирәк күренәләр, алар җим таба алмый­лар, хәтта базар мәйданчыклары да бө­тенләй бушап калганнар, халык нәрсә туры килсә шуны ашый.

Якты январь иртәләренең берсендә, һөнәре белән сәгать төзәтүче, ә хәзер ялгышлык аркасында хәрби кеше булып киткән Мориссо әфәнде, кулларын фор­малап теккән чалбар кесәсенә тыгып һәм ачыккан корсагын кая куярга бел­мичә, бульварлар буенча күңелсез генә йөренгәли иде. Шул вакыт ул үзенең элекке бер дусын танып, ашыгып аның каршына килеп туктады. Бу Соваж әфәнде дигән кеше булып, Мориссо әфәнде аның белән кайчандыр балык тотканда танышкан иде.

Сугышка кадәр Мариссо һәр якшәм­бе саен таң белән тора да, кулына бамбук саплы кармакларын алып, иңенә калай савыт асып, өеннән чыгып китә торган иде. Аржантейльгә бара торган поездга утырып китә, Колумб дип ата­ла торган җирдә поездан төшеп кала һәм җәяүләп Марант атавына таба юнә­лә торган иде ул.

Үзенең яраткан урынына килеп җитү белән, тизрәк балык тоту эшенә керешә һәм тәмам караңгы төшкәнче балык тота торган иде.

һәм һәр якшәмбе саен ул анда кече­рәк кенә буйлы, юан гына бер кешене, һәрвакыт шат күңелле Соваж әфәнде­не, Норт ле Люретт урамыннан килгән кибетчене, үзе төсле үк икенче 1бер дәртле балыкчыны очрата. Еш кына алар, кулларына кармакларын тотып, суга аякларын тыгып, сәгатьләр буенча бергә утыра торганнар иде, — шулай игеп алар дуслашып киттеләр.

Кай көннәрдә алар сәгатьләр буенча бер сүзсез утыралар, ә кайчакларда аны-моны сөйләнеп алалар, ләкин икесе дә бер карашта, бер үк тойгыда бул­ганлыктан, берсен берсе берниди сүзсез дә бик яхшы аңлый торганнар иде. Яз көннәрендә, иртәләрдә, кояш кү­тәрелә төшеп тын су өстендәге аксыл томанны су агымы буенча куалый баш­лагач, кояшның иртәнге җылы нурла­рыннан аркасы» җылынган Мориссо үзенең иптәшенә:

— Эх, нинди рәхәтлек! — дип куйгалый торган иде.

Ә Соваж аңа каршы:

— Белмим инде, моннан да рәхәтрәк нәрсәнең булуы мөмкинме икән, — дип җавап кайтара торган иде.

Берсен-берсе аңлау һәм хөрмәтләү өчен аларга шушы берничә авыз сүз бик җитә торган иде.

Көз көне, кич белән, батып бара тор­ган кызгылт кояш күк йөзен алсу нур­га күмгәч һәм бу куе кызыллыкның шәүләсе суга төшеп, суны янгын төсенә кертеп күрсәтә башлагач, кичке утлы нурлар көлтә-көлтә булып дусларның йөзләренә, саргайган яфракларга коела һәм әнә шундый минутларда кышкы салкынлыкның якынлашуын үзенә бер дерелдәү белән алдан ук сизеп торган Соваж, Мориссога көлмсерәп карап:

— Ниндии гүзәллек!—дип тә әйт­кәли иде.

Ә Мориссо исә, табигатьнең матурлы­гыннан бөтенләй исергән бер хәлдә үзенең калкавычыннан күзләрен дә алмыйча:

— Бу синең бульварларыннан яхшы­рак шул инде, — дип җавап бирә тор­ган иде.

Менә хәзер, берсен-берсе танып ал­ганнан соң, алар гадәтләнмәгән урында болай очырашуларыннан бераз уңайсыз­лана төшебрәк, кул кысышып алдылар.

Соваж әфәнде авыр гына сулап:

— Без хәзер менә нинди вакыйгалар кичерәбез, — дип куйды.

Мориссо күңелсез бер төс белән һәм шулай ук ул да авыр гына сулап:

— Көне нинди тагын. Быел бит әле беренче яхшы көн, — дип җавап кай­тарды.

Чынлап та, күк йөзе бүген ачык зәң­гәр бер төс белән киң булып җәелеп ята иде.

Икесе дә күңелсез, икесе дә уйчан — алар әкрен генә атлап бергә киттеләр.

— Ә балык тоту! Эх, нинди әйбәт истәлек булып калды бит ул, — дип кинәт сүзгә кереште Мориссо.

Соваж аңа каршы:

— Кайчан булса да бер тагын йөри башларбыз әле, — дип җавап кайтарды.

Алар кечерәк кенә бер кафега кер­деләр һәм абсент дигән аракы эчтеләр. Аннары тротуарлар буенча арлы-бирле йөрергә керештеләр.

Мориссо кинәт тукталып калды.

— Әйдә, тагын берәр рюмка эчеп чыгабыз, — дип дусына тәкъдим ясады ул.

һәм алар икенче бер кабакка кереп киттеләр.

Әйләнеп чыккан чакта аларның баш­лары, ач кадынга күп кенә аракы ту­тырган кешеләрнеке төсле булып, нык кына әйләнә иде инде. Көн бик җылы, җил назлап аларның битләренә кагылып узды.

һавага чыккач бөтенләй исереп кал­ган Соваж кинәт тукталды.

— Әгәр дә без анда тагын барсак?

— Кая?

— Балык тотарга.

— Кай урынга димәкче буласың?

— Үзебезнең атавыбызга инде. Без­нең французларның аванпостлары Ко­лумб авылы янында торалар. Полков­ник Дюмелен белән минем танышлы­гым да бар, алар безне бик җиңел үткәрәчәкләр.

Мориссо, дәртләнүеннән, бөтенләй дерелдәп китте.

— Ярар. Мин әзер.

Һәм алар, балык тоту өчен булган кирәк-яракларны алып килергә дип, икесе ике якка аерылып киттеләр.

Бер сәгатьтән соң инде алар, олы юл буйлап, ашыкмый гына атлыйлар иде. Озак та узмады, полковник тора торган өйгә килеп тә җиттеләр. Полковник аларны каршы алырга үзе чыкты һәм аларның хыялларын тормышка ашырыр­га ризалык бирде. Тегеләр, кулларына рөхсәт язулары тотып, юлларын дәвам иттерделәр.

Бераздан инде алар аванпостларны да узып киттеләр, ташландык Колумб авылын да үттеләр һәм бер башы Сен елгасына сузылып төшә торган вино­град бакчасы янына килеп җиттеләр.

Сәгать унберләр чамасы.

Каршы як ярдагы Аржантейль авылы бөтенләй үлеп калган төсле булып кү­ренә, тирә-юньдә бары тик Оржемон һәм Саннуа калкулыклары гына өстен­лек итәләр. Еракларга чаклы сузылып бара торган үзәнлек, үзенең чия бакча­лары һәм корыган балчыгы белән, бөтенләй бушап калган иде.

Соваж, бармагы белән калкулыклар ягына таба төртеп күрсәтеп:

— Пруссаклар анда, югарыда тора­лар бугай! — дип пышылдап куйды.

Бу бушлыкларны күргәч дуслар ике­се дә дерелдәп киттеләр.

Пруссаклар! Бу ике дусның аларны күргәннәре дә юк, ләкин менә ничә ай­лардан бирле инде Париж әйләнәсендә пруссаклар торганны алар бик яхшы си­зәләр. Үзләре күзгә күренми торган ул көчле кешеләр, — алар Францияне тала­дылар, бөлдерделәр, кешеләрен үтер­деләр, дөньясын ашадылар, һәм үзләре күзгә күренми торган ул җиңүче ха­лыкка карата ике дусның күңелендә нәфрәт белән бергә хөрәфәткә ошаган курку кузгалды.

— Әгәр дә алар безгә очырап куйса­лар, ә? — дип авыз эченнән генә мыгырданып алды Мориссо.

Соваж һичбер вакытта да югалмый торган Париж шуклыгы белән:

— Без аларга кыздырылган балык тәкъдим итәрбез, — дип шаярып җавап кайтарды. Шулай да алар авыл аркылы үтеп китәргә кыймадылар,—тирә-юньдә хөкем сөргән тынлыктан шикләнделәр.

Ниһаять, Соваж бөтен батырлыгын җыеп:

— Әйдә, киптек. Бары тик сак булыр­га гына кирәк, — диде.

Берничәгә бөгелгәләп, анда-монда ябыша-тотына, куркудан як-якка кара ку­галап һәм туктап тыңлый-тыңлый алар түбәнгә, виноград бакчасына таба төшеп киттеләр.

Су ярына барып җиткәнче ачык җир­дән Дә байтак кына барысы бар иде әле. Алар йөгерергә тотындылар һәм яр астына төшеп җиткәнче шулай йөгер­деләр дә, төшеп җиткәч корган камышлар арасына килеп чүгәләделәр.

Мориссо якын-тирәдә кем дә булса йөриме дип, колагын җиргә куеп тың­лады. Бөтен җирдә тынлык. Алар монда бары тик үзләре генә иделәр.

Бераз тынычланганнан соң, ниһаять, алар кармакларын салып балык тота башладылар.

Бөтенләй ташландык хәлдә калган Марант атавы аларны каршы як ярлар­дан каплап тора. Кечкенә ресторан би­насы томаланып бикләнгән һәм ул ин­де шулай ташланган хәлдә бик озак торыр төсле булып күренә иде.

Беренче чабакны Соваж тартып чы­гарды. Мориссо шунда ук икенчене алды, һәм шул рәвешчә алар тыпырдап торган көмештәй балыкларны, кармак­ларына ияртеп, минут саен тартып чыгарып тордылар.

Ау искиткеч яхшы булды.

Тартып чыгарылган чабакларны ты­гыз итеп үрелгән корзинага сала бардылар,— корзина аларның аяк очла­рында, яртылаш суга тыгылып куелган иде. Дусларны саф шатлык чорнап алды.

Кояш аларның аркаларын назлап җы­лытып тора, алар бер нәрсәне дә ишет­миләр, берни турында да уйламыйлар, дөньяда бернинди гамьнәре дә калмаган. Алар балык тоталар.  

Тик кинәт әллә кайдан, әйтерсең лә җир астыннан килгән шартлау тавышы һаваны тетрәтеп җибәрде. Туп тавыш­лары тагын гөрселди башлады.

Күтәрелеп карагач, Мориссо иң элек яр өстендә, бераз сулдарак, Mont — Valerien тавының авыр сынын һәм аның өстенд», ак чалма төсле, түгәрәк төтен, әле генә чыгарылган зарядның төтенен күрде.

Нәкъ шул минутта, крепость өстен­нән тагын төтен күтәрелде, берничә минуттан соң шартлау тавышы тагын килеп җитте. Шуннан соң инде тау, һәр минут саен, куркыныч тавыш белән дерелди һәм аның сөт төсле аксыл су­лышы, тирә-юньне куе төтен болытына күмеп, әкрен генә күтәрелә торды.

Соваж иңбашларын җыерып:

— Алар тагын башладылар, — дип куйды.

Үзенең бата-калка уйнаган калкавы­чына кызыксыну катыш соклану белән карап торган Мориссо, акылларыннан язган ул кешеләргә каршы кинәт бик нык ачуланып, тынычлык сөюче кеше­ләргә хас рәвештә сукранып алды:

— Бер-береңне шулай үтерү өчен нәкъ алар төсле акылсыз булырга ки­рәк шул.

— Алар ерткыч хайваннарга карагай­да да әшәкерәк, — дип өстәде Соваж.

Кармагына кечкенә генә ташбаш ияр­теп чыгарган Мориссо, сүзне ялгады:

— Уйлавы гына җиңел, хөкүмәтләр яшәгәндә гел шулай булып барачак бит инде.

Соваж аңа каршы:

— Республика булса сугыш булмас иде, — дип җавап кайтарды.

— Корольләр яшәгәндә тышкы су­гышлар, республикалар вакытында эчке сугышлар була, — дип, аны бүлдерде Мориссо.

һәм алар тыныч кына бер төс белән бөек политик проблемалар турында бәхәскә керешеп киттеләр. Нәтиҗәлә­ре дә үзләренчәрәк булды. Тыныч хо­лыклы, сау тәнле һәм сай белемле кешеләр бу мәсьәләләр буенча ничег­рәк уйласалар, болар да шулайрак фикер йөрттеләр. Беркем дә беркайчан да ирекле булачак түгел, — менә бу фикердә алар икесе дә бергә кушыл­дылар. Ә тау французларның өйләрен җимереп, тормышларын өзеп, әйбәт кенә яшәп килә торган кешеләрне кы­рып, өмет һәм хыялларны туздырып, киләчәк шатлыкларны, бәхет турында уйлануларны хәрап итеп, әнкәләрнең, кызларның, хатыннарның йөрәкләренә хәсрәт һәм өметсезлек салып һаман гөрселди дә гөрселди.

— Тормыш шулай инде, — дип авыр гына сулап куйды Соваж.

Мориссо көлемсерәп:

— Үлем шулай иңде дип әйтсәң дөресрәк булыр,'—дип дусына аркылы төште.

Нәкъ шул вакытта артта якынаеп килүче аяк тавышларын ишетеп, алар икесе дә, куркудан котлары очарлык булып калтыранып кундылар. Күтәре­леп карасалар, үзләренең артларында басып торган озын буйлы, сакаллы һәм баштан-аяк коралланган дүрт солдатны күрделәр. Солдатлар өсләренә килешсез озын киемнәр кигәннәр, башларында яссы фуражкалары басып тора, ә үзләре Мориссо белән Соважга мылтык төзәп, катып калганнар иде.

Балыкчыларның кулларыннан кар­маклары төште һәм шунда ук суга да агып китте. Берничә минут эчендә аларны тотып бәйләп алдылар, эткәли- төрткәли» көймәгә кертеп жибәрделәр һәм атауга китереп төшерделәр. Мон­нан берничә сәгатьләр элек кенә аларга бөтенләй ташлап чыккан йорт төсле булып күренгән йортның артында аларны егермеләп немец, солдаты каршы алды.

Авызына бик зур форфор трубка капкан һәм урындык өстенә атланып утырган ниндидер бер гигант буйлы йонлач кеше алардан саф француз те­лендә:

— Я, әфәнделәр, балык тотып бул­дымы соң?—дип сорап куйды.

Солдат «кирәк булыр әле, калмасын» дип алып килгән балык корзинасын офицерның аяк очына китереп куйды. Пруссак көлеп җибәрде:

— Хе, хе, хе... Күрәм, сезнең эшләр шәп кенә барган икән. Ләкин мәсьәлә анда түгел. Мин сөйләгәнне тыңлап торыгыз һәм бер дә тынычсызланма­гыз. Минемчә, сез минем нәрсә эшләгәнлегемне күзәтү өчен җибәрелгән ике шпион булырга тиешсез. Мин сезне явып куям һәм атып үтерәм. Сез үзе­гезне тоттырмас өчен генә балык тот­кан булып кыландыгыз. Сез хәзер инде минем кулыма төштегез — мин инде әлбәттә сезнең башыгыздан сыйпап тора алмыйм. Шуның өчен дә сугыш ул. Әгәр сез аванпостлар аркылы үткән икәнсез, димәк, кире әйләнеп кайту өчен сезгә, аларның парольләре дә билгеледер инде. Сез миңа шул пароль­не әйтсәгез, мин сезне коткарырмын.

Үлек төсле булып агарынган ике дус, калтыранган хәлдә катып калды­лар һәм бер сүз дә әйтә алмадылар.

— Моны беркем дә һәм беркайчан да белмәячәк, сез өегезгә тыныч кына кайтып китәчәксез. Сезнең белән бергә ул сер дә югалып калачак. Әгәр ка­рышасыз икән, ул чагында сезгә — үлем һәм шушы минутта ук. Сайлагыз.

Ике дус, иреннәрен дә хәрәкәтлән­дерә алмыйча, катып тора бирделәр.

Пруссак, элеккечә тынычлык саклап һәм бармагы белән су ягына таба төр­теп күрсәтеп, тагын сүзгә кереште:

— Күз алдыгызга китерегез, тагын биш минуттан сез шул суның төбендә ятачаксыз. Тагын биш» минуттан. Сез­нең, әлбәттә, туганнарыгыз, ата-аналарыгыз, балә-чагаларыгыз бардыр инде.

Тау һичбер өзлексез гөрселди бирде.

Ике балыкчы икесе дә, шәм төсле сузылып, тавышсыз-тынсыз гына ба­сып тордылар. Немец үз телендә фәр­ман бирде. Моннан соң пленныйлардан мөмкин чаклы ераграк булу теләге белән булса кирәк, урындыгын икенче урынга күчереп утырды һәм унике ке­ше, кулларына мылтыкларын» тотып, аның каршысына килеп тезелделәр.

Офицер балыкчыларга карап:

— Уйлау өчен сезгә тагын бер ми­нут вакыт бирәм, артык бер секундта бирмим,—|Дип әйтеп, салды.

Моннан соң ул урыныннан торды да, французларның янынарак килде һәм Мориссонның беләгеннән тотып алып, аны бер читкәрәк алып китте, әкрен генә сорады:

— Я, тиз әйт, пароль ничек? Сезнең иптәшегез бу турыда берни дә белмә­ячәк. Мин сезне болай, гафу иткән төсле булып күренермен.

Мориссо һаман бер сүз дә дәшмәде.

Шуннан соң пруссак, Соважны бер читкәрәк алып китеп, аңа да шул ук сүзләрне әйтеп карады. Соваж шулай ук ләм-мим бер сүз әйтмәде.

Аларны тагын икесен бергә бастырып куйдылар.

Офицер команда бирде. Солдатлар мылтыкларын күтәрделәр. Нәкъ шул вакытта Мориссоның күзләре чабаклар һәм ташбашлар белән тулган корзинага барып төште, — корзина аннан бер­ничә адым гына читтә, үлән арасында ята иде. Кояшның нурлары әле тыпыр­даудан да туктамаган балыкларның көмештәй тәңкәләре өстендә ап-ак бу­лып уйныйлар иде. Мориссо кинәт йомшап калды. Никадәр көч куеп тые­лырга тырышса да, булдыра алмады, аның күзләре яшь белән тулдылар.

— Бәхил бул, Соваж,— диде ул.

— Бәхил бул, Мориссо,— дип җавап кайтарды тегесе.

Алар бер-берсенең кулларын кысыш­тылар Һәм берни белән дә җиңеп бул­мый торган тетрәү аларны баштан-аяк күмеп китте.

— Пли!—дип команда бирде офи­цер.

Унике мылтык, уникесе дә берьюлы, нәкъ бер мылтык төсле, яңгырадылар.

Соваж, көлтәдәй гөрселдәп, йөзе белән җиргә капланып төште. Озын буйлы Мориссо элек берничә тапкыр чайкалды, бөгелгәләде, аннары иптә­шенең өстенә аркылы авып төште. Аның йөзе күккә караган көйгә якты­рып калды һәм мундирының пуля белән тишелгән җиреннән кайнар кан чишмәсе бәреп чыкты.

Немец яңа фәрман бирде.

Солдатлар таралдылар һәм кулла­рына баулар, зур таш кисәкләре тотып шунда ук тагын килеп җиттеләр. Таш­ларны үлекләрнең аякларына бәйләде­ләр һәм аларны су ярына таба алып килделәр.

Инде хәзер куе төтен белән бөтен­ләй чорналып алынган тау әле һаман гөрселди иде...

Ике солдат, берсе Мориссоның башыннан, икенчесе аякларыннан тотып, аның таш бәйләнгән гәүдәсен күтәреп алдылар, икенчеләре нәкъ шулай итеп Соважны тоттылар. Әнә шулай итеп» берничә минутлар нык кына җилпеп торганнан Соң, аларның икесен дә, бер-бер артлы, еркка, су уртасына атып бәрделәр.

Су өстендә түгәрәк дулкынчыклар күренделәр һәм, бәйләнгән ташлары аякта булу сәбәпле, ике дус, басып чумган төсле, бер-бер артлы, су асты­на киптеләр. Су өсте алкалар белән тулды, күбекләнде, тирбәлеп торды, аннан соң, ярга вак-вак дулкынчыкла­рын бәрә-бәрә, тынычланды.

Ә бераздан су өстенә кан таплары килеп чыктылар.

— Инде хәзер алар үзләре балык­ларга азык булырлар, — дип, ярым кы­сылган тавыш белән, элеккечә тыныч итеп әйтеп куйды офицер.

Аннан соң ул өенә таба атлый баш­лады. Ләкин шунда үлән арасында ят­кан балык корзинасын күреп алып, ел­майды һәм солдатларның берсенә кыч­кырды:

— Вильһельм!

Ак алъяпкыч япкан солдат аның янына йөгереп килеп җитте. Пруссак атылган дусларның балыкларын сол­датка ташлап:

— Менә бу хәшәрәтләрне шул ты­пырдап торган көйләренә бик тиз генә миңа куырып бир әле. Бу бик тәмле аш булачак,—дип боерык бирде. Ә үзе яңадан трубкасын тартырга тотынды.