Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАШИЗМ ТАБАНЫ АСТЫНДАГЫ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯНЕҢ ЯЗМЫШЫ

Т. РОКОТОВ

Испания фашистларының берсе Астая фашизмның интеллигенциягә карашын кыска һәм ачык итеп әйтеп би­рә алды. Испаниянең атаклы язучысы Унамуно Саламанка университетында речь сөйләгән чагында фашизмның ерт­кычлыгына каршы протест белдергәч, генерал Астрая: «Үлем интеллигенция­гә!» дип кычкырып, язучыны бик ту­пас рәвештә бүлдерде. Испаниянең атаклы халык җырчысы Гарсия Лорка Испаниядәге фашистик террорның бе­ренче корбаны булды — фашист баш- күтәрүчеләр аны һичбер сәбәпсез атты­лар. Гитлерчылар немец халкының күп кенә яхшы язучыларын (Мюзамны, Толлерны, Осецкины һәм башкаларны) хәpaп иттеләр, — алар бу язучыларның бер өлешен турыдан-туры үтерделәр, икенче бер өлешен өзлексез эзәрлекли торгач үз-үзләрен үтерүгә чаклы ките­реп җиткерделәр.

Ирландиянең танылган язучысы Джим Фелан: «Кешелек тарихында һичкайчан да күрелмәгән күренеш җәелә: Евро­пада һөҗүм итеп килә торган фашизм интеллигентларны, кыргый хайваннарны куган төсле, бер илдән икенчесенә куа» дип яза.

Германиядән, Испаниядән, Италия­дән, Австриядән, Чехословакиядән, Франциядән, Даниядән, Норвегиядән һәм фашистлар басып кергән яки алар үзләренә буйсындырган башка дәүләт­ләрдән Европа интеллигенциясенең унар меңләп иң яхшы вәкилләре кач­тылар. Ә качып котыла алмаганяарның күбесе фашизм табаны астында мәсхә­рәләнеп, изелеп яшәүгә караганда үлү­не артыграк итеп таптылар.

Голландиягә немец гаскәрләре басып кергәч, немец язучысы Ирмгард Койн белән Голландиянең талантлы тән­кыйтьчесе Манно Тен Браак үз-үзләрен үтерделәр. Парижга оккупация ясалган көнне Франциянең атаклы хирургы Тьерри де Мартель үз-үзен үтерде. Кө­рән төстәге варварлар табаны астына калу куркынычы тугач үз-үзләрен үтерү юлына баскан интеллигенция вәкиллә­рен дистэләп-дистәләп күрсәтергә бу­ла.

Интеллигентларның күбесе качып котыла алды. Америка матбугаты бу турыда ирония белән болай дип язып үтте: «Америка Кушма Штатлары Гитлерга рәхмәт әйтсен, чөнки Гитлер булмаса, кешелек дөньясының шундый иң күренекле акыл ияләре һәм талант­лары үзендә шулай күп туплануны Америка кайчан күрә алган булыр иде». Хәзео Америка Кушма Штатла­рында көнбатыш әдәбияты һәм. сәнгате­нең иң күренекле вәкилләре яшиләр. Аларның әсәрләрен культуралы бөтен кешелек дөньясы белә һәм хөрмәт итә. Бу кешеләр арасында Томас  Генрих Манннар, Лион Фейхтвангер Стефан-Цвейг, Бертольд Брехт, Бодо Узе, Эмиль Людвиг, Морис Метерлинк, Жюль Ромен һам башка бик күпләр бар.

Америкага язучылар белән бер рәт­тән художниклар, артистлар, кино эшчеләре, адвокатлар да күчеп килделәр. Бер сүз белә» әйткәндә, монда интеллигенциянең төрле вәкилләре тупланды. Гиглер Германиясеннән болай качу, төрле зур авырлыклар һәм куркыныч­лар белән бәйле булуга карамастан, һа­ман да өзелгәне юк. Бер җәмагать эшлеклеләре генә түгел, бәлки политик тормыштан бик ерак булган, бөтен дөньяга билгеле булган галимнәр дә Германиядән качалар. Мәсәлән, Базель да чыга торган «Националь центунг» газетасы Киль университетының про­фессоры, Нобель премиясе лауреаты Отто Майергоф белән Пруссия фәннәр академиясе члены Рихард фон Мизесның Германиядән качып Америка Куш­ма Штатларына килүләрен күптән түгел генә хәбәр итте.

«Нью-Йорк геральд трибюн» Вена­ның социологы Зигфрид Крауска Нью-Сити колледжда социология кафедра­сы бирелүен яза.

«Нью-Йорк тайме» Европаның атак­лы дирижерларыннан Тосканини, Отто Клемперер, Бруно Вальтер, Фриц Штидри һәм башка күп кенә кешеләрнең Америка Кушма Штатларында зур уңыш казануларын белдерә.

Швейцария матбугаты Берлиндәге «Кайзер Вильгельм институты»ның профессоры биохимик Ңарл Нейбергның Нью-Йорк университетында кафедра башлыгы итеп сайлануын белдерә. Норвегиянең атаклы хатын-кыз язучысы, Нобель премиясе лауреаты Зигфрид Унсет Америка Кушма Штатларында иҗат эше алып бара.

Хәзерге заман каннибаллары табаны астына эләккән язучылар, художник­лар, адвокатлар һәм гомумән барлык намуслы интеллигентлар гаять аяныч һәм фаҗигале язмыш кичерәләр. Ин­теллигенцияне әзерләүдә фашистлар бер нәрсәдән дә тартынмыйлар. Дания­да алар атаклы язучы Мартин Андерсен Нексене төрмәгә явып куйдылар. Франциядә алар Ромэн Ролланны өендә ябылуда тоталар, аеруча саклык йөзен­нән аның өендә солдат каравылы һәр 4 көн саен алмаштырылып торыла. Интеллигенциянең ул кадәр үк күренекле булмаган вәкилләре белән гитлерчы юлбасарлар тартынып, артык мәшәкать­ләнеп тормыйлар; алар белән эшне тиз өзәләр. Финляндиядә гитлерчылар атаклы хатын-кыз язучы Эльва Синерваны кулга алдырдылар, бу язучының барлык «гаебе» шул — ул «Советлар Союзы белән дуслык һәм тынычлык оешмасы» правлениесе члены булып торган. Нор­вегиядә халык университеты директоры Гальвард Ланге, озак вакытлар буенча Норвегия язучылары союзы председателе булып килгән язучы Ар­нульф Эверланд, артистлардан Юстер, Кристенсон, Лексберг кулга алынды­лар. «Тнбэнс тени» газетасының редак­торы Алаф Томмесейн белән шушы газетаның сотрудникларыннан 30 лап журналист ябылуда яталар. Лондонда чыга торган көндәлек норвег газетасы гитлерчыларның Норвегиянең күренек­ле журналистларыннан Офтебаль белән Лундны үлем җәзасына хөкем итүләрен белдерә.

Фашистлар басып кергән славян ил­ләрендә гитлерчылар терроры аеруча дәһшәтле төс алды. Чех интеллиген­циясенең 90 мең вәкилен гестапо концентрацион лагерьларга ташлады.

Гитлерның Чехиядәге наместникла­рыннан берсе Франк: «Килешмәүчән бу катлауга без үзебезнең счетыбызны тап­шырырбыз, һәм бер көнне бу катлау юк ителер» диде.

Борынгы Прага университеты ябыл­ды. Чехиянең югары уку йортлары гына түгел, бәлки халык мәктүпләренең дә зур күпчелеге ябылды. Халык укытучыларыннан 82.000 кеше авыл хуҗа­лыгы хезмәтенә куылды. Гитлерчылар учреждениеләрдәге барлык эшләрдән чехларны куалар һәм алар урынына не­мецларны куялар. Чех культурасын, чех телен эзәрлекләгән гитлерчылар чех ин­теллигенциясен кешелек дөньясы куль­турасы тормышыннан бөтенләй аерыр­га тырышалар. Германия протекторы­ның Чехияда чыга торган немец газе­тасында бастырган карары бу яктан бик күренекле документ булып тора. Германия протекторы бу приказында протекторатта инглиз һәм француз азу­чыларының әсәрләрен, һәм оригинал һәм тәрҗемә ителгән килеш тә, сатуны тыя.

Польшада интеллигенциянең язмы­шы тагын да куркынычрак. Анда барлык поляк югары уку йортлары ябыл­ган. Варшава университеты бинасында гестапо штабы урнашкан. Краков уни­верситетының 170 профессоры һәм доценты ике елдан артык концентрацион лагерьларда ябылуда яталар. Ябылуда­гы галимнәрнең бер өлеше, газаплау­ларга һәм мәсхәрәләүләргә түзә алмый һәлак булды.

Гитлерчылар, поляк интеллигенция­сен террор белән куркытырга теләп, үзләренең газеталарында үлем җәзала­ры турында рәсми белдерүләр урнаштыралар. 24 апрельдә «Дейтчер беобахтер» газетасы поляк художнигы Юзеф Козакның милли поляк җырын җырла­ганы өчен атылуын белдерде. Фашистлар Краковта Мицкевич памятнигын ваттылар, Шопен әсәрләрен үтәүне тый­дылар, поляк телендә нинди дә булса әдәбият бастыруны бөтенләй туктатты­лар.

Америка Кушма Штатларында чыга торган «Америка эко» газетасы «Польшаның Германия тарафыннан оккупацияләнгән территориясендә 1939 елның сентябреннән башлап бер генә фәнни китап та, бер генә дәреслек тә, бер ге­нә повесть та, бер генә шигырь җыен­тыгы да чыкканы юк» дип яза.

Дөньяда яшәүнең барлык чараларын­нан мәхрүм ителгән поляк интеллигентлары теләсә нинди хезмәткә тотынырга мәҗбүрләр. Хәзер Польшаның кайбер кафеларында барлык хезмәтләрне дә артистлар алып баралар. Бөтен дөньяга танылган поляк җырчылары урамнарда җырлап сәдака җыеп йөриләр.

Погромчыларның Варшавада басыла торган «Варшауэр цейтунг» дигән газетасы национал-социалистларның поляк интеллигенциясенә мөнәсәбәтен тү­бәндәгечә билгеләп үтте. Ул болан дип язды: «Поляклар — славян халыклары вәкилләре. Билгеле, алар яхшы мөнәсәбәткә лаеклы түгелләр. Без үзебезне шушы хайваннар белән бер дәрәҗәгә куя алмыйбыз. Поляклар тупас, аңгыра һәм тома надан кешеләр алар».

Бөтенләе белән Берлин кәефенә ка­рап кына тора торган вассальлек илләрендә лә интеллигенциянең хәле моңардан яхшы түгел. Болгариядә мәк­тәпләрнең күбесе ябылган, аларда герман солдатлары торалар. Словакиядә ана телендә укытырга рөхсәт ителми, анда словак мәктәпләре урынына немец мәктәпләре ачылган. «Яна тәртип»кә каршы протест белдергән бик күп укы­тучылар ябылуда яталар.

Гитлер оккупация ясаган илләрдә генә түгел, бәлки аның вассалы булган дәүләтләрдә дә культураның, интелли­генциянең бик аяныч хәлдә булуын хәтта фашистларның рәсми матбугаты да яшереп кала алмый. «Пестер ллойд» газетасы: «Болгариядә театрлар кризис кичерәләр. София шәһәрендәге театрга халык бик аз йөри» дип яза.

«Пестер ллойд» газетасының чынбар­лыкны тулы чагылдырудан бик ерак булган өзек-өзек хәбәрләрендә дә вассаль хәлендәге Венгриядә сәнгать белән әдәбиятның бик өметсез булуы турында әйтелә. «Пестер ллойд» газе­тасының рецензентларыннан берсе: «Театр сезоны зур өметләр тудырган иде, ләкин бу өметләр бушка китте. 17 театрның күбесе ябылды инде һәм аларның күбесе шулай ябык килеш калырлар да» дип яза.

Газетаның икенче номерында без тү­бәндәгеләрне укыйбыз: «Венгр художниклары һәм скульпторлары кабер эчен­дәге кебек караңгылыкта яшиләр. Алар бөтен гомерләренә дучар ителгән хәер­челек һәм бөлгенлек коточкыч куркы­ныч» ди газета.

Фашистик палачларның кемгә бу­лышуларын Румыниянең һичбер талан­ты, хәтта аз гына сәләте дә булмаган Михаил Бабитц дигән кәгазь пычрату­чысы белән булган хәл ачык күрсәтә. Италия хөкүмәте «Италия кул астын­дагы җирләрдән читтә итальян идеоло­гиясен яхшы һәм тырышып таратканы өчен» бу Михаил Бабитц дигән бәндә­гә 50.000 лира премия бирде.

Румын журналы «Универсул литерар» Румыниядә художество һәм фән әдәбияты буенча китап бастыру бөтен­ләй тукталуын икърар итәргә мәҗбүр булды.

Фашистик палачлар изүе астында ин­теллигенция коточкыч авыр газаплар кичерә, ләкин бу газаплар, мәсхәрәләү­ләр интеллигенциянең иң яхшы, иң кү­ренекле вәкилләренең ихтыярын җиме­рә алмадылар, һәм җимерә алмыйлар, алар үз илләренең милли азатлыгы өчен, намусы өчен, азатлык өчен көрәшне дәвам иттерәләр. Гитлер­чылар басып алган барлык илләрдә, гитлерчылар үзләренең вассальларына әйләндергән барлык дәүләтләрдә интел­лигенция канга баткан оккупантларга каршы көрәштә халыкның иң яхшы уллары һәм кызлары белән бер сафта көрәшә.

Укучы яшьләр аеруча актив эш, итә­ләр. Парижда, Голландиянең Лейден һәм Дельфт исемле шәһәрләрендә ок­купантларга каршы студентлар бик зур демонстрацияләр үткәрделәр. Подполье­да антифашистик радиостанция оеш­тырган студент Ян Смудекның исеме бөтен Чехиягә яңгырап үтте.

Норвегия интеллигенциясе гитлерчы­ларга һәм аларның лакейлары — квислингчыларга каршы актив көрәшә, Нор­вегиядәге врачлар, адвокатлар, инже­нерлар һәм укытучылар союзлары җитәкчелегенә Квислинг кешеләре куел­гач интеллигенциянең гаять зур күпче­леге бу союзларны ташлап чыкты. Норвегия артистлары гитлерчы агентлар оештырган кичәләргә катнашмыйча күп тапкырлар забастовкалар үткәрделәр.

Норвегиядә, Голландиядә, Бельгия­дә, ә славян илләре турында инде сөй­ләп тә торасы юк, интеллигентларның бик күпләре партизан отрядлары саф­ларында, кулларына корал алып оккупантларга каршы көрәшәләр.

«Интернациональная литература» журналы редакциясенә килгән хатларның берсендә Бельгиянең яшь бер язу­чысы хәзер үз тормышының төп бурычы — фашизмга каршы көрәш бу­луын яза. Ул болан ди: «Мин үз илем халкы азатлыкка чыгачак һәм үз иле хуҗасына әвереләчәк көннең тиздән тууына ышанам. Шул чакта мин тагын кешелек дөньясының интеллектуаль тормышына катнашу мөмкинлегенә ия булырмын» ди.

Бу көн җитәр. Кызыл Армиянең, Бри­тания империясенең кораллы көчләре­нең куәтле удары астында, гитлерчы Германия тылындагы коллыктан күтә­релгән халыкларның куәтле удары* ас­тында фашистларның канлы дик­татурасы* тар-мар ителер.