Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДОШМАНГА КАРШЫ

 

Ашыгыч

Поезд китте

Кызыл вагоннар таккан зур эшелон төнге 12 дә кузгалып китте. Без озата килүче якыннарыбыз, дус-ишләребез белән саубуллаштык та, вагоннарга ке­реп урнаштык.

— Сау бул, Казан!

— Сау булыгыз, дуслар!

— Кайтканда да безне шулай ямьле итеп каршылагыз! — дип кычкырасы килә.

Вагон безне төн буе салмак кына тирбәтеп барды, ә без аның тирбәтүе­нә рәхәтләнеп йокладык та йокладык.

Иртәгесен мин ашыгып тышка күз салдым. Безнең поезд гаҗәп матур урман эченнән алга чаба. «Туган ил турындагы җыр»ның йөрәккә якын моңы үзеннән-үзе күңелгә килә.

Куе урманны очсыз-кырыйсыз киң кырлар алыштыра. Ишелеп уңган иген­не урып-җыю өчен колхозчылар кырга чыкканнар. Алар безнең эшелонны күр­гәч, эшләреннән туктап, кулларын, яу­лыкларын, кепкаларын селкеп безне сәламләп калалар. Без дә аларга җавап кайтарабыз. Станцияләрдәге кечкенә балаларга кадәр безне сәламләп оза­тып калалар.

— Җиңеп кайтыгыз, абыйлар, — ди­ләр алар. Әнә шул куе урманнарга, киң басуларга дошманның канлы аягын бастырмас өчен, әнә шул кечкенә бала­ларның киләчәкләре өчен, илнең ты­нычлыгын саклар өчен дошманга кар­шы сугышка китүең белән горурлана­сың. Илнең ышанычын тулысы белән аклыйсы килә, йөрәк алгы җиңүләргә ашкынып тибә.

Исәнме» башкала!

Кичкә каршы поезд безне башкалага китереп җиткерде. Вокзалдан, тирә-яктан ашыгып узучы эшлекле кешеләр­нең йөзләреннән мин сугыш эзләрен эзлим. Юк, берни юк, башкала һәм аның кешеләре элеккегечә үзләрен ты­ныч тота беләләр. Ләкин бу гамьсезлек түгел, дошманга каршы торырлык һәм аны җиңәрлек чараларның оештыры­луын төшенүдән килә торган эшлек­ле тынычлык бу. Әнә яшь кызлар, яшь егетләр противогазлар такканнар, әнә вокзал каршындагы биек-биек йортлар­ның түбәләрендә, дошман «ябалакла­рының» күзләренә чалынмаслык итеп, күзәтү башня лары ясалган. Москваның үткен күзләре егетләрне әнә шундый биек урыннарда зәңгәр күкне күзәтә­ләр һәм дошман турыңда нәкъ үз вакытында төп-төгәл итеп хәбәр бирә.

Без аерым кешеләрдән, сорашабыз:

— Төнлә бик борчымыйлармы?

— Килгәлиләр дә, бик тиз чәнчелеп төшәләр, — дистәр алар.

Безнең, күкләрне үткен күзле егет­ләр өзлексез күзәтәләр. Күгебезгә килгән дошманны көчле зениткалар һәм куәтле истребительләр «бүләкләп» кар­шылыйлар.

Әйе, башкала элеккечә хезмәт энту­зиазмы белән тулып яши һәм шул ук вакытта ул дошманга каршы корыч колонналар да хәзерли.

Чит кешеләр...

«А» станциясендә безнең эшелон шактый гына вакыт туктап торды. Без монда бик тәмле итеп пешерелгән җы­лы аш ашап алдык. Безнең эшелон янында гына берничә вагон тора. Ни өчендер алар янына бик күп кызылар­меецлар җыелган. Мин дә шунда ба­рып чыгам. Вагоннарда әллә нинди чит киемнәр кигән кешеләр утыралар. Аларның саргылт чәчле, зәңгәр күзлесе безнең кызылармеецка көлемсерәп ни­дер сөйли. Теге кызылармеец аның сүзләрен безгә тәрҗемә итеп бара:

— Мин Майн янындагы Франкфурт шәһәреннән, — ди пленныйларның бер­се — шофер булып эшли идем, ә хә­зер үзегез күрәсез...

— Сез нигә безгә каршы сугыша­сыз? — диләр кызылармеецлар.

Немец солдаты үзләрен ирексезләп сугышка куулары турында сөйли:

— Безгә пленга төшмәскә кушты­лар. Әгәр руслар кулына эләксәгез, барыбер үтерәләр, диләр иде. Ә монда безне яхшы каршыладылар, — ди ул.

Безнең сугышчылар аларны папирос белән сыйлыйлар.

Менә эшелон кузгалырга җыена. Без таралабыз. Франкфурт шәһәреннән куылып китерелгән шофер — немец Фриц вагон ишегеннән кул изәп, безгә «Гитлерны юк итегез!» — дип, хәерле юл теләп кала.

Якынлашабыз

ПоезД гаҗәп зур тизлек белән алга ашыга. Без инде фронт полосасына кердек. Тимер юл буендагы бомба казылмалары бу тирәләрдә төнге пи­ратларның булгалап китүләрен ачык күрсәтәр.                                                                 

«Б» шәһәре янына килеп җиткәндә,  көндезге 12 ләр иде. Без кайда урнашырга тиеш булсак, нәкъ шунда ур­наштык. Бомбадан саклану өчен окоп­лар казыдык. Күп тә үтмәде, шәһәр ягыннан тревога биреп сирена тавышы ишетелде. Без окопларга таралдык. Барыбыз да һаваны күзәтергә тотын­дык. Күктә тилегән кадәр генә бер­нәрсә әйләнә. Аның тирәсендә, ак ма­мыктай сибелеп, зенитка снарядлары шартлый. Дошман, көчле утка чыдый алмый, сыза, безнең тиз йөрешле истре­бительләр аны куа чыгалар.

Без 100 километрдан да артыграк походка җыендык. Мондый озын юл йөрергә өйрәнмәгән кешеләргә бу баш­та бик авыр тоелды. Ләкин без аны уңышлы үтәп чыктык. Бу поход безгә зур сынау булып төште. Юлда без маскировканы яхшы сакладык. Дошман «ябалаклары» әллә нихәтле эзләнсәләр дә, безне күрә алмадылар. Без тыныч килеш «Ж» шәһәренә килеп җиттек.

Юкәләр чәчәк атканда

Безнең лагерь зур урман куенына урнашкан. Без, яшь сугышчылар, шун­да хәрби техниканы өйрәнәбез. Без ту­ган илебезне ерткыч дошманнардан сакларга дип килдек. Бу изге бурыч. Бу бурычны намус белән үтәү өчен без бердәм күтәрелдек.

Райхлин, озын буйлы, киң җилкәле, сары тутлы рус егете Одинцов, киң җилкәле, тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле татар кызылармеецы Хәсәнев, озын буйлы поляк Лацинский —без барыбыз да бер ата баласыдай тырышып-тырышып винтовка өйрәнәбез. Бу кешеләр әле күптән түгел генә хезмәт фрон­тында ярыша-ярыша эшлиләр иде. Кем­нәр генә юк монда! Әнә тарих укыту­чысы, әнә математик, әнә отбой чүке­чен калдырып бирегә килгән шахтер, менә инженер, артист, тракторист, шо­фер һ. б. һ. б.

Бүген без барыбыз да бер профессия кешеләренә әйләндек. Безнең алга бер генә төп бурыч куелган: хәрби техни­каны «отлично»га үзләштерү, дошман белән йөзгә-йөз килгәндә, Кызыл Ар­миянең нинди сәләтле булуын аңар «төшендерү», бер сүз белән әйткәндә, фашистларның арт сабагын укыту. Без барыбыз да шул теләк белән янабыз. Сугышчан листоклар аша сугышчылар бер-берсен ярышка чакыралар. Көчле ашкыну, сизгерлек һәм уяулык — менә бу сыйфатлар безнең сугышчыларга тулып торалар.

Без — өч иптәш стена газетасын язып тәмамлаганда, сәгать төнге ике иде. Без палаталарга юнәлдек. Кай­дадыр, якында гына, төнге тынлык­ны бозып, мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер тавыш килгән якка таба йөгерделәр. Мылтык тавышының серен без иртә белән белдек. Капитан, строй алдында, кызылармеец Кәримевкә рәх­мәт белдерде. Яшь сугышчы Кәримев беренче тапкыр постка баскан көнне үк бернигә билгесез кешене тотып ал­ган. Кәримев әле күптән түгел генә гади колхозчы иде!

Сызылып кояш чыкканда, юкә чә­чәкләренең хуш исе тирә-юньгә тарал­ган чагыңда, күл тирәсенә җыелган аккошлар кебек, без тезелешеп заряд­кага чыгабыз. Төрле' хәрәкәтләр яса­гач, мускуллар рәхәтләнеп китә, үпкә­гә саф һава тула. Аннан иртәнге аш, аштан соң занятиеләр башлана.

Көннәр бик тиз үтәләр. Без инде хәрби техниканы нык кына үзләштер­гән сугышчылар булып киләбез.

Әле һаман өйрәнәбез. Безгә дошман­ны җиңәрлек булып, утны-суны ки­чәрлек булып өйрәнеп җитәргә кирәк.

26 август, 1941 ел.