Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ

В.Г. БЕЛИНСКИЙ

 

Бер сәгатьтән соң, курьер тройкасы­на утырып, Кисловодскидан кайтып килгәндә, юлда, Печорин үзенең үлгән атын күрә: атның ияре салдырып алын­ган, аркасында ике козгын утыра... Печорин авыр гына сулап куя һәм читкә борыла...

Һәм хәзер, биредә, шушы күңелсез кре­постьта, үткәндәгеләрне күңелемнән үткәреп, мин еш кына үземнән сорыйм: мине тын рәхәтлекләр һәм җан тынычлыгы көтә торган, язмыш тарафыннан ачылган бу юлга ни өчен басарга теләмәдем... Юк, мин ул тормыш белән килешеп тора алмаган булыр идем. Мин юлбасарлар бригы2 палубасында туып үскән матрос шикелле: аның йөрәге давыл һәм сугышларга өйрәнгән, ул ярга чыгарылды исә, күләгәле урман аны ничек кенә чакы­рып тормасын, тыныч кояш аны ничек кенә яктыртмасын, — ул кайгыра һәм тынычсызла­ма; ул көн озын яр буендагы комда йөри, бердәй тавыш белән шаулап, өерелеп килгән дулкыннарга кодак сала һәм: томанлы гори­зонтка текәлеп карын: анда, зәңгәр упкын­нарны соры болытлардан аерып торган ак сызык өстендә, башта диңгез акчарлагы ке­бек кенә булып, ләкин акрын-акрын дулкын күбекләреннән аерылып һәм тигез йөреш белән буш пристаньга якынлаша торган, са­гынып көткән җилкән күренеп китмәсме дип уйлый ул...

Печоринның журналы, поэзия белән чиксез тулган һәм бу кешенең бөтен тирәнлеген, көчен ачып сала торган менә шундый лирик чыгыш белән тә­мам була. Бәла тарихында да, Максим Максимыч белән очрашканда да, Таманьда булган үз приключениесе ту­рында сөйләде дә безнең кызыксынуыбызны шул кадәр көчле дулкын­ландырган бу яшерен шәхес хәзер ту­лаем бөтен сыны белән безнең кар­шыбызда тора. Аның, йөрәгенең бар-

Бриг—ике мачталы кечрәк диңгез көймәсе. 

лык нечкәлекләре, аның тормышын­дагы барлык вакыйгалар белән без аның үзе аркылы; таныштык, моннан соң ул үзе дә, үзе турында яңа нәрсә өстәп әйтә алмас- инде. Ләкин «Княжия Мери»не укып чыккач та, без аның белән аерылышмыйбыз әле, без аның белән тагын бер мәртәбә үзе күргән бер вакыйганы сөйләгәндә очрашабыз. Без бу хикәянең эчтәлеген тулы итеп сөйләргә, аңардан күп итеп өзекләр китерергә дә җыенмыйбыз. Бер вакытны бер төркем офицерлар арасында көнчыгыш фатализмы турында бәхәс куба, һәм Вулич дигән яшь офицер алдан билгеләнгән язмыш, тәкъдир хакында бәхәсләшеп, стенада эленеп торган пистолетлар арасыннан беренче туры килгәнен кулына алып, дары тутыра да, маңгаена терәп, чакманы баса — ләкин пистолет атылмый, осеч­ка була! Пистолет чыннан да корыл­ганмы икән дип белергә телиләр һәм фуражкага төзәп атып карыйлар — төтен таралгач, фуражка янына барса­лар, ул тишелгән була. Пистолеттан атудан элек үк Печорин Вуличның йө­зендә һәм тавышында гаҗәп һәм серле бер билге сизә дә, бу кешенең озакла­мыйча үлүенә ирексездән ышана һәм бу турыда аның үзенә дә әйтә. Чын­нан да, офицерлар яныннан чытып киткәч, станица урамында бер исерек казак Вуличны үтерә... Яшәсен фата­лизм!..

Без шушы берничә юл белән сөйләп биргән вакыйга романда шактый зур урып ала — автор иң вак нәрсәләргә кадәр бик матур итеп сөйләп бирә, хи­кәяне укыр өчен кызыклы итеп алып бара. Бигрәк тә геройның характеры яхшы тасвирланган — сез аны җанлы килеш күз алдыгызга китерәсез һәм Печоринга ошавына шатланасыз. Печо­рин монда шулай ук катнашучыларның берсе, ул хәтта, хикәянең, героена караганда да алгырак планда тора ши­келле. Романның барышында Печоринның катнашу сыйфаты да, шулай ук, акылдан язган казакны тоткан чактагы зәһәр, фаталик кыюлыгы да, аның характеры турындагы мәгълүматларга яңадан бернәрсә дә өстәмиләр икән, шулай да. алар безгә мәгълүм булган нәрсәләрне тулыландыралар һәм шуның белән бергә, бер кешенең биографиясе булган бу романның караңгы һәм җанны әрнетә торган тәэсире бердәм­леген тагын да көчәйтәләр. Бу көчәй­түләр аеруча аның хикәясенең төп идеясенә бәйләнгән, ә ул төп идея — фатализм, ягъни алдан билгеләнгән язмышка ышану; бу нәрсә кеше зиһе­ненең иң тирән ялгышуы, ул кешене әхлакый азатлыктан мәхрүм итә, сукыр бер очрактан зарурлык китереп чыгар­та. Бу хорафәт — нәрсәгә ышанырга, нәрсәгә таянырга белмәгән һәм үзенең ярсуына поэзия бирүче һәм үз-үзе ал­дында үзен аклаучы, иң караңгы ышануларга аерата бер ашкыну белән барып ябышучы Печоринның үз поло­жениесеннән туа.

Нинди кеше соң бу Печорин? — Монда без автор тарафыннан Печорин журналына язылган сүзбашына мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз.

Хәзер мин, үзем бер кайчан да белмәгән кешенең йөрәк серләрен халыкка ирештерергә мине мәҗбүр иткән сәбәпләрне беркадәр аңлатып бирергә тиешмен. Мин аның дусты булган булсам, тагын бер хәл иде: чын дус­ның, астыртын оятсызлыгы һәркемгә аңлашы­ла; ләкин мин аны гомеремдә тик бер тапкыр олы юл өстендә генә күрдем; шулай булгач, мин аңа, шәхси дуслык астына яшеренеп, аның өстенә шелтәләр, киңәшләр, мыскыл.лау- лар һәм кызганулар яудыру өчен, аңа тик үлем яки сөйгән әйбернең бэхетсезлеген генә генә көтә торган дошманлык саклый алмыйм.

Бу ачы чыгышның софистик бер ял­ган булуына карамастан, аңардагы шушы зәһәрлек аңарда гаделлек чат­кысы барлыгын сөйли. Чыннан да дуслык та, мәхәббәт кебек үк, матур чәчәкле, хуш исле, ләкин чәнечкеле инәле бер роза бит ул. һәрбер инди­видуальность тумышы буенча икенче бер индивидуальностька дошман һәм үзенчә аны җиңәргә тырышкан кебек хәрәкәт итә; чыннан да бит ике субъект бер-берсе белән очрашкач, бер-берсенә йогынты ясап шомаралар, үзгәрәләр, берсе икенчесеннән үзенә җитмәгән, нәрсәне ала тора. Шуннан инде дуслыкта бер-береңне күзәтеп тору, дустыңның башы өстенә, шелтә­ләр, мыскыллар һәм үкенү яңгыры яудыру дәрте туа. Мин-минлек тә мон­да үз ролен уйный, ләкин әгәр дә дус­лык балалык бәйләнешенә яисә нинди булса тышкы бер бәйләнешкә генә нигезләнмәгән булса, — чын бәйләнеш, кешенең эчке хисе, монда һәрвакыт үз рольләрен уйныйлар. Автор дуслыкта бары тик чәнечкеле инәләр генә күрә һәм аның ялгышуы карашының, хата булуында түгел, ә бер генә яклы бу­луында. Ул рухның шундый бер халә­тен кичерә булса кирәк, мондый чакта безнең рухыбыз үзе бер үк әйбердә барлык каршылыкларны акыллы килеш­терүнең бөек процессына җиткәнчегә кадәр, безнең аңыбыздагы һәрбер фикер үзенең моментларына бүлгәләнә бара. Гомумән, автор үзен Печоринга бөтенләй чит кеше итеп күрсәтергә тырышса да, ул аңа симпатия белән карый һәм аларның әйберләргә караш­ларында гаҗәеп дәдәҗәдә ошашлык бар.

«Сүзбашыннан» китерелгән түбәндәге юллар безнең бу фикеребезне тулы- сынча раслыйлар:

Бәлки кайбер укучылар минем Печорин характеры турындагы фикеремне белергә те­ләрләр. Минем җавабым — бу китапның исеме. — «Усал ирония бит бу!» диләр алар.

— Белмим.

Шулай итеп, романның төп фикере — «Безнең заман герое». Чыннан да, мәсьәләне болан куйганнан соң бөтен роман ачы ирониягә әйләнүе бар, чөнки укучыларның кубрәк өлеше: «Шәп икән соң бу герой!» дип кычкырулары ихтимал. Сорарга1 рөхсәт итегез: Аның кай җире начар?

— Ник аңарга начар карашта сез?

Болай мәллә алың сәбәбе:

Бер туктамый хөкем итәбез без,

Тикшерәбез һәммә нәрсәне.

Кайнар җанның саксызлыгы кайчак

Көлке тудыра, яки ташлый хурлап

Үзен сөйгән юк-бар кешеләрне.

Бик еш кына төрле сүзләрне

Эшкә саныйбыз без шатланып.

Үзен чикләп, акыл киңлек сөя;

Эре халык эре җүләрлектә;

Җиңел, усал була ахмаклык;

 Уртачыллык кына күпләргә

Гаҗәп түгел, җиңел йөкләргә. 

Сез, аның иманы юк дип, аңа каршы чыгачаксыз. Бик әйбәт! Ләкин бу нәр­сә, хәерчене синең алтының юк дип гаепләү белән бер ич: ул алтынның булуын бик теләр иде дә, алтын гына анык кулына төшми. Аннары Печорин үзенең ямансызлыгына шатланамыни? Ул аның белән горурланамыни? Ул шул нәрсә аркасында газап чикмәдемени? Ул хәзергә әле килер сәгате җитмәгән шушы иманны алыр өчен гомерен һәм бәхетен бирергә әзер түгелмени?.. Сез аны эгоист дисезме? Ләкин ул үз-үзенә шул нәрсә өчен җирәнеп карамыймыни? Әллә аның йө­рәге саф һәм хирыссыз мәхәббәт телә­миме? Юк, бу эгоизм түгел: эгоизм газапланмый, үз-үзен гаепләми, ул үз-үзеннән канәгать, үз-үзенә шат. Эгоизм газаплануның нәрсә икәнен белми: бары мәхәббәт кенә газаплана, бу аның гына язмышы. Печоринның җаны таш­лы туфрак түгел, ул ялкынлы тормыштан кипкән туфрак: аның газапланулары йомшарсын өчен аны рәхмәт яңгыры чылатсын, — һәм ул саф мәхәббәтнең матур, купшы чәчәкләрен бирер иде... Бөтен кеше үзен сөймәгәнгә күрә Печоринның күңеле әрни, сагышлана. Кемнәр соң бу «бөтенесе»? — болар үзләреннән өстен торганга гына Печоринны күрә алмаучы буш, вак кешеләр. Ә аның үзендә ялган оялуны басарга теләве, хәзер генә үзенә пуля җибәр­гән һәм оятсызларча аңардан пулясез пистолет шартлатуны көткән Грушницкийны, әгәр дә яла ягуын икърар итсә, аны гафу итәргә теләгән Печоринның кимсетелгән мин-минлеге, аның свет намусының тавышы турында нәрсә диярсез? Ә аның буш далада, үлгән аты янында үксеп -үксеп елаулары? — Юк, болар эгоизм түгел! Ләкин, — дип әйтерсез сез, — аның салкын исәпләре, бичара кызны сөймичә, бары тик аңар­дан көләр өчен генә, үзенең эшсез вакытын нәрсә белән булса да тутырыр өчен  аны системалы рәвештә ал­даулары нәрсә?

Бу күзләр һәм, шулай ук Печорин белән Максим Максимыч очрашкандагы күрешү сәхнәсе бозыклык дип хисаплана икән, аның һич тә тантана итә торган бозыклык булмавы һәм бу кадәр каты җәза алыр өчен тумыштан яхшы булырга тиешлеге белән сез дә килешерсез. Әхлакый рухның тантана итүе явыз натураларга караганда, яхшы натуралар өстендә көчлерәк яңгырый.

Шулай да бу роман, ирония дип ка­бул ителергә мөмкинлеге булган хәлдә дә, һич тә ачы ирония түгел; бу роман шундый романнарның берсе, кайда,

Аларда бит гасыр чагылган,

Шактый дөрес итеп язылган 

Безнең заманнарның кешесе, 

Аның хыялларга күп талучы, 

Үзен-үзе чиксез яратучы,

 Әдәпсез һәм каткан күңеле,

Һәм шулай ук аның ачулы,

Бушка кайнап торган акылы.

«Евгений Онеги н»нын җиденче бү­леген тикшергәндә, яки, яхшырак итеп әйткәндә аны, сүккәндә әхлаклар турында яза торган бер «әдип»: «Шәп икән безнең заман кешесе!» дип кычкырып куйды! Без монда сүз уңаеннан шуны әйтеп үтәргә кирәк саныйбыз: заманы­ның һәрбер кешесе үзе нинди генә начар булса да. үз гасыры вәкиле мәгъ­нәсендә алганда, начар була алмый, начар гасырлар юк һәм бер гасыр да икенчесеннән начар яки яхшы түгел, чөнки һәрбер гасыр кешелек дөньясының яки җәмгыятьнең үсешендә зару­рын момент булып тора.

Пушкин үзенең Онегины турында үз-үзеннән болай дип сораган:

Куркынычлы, моңсу тинтәк — ул кем?

 Кем соң бу фәрештә, бу мәгърур җен.

Җәһәннәм я җәннәт көчеме?

Башка кеше күчергечеме,

Көчсез күләгәме, ул яисә

Мәскәүлеме Гарольд киемендә.

Башкаларның тинтәклекләренә 

Аңлатмамы бары югыйсә,

Сүзлекме я мондый сүзләргә...

Пародия микән ул әллә?

һәм ул шул соравы белән табыш­макны хәл иткән һәм кирәкле сүзне тапкан. Онегин ошату түгел, ә чагылу. Ләкин» шушы чагы­лу шагыйрьнең фантазиясендә ясалган чагылу түгел, бәлки шул заман җәмгыятендә туган чагылу һәм шагыйрь шул заманны поэтик романы герое аркылы гәүдәләндерә. Европа белән якы­наю безнең җәмгыятебездә үзенчәлек­ле чагылып үтәргә тиеш иде. — Пуш­кин бөек художникка хас булган даһи инстинкт белән шушы чагылуны Оне­гин аркылы күрсәтә белде. Ләкин Оне­гин безнең өчен булып үткән нәрсә инде, һәм ул үткән нәрсә яңадан кайт­маячак. Әгәр дә Онегин безнең заман­да килеп чыкса, сез, шагыйрь белая бергә,

Ул шул укмы, сабырланганмы әллә?

Салынамы һаман җүләргә?

Ул кем булып кайткан, әйтсәгез лә?

Һәм кем булып күренер хәзергә?

 Мелъмот, космополит, патриотмы?

 Квакер, ханҗа, я Гаролбд булыпмы?

Башка төрле төскә керепме?

һәйбәт егет булып йөрерме
Безнең кебек күпләр шикелле?

дип сорарга бик хаклы булыр идегез.

Лермонтовның Печорины барлык мондый сорауларга иң яхшы җавап ул. Печорин безнең заман Онегины, безнең заман герое. Алар арасындгы ошамаучылык Онега белән Печора елгалары арасындагы аралыктан күп өлеш кимрәк. Кайбер вакытларда чын шагыйрьнең үзенең героена бирә торган исеме үзе үк, гәрчә, бәлки, шагыйрь үзе аның алай икәнлеген күрмәсә дә, акыллы зарурлык була...

Художестволы итеп эшләнгәнлеге ягыннан алганда Онегинны Печорин белән чагыштырырга һич тә мөмкин түгел. Ләкин Онегин художестволы эшләнеше ягыннан Печориннан никадәр югары булса, идея ягыннан Печорин Онегиннан шул кадәре үк өстен тора. Хәер, бу өстенлек Лермонтовныкы түгел, бәлки безнең заманның өстенлеге. Онегин кем соң ул? Поэма алдындагы французча эпиграф бу шәхескә иң ях­шы характеристика һәм иң яхшы аңлат­ма була ала: «Petri de vanite il avait encore plus de cette esp^ce dborgueil qui fait avouer avec la meme indifference les Bonnes com me les mauvaises actions, suite dun sentiment de supSririte pent, etre imaginaire» l. Без Онегиндагы бу өстенлек хыялый бернәрсә генә түгел дип уйлыйбыз, чөнки Онегин «башка кешеләрнең хисләренә ихтирамлы бул­ган» һәм «йөрәгендә һәм горурлык та, һәм туры намуслык та» булган кеше. Романда ул тәрбия һәм свет тормышы харап иткән, бар нәрсәдән дә туйган, дәрте сүрелгән һәм Сөтен гомере буе

Модалы һәм борынгы залларда Бер тигез эче пошып йөргән кеше булып гәүдәләнә.

Печорин андый кеше түгел. Бу кеше үзенең газаплануын» салкын кан белән апатии бер хәлдә генә кичерми. Ул тор­мышны эзли, ярсый-ярсый аның артын­нан куа; үзенең ялгышулары өчен үзен бик ачы гаепли. Аңарда бер өзлексез яшерен сораулар яңгырый, алар аны бор­чыйлар, газаплыйлар, һәм ул реф­лексиядә аларның хәл ителүен эзли; үз йөрәгенең һәрбер хәрәкәте артыннан күзәтеп тора, үзенең һәрбер фикерен тикшереп бара. Ул күзәтүләре өчен үзен иң кызыклы предметка әйләндер­гән һәм, үзенең тәүбәләрендә мөмкин кадәр чын күңелле булырга тырышын, үзенең чынлыкта булган җитешсезлекләрен ачыктан-ачык икърар итен кенә калмый, алар өстенә тагын һич тә бул­маган нәрсәләр уйлап чыгарып өсти яки үзенең иң табигый хәрәкәтләрен ялгыш аңлата. Пушкин характеристика ясаган шул заман кешесендә Онегин тулысынча гәүдәләнгән кебек, Лермон­товның түбәндәге шигырендә дә Печо­рин бөтенләе белән гәүдәләнә.

Мәхәббәткә һәм нәфрәткә

Сер корбан да Бирмичә без яшибез.

Ул тойгы бездә — Бик очраклы.

 Ут кайнаса безнең канда,

Яшерен суык хөкем сөрә рухыбызда.

«Безнең заман герое» — шагыйрь үзе­нең поэтик эшчәнлеген аның белән шундый бөек җанлылык һәм энергияле рәвештә яңадан башлан җибәргән һәм без дүрт юлын күчереп үткән шушы шигыре кебек үк, безнең заман турындагы хәсрәтле уйлану ул...

Ләкин форма ягыннан алганда Печоринның тасвирлануы бик үк художестволы түгел. Тик моның сәбәбе авторның таланты җитеп бетмәүдән кил­ми, бәлки, без инде җиңелчә генә ки­ная дә ясап үткәнебезчә, автор сурәтли торган характерның үзенә шундый якын торуыннан, авторның аңардан аерылырга һәм аны объективлаштырырга кче җитмәүдән килә. Без үзебезнең сүзлә­ребездә берәү дә Лермонтов әфәнденең романын аның автобиографиясе итеп күрсәтергә теләү күрә алмас дип ыша­набыз. Берәр шәхесне субъектив сурәтләү ул автобиография булмый.

1 Мактанчык булудан тыш ул үзенчә горур да иде. Бу горурлык яхшы һәм начар эшләрне Сер үк дәрәҗәдә күрә торган горурлык булып, ул бәлки һич алай булмаган хәлендә дә, кешенең үзен башкалардан өстен торам дип унлата торган ялган  аркылы килә иде. лер Карл Моорда үзенен кеше идеалын гәүдәләндерсә дә, үзе юл­басар булмаган. Онегин белән Ленскийга Жан-Поль Рихтерның бер туган Вулы һәм Вальтларына, ягъни аларга шагыйрьнең үз табигате таркалуына караган кебек карарга, шагыйрь үзенең эч­тәге асылының икелеген* шушы ике кешедә гәүдәләндергән дип карарга мөм­кин дип Фарнгаген

Печоринның билгесезлегенең һәм шу­шы характерны сурәтләгәндә шундый еш очрый торган каршылыкларның сә­бәбе менә шунда.* Алган характерны дөрес сурәтләр өчен, аңардан бөтенләй аерылырга, аңардан югары күтәрелергә, аңарга ниндидер тәмам булган бернәр­сәгә караган кебек карарга кирәк. Лә­кин кабатлап әйтәбез, Печоринны иҗат итүдә бу нәрсә күренми. Печорин ро­манның башында безнең каршыбызга килеп чыккан чагындагы кебек үк, сер­ле һәм йөзе ачылмаган шәхес килеш бездән китеп тә бара. Шуңа күрә дә, роман үзе, тойгы уяту ягыннан искиткеч бердәм булганы хәлендә, фикер бердәмлеге ягыннан гаҗәпләндерми һәм безгә художество әсәрен укып чык­каннан соң укучының фантазиясендә ихтыярсыз туа торган һәм укучының таңга калган карашы ихтыярсыз чума торган перспективаны бирми. Бу ро­манда иҗат үз-үзенә гаҗәеп дәрә­җәдә бикләнгән, ләкин бу бикләнгәнлек әсәргә поэтик идеянең бердәм­леге аркылы бирелә торган бөек, художестволы бикләнгәнлек түгел, ә укучы­ның җанына шундый тирәннән тәэсир итә торган поэтик хис бердәмлеге бикләнгәнлек. Аңарда Гетенең «Вергер»дагы кебек ниндидер ачылып җитмәгән, әйтеп бетерелмәгән диярлек бернәрсә бар һәм шуңа күрә ул тудырган тәэссоратта ниндидер авырлык сизелә... Ләкин бу җитешсезлек шул ук вакытта Лермонтов әфәнде романы­ның яхшы ягы да булып тора: хәзерге заманның, поэтик әсәрләрдә кузгатыла торган, барлык иҗтимагый мәсьәләләр шундый булалар: алар газаплану аһ-зары, ләкин газапны җиңеләйтә торган аһ-зар булалар...

Бөтен романны идеяләр түгел, ә шушы ук тәэссоратлар бердәмлеге бергә бәйләп тота. «Онегин» да барлык ки­сәкләр аерым-аерым бүленгәннәр, чөнки Пушкин үзе романы өчен сайлап алган рамкада үзенең, барлык идеясен салып бетергән, һәм шуңа күрә аңарда бер ки­сәкне дә үзгәртергә дә, алмаштырырга да мөмкин түгел. «Безнең заман герое», романның, исеменнән һәм геройның бердәмлегеннән гыйбарәт булган бер зур рама эченә салынган берничә рамадан тора. Бу романның, кисәкләре эчке за­рурлык буенча урнаштырылганнар; лә­кин ул кисәкләр шул бер үк кешенең тормышындагы аерым очраклар гына булганга күрә, икенче кисәкләр белән алыштырыла алырлар иде, чөнки кре­постьта Бәла белән булган яки Тамань­да булып үткән вакыйгалар урынына, гәрчә шул бер үк герой белән булса да, башка урыннарда һәм бүтән кешеләр белән шундый ук вакыйгалар булуы мөмкин ич. Ләкин шуңа карамастан, авторның төп фикере аларга бердәмлек бирә, һәм аларның тәэссоратларының уртаклыгы таңга калдыра, «Бәла», «Максим Максимыч» һәм «Тамань»нарның, һәрберсен аерым-аерым алганда, гаять дәрәҗәдә художестволы әсәрләр икәнлеге турында инде сөйләп тә тора­сы юк. Бәла, Азамат, Казбич, Максим Максимыч, Таманьдагы кыз — болар барсы да нинди типик, нинди искиткеч художестволы шәхесләр! Нинди поэ­тик тафсыкллык, барсында да нинди поэтик колорит!

Шулай да, художество ягыннан шун­дый кимчелеге булганы хәлендә дә, бөтен повесть поэзия белән сугарылган, ул бөек кызыксыну белән тулгап. Аның һәрбер сүзе шундый зур әһәмиятле, па­радокслары үзләре шундый сабак булырлык. һәрбер положениесе шундый кы­зыклы, алар шундый җанлы сурәтлән­гәннәр! Повестьның теле — я яшен бу­лып ялтырый, я кылыч сугуы булып яңгырый, я хәтфә өстенә сибелгән энҗе кебек җемелди! Повестьның төп идеясе уйлый һәм хис итә торган һәрбер ке­шенең йөрәгенә шундый якын, андый кеше үзенең положениесе повестьта бул­ган положениеләргә никадәрле генә капма-каршылыклы булса да, повестьта үэ йөрәген ачыктан-ачык күрәчәк.

Печоринның журналына язган «Сүз башы»нда автор, сүз арасында гына, болай дип әйтеп үтә:

Мин бу китапта Печоринның тик Кавказда торган вакытына караган нәрсәләрне генә керттем. Минем кулымда тагын бер калын дәфтәр калды, анда ул үзенең бетен тор­мышын яза. Кайчан да булса ансы да халык хөкеменә чыгар әле; ләкин мич хәзер бу җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм.