Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ЯЛГЫЗ ТҮГЕЛ


Ватан сугышының башлануына дүрт ай тулып узды». Гитлер һәм аның юлбасар шайкасы, кистән белән эш итә торган олы юл разбойниклары шикел­ле, искәртмәстән безгә каршы сугыш башлауга дүрт ай тулды. Европаның күп илләрен таптап узуы белән масай­ган, бандитлык уңышы башым әйләндергән Гитлерның көчле сугыш маши­насына Советлар Союзының халкы дүрт айдан бирле бер үзе диярлек каршы тора. Башыннан аягына кадәр корал­ланган, миллионнар белән санала тор­ган мондый зур армиянең, ун меңнәрчә танк, самолетларның һәм башка шун­дый кеше үтерү машиналарының берва­кытта да болан берьюлы күтәрелеп чыгып, бер ил өстенә ташланганы юк иде. Советлар Союзы бу гигант сугыш­ның иң алдынгы сызыгына килеп басты һәм безнең илне яньчеп узарга җыенган бу котырынган үлем машина­сын бер тирәдә таптанырга мәҗбүр ит­те. Германия фашизмы», немец солдат­ларының тау-тау булып өелгән мәетлә­ре аша атлап, яраланган ерткыч кебек ярсып, яңадан-яңа һөҗүмгә ташлана, актык көчен? салып булса да явыз ния­тен эшкә ашырмакчы, Советлар илен канга батырмакчы була.

Сугыш авыр, дошман көчле, бу су­гыш зур корбаннар сорый. Ләкин дошманның Һөҗүме көчәйгән саен Кызыл Армиянең һәм Советлар иле союздаш­ларының фашист армиясенә каршы то­ру сәләте арта бара, Совет халкының чит илләрдә дуслары, фикердәшләре, аңа Гитлер армиясен җимерергә булышучылары көннән-көн күбәя бара.

Иптәш Сталин 3 нче июльдә сөйлә­гән речендә: «Бу азатлык сугышында без ялгыз булмабыз. Бу бөек сугышта Европа һәм Америка халыклары, шул исәптән гитлерчы идарәчеләр тарафын­нан кол ителгән Германия халкы да, безнең турылыклы союзникларыбыз булыр. Ватаныбызның азатлыгы өчен булган безнең сугышбыз Европа һәм Америка халыкларының үзләренең бәйсезлеге өчен, демократик ирекләр өчен бара торган көрәше белән бергә кушы­лыр. Бу — Гитлерның фашистик армия­ләренең кол итүләренә һәм кол итү куркынычына каршы азатлык ягында торучы халыкларның бердәм фронты булыр» дигән иде.

Советлар Союзы белән Англия хөкү­мәте арасындагы мөнәсәбәт, СССР белән Америка Кушма Штатлары арасын­дагы экономик килешү, Черчилль һәм Франклин Рузвельтның Гитлер Герма­ниясенә каршы фашизм җимерелгәнгә чаклы бергәләп көрәшү турында иптәш Сталинга җибәргән хосусый хатлары, Советлар хөкүмәтенең Польша һәм Че­хословакия белән дуслык мөнәсәбәтләре — болар барсы да зур дәүләтләрнең һәм халыкларның Гитлерга каршы бер­дәм фронтына нигез булып салынды­лар. Шуның белән бергә- бу договорлар Гитлерның демократик илләрне һәм го­мумән фашизмга каршы торучы бөтен халыкларны берсен икенчесеннән ае­рып, аерым-аерым юк итәргә дип чама­лаган планын да юкка чыгардылар.

Бик күп еллардан бирле тынычлык саклап килгән Советлар Союзына фашистлар чирүенең бандитларча басып керүе азатлык сөюче барлык халыклар­да көчле протест һәм нәфрәт тудырды. Шул ук вакытта Германия фашиз­мының, «җиңелми торган» армияләре­нең Советлар Союзы кырларында ме­ңәрләп кырыла башлавы фашизм тара­фыннан оккупацияләнгән илләрнең ха­лыкларына Германия фашизмың җиңәргә мөмкин һәм аны җимерергә ки­рәк икәнлеген, аңа каршы ничек көрә­шергә. үз ватаныңны фашизм һөҗүменнән ничек сакларга кирәклеген күр­сәтте һәм аларны көрәшкә рухландырды.

Бөтен җир шарының күпчелек халкы, ун миллионнарча хезмәт ияләрен берләштерә торган йөзләрчә оешмалар, шөһрәте бөтен дөньяга таралган зур галимнәр, язучылар, белгечләр, политик эшлеклеләр һәм гади эшчеләр, солдатлар, крестьяннар, хатын-кызлар — Со­ветлар Союзының бу бөек көрәшен чын күңелдән тәбрик итеп, аңа һәрьяклап булышалар. Алар Кызыл Армиянең ныклыгына һәм аның оста сугышуына сокланалар. Чит ил халыкларыннан бик күпләр Кызыл Армия сугышчыларына үзләренең якыннары һәм ышанычлы те­рәкләре итеп мөрәҗәгать итәләр, бөтен дөнья хезмәт ияләренең азатлыгын сак­лап калу өчен көрәшүе белән тәбрик итәләр.

Немец антифашист язучы Эгон Эрвин Кишның ялкынлы мөрәҗәгатендә культуралы кешелек дөньясының Кы­зыл Армия көрәшенә нинди зур өмет баглавы һәм бу көрәшне үз көрәше итеп каравы аеруча тулы гәүдәләнә:

«Кызылармеец! Фашизм коллыгы ас­тында булган халыклар гына түгел, бәлки биш континентның барлык хез­мәт ияләре дә синең җиңүеңне, синең һөҗүмеңнең уңышлы булуын телиләр... Җиң син, совет сугышчысы. Миллион­нар, бөтен дөньяның йөз миллионнарча кешеләре синең турыңда уйлыйлар. Аларның язмышы синең кулыңда, кы­зылармеец, шулай ук синең үз вата­ныңның язмышы да, башка һәммә ватаннарның язмышы да синең кулыңда».

Фашизм чирүен җиңү өчен көрәш, ул бөтен прогрессив кешелек җәмгыятенең тыныч тормышы, культурасы һәм киләчәге өчен дә көрәш.

Чили политик эшлеклесе Нуньес бо­лай ди:

«Рус фронты ул бер үк вакытта Аме­рика халыкларының азатлык өчен көрәш фронты да».

«Фашист дуңгызы совет бакчасына барып тыгылды. Без моны фашизм без­нең үзебезгә басып кергән кебек ител хис итәбез.  

Советлар Союзы бөтен җир шары халыклары тынычлыгының терә­ге. Европаның бөтен алдынгы кешеләре, дошманны тар-мар итү өчен, кулларына корал алалар» (Аргентина газетасы «Критика»).

Испания халкының фашистларга кар­шы мәшһүр сугышында актив катнаш­кан Америка язучысы Эрнст Хэмингуэй болан ди:

«Советлар Союзының халкы үзенең бу көрәше белән фашизмга каршы то­ручы бөтен халыкларны фашизм һө­җүменнән саклый. Мин Советлар Сою­зыңа бу героик көрәше өчен кайнар сәламемне җибәрәм».

Фашизм тырнагына эләккән җирләр­дә Советлар Союзыңа теләктәшлек күрсәтүчеләрне каты җәзаларга дучар итә­ләр. Ләкин Белоруссия һәм Украина кырларында немец солдатлары күбрәк кырылган саен. Румыния, Болгария. Греция. Чехословакия һәм башка ил­ләргә яралы фашист солдатларын төягән эшелоннар күбрәк кайткан саен бу илләрнең халыклары арасында СССРга һәм аның Кызыл Армиясенә мәхәб­бәт һәм теләктәшлек көчәя бара.

Болгар студентлары Советлар Сою­зына җибәргән хатларында болай дип язалар:

«Кадерле иптәшләр! Фашизмны тә­мам җиңгәнгә чаклы без сезнең белән. Без җиңәргә тиешбез, чөнки безнең эшебез хак эш».

Бер болгар эшчесе фашизм тоткын­лыгына тап булган илләрдәге барлык хезмәт ияләренең теләкләрен аеруча ачык итеп һәм чын күңелдән әйтеп бирә:

«Шул хәшәрәт варварларның актык кешесенә хәтле кырып бетерегез. Социализм иленә һөҗүм итүчеләрнең барсын да аяусыз рәвештә кырыгыз. Болгария­нең эшчеләре, интеллигенциясе һәм крестьяннары Советлар Союзы яклы».

Чехословак язучысы полковник Лаң. гер совет язучыларына болай дип яза: «Безнең урта һәм башлангыч мәктәпләребезне фашист солдатлары өчен барак иттеләр. Безнең мактанычыбыз булган югары уку йортлавыбыз ябыл­ды. Китапханәләребез таланды, лабораторияләребезнең бөтен нәрсәсен талап бетерделәр.