Логотип Казан Утлары
Хикәя

АФЗАЛ ШАМОВ ХИКӘЯЛӘРЕ

I

Озак, вакытлар тынып торуда, тәр­җемәләр белән мавыгуда һәм редак­торлык эшендә чамадан тыш намуслылык күрсәтеп, аерым кешеләрнең ба­сарга яраксыз әйберләрен басарга ярарлык дәрәҗәгә китереп, аларга аю хезмәте күрсәтүдә байтак кына гаеп­ләүләр ишеткәннән соң, ниһаять, Афзал Шамов соңгы елларда үз иҗаты өстендә дә тырышлык күрсәтеп эшли башлады. Аның быел Татгосиздат тарафыннан бастырылып чыгарыл­ган хикәяләр җыентыгы (Җаваплы редакторы И. Газый) бу тырышлыкның җимешле булганлыгын әйтеп тора. 400 биттән артык бу зур җыентыкка Афзал Шамовның элеккерәк елларда язылып, кайберләре басылган, кайберләре басылмаган хикәяләре һәм соңгы елларда язган яңа әсәрләре — барлыгы тугыз хикәя кергән. Алар: «Туйда», «Днепр буенда». «Бер мәхәббәт ту­рында», «Ана», «Госпитальда», «Шпа­на», «Налог», «Кыз урлау» һәм «Рәүфә» дигән хикаяләр. Дөрес, язучы үзенең хикәяләрен язылу тәртибе белән урнаштырмаган, шулай да хикәяләрне укыганнан соң Афзал Шамовның, ху­дожник буларак, елдан ел үсә, күтәрелә барганлыгын күрәсең. Шуның белән бергә Афзал Шамов үзенең иске әй­берләренә дә тәнкыйть күзе белән карап, аларның билгеле бер художес­тво һәм иҗтимагый кыйммәте булган­нарын гына санлап алырга тырышкан. 

II

Афзал Шамовның төп мотивлары — гражданнар сугышы, анда күрсәтелгән героизм мотивлары. Шуның белән бер­гә, Афзал Шамовка авыл мотивлары да бик якын. Ул аларның икесен дә яхшы белә, икесен дә йөрәк белән якын итә. Ул мотивлар аның художниклык фантазиясен аз гына да көч­ләмиләр, киресенчә, алар анда үз булып эриләр һәм яңа бер дөнья, төзек, түгә­рәкләнгән, күтәрелгән һәм фантастик— кояш тарафыннан яктыртылган икен­че бер дөнья булып яңадан тереләләр.

Героизм мотивларын эченә алган хикәяләрдән: «Днепр буенда». «Бер мәхәббәт тарында», «Госпитальдә» хи­кәяләрен күрсәтергә мөмкин. Бүген, бөек Ватан сугышы барган бер чорда, туган илнең һәрбер адымы өчен канлы бәрелеш барган бер вакытта бу хикәя­ләр гаять дәрәҗәдә бүгенге, гаять дәрәҗәдә актуаль булып яңгырыйлар.

Менә матур Днепр буе. Күктә якты һәм аеруча рәхимле кояш — Украина кояшы яна. Җирдә хуш исле игеннәр, яфраклар, үләннәр исе аңкый. Җирдә, купшы кызлар күлмәге төсле булып, көнбагыш басуы тирбәлә һәм арбага үгез җиккән юлчылар әллә нидә бер тын гына узгалап торалар. Ә кичләрен шат күңелле Украина егетләренең шаулашып җырлаган тавышлары ише­телә:

... ти сказала у субботу шде мати на работу...

Менә шушы идиллиялы тынлыкны җимереп, крестьяннарны куркуга салып, үзе артыннан вәхшилек һәм үлем ияртеп, киң Украина далаларында Махно йөри. Ул крестьяннарның актык икмәкләрен талый, көтүләрен куып алып китә, кызларын мәсхәрәли. һәм йөри торгач, бу банда Днепр буендагы бер авылга, авыл якынындагы «яшел түбәле лазарет»ка да килеп чыга. Мо­ңа чаклы ярым эчпошу, фронтны, дәрт­ле атакаларны сагыну һәм кайчан таралачагы билгеле булмаган мәхәббәт томаны эчендә исерү (сестра Рахиль белән Хәлим Салахетдинов) белән ин­теккән авырулар кинәт айныйлар. Яра­ларын да, вак-төяк исәпләрен дә оны­тып, кулларына корал алалар. Начхоз каршы килеп карый, ләкин банданы җир йөзеннән юк итү дәрте белән кабын­ган кызылармеецлар начхозның сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. Начхозның авыру кызылармеецларны кузгатмаска тырышуы, ә тегеләрнең аңа карамыйча кузгалулары, чынлап та. искиткеч ма­тур һәм җанны рәхәтләндерә торган гадилек белән язылган.

«...менә хуҗалык командасы началь­нигы — утыз яшьләр чамасындагы, кечкенә, җинак гәүдәле бер кеше, Са­лаватларны күреп алып, каяндыр йө­гереп чыкты да аларны куарга то­тынды.

— Марш» палаталарыгызга!... чебеш урнына суеп үтерерләр үзегезне!

Салават зур таза гәүдәсе белән аның каршына килеп басты.

— Туктагыз, кумагыз. Алдыйлар тү­гел монда. Винтовкалар бармы?

— Юк.

— Бар бит. Барлыгын беләбез.

— Санитарларга ул.

— Ничек инде ул, санитарларга бар, ә безгә юк?!

— Яралыларга юк.

Салават ашыкмый гына, дусларча гына аның беләгеннән тотып алды.

— Кара әле, начхоз иптәш, бәхәс­ләшмичә генә.—диде ул аңа, — хә­зер андый вакыт түгел.»

Һәм алар — озын халатлар кигән тынгысыз кешеләр — штыксыз мыл­тыклар тотып, дошман өстенә ташла­налар. Аптыраган начхоз нәрсә әйтер­гә дә белми кала. Әнә шунда, янәшә торып, дошманга каршы көрәшкәндә, Хәлим Салахетдинов үзенең моңа чак­лы чишә алмый йөргән» йөрәк серләрен сестрага чишү өчен уңайлы вакыт, җы­лы сүзләр таба. Көрәш» мәхәббәткә, ә мәхәббәт көрәшкә булыша. Ә берничә көннән соң Хәлим тәмам тазарып, яшел түбәле йорттан һәм ягымлы сестрадан аерылып китә. Сестра Рахиль аны кырга чаклы озата бара һәм үзенең әйтелми калган сүзләрен әйтә.

— «Озакламыйча мин үзем дә полк­ка күчерергә сорыйм» ди ул.

Димәк, юл тагын да бергә юл— көрәш юлы, мәхәббәт һәм хаклык юлы булып дәвам итәчәк.

Шаян Днепрны, аның буенда булып узган тарихи батырлыкларны художе­ство чаралары аша терелтә алган бу хикәяне укыганнан соң. дошманнарны тәшвишкә сала торган итеп,

— Днепр безнеке һәм ул безнеке булып калыр да!—дип кычкырасы килә. Хикәя укучыны кузгата. Анда су­рәтләнгән кешеләргә, аларның яшәүлә­рен, көрәшләренә ышанасың һәм ул көрәштән ниндидер бер чаткы күзгә күренмичә генә сиңа да чәчерәп керә. Димәк, хикәядә чагылган героизм коры мотив булып кына калмаган, худо­жество чытлыгы дәрәҗәсенә күтәрел­гән дигән сүз.

«Бер мәхәббәт турында» — шул ук гражданнар сугышы мотивларын эченә ала, шул ук Украина далалары һәм хәтта геройларның яшәү мөнәсәбәтлә­реннән килеп туган атмосфера да бе­ренче хикәядәге атмосфераны бик нык искә төшерә. Тик вакыйгаларда, аларның бәйләнешләрендә һәм чишелешлә­рендә генә үзгәреш бар. Монда инде кавалерия эскадронында хезмәт итүче кызылармеец-кавалерист Гәрәй Нурул­лин дигән бер егет белән, аклар ягын­да калай бер шәһәрдән качып килеп эскадрон артыннан куып җиткән һәм берникадәр вакыт эскадронда чуалганнан соң, начальствода билгесез шик тудырганлыгы өчен, бригада штабына озатылган һәм соңыннан медсестра бу­лып Гәрәй Нуруллин белән тагын очырашкан бер кыз — Рабига Салихова дигән татар кызы арасында героизм мотивлары белән мәхәббәт мотивлары бергә үрелеп бара.

Шик юк, Афзал Шамов оста язучы. Ул вакыйгаларне кызыклы итеп төзә һәм укучыны ахырга чаклы үзенә «бәйләп тота» белә. «Бер мәхәббәт ту­рында» дигән хикәя бу яктай һич тә биткә кызыллык кигерерлек түгел. Аны укый башлыйсың һәм ахырына җитмичә ташламыйсың. Шулай ук мотивлар­ның берничә хикәядә һаман бер булуы да зарарлы әйбер түгел. Бер мотивны бөтен иҗат гомере буенча җырлаган язучылар — шагыйрьләр булалар. Лә­кин инде бер хикәядә җырланган эчке настроениене, геройларның үзарара мө­нәсәбәтләреннән табигый рәвештә агып чыккан шигъриятне, тел белән әйтеп, бармак белән төртеп күрсәтеп булмый торган, ләкин художество әсәренең иң нечкә җаны булган эчке аһәңне икенче хикәядә дә арттырмыйча, киметмичә кабатлауны бер дә гафу итеп булмый. Дөресен әйтергә кирәк, Афзал Шамов үзенең бу икенче хикәясендә беренче хикәядәге эчке аһәңне кабатлый. Шуңа күрә, рәттән тора торган бу ике зур хикәяне укып чыкканнан соң, ул ике хикәя өчен бер генә тапкыр рәхәтләнә­сең. Дөрес, бер хикәядән алган рәхәт­лекне икенче хикәя тагын да ныгырак тутыра, үстерә, ләкин икенче хикәя үз-үзенә аерым җан рәхәтлеге китерә алмый.

Афзал Шамовка әйтеп китәсе бүтән үпкәләребез дә бар әле безнең, моны без сүз уңае белән генә әйтеп китәбез һәм. безнең фикеребезчә, бусы безне иң борчый торганы. Бәлки шуныкыдыр, без аны эчебездә тота алмыйча хәзер үк әйтергә ашыктык. Мотивларыңны кире кайтарып алар турында яз, бер мәртәбә шаулап узган урамнан тагын шаулап уз, бер иснәп ташлаган чәчәкне алып тагын иснә — художество әсәре боларны сыйдыра. Ләкин яңача кичереп, яңа аһәң табып, якача кабатларга кирәк.

Героизм мотивларына корылган өчен хикәя — «Госпитальдә» хикәясе. Менә бу ичмасам бөтенләй башка ин­де. Югыйсә монда да урын беренче ике хикәядә күп кенә кабатланган урын—лазарет. Шул ук озын халатлы кешеләр. Тик монда инде лазаретта дәваланып ятучы улына бәрән йонын­нан бәйләгән оекбашлар алып килгән карт ана, сәгатьләр буенча ишек тө­бендә көтеп, калтыранып торучы шәф­катьле ана, киселгән аягын анасына күрсәтмәскә тырышып одеял астына яшерә торган Саттаров һәм бер аягы киселгән булганлыктан киелмичә кал­ган сыңар оекбаш бу хикәянең бер җирдә дә кабатланмаган, яңа, бер үк вакытта баш әйләндерә һәм рәхәтлән­дерә торган изге рухын тәшкил итәләр. Менә бу инде чын мәгънәсе белән яши торган, әдәби гомере һәм табигате бул­ган хикәя. Дөрес, аның да әле кайбер вак кимчелекләре булуы бар, кайбер урны турында язучы белән бәхәслә­шергә мөмкин, кайбер ваклыклары миңа охшамыйлар. Ләкин шуңа да карамас­тан, дөресрәге мондый вак бәхәсләргә бөтенләй аркылы» килеп, -хикәя үз яшә­ве белән яши бирә. Чөнки аның үзенен рухы, үзенең тәне бар. Ул туган инде.

III

Җыентыкка кергән хикәяләрдән «Туйда», «Налог», «Кыз урлау», «Рәү­фә» дигән хикәяләр авыл һәм көнкү­реш мотивларын чагылдыралар. Күз ташлап узган беренче хикәяләрдә художество ягыннан тигезлек булмаган төсле, авыл һәм көнкүреш темасына язылган хикәяләрне дә тигез дип әй­теп булмый. Алар арасында кызыклы сюжетка корылган, ләкин алынган си­туацияләре ягыннан укучыны бик үк ышандырып җитми торган «Кыз ур­лау» да, шулай ук авылдагы көнкү­решнең иң вак нечкәлекләренә чаклы белеп язылган һәм гаять зур реалис­тик көче булган «Рәүфә» хикәясе дә үзләренә урын алганнар.

Аларның барсына да тукталмыйча, «Рәүфә» хикәясенә генә бераз тукта­лып үтик. Бу хикәядә язучы авыл ку­лагының комсызлыгын, төрле мәкерле юллар белән үзенең авылдагы властен сакларга маташуын, тупаслыгын, дор­фалыгын, байлык җыю юлында үзенең семья членнарын эксплоатацияләүдән дә качмаганлыгын гаять зур осталык һәм реалистик рәхимсезлек белән фаш итә. Моннан башка тагын язучы үзе­нең бу әсәрендә яңа бер сыйфатын, моңа чаклы күренгәләп-күренгәләп ки­теп тә ул кадәр ачылмаган бер сыйфатын, үзенең оста пейзажчы булуын да күрсәтә. Хикәянең, башлануына игъти­бар итик:

«Язгы ташуның, беренче шарлавыклары басылып кына килә. Кояшка кар­шы сыртың чыгарып кибә башлаган тау башында яшел уҗымнар күренгәли. Алар тауга түбән сузылып яткан бу­разналарга тезелгәннәр дә, язгы кояш­ны каршылап, бик матур, бик матур җемелдиләр. Күз өстенә кулны куеп караган вакытларда, алар язгы җил белән дулкынланган кебек күренәләр. Кем белә, бәлки алар язгы җилдән дулкынланмый да торганнардыр, ә тау­ны юып аккан кар сулары белән генә саубуллашалардыр...

Әнә авыл башына, тимерче алачыгы янына бер төркем халык җыелган. Аларнын кайберләре төзәтергә китерел­гән шинсыз көпчәкләр, ватык сабаннар өстенә утырганнар, ә кайберләре, тула оеклы, чабаталы аякларын» җыйнак кына бөкләп, алачык буена чүмәшкән­нәр,— бик тәмләп, ләззәтен белеп, тәмәке тарталар һәм ашыкмый гына сөйләшәләр. Алар тау башыннан җемел­дәп күренгән уҗымнар туранда, озакламый башланачак сабан чәчүе турында, гомумән ничек иггеп тормыш алып бару турында сөйләшәләр».

Монда эчпошыргыч киеренкелек, та­бигатьнең серле күрнешпәре алдында изерәп калу, абстракт тасвирлау юк, монда авыл табигатен авыл кешесе, җир кешесе, крестьян булып тоя белү, хикәянең эчке аһәңе белән тыгыз бәй­ләнеш, уртаклык һәм авылның үз табигатендәге уйчан дөреслек кенә бар. Әнә шул гөрләвекле язда бит инде Рәүфә Шәмгун кулак малае Сафага кияүгә чыгып, үзенең саф яшьлеген яз­гы гөрләвекләргә агызып җибәрде. Әнә шул якты яз көне бит инде Рәүфә ту­ган-үскән йортын ташлап, Шәмгүн байларга килен булып төште. Тау башын­дагы яшел уҗымнарга карап крестьян­нар гына түгел, Рәүфә дә шатлыклы уйларга күмелә иде бит. Тик Рәүфәнең татлы хыяллары кыска гомерле булып чыктылар. Шәмгуннар өендә ул артык кашык булып исәпләнә. Аны таңнан төнгә чаклы эшләтәләр, шуның өстенә тагын кайнанасы Мәликә өзлексез тир­ги, кипәүен урнына баш очында бер туктаусыз безелдәп тора. Җитмәсә тагын анасының котыртуына ияреп, ире Сафа кыерсыта, кага, кыйный башлый. Рәүфәнең көне-төнгә, эчкәне-канга әйләнә. Ләкин киң холыклы, сабыр Рәүфә бер кешегә дә бер сүз дә әйтми. Бары­сын да эченә йота, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкерми.

«...Рәүфә бер-ике атна эчендә бө­тенләй ябыгып калды. Аны күргән дус-ишләре сорашмый булдыра алмадылар.

— Әбәү, Рәүфә, нәрсә булды сиңа? - диделәр алар бик гаҗәпләнеп. — Адаш­кан каз бәбкәсе кебек булгансың. Бөтен төсең качкан. Авырыйсыңмы әллә? Әллә җен зәхмәте фәлән кагылды ми­кән? Им-том итеп карарга кирәк иде.

Ана карчык та күргәч аптырап калды..

— Әй кызым, кызым! — диде ул, ябык куллары белән аның аркасыннан сөеп. — Әллә бик начар торасызмы? Кияү дә рәнҗетәме әллә?

Рәүфә, аның борчулы йөрәген тагын да борчымас өчен, газаплы төннәр ту­рында бер нәрсә дә әйтмәде. Аны юа­тырга, тынычландырырга теләп, күз яшьләрен чак-чак кына тыеп,

— Юк, әни, болай тату торабыз, рәнҗетми, — диде».

Күрәсез, күздән яшь китерерлек дә­рәҗәдә сабырлык. Язучы үзенең героинясын чын күңленнән сөя, аның әкренләп-әкренләп сула, сүнә баруына эченнән әрни, ул бөтенләе белән Рәүфә ягында, аның хәсрәте белән хәсрәтләнә, аның моңы белән моңая, тик ул, ху­дожник буларак, вакыйгаларга үз агымнары белән агарга юл куя. Кемне булса да тизерәк төртеп егарга, яки кемгә булса да ура кычкырып ярдәм итәргә ашыкмый, художество дөреслеге сорый торган «салкын каплылыкны югалтмый. Художество дөреслеге — логик дөреслек ягында. Ә логик дөреслек — пролетар революция ягында. Язучы үзенең Рәүфәсенә булган мәхәббәтен кулъяулыгы итеп селкемәсә дә, художество дөреслеге ягында торганлыгы өчен асылда Рәүфәне яклаучы булып чыга, аны Шәмгуннар тырнагыннан коткаруга чаклы китереп җиткерә. Бөтен нәрсәне алдан күреп һәм сизенеп эшли торган хәйләкәр Шәмгун кулак бер нәрсәне: пролетар революцияне, аның көчен, аның тимердәй логикасын сизми. Ә революция изелгәннәрне кот­каручы. Революция — Рәүфә ягында. Рәүфә ничек кенә эч серле булмасын.
газаплы серләрен ничек кенә эченә яшермәсен, революция аны, таба. Революция үзенең тимерйий көчле за­коннары белән Рәүфәне Шәмгун ку­лаклар кулыннан тартып ала, коткара, аэа үзенең хокукларын бирә.

«Рәүфә» хикәясе — һәм политик әһә­мияте ягыннан, һәм художество көче ягыннан Афзал Шамов иҗатында (бер анда гына да түгел) якты һәм шатлык­лы бер күренеш булып тора.

А. Шамовның барлык хикәяләрендә дә, бигрәк тә «Рәүфә» хикәясендә, булган тагын бер асыл сыйфат — теленең сафлыгы. Бу инде чынлап та та­тар теле һәм чынлап та татарның әдә­би теле. Ничаклы эчке шигърият, ничаклы» бизәкләр бар анда!

IV

Шулай да язучы белән бәхәсләшәсе урыннар бар әле. Безнең фикеребезчә, барыннан да элек, Афзал Шамов урны-урны белән эчпошыргыч дәрәҗәдә юмартланып китә. Ул укучының авы­зына барсын (да чәйнәп сала. Укучыга уйланырга, үзеннән тутырырга, язучы белән бергә вакыйгаларны «иҗат ите­шергә» урып калдырмый. Бу кимчелек аның хәтта бик яхшы хикәяләрендә дә үзен сиздергәләп куя. Мәсәлән, «Днепр буенда» хикәясенең башында да, ахы­рында да 1әнә шундый «авызга чәйнәп салулар»ны күрергә туры килә. Язучы хикәянең ишеген ача, керәсең, тере вакыйгалар, хәрәкәт, чыгышлар, коллизия көтәсең, ә язучы биш-алты бит буенча ике-өч кешене хәрәкәтсез һәм җансыз рәвештә сөйләштереп утырта. Сүзнең темасы нәррә әле? Ирлек-хатынлык мөнәсәбәтләренең төбендә хәйваный теләкләр генә ятмыйча, чын мәхәббәт ятарга тиешлек турындагы фәлсәфә. Хасият дигән бер кы­зылармеец бу мәсьәләгә үзенчәрәк карый, ә хикәянең уңай геройлары, ти­реләреннән ярылып чыгарлык булып, тырышып-тырышып аңа югарыдагы хә- кыйкәтьне исбат итәләр, ачык ишеккә башлары белән бәреп маңгайларын яралар. Ә хикәя үзе башланмый да башланмый. Хикәя чын-чынлап алтын­чы биттә генә, дежурный врач белән ияреп килүче «кара бөдрә чәчле, кара­су күзле бер сестра» кергәннән соң гына башланып китә.

Фәлсәфәләр, карашлар төрлелеге, доктриналар бәрелеше художество әсә­рендә ялангач көйгә түгел, ә бәлки вакыйгалар, тере хәрәкәтләр, образлар һәм а ларның яшәү чынлыклары аша бирелергә тиеш дигән бик элементар шартны Афзал Шамов яхшы белә торгандыр дип уйлыйбыз. Шулай бул­гач, нигә инде чит кеше камытын киеп үзеңнең муйныңны бозарга һәм укучыңны борчырга кирәк.

Шул ук хикәянең ахырында, хикәя­нең төп герое Хәлим Салахетдинов тазарып яңадан частькә киткәндә, алар әлеге «кара бөдрә чәчле, карасу күзле» сестра белән ничектер бик ашыгыч кына күрешәләр. Сестраның әйтелмәгән сүзләре, ниндидер тәмле, укучыны мең төрле табышмаклар бе­лән тутыра торган ымлаулары кала. «Менә инде атлар да кузгалып китте, сестраның күзләренә яшь тулды»

Нинди әйбәт, шигъри аерылу! Лә­кин юк. Язучы канәгать түгел. Хикәягә нокта куйганча ул әле мескен сестра­ны атлар артыннан кырга йөгертә һәм аннан «Хәлим бәгърем», «синең белән без бик бәхетле булырбыз!» дигән тө­че сүзләр койдырта.

Нишләмәк кирәк, сүзгә артык юмарт­лык та хәрап итә шул кешене.

Ничек кенә булса да монда әле ич­масам күрешеп калалар, ә менә «Бер мәхәббәт турында» дигән хикәядә язу­чы фронтларда сыңар кулын өздереп, бер аягын аксатып кайткан Гәрәй Ну­руллин дигән кешене соңыннан, хикәя үзе тәмам очлангач дип әйтерлек, хикәянең героинясе Рабига Салихова артыннан бөтен Москва буенча кудырып йөретә, тик мескеннәр шулай да күрешә алмыйча калалар. Афзал Шамов төсле җитди һәм тәҗрибәле бер язучыда, аның яхшы әсәрләрендә, урны-урны белән үзләрен нык кына сиздерә торган мондый озынлыкны, нокта куя белмәү чирен бер дә күрәсе килми.

Соңгы елларда язылган һәм җыен­тыкка беренче булып кергән «Туйда» хикәясе яңа тормыш белән иске тор­мышны, плакаттагыча, кара-каршы куеп язылган һәм монда язучының «менә бусы бик шәп!», «менә бусы бик на­чар!» дип күрсәтеп тора тогран барма­гы артык нык чекерәеп калган. Аннары тагын бу хикәядә китерелгән Гарәфи хикәясенең Афзал Шамов хикәясенә карагайда бизәклерәк, юмористик бу­яулар беленерәк язылган булуы да безне бераз гаҗәпкә калдыра, һәр хәлдә бу хикәя Афзал Шамов хикәяләре арасында беренче урында торыр­лык хикәя түгел. Ә безгә — Афзал Шамовның плакатчы булмыйча, ху­дожник булганлыгын белгән кешеләр­гә— аның плакатка ошый төшкән мон­дый хикәя язуын күрү гомумән җиңел түгел.

Афзал Шамовның үзенең стиле, «ты­ныч» һәм, яшь бала йокысы төсле, тигез ага торган стиле бар. Шуның өстенә без аның тел сафлыгы турында да югарыда әйтеп уздык. Бу яхшы сыйфатларга кимчелек китерерлек дә­рәҗәдә үк булмаса да, шулай да кай урыннарда аның «момент»., «кичләтеп бара» (вечереет), «кайбер детальләре», «җил, җил белән, әнә анда шәһәр өс­тендә шрапнельләр төшә башлады», дип русча сборотлар ычкындыргалап җи­бәрүе телнең сафлыгын бераз киметә.

Һәм геройларның тышкы рәсемнә­рен, йөз сызыкларын биргән чакта да Афзал Шамов урны-урны белән ярлы­лык, бер төслелек күрсәтә. Бу, бигерәк тә, уңай геройларны язганда ачык сизелә. Шамовның уңай кешеләре, яшенә-картына карамастан, барысы да «мөлаем итеп елмаерга» бик яраталар. «Кара бөдрә чәчле, карасу күзле» сест­ра да, авыл кызлары да, сугышчылары да һәм хәтта картлары да мөлаем йөз­ле, мөлаем итеп көләләр. «Анда күз­лекле, мөлаем йөзле, чал кергән чәчле бер карт, анкеталарны карады да...», «карт күзлеген яулык белән сөртә-сөртә тыңлый, бик малаем итеп елмая иДе».

Мөлаемлык әйбәт сыйфат, ләкин барлык әйбәт нәрсәләрне гел мөлаем­лыкка гына кайтарып калдыру үзе үк бик мөлаемлык түгел, һич тә булмаса кабатлаудан куркырга кирәк иде.

V

Кояшта да тап була диләр.

Тырыша торгач, бик әйбәт язучының да шактый гына «гөнаһларын» таптык. Без боларны селкеп күрсәтер өчен тү­гел, язучы үзе турында уйлаудан тук­тамасын өчен китердек. Таплар аз, ләкин киләчәктә алар бөтенләй булмас­ка тиешләр. Афзал Шамов оста язучы. Ләкин осталыкның чиге юк. Афзал Шамов, барыннан да бигрәк, бүгенге көй темасын, халкыбызның бүгенге уй­ларын һәм омтылышларын художество ягыннан тагын да югарырак торган хи­кәяләрдә чагылдыру турыңда кайгыр­тырга тиеш, һәм ул безнең бу тавыш­ны ишетер, аңа каршы яңа уңышлар белән җавап бирер дип өмет итеп ка­лабыз.

Ләкин кайбер кимчелекләренә карап кына, аның бу хикәяләре үзләренең иҗтимагый һәм художество әһәмият­ләрен югалтмыйлар. Мондый китап­ларның чыгып торулары безнең әдә­биятыбызның, культурабызның һаман да үсә барганлыгын күрсәтә.

Сүз ахырында китапның техник як­тан бик пөхтә, ягымлы итеп эшләнүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук күп кенә башка китапларда очырый торган ачу китергеч орфография хаталары да бу китапта бөтенләй юк диярлек. Ки­ләчәктә Татгосиздат барлык китапларны да, шул исәптән үзләре Татгосиздатта эшләми торган язучыларның ки­тапларын да, шулай пөхтә итеп чыгар­сын иде.