Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҺӘМ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Ф. АБДРАХМАНОВ

А

 

I

Татар халык шагыйре Тукайга кадәр балалар өчен матур әдәбият юк иде. 1872 елда басылып чыккан „Белик44 китабы һәм аннан соңрак, XIX йөзнең чирегендә, басылып чыккан Каюм Насири әсәрләре балалар өчен дип язылган булсалар да, балалар матур әдәбияты алдына куела торган таләпләрнең һич берсенә жавап бирә алмыйлар. „Белик44 китабы да, Каюм Насири әсәрләре дә — болар, барсыннан да бигрәк, дидактик әдәбият әсәрләре.

Вндый жанрдагы әдәби әсәрләр, гадәттә, кагыйдә буларак, билгеле бер сыйныфның үз әдәби стилен тудыру шартларында (процессында) мәйданга киләләр: эчтәлеге белән дә, формасы белән дә шул сыйныфның дөньяны танып белү мөмкинлекләре белән, аның тарихта тоткан урны белән билгеләнүчән булалар.

60 нчы еллардан сон, Россия капиталистик үсеш юлына ныклап аяк басу белән, татар буржуазиясе үз милли әдәбиятын тудырырга тырышып карады.

XIX йөзнең икенче яртысында Россиядәге ижтимагый мөнәсә­бәтләр әле яңа гына үсеп килә торган яшь татар буржуазиясен шундый бер хәлгә китереп куйды ки, татар буржуазиясе тар материал интереслар әйләнәсеннән бер кая да китә алмас булып, шул интереслар белән ул империализм чорына килеп керде, шул интересларны саклау һәм ныгыту өчен ул үзенең бөтен идея багажын буйсындырды. XIX йөзнең икенче яртысында туган татар „балалар әдәбияты" да татар милли буржуасының әнә шул утили- тарь ихтыяжларына жавап бирә алырлык әдәбият булып кына туа алды.

„Белик" китабын алып карыйк. „Белик" балалар өчен беренче әсәр булуы белән бергә, үзендә XIX йөзнең икенче яртысындагы

 

татар буржуаз балалар әдәбиятының бөтен характерлы сызыкларын да чагылдыруы белән тарихи әһәмияткә ия булган китап.

„Белик" [1] хрестоматия типында төзелгән, вак-вак хикәяләр, но­веллалар, әкиятләр җыентыгыннан тора. Җыентыкны төзүче ки­тапның беренче битеннән үк „Гыйбрәтләр" исемле баш астында „Ашыккан ашка батыр", „Яхшылыкны онытмаска кирәк", „Эшсезлек яман нәрсә", „Тугырылык белән тырышкан кеше бай булыр"... шикелле тезисларны куеп, балаларны кече яшьләреннән үк буржуаз рухта тәрбияләү, кешене кеше эксплоатацияли торган жәмгыятнең яшәвен яшь укучылар алдында аклау максатын куйган.

Моннан соң автор „Җәнлекләр", „Үләннәр һәм минераллар", „Вакыт, жир, кояш, ай", „География", „Рус тарихыннан берничә хикаят" исемле бүлекләр астында табигат һәм аның үсеш законнары турында Олег княздән алып Петр 1 га кадәр рус патшаларының тормышы һәм эшчәнлекләре турында вак-вак хикәяләр биреп китә. „Гыйбрәтләр" ендә „Белик" мораль укыса, ижтимагый тормышта үз үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куйган булса, бу бүлекләрне дә ул яшь татар буржуазиясенең табигатне танып белү, аны үзенең эксплоатация тенденцияләренә буйсындыру ихты­яҗларыннан чыгып, минералогия, астрономия, биология, зоология, география кебек табигат фәннәренең һәр кайсыннан диярлек аз-маз белем, маглүмат бирергә тырыша. Шулай итеп „Белик" татар ба­лалары өчен бер „буш вакытта" укыла торган китап булып кына калмыйча, бөтен фәннәр буенча дәреслек тә, матур әдәбият кита­бы да, хәтта ул гына да түгел — балалар өчен фәннәр энциклопе­диясе хезмәтен дә үтәп килгән.

„Белик" художество әдәбиятының спецификасыннан, ягни чын­барлык һәм аның күрнешләрен сүздә беркетелгән образларда чагылдырудан бик күп ерак тора. Монда кергән хикәяләрнең бар­лыгы да дип әйтерлек нинди дә булса бер белем тармагының художество әдәбияты белән үзенә күрә бер формада катнашыннан эретмәсеннән гыйбарәт булып торалар.

Бу әдәбиятның классик үрнәкләрен „Белик" китабыннан соң Каюм Насири бирде. К. Насири бу әдәбиятны форма ягыннан да, эчтәлек ягыннан да баетты, киңәйтте; аның стилен эшләп бирде. Берсе артлы берсе басылып килгән „Буш вакыт" китапларында Каюм Насири балаларга физика, физиология, астрономия кебек фәннәрдән, үз вактына күрә, шактый киң һәм тирән маглүмат бирә алды. Каюм Насиринең хезмәте —- балалар арасында фән, техника казанышларын популярләштерүе, һич шиксез, зур һәм
мактаулы хезмәт. Каюм Насири бу китапларында үзен балалар өчен оста язучы итеп тә таныта алды; ул балалар өчен фәнни- популяр дидактик әдәбиятның классик үрнәкләрен бирүе белән бергә, бу әдәбиятның телен дә эшләп бирде. Каюм Насиринең теле балалар өчен аңлаешлы, җиңел, ачык, саф, бай, образлы татар әдәби теле. Ул балаларга иң авыр булып тоелган фәнни положение- ләрне бу телдә җиңел итеп, конкрет тормыш күрнешләренә ча­гыштыру юлы белән, балаларның көндәлек практик тормышларына бәйләп аңлата белде. Ул гади, ачык, конкрет сораулар белән балаларны интригага тарта алды; балаларда фәнне, әдәбиятны, телне сөю тойгыларын уятты һәм тәрбияләде.

Каюм Насири китапларында урны-урны белән халык арасында йөри торган һәр төрле дини хөрафәтләрнең дә ялган бер нәрсә булуларын ачып ташлый. Ул йөрәкнең эшчәнлеге турында язганда, түбәндәге фикерләрне әйтеп китә:

„Кеше кайчагында уяулы-йокылы вакытларында бастырыладыр да, убыр яки албасты басты дип фараз кыйладыр. Хальбуки, бу һич алай түгел. Ул кешенең фәкат уңайсыз яту сәбәпле каны бераз тукталып торган була**.1

1905 елга кадәр татар буржуазиясенең балалар өчен биргән продукциясе менә шул „Белик** китабы белән Каюм Насири әсәр­ләреннән артмады. Бу кадәресе дә әле аның нинди дә булса гыйлем тармагының художество әдәбияты белән үзенә күрә бер формада катнашыннан, эретмәсеннән гыйбарәт булган дидактик яки фәнни- популяр әдәбият кына иде.

1905 елгы революция татарлар арасындагы иҗтимагый — политик тормышны нигезеннән алып үзгәртеп корды. Татар милли буржуазиясе халык өстеннән булган хаксыз властен нинди юллар белән булмасын ныгыту эшенә кереште.Татар бур­жуасы газета яки журнал чыгарырга тырышты, шуның белән үзенең какшаган һәм хәлсезләнгән хакимлеген ныгытып калырга уйлады. Тәрбия һәм балалар әдәбияты мәсьәләләренә генә карата да, 1906 елдан башлап бер-бер артлы „Мәктәп**, „Тәрбия**, „Нк юлм кебек журналлар чыгып килделәр. Соңгысы болар арасын­нан ин озын гөмерлесе булып, татар буржуаз балалар әдәбияты­ның иң соңгы „җәүһәрләрен** басып килүе белән кызыксыну уята торган журнал.

Журналның „нашире** һәм „мәсьүл мөхәррире** Ф. Вгиев журнал­ның беренче номерыннан ук башлап һәр язган мәкаләсендә бала­ларны „алтынкайларым**, „җаннарым**, „былбылларым** дип атап, алар алдында „төче** телләнергә, балалар алдында үзенең кыршы- „Буы вакыт" китабы, 12 бит.

лып беткән кыек көзгесен уйнатып, тормыш күрнешләрен бозып яктырту эшенә башлый. „Сөекле туганкайларым! Менә алланың әмере белән сезгә, туганкайларым(?!) өчен „Нк юл" исемле журнал да чыгара башладык. Бу көнгә чаклы сезнең өчен тик китаплар гына язалар иде, инде хәзер журналыгыз да булды“ ди ул.

Милли тәрбия, дини тәрбия беренче планда. Патшалар, ханнар турындагы әкиятләр; дини бәйрәмнәр, аларның төрләре, вакытлары, характерлары турында хикәяләр һәм мәкаләләр; сентементаль һәм мораль планда язылган шигырьләр; империалистик сугыш башлан­гач, патриотизм рухында язылган шигырь һәм хикәяләр; Ннглия короле Георг V, Николай II нең портретлары, русның зур һәм батыр сугыш көймәсе „Паллада'[2] рәсемнәре журналның беренче номерын­нан башлап соңгы номерына кадәр чуарланып киләләр.

Татар кара груһ буржуазиясенең контрреволюцион һәм ренегат­лык практикасына хезмәт итеп килгән бу журнал дөньядагы иң кабәхәт нәрсәләрнең берсе булган динне пропагандалау юлын да күрсәтә.

Шул ук елларда балалар өчен капиталистик шагыйрь Дәрдмәнд дә яза. Дәрдмәнд балалар өчен, „башка телләрдән күчереп” һәм үз шигырьләрен дә кертеп, вак хикәяләр һәм шигырьләр жыентыгы „тәртип” итә1. Тәржемәләрендә дә, шигырьләрендә дә Эстет Дәрд­мәнд нечкәртелгән художество формаларында гадилек һәм намус турында үгет-нәсихат укый, балаларны дин тотуга чакыра.

Татар буржуазиясенең үз гомере эчендә балалар өчен биргән бөтен продукциясе менә шулардан гыйбарәт булды.

II

Тукай үзенең кыска гына гомере эчендә әле бүгенге көндә дә күбесе үзләренең художество кыйммәтләрен югалтмаган йөзгә якын реалистик шигырьләр биреп өлгерде. Әгәр дә болар өстендә тагы Тукайның „Шүрәле”, „Су анасы”, „Таз”, „Нлтын әтәч”, „Кәжә бе­лән сарык әкияте” кебек атаклы әкиятләрен дә кушсак, Тукайның балалар әдәбияты алдында нинди зур хезмәт куеп киткәнлеген ачык күрә алабыз.

Татар буржуазиясе балалар өчен матур әдәбият тудыра алмады.

Тукай менә шул „иҗтимагый ихтыяҗга” бөтен җиддилеге белән башлап күрсәтүче һәм шул ихтыяҗны канәгатләндерү бурычын үз өстенә башлап алучы булып күтәрелеп чыкты.

Тукай бер балалар әдәбиятын тудыручы, балалар өчен язучы шагыйрь генә булып калмады, ул балалар өчен язылган әдәбиятны башлап өйрәнүче, аңа тәнкыйт ясаучы, аны җыючы да булды. Ул
балалар өчен әдәбияттан хрестоматия төзеде. (Г. Тукай —„Мәк­тәптә милли әдәбият дәресләре’*, Казан, 1911 ел).

Г. Тукай, хрестоматиясенә кереш ясап, балалар әдәбияты турында үзенең карашларын әйтеп уза; үз вактында балалар әдәбиятына әдәби һәм педагогик тәнкыйт ясап үтә; татар балалар әдәбияты­ның киләчәк үсеш перспективаларын да билгеләргә тырыша.

Тукай татар балалар әдәбияты кирәклеген бөтен кискенлеге бе­лән куя. „Үземезнен яна үсеп килмәктә булган милли әдәбият бак- чамыздан җыеп яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тудырмак күптән үк безгә ла­зым иде”. „Безгә сабый балаларымызның кулында монарга кадәр булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урнына шушы китап кебек чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер”, ди.

Тукайның монда әрекмән, кычыткан вә балтырган сүзләре астын­да нинди әдәбиятка бәя бирүе ачык. Беренчедән, һәр төрле мораль һәм дини сентенцияләр белән төеп тутырылган дини һәм сентемен- таль әдәбият балалардагы щанлылыкны, терелекне, уяулыкны бөтен көчләре белән басарга тырышты. Мораль турында югарыдан торып сөйләргә өйрәнгән бу әдәбият байлык туплауны, эшләмичә генә, кеше исәбенә яшәүне үзенең ин якын идеаллары итеп куйган капитализмның ышанычлы сакчыларын тәрбияләргә тырышты; икенчедән, ул әдәбият бу байлыкларны һәр көн арттыра ба­рырга тиешле булган, кешегә җирдә яшәү өчен кирәк булган ин гади чаралардан да мәхрүм ителгән капитал ялчыларын тәрбия­ләргә тырышты.

Тукай мондый әдәбият ягында булмады. Ул мондый әдәбиятны балалар кулыннан тартып алып, аның урнына балаларга тирән халыкчанлык идеясе белән сугарылган әдәбият биру ягында булды. Ул узе: „Бу китапны тәртип иткәндә мин хәл кадәр балалар­ның рухларына азык бирү вә аны тәрбияләүне максат итеп“ кую- вын күрсәтә. Тукайның бу сүзләреннән аның нинди әдәбият туды­рырга теләгәнлеге, балаларны нинди рухта тәрбияләргә тырышкан­лыгы ачык анлашылса кирәк. Ул кешелек дөньясында эшче мас­саларының хезмәт энергиясен хосусый милек хакимлеге астыннан азат итү өчен барган көрәш турында; кешеләргә җирдә иркен һәм бәхетле яшәү өчен барган көрәш турында; табигат көчләре һәм ул көчләрне кешеләрнең үз ихтыярларына буйсындырырга ты­рышып алып барган көрәшләре турында балаларга гади, ачык һәм образлы телдә сөйләргә теләде, һәм мондый рухтагы әдәбият­ның иң гүзәл үрнәкләрен күп санда ул үзе башлап иҗад итте. Балалар өчен язганда да Тукай үзенең бу эшенең бөтен бер әдә­бият эше, бөтен бер халык эше икәнлеген аңлап эш итте. Монда

 

«—-4=TL мт»:—- -                                  in I- '- ПППТ i~i-H~mr-r~■■■ 111 hih ih-»»ц-| _ji. il ii IT--"-.- — ’ *r-'T                                                                                                      imtotw

Тукай һәм балалар                                                                                                                                  145

да ул үзенең демократик-агарту принципларына турылыклы булды. Тукай, XIX йөзнең икенче яртысында яшәгән рус революцион-демо- кратик һәм магрифәтче шагыйрьләр кебек үк, әсәрләренең бер мәктәп әйләнәсе белән генә чикләнеп калуын теләми, бәлки ул •аларның мәктәп аркылы киң халык массаларына кадәр килеп җитүе гурында кайгырта.

Тукайның балалар өчен язган шигырьләренең зур күлчелеге 1909 елга туры килә. Бу еллар Россия тарихында каты реакция еллары. -ВКП (б) тарихының кыскача курсынмда бу еллар турында түбән­дәгечә языла:

„Дәүләт думасын куганнан соң һәм дәүләт думасындагы социал-демократик фракциядән үч алганнан соң, патша хөкү­мәте пролетариатның политик һәм экономик оешмаларын көчле рәвештә җимерә башлады. Каторга төрмәләре һәм крепостьлар һәм сөрген урыннары революционерлар белән тулдылар. Рево­люционерларны төрмәләрдә ерткычларча кыйныйлар, җәза­лыйлар һәм интектерәләр иде. Кара груһлар терроры бөтен җирдә котырынды. Патша министры Столыпин илне дар агач­лары белән тутырды. Берничә мең революционерлар җәзалап- үтерелде. Ул вакытта дар агачларын „Столыпин галстугы” дип атыйлар иде*4.

Билгеле инде, тарихта буржуазия җиңүче сыйныф булып күтә­релгәндә, һәр вакыт материалистик фикерләр белән чыкты, аны феодализмга һәм аның идеологиясенә каршы көрәштә фай­даланды. Ләкин татар буржуазиясе моңар сәләтле түгел иде. Ул крепостнойлык калдыкларына да каршы ныклап көрәшә алмады. Чөнки инде аның үзен алмаштырырга хәзер торган, тарих тара, фыннан дөньяны яңа баштан үзгәртеп корып җибәрергә чакырылган көч — пролетариат өлгергән иде. Пролетариат һәр адым 'саен үзе турында хәбәр биреп тора иде. Татар буржуазиясе бу тарихи зарурый фактны күрми китә алмады, аның сыйнфи сизгерлеге алдамады, ул башлап көчен менә шул яңа туган дошманына каршы юнәлтте, аны буып ташларга теләде. Бу вакытта материалис' тик фикер түгел, бәлки идеализм, дин, мәчет кенә аның идеология коралы була алды. Ул бер дә оялып тормыйча аны „иске дошман” поп—феодализмнан алды; үзенең халык массалары өстеннән булган хаксыз хакимлегенең какшый башлавын күреп, аны аклар һәм ныгытыр өчен менә шул реакцион идеологиядән дә ул баш тарт­мады.

,,ВКП(б) тарихының к ыскача курсы’1. Татгоспздат басмасы. 110 бит.

1-2      ә.- ю

 

Бу хәл татар буржуазиясенең интеллектуаль яктан тәмам хәер­челеген. мораль яктан соң дәрәжәдә таркалган бер сыйныфка әверелеп, тарихи бер калдыкка әйләнгән булуын күрсәтте. Ул хәзер үзенең таркалуы, черүе белән әйләнә-тирәне агулаудан башкага хезмәт итә алмый иде. Татар буржуаз һәм'вак буржуаз демократик интиллегенциясе арасында, менә шундый череп таркалу процессы барган бер вакытта, бер төркем демократик язучылар арасыннан Г. Тукай балалар өчен яза башлады.

Бу еллар Тукай ижадында зур борылыш еллары булды. Тукай үзенең атаклы „Яңа кисекбаш* сатирасы белән татар буржуаз- алпавыт җәмгыятенең бөтен паразит катлауларын бер сугуда хәл­сезләндереп ташлады. Тукай бу социал катлауларның идея бага­жында татар халкын башка алдынгы милләтләр артыннан ияртеп алып барырлык бер нәрсәнең дә калмавын күрде. Моннан соң Тукай алдында бердәнбер көч булып бары тик хезмәт иясе халкы үзе генә калды.

Нак менә шушы елларда Тукай аеруча зур кызыксыну белән халык ижадын өйрәнә; халык әдәбияты турында лекция укый; үзенен әкиятләрен яза. Тукай ижадындагы халыкчанлыкка таба ясалган бу борылыш, бер үк вакытта балалар әдәбиятына таба да ясалган борылыш булып чыга. Халыкның ихтиаж һәм теләкләре турында өзлексез кайгыртып торучы, „дөрестән әйткәндә, халык зур ул. көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул...“, —дип халыкның ижад көчләренә тирән ышанучы шагыйрь алдында бер вакыт шундый хакыйкат яктырып китә; халыкның киләчәге турында кайгырту — ул балаларның бүгенге хәле турында, балаларның бү­генге ихтияжлары һәм бүгенге теләкләре турында кайгыртудан башка булырга мөмкин түгел!

Балалар! Менә кемнәрдә Тукай үзенең азатлык, бәхет турын­дагы хыялларының тормышка ашырылуын күрергә теләде! Бала­ларга көчле мәхәббәт, аларның киләчәгендә үзенең якты идеаллары­ның төсе гәүдәләнүен күрергә омтылуы — шагыйрьне балалар өчен язарга кулына каләм алырга китергән көч башлап менә шуннан тора.

III

Тукайның балаларга калдырган мирасына тиешле бәясен бирү өчен, аның татар балалар әдәбияты алдында күрсәткән гаят зур эшчәнлеген аңлау өчен, без йөгерек рәвештә генә булса да, балалар язучысы, балалар язучысы алдына куела торган таләпләр, балалар язучысының эш характеры турында булдыра алган кадәр бер-ике сүз әйтеп китмичә булдыра алмыйбыз.

Виссарион Григорьевич Белинский тәрбия һәм балалар әдәбияты мәсьәләләренә карата язган статьяләренен берсендә „Бары тик шагыйрь генә балалар өчен иң яхшы язучы, алар өчен иң югары идеал була ала14 дип яза.

„Балалар язучысы булып әверелергә мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк. Монда бары тик талант кына җитми, бәлки үзенә күрә даһилык кирәк" ди ул икенче бер урында.

Белинскийнең бу сүзләрен укыганнан соң, аларның ничек Тукайга шул кадәр тапкыр килүенә карап гаҗәпләнәсең. Безнең Тукай да әнә шундый балалар өчен туган бер даһи бит!..

Югарыда күрсәтелгән сыйфатларны үзендә тапканы хәлдә, Тукай­ның балалар язучысы булып китүенә, аның балалар өчен „Шүрәле", „Су анасы",. „Кәҗә белән сарык әкияте", „Таз", „Карлыгач", „Бала белән күбәләк", „Мяу бикә" һ. б. шуның кебек атаклы әсәрләрне бирә алуын аңлата торган, Тукайның үзе өчен генә характерлы булган фактор бар. Ул — Тукайның биографиясе.

Капиталистик авылда татар баласының тормышы авыр иде. Габдул- ланың бигрәк тә. Шагыйрь, соңырак, үзенең балачагын искә алып, түбәндәгечә җырлады:

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы. Бар күңелләрдән елы. йомышак синең кабрең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

(„Өзелгән өмит-, 1910).

Габдулланың балачагындагы үз тормышы һәм үзе кебек бик күпләрнең газаплы гомерләре булачак шагыйрьнең йөрәгендә тирән яра булып сакланып килгән. Еллар үткән. Лвыр тормыш шартлары шагыйрьне әле бер яктан, әле икенче яктан суккалый торгач, йөрәк ярасы ачылып китеп, кан ага торган булган. Шагыйрь йөрәге түзмәгән: кешеләр дә минем гомеремне күрсеннәр әле рәвешендә, „Исемдә калганнар", „Яхшы хәбәрләр", „Сабыйга". „Бишек җыры" „Кышкы кич", „Эш", „Эшкә өндәү", „Бабай", „Бичара куян" һәм „Гали белән кәҗә" кебек кан һәм яшь катнаш язылган әсәрләрен бер-бер артлы бирә башлаган.

Тукай зур хезмәт күрсәткән. Бүгенге көндә дә әле үзләренең яңалыгын югалтмаган, совет укучылары тарафыннан кат-кат укылып йөртелә торган бу әсәрләрнең художество көче башлап менә шунда.

Балалар күңлен нечкә сизүче Тукай балаларга нәрсә турында,, ничек язуны бик яхшы аңлаган. Тукай үзенең әсәрләрен язучы да, һәм педагог та булып, ата да һәм ана да булып, һәм балаларның ин.

-кын дусты да булып ижад итә. Тукай түбәндәгеләрне бик яхшы төшенгән: балалар өчен язучы билгеле бер аудитория өчен яза, аның укучылары билгеле бер яшь белән чикләнгән булалар. Бу хәл язучының эшен катлауландыра. Яшь укучыларның аңлый алу дәрәҗәләре, тасвирлары, интереслары, психо-физик үзенчәлекләре язучының ижад методын, иҗад принципларын билгеләүче фактор­ларга әверелеп китәләр. Балалар өчен язучы үзенең укучыларына башыннан алып ахырына кадәр аңлаешлы булырга тиеш.

Әсәрдәге тел һәм стиль мәсьәләләре, сюжет проблемасы, әсәр­нең композицион структурасы. һәм эмоциональ бизәкләргә бай булу дәрәҗәсе болар барсы да билгеле яшьтәге балаларның специфик үзенчәлекләре белән билгеләнәләр.

Балаларның психо - физик һәм фикер йөрту үзенчәлекләре белән балалар язучысының шул ук эшчәнлекләре арасында да зур аерма бар. Бу аерма балалар язучысының эшен тагы да катлауландыра. Язучы буларак та бик күп художество һәм социал бурычларны хәл иткән хәлдә, аңа, моның өстенә, тагы шактый ук зур һәм актуаль педагогик бурычларны да чишәргә туры килә. Балалармын белем дәрәҗәләре, тормыш тәҗрибәләренең тар булучылыгы, бала­ларның сүзлек состафы, уйлау, фикер йөртү үзенчәлекләре болар шулай ук балалар язучысы тарафыннан исәпкә алынырга тиеш. Бары тик менә шундый шартларны искә алганда гына балалар язучысы үзенең алдына куйган бурычларны чишә ала. балалар өчен югарь дәрәҗәдәге художество һәм тәрбия әсәрләрен бирә ала; шул вакыт та гына аның язган әсәрләре балаларның тормыш тәҗрибәләрен арттыра ала, белем дәрәҗәләрен күтәрә, балаларның дөньяга ка­рашларын баета, тирә-юн тормышны күрә алу дәрәҗәләрен арт­тыра. бөек кеше исмен алуга хәзерләүдә зур ярдәм күрсәтә ала. Аңлашыла ки, балалар язучысы алдына куела торган таләпләрнын монда без барсын да санап бетерә алмыйбыз. Калганнары турында укучылар мәкаләнең конкрет әсәрләргә анализ биргән урыннан таба алырлар, дип ышанабыз.

IV

Тукай балалар өчен йөзгә якын шигырь һәм алты әкият язып калдырган. Шулар арасыннан шактый зур урынны тәрҗемәләр алып торалар.                                                                     >

Көнбатыш Европа һәм рус классикларының әсәрләрен тәрҗемә итү эшендә дә Тукай тиңсез хезмәт күрсәтте. Бу балалар өчен тәрҗемә иткән эше белән Тукай, балалар тәрҗемә әдәбиятынын нигезен сала. Тукай аркылы татар балалары бөек рус культурасы белән, дөньяда иң зур әдәбиятларның берсе итеп танылган рус

 

әдәбияты белән» аның атасы Александр Сергеевич Пушкин белән һәм рус революцион демократик язучыларның иҗадлары белән ганыша алдылар.

Тукай Пушкинның „Алтын әтәч турында әкиятиен, И. С. Ники­тинның „Карлыгач“ын, „Бабамен, А. Н. Майковның „Кончил дело гуляй смело“сын, „Яңгыр“ын, „Кышка бер сүз“ен һәм рус демо­кратик шагыйрьләрдән А. Плещев, Суриков, Тумановский һәм Дмитриевларның әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Тукай тәрҗемә остасы. Аның каләме астыннан чыккан бик күп . тәрҗемәләр Тукайның үз оригинал әсәрләре кебек яхшы эшләнгән­нәр; мәсәлән, түбәндәге шигырьләр чын магнәсендә оригинал яңгы­рыйлар:

Саргаядыр кыш көнендә һәр агач яфраклары.

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхра сал-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен.

Хәстә төсле арта сары төс аларда кон саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар;

Көз көне Һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

(„Чыршы-. 1909).

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

Ул көн буе аузы белән балчык таши.

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә, бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

(.Карлыгач", 1909).

Болар янына ..Бала белән күбәләк", „Эш беткәч уйнарга ярый’* һ. б. шигырьләрне өстәргә була. Алар сүзгә нинди зур мәхәббәт белән, нинди культура югарылыгында торып тәрҗемә ителгәннәр! Тукай монда үз иҗады белән оста катнаша алган, тәрҗемәдә дә үзен оригинал шагыйрь итеп таныта алган.

❖ *

*

Тукай шигырьләренең тематикасы бик киң. Ул үзенең яшь укучы­ларына бик күп нәрсәләр турында белем һәм маглүмат бирергә тырыша. Җыебырак алганда аларны түбәндәгечә төркемләп күрсә­тергә була:

  1. Фән һәм уку турында язылган шигырьләр.

Мәсәлән:

Яз, газиз углым. кара тактаңны сыз акбур белән!

һәм кара күплеңне яктырт сызып ак нур белән!

••••• • • • • « « •

(„Ялга илә бала**. 1938).

Бик матур бер җәйге кон: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый.

• • • -

(.Эш бет коч уннарга нрый*. 1909. )

 

  1. Эш, хезмәтне сөяргә чакырган шигырьләр, Мәсәлән, ..Эш", ..Эшкә өндәү“.

Тынма, эшлә. әй. сабый! Бел тәңредән эшләргә көн.

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

(„Эш’, 1909.)

  1. Поэзиянең мәңгелек темасы — табигатне һәм аның төрле күрнешләрен тасвирлаган шигырьләр. Мәсәлән, „Яхшы хәбәрләр**, ,.Яңгыр“, п Яңгыр илә кояш“.

һималая тавы өстендә алтын бишек.

Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп:

(..Нй һәм кояш", 1909).

Мондый шагырьләрне күп санарга мөмкин.

Балаларны табигат белән таныштырганда Г. Тукай елның дүрт фасылы һәм аларга хас күрнешләрне бирүне дә онытмый. („Елның дүрт фасылы.)

  1. Мифология сурәтләре.

Һич сине куркытмасын шүрәле, җен һәм убыр:

Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.

(„Сабыйга-, 1905).

  1. Тукай аеруча ко ш-к орт һәм йорт хәйваннарын мактап җырлады, алар белән балаларны таныштырды. Кош-корт һәм хәйваннарның табигатләрен янландыру белән бергә, Тукай ул кошларның да ирекне сөюләренә басым ясап китә:

Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым. Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.

(.Кошчык", 1909.)

4. „Картлык һәм яшьлек“.

Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе:

Ләкин һаман сәламәт ул. матур йөзе.

(„Бабай", 1909.)

Һәм:

Әлли, бәлли итәр бу.

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып-җитәр бу.

(.Бишек жыруы“. 1919).

кебек шигырьләре картлык һәм яшьлекне бик матур тасвирлыйлар

Бу темаларда Тукайның нинди мәсьәләләр тирәсендә әйләнүе ачык күренә. Тема никадәр генә язучының ихтиарыннан тыш яшә­мәсен, язучы, әгәр дә ул чыннан да үз заманының зур таланты икән, „көннең кадагы** булып әверелеп киткән актуаль мәсьәләләр­дән читтә кала алмый. Ул һәр вакыт халкы белән, ул һәр вакыт
халкым дулкынландырган мәсьәләләр тирәсендә була. Югарыда саналган темалар татар балалар демократик әдәбиятының көн тәр­тибендә торган темалар, һәм Тукай бу темаларны тенденциоз рәвештә сайлаган; алар шагыйрьнең демократик принципларына аркылы төшмиләр.

Язучы темасы белән бергә үз алдына проблемалар да куя. һәм билгеле бер идеяне үстерү аркылы куйган проблемаларын хәл итеп чыга.

Тукай нинди проблемалар куйды? һәм куйган проблемаларын нинди идея юнәлешендә чишә алды?

Беренчедән, магрифәт проблемасы.

Тукайның балалар өчен язган шигырьләрендә аң-белем, магрифәт мәсьәләләре иң зур урынны алалар. Тукай — агартучы, уг. халыкның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә аеруча зур кайгырту белән карый. Ул балаларны яшьтән үк укырга, белем алырга, заманның магрифәтле кешеләре булырга чакыра.

Ул:

Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше.

Магрифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

(.Лта илә бала". 1908.)

Син әле үс һәм укып күр. шунда аларның барсын, Магрифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

(„Сабынга*. 1909.)

Сиң кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итәрсең һаман.

Күк арасындагы кояш күк ялтырарсың бер заман, дип яза.

(.Эшж. 1909.)

Бу шигырьләрдә һәм болардан башкаларында да шагыйрьнең балаларга мораль һәм этика кагыйдәләрен укырга тырышуы ачык. Ләкин монда мәсьәләнең принципиаль ягы әһәмиятле. Тукай хал­кын магрифәтле итеп күрергә тырыша („надан кеше политикадан читтә тора" бит) һәм үзен вак буржуаз интеллигенциянең магрифәт политикасы рамкалары белән генә чикләп калмыйча, аң һәм белемне киң халык массалары арасына тарату югарылыгына кадәр күтәреп куя. Нның „... әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында аңа гомумән милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә шул сәядә әдәбият Россия мосылманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме'* дигән сүзләре бу положениене бик ачык рас­лап торалар, һәм Тукай иҗадындагы бу проблема шагыйрьнең гомуми азатлык идеалыннан үсеп чыккан, шуның бер аерылмас кисәге булып тора.

Шулай итеп, Тукайның яшь укучыларны яшьтән үк „иҗтиһат итәргә" чакыруы, эзлекле рәвештә иренмәстән магрифәт өстенә

 

магрифәт эстәргә чакыруы, ә безнең заман теле белән әйткәндә, кешелек җәмгыяте тарафыннан тудырылган барлык белем запас­ларын үзләштерергә чакыруы мактаулы һәм бүгенге көндә дә совет укучыларына такдим ителергә тиеш булган күрнеш.

Белем туплау, культу ралашу проблемасы белән бер рәттән, шуңа бәйләп үк Тукай эш, хезмәт проблемасын куя.

Тукай поэзиясендә бу проблеманың ничек хәл ителүе өстен? аның фәлсәфи урыны һәм моңа шагыйрьнең карашы кызыклы.

Л. М. Горький әдәбият мәсьәләләренә карата ясаган чыгышла­рында, без китапларыбызның төп герое итеп хезмәтне, шул хез­мәт процесслары ярдәмендә оешкан кешене алырга тиешбез, ди. һәм икенче бер урында Гетенең „яшәешнең башлангычы эшчән- лектә~ дигән фикерен китерә дә, шуннан нәтиҗә ясап: „Табигатне танып белү, тормышның социал шартларын үзгәртү бары тик эшчәнлек аркасында гына булырга мөмкин**,— дигән тирән һәм ачык нәтиҗә ясап куя. Тукай поэзиясендә без хезмәтнең Гете һәм орький әсәрләрендәгечә бөек фәлсәфи һәм эстетик югарылыкка куелуын күрә алмыйбыз, әлбәттә. Бу яктан Гете һәм Горькинен иҗады чагыштырмас дәрәҗәдә бөек. Ләкин Тукай үз шартларыннан чыгып, үз милли культурасы биеклегеннән караган хәлдә, хезмәт­нең кешелектәге ролен дөрес таный алган. Аның алдында хезмәт, барсыннан да бигрәк, бәхет чыганагы.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

Аһ, оят. хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Эй. сабыйлар! эшләгез сез. иң мокаддәс нәрсә эш. Эш агачы һәр закытта бик юмарт китерер җимеш.

(„Эшкә он дәү-. 19G9.)

дип яза ул. Моның шулай булмыйча хәле дә юк. Чөнки дөньядагы барлык материаль һәм рухани культура байлыклары хезмәт масса­ларының энергиясе белән тудырылуын Тукай аңласа да, бу энергия нең билгеле бер идея җитәкчелегендә оеша алуын һәм киң хезмәт массаларын эксплоатация астыннан (революцион юл белән) азат ителә ала икәннелеген Тукай аңлап җиткермәгән. Ул мондый революцион нәтиҗәләр ясаудан да бигрәк, сыйнфының әдәби стиль традицияләренә буйсынганы хәлдә, укучыларына мораль укырга ашыккан.

Өченчедән, табигат проблемасы.

Без Тукай поэзиясендә пейзажның бик күп герле модуляция ләрен очрата алабыз. Нигездә алар шагыйрьнең социал-политик һәм фәлсәфи карашларын аңлату, үзен әйләндереп алган конкрет гормыш күрмешләре турында фикерләрен укучыларына җиткерү
хезмәтен үтиләр.
Шагыйрьнең бөтен тормышы һәм ижадюлы буенча татар авылы, аның табигате, климаты, халкының „фикер йөртү һәм сиземләү сүрәтләре“ (Пушкин), мифологиясе, бетмәс-тегәнмәс гореф-гадәтләре, конкрет тормыш, быт күрнешләре болар барсы да Тукай поэзиясендә Николай И заманының „ялкынлы истибдат жиренә44 каршы политик протест, ижтимагый азатлык символы хез­мәтен үтәп киләләр.

„Шүрәле*4 әкиятен генә алып карагыз. Биш бит буенча сузылып килгән мондагы пейзаж лирикасы үзендә нинди тирән һәм бай политик символика саклап килә.

4

Нак Казан артында бардыр бер авыл, „Кырлай" диләр;

..Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай" диләр.

дип халык әкиятләре стилендә башланып киткән һәм ахырына кадәр шул стильдә дәвам иткән бу даһи поэма нинди тирән халык чанлык белән сугарылган! Мондагы табигат һәм аның стихяясе халыкның акыл һәм настроениесе, ирек сөючәнлеге һәм хезмәт- сөючәнлеге белән нинди матур гормониядә, нинди гүзәл аһәндә бирелгән. Мондый халыкчан пейзаж алдында „ялкынлы истибдат жире“ дә сүнә, юкка чыга!..

Тукай поэзиясендәге пейзаж бу төп функциядән туып чыга торган һәм шуның ярдәмендә генә аңлатылырга мөмкин булган ике хезмәтне үти.

  1. Балалардан табигатне һәм аның төрле-төрле күрнешләрен сиземләтү, яраттыру, балаларда матурлыкны ярату тойгыларын тәрбияләү хезмәте (бу — пейзажның эстетик функциясе).
  2. Танып белү (познавательньц-i) хезмәте, укучыларны табигат һәм аның һәр төрле күрнешләре турында уйландыру; табигат ту­рында балаларның белем дәрәҗәләрен күтәрү. Тукайның балалар өчен язган шигырьләрендә пейзажның бу төр хезмәтләре аеруча ярылып ята. Без аны „Чыршы" шигырендә дә күреп үттек инде.

Тукай ул шигырендә көзнең бер генә характерлы ягын тотып алган (көз көне яшеллекләр саргаялар), һәм шуның ярдәмендә, шуңа каршы кую рәвешендә, чыршынын специфик үзенчәлеген ачып салган.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар;

Көз көне вә кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

/„Чыршы. 19С9Л

 

Шул ук көз картинасын ул „Мәктәптә41 шигырендә дә бирә:

Менә көз, барча кырларны вә урманны ялангачлык.

Менә ак тун киеп инде күңелсез кыш килә башлый.

Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән,

Бә көньякның вакытча килгән кошлары киткән.

Урамнарда күңелсезлек, авылда сизелә бер кайгы.

Терелекләр вә шау-шулар, кызыклар кайда ул җәйге!

(.Мәктәптә-. 1909.)

„Чыршы** шигырендә көзнең әле бер генә ягы ачылган булса, укучыларның көз турындагы тәсәвверлары әле бер генә яклы булса, „Мәктәптә" шигырен укыгач инде, аларның көз турындагы маглү- матлары тулылана: көз килгәч, яшеллекләр саргаю белән бергә, алар кошларның да китүен, игеннәрнең дә җыелуын, җәйге шау- шулар бетеп, „ак тун киеп“ кышның да килеп җитүен аңлыйлар.

Яки „Елның дүрт фасылы** исемле шигырьдән менә бу юлларны алып карыйк:

Кырлар буш кала.

Яңгырлар ява.

Жирләр дымлана.

Бу кайчак була?

(.Көз көне-. 1809.)

Без монда Тукайның көз турында турыдан-туры балалар өчен язган шигырьләрен китердек, ләкин көз пейзажы Тукайда болар белән генә чикләнмиләр. Мның зурлар өчен язган шигырьләрендә дә елның бу вакты турында язулар бар:

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый.

Жил еламый, ач үлемнең куркусыннан иль елый.

(.Көзге җилләр*'. 1911.)

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.

Озак тормас килер ак тунлы кыш та.

(.Көз-. 1906.)

Бу әле көз турында гына. Әгәр дә без Тукайның балалар өчен калдырган мирасына җентекләбрәк күз салсак, без анда бер көз турында гына түгел, бәлки елның дүрт вактЫ турында да, тәүлек эчендә пейзажның бөтен күрнешләре турында да типик сурәтләүләр, мәңге истә калырлык картиналар таба алабыз. Тукай поэзиясендә пейзаж, бигрәк тә аның балалар өлешенә тигән кадәресен дә, ачык һәм тирән реалистик сурәтләрдә торгызылган.

Пейзажның шундый киңлегенә, ачыклыгына, артык дәрәҗәдә простой һәм конкретлылыгына Тукай нәрсә аркасында ирешә ал­ган? Ни өчен Тукай пейзажы бер балаларга гына түгел, бәлки зурларга да шул кадәр эмоциональ һәм онтылмаслык итеп эстетик тәэсир калдыра?

 

Безнеңчә, моның сере Тукайның табигатне һәм аның һәр төрле конкрет күрнешләрен нигездә материалистик булган социал- фәлсәфи аңда таный белә һәм яктырта алуыннан, ул күрнешләрне реалистик художник булып күрә белүе һәм кичерә алуыннан тыш, тагы аның ул табигат күрнешләрне зур сүз мастеры буларак, бөтен детальләрендә гәүдәләндерә алуында.

„Буран** шигыре түбәндәгечә тәмамлана:

Сукранам мин. кар арасыннан карый ца ай көлә; Мин. фәкыйр. михнәттә, гүя чарлагыннан бай көлә!

(.Буран". 1912.)

Шагыйрь табигатнең коточкыч сихерләрен үзен шәхси һәм иҗти­магый карашларына параллель китереп куя. Берсен икенчесе ярдә­мендә тирән поэтик сурәтләрдә ачып бирә. Бу шигырьдәге кышкы буранул 19081912 еллар арасында котырынган реакция; шул „күз ачып карап булмый" торган „рәхимсез" өермә дулкыннары арасында шагыйрь „сукранып** йөри; кар арасыннан үзе куркынган хәлдә „бер сары, бер ак төсле** ай карый; ул реакциянең коты­рынуыннан ямь табып чарлагыннан көлеп төручы татар буржуа­зиясе. Мондагы кышкы буран пейзажы үзенә башка бер сюжет үстерелешендә бирелеп, шигырьнең ахырында гына эпохасының иҗтимагый хәленә параллель ясала да, электрик чыбыкларының .-г“ һәм „“ зарядларын китереп кушканда кабынып китә торган очкыннар рәвешендә тулы бер яктырту бирелә.

Пейзаж сурәтләренең художество матурлыгына Тукай тагы лирик образларның эмоциональ бизәкләргә бай булулары аркылы, телендә метофора һәм символларны урынлы куллануы аркылы һәм моның киресе лирик сүз тезмәләрен интонацион — синтаксик яктан нечкә итеп тезә белүе аркылы, параллель һәм кабатлауларны урынлы итеп ясау аркылы ирешә. Беренчесенә „Буран** шигыренең беренче куплетын укып чыгу да җитә; икенчесенә ачыграк мисал булып „Су анасьГннан менә шундый куплетны китерергә була:

Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм. Чәчрәтәм. уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

.                           (.Су анасы". 19С8.)

Тукайның балаларга калдырган мирасындагы мондый пейзажның балалар өчен булган эстетик һәм танып белү хезмәте чагыштыр­маслык дәрәҗәдә зур һәм әһәмиятле. Бу хезмәтләреннән башка Тукай пейзажы аркылы яшь укучылар үзләренең ишетү һәм күрү воображениеләрен үстерә алачаклар; табигатне ничек итеп сизә белүгә ирешә алачаклар; ядтан сөйләргә, җырларга, үзбаш иҗад эшчәнлегенә өйрәнә алачаклар.

Дүртенче проблема йорт һәм йорт тирәсендә яши торган кош- корт һәм хайваннарны күрсәтү.

ука*, поэзияне тормышта һәм табигаттәге иң гади, иң кечкенә әйберләрдән дә таба белгән. Һәр көн саен аяк астында уралып йөргән песи дә, һәр көн күз алдында кайнашып йөрүе аркасында инде безнең күзебезгә дә күренми башлаган акбай да, тынгысыз кәҗә дә Тукайның күпне күрә белә торган карашыннан читтә кала алмый. Тукай алар турында да дистәләрчә шигырьләр һәм әкиятләр язып калдырган. Тукайның тормышны сөюе үтә көчле булган. Иң гади, иң кечкенә әйберләрдән дә Тукай тормышының йөрәк тибешен, тормышның күкрәк сулышын тыңлый алган; шулардан ямь, күңеленә рәхәт таба белгән. Бер песи турында гына Тукай ике шигырь һәм бер тулы поэма язган.

Тукайның хайваннары һәм кошлары балаларның әйләнә тирәсен­нән алынганга күрә, аларга шундый якын һәм таныш. Ә нинди елылык һәм җанлылык белән сүрәтләндерелгәннәр алар! һәр берсе бер поэма бит аларның! Бер кат укып чыгу белән син аларны күз алдына китереп бастырасың, гәүдәләрен генә түгел, ә күз караш­ларын, күзләрендә уйнаган нурларын, сулыш алуларын, кайгы һәм хәсрәтләрен, шатлыкларын тоя аласың. Менә миаубикә татлы йокы- . сыннан уяна.

Горды, исни инде ул бик зур итеп авызын ачып.

Дрт аяк һәм ал тәпиләрне идәнгә нык басып.

Гырпаеп киткән мыеклар һәм югарырак башы.

Нак дуга күк бөкрәеп киткән песинең аркасы.

(..Чипу бикә-. 1910.)

Кемдер аксыздан песинең коерыгына баса, юкка гына камчы белән аркасына сыдыра. Менә шул моментта песинең реакциясен күзәте­гез.

if

Инде һәр төрле зәһәрләр һәм каһәрләрдән эче Туп-тулы булды песинең, кайрыладыр һәр теше һәм үрә торды, кабарды бар тәненең һәр төге. Үч алу дәртендә гүя һәр төгенең бөртеге!

(„Мкау бикз". ГЛО.)

Тукай сурәтли торган җәнлекләрен үзен әйләндереп алган, үзенә бик күптәннән инде таныш һәм билгеле булган кешеләр сурәте рәвешендә гәүдәләндерә. Гүя ул алар белән бик күптәннән бирле бергә яшәгән, бергә кон күргән, бергә аларның кайгылары һәм хәсрәтләре белән уртаклашкан... Менә бер вакыт йорт хайваннары үзләренең ризасызлыкларын белдерү очен хуҗаларының йорт ал­дына җыелалар. Сүзне кәжә башлый:

 

[1] „Белик"-—балалар укыр өчен чыгарылган китап. Казан университеты типог­рафиясендә басылган. 1872 ел.

’ „Балалар өчен вак хикәялә р”, Оренбург. „Вакыт" матбагасы, 1910 ел.  

И хуҗа, безгә ризык биргән хуҗа!

Дип, сакалын сәлкетеп сөйли кәҗә:

Үзеңә маглум, сиңа мин сөт бирәм;

Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп бирәм.

Син. дөрес, ачтан мине үтермисең.

Ни өчен җимне туярлык бирмисең?

Туймагачтын, мин караклыклар итәм.

Чит кешеләр бакчасын таптыйм, тетәм.

Урлаган чакларда бик -Күп мәртәбә;

Көчкә эләкми калды башым тәртәгә.

турысында , |909.)

Моннан сон кәҗә „Кәҗә бәете*4н укып күрсәтә. Ннда да кәҗәнең звызлыгы, караклыгы турында сөйләнә...

Йорт хайваннарын шул рәвештә сурәтләү аларны балаларга күп мәртәбә якынайта. Балалар мондый сурәтләүләрдә хайваннарның ха­рактерларын да. гадәтләрен дә һәм кешеләргә булган мөнәсәбәт ләрен дә күрә алалар. Ә бу хәл исә, аларны табигат һәм тормыш күрнешләрен реаль аңлау юлына сала; балаларда тормыш һәм табигат фактларына карата дөрес ориентировка тәрбияләнә, бала­лар тормышта реаль мөнәсәбәтләрне аңлау юлына төшәләр.

Тукайның хәйваннары гомуми хәйваннар түгел, Тукай аларнын индивидуаль портретларын бирә, эчке кичерешләрен, характер­ларын сурәтләндерә; кыскасы, реалист художник кеше образларын нинди характерларда сызып күрсәтсә. Тукай да хайваннарын билгеле бер характерда яки характерлар иясе итеп, аларны җанлы тормышлары эчендә алып гәүдәләндерә. Бу яктан аның песиләре бик кызыклы. Миау бикә матур да, акыллы да, зирәк тә, шуның белән бергә, тәмле ашап күп итеп йокларга да ярата:

Ял аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә.

Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә...

(.Миау бика*. 1910.)

/Ашарга вактында бирмәсәләр—кайгыра, ачуы кабара, усал­лана һәм үч алучан булып китә.

Карыны бик ачкан песинең, бирмәгән һич кем дә аш. Кызганыч, моңлы миаулый, еглый мескен, күздә яшь.

(.Миау бнкәш, 1910.)

Дошманы алдында тыштан гына түгел, ә эчтән дә үзен яшерә белә. /Аңа ашарга бирәләр — ул ашамын, гуя аның ашисы килми.

Ул күренмәкче була инде тамагы тук кебек.

Күп ашау, ач күзлелек бер дә юк кебек.

(.Миау бикә*, !9ю.)

Миау бикәдә шәфкат тә зур. Ул балаларын нинди матур Һәм нечкә итеп иркәли һәм сөя белә.

Нинди шәфкат! Өстенә баксаң күңелләр нечкәрә.

Мондый хәл күргәч, күңелләрдә мәхәббәт көчләнә. Үз баласын ул юа. паклый, теле берлән ялый, Бәбкәем! дип, күз нурым! дип, яшь баласын иркәли.

(.Миау бикә-, 1910.)

Иорт жәнлекләре образларын шул рәвешчә күп кырлы характерда гәүдәләндерү аркасында, бер-берсенә капма-каршы булган харак­тер сызыкларын тормышның гомуми бәйләнеше эчендә алып, җанлы хәрәкәттә үстерү аркасында, Тукай аларны бер бөтен итеп сурәтләндерә алган; киң фантазия полотносында реалистик сурәт­ләрдә гәүдәләндерә алган.

Иорт хәйваннарыннан шундый жанлы характерлар тудыру аркылы Тукай шигырьләрендә кешеләр тарафыннан бу „жан ияләренә14 нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиешлеген дә ачып куя. Бу урында ул шигырьләренең күп өлешендә үткәрелеп киленә торган мораль өйрәтүләреннән дә шактый арына. Йорт хәйваннарына күрсәтелергә тиеш булган мөнәсәбәт турындагы нәтижәне укучылар шагыйрьнең коры мораль өйрәтүләреннән түгел, бәлки әсәрдә хәрәкәт итүче геройларның үзләрен тотышыннан, теге яки бу мотивның художество сурәтләрендә ничек яктыртылуыннан чыгып ясыйлар. Миау бикә­нең акыллы хәрәкәтләре, нинди генә авырлыкларга карамастан идән асты дошманнары алдында үзен һәр вакыт хәзер тота белүе, балаларын шул кадәр нечкәлек һәм матурлык белән иркәли белү­ләре— укучы балаларда Миау бикәгә карата бары тик яхшы мөнә­сәбәт, ихтирам һәм мәхәббәт кенә тәрбиялиләр. Шундый ук нәти­және без Тукайның „Бичара куян**, „Кәжә турысында**, „Фатима апа белән сандугач*4, „Кызыклы шәкерт*4, „Ялкау маьмай44 һәм „Кошларга*4 кебек шигырьләренә карата да ясый алабыз.

Тукайда тагын „Кошчык**, „Кошларга44, „Фатима апа белән санду­гач**, „Бала белән күбәләк** кебек шигырьләре дә бар. Тукай бу төркем шигырьләрендә сандугач һәм күбәләк образлары аркылы үзенең иркен сагышын жырлый. „Кошчык*4 шигырендә шагыйрь ябылуда яткан бер кошчыкны читлекне ачып иреклеккә чыгарып жибәрә һәм шул вакыт күңелендә ниндидер тынычлану һәм рәхәт­лек сизеп кала. „Фатима белән сандугач** шигырендә шул ук сюжет тагын да киңрәк һәм тагын да ачыграк итеп эшләнеп бирелә:

Я. алайса ишек ачтым сиңа.

Бар. азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, жаным, инде яшел урманга оч.

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

(.Фатима белой сандугач-, 1909.)

Тукай лирикасындагы бу торкем шигырьләрне 1908—1912 еллар арасындагы Россиянең социал - ижтимагый хәленә каршы кую

гжли

рәвешендә язылган поэтик чагыштырулар дип карарга кирәк. Шагыйрь бу төркем шигырьләр аркылы 1905—1907 еллар арасында булып үткән буржуаз демократик революция жиңелгәч, күтәрел­гән политик реакциягә кушыла алмавын, ул реакциянең асу һәм кисүләрен күрә алмавын, аңа үзенең нәфрәт һәм протест белән каравын аңлатырга тырышкан. Тукайның бу төркем шигырьләре — сюжетлы, образлы телдә, жиңел, лирик хикәяләү рәвешендә языл­ганга күрә, балалар тарафыннан жиңел үзләштереләләр. Балалар шагыйрьнең политик символикасын монда дөрес аңлыйлар.

V

Тукай үз заманының иң алдынгы карашларында торып ижад иткәнгә күрә, аңа башка сыйныфларның тормыш һәм көнкүреш­ләрен танып белергә һәм аларны мөмкин кадәр тулы һәм объектив итеп чагылдырырга мөмкинлекләр күбрәк була. Тукайның бу чагылдыруы дөрес һәм соң дәрәжәдә объектив булырга тиеш иде, чөнки Тукай тормышны изелгән халык карашларыннан чыгып чагылдырды. Ә халык өчен бу явыз чынбарлыкны бозып күрсәтү, аны төрле матур буяуларга бизәү һич тә файдалы түгел иде. Чөнки бу чынбарлык үзе үк инде халыкның файдасына, аның матур киләчәге өчен хезмәт итә иде. Менә шуңа күрә дә үзенең дөньяга карашы белән материалист булган Тукайның художество методы бары тик реализм гына була алды. Яның поэзиядәге төп эстетик лозунгсы тормышны чагылдыру, тормыш артыннан бару, тормыш чынлыгын күзәтеп барудан гыйбарәт иде.

Үзен әйләндереп алган буржуаз - либераль һәм вак буржуаз мещан язучыларның стиле һәм кануннарына буйсынмастан, Тукай, демократик принципларына турылыклы калганы хәлдә, шигырьдә дә фикер һәм тойгыларының турыдан-туры һәм гади итеп әйтеп бирелүе өчен көрәш алып барды.

Балалар өчен язганда, Тукай үзенең бу реализм методында аеруча нык тора.

Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки балалар әдәбияты моны бөтен жиддилеге белән таләп итә.

Балаларның уй һәм фикер йөртүләренә конкретлык, абсолют- образлылык хас. Тукай моны аңлаган. Шуңа күрә аның балалар өчен язган шигырьләре реаль, конкрет тормыш күрнешләрен якты художество образларында гәүдәләндерәләр. Бу Тукай методының беренче үзенчәлеге.

Балалар күп вакыт әйберләрнең сыйфатларын түгел, бәлки алар- нын хәрәкәтләрен тотып алучан булалар. Шуңа күрә балалар

 

!60

өчен язылган шигырьләр сюжетка бай булырга тиешләр. Бу бай­лык, беренче чиратта, сюжетның күп төрлелегендә, һәр вакыт үзгәреп, алмашынып торуында күренергә тиеш.

Тукай һәр вакытта конкрет. Ул әйберләрнең исемнәрен атау белән генә чикләнми, ул аларны күрсәтеп, аларны образлар систе­масына тартып китереп, шигырьдәге гомуми хәрәкәт эчендә бирә. Әйбер хәрәкәт итә башлый, жанлана, укучыларына якын ук килеп житә. („Миау бикә”. „Шаян песи”, „Ялкау маьмай”, „Эш беткәч уйнарга ярый” һ. б.). Бу—Тукай методының икенче үзенчәлеге.

Теге яки бу эпизодны күрү, аның хәрәкәтен тою гына баланы канәгатләндерми. Ул әсәрдәге эпизод яки вакыйгәләрНе шулкадәр актив һәм турыдан-туры кабул итә ки, шигырьдәге аваз һәм ритм хәрәкәтләре үзләренең функцияләрендә шундый бер кочкә әйләнеп китәләр ки, бала, сизмәстән, теге яки бу эпизодны, телен дә. хәрәкәтен дә кабатлый башлый. Кабатлау лирик була. Ләкин һәрбер шагыйрь балада мондый кабатлауны уята алмый. Тукайнын шигырьләре бу яктан гаят көчле шигырьләр. Аның шигырьләрен­дәге лирика балалар психикасындагы менә шул үзенчәлеккә бәй­ләнгән. Тукай, шигырьләрен иҗад иткәндә, балалар психология­сендәге бу моментка зур игтибар биргән, һәм аның „Бичара куян”. „Бала белән күбәләк” кебек шыйгырьләренен дә ядтан сөйләнеп йөрүенең төп бер хикмәте дә менә шул лирикада. Тукай методының өченче үзенчәлеге менә шунда.

Болардан башка тагы, Тукайның балалар өчен язган шигырьләре өчен гомумиерәк булган конструктив принциплар итеп түбәндәге­ләрне күрсәтергә мөмкин:

  1. Балалар өчен язган шигырьләр ритм ягыннан тыгыз, үткен, динамик оештырылган булсыннар. Кыска, батыр юллар шигырьне аңлауны һәм истә ' калдыруны жинеләйтәләр; балаларда ритм тоюны тәрбиялиләр. („Бала белән күбәләк”, „Елның дүрт фасылы-, ..Жир йокысы”, „Сабыйлар жыры”).
  2. Балалар өчен язылган шигырьләрдә рифмалар берсе икенче­сенә мөмкин кадәр якын булсыннар. Рифмалары берсе икенче­сеннән ерак торган шигырьләрне бала читен үзләштерә. Рифма­ларга куела торган сүз көчле магнә ташучы сүз булсын. „Елнын дүрт фасылы” шигыреннән жәй көнен язган юлларын китерик:

Дшлыклар үсте.

Башаклар пеште.

Кояш пешерә.

Тиргә төшерә.

 

Халык ашыга. Китә басуга. Урагын ура. Бу кайчак була?

(„Җәй кекс", 1909.)

Мондагы рифмаларның берсе икенчесенә якын торулары һәм аларның шигырьдә көчле магнә ташучы сүзләр булып китүләре үк күренеп тора. Шигырьдә рифмаларны шул рәвештә урнаштыру­ның тагы бер отышлы ягы бар: мондый шигырьләр балалар тара­фыннан тиз һәм җиңел ятка алыналар.                                                                                  ,

  1. Тукай шигырьләренең һәр юлы үзбаш организм булып, үз алларына яшиләр; ягни строфадагы һәр юл синтаксик бер бөтен хасил итеп, үз алдына мостакыйл бер фраза булып тора, һәм мон­дый юлларның саны строфадагы җөмләләр санына тигез киләләр.

Ике юл — ике җөмлә:

Безнең маьмай рәхәт тора, сафа сөрә,                                                         *

Житезләнә, уйный, һаман йөгерә, өрә.

(.Ялкау маьмай", 1909.)

Дүрт юл дүрт җөмлә:

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә:

(.Гали белән'кәҗә", 1909.)

♦ Тукайда моның бигрәк тә беренчесе күбрәк очрый. Балалар өчен язылган шигырьләрнең берничәсеннән башкасы бары да әнә шул ике юлга сыеп бетә торган итеп язылганнар. „Миау би- кә“дә шул ук юлга сыеп бетә торган җөмлә белән язылган. Бу яктан Тукай үзенең остазы Н. С. Пушкинны хәтерләтә. Пушкин да үзенең „Салтан патша турында әкиятиен, „Поп һәм аның ялчысы Балда" турында әкиятләрен менә шул ике юлга сыеп бетә торган ике җөмләле строфалар белән язган.

Бар иде, — ди, бер поп. Башы бар — акылы юк.

(.Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият", A. С. Пушкиннан С. Бзггал тәрҗемәсе.)

В синем небе звезды блещут, В синем море волны хлещут, (.Салтан патша турында әкият".)

Һәр HKfe юлдан соң пауза. Эчке рифмалар, эчке паузалар юк, алар булганда, көй бозыла. Бу — Пушкинда да, Тукайда да шулай. Тукай хәтта монда үзенең остазыннан да алгарак китә: ул шул ук

.4 1-2. -С. Ә."— 11.
ике юллык — җөмләлек строфага берничә үз алларына торган уй сала; берсе шуларның чит сөйләм була ала.

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йогрсшә. Кычкыралар: „Жиргә“ дип „алтын төшә, алтын төшә!"

(.Яңгыр-, 1S09.)

Бу строфада өч җөмлә. Икенче юл үзе ике җөмләдән тора: берен­чесе— автор сөйләме, икенчесе — туры сөйләм.

Балалар өчен шигырьләрнең шундый экономияле формаларда язу­ның әһәмияте бик зур. Алар, беренчедән, баланың уй, фикер йөрешенә ятышлы булсалар, икенчедән, шигырьне аңлау һәм ядка алуны җиңе­ләйтәләр. Хәтта К. Чуковский бу положениене закон итеп үк куя. Ул болай дип яза: Икенче төрле итеп әйткәндә шигырь­нең һәрбер юлы синтаксик яктан тәмам булган бер бөтен булырга тиеш, чөнки баланың үе шигырь юлы белән бергә тибә“.

  1. Тукай шигырьләрен нигездә ике категория балалар өчен яз­ган: а) мәктәпкәчә яшъ балалар өчен; б) мәктәп яше балалар өчен.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язганда, Тукай эпитетләрне, һәр төрле бизәкләрне саран куллана. Чөнки мәктәпкәчә яшь балалар­ның тормыш тәҗрибәләре аз, әйберләрнең сыйфатлары турында маглүматлары тар, әйберләр арасындагы аерма һәм ошашлык ту­рында фикер йөртуләре примитив. Шунлыктан бу яшь балалар өчен язган шигырьләрендә Тукайда сыйфатлар аз яки бөтенләй юк. Монда сыйфат урнына фигыл йөри („Кызыклы шәкерт", „Ша­ян песи"). һәм, киресенчә, мәктәп балалары өчен язган шигырьләре сыйфатларга бай. Монда хәрәкәтне сыйфатлаулар алмаштыралар (пЧыршы“, „Бабай", „Мәктәптә", „Кышка бер сүз", „Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләре).

  1. Антропоморфиям (әйберләрне җанландырып һәм хайваннарны ке- шеләндереп бирү). Тукай шигырьләрендә бу киң таралган. Тукай бу алымы белән кешедә табыла торган сыйфатларны хайваннарга, кош-кортларга һәм башка әйберләргә күчерә. Шуның ярдә­мендә, аларга „җан кертә", хәрәкәтләндерә, аларны һәм балаларга якын ук китереп җиткерә. Аның „Яхшы хәбәрләр", „Бала белән күбәләк", „Эш беткәч, уйнарга ярый", „Арба, ат, чана", „Яңгыр илә кояш", „Фатима белән сандугач", „Кызыклы шәкерт", Бичара ку‘ ян", һ. б. шигырьләре шушы стильдә язылганнар.

Без әлегә Тукайның художество методындагы төп үзенчәлекләре әмһ гомумиерәк булган конструктив принциплары турында сөйләп килдек. Шушы ук урында безгә Тукайның теленә дә тукталып китәргә кирәк.

Тукайның шигырләрен иҗад иткәндә, вак буржуаның дөнъяны танып белү һәм чагылдыру мөмкинлекләре белән генә үзен чикләп
калырга теләмәде, бу тарлыкны киңәйтеп, ә күп урында аны вата- вата барып, тормыш фактларын үз халкының- теләк һәм интерес­ларыннан чыгып чагылдырырга омтылды һәм чагылдыруы аның поэзиясен халыкчан ясадылар. Халыкчанлык аның телендә дә ча­гылды. Башлап Галиясгар Камал, аның артыннан Тукай да фео­даль буржуаз жәмгыятнең тел мәсьәләсендәге пантуркистик һәм реакцион политикасына буйсынмастан, саф татар телендә („урам телендә*4) яза башладылар.

Балалар өчен язганда, Тукай тел мәсьәләсендә аеруча сак бул­ды. Бу саклык башлап шунда күренде ки, Тукай лексикасын га­рәп, фарсы һәм төрек телләреннән кергән һәр төрле сүзләрдән чистартып ташлады. Тукайның балалар өчен язган әйберләрендә сез бу телләрдән кергән сүзләрне бик сирәк очыратырсыз. Без кызыксынып Тукайның балалар өчен язган иң зур әсәре „Миау бикә" нең лексикасын тикшереп чыктык. Андагы гарәп һәм фар- сый сүзләре бер процентка да тулып житмиләр (О,53°/о)!

Тукайның балалар өчен язганда (бер балалар өчен генә дә тү­гел!) шулай халык сөйләменә ясаган ориентациясе бер лексикадан гына түгел, бәлки аның бөтен тел практикасында зур урын алып килә. Синтаксисындагы жинак һәм кыска жөмләләр, татар теленең барлык сүзлек байлыгыннан төгәл ачык, гади һәм колакка ягымлы ишетелә торган сүзләрне генә сайлап ала белү; аларның магнәләре- нә карап, әйтергә теләгән уен яшь укучыларның күңелләренә сең­дерерлек итеп урнаштыра алуыболар Тукай даһилыгының төп сыйфатларыннан саналырга тиеш.

Балалар өчен язылган әйберләр аларның телләрен ачалар. Алар- га тормыштан алган тәжрибәләренә анализ ясарга, ул тәҗрибәлә­ренә магнә биреп карарга ярдәм итәләр, балаларны уйларга өйрә­тәләр. Тукай моны бик яхшы төшенгән. Менә шуңа күрә дә, Ту­кайның балалар өчен язган шигырьләренең стиле корыч кебек нык, һава кебек җиңел һәм кояш яктысына куелган бер тамчы су кебек саф.

Тукайның мондый шигырьләрен мәкалләр белән чагыштырып ка­рарга мөмкин. Алар да нак мәкалләр кебек үк тирән магнәле булып, метафора, метономия кебек троплардан торалар. Менә бер мисал:

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар.

Карга мескен жырлый белми, кычкыра тик: „Кар“ да „Кар!"

(„Карга-, 1909.)

Югарыда без Тукайның балаларга мораль укырга яратуы турын­да язып үткән идек. Хәзер менә шуңар бераз аңлатма биреп ки­тәргә кирәк.

Тукай үзенең бер төркем шигырьләрендә балаларга мораль укый. Әйтергә теләгән фикерен җанлы художество сурәтләре аркылы
үстереп, бер-берсен ачыклый һәм баета торган мотивлар нәти­җәсе итеп бирмичә, „әсәрләренең артына яшеренмәстәң", коры, мораль өйрәтүләре аркылы укучыларына җиткерергә тырыша. Ба­лалар шагыйрьнең бу төркем шигырьләрен укыганнан соң аның әй­тергә теләгән төп уен үзләреннән-үзләре, шигырьне турыдан- туры укудан алган тәэсирләре аркылы үзләштермичә, бары тик шагыйрьнең ялангач мораль өйрәтүләреннән чыгып үзләштерәләр. Ачыграк булсын өчен бер мисал китерик:

..Уйнады" дип бирмиләр, ошбу җиһанда мәртәбә. Әй сабыйлар! эшләгез сез, иң мокадцәс нәрсә эш, Эш агачы һәр вакытта бик юмарт китерер җимеш, Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел. Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

(.Эшкә өндәү" 1909.)

Бу шигырьнең исме үк нинди планда язылуын күрсәтеп тора. Тукайның „Эш“, „Ата белән бала“, „Кышкы кич“, „Эш беткәч уй­нарга ярый" шигырьләре дә шушы ук стильдә язылганнар.

Балалар әдәбиятында бу чир күптәннән яшәп килә. Мораль- ләштерүгә каршы үз вактында Белинский дә көрәшеп килде. Ул бу турыда болай ди:

„Юк, мораль сентенцияләр бары тик үзләре кабәхәт һәм җи­мешсез генә түгел, алар хәтта балалар өчен язылган иң яхшы һәм тормыш белән тулган әсәрләрне дә бозалар".

Мораль уку әле безнең совет әдәбиятында да яшәп килә. Күрә­сең, совет язучылары балалар әдәбиятының спецификасын әле үзләштереп бетерә алмыйлар. Танылган совет балалар язучысы С. Маршак Совет язучыларының беренче Бөтенсаюз съездында ба­лалар әдәбияты турында ясаган докладында бу турыда әйтеп үтте.

Ләкин Тукайдагы моральләштеру ул аның берничә шигырьләрен­дә генә һәм, әйтергә яраса, үзендә тарихи аклануга да юл таба ала-

Беренчедән, Тукай балалар өчен шигырьләрен иҗад иткәндә, әле балалар өчен матур әдәбият тумаган (булганы да дини һәм дидактик әдәбият кына). Бу юлда Тукайга таянырга тәҗрибә бөтен­ләй юк.

Икенчедән, рус балалар әдәбияты булса да, ул да әле һәр төрле дини, сентименталь һәм мораль өйрәтүләрдән тәмам азат булган бер әдәбият хәлендә яшәми.

Санап киткән бу объектив шартлардан башка тагы Тукайның үзенә генә кайтып кала торган сәбәпләрне дә күрсәтергә кирәк.

 

Тукайда халыкны агарту, тәраккый иттерү, аны башка алдынгы милләтләр рәтендә күрү теләге гаят дәрәҗәдә көчле булган. Ул татар халкы эченнән чыккан һәм аның тормышы турында кайгыр­тучы һәр көрәшчене сөеп каршы алган. (Мәсәлән X. Ямашев турындагы шигырьләре). Менә шундый көрәшчеләрне аның балалар йөзендә күрүе, аларга өмет баглап, чиксез мәхәббәт белән каравы шагыйрь­нең үзендә бу хисләрне оештырырлык форма таба алмаган. Шу­ның нәтиҗәсе булып, менә шул югарыда саналып киткән мораль- ләштерелгән шигырьләр мәйданга килеп чыкканнар. Нннан соң Тукай әдәбияттагы тенденциялелек мәсьәләсен дә аңлап җиткермәгән булса кирәк.

Тукай шигырьләрен моннан 30 ел элек язды. Ул Бөек Октябрь таңын күрә алмыйча үлде. Ләкин үзенең бөтен иҗады белән бу таңның атуы өчен хезмәт иткән Тукайны халык онытмады. Хдлык аны революцияләр, сугышлар аркылы бүгенге көнгә кадәр күңелендә саклап алып килде. Бары тик эчтәлеге белән соцаилистик, формасы белән милли культуралар чәчәк аткан җәмгыят шартларында гына Тукай үзенең хаклы бәясен ала алды.

Бәхетле совет балалары Тукайның мирасын үз кулларына алучы бердән-бер көч булып торалар.

Тукай сыйнфи җәмгыят шартларында гуманизм, кешелеклелек, дус лык, ирек һәм мәхәббәт турында мәңгелек шигырьләр язып кал дырды. Ллар хәзергәчә безнең арабызда үзләренең җанлы тормыш лары белән яшиләр. Яңа җәмгыятнең яңа кешеләрен тәрбияләү юлында бу шигырьләрнең әһәмияте гаят дәрәҗәдә зур.

Без балаларда патриотизм тойгылары тәрбияләргә тиешбез» Ут- кән тормышның ачы күрнешләрен күрсәтмичә торып, без балаларда патриотизм тойгыларын тәрбияли алмыйбыз. Тукай шигырьләре бу юлда зур ярдәм күрсәтәчәк. Совет патриотизмы — ул бөтен дөнья хезмәт ияләренә мәхәббәт тойгысын да үз эченә ала. Интер­национализм— Тукай поэзиясенең иң төп сыйфатларының берсе ул. Тукай шигырьләрен уку балаларны менә шул интернационализм рухында тәрбияләүдә дә зур ярдәм күрсәтәчәк.

Матурлыкны тоя белү — совет балаларының гүзәл бер сыйфат­ларына әверелергә тиеш. Тукайның балалар өчен тезгән энҗе бөртекләре бу юлда да күп файда күрсәтәчәкләр.