Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХУДОЖЕСТВО ӘДӘБИЯТЫ ТЕЛЕН БАЕТУДА ШӘРИФ КАМАЛНЫҢ РОЛЕ

 

Шәриф Камалның татар художество әдә­биятына утыз еллык хезмәте бар. Аның хезмәте, әлбәттә, озынлык белән генә үлчәнә торган түгел, ул катлаулы, тирән һәм данлыклы хезмәт. Шәриф Камал иҗа- ды —татар җәмагатчелек фикренең өч революция чорындагы үсешен конкрет образларда чагылдырган көзге ул. Балык промыслоларындагы сезонлы эшчедән баш­лап, Бөек Октябрь социалистик револю­циясен күн заводы эшчесе буларак каршы­лаган Шәрәфи һәм шул Шәрәфиләрнең социализм төзү чорындагы образын үзендә чагылдырган Сәлим карт («Таулар» пьеса­сы). шул ук балык промыслоларыннан күтәрелеп, коммунист булу дәрәҗәсенә ирешкән сезонлы эшче Гарифлар, унике, унөч яшьтән тимерче алачыгына ташланып, андагы авыр чүкеч астыннан күтәрелгән коммунист Мохтарлар, капитализмның ка- пангы шахтасыннан күтәрелгән Насрыйлар һ. б. 11. б. болар барсы да татар җәма­гатчелек үсеше, формалашуы тарихын чагылдыручы демократик вәкилләр.

<Тел тарихы уй тарихы» ди бөек даһи В. И. Ленин. Ш. Камалның татар художество әдәбияты теленә, шул нигездә, гомумән татар әдәбияты теленә иткән хез­мәтен без әнә шул тарихка, ягни татар җәмагатчелек фнкре үсеше тарихына ты^ыз бәйләнештә алып өйрәнергә тиешбез.

Җәмагәтчелек фикреи әйдәүче, аны хә­рәкәтләндерүче үстерүче көч сыйныф­лар арасындагы каршылык һәм революцноп көрәш. Бу көрәш кешелекнең барлык кат­лауларын эченә ала һәм тормышның бар­лык тармакларына зур йогынты ясый. Тел­нең исә, аралашу чарасы буларак, тормыш­та тоткан урыны бик зур. Шунлыктан иҗтимагый хәрәкәтләрнең шул җирлектә үсеп барган җәмагатчелек фикренең телдә чагылышы бик көчле икәнен күрәбез. Шәриф Камал иҗады үткән этаплар моны ачык күрсәтәләр.

Ш. Камал, татарның .революцион-демо­кратик әдиб һәм шагыйрьләре белән кулга-кул тотынган килеш, үзенең әсәрлә­рен татар хезмәт массасы теле белән яза. аларны халык телендәге аһәң белән, ягым­лылык, үткенлек белән сугара.

Ш. Камал телендәге байлык, стиль юга­рылыкларынбарлыгын да деталь күрсә­теп бетерү, әлбәттә, бу мәкалә рамкаларын­да гына мөмкин түгел. Без биредә аларнын. кайберләреңә генә, башлыча, персонаж телен формалаштыру, лирик кичеренеш­ләрне сурәтләү, диалектизмнарны урынлы

 

 

 

куллана белү кебек бер-нке моментка гына тукталабыз.

Персонаж телен формалаштыру

Персонажларны, ягнн вакыйгага катна­шучы геройлар—образларны индивидуаль тулылыкларында бирү — бу художество адәбнятында табылырга тиешле төп шарт­ларның берсе. Бу шарт табылмаганда, язма әдәби әсәр була алмын, чөнки худо­жество әдәбиятының төп бурычы—күрсәтү, үзенең идеясен сурәтләрдә гәүдәләндерү, чынбарлыкны художестволы сурәтләргә са­лып аңлату. Тел нсә моның өчен иң зур чара булып тора, чөнки «тел — реаль аң» (К. Маркс). Теге яки бу геройларның реаль аңын, тормышка карашын аның теле ярдә­мендә генә ачып күрсәтеп була.

Персонаж телен формалаштыру өстендә эшләү, аны ипдизидуальлаштыру алымы- нын үсеше, камилләшүе татар әдәбияты тарихында шактый характерлы күряеш булып тора, бигрәк тә тел ягыннан. Дра­матик әсәрләрдәге геройларның телен нндивндуальлаштыруга шактый озак вакыт­лар буенча тиешле әһәмият бирелми, дөресе, ул язучылар тарафыннан үзләштерелми килә. Мәсәлән, «Чнстай комедиясе». Г. Ильясиның «Бичара кыз»ы, Ф. Халидиның «Бәдде бичара кыз> дигән әсәре (соңгы­сының хәтта 1901-1906 елларда язылган «Морат Сәлимов», «Махруся ханым» исемле драмаларында да шул хәлне, ягнн герой­лар телен индивидуальлаштыру булмаган- лыгын ачык күрәбез).

Бу жанр буенча персонаж телен ин­дивидуальлаштыру өстендә чынлап эшләү Г. Камалдан башлана дисәк хата булмас. Шулай да «Бәхетсез сгет»ендә аның да әле бу мәсьәлә шактый йомшак тора.

Хикәя, роман жанрында исә бу тармак тагын да озаграк вакытлар артка калып килә. Җыйнап әйткәндә (мин монда капи­тализм чорын гына алам), сиксәненче ел­ларда язылган «Хисаметдин менла» дан башлап. 3. һадыйиың 1908 елларда яз­ган хикәяләренә кадәр дип була, персонаж телен индивидуальлаштыру мәсьәләсе бик артта калып килә, монда эле моиотопик тел хөкем сөрә.

Шушы тарихи фактлар күзлегеннән ка­рап уй йөрткәндә, татар художество әдә­биятында персонаж телен индивидуальлаш- тыру өстендә осга эшләүче, яңа алым кертүчеләрнең берсе, хәтта беренчесе Шәриф Камал булды дня алабыз. Бу тезис «Акчарлаклар»дагы геройлар теле биреле­ше белән дә раслана булса кирәк.

Персонаж теленә анализ ясауның мето­дологиясе. башлыча, түбәндәге момент­лардан торырга тиеш:

  1. Теге яки бу геройның маглум сыйчыф вәкиле буларак шушы әсәрдәге вакыйгалар, га нинди мөнәсәбәттә булуын исәпкә алу
  2. Шушы геройның аң-белем дәрәҗәсе* һәм аның тормышка карашын, ягнн идеоло­гии юнәлешен исәпкә алу.
  3. Геройның тел мохыйтын. әйләнә-тирә­дәге тел байлыгын исәпкә алу.
  4. Язучының бу персонаж — образ кыла­нышларында ни бирергә теләгәнлеген дө­рес итеп ачу.
  5. Язучының үзе формалаштырган пер­сонаж белән нинди мөнәсәбәттә булуын исәпкә алу.

Югарыда саналган прнциплардан бишен­чесе Ш. Камал телен билгеләү өчен ын характерлы яклардан берсе, чөнки ул язучы үзенең геройлары белән бергә яшәгән, бергә үскән, алар белән к ул га-кул тотыны. шып «бәхет» эзләгән, тормышның әчесен- төчесен бергә татыган. Бу хәл исә анык теленә шактый сиземле үзенчәлек бирә. Ш. Камал үзенең геройлары телен, дөресе, тел татымын бик яхшы белә.

Алыйк «Акчарлаклар»ны, килик фактлар- га. «Акчарлаклар» Шәриф Камал иҗадына үзенең бик күп яклары белән характерлы. Теле ягыннан исә тагын да характерлырак, монда персонаж телен индивидуальлаштыру өстендә эшләүдә Ш. Камал беренче тәҗ­рибә ясый.

«Акчарлаклар»да шактый зур роль уйна­ган геройлардан берсе — Шәрәфи, Бу образ һәм социал хәле һәм профессиясе, һәм at дәрәҗәсе ягыннан чагыштырмалы рәвештә катлаулы. Ул катлаулылык исә Шәрәфинен бер сыйныф вәкиле булучылыктан икенче сыйныф вәкиле булуга күчү стадиясен к«- черүендә. Без беләбез, Шәрәфи капита­листик системаның кысырыклавы белая, авылның урта катлау крестьянениән бат­раклыкка, аннан сезонлы эшче хәлевэ
килгән образ. Ул, крестьянлектәи аерылган, ә магнәсе белән эшче булып җитмәгән әле. Шунлыктан аның психикасында урта хәл- легә. гомумән крсстьяигә хас булган төен­чекләр әле до булса сакланганнар, һәм алар кайчакта чишелеп, сузылып та киткәлиләр. Мондый типның телен ипдивидуальлаш- тыру, билгеле, язучыдан зур сәләт һәм күп хезмәт сорый. Без менә шул геройның тел байлыгын тикшерәбез. Тагын бер аныклау: вакыйга барышында Шәрәфи кай вакыт кемнәр белән сөйләшергә туры килгәнен дә исәпкә алыйк. Аның сөйләме әсәр буенча, очракларның төрлелегенә карап, башлыча, түбәндәге моментларга кайтып кала:

1. Шәрәфинең иромыслога яңа килгән эшчеләр белән сөйләшүе.

2 Балык тотканда Шәрәфинең хуҗа һәм эшчеләр белән сөйләшүе.

3. Шәрәфинең үз семьясендә — хатыны һәм кызы белән сөйләшүе.

•1. Шәрәфинең Гарифлар белән сөйләшүе.

5. Шәрәфинең эшчеләр белән кунак бу­лышканда сөйләшүе.

Шәрәфидә бу очракларның барлыгында да тигез булган бер генә төрле тел юк. Урны, кешеләре үзгәрү белән, Шәрәфинең теле дә үзгәрә, ягни сүзләр куллану, җөм­ләләр төзү төп алмашыну ягыннан анык. Бу бик характерлы күрмеш.

Шәрәфинең лексикасы. <Акчарлаклар»да Шәрәфинең абсолют 2136 сүзе бар. Шулардай русча 50 сүз, гарәп, чә—20 сүз, ул чорның укымышлылары гына кулланган (мәсәлән «афәрин, вәссә- ләм? кебекләр) 2-3 сүз, диалектизмнар,— 10-15 сүз, интернационал сүзләр—2. Ди­мәк, Шәрәфи теленең сүзлегендә доминант урынны татар сүзләре тоталар, З-ЗМг про­центы гына чит сүзләрдән тора була. Шә­рәфинең сүзлеген бу формада индивидуаль* лаштыру, минемчә, нормаль.

Ш. Камал Шәрәфинең югарыда саналган очраклардагы сөйләм үзенчәлекләрен түбән­дәгечә формалаштырган.

Беренче очрактагы с ө йлә м а л ы м ы

Без Шәрәфине беренче мәртәбә казарма­да—эшчеләр ятагында, яңа килгән кеше­ләр янында очратабыз. Шунлыктан монда язучы безгә аның портретын бирә: «...чик­мәненең алгы чабулары ике якка ачылып киткән, күкчел кара күлмәгенең изүеннән җоилы күкрәге күренеп тора иде. Буе урта­чадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә, хосусән түгәрәкләтеп кырыккан чал сакалы, киң вә каралчым йөзе белән, ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күре­нә иде» («Акчарлаклар», беренче басмасы, 8 бит).

Бу портретта геройның иң типик яклары, ягни аның психик төзелешенә тапкыр кил­гән кыяфәте чагыла. «Чикмәненең алгы ча булары ике якка ачылып киткән» булу ул чорның татар крестьяне сурәтендә табыла торган детальне, күлмәк изүе ачык килеш җоилы күкрәкнең ыржаеп торуы исә бат­ракларда табыла торган килбәтне күрсәтә: түгәрәкләндереп кырылган чал сакал — төбендә, азмы-күпме шәһәрләшкән масте­ровойга тартымлык билгесе. Язучының. «... төтен дулкыннары арасында... «дию» кыяфәтендә күренә иде» — дип бәя бирүе исә, Шәрәфидә азмы-күпме авторитет булу­ын, башкаларга йогынтысы тия алырлык Һәм кирәк урында үз сүзен үткәрә алырлык көч барлыгын күрсәтеп тора.

Дөрестән дә, Шәрәфи портретындагы индивидуаль якларның эчтәлеге бик тиз ачылалар. Аның, казармага кергәч үк. Сафа белән булган кыска диалогы моны күрсәтеп тора.

Диалог болан бирелә:

«Сафа дигән егет өстәл җыештырып ма­таша иде.

  • Менә, әйткән идегез килмәс. Әйдүк, Шәрәфи абзый, — диде.

Теге эндәшмәгәч, тагы ялгады:

  • Хәзер генә Исак сине эзләп йөои- дер иде. Җир тишегенәме кергән, һич табар хәл юк, ди үзен.

Теге (Шәрәфи—Л, Җ.\ карлыккан та­выш белән, ашыкмыйча гына:

  • Кашыкларыңны адаштырма, санап гына куй дип әйтмәдеме? — диде.
  • Юк шул. ансын әйтмәгән иде.
  • Әнә иң кирәклесен әйтми калдыр­ган».

Менә шушы кыска гына диалогта III. Ка-
мал бик зур осталык белән, ике образный индивидуаль ягын. һәм. шуның, ярдәмен­дә. з ларның социаль йөзләрен киң кү­ләмдә ачып сала.

Сафа гади бер сезонлы эшче. Ул әле- гә савытлар җитештерүче, аш-су тирәсен караучы ролендә генә. Шулай да үзе тап кыр. репликага бай һәм кыю образ. Ул, үзен иркен тотып кына. Шәрәфинең ни нечкә кылларына чиртә ала.

«Әйткән кдегез килмәс» Сафа реп­ликасы. Монда күчерелмә магнәдә алын­ган, чәнечкеле семантика бар. Гадәттә, бик еш килеп йөри торган кешене шушы фраза белән каршылыйлар. «Исак сине эз­ләп йөридер ңде» — шул ук Сафа реплика­сы. Бу фраза да. төбендә, туры магнәсендә алынмаган, монда да шулай ук кырмыска оясына таяк тыгу теләге саклана: Шәрә­финең Исакны яратмаганлыгы, аны дош­ман күрүе аңлашыла.

Шәрәфи Сафаның шушы ике фразасына шундый ук ике фраза белән җавап бирә дә диалог киселә. Менә ике яктан әйтел­гән икешәр фразаны бергә кушсаң, туры магнәләре белән алганда, бер-беренә һич бәйләнмиләр. Күчерелмә метафорик тө­шенчәләре белән исә бу фразалар бик тап­кыр киләләр. Шәрәфи Сафаны төшенә һәм артык сөйләшергә дә урын калмый.

Жыйнап әйткәндә, бу диалог Шәрәфинең индивидуаль үзенчәлекләреннән ике мо­ментын ачып сала: беренчедән, ироник реплика, бигрәк тә үзеннән түбәнрәк кеше­ләрнең ана карата мәзәкләп сөйләүләрен яратмавын: икенчедән, Исакны (хуҗаның урынбасарын) яратмавын, аның белән бот­касы пешми икәнен күрсәтә.

Шәрәфи, ике фразалы җавап биреп. Сафа белән эшне бетерә дә, «яңа килгәннәрне күрмәгәнгә салышып, илтифатсыз гына: Солдат, шашка уйныйбызмы? дип куя». Бу фразада «солдат» кебек авторитетны үзенә каратып, калганнарның да әһәмнят- леләрен үзенә таба тарту теләге ята. Кыс­касы, монда Сафа белән булган урынсыз әйткәләшүдән туган күнелсезлскне югал­ту һәм Шәрәфилекне саклау теләге бар.

Солдатмын гафу үтенүе җавабына ар­тык магнә бирмәстән, Шәрәфи яңалар 6е* лән сүзгә керешә:

«Ә! Якташлар... Кайсы губерна? Ә өяз кайсы? Бәләбәй диген... Авыл кайсы?.. Ярый...»

Монда, күрәбез, Шәрәфи үзенең сөйлә­менә бөтенләй икенче төс бирә ■ анкеталы фразаларны, нак менә начальник кеше тоны белән тезеп бара. Диалогның азагын «ярый...» белән төгәлләве бу тонны тагыс да көчлерәк буяуга манчый.

Ләкин бу поза озак дәвам итми; бер тәмәке урар арада Шәрәфинең характеры алмашына һәм ул күптәнге танышы белән сөйләткәндәгечә, гадиләшеп, ачылып сүзгә керешә.

«Бәләбәйнаң минем бер бик дус кеше бар иде.

Хәер, мин үзем дә мишәр. Красный сла- бодский өяз. . Ну, шунда да... Хәер, авыл­ныкы булгач сез аны белмәссез... Бик һәй­бәт кеше иде. Әнә шундый ачык авыз­ларга күп лыгырдарга бирми иде ул...»

Шәрәфинең бу сөйләме, бердән, нормаль тон беләк башланып, борчылулы бетә. Икен­чедән, берәүләргә сөйләнгән сүзе, икенче берәүгә төбәлгән реплика булып чыга (Сафаны чәнчи). Өченчедән, сүзлек һм җөмлә төзелеше ягыннан интеллигент теле элементлары катнаш мишәр крестьяне теле булып чыга. «Хәер» бу чорның укымыш- лылары тарафыннан яратып кулланылган кереш сүз. «Бәләбәйнең минем бер бик дус кеше бар иде» бу нак мишәр сөйлә­шүендәге сиитаксик бәйләнеш формасына салынган бер җөмлә.

Бу тема Шәрәфинең: «Өяздә чакта, энем, минем үземнең генә унлап атым бар иде. кайда ул урлау дигән нәрсә?» җөмләсе белән, төбендә, тәмамлана. Шулай да Са­фаның үткен репликалары Шәрәфине җиңеп чыга, «карт үзе дә. көлкегә кушы­лып, аптыраган кыяфәттәрәк бераз көлем­серәп торды» ди язучы.

Моннан соң Шәрәфи күлчелек арасында барган диалогларга киңәшче рәвешендә генә аз-маз катнаша да чыгып китә.

Шулай итеп, бу очракта Шәрәфинең сөй­ләме, югары тоннан башланып, ахыр чиктә, иң юаш хәлгә калып тәмамлана, икенче 

төрле әйткәндә, ул үзен маглум бер тигез­лектә генә тота алмый. Бу авын социал хәлендәге тигезсезлек белән, «ун атлы» крестьяннан батраклыкка калуы белән бик тапкыр килә.

Икенче яктан, Шәрәфи сөйләменең бер үк очрак, лирик обстановкада шул чаклы тиз үзгәрүләр белән чуарлануы, хезмәт иялә­рендәге самимилык, туганлык, якынлыкның көчлелеген күрсәтеп тора. Эшчеләр, го­мумән хезмәт ияләре арасында саф дуслык нигезендә үзара көлешү, мәзәкләшү, тапкыр сүзләр белән бер-беренә «чәнчешү» алымы бик көчле, ләкин аларда моның өчен үпкә­ләшү дигән нәрсәнең эзе дә юк.

 

 

 

Икенче очрак.

 

 

 

Менә сезгә диңгез яны. Дулап, котырып торган диңгез эчендә, балыкчылар көймәсе үлем белән көрәшә. Соңгы, хәл иткеч ми­нут. Я үләләр, я калалар икесенең бер­се. Балык кайгысы түгел, җан кайгысы. Бөтен халыкның күзе дулкыннар арасында чайкалган көймәдә. Әмма Исак шул хәлдә дә балык турында кайгырта. Кыскасы, си­туация көчле. Менә безнең Шәрәфи абзый вакыйгага анализ ясый. Аңарда актив аи туз. һөҗүмле тон, катлаулы җөмләләр белән сөйли ул:

«Кабахәт нәрсә, хәерсез. Ничек була­сы төш вакытында ук билгеле иде бит. Кирәкми, дим, невод салдырма, давыл кү­тәрелә... Юк. Тыңламый бит, шәйтан. Менә хәзер аркан ычкынган икән, бер яктан гына тартасы, ярты сагәттә эш бетә! Исак Абрамыч шулай гына итик, юк, имеш, алай невод ишелеп, чуалып бетә. Невод чуала дип, кешеләрне күрәләтә батарга җибәрә, мәлгуи». Шәрәфи дөрестән дә монда актив тон. Исакка чын-чыпнап каршы тон белән сөйли: «Хәерсез». «Кирәкми», «Юк», «Тың­ламый бит...», «Эше бетә», «Батарга җибә­рә...» дигән сүзләргә ул басым ясый. Аның бу сөйләме, эшчеләр интересыннан чыгып, хуҗаларга каршы юнәлгән. «Аңар нәрсә? Пас бар ич» дпп, вакыйгага синтез-йом- гак ясый.

Әмма аның бу активлыгы озакка бармый. Апализ, сиңтсз белән барлыкка килгән уеннан ул бик тиз туктый. Николай килеп:

<— Беләсез, тегеләр нәрсә ди... Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике «господинны» буып суга ташламакчы булалар!» — диюгә, Шәрәфинең, сөйләме буылып кала. Ул си­туациянең активлыгына катнаша алмый:

<— Эһем...» дпп туктала.

Шунда ук, «шулай кирәк, монда алар гаепле» диясе урынга ул «тынычландыра», «килештерә» торган түбән тонга күчә:

<— Кайтырлар, алла боерса... Инде бо­рылганнар да бугай... Карагызчы яхшы­лап...» дип. ’ гади, пассив тонлы җөмләләр белән артка чигенә, юнәлешен башка якка бора. Бөтен эшне субъективка «алла»га кайтарып калдыра.

Җыйнап әйткәндә. Шәрәфинең сөйләме бу очракта да бик чуар: каты протест белән башланып, кмлешүчән тонга кайтып кала. «Хәерсез, шәйтан, мәлгун» сүзләре кулла­нып, сүгү, шелтәләүләрдән соң «алла боер­са» белән сөйләм ябыла. Бу төр алым белән инднвидуальлаштырылган сөйләм Шәрәфи характерындагы тигезлек ныгын җитмәгәнлек не. тирәннәп ачын бирә.

Шәрәфинең әле билгеле дәрәҗәдә ныгы­ган стиле булмаганын тагын да ачыграк күрсәтү өчен, аларның Гариф белән булган утырышларын алып карау җитә.

Шунысы характерлы, бу утырышта Шә­рәфинең сөйләме «затлы» сүзләр белән чуарлана, мәсәлән, «нәгүзе биллә», «заруры», «сәфәр», «китап сабыр итәргә кушкан», «магзум», «вәссәлә.м», «мәрхум», «шифа», «афәрин» һ. б. б. шундый «олылар» авызын­да гына очрый торган сүзләр куллану аша ул үзен «дәрәҗәле», «абруйлы» итеп күрсәт- мәкче була. Шунлыктан аның сөйләмендә дә ятрак әйләнмәләр, «фәлсәфә» элемент­лары шактый зур урын алалар. Моны тү­бәндәге мисаллардан күрәбез:

«Кичә ишеттегез бит, ни ди Исак. «Иртән невод салыныр имеш, юк дим, азы- рак сабыр итәрсең!» «Кызык кеше соң». «Менә инде очарга гына торалар». «Ул әйт­ми бит: ио, Шәрәфи Осипич. Иртән иевод

 

салсак личек булыр икән? Ничек уйлый­сын? Иртәрәк түгелме икән, яисә өлгереп булырмы икән? Юк, ул аны әйтә алмын... Иртән невод салабыз, имеш. Салма әле, дим эчемнән генә... Инде картаеп киләм, -т шикелле картаям шушы тирәдә, сасыган балык тирәсендә, һәм аңлый да төшәм аз гына... Ә ул нәрсә? мальчишка бер... Егер­месендә инде сүз дә юк, салабыз, алла боерса».

Бу тема тулысы белән Исакны тәнкыйт- кә корылган. Монда бай эчтәлек һәм сөй­ләм алымы бар. Бу текст үзенең синтаксик тезелеше белән бик бай: кушма җөмләләр­не каршы кую, аңлатма, сорау-җавап фор­тларында биреләләр. Төрле эчтәлекле эндәшләр куллану, аерымландыру һәм өстәмә сүзләр ярдәмендә сөйләмне ныгыту кебек чаралар монда шактый күрнекле урын тоталар. Болары аның аңындагы көчлелек күрсәткечләре..

Шәрәфи бу теманы да «алла боерса» белән тәмамлый. Болан итүе аның өчен табигый да, чөнки, беренчедән, анардан әле авыл кешесе психологиясендә була торган бәйлелек, табигат дуамаллыгы ку­лында булучылыктан өркеп яшәү калдыгы чыгып бетмәгән; икенчедән, аның әле яна профессиясе—үзе дә ул чор техникасы шартларында «алла боерса»га корылган.

Шәрәфи тематикага да бай. Ул, хәтта үзе алдан ертып баручы сыйфатында, уты­рышка янадаи-янэ темалар куя ала. Мә- солон, ул шул ук утырышта:

<— Шулай диген, якташ... Мәрхүм әткә­ен хәзрәт иде икән», — дип Гарифка яңа тема ача да:

— «Атаң мулла булгач, үзеңнең дә укымышлыгың булгач, нәрсәгә соң син рабочий булып йөрисең, ә? Муллалык бул- мый икән, мәзин була кеше!..» ди дә:

«— Әй энем, энем, энем! Солдат белән бс ■! тапшыр инде син рабочийлыкны» —* дип киңәш бирә.

Шәрәфи бу мәсьәләгә карата мондый йомгак ясый: «Тәүбә, нәгузс биллаһи, кап- • ыркы л-эмиы белсәм дә, мине монда ар-’ каннар белән тартын та китерә алмас идеи!» ди ул.

15у тема, кызы тарафыннан ясалган реп­ликага җавап буларак әйтелгән түбәндәге җөмлә белән тәмамлана:

«Минме? Галтаринный приказчик бу­лыр идем, ату мәзингә куелыр идем»,—да Шәрәфи.

Күренә ки, безнең герой монда да шак­тый зур теманы күтәреп, азагында йомгак ясап куйды: «мәзингә куелыр идем» имеш.

Мондый таркаулык, ныгымаган.тыкныж “социал сәбәбен, билгеле, аның әле «акчар­лак» булып йөрү стадиясен кичерүче булуы белән генә аңлата алабыз.

Икенче төрле әйткәндә, Шәрәфинең уй­лары әлегә нормаль, тигез сузылмыйлар, маглүм бер каршылыклар белән чуарлана­лар. Шәрәфинең «Акчарлаклар» дагы бире­лешенә, тел алымнары төзелеше, сөйләмен­дәге пндивидуальлыктан чыгып, түбәндәге резюмене ясый алабыз.

Шәрәфинең тормыш тәҗрибәсе шактый бай, һәм бу хәл аның телендә дә шактый тулы чагыла. Ләкин әле аның аңында ике­леклелек, ныгып, утырып бетмәгәнлек тә үзен нык сиздерә, бу фактны анык тел байлыгындагы аерым моментлар күрсәтеп торалар.

Шәрәфи «Т а ц а т к а и д а» ро­ма и ы н д а.

Шәриф Камалның персонаж теле өстендә нык эшләгәнлеген тагында раслау өчен. «Таң атканда» романындагы Шәрәфигә кыс- кача гына кагылып узыйк.

II —12 еллар гомер үтә. Ш. Камал безне Шәрәфи белән тагын да очраштыра. Шәрә­фи инде бөтенләй башка тип ул инде сезонлылык стадиясен үтәп, эшчеләшеп. маглүм бер сыйныфның пролетариат сынн- фыныц аңлы члены булып әверелгән.

Иҗтимагый тормышы алмашыну җирле­гендә Шәрәфинең аңында да, тел байлы­гында да зур үзгәреш күрәбез.

«Дүртәр ятажлы йортлар салдылар... 0 безнең кеше ашарына җиткерә алмыйсын, ь'аглэт төшкере.» (Иҗтимагый тормышка анализ буржуазия белән пролетариат тормышы арасындагы аерманы күрсәтә). «Нагләт төшкере!» ди. капиталистик сис­темага юңәтелгән өндәшне, аермаландырып. басым белән әйтә, «Байлар чамасыз баеды­
лар. ярлыларга бөтенләй тормыш калмады.» ди Шәрәфи. (Кушма төзмә. Каршы кую. Ноль’ формада. Эчтәлеге иҗтимагый-сыйн- фи. Ситуациягә тулы анализ ясый). «Жало­вания бары 15 сум гына, ләкин нихәл итәсең?» (Кушма төзмә. Каршы кую. «Ләкин» белән каршы кую. Эчтәлеге иҗ­тимагый). «Үзе. төбендә мулла малае, ләкин әйбәт кеше» (Сүз Гариф турында бара. Аңар характеристика бирә). «Эш тү­гел, чәнчелеп китсен... әйбер бәяләре котырып үсә... Менә безнең завод мате­риал юклыктан бер атна эшләмәде», «үзе­безнең коитордагы курьер, жалования азлыктан, ташлап чыгып китте». «Патша урнына менеп утыргач, аның башкалары да, баксаң, шул ук җырны тартып маташырлар» һ. б. шундый, кушма җөмләләрнең сәбәп төрен күпләп куллана.

Бу мисаллардан күренә ки, Шәрәфинең тормышка карашы, аның пролетариат каза­нында кайнавы нәтиҗәсендә объективлаш­кан. Ул һәр нәрсәгә иҗтимагый тормыш күзлегеннән карап бәя бирә. Шуның өчен аның стилендә дә кызыл җепь булып су­зылган тон, берлек, актив уйларны кат­лаулы җөмләләрдә бирә алу һәм шуңар омтылыш күзгә бәрелеп тора.

Шәрәфинең сүзлеге монда бөтенләй баш­ка юнәлеш белән баеп бара. Беренчедән, «Акчарлаклар» дагы «затлы» гарәп сүзләре бөтенләй телгә алынмыйлар. Икенчедән, аның теленә интернационал сүзләр урнаша­лар. Мәсәлән: оратор, митинг, речь, доктор һәм башкалар. Өченчедән, Шәрәфидә урын­чылык телен алга сөрү тенденциясе дә беткән дип була...

Сүзне озынга сузмый, Шәрәфи теле ту­рында түбәндәге нәтиҗәгә киләбез. «Акчар­лаклар» да Шәрәфи әле күчү, бер социал катлаудан икенчесенә бару стадиясен ки­черә. Бу чорда аның тормыш — көн-күреше икеле-микеле, хәтта, билгесез булган ши­келле, аның «реаль аңы»— телендә, сти­лендә дә шул ук чуарлык, керделе-чыкты­лылык хөкем сөрә. Хәзер инде Шәрәфидә сыйнфп этика сиземле рәвештә кристалла­шып бара. Ул үзе өчен генә түгел, бәлки • сыйнфы өчен яна.

Ш. Камал Шәрәфине урта тормышлы крестьян мохитыннан алып, тиешле стадия­ләр аша эзлекле рәвештә, эшче сыйнфына чаклы үстерә. Шәрәфинең үсеше диалектик каршылыклар белән алга барырга тиеш икәнен Ш. Камал үз иҗадына нигез ташы итеп куя һәм шуны шактый тулы итеп бирә.

Ш. Камал Шәрәфинең үсү стадияләрен­дә чагылырга тиешле кичеренүләрне, аң этика алмашынуларының тел- алымнарында чагылышын тулы итеп бирә. Ул моңа пер­сонаж теле өстендә оста эшли алуы арка­сында ирешә.

Шахтер Н а с р ы й те л е.

«Козгыннар оясында» ның хикәя жан­рында Насрый ябык, төссез, үз эчендә генә яшәүче, эчтән янучы итеп бирелә. Садрыйлар — сатлык җаннар, аны «зобани» дип йөртәләр.

Шәриф Камал, «Козгыннар оясында» ны драма жанрына әйләндергәндә Насрыйның чын йөзен, аның сыйнфп энергиясен үз динаминкасына бирергә тырыша.

Насрый «Козгыннар оясында» ның баш каһарманнарының берсе. Аның моңа хакы да бар, чөнки ул 1213 еллар бурлак булып йөргәннән соң, шахтага урнашып калган кеше. Аның, үзе әйтмешли, «җнре- суы юк, атасы-анасы үлгән». Насрый инде авыл тормышыннан, аның үзенчәлекләрен­нән бөтенләйгә аерылган. чын-чыннан пролетарлашкан тип.

Насрыйдагы тел байлыгын өйрәнү, бер яктан, ул чорның сезонлы эшчесе Шәрәфи теле белән чагыштыру, икенче яктан. Сәлим картлар — социалистик тормыш төзү чоры эшчеләре теле белән чагыштыру аша үсешне күрүгә мөмкинлек ача.

Насрыйның тел алымнарын күзәтүдә без югар'ыда кунг'ан принциплардан чыгып эш күрәбез, ягни Насрый телендә маглүм рәвештә формалашкан тел бармы һәм аның иҗтимагый тамыры кайда, дигән сораулар­га җавап эзлибез.

Өйрәнү түбәндәгечә нәтиҗәләрне бирә: Насрыйның теле аның сыйнфп аңын, әй­ләнә-тирәгә объектив карашып тулысынчэ чагылдыра. Әгәр дә без Шәрәфинең, эшче чактагы телендә доминанты таба алмый

 

го аптырасак. Насрында теленеп доминанты ярылып ятканны күрәбез.

Насрый телендәге доминантмын төп эле­ментлары:

а)  Кирәк нинди генә ситуация булмасын. Насрыйның сөйләме, анализ-синтез бер­леге нигезендә, мөхакамәле. Аның җөмлә­ләре догматик, катып калган фикерләрне түгел, бәлки конкрет моментка караган мәсьәләләргә комментарий — ачыклау бирү функциясен үтиләр.

б)  Шунлыктан аның сөйләмендә доми­нантлык ролен кушма төр җөмләләр, алар- нып да каршы кую, аңлатма, нәтиҗә калы­бында булганнары уйныйлар.

Факт: Насрыйның «Козгыннар оясында» буенча, теге-бу вакыйга уңае белән сөй­ләве барлыгы 85 ләп җөмләдән тора. Шулардай 40 лабы кушма җөмлә. Димәк, Насрый телендә кушма җөмләләрнең про­центы 46—47 гә җитә. Шулардай каршы кую типында булганнары, барлык кушма­ларның 30—31 процентын тәшкил итәләр. Димәк, кушмаларда доминант«каршы* кую типындагы тезмәләр» булып кала. Бу — әһәмиятле факт. Чөнки каршы кую типындагы җөмләләр анализ-синтез берлеге нигезендә, сөйләүчеләрнең объектив, кара­шы. әйләнә-тирәдәге хадисәләргә чагыш, тыру күзлегеннән карау көче барлыгына дәлил булалар.

Менә Насрыйның доминантлары:

«Төкер әйдә, мулла үзенә мулла, без үзебезгә... Что ты сделаешь!» (Мулланың кемгә кирәклеге турында дискуссия бара. — Л Җ). Бу җөмлә катлаулы төзмә калыбында бирелә. Төи конструкция кар­шы кую ноль формада. Эчтәлеге ачык: Насрый монда муллага чын-чыннан сыйныф күзлегеннән бәя бирә. «Төкер әйдә»гә ба­сым ясап эндәшә. «Бөтенләй череп беткән­нәр бит, ә все таки алмаштырмыйлар, чт.> ты сделаешь» ди Насрый. (Сүз шахта терәүләре турында бара. — Л. Җ). Җөмлә­нең формасы «каршы кую», эчтәлеге капи­талистларның эшчеләргә карашына анализ. «Забойны чокы да чокы, көндә чокы, төн- дә чокы, тамагың ач, өстең ялангач» ди Насрый. Бу җөмләнең конструкциясе бик оригинал. Монда тезелеп килгән уйлар

Ji. Жәлә* бер-берен каршы куеп гормония, эпитетлар ярдәме белән, капиталистик шахта этчесе­нең хәлен, көнкүрешен аның авыр хез­мәте өчен алган бәясен каршы куялар.

«Белгән кешеләр әйтә, әнә, граннцад! шахтерлар тугыз сагәт эшлиләр, ә бе* монда алтыдан алтыга, — ярты тәүлек жм> астында җаныбыз чыга» ди Насрый. Б.- җөмләдәге эчтәлек белән форма берлегенең оригинальлыгы тагын да көчлерәк. Монда гы «белгән кешеләр әйтә» җөмләсе Нат­рийның. уйлары бөтен дөнья күләменд- эшчеләр бер сыйныф икәнлекне яхшы нтея аңлау дәрәҗәсенә җиткәнне күрсәтә.

Искәрмә урнында шуны әйтеп китәр*? кирәк. III. Камал монда «без» гә иялек ки­леше формасын бирмәү белән Насрыйнын бай алымлы җөмләсенә кимчелек кнтергәс («безнең» кирәк).

Насрыйдагы кристаллашкан стильне кү­зәтү уңае белән күзгә бәрелеп торган неч­кәлекләрнең кайберләреңә тукталмый кнтез булмый.

Насрый — ул бер яклы гына, схематиз: каткан кеше түгел. Аның эмоционагЗ сизгерлеген капитализм системасы, күпне генә изсә дә, үтерә алмаган. Аның ул сиз­герлеге, үз урнында, гармоник алымлы җөмләләр аша формалашалар.

Мәсәлән:

«Бер вакыт ун ике ел, эне, ун ике ел. бурлакта йөреп кайтсам, ни күзем белән күрим — менә дигән итеп торалар бит, нак күгәрченнәр төсле гөрләп, что ты сде­лаешь. Җиңги, чим, ничегрәк сон. днч-. теге вакытлардагы фәлән-фәсмәтәннәр? 0$. дигән була, яшьлек җүләрлекләрен искә төшереп .маташмасана, дигән була, что ть сделаешь. Бер уйлаганда бик кызык та. >

Менә бу өземтәдә җөмлә конструкция­сенең бик күп төрләре бар. Үзе бик гади булу белән бергә, ул эмоциягә һәм эчъ леккә бай. Логнк басымнар, кереш, өндәш­ләр, хәтта күп урында балласт була тор­ган артык сүзләр, мәсәлән, «что ты еде лаешь»та, контекстка органик кушылың магнә һәм гормония бирә. Өземтәнең аза­гында «бер уйлаганда кызык та», дИж йомгак ясап куюы, аңардагы яшәү теләгенең ни чаклы көчле икәнен тагын да ныграк а^а

 

Насрый кешеләрне дә ' аңлый, алардагы нечкәлеккә туп-туры итеп бәя дә бирә ала. Госман хатыны Мәрьямне кимсетүгә карата ул: «Мәрьям мал-туар түгел шул, әдәм баласы, күңле нечкә, что ты сде­лаешь»— дни тирән магнәле реплика ташлый.

Билгеле, бу репликада көчле кичеренү, әйләнә-тирәгә бәя бирү бар.

Насрый дошманга карата каты. Мәсәлән, аның муллага адреслаган җөмләләре кы­рыс басымнар белән яңгырап торалар.

«Бар шул, Гәрәй әйтә: дөрес, ди, ә мин әйтәм дөрес түгел, что ты сде­лаешь!»— ди ул, муллага каршы.

Насрый теленең инднвидуальлаштыры- луына карата түбәндәге резюмене ясый алабыз.

  1. Насрый теле гарәп-фарсыдан кергән «затлы» сүзләр белән чуарланмаган. Аның телендә доминант урынны татар лексико­ны ала. Рус сүзләрен ул профессионалй тармак буенча гына куллана.
  2. Насрый сөйләменең систематик төзе­лешендә маглүм күләмдә урнашкан, ныгы­ган стиль бар.
  3. Насрый телендә эмоциональ чаралар Да юк түгел.

Ш. Камал бу образының теле өстендә дә нык һәм анык эшләгән, зур сәләтлелек күрсәткән.

Тискәре образларның тел­ләрен и н д и в и д у а л ь л а ш т ы- р у г а б е р н и ч ә ү р н ә к.

Тискәре образларның индивидуаль якла­рын бирү тагын да кыенырак, тагын да җаваплырак, чөнки монда иң типик, ип характерлы черталарны сайлый белергә кирәк. Тискәре персонажның тел үзенчә­лекләрен инднвидуальлаштыру да шулай ук читен.

Ш. Камалның тискәре типлар телен фор­малаштыруда, аларның индивидуаль үзен­чәлекләрен бирә алуда да классик алым­нары бар. Депутат («Депутат»), Юнус хаҗи, («Хаҗи әфәнде өйләнә»), Корбан­гали, («Таң атканда»), Гайфулла («Ут») образларның телләре моңа ачык дәлил була алалар.

Менә безнең күз алдында депутат об­разы. Бу чын-чыннан хыянәтче, чын-чыннан халык дошманы, ул бары тик үз кесәсен генә кайгыртучы хәйләкәр милләтче. Ш. Камал бу типның шундый черек икә­нен җинак кына формалаштырган ике монологта ачып бирә. Беренче монолог — депутатның вокзалда — «йотыйк» сөйләргә әзерләнүе, икенчесе юлда барганда үз алдында сөйләнүе.

Депутатның «нотык» өчен хәзерләгән тексты «сайланма», «затлы» сүзләрдән һәм борылмалы, сыгылмалы җөмләләрдән тора. Без анда, «бер тамчы кан», «иҗтиһзд», «мөкаддәс вазифә», «таглнме гомуми», «милләт хаяты», «хәят вә шан» һ. б. һ. б. шундый күз буяу өчен кулланыла торган ялган, алдаучы сүзләр укыйбыз.

Шулай итеп, Шәриф Камал персонаж­ның, үзен сөйләштереп, барлык тискәре якларын ачып бирә. Монда без авторның көчле художниклык сәләтен күрәбез.

Шәриф Камалдагы бу осталыкның клас­сик үрнәге итеп Юнус хаҗи сөйләмен алырга була. «Хаҗи әфәнде өйләнәэнең икенче пәрдәсендә Юнус белән Галимә остабикә арасындагы диалог моны бпк ачык күрсәтә.

Монда Галнмә ире Юнус хаҗиның кайда һәм кемнәр белән булган бозыклыкларын дистәләп санап китә, ә хаҗи әфәнде, та­вык та чүпләп бетергесез ясалма антлар эчеп, аллалар, муллалар белән карганып, күзен дә йоммыйча, үзен аклап бара.

Менә берничә мисал:

«Галнмә. Нахак ди тагын, әй-й!.. Соң бит үз күзем белән күргән эш ләбаса. Ла- ташавы кочаклап маташа идең бит...


Шәриф Камалның татар художество әдә­биятына утыз еллык хезмәте бар. Аның хезмәте, әлбәттә, озынлык белән генә үлчәнә торган түгел, ул катлаулы, тирән һәм данлыклы хезмәт. Шәриф Камал иҗады —татар җәмагатьчелек фикренең өч революция чорындагы үсешен конкрет образларда чагылдырган көзге ул. Балык промыслоларындагы сезонлы эшчедән баш­лап, Бөек Октябрь социалистик револю­циясен күн заводы эшчесе буларак каршы­лаган Шәрәфи һәм шул Шәрәфиләрнең социализм төзү чорындагы образын үзендә чагылдырган Сәлим карт («Таулар» пьеса­сы). шул ук балык промыслоларыннан күтәрелеп, коммунист булу дәрәҗәсенә ирешкән сезонлы эшче Гарифлар, унике, унөч яшьтән тимерче алачыгына ташланып, андагы авыр чүкеч астыннан күтәрелгән коммунист Мохтарлар, капитализмның капангы шахтасыннан күтәрелгән Насрыйлар һ. б. 11. б. — болар барсы да татар җәма­гатчелек үсеше, формалашуы тарихын чагылдыручы демократик вәкилләр.

«Тел тарихы — уй тарихы» ди бөек даһи В. И. Ленин. Ш. Камалның татар художество әдәбияты теленә, шул нигездә, гомумән татар әдәбияты теленә иткән хез­мәтен без әнә шул тарихка, ягни татар җәмагатьчелек фикре үсеше тарихына тыгыз бәйләнештә алып өйрәнергә тиешбез.

Җәмагәтьчелек фикрен әйдәүче, аны хә­рәкәтләндерүче — үстерүче көч — сыйныф­лар арасындагы каршылык һәм революциоп көрәш. Бу көрәш кешелекнең барлык кат­лауларын эченә ала һәм тормышның бар­лык тармакларына зур йогынты ясый. Тел­нең исә, аралашу чарасы буларак, тормыш­та тоткан урыны бик зур. Шунлыктан иҗтимагый хәрәкәтләрнең шул җирлектә үсеп барган җәмагатьчелек фикренең телдә чагылышы бик көчле икәнен күрәбез. Шәриф Камал иҗады үткән этаплар моны ачык күрсәтәләр.

Ш. Камал, татарның .революцион-демо­кратик әдиб һәм шагыйрьләре белән кулга-кул тотынган килеш, үзенең әсәрлә­рен татар хезмәт массасы теле белән яза. аларны халык телендәге аһәң белән, ягым­лылык, үткенлек белән сугара.

Ш. Камал телендәге байлык, стиль юга­рылыкларын— барлыгын да деталь күрсә­теп бетерү, әлбәттә, бу мәкалә рамкаларын­да гына мөмкин түгел. Без биредә аларнын. кайберләреңә генә, башлыча, персонаж телен формалаштыру, лирик кичеренеш­ләрне сурәтләү, диалектизмнарны урынлы

 

 

 

куллана белү кебек бер-нке моментка гына тукталабыз.

Персонаж телен формалаштыру

Персонажларны, ягнн вакыйгага катна­шучы геройлар—образларны индивидуаль тулылыкларында бирү — бу художество адәбнятында табылырга тиешле төп шарт­ларның берсе. Бу шарт табылмаганда, язма әдәби әсәр була алмын, чөнки худо­жество әдәбиятының төп бурычы—күрсәтү, үзенең идеясен сурәтләрдә гәүдәләндерү, чынбарлыкны художестволы сурәтләргә са­лып аңлату. Тел нсә моның өчен иң зур чара булып тора, чөнки «тел — реаль аң» (К. Маркс). Теге яки бу геройларның реаль аңын, тормышка карашын аның теле ярдә­мендә генә ачып күрсәтеп була.

Персонаж телен формалаштыру өстендә эшләү, аны ипдизидуальлаштыру алымы- нын үсеше, камилләшүе татар әдәбияты тарихында шактый характерлы күряеш булып тора, бигрәк тә тел ягыннан. Дра­матик әсәрләрдәге геройларның телен нндивндуальлаштыруга шактый озак вакыт­лар буенча тиешле әһәмият бирелми, дөресе, ул язучылар тарафыннан үзләштерелми килә. Мәсәлән, «Чнстай комедиясе». Г. Ильясиның «Бичара кыз»ы, Ф. Халидиның «Бәдде бичара кыз> дигән әсәре (соңгы­сының хәтта 1901-1906 елларда язылган «Морат Сәлимов», «Махруся ханым» исемле драмаларында да шул хәлне, ягнн герой­лар телен индивидуальлаштыру булмаган- лыгын ачык күрәбез).

Бу жанр буенча персонаж телен ин­дивидуальлаштыру өстендә чынлап эшләү Г. Камалдан башлана дисәк хата булмас. Шулай да «Бәхетсез егет»ендә аның да әле бу мәсьәлә шактый йомшак тора.

Хикәя, роман жанрында исә бу тармак тагын да озаграк вакытлар артка калып килә. Җыйнап әйткәндә (мин монда капи­тализм чорын гына алам), сиксәненче ел­ларда язылган «Хисаметдин менла» дан башлап. 3. Һадыйның 1908 елларда яз­ган хикәяләренә кадәр дип була, персонаж телен индивидуальлаштыру мәсьәләсе бик артта калып килә, монда әле монотопик тел хөкем сөрә.

Шушы тарихи фактлар күзлегеннән ка­рап уй йөрткәндә, татар художество әдә­биятында персонаж телен индивидуальлаш-тыру өстендә оста эшләүче, яңа алым кертүчеләрнең берсе, хәтта беренчесе Шәриф Камал булды дия алабыз. Бу тезис «Акчарлаклар»дагы геройлар теле биреле­ше белән дә раслана булса кирәк.

Персонаж теленә анализ ясауның мето­дологиясе, башлыча, түбәндәге момент­лардан торырга тиеш:

 Теге яки бу геройның мәгълүм сыйчныф вәкиле буларак шушы әсәрдәге вакыйгаларга нинди мөнәсәбәттә булуын исәпкә алу

 Шушы геройның аң-белем дәрәҗәсе* һәм аның тормышка карашын, ягъни идеоло­гия юнәлешен исәпкә алу.

 Геройның тел мохитен, әйләнә-тирә­дәге тел байлыгын исәпкә алу.

 Язучының бу персонаж — образ кыла­нышларында ни бирергә теләгәнлеген дө­рес итеп ачу.

 Язучының үзе формалаштырган пер­сонаж белән нинди мөнәсәбәттә булуын исәпкә алу.

Югарыда саналган прнциплардан бишен­чесе Ш. Камал телен билгеләү өчен  характерлы яклардан берсе, чөнки ул язучы үзенең геройлары белән бергә яшәгән, бергә үскән, алар белән кулга-кул тотынышып «бәхет» эзләгән, тормышның әчесен- төчесен бергә татыган. Бу хәл исә анык теленә шактый сиземле үзенчәлек бирә. Ш. Камал үзенең геройлары телен, дөресе, тел татымын бик яхшы белә.

Алыйк «Акчарлаклар»ны, килик фактларга. «Акчарлаклар» Шәриф Камал иҗадына үзенең бик күп яклары белән характерлы. Теле ягыннан исә тагын да характерлырак, монда персонаж телен индивидуальлаштыру өстендә эшләүдә Ш. Камал беренче тәҗ­рибә ясый.

«Акчарлаклар»да шактый зур роль уйна­ган геройлардан берсе — Шәрәфи, Бу образ һәм социаль хәле һәм профессиясе, һәм aт дәрәҗәсе ягыннан чагыштырмалы рәвештә катлаулы. Ул катлаулылык исә Шәрәфинең бер сыйныф вәкиле булучылыктан икенче сыйныф вәкиле булуга күчү стадиясен кичерүендә. Без беләбез, Шәрәфи капиталистик системаның кысырыклавы белән, авылның урта катлау крестьяненнән батраклыкка, аннан сезонлы эшче хәленә
килгән образ. Ул, крестьянлектән аерылган, ә мәгънәсе белән эшче булып җитмәгән әле. Шунлыктан аның психикасында урта хәллегә, гомумән крестьянгә хас булган төен­чекләр әле дә булса сакланганнар, һәм алар кайчакта чишелеп, сузылып та киткәлиләр. Мондый типның телен ипдивидуальлаштыру, билгеле, язучыдан зур сәләт һәм күп хезмәт сорый. Без менә шул геройның тел байлыгын тикшерәбез. Тагын бер аныклау: вакыйга барышында Шәрәфи кай вакыт кемнәр белән сөйләшергә туры килгәнен дә исәпкә алыйк. Аның сөйләме әсәр буенча, очракларның төрлелегенә карап, башлыча, түбәндәге моментларга кайтып кала:

1. Шәрәфинең промыслога яңа килгән эшчеләр белән сөйләшүе.

2 Балык тотканда Шәрәфинең хуҗа һәм эшчеләр белән сөйләшүе.

3. Шәрәфинең үз семьясендә — хатыны һәм кызы белән сөйләшүе.

•1. Шәрәфинең Гарифлар белән сөйләшүе.

5. Шәрәфинең эшчеләр белән кунак бу­лышканда сөйләшүе.

Шәрәфидә бу очракларның барлыгында да тигез булган бер генә төрле тел юк. Урны, кешеләре үзгәрү белән, Шәрәфинең теле дә үзгәрә, ягни сүзләр куллану, җөм­ләләр төзү төп алмашыну ягыннан анык. Бу —бик характерлы күрмеш.

Шәрәфинең лексикасы. «Акчарлаклар»да Шәрәфинең абсолют 2136 сүзе бар. Шулардай русча — 50 сүз, гарәп, чә—20 сүз, ул чорның укымышлылары гына кулланган (мәсәлән «афәрин, вәссә- ләм? кебекләр) — 2-3 сүз, диалектизмнар — 10-15 сүз, интернационал сүзләр — 2. Ди­мәк, Шәрәфи теленең сүзлегендә доминант урынны татар сүзләре тоталар, З-ЗМг про­центы гына чит сүзләрдән тора була. Шә­рәфинең сүзлеген бу формада индивидуальлаштыру, минемчә, нормаль.

Ш. Камал Шәрәфинең югарыда саналган очраклардагы сөйләм үзенчәлекләрен түбән­дәгечә формалаштырган.

Беренче очрактагы с ө йлә м а л ы м ы

Без Шәрәфине беренче мәртәбә казарма­да—эшчеләр ятагында, яңа килгән кеше­ләр янында очратабыз. Шунлыктан монда язучы безгә аның портретын бирә: «...чик­мәненең алгы чабулары ике якка ачылып киткән, күкчел кара күлмәгенең изүеннән җонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе урта­чадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә, хосусән түгәрәкләтеп кырыккан чал сакалы, киң вә каралчым йөзе белән, ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күре­нә иде» («Акчарлаклар», беренче басмасы, 8 бит).

Бу портретта геройның иң типик яклары, ягни аның психик төзелешенә тапкыр кил­гән кыяфәте чагыла. «Чикмәненең алгыча булары ике якка ачылып киткән» булу ул чорның татар крестьяне сурәтендә табыла торган детальне, күлмәк изүе ачык килеш җонлы күкрәкнең ыржаеп торуы исә бат­ракларда табыла торган килбәтне күрсәтә: түгәрәкләндереп кырылган чал сакал — төбендә, азмы-күпме шәһәрләшкән масте­ровойга тартымлык билгесе. Язучының. «... төтен дулкыннары арасында... «дию» кыяфәтендә күренә иде» — дип бәя бирүе исә, Шәрәфидә азмы-күпме авторитет булу­ын, башкаларга йогынтысы тия алырлык Һәм кирәк урында үз сүзен үткәрә алырлык көч барлыгын күрсәтеп тора.

Дөрестән дә, Шәрәфи портретындагы индивидуаль якларның эчтәлеге бик тиз ачылалар. Аның, казармага кергәч үк. Сафа белән булган кыска диалогы моны күрсәтеп тора.

Диалог болан бирелә:

«Сафа дигән егет өстәл җыештырып ма­таша иде.

Менә, әйткән идегез килмәс. Әйдүк, Шәрәфи абзый, — диде.

Теге эндәшмәгәч, тагы ялгады:

Хәзер генә Исак сине эзләп йөридер иде. Җир тишегенәме кергән, һич табар хәл юк, ди үзен.

Теге (Шәрәфи—Л, Җ.\ карлыккан та­выш белән, ашыкмыйча гына:

Кашыкларыңны адаштырма, санап гына куй дип әйтмәдеме? — диде.

Юк шул, ансын әйтмәгән иде.

Әнә иң кирәклесен әйтми калдыр­ган».

Менә шушы кыска гына диалогта III. Ка-
мал бик зур осталык белән, ике образный индивидуаль ягын, һәм, шуның, ярдәмен­дә, затларның социаль йөзләрен киң кү­ләмдә ачып сала.

Сафа — гади бер сезонлы эшче. Ул әлегә савытлар җитештерүче, аш-су тирәсен караучы ролендә генә. Шулай да үзе тап кыр. репликага бай һәм кыю образ. Ул, үзен иркен тотып кына. Шәрәфинең ни нечкә кылларына чиртә ала.

«Әйткән идегез килмәс» — Сафа реп­ликасы. Монда күчерелмә мәгънәдә алын­ган, чәнечкеле семантика бар. Гадәттә, бик еш килеп йөри торган кешене шушы фраза белән каршылыйлар. «Исак сине эз­ләп йөридер иде» — шул ук Сафа реплика­сы. Бу фраза да, төбендә, туры мәгнәсендә алынмаган, монда да шулай ук кырмыска оясына таяк тыгу теләге саклана: Шәрәфинең Исакны яратмаганлыгы, аны дош­ман күрүе аңлашыла.

Шәрәфи Сафаның шушы ике фразасына шундый ук ике фраза белән җавап бирә дә диалог киселә. Менә ике яктан әйтел­гән икешәр фразаны бергә кушсаң, туры мәгънәләре белән алганда, бер-беренә һич бәйләнмиләр. Күчерелмә — метафорик тө­шенчәләре белән исә бу фразалар бик тап­кыр киләләр. Шәрәфи Сафаны төшенә һәм артык сөйләшергә дә урын калмый.

Жыйнап әйткәндә, бу диалог Шәрәфинең индивидуаль үзенчәлекләреннән ике мо­ментын ачып сала: беренчедән, ироник реплика, бигрәк тә үзеннән түбәнрәк кеше­ләрнең ана карата мәзәкләп сөйләүләрен яратмавын: икенчедән, Исакны (хуҗаның урынбасарын) яратмавын, аның белән бот­касы пешми икәнен күрсәтә.

Шәрәфи, ике фразалы җавап биреп. Сафа белән эшне бетерә дә, «яңа килгәннәрне күрмәгәнгә салышып, илтифатсыз гына: — Солдат, шашка уйныйбызмы? — дип куя». Бу фразада «солдат» кебек авторитетны үзенә каратып, калганнарның да әһәмиятлеләрен үзенә таба тарту теләге ята. Кыс­касы, монда Сафа белән булган урынсыз әйткәләшүдән туган күнелсезлскне югал­ту һәм Шәрәфилекне саклау теләге бар.

Солдатмын гафу үтенүе җавабына ар­тык мәгънә бирмәстән, Шәрәфи яңалар белән сүзгә керешә:

«— Ә! Якташлар... Кайсы губерна? Ә өяз кайсы? Бәләбәй диген... Авыл кайсы?.. Ярый...»

Монда, күрәбез, Шәрәфи үзенең сөйлә­менә бөтенләй икенче төс бирә анкеталы фразаларны, нак менә начальник кеше тоны белән тезеп бара. Диалогның азагын «ярый...» белән төгәлләве бу тонны тагын да көчлерәк буяуга манчый.

Ләкин бу поза озак дәвам итми; бер тәмәке урар арада Шәрәфинең характеры алмашына һәм ул күптәнге танышы белән сөйләткәндәгечә, гадиләшеп, ачылып сүзгә керешә.

— «Бәләбәйнең минем бер бик дус кеше бар иде.

Хәер, мин үзем дә мишәр. Красный слабодский өяз. . Ну, шунда да... Хәер, авыл­ныкы булгач сез аны белмәссез... Бик һәй­бәт кеше иде. Әнә шундый ачык авыз­ларга күп лыгырдарга бирми иде ул...»

Шәрәфинең бу сөйләме, бердән, нормаль тон беләк башланып, борчылулы бетә. Икен­чедән, берәүләргә сөйләнгән сүзе, икенче берәүгә төбәлгән реплика булып чыга (Сафаны чәнчи). Өченчедән, сүзлек һәм җөмлә төзелеше ягыннан интеллигент теле элементлары катнаш мишәр крестьяне теле булып чыга. «Хәер» бу чорның укымышлылары тарафыннан яратып кулланылган кереш сүз. «Бәләбәйнең минем бер бик дус кеше бар иде» — бу нак мишәр сөйлә­шүендәге синтаксик бәйләнеш формасына салынган бер җөмлә.

Бу тема Шәрәфинең: «Өяздә чакта, энем, минем үземнең генә унлап атым бар иде. кайда ул урлау дигән нәрсә?» җөмләсе белән, төбендә, тәмамлана. Шулай да Са­фаның үткен репликалары Шәрәфине җиңеп чыга, «карт үзе дә. көлкегә кушы­лып, аптыраган кыяфәттәрәк бераз көлем­серәп торды» ди язучы.

Моннан соң Шәрәфи күлчелек арасында барган диалогларга киңәшче рәвешендә генә аз-маз катнаша да чыгып китә.

Шулай итеп, бу очракта Шәрәфинең сөй­ләме, югары тоннан башланып, ахыр чиктә, иң юаш хәлгә калып тәмамлана, икенче 

төрле әйткәндә, ул үзен мәгълүм бер тигез­лектә генә тота алмый. Бу авыл социаль хәлендәге тигезсезлек белән, «ун атлы» крестьяннан батраклыкка калуы белән бик тапкыр килә.

Икенче яктан, Шәрәфи сөйләменең бер үк очрак, лирик обстановкада шул чаклы тиз үзгәрүләр белән чуарлануы, хезмәт иялә­рендәге самимилык, туганлык, якынлыкның көчлелеген күрсәтеп тора. Эшчеләр, го­мумән хезмәт ияләре арасында саф дуслык нигезендә үзара көлешү, мәзәкләшү, тапкыр сүзләр белән бер-беренә «чәнчешү» алымы бик көчле, ләкин аларда моның өчен үпкә­ләшү дигән нәрсәнең эзе дә юк.

 

Икенче очрак

Менә сезгә диңгез яны. Дулап, котырып торган диңгез эчендә, балыкчылар көймәсе үлем белән көрәшә. Соңгы, хәл иткеч ми­нут. Я үләләр, я калалар — икесенең бер­се. Балык кайгысы түгел, җан кайгысы. Бөтен халыкның күзе дулкыннар арасында чайкалган көймәдә. Әмма Исак шул хәлдә дә балык турында кайгырта. Кыскасы, си­туация көчле. Менә безнең Шәрәфи абзый вакыйгага анализ ясый. Аңарда актив көч, һөҗүмле тон, катлаулы җөмләләр белән сөйли ул:

— «Кабахәт нәрсә, хәерсез. Ничек була­сы төш вакытында ук билгеле иде бит. Кирәкми, дим, невод салдырма, давыл кү­тәрелә... Юк. Тыңламый бит, шәйтан. Менә хәзер аркан ычкынган икән, бер яктан гына тартасы, — ярты сагәтьтә эш бетә! Исак Абрамыч шулай гына итик, юк, имеш, алай невод ишелеп, чуалып бетә. Невод чуала дип, кешеләрне күрәләтә батарга җибәрә, мәлгун». Шәрәфи дөрестән дә монда актив тон. Исакка чын-чыннап каршы тон белән сөйли: «Хәерсез». «Кирәкми», «Юк», «Тың­ламый бит...», «Эше бетә», «Батарга җибә­рә...» дигән сүзләргә ул басым ясый. Аның бу сөйләме, эшчеләр интересыннан чыгып, хуҗаларга каршы юнәлгән. «Аңар нәрсә? Пас бар ич» дип, вакыйгага синтез-йомгак ясый.

Әмма аның бу активлыгы озакка бармый. Анализ, синтсз белән барлыкка килгән уеннан ул бик тиз туктый. Николай килеп:

— Беләсез, тегеләр нәрсә ди... Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике «господинны» буып суга ташламакчы булалар!» — диюгә, Шәрәфинең, сөйләме буылып кала. Ул си­туациянең активлыгына катнаша алмый:

— Эһем...» дип туктала.

Шунда ук, «шулай кирәк, монда алар гаепле» диясе урынга ул «тынычландыра», «килештерә» торган түбән тонга күчә:

— Кайтырлар, алла боерса... Инде бо­рылганнар да бугай... Карагызчы яхшы­лап...» дип. ’ гади, пассив тонлы җөмләләр белән артка чигенә, юнәлешен башка якка бора. Бөтен эшне субъективка — «алла»га кайтарып калдыра.

Җыйнап әйткәндә, Шәрәфинең сөйләме бу очракта да бик чуар: каты протест белән башланып, килешүчән тонга кайтып кала. «Хәерсез, шәйтан, мәлгун» сүзләре кулла­нып, сүгү, шелтәләүләрдән соң «алла боер­са» белән сөйләм ябыла. Бу төр алым белән инднвидуальлаштырылган сөйләм Шәрәфи характерындагы тигезлек ныгын җитмәгәнлекне, тирәннән ачып бирә.

Шәрәфинең әле билгеле дәрәҗәдә ныгы­ган стиле булмаганын тагын да ачыграк күрсәтү өчен, аларның Гариф белән булган утырышларын алып карау җитә.

Шунысы характерлы, бу утырышта Шәрәфинең сөйләме «затлы» сүзләр белән чуарлана, мәсәлән, «нәгүзе биллә», «заруры», «сәфәр», «китап сабыр итәргә кушкан», «магзум», «вәссәлә.м», «мәрхум», «шифа», «афәрин» һ. б. б. шундый «олылар» авызын­да гына очрый торган сүзләр куллану аша ул үзен «дәрәҗәле», «абруйлы» итеп күрсәт- мәкче була. Шунлыктан аның сөйләмендә дә ятрак әйләнмәләр, «фәлсәфә» элемент­лары шактый зур урын алалар. Моны түбәндәге мисаллардан күрәбез:

— «Кичә ишеттегез бит, ни ди Исак. «Иртән невод салыныр имеш, юк дим, азы- рак сабыр итәрсең!» «Кызык кеше соң». «Менә инде очарга гына торалар». «Ул әйт­ми бит:  Шәрәфи Осипич, Иртән невод салсак ничек булыр икән? Ничек уйлый­сың? Иртәрәк түгелме икән, яисә өлгереп булырмы икән? Юк, ул аны әйтә алмый... Иртән невод салабыз, имеш. Салма әле, дим эчемнән генә... Инде картаеп киләм шикелле, картаям шушы тирәдә, сасыган балык тирәсендә, һәм аңлый да төшәм аз гына... Ә ул нәрсә? Мальчишка бер... Егер­месендә инде сүз дә юк, салабыз, алла боерса».

Бу тема тулысы белән Исакны тәнкыйтькә корылган. Монда бай эчтәлек һәм сөй­ләм алымы бар. Бу текст үзенең синтаксик тезелеше белән бик бай: кушма җөмләләр­не каршы кую, аңлатма, сорау-җавап фор­тларында биреләләр. Төрле эчтәлекле эндәшләр куллану, аерымландыру һәм өстәмә сүзләр ярдәмендә сөйләмне ныгыту кебек чаралар монда шактый күрнекле урын тоталар. Болары аның аңындагы көчлелек күрсәткечләре..

Шәрәфи бу теманы да «алла боерса» белән тәмамлый. Болан итүе аның өчен табигый да, чөнки, беренчедән, аңардан әле авыл кешесе психологиясендә була торган бәйлелек, табигать дуамаллыгы ку­лында булучылыктан өркеп яшәү калдыгы чыгып бетмәгән; икенчедән, аның әле яна профессиясе—үзе дә ул чор техникасы шартларында «алла боерса»га корылган.

Шәрәфи тематикага да бай. Ул, хәтта үзе алдан ертып баручы сыйфатында, уты­рышка яңадан-яңа темалар куя ала. Мәсәлән, ул шул ук утырышта:

— Шулай диген, якташ... Мәрхүм әткә­ен хәзрәт иде икән», — дип Гарифка яңа тема ача да:

— «Атаң мулла булгач, үзеңнең дә укымышлыгың булгач, нәрсәгә соң син рабочий булып йөрисең, ә? Муллалык булмый икән, мәзин була кеше!..» ди дә:

— Әй энем, энем, энем! Солдат белән тапшыр инде син рабочийлыкны» —* дип киңәш бирә.

Шәрәфи бу мәсьәләгә карата мондый йомгак ясый: «Тәүбә, нәгузс биллаһи, капыркы белсәм дә, мине монда арканнар белән тартын та китерә алмас идем!» ди ул.

Бу тема, кызы тарафыннан ясалган реп­ликага җавап буларак әйтелгән түбәндәге җөмлә белән тәмамлана:

— «Минме? Галтаринный приказчик бу­лыр идем, ату мәзингә куелыр идем»,—да Шәрәфи.

Күренә ки, безнең герой монда да шак­тый зур теманы күтәреп, азагында йомгак ясап куйды: «мәзингә куелыр идем» имеш.

Мондый таркаулык, ныгымаганлыкның социаль сәбәбен, билгеле, аның әле «акчар­лак» булып йөрү стадиясен кичерүче булуы белән генә аңлата алабыз.

Икенче төрле әйткәндә, Шәрәфинең уй­лары әлегә нормаль, тигез сузылмыйлар, мәгълүм бер каршылыклар белән чуарлана­лар. Шәрәфинең «Акчарлаклар» дагы бире­лешенә, тел алымнары төзелеше, сөйләмен­дәге пндивидуальлыктан чыгып, түбәндәге резюмене ясый алабыз.

Шәрәфинең тормыш тәҗрибәсе шактый бай, һәм бу хәл аның телендә дә шактый тулы чагыла. Ләкин әле аның аңында ике­леклелек, ныгып, утырып бетмәгәнлек тә үзен нык сиздерә, бу фактны анык тел байлыгындагы аерым моментлар күрсәтеп торалар.

Шәрәфи «Т а ң  а т к а н д а» ро­манында.

Шәриф Камалның персонаж теле өстендә нык эшләгәнлеген тагында раслау өчен. «Таң атканда» романындагы Шәрәфигә кыс- кача гына кагылып узыйк.

II —12 еллар гомер үтә. Ш. Камал безне Шәрәфи белән тагын да очраштыра. Шәрә­фи инде бөтенләй башка тип — ул инде сезонлылык стадиясен үтәп, эшчеләшеп, мәгълүм бер сыйныфның — пролетариатсынн- фыны аңлы члены булып әверелгән.

Иҗтимагый тормышы алмашыну җирле­гендә Шәрәфинең аңында да, тел байлы­гында да зур үзгәреш күрәбез.

«Дүртәр этажлы йортлар салдылар... 0 безнең кеше ашарына җиткерә алмыйсың, нәгләт төшкере.» (Иҗтимагый тормышка анализ — буржуазия белән пролетариат тормышы арасындагы аерманы күрсәтә). «Нәгләт төшкере!» ди. капиталистик системага юнәтелгән өндәшне, аермаландырып, басым белән әйтә, «Байлар чамасыз баеды­
лар, ярлыларга бөтенләй тормыш калмады.» ди Шәрәфи. (Кушма төзмә. Каршы кую. Ноль формада. Эчтәлеге иҗтимагый-сыйнфи. Ситуациягә тулы анализ ясый). «Жало­вания бары 15 сум гына, ләкин нихәл итәсең?» (Кушма төзмә. Каршы кую. «Ләкин» белән каршы кую. Эчтәлеге иҗ­тимагый). «Үзе, төбендә мулла малае, ләкин әйбәт кеше» (Сүз Гариф турында бара. Аңар характеристика бирә). «Эш тү­гел, чәнчелеп китсен... әйбер бәяләре котырып үсә... Менә безнең завод мате­риал юклыктан бер атна эшләмәде», «үзе­безнең контордагы курьер, жалования азлыктан, ташлап чыгып китте». «Патша урнына менеп утыргач, аның башкалары да, баксаң, шул ук җырны тартып маташырлар» һ. б. шундый, кушма җөмләләрнең сәбәп төрен күпләп куллана.

Бу мисаллардан күренә ки, Шәрәфинең тормышка карашы, аның пролетариат каза­нында кайнавы нәтиҗәсендә объективлаш­кан. Ул һәр нәрсәгә иҗтимагый тормыш күзлегеннән карап бәя бирә. Шуның өчен аның стилендә дә кызыл җеп булып су­зылган тон, берлек, актив уйларны кат­лаулы җөмләләрдә бирә алу һәм шуңар омтылыш күзгә бәрелеп тора.

Шәрәфинең сүзлеге монда бөтенләй баш­ка юнәлеш белән баеп бара. Беренчедән, «Акчарлаклар»дагы «затлы» гарәп сүзләре бөтенләй телгә алынмыйлар. Икенчедән, аның теленә интернационал сүзләр урнаша­лар. Мәсәлән: оратор, митинг, речь, доктор һәм башкалар. Өченчедән, Шәрәфидә урынчылык телен алга сөрү тенденциясе дә беткән дип була...

Сүзне озынга сузмый, Шәрәфи теле ту­рында түбәндәге нәтиҗәгә киләбез. «Акчар­лаклар» да Шәрәфи әле күчү, бер социал катлаудан икенчесенә бару стадиясен ки­черә. Бу чорда аның тормыш — көн-күреше икеле-микеле, хәтта, билгесез булган ши­келле, аның «реаль аңы»— телендә, сти­лендә дә шул ук чуарлык, керделе-чыкты­лылык хөкем сөрә. Хәзер инде Шәрәфидә сыйнфп этика сиземле рәвештә кристаллашып бара. Ул үзе өчен генә түгел, бәлки  сыйнфы өчен яна.

Ш. Камал Шәрәфине урта тормышлы крестьян мохитыннан алып, тиешле стадияләр аша эзлекле рәвештә, эшче сыйнфына чаклы үстерә. Шәрәфинең үсеше диалектик каршылыклар белән алга барырга тиеш икәнен Ш. Камал үз иҗадына нигез ташы итеп куя һәм шуны шактый тулы итеп бирә.

Ш. Камал Шәрәфинең үсү стадияләрен­дә чагылырга тиешле кичеренүләрне, аң этика алмашынуларының тел- алымнарында чагылышын тулы итеп бирә. Ул моңа пер­сонаж теле өстендә оста эшли алуы арка­сында ирешә.

Шахтер Н а с р ы й те л е.

«Козгыннар оясында»ның хикәя жан­рында Насрый ябык, төссез, үз эчендә генә яшәүче, эчтән янучы итеп бирелә. Садрыйлар — сатлык җаннар, аны «зобани» дип йөртәләр.

Шәриф Камал, «Козгыннар оясында» ны драма жанрына әйләндергәндә Насрыйның чын йөзен, аның сыйнфи энергиясен үз динаминкасына бирергә тырыша.

Насрый «Козгыннар оясында»ның баш каһарманнарының берсе. Аның моңа хакы да бар, чөнки ул 12—13 еллар бурлак булып йөргәннән соң, шахтага урнашып калган кеше. Аның, үзе әйтмешли, «җире- суы юк, атасы-анасы үлгән». Насрый инде авыл тормышыннан, аның үзенчәлекләрен­нән бөтенләйгә аерылган. — чын-чыннан пролетарлашкан тип.

Насрыйдагы тел байлыгын өйрәнү, бер яктан, ул чорның сезонлы эшчесе Шәрәфи теле белән чагыштыру, икенче яктан. Сәлим картлар — социалистик тормыш төзү чоры эшчеләре теле белән чагыштыру аша үсешне күрүгә мөмкинлек ача.

Насрыйның тел алымнарын күзәтүдә без югарыда кунган принциплардан чыгып эш күрәбез, ягни Насрый телендә мәгълүм рәвештә формалашкан тел бармы һәм аның иҗтимагый тамыры кайда, дигән сораулар­га җавап эзлибез.

Өйрәнү түбәндәгечә нәтиҗәләрне бирә: Насрыйның теле аның сыйнфи аңын, әй­ләнә-тирәгә объектив карашып тулысынча чагылдыра. Әгәр дә без Шәрәфинең, эшче чактагы телендә доминанты таба алмыйча аптырасак, Насрында теленеп доминанты ярылып ятканны күрәбез.

Насрый телендәге доминантмын төп эле­ментларына)  Кирәк нинди генә ситуация булмасын. Насрыйның сөйләме, анализ-синтез берлеге нигезендә, мөхакамәле. Аның җөмлә­ләре догматик, катып калган фикерләрне түгел, бәлки конкрет моментка караган мәсьәләләргә комментарий — ачыклау бирү функциясен үтиләр.

б)  Шунлыктан аның сөйләмендә доми­нантлык ролен кушма төр җөмләләр, аларның да каршы кую, аңлатма, нәтиҗә калыбында булганнары уйныйлар.

Факт: Насрыйның «Козгыннар оясында» буенча, теге-бу вакыйга уңае белән сөй­ләве барлыгы 85 ләп җөмләдән тора. Шулардай 40 лабы кушма җөмлә. Димәк, Насрый телендә кушма җөмләләрнең про­центы 46—47 гә җитә. Шулардай каршы кую типында булганнары, барлык кушма­ларның 30—31 процентын тәшкил итәләр. Димәк, кушмаларда доминант—«каршы* кую типындагы тезмәләр» булып кала. Бу — әһәмиятле факт. Чөнки каршы кую типындагы җөмләләр анализ-синтез берлеге нигезендә, сөйләүчеләрнең объектив, кара­шы. әйләнә-тирәдәге хадисәләргә чагыштыру күзлегеннән карау көче барлыгына дәлил булалар.

Менә Насрыйның доминантлары:

«Төкер әйдә, мулла үзенә мулла, без үзебезгә... Что ты сделаешь!» (Мулланың кемгә кирәклеге турында дискуссия бара. — Л Җ). Бу җөмлә катлаулы төзмә калыбында бирелә. Төп конструкция кар­шы кую — ноль формада. Эчтәлеге ачык: Насрый монда муллага чын-чыннан сыйныф күзлегеннән бәя бирә. «Төкер әйдә»гә ба­сым ясап эндәшә. «Бөтенләй череп беткән­нәр бит, ә все таки алмаштырмыйлар, что ты сделаешь» ди Насрый. (Сүз шахта терәүләре турында бара. — Л. Җ). Җөмлә­нең формасы «каршы кую», эчтәлеге капиталистларның эшчеләргә карашына анализ. «Забойны чокы да чокы, көндә чокы, төн дә чокы, тамагың ач, өстең ялангач» ди Насрый. Бу җөмләнең конструкциясе бик оригинал. Монда тезелеп килгән уйлар

Л. Жәләй бер-берен каршы куеп гармония, эпитетлар ярдәме белән, капиталистик шахта этчесе­нең хәлен, көнкүрешен — аның авыр хез­мәте өчен алган бәясен каршы куялар.

«Белгән кешеләр әйтә, әнә, границада шахтерлар тугыз сагәть эшлиләр, ә без монда алтыдан алтыга, — ярты тәүлек астында җаныбыз чыга» ди Насрый. Б. җөмләдәге эчтәлек белән форма берлегенең оригинальлыгы тагын да көчлерәк. Мондагы «белгән кешеләр әйтә» җөмләсе Натрийның уйлары — бөтен дөнья күләмендә - эшчеләр бер сыйныф икәнлекне яхшы итеп аңлау дәрәҗәсенә җиткәнне күрсәтә.

Искәрмә урнында шуны әйтеп китәр кирәк. III. Камал монда «без» гә иялек килеше формасын бирмәү белән Насрыйның бай алымлы җөмләсенә кимчелек китергәс («безнең» кирәк).

Насрыйдагы кристаллашкан стильне кү­зәтү уңае белән күзгә бәрелеп торган нечкәлекләрнең кайберләреңә тукталмый булмый.

Насрый — ул бер яклы гына, схематиз: каткан кеше түгел. Аның эмоциональ сизгерлеген капитализм системасы, күпне генә изсә дә, үтерә алмаган. Аның ул сиз­герлеге, үз урнында, гармоник алымлы җөмләләр аша формалашалар.

Мәсәлән:

— «Бер вакыт ун ике ел, эне, ун ике ел. бурлакта йөреп кайтсам, ни күзем белән күрим — менә дигән итеп торалар бит, нак күгәрченнәр төсле гөрләп, что ты сде­лаешь. Җиңги, чим, — ничегрәк соң дия. Теге вакытлардагы фәлән-фәсмәтәннәр? дигән була, яшьлек җүләрлекләрен искә төшереп маташмасана, дигән була, что ты сделаешь. Бер уйлаганда бик кызык та.

Менә бу өземтәдә җөмлә конструкция­сенең бик күп төрләре бар. Үзе бик гади булу белән бергә, ул эмоциягә һәм эчлеккә бай. Логик басымнар, кереш, эндәшләр, хәтта күп урында балласт була тор­ган артык сүзләр, мәсәлән, «что ты делаешь»та, контекстка органик кушылың мәгънә һәм гормония бирә. Өземтәнең аза­гында «бер уйлаганда кызык та», дип йомгак ясап куюы, аңардагы яшәү теләгенең ни чаклы көчле икәнен тагын да ныграк.

 

Насрый кешеләрне дә аңлый, алардагы нечкәлеккә туп-туры итеп бәя дә бирә ала. Госман хатыны Мәрьямне кимсетүгә карата ул: «Мәрьям мал-туар түгел шул, әдәм баласы, күңле нечкә, что ты сде­лаешь»— дни тирән мәгънәле реплика ташлый.

Билгеле, бу репликада көчле кичеренү, әйләнә-тирәгә бәя бирү бар.

Насрый дошманга карата каты. Мәсәлән, аның муллага адреслаган җөмләләре кы­рыс басымнар белән яңгырап торалар.

— «Бар шул, Гәрәй әйтә: дөрес, ди, ә мин әйтәм дөрес түгел, что ты сде­лаешь!»— ди ул, муллага каршы.

Насрый теленең индивидуальлаштырылуына карата түбәндәге резюмене ясый алабыз.

Насрый теле гарәп-фарсыдан кергән «затлы» сүзләр белән чуарланмаган. Аның телендә доминант урынны татар лексико­ны ала. Рус сүзләрен ул профессиональ тармак буенча гына куллана.

Насрый сөйләменең систематик төзелешендә мәгълүм күләмдә урнашкан, ныгыган стиль бар.

Насрый телендә эмоциональ чаралар да юк түгел.

Ш. Камал бу образының теле өстендә дә нык һәм анык эшләгән, зур сәләтлелек күрсәткән.

Тискәре образларның тел­ләрен и н д и в и д у а л ь л а ш т ы- р у г а б е р н и ч ә ү р н ә к.

Тискәре образларның индивидуаль якла­рын бирү тагын да кыенырак, тагын да җаваплырак, чөнки монда иң типик, иң характерлы черталарны сайлый белергә кирәк. Тискәре персонажның тел үзенчәлекләрен инднвидуальлаштыру да шулай ук читен.

Ш. Камалның тискәре типлар телен фор­малаштыруда, аларның индивидуаль үзен­чәлекләрен бирә алуда да классик алым­нары бар. Депутат («Депутат»), Юнус хаҗи, («Хаҗи әфәнде өйләнә»), Корбан­гали, («Таң атканда»), Гайфулла («Ут») образларның телләре моңа ачык дәлил була алалар.

Менә безнең күз алдында депутат об­разы. Бу чын-чыннан хыянәтче, чын-чыннан халык дошманы, ул бары тик үз кесәсен генә кайгыртучы хәйләкәр милләтче. Ш. Камал бу типның шундый черек икә­нен җыйнак кына формалаштырган ике монологта ачып бирә. Беренче монолог — депутатның вокзалда — «йотыйк» сөйләргә әзерләнүе, икенчесе — юлда барганда үз алдында сөйләнүе.

Депутатның «нотык» өчен хәзерләгән тексты «сайланма», «затлы» сүзләрдән һәм борылмалы, сыгылмалы җөмләләрдән тора. Без анда, «бер тамчы кан», «иҗтиһад», «мөкаддәс вазифә», «тагләме гомуми», «милләт хаяты», «хәят вә шан» һ. б. һ. б. шундый күз буяу өчен кулланыла торган ялган, алдаучы сүзләр укыйбыз.

Шулай итеп, Шәриф Камал персонаж­ның, үзен сөйләштереп, барлык тискәре якларын ачып бирә. Монда без авторның көчле художниклык сәләтен күрәбез.

Шәриф Камалдагы бу осталыкның клас­сик үрнәге итеп Юнус хаҗи сөйләмен алырга була. «Хаҗи әфәнде өйләнә»нең икенче пәрдәсендә Юнус белән Галимә остабикә арасындагы диалог моны бик ачык күрсәтә.

Монда Галимә ире Юнус хаҗиның кайда һәм кемнәр белән булган бозыклыкларын дистәләп санап китә, ә хаҗи әфәнде, та­вык та чүпләп бетергесез ясалма антлар эчеп, аллалар, муллалар белән карганып, күзен дә йоммыйча, үзен аклап бара.

Менә берничә мисал:

«Галимә. Нахак ди тагын, әй-й!.. Соң бит үз күзем белән күргән эш ләбаса. Латашавы кочаклап маташа идең бит...

Лт 1-2. .С. ә.- 6

 

 
   


Хаҗи. Ә... теге зур битле марҗа кы­зын әйтәсең икән син... Ул инде, Галимә, дөресен әйткәндә, шайтан вәсвәсәсе белән булган эш. Ул чагында теге, бәдбәхет иб­лис мәлгун коткысына дучар булган идем, бәдбәхет, ул аздырды, йөзе кара нәрсә, юкса менә хәзер, Галимә, һич тә инде гаебем юк минем ул турыда».

 

 

 

 

 

Димәк, исереклек гаепле булып калды. Хаҗи әнә шундый «объектив» сәбәпләрне табуга бик сәләтле һәм шуларга сылтап ул үзен һәр төрле гаептән аклап бара.

Лирик кичерешләрне сүрәтләү.

Кешеләрнең эчке кичерешләрен лирик калыпка салып бирә алу — бу бик җиңел эш түгел. Моның өчен художник психо­лог та булырга һәм иң типик моментларны сайлый да белергә тиеш.

Бу турыда сүз барганда Шәриф Камал­ны шактый «саран» язучы дип тә була. Ләкин бу «саранлык» аның, иҗадына кимчелек китерми, киресенчә, аның дәрәҗәсен күтәрә. Аның «саранлыгы», төбендә, чын­барлыкка тыныч карый, җайлап кына килә белүеннән гыйбарәт. Бу хәл аның лирик ки­черешләрне бирү-сүрәтләү алымында бик ачык күренә. Ул бер яки ике күрнеш бе­лән геройның бөтен эчке кичерешен, аңардагы лирик кылларның нечкәлеген ачып бирергә тырыша һәм шуңа ирешә дә. Моның классик үрнәкләре Ш. Камал­да бик күп табыла. Аның 1910 еллар ти­рәсендә язылган вак хикәяләреннән «Сул­ган гөл», «Ата», «Курай тавышы» һ. б. ларны шундыйлардан санап була.

Алыйк Корбангалинең кичерешен («Ата» да). Ул үзе сезонлы эшче һәм ике-өч бала атасы. Аның Сәрбиҗәмалы тагы бер бала китерә. Корбангалидә әйтеп бетергесез аталык мәхәббәте бар. Ш. Камал аның шушы эченә сыймаслык шатлыгын, эчке кичере­шен бер-ике фраза белән әйттерә дә тә­мамлый. Менә сезгә Корбангалинең эчке кичереш, шатлык һәм өметләрен ачып салган сүзләре:

«Кибетченең алмаларны:

— Бик һәйбәт, свежийлар, - - дип макта­вына каршы Корбангали, аның күзенә карап:

Шундые кирәк - вакыты шундый, - дип, авызын ерып көлен куйды, гүя ки­бетче аның сөенеченә катнаша иде...»

Сәрбиҗәмал янына кайткач Корбангали болай сурәтләнә:

- - «У у... ничек... хәлләр?..

— Алмалар китердем үзеңә... — диде Корбангали...»

Корбангалидәге куануның лирик югары­лыгы «әткәй, син күп эшләдең инде,  ял итәргә вакыт...» дип әйтәчәк фразаны күз алдына китерү белән тәмамлана. Хи­кәя шунда бетә.

Бер карашка, дөрестән дә, монда «саран­лык» күрсәтү бар төсле. Чынлап караган­да исә, киресенчә, монда Корбангалинең бай эчтәлекле лирик кичереше тулы би­релгән. Аның алмачы кибетчегә карап әйт­кән җөмләсендәге «вакыты шундый» дигән фразасы аңардагы аталык кичерешем тулысы белән бирә. Соңгы җөмлә исә Кор­бангалидәге лириканың реаль төшенчәсе булып тора.

Корбангалинең менә шушы фразаларын­дагы лирикалы эчтәлек, аның эчке киче­решләрен күз алдына китерү өчен ач­кыч була ала аламы? Ала. Шул җиткән. Калганын укучы үзендәге сизем ярдәмен­дә тутырачак һәм бу укучының тагын да нечкәрәк, тирәнрәк тойгыларын тәрбияләүгә сәбәп булачак.

Корбангалинең чынбарлыкка мөнәсәбәте аның әнә шушы ике — өч фразасында чагылганмы? Чагылган. Ул фразалар эчен­дә яткан кичерешнең тирәнлеген, дета­лен барлау укучының үзенә кала. Шулай булуы яхшы да.

Шәриф Камалның бу, алымы кайбер әсәрләрендә бөтенләй «саранлану»га барып җитә, ягни герой, тирәнтен лирик кичерешләр эчендә булганы хәлдә, бер авыз сүз дә әйтми». Менә «Сулган гөл» хикәя­се. Монда төп образ—19 яшьлек кыз һәм ул инде, шундый яшь булуына кара­мастан, суларга да өлгергән. Сез текстта бу кызның бер генә авыз сүзен дә таба алмыйсыз, ләкин аңардагы тирән ачынулы кичерешләрнең барлыгын да сизәсез, һәм аның сулган сурәте дә сезнең күз алдыгызга бөтен гәүдәсе белән килеп баса.

Соң язучы моңа нинди алым ярдәмен­дә ирешкән? Ул моңа түбәндәге алым ярдә­мендә ирешкән. Хикәядән читтә, чаршау артында калдырып та, үзе, асылда, сулды- ручы /булган, «яшерен» геройдан бер җөмлә сүз әйттерү белән. - «Мин намазга киттем.. Самовар хәзер булсын. Самовар кайнагач:
көндәшеңне уятырсың...» дигән чиркәнеч эчтәлекле фраза белән.

Бу фраза 19 яшьлек кызны сулдырган мотивны тулысы белой ача, шуның ярдәме белән хикәя буенча төзелгән кичерешле сурәтләр турында укучы тулы нәтиҗә ясый.

Ш. Камалның бу алымы характерлы. Монда «яшерен роман»га тартымлык бар, шуның белән бергә, биредә хикәя буенча бер генә образны күзәтеп тә, азактан аларның берничә һәм бер-беренә капма-каршы икәнлекләрен күз алдына бастырырга зур мөмкинлек китереп чыгару бар.

Художникның талант эшчәнлеге аңар­дагы иҗтимагый файдалылык белән үлчәнә. Бу исә иҗад процессысының барлык тармаклары буенча иҗтимагыйлык өстенлек алу­га буйсыну нигезендә генә булырга мөм­кин. Билгеле, бу принципны алга сөрүдән «алай икән, большевик художник санду­гачлар сайрату, елгалар агызу һ. б. һ. б. шундый пейзажлар белән мавыгырга тиеш түгел» дигән хата нәтиҗә чыгарырга яра­мый.

Шәриф Камал иҗадиның кирәк кайсы гына детален алмагыз, сез аларның әнә шушы принципка, ягни иҗтимагый принципка буйсындырылганлыкларып күрерсез. Ул — яфраклар тирбәлтүче, сулар агызучы, дәрьялар дулкынландыручы художник тү­гел. Аңардагы талант көче иҗтимагый күрнешләрне үз буяуларында, реаль бизәклә­рендә алып сурәтләүгә, художникларча эш­кәртүгә юнәлдерелгән. Шуның аркасында ул, күрер күзгә бик гади, хәтта «прозаик» әйберләрдән дә бай лирика, эчтәлекле ки­черешләр сурәтләндерә ала да. Мәсәлән, «Курай тавышы» ындагы үсмер Хәсән об­разының лирик кичереше түбәндәге мо­нологта тулы гәүдәле сурәт нтеп бирелә. Менә ул монолог: «Мин аның артыннан тырмалыйм... Аның киң һәм керле аркасы белән таза җилкәсе көне буена минем күз алдымда йөрсә дә аңа эчем пошмый иде, бәлки көчле һәм зур бер кешенең мине бер дә борчымый гына алдымнан йөрүе мине тынычландыра иде. Бу вакыт мин курын­мын идем...»

Монда үсмер Хәсән белән батрак Фәйзул­ла арасындагы чын дуслык, якынлыкның төп мотивы производство, хезмәт процесыннан гыйбарәт. Шушы якынлык кичерешләрен сурәтләү өчен, һәм шуны үтәп чы­гуда язучы зур талантлылык күрсәткән. Монда Фәйзулланың киң һәм керле аркасы белән таза җилкәсе Хәсән өчен эмо­циональ кичереш чыганагы, рух азыгы, тормыш таянычы итеп бирелә.

Ш. Камалның бу төр алымны оста кул­лануы— аның иҗад эш чәйлегендәге иң кыйммәтле факт булып тора.

Бу тармак буенча резюме болан була: Ш. Камал үз геойларының лирик киче­решләрен тел чаралары белән оста формалаштыра алучы язучы. Аның иҗады белән эшләнгән лирик сурәтләр иҗтима­гый күрнешләр аркылы чагылдыруга корыл, ганнар. Бу хәл исә аның теленә тирәнтен метафорик көч бирә, аны демократия телендәге байлык белән коралландыруга киң мөмкинлекләр ача, һәм, шушы сәбәп­ләр аркасында, Ш. Камал телендәге лиризм киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешлы, сиземле булуы белән алдынгылык ала.

Нәтиҗәдә, Шәриф Камал — татар әдә­би теленә, бигрәк тә аның художество жан­рына яңа, оригиналь алымнар кертеп, аны баетып зур хезмәт күрсәткән талантлы язучы. Без аны большевистик данга лаек хезмәте белән котлыйбыз һәм моннан соң да, шундый ук җегәр, шундый ук сизгер­лек белән, бөек илебезнең бөек идеалла­рын тормышка ашыру өчен армый-талмый хезмәт итүен телибез.

 

 

 
   


Хаҗи. Ә... теге зур битле марҗа кы­зын әйтәсең икән син... Ул инде, Галнмә, дөресен әйткәндә, шайтан вәсвәсәсе белән булган эш. Ул чагында теге, бәдбәхет иб­лис мәлгун коткысына дучарх булган идем, бәдбәхет, ул аздырды, йөзе кара нәрсә, юкса менә хәзер, Галимә, һич тә инде гаебем юк минем ул турыда».

 

 

 

 

 

Димәк, исереклек гаепле булып калды. Хаҗи әнә шундый «объектив» сәбәпләрне табуга бик сәләтле һәм шуларга сылтап ул үзен һәр төрле гаептән аклап бара.

Лирик кичерешләрне с ү-
р ә
т л әү.

Кешеләрнең эчке кичерешләрен лирик калыпка салып бирә алу бу бик җиңел эш түгел. Моның өчен художник психо­лог та булырга һәм иң типик моментларны сайлый да белергә тиеш.

Бу турыда сүз барганда Шәриф Камал­ны шактый «саран» язучы дип тә була. Ләкин бу «саранлык» аның, иҗадына ким­челек китерми, киресенчә, аның дәрәҗәсен күтәрә. Аның «саранлыгы», төбендә, чын­барлыкка тыныч карый, җайлап кына килә белүеннән гнбарәт. Бу хәл аның лирик ки­черешләрне бирү-сүрәтләү алымында бик ачык күренә. Ул бер яки ике күрнеш бе­лән геройның бөтен эчке кичерешен, аңардагы лирик кылларның нечкәлеген ачып бирергә тырыша һәм шуңа ирешә дә. Моның классик үрнәкләре Ш. Камал­да бик күп табыла. Аның 1910 еллар ти­рәсендә язылган вак хикәяләреннән «Сул­ган гөл», «Ата», «Курай тавышы» һ. б. ларны шундыйлардан санап була.

Алыйк Корбангалинең кичерешен («Ата» да). Ул үзе сезонлы эшче һәм ике-өч бала атасы. .Аның Сәрбиҗәмалы тагы бер бала китерә. Корбангалидә әйтеп бетергесез ата­лык мәхәббәте бар. Ш. Камал аның шушы эченә сыймаслык шатлыгын, эчке кичере­шен бер-ике фраза 'белән әйттерә дә тә­мамлый. Менә сезгә Корбангалинең эчке кичереш, шатлык һәм өметләрен ачып салган сүзләре:

«Кибетченең алмаларны:

Бик һәйбәт, свежийлар, - - дип макта­вына каршы Корбангали, аның күзенә карап:

Шундые кирәк - вакыты шундый, - дип, авызын ерып көлен куйды, гүя ки­бетче аның сөенеченә катнаша иде...»

Сэрбиҗәмал янына кайткач Корбангали болай сурәтләнә:

- - «У у... ничек... хәлләр?..

Алмалар китердем үзеңә... диде Корбангали...»

Корбангалидәге куануның лирик югары­лыгы «әткәй, син күн эшләдең инде, еннз ял итәргә вакыт...» дип әйтәчәк фразаны күз алдына китерү белән тәмамлана. Хи­кәя шунда бетә.

Бер карашка, дөрестән дә, монда «саран­лык» күрсәтү бар төсле. Чынлап караган­да исә, киресенчә, монда Корбангалинең бай эчтәлекле лирик кичереше тулы би­релгән. Аның алмачы кибетчегә карап әйт­кән җөмләсендәге «вакыты шундый» дигән фразасы аңардагы аталык кичерешем тулысы белән бирә. Соңгы җөмлә исә Кор­бангалидәге лириканың реаль төшенчәсе булып тора.

Корбангалинең менә шушы фразаларын­дагы лирикалы эчтәлек, аның эчке киче­решләрен күз алдына китерү өчен ач­кыч була ала аламы? Ала. Шул җиткән. Калганын укучы үзендәге сизем ярдәмен­дә тутырачак һәм бу укучының тагын да нечкәрәк, тирәнрәк тойгыларын тәрбияләүгә сәбәп булачак.

Корбангалинең чынбарлыкка мөнәсәбәте аның әнә шушы ике өч фразасында чагылганмы? Чагылган. Ул фразалар эчен­дә яткан кичерешнең тирәнлеген, дета­лен барлау укучының үзенә кала. Шулай булуы яхшы да.

Шәриф Камалның бу, алымы кайбер әсәрләрендә бөтенләй «саранлану»га барып җитә, ягни герой, тнрәитен лирик кичереш­ләр эчендә булганы хәлдә, бер авыз сүз дә сәйтмп». Менә «Сулган гөл» хикәя­се. Монда төп образ—19 яшьлек кыз һәм ул инде, шундый яшь булуына кара­мастан, суларга да өлгергән. Сез текстта бу кызның бер генә авыз сүзен дә таба алмыйсыз, ләкин аңардагы тирән ачынулы кичерешләрнең барлыгын да сизәсез, һәм аның сулган сурәте дә сезнең күэ алдыгызга бөтен гәүдәсе белән килеп баса.

Соң язучы моңа ниңди алым ярдәмен­дә ирешкән? Ул мэңа түбәндәге алым ярдә­мендә ирешкән. Хикәядән читтә, чаршау артында калдырып та, үзе, асылда, сулды- ручы /булган, «яшерен» геройдан бер җөмлә сүз әйттерү белән. - «Мин намазга киттем.. Самовар хәзер булсын. Самовар кайнагач:
көндәшеңне уятырсың...» дигән чиркэнеч эчтәлекле фраза белән.

Бу фраза 19 яшьлек кызны сулдырган мотивны тулысы белой ача, шуның ярдәме белән хикәя буенча төзелгән кичерешле сурәтләр турында укучы тулы нәтиҗә ясый.

Ш. Камалның бу алымы характерлы. Монда «яшерен роман»га тартымлык бар, шуның белән бергә, биредә хикәя буенча бер генә образны күзәтеп тә, азактан алар- иың берничә һәм бер-беренә капма-каршы икәнлекләрен күз алдына бастырырга зур мөмкинлек китереп чыгару бар.

Художникның талант эшчәнлеге аңар­дагы иҗтимагый файдалылык белән үлчәнә. Бу исәиҗад процессысының барлык тармак, лары буенча иҗтимагыйлык өстенлек алу­га буйсыну нигезендә генә булырга мөм­кин. Билгеле, бу принципны алга сөрүдән «алай икән, большевик художник санду­гачлар сайрату, елгалар агызу һ. б. һ. б. шундый пейзажлар белән мавыгырга тиеш түгел» дигән хата нәтиҗә чыгарырга яра­мый.

Шәриф Камал иҗадиның кирәк кайсы гына детален алмагыз, сез аларның әнә шушы принципка, ягни иҗтимагый прин­ципка буйсындырылганлыкларып күрерсез. Ул яфраклар тирбәлтүче, сулар агызучы, дәрьялар дулкынландыручы художник тү­гел. Аңардагы талант көче иҗтимагый күр- иешләрне үз буяуларында, реаль бизәклә­рендә алып сурәтләүгә, художникларча эш­кәртүгә юнәлдерелгән. Шуның аркасында ул, күрер күзгә бик гади, хәтта «прозаик» әйберләрдән дә бай лирика, эчтәлекле ки­черешләр сурәтләндерә ала да. Мәсәлән, «Курай тавышы» ындагы үсмер Хәсән об­разының лирик кичереше түбәндәге мо­нологта тулы гәүдәле сурәт нтеп бирелә. Менә ул монолог: «Мин аның артыннан тырмалыйм... Аның киң һәм керле аркасы белән таза җилкәсе көне буена минем күз алдымда йөрсә дә аңа эчем пошмый иде, бәлки көчле һәм зур бер кешенең мине бер дә борчымый гына алдымнан йөрүе мине тынычландыра иде. Бу вакыт мии курын­мын идем...»

Монда үсмер Хәсән белән батрак Фәйзул­ла арасындагы чын дуслык, якынлыкның төп мотивы производство, хезмәт проце- сыннаи гибарәт. Шушы якынлык кичереш­ләрен сурәтләү өчен, һәм шуны үтәп чы­гуда язучы зур талантлылык күрсәткән. Монда Фәйзулланың киң һәм керле арка­сы белән таза җилкәсе Хәсән өчен эмо­циональ кичереш чыганагы, рух азыгы, тормыш таянычы итеп бирелә.

Ш. Камалның бу төр алымны оста кул­лануы— аның иҗад эш чәйлегендәге иң кыйммәтле факт булып тора.

Бу тармак буенча резюме болан була: Ш. Камал үз геойларының лирик киче­решләрен тел чаралары белән оста формалаштыра алучы язучы. Аның иҗады белән эшләнгән лирик сурәтләр иҗтима­гый күрнешләр аркылы чагылдыруга корыл, ганнар. Бу хәл исә аның теленә тирәнтеп метафорик көч бирә, аны демократия телендәге байлык белән коралландыруга киң мөмкинлекләр ача, һәм, шушы сәбәп­ләр аркасында, Ш. Камал телендәге лиризм киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешлы, сиземле булуы белән алдынгылык ала.

Нәтиҗәдә, Шәриф Камал татар әдә­би теленә, бигрәк тә аның художество жан­рына яңа, оригиналь алымнар кертеп, аны баетып зур хезмәт күрсәткән талантлы язучы. Без аны большевистик данга лаек хезмәте белән котлыйбыз һәм моннан соң да, шундый ук җегәр. шундый ук сизгер­лек белән, бөек илебезнең бөек идеалла­рын тормышка ашыру өчен армый-талмый хезмәт итүен телибез.