Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТИМЕР ИЛЕНӘ КАЙТТЫ

 

— Уфа кайда, Уфа кайда 

Уфа биек тауларда*.

1

Уемда бүген катерлар һәм эшелоннар үтә.

Чапан кылычы ялтырый.

Тимер олауга китә.

Мәҗит кычкырып хитап укый 

 Яшенә, картларына.

Илнең батыр егетләре

Менәләр атларына.

Эт шикелле өрә юнус 

Мәчет манарасында. 

Җыландай чагалар аклар

Урамнар арасында.

Кулак ашыгып сәнәк очлый.

Итчеләр пычак кайрый,

Менбәрдәге ак башлы «кош», 

Колчакны мактап сайрый.

Ач бүреләр йөри шыңшып,

Иске читәннәр таптап.

Партизан урманга чигә,

Ә төнен тагы кайта...

1 Мәҗит — М. Гафури.

« Юнус — пулемет.

Колчак аягы астында

Ярлы авыллар ята,

Сукаларга атлары, юк.

Кылганлы кырлар ята.

Колчак аягы астында

Зарлы аналар ята.

Гарипләр һәм тол хатыннар.

Ятим балалар ята.

 

Колчак аягы астында

Миллионнар хакы ята,

Окоплардан әрнеп язган

 Солдатлар хаты ята.

II

Әбинең йорт түбәсендә

Тавыклар тараналар,

«Колчак килмиме?» дигәндәй

 Як-якка караналар.

Кайда барсын бу тавыклар.

Бөртек калмады йортта,

Әби утыра... кыр җилләре

Хәл дә сорашмый, туктап.

Бар дин тә белмиләр аны,

Песи дә мыскыл итә,

 Сөт-катыгы юк икән дип,

Чүлмәген ватып китә.

 

Үгез, — патша монда,

Аны нишләп тә булмый,

Кашынырга казык тапмын.

Дөнья куптарып улый.

Кайда монда әбигә көн.

 Кәҗә кулында түтәл,

Керфеген дә какмый явыз,

Сакалын сыйпап үтә.

Төндә әби күккә карап

Күзәтә кошлар юлын:

 «Син, беләсеңдер әле, ай,

Кайда соң минем улым?

Күз карам иде минем ул.

 Ходаем бирсен түзем».

Күктән моңлы караш белән 

Ай тыңлый әби сүзен.

Ай тыңлый, ләкин җавап юк,

 Ә соң Тимерша кайда?

Башын түбән иеп шулай

Эшлиме һаман байда?

Морг алдында ялгыз әби

Сыйпап утыра тезен.

Бәбкә чирәме каплады

Тимернең арба эзен.

Күрше авылда гына дип.

Алдашып җиктерделәр,

Ә, хәзер, кара әбине,

Ни хәлгә китерделәр!

Суга барган саен ана

Кулын кашына куеп,

«Безнең ат түгелме бу», дип,

Күзәтә кырлар юлын.

Ill

Сугыштан туйган Тимерша

Колчак кулыннан качты,

Артыннан яшен шикелле

 Болганып калды камчы.

 «Тот менә хәзер Тимерне,

Җитәр, күп нужа күрдем,

Алдавың җитмәгән әле, 

Камчыламакчы идең.

Миндә дә менә камчы бар.

 Түреңдә мулла булма»,

Сукага ярар әле дип,

Камчысын билгә буа.

Тимерша ул бу дөньяга

Курыкмый тугн кеше,

Әнисенең яше белән

Битләрен юган кеше.

Ул үсте яшел тугайда

Талдан каенга күчеп,

Ат эзендәге суларны

Түбәтәй белән эчеп.

Бик күп ашамаска Тимер

Еш бирсә дә сүзләрен,

һәр икмәктә күренә иде

Аның бармак эзләре.

Кызык иде аңа җәйләр

Тугайда йөрде чабып,

Катык буяган икмәкне

 Чеметем генә кабып.

Менә ул матур тугайлар,

Менә ул яшел кырлар,

Яхшы иттең, егет, дигәндәй.

Башыннан сыйпы кылган.

Шушы юлдан киткән иде

Олаучы булып кына.

Өстендә ертык камзолы.

Икмәк тә юллык кына.

Офицер көлде Тимердән:

— «Бармы, дип, синең «катын»?.

Калын җилкәле бер бандит

Төртеп аударды атын...

Күрше авылга гына дип

Алдашып җиктерделәр,

Ә хәзер, кара, Тимерне

Ни хәлгә китерделәр!

Кайда аның җирән аты.

Арбасы, камытлары?

Ул да бер хәзер, торна да.

 Коры кул белән калды.

Буразнага теккән күзен

 Кылганнар арасында.

Нп килеп, ни китми икән

 Ярлы ата баласына.

Илдә сөрмәгән түтәрәм, 

Ә гомер кайда үтә, 

һәр саескан кунган саен

Анасы хәбәр көтә.

«Тукта, бу кокардаларын 

Кем әле миңа такты?

Мин бандит мени соң инде?

 Мин бит ярлылар яклы».

Сукасы алдына басты.

Сөрәсе килде аның, 

Ирексез киендергән кием

 Газаплый аның җанын.

—«Ирексез будылар билне.

 Көчләп тактылар мылтык,

 Җанны кыса, абзый, шинель.

Берәр бишмәтең юкмы?»

«Чикмәнгә барырлыкмы» дип 

Күзәтә абзый көлеп,

Тимер кокардага баса.

Таракан сыткан кебек.

Кесәсендәге камчыны 

Яшереп билгә буды.

Ялан тәнен кара елан

 Ураган кебек булды.

Бишмәт киеп алды өскә 

Тик аның эче поша.

Ленин ягына чыкканчы 

Сизенмәс микән дошман?

Абзый шикләнеп бакса да,

Мин яхшы беләм аны.

Таудан аккан чишмә кебек 

Саф бу егетнең җаны.

IV

«Уфага безнең кызыллар

һәм Ленин килгән, диләр.

Җирләрне алып байлардан

 Ярлыга биргән, диләр».

Бу хәбәр ташлы юллардай

Иленә тартты аны.

Куркытмады тирә-якта 

Штыклар ялтыравы.

Туган иле якын аңа, 

Ут куйганнармы элеп.

 Ул ашкына шушы утка

Җәйге күбәләк кебек.

Баш очында тургай сайрый.

Бу аңа таныш тургай,

Түбән төшеп талпына ул

Хәл сорашмакчы. бугай.

Нинди кызганыч бу тормыш,

Менә очрашты алар,

Тургайга һәм Тимергә дә

 Куркыныч бүген ялан.

Куактан-куакка күчкән

 Ак түшле куян кебек,

Иректә очкан Тимерша

Чишмәгә керде килеп.

Еллар үткән ташлы юлдан

Фурманов килә иде, 

Атын туктатты да кинәт:

 «Син, егет, кайдан?» диде.

 «Мин бер игенчемен, абый, 

Үз авлыма кайтам,

Сулдан китсәм — Колчак икән,

Ә моннан — сазга батам.»

Фурманов елмайды аңа:

 «Тайгансың бугай аннан. 

Тик, егет кайта алмассың, 

Авлында Колчак анда.

Тауларында окоп синең! 

Күгеңдә самолетлар,

 Йорт түбәндә пулеметлар, 

Куак төбеңдә -туплар.

Күрәм, син игенче, егет,

Тынычлык кирәк сиңа,

Менә синдәй егетләрнең

Кылычы кирәк миңа».

Шляпасен сул кул белән

Күтәреп куйды Тимер,

һәм туп-туры комиссарга

Күзләрен текте Тимер:

 «Монда кызыллармы, абый,

Мондамы үзе Ленин?

Ленинне һәм анамны да

Күрәсем килә минем».

 «Әйе, монда Ленинчеләр, 

Оят китермә, кара,

Боярларны туздырырга

Сезнең авылга бара».

—«Безнең авылга дисеңме?..» 

Йөзенә шатлык тулды,

 Комиссар башыннан сөеп.

Сыйпаган кебек булды...

Биленә буган камчысын

Алып кулына тотты,

— «Мә, абзый, шуны үзеңә 

Бу камчы Колмакныкы...»

Канатланып китте Фурман,

 Камчысын кире бирде, 

Гүя комиссар йөзендә

Тулган ай уйный иде.

«Ал, Чапаев, Тимершаны 

Коралы-ние белән,

Иленә кайта алмый йөри, 

Юлын ак банда бүлгән».

Киң яланнар, киң яланнар,

 Киң яланнарда юллар,

 Таш юлларга сыеша алмый

 Күбәяләр кызыллар.

Тимеркүк ат меңгән Тимер,

 Шундый матур җәй көне.

Өстендә үлчәп тегелгән

Кызыл армеец киеме.

V

Самолет канаты кебек

Ялтырап ята Идел,

 Йөрәге булган көрәшче

Ничек сөймәсен илен!

Идел аша тимер күпер

Алырга тора кочып,

Ләкин, дарыга кагылма,

 Башың китмәсен очып.

Уфада Колчак туй итә,

 Эшче төрмәдә утыра,

Марля бәйләгән солдат күк

Ак йортлар басып тора.

Фрунзе алдында — карта,

Картада — озын юллар,

Уфаның биек таулары,

 Кырлар, урманнар, сулар.

Шушы таудан адмиралны

 Төшерәсе бүген бәреп,

 Өзгәләр иде Колчакны

 Тимерша кебекләре.

Кызыл ярда утыра ул

Кечкенә генә өйдә, 

Агидел шлюза сының

Ачкычын тоткан көйгә.

Менә ачып җибәрер дә

 Чайкалып китәр таулар,

 Тимер ташкын булып тауга

Ташланыр кызыл яулар.

Фурмановның фуражкасын

Җил артка этеп куйган,

Төзәтергә вакыт тапмый

Ашкынып кайный уйлар:

— «Колчакка соңгы удар бу.

 Моны ятка бикләгез,

 Түзә алмаса шау-шуга

Тау чиксен, без чикмәбез».

Чапан алдына Тимерша,

Ул басты алга чыгып,

Кулында корган винтовка.

Билендә үткер кылыч.

Ул ант итте Чапаевка

Тыныч сакларга юлны.

 Тартмаска һәм йөткермәскә.

Сөйләшмәскә дә булды.

 

VI

Иделне үтә пароход.

 Төтен дә чыкмын, бу да.

 Таллар шәүләсе өстендә

Аккош йөзгәндәй суда.

Эче поша Тимершаның 

Йөрәген нидер кыра.

Кайгысы һәм шатлыгы да

 Ыргырга гына тора.

Бу дошман туган иленнән

Шунсыз китәчәк түгел.

Йортына поссын бандитлар.

Шунда да атар Тимер!

Нинди сер Идел буенда.

Снхыр бу якты күлләр,

Идел һәм күлләр төбенә

 Йолдыз коелган күктән.

Күкрәк белән шуа алар

Башларын түбән иеп.

 

Таулар да тынлык саклыйлар. 

Чапаевчылар кебек.

Тимершаның гәүдә авыр,

Артта үтелгән ялан.

Аякта — солдат итеге

 Сазны куптарып ала.

Туган кырларның межасы 

Күренә инде аңа.

Ак каеннар һәм имәннәр

Киләләр ана таба.

Алдында кара козгыннар

 Йөриләр лаб-лоб атлап.

Яна казылган кабер кебек.

Окоп туфрагын таптап.

Приказ килде полкка.

Козгын сизенми калды,—

Юлбарыслардай кызыллар

 Оясын басып алды.

Тирә-якта туп тавышы

 Ядрә, снаряд шартлый.

Чыклы үләнле тузан һәм

 Кеше сөяге канлый.

Чапайга өндәшә Тимер:

«Патрон бик кирәк иде»,

Чапаев аңа кырт кисеп::

«Штынкка, егет!»- диде.

---- «Булдыра алмыйсың икән.

Иделдә синең урның!».

Үлемнән курыккан Тимер

 Штыйгын алга борды.

Ташлы юлдан, аргымакта 

Сакаллы берәү килде.

Бу Агидел шлюзасын

Күтәргән батыр иде.

«Мин дә рядовой, диде ул 

Әйдәгез, минем арттан».

Арсланнар кебек тауга

Сикерде җитез атлар

Штыйк, кылычлар ялтырый. 

Ут уйный баскан җирдә.

Дошман үкчәсенә басып

Тукучы эшче йөгерә...

Тауларга поскан козгыннар 

Таралды тирә-якка.

Тимерша йөри кырыйда 

Колчак сөяген таптап.

Авылы яна Тимернең.

Йортлар, читәннәр яна.

Адашып йөри тауларда 

Чәчләре көйгән ана.

«Синме, улым, кыямәттер. 

Инде мин кайда барыйм.

Бу бәхетсез башкаемны 

Кайсы иделгә салыйм?».

X

Әллә нишләде Тимерша

 Йөрәге әрнеп тибә.

Су эчә, йөри һәм тагы

Тамагы сулгып кибә.

Сыкранып торган анага

Эндәшер сүзләр тапмый.

Тир белән каткан маңлаен 

Куллары белән каплый:

«Булмый, әни, сугышмыйча, 

Ак банда илне кыса.

Атыйм, дисәң—шайтан кебек 

Синең артыңа поса».

Фрунзе аты өстендә:

«Күз яше, әби, нигә?

Яле, икмәк бир, Фурманов,

 Үзебезнең әбигә!..»

Кинәт күктән чыкты елап 

Ул Фрунзега атты, Яраланган 

Фрупзснең Талпынып ауды аты.

Легендарь ир ята кырда.

Тимерша сөргән җирдә. 

Түшәк бирер иде ана

Шундый шәфкатле иргә...

Үзе яраткан чишмәдән 

Су алган иде Тимер, 

Фрунзега саф чишмәнең

Саф суын бирде Тимер...

Арслан ятып торса да. 

Дәһшәтле ул дошман өчен.

Озак ятмый җирдә батыр

 Көрәшкә туплый көчен...

Җирдә аяк тавышлары,

Дагалар ташка суга.

Бара егет батальонда.

 Карамый уңга-сулга.

Кара тир ага битеннән,

 Пуля, снаряд ява,

Йөгереп барган җирендә

Кешеләр җиргә ава.

Барысы монда батырлар:

Степан Разинчылар,

Эшчеләр Ивановчылар һәм

 Батыр Пугачевчылар,

Фрунзе — Чанасвчылар.

 Бергә тупланган бары.

Бар гасырларның ачуы

Урап алды дошманны.

Ут-су үткән бу батырлар

 Йөрәктән гайрәтләнеп,

 Яшендәй кылыч уйнатып,

Уфага керде бәреп...

VII

Яшенле яңгыр үткәндәй,

Офыкта уйный утлар,

Күк күкрәве йомшап бара,

Еракта гөрли туплар.

Иркен сулыш ала Уфа,

Елмаеп үтә кеше,

Колчак камерасын ватып

Иреккә чыга эшче.

Күрми эшче якыннарын,

Күренми аңа бала,

Төрмәдән чыгу белән ул

 Чапайны кочып ала.

Фрунзе алдында Чапаев.

Кулында үткен корал.

Алкышлый аны авыллар,

Алкышлый аны Урал,

Алкышлый аны эшчеләр,

 Алкышлый аны бар да,

Аның кулын кысар өчен

 Партизан менә таудан.

VIII

Яшен сүнә, туплар тына,

Таш юллар кала бушап,

Куркып киткән җирләреннән

Тирәккә кайта кошлар.

Баш калкыта берәм-берәм

 

Шәһәр һәм авыл кыры,

 Яңгырый бөтен телләрдә 

Чапаевчылар җыры.

Идел ярында балыкчы.

Балыкка кармак сала,

Идел өстендә кәгаздән 

Акчарлак очып бара.

Агидел тугайларында

Шомыртлар чәчәк ата,

Әремле кырлар буенда

 Тимерша илгә кайта.

Башын чапкын тимеркүк ат. 

Ат хәзер аның яңа»

Җирән байталы урнына. —

 Чапаев биргән ана.

Авылның тыныч күгендә

 Йолдызлар күчә таңга,

 Тимершаны тәбрик итеп

 "Сандугач сайрый талда...

Илдә заводлар терелә,

Паровоз иркен сулый.

 Шәһәрләрдә ташчы ирләр

 Ядрә эзләрен сылый.

Анасы белән Тимерша

Чәй эчә тәмле итеп, 

Ул сөйли карт анасына

Үткән көннәргә китеп:

— «Аңладым, әни, дөньяны.

 Шул икән җанга терәк.

Бу түтәлне саклау өчен

Илне сакларга кирәк».

Тимершаның моңлы күңле

 Чапаев кабрен эзли,

 Сельсоветка кергән саен

 Аның рәсемен күзли.

Аның күңлендә Чапаев

 Казык йолдыздай якты,

Ул бит аны давыл аша

Иленә алып кайтты.

Бу йолдыз ике кояштан

Ала үзенең нурын,

 Безнең күңелләр күгендә

Ул дәвам итә юлын.

Еллар үтә, казык йолдыз

һаман яктыра бара,

 Без барабыз җиңүләргә 

Шушы йолдызга карап.

 

 

 

IM9. Уфа.