Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАҢ АТКАНДА» РОМАНЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ӘҺӘМИЯТЕ

 

Бөек Октябрь социалистик революциясе алдыннан булган соңгы ай — октябрьлек башы. Солдатлар начальство боерыгына илтифат итмичә, өйләренә агылалар. Фронт таркала, авылларда алпавыт имениеләрен индыләар, шәһәрдә эшсезлек. Гомумән, масса арасында тынычсызлык — ризасыз­лык, һәр чак, һәрбер халык җыелган урын кызу көрәш мәйданына әверелгән. Эш башында чак-чак кына торган Керенский хөкүмәте үзенең соңгы сулышларын сулый. Шулай да аны яклаучылар, Вакытлы хөкүмәтнең черек нигезен ныгытырга те­ләүчеләр юк түгел. Халык ике сыйныфка бүленә. Бер төрлесе элеккечә яшәүнең мөмкин түгеллеген. «Бөтен власть советларга!» лозунгын гамәлгә ашырырга вакыт җиткәнен белә, көннән-көн суллаша, большевиклар ягына авыша. Икенче як Керенский хөкүмәтенең саклануын тели, төрле юллар аша аның авторитетын ныгы­тырга тырыша. Чөнки бу соңгы төркемнең интересы байлар хөкүмәтенең яшәвенә бәй­ләнгән.

«Таң атканда» романы менә шул чорны эченә ала. Бу көрәш моментларын конкрет художество образларында чагылдыру өчен Шәриф Камал казачи районнарыннан берсе­нең үзәге булган атаклы губерна шәһәрен, Оренбургны ала, Оренбург үзәктән ерак һәм элек - электән самодержавиенең дес­потизмын саклаучы реакцион көчләрнең күплеге белән танылган шәһәр. Шул сә­бәпле монда Керенский хөкүмәтенең реак­цион политикасын яклау аркылы иске ре­жимны кулдан ычкындырмаска тырышып ятучы сыйнфи группаларга яшәр өчен нигез юк түгел. Шәһәр Азия белән ике арадагы сәүдә юлында утыра. Көнчыгыш илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен кулларыннан ычкындырмаска тырышкан татар буржуазия­се бу үзәктә нык тамыр җәйгән.

Әсәрдә образ буларак алынган нәселдән килгән бай Бикмөхәметов, яңа бай Сафин, милләтче Нәгыйм Кәбиров. Фазлуллин, толчокчы Корбангали карт һәм башкалар— барсы да я теге, я бу дәрәҗәле Вакытлы хөкүмәтнең ышанычлы хезмәтчеләре һәм аның нигез ташлары. Ләкин шәһәр никадәр үзәктән ерак булмасын, никадәр реакцион көчләрнең күплеге, ныклыгы белән таныл­масын, революциянең көчле дулкыннары аңарга да килеп җитә. Вакытлы хөкүмәт белән масса арасында туган каршылык көннән-көн тирәнәя, масса арасында боль­шевиклар ягына авышу көннән-көн арта. Шул тезис — «большевизм таңы», «кешелек дөньясы өчен якты таң якынлашу» тези­сы, романның баштан ахрына кадәр сузыл­ган. Менә ул таңны булдыру юлында ак­тиң катнашучылар: главные мастерскиеда эшләүче карт большевик Гаврилов, Mapтынов, Павловлар. Алар «Февраль рево­люциясеннән бирле сызганып тырышып эшлиләр. Партиянең Үзәк Комитеты белән ныклы багланыш тотып, җирле оешманы ныгыту белән бергә, эшчеләр күпчелеген кискен көрәшкә, зур кузгалышка хәзерли­ләр. Шәһәр думасы һәм эшче, солдатлар советында партия фракциясе оеыштырып, кадет, меньшевик һәм эсерларга каршы ныклы көрәш алып баралар» («Таң аткай­да», 21 бит).

Күп еллардан бирле самодержавиенең ышанычлы хезмәтчесе булган казачиларның реакцион катлавы һәм сәүдә юлында булган бу шәһәргә күпләп килеп урнашкан, экономик таларга уңай булсын өчен днн-милләт агуын халык арасында чәчкән татар буржуазиясе күп еллар халыкны реакцион идеяләр богавында тотарга тырышканнар. Алар чәчкән сөремне тиз генә тарату, билгеле, җиңел түгел. Шуңа күрә, шәһәрдәге татар масса­сы эчендә большевизм йогынтысын кө­чәйтү, шул юлда эшләү әһәмиятле бурыч­ларның берсе булып тора. «Таң атканда» романында татарлар эчендә алып барыл­ган шушы көрәш моментларына зур гына урын бирелгән, һәм бу эштә рус иптәшләре белән кулга-кул тотынып баручы та­тар хезмәт иясе көчләре күрсәтелгән. Алар арасында иң зур урын алган образ — Мох­тар Булатов, Мохтар ломовой извозчик Фазылҗан малае. Аның атасы шул вакыйга барган шәһәрдә фәкыйрь генә яшәп, рус-япон сугышы вакытында үлгән. Озак та үтми, Мохтарның анасы да үлгәнгә күрә. 15 яшьлек Мохтарны күрше фатирда тору­чы слесарь Иванов өйрәнчек итеп, бер тимерче мастерскоена урнаштырган. «Ике елдан соң Мохтар әлеге Ивановның энесе Костя белән Бакуга китеп, Европа сугы­шы башланганчыга кадәр нефть промыслоларында слесарь булып эшләде.

Мохтар партиядә актив эшли. Комитет тапшыруы буенча ул аерым заводларда, татар эшчеләре арасында, докладлар, беседалар үткәрә. Татарларның гомуми җыелыш, митингларында агитацион речьләр сөйли. Язучы болай ди: «Партия комитеты Мохтарга, башка эшләр белән бергә, татар хезмәт ияләреннән партиягә ышанычлы актив булып’ эшләрлек кешеләр тарту бурычын да йөкләгән иде. Мохтар бу юлы да шактый тырышлык күрсәтте. Татар эшчеләренең алдынгырак, аңлырак, дигән өлеше белән бу мавзугда сөйләшү, аңлашулар үткәрү, аерым эшчеләргә туры-дан-туры такдимнәр ясау белән бергә, үзенең танышларыннан укытуны — контор­щик, приказчик шикелле хезмәткәр интеллигенция белән дә бу турыда күп кенә фикер аңлашулар ясады» (50 бит).

Әсәрдә күп урын алган Мохтар Була-товка язучы тарафыннан бирелгән туры характеристика шундый. Мохтар үзенә тапшырылган хезмәт буенча башка күп төрле социаль катлаулар арасында да булырга тиешле. Мохтарның башкалар белән аралашуы һәм уздырган беседалары буенча без аның идеологии карашлары һәм характерының төрле ягы белән якын­нан танышабыз. Мәсәлән, , Мохтарның Шәрәфи карт белән булган беседаларын алырга була. Карт тормышның авырлы­гыннан, эш хакы азлыктан, хуҗаларның эшчеләр белән начар мөгамәләләреннән зарлана: «Ахры нәрсәгә барып чыгар, бел­гән юк» ди, .Мохтар, кистереп ышанган рәвештә: «Нәрсәгә барып чыгасы билгеле. Шәрәфи абзый. Эшче һәм солдатлар власть­ны үз кулларына алып, сугышны туктата­чаклар. Шуннан соң тормыш рәтләнергә мөмкин» ди. (34 бит.)

«Власть башында кем була инде ул чагында?» дип сорауга Мохтар:

— «Эшче, солдат, крестьян депутатлары советы кулында булырга тиеш» дип җавап бирә.

Яшь буржуа Сафин белән милләт мәсьә­ләсе буенча сүз көрәштергәндә Мохтар буржуазия турында да бик тапкыр фикер­ләр әйтә.

Шул формада без әсәрдә һәм теоретик.
һәм практик эштә актив булган бер татар большевигы белән танышабыз.

Ул хәтта аурып ятучы сеңлесенә доктор китерү кайгысына да онытырлык дәрәҗәдә эш белән мавыккан итеп бирелә. Мохтар­ның, үзен кулга алырга килгән кешеләр алдында үзен тотуы да чын большевик­ларга хас булган формада» җидди һәм тотнаклы. Ул аптырамый, каушамый хәзер­ләнә, шул арада сеңлесенең хәлен сорар­га да онытмый һәм бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки Мохтарның большевизм таңы атуга ышанычы зур. Әсәрдә алынган вакыйга һәм образлар барсы да диярлек шушы Мохтар һәм аның тирәсендә йөргән кешеләр белән я бу, я теге бәйләнештә буларак ачылалар. Мохтар фронттан кайт­кан Габдулланың кунак мәҗлесенә бара. Шунда без күп кенә төрле политик караш­ларда булган кешеләр белән очрашабыз. Мохтарлар шәрык кичәсенә баралар. Татар буржуазиясе тарафыннан оештырылган милли полкның «тантана»сында булалар. Алар аша без бу шәһәрдәге татар буржуазиясенең Керенскийиы саклап калу юлында булган байтак кына чаралары белән танышабыз.

Сюжет үстерелешендә үзәк төенне эчен.» алган берничә момент, шулай ук, Мохтар образы белән тыгыз бәйләнештә. Мәсәлән, әсәрнең башлангыч өлешендә үк без Төх­фәтне һәм аның хатыны Газизәне күрәбез. Мохтар Газизәләрнең күршесе Шәрәфи карт белән бер фикердәш һәм бу чибәр хатынга симпатиясе дә бар формада бирелә. Шулай итеп без Мохтар аша образларның үзара мөнәсәбәтләре — Газизә, Төхфәт. Гариф арасындагы якынлыклар белән кызыксына башлыйбыз.

Икенче момент Сәхип мәсьәләсе. Ш. Ка­мал безгә әледән-әле Мохтарның фаҗигалы тормыш үткәргән Хәлимә исемле апасы бул­ганын искә төшерә. Соңыннан Сәхипнең шушы Хәлимә кызы Фатыйма икәне аңла­шыла. Менә сюжетта алынган бу бәйлә­нешләр, бердән, образларны конкретлаш­тырырга, әсәрнең темасын кызыкландырыр­га ярдәм итсәләр, икенчедән, төп образ — Мохтарның әсәрдәге ролен тулыландыра­лар. Димәк, әсәрнең үзәгендә большевик­лар вәкиле Мохтар тора һәм аның тирәсендә Габдулла, Төхфәт, Шәрәфи карт, Газизә, Галимов шикелле Мохтарга фикер ягыннан якын булган образлар тупланалар. Бу образларның һәрберсенә аерым характеристика бирсәк түбәндәгечә була:

 Габдулла Саматов. Элек приказчик булып, байларга хезмәт иткән, хәзер фронттан большевиклар партиясенә кереп кайткан. Ул җайлы һәм кыю егет. Үзлә­рендә булган мәҗслестә халыкның төрле­се төрлечә: кайсы «демократия?? өчен кайсы «Керенский хөкүмәтенә» тост күтә­рергә тәкъдим иткәндә, ул бер үзе «Ленин саулыгына, ура!» дип кычкыра. Шулай да Габдулла вакты белән икеләнеп тә куйгалый.

Соңыннан Габдулла ныклап эшкә баш­лый.

Габдулланың хезмәткәрләрне эш ташлау­га өндәгән агитациясе хуҗаларга ошамый. Габдулла эштән чыгарыла, шулай да ул хезмәткәрләр арасында агитация эшен өзми. Габдулла Мохтар янына hәp вакыт килеп йөри. Шәрык кичәсендә батыр гына тавыш белән «Дошманга» шигырен дикламировать итә. Партия комитеты җыелышында ана татар солдатлары арасында эшләүне тап­шыралар. Ул бу эшен дә намуслы үтәп бара.

Шәрәфи карт образы безгә «Акчар­лаклар» аша таныш. Ләкин хәзер ул без белгән чактан байтак үзгәргән. «Каспий буендагы балык промысло арында селедка тозлаучыдан күн заводларында күн эш­ләүче мастер ярдәмчесе булу дәрәҗәсенә җиткән. Ләкин кая гына барса да урта хисап белән аңа «нәгләт төшкересе» ашар­га җиткерә алмый аптырарга туры килгән». «Соңгы елларда күп заводында аның ярый­сы гына тәҗрибә һәм белгечлеге артып, бер кадәр тамак туйдырырлык хезмәт ха­кы ала башлаган иде. Ләкин империалис­тик сугыш озак тартылган саен кыйммәтчелек арту аркасында, тагын әлеге уртя хисап белән гомере буена сузылып килгән, ашарга җиткерә алмый аптырау төене ки­леп чыкты. Ә кәсен алмаштырганда, hi эшли, булмый». Шулай итеп, Шәрәфи карт сезон эшчесеннән хәзер даими эшчегә әй-

 

«Тан атканда» романының социаль әһәмияте билгеләнгән. Ләкин тормыш һәм көн күреше барыбер яхшырмаган.

Дингә, муллаларга карашы ягыннан да Шәрәфи карт Каспий буендагы елларга караганда күп кенә үзгәргән.

«Таң атканда» романында Шәрәфи карт мулла-мәзиннәргә карата идеализациясен бөтенләй ташлаган. Хәзер ул, киресенчә, муллаларга зур нәфрәт саклый. Газизәнең, Төхфәтнең апасы бик аптыратканга: «Әллә киемнәрне мәзингә бирикме?» дигән сүзенә каршы ул гайрәтләнеп: — «Биргәндә дә мә­зингә бирергә ярамый, кызым, берәр киемсез кешегә бирегез аны!» (134 бит) дип җавап бирә. Кодачасының фаиатизмысыннан зарланганда: «Тора торып нәгләткә ачуым килә... әйтерсез лә инде менә мәзин яллап куйган бит, каһәрне» дип мәзинне гаепли. Бу фактлар барсы да Шәрәфи карт­ның «Таң атканда» романында дини агу­лардан байтак тазарган кеше икәнен күрсә­тәләр.

Шәрәфи картның кыяфәте дә байтак үзгәрешләргә очраган: «Муеннар картайган үгез муены төсле җыерчыкланып беткән, биле бөкерәйгән, йөрәк каннары сыеклан­ган. Бөтен гәүдә озак заманнар авыр йөк­ләр йөртү, кояш һәм яңгырлар тәэсире белән искереп беткән арба шикелле как­шак, кызганыч хәлгә килгән» (35 бит) .

Шәрәфи карт тормышының болай баруы­ма һич риза түгел. Ул әледән-әле Мохтарга зарланулы сораулар биреп тора. «Хәзер бер дә рәт күренми, байлар чамасыз бае­ды, ярлыларга бөтенләй тормыш калмады. Әле бит шушы бер-ике генә ел эчендә безнең завод хуҗалары чиксез күтәрелде­ләр. Дүртәр этажлы йортлар салдырдылар... Ә безнең кебек кеше ашарына җиткерә алмыйсың, нәгләт төшкересе!» ди (34 бит).

Завод эшчеләре байларга протест йөзен­нән эш ташлагач Шәрәфи карт та читтә калмый, ул да башкалар белән бер рәт­тән «бастовать» итә.

Циркта татарлар өчен булган митингларда Мохтар реченнән соң татар байлары, мул­лалары, «милли шурачылар» Мохтарга «долой!» дип кычкырганда, Шәрәфи карт

«Рәхмәт, күрше, шәп әйттең» дип, Мохтар­ның кулын кыса. Сугыш туктамауның бай­ларга файдалы хәл икәнен Шәрәфи карт төшенә.

Мохтар, Гариф, Төхфәт шикелле боль­шевик һәм большевиклар яклы булган ке­шеләрне Шәрәфи карт һәр вакытта да якын күрә. Шушы характеристикалар аша без Шәрәфи картның аң ягыннан үсә баруын һәм байлар хөкүмәте белән бер вакытта да килешмәячәген, ярлыларга бәхет биргән чын революция таңын яклаучылар­ның берсе булганлыгын аңлыйбыз.

 Төхфәт империалистик сугышның меңләгән корбаннарының берсе. Ул сол­датлар арасында сугышка каршы барган агитациягә бирелеп өйгә кайтырга да уй­лый. Шул икеләнүләр эчендә Стаход су­гышына барып керә һәм шунда яралана. Больницада яткан айлар аның фикерен тагы ачалар. Ул больницадан фронтка тү­гел, өнгә кайта. Төхфәт сугышның кем файдасына икәнен аңлау белән бергә, коралны кемгә юнәлдерергә тиешлекне дә белә. Шуңа күрә үзенең фронттай винтов­касыз кайтуына борчыла. Гарифның юлда, вокзалда, очрап солдатларның тынычсыз­лануы һәм: «Чат большевик булып беттек» дигән сүзләренә каршы Төхфәт: «Булмый ни! Мин үзем дә, иптәш, шулай. Күрәсең, әнә теге сволочь нәрсәләр сөйләп тора бит! Кайнаган каныңны кайната. Салып торып авызына бирәсе калган, нәгләтнең!» дип үзенең алтын погонлыларга каршы сыйнфи ачуын белдерә. Гарифка карата Газизә исәбеннән көнчелек тойгылары бер кадәр булса да, фронт иптәше булганлыктан. Гариф белән булган кечкенә аңлашылмау­ларны гафу итә. Гарифны өйгә кайткач мактап сөйли. Төхфәт шәһәргә кайткач фронт хәлләре, солдатлар арасындагы пастроениеләр турында Мохтарга бик дөрес маглүматлар бирә. Ләкин Төхфәт ар­тык яши алмый. Стаход сугышында алган ярадан үлә.

Газизә дә кыяфәт, торыш-йөреше белән безгә «Акчарлаклар» аша таныш. Ләкин ул хәзер ана канаты астында яшәүче кыз түгел инде. Нужа аңа да байтак тигән. Төхфәткә кияүгә чыккач ул беренче йөрәк хисләрен биргән Гариф өчен Төхфәттән байтак кына сүзләр дә ишеткән. Солдатка булып калгач тормышы тагы да авырайган, хәзер ул кешеләргә җөй тегә, шуның аша карт әтисе белән тормыш көтүне уртаклаша. Газизә фикер ягыннан Шәрәфи карт белән бер карашта. Ул да, шулай ук, байларны яратмый, бай хатын­нарының каракуль мантолары турындагы фикерләрне ул сөйли. Сираҗиларда булган тыйгысызлыклар турында да бик кызу бәхәс ача. Дини традицияләр белән Газизә күп хисаплашмый. Төхфәтнең апасы энесен юк-бар ырымнар белән дарулый башлагач, аларның юк эш икәнен, аннан файда бул­масын нык аңлый.

Байларга карата ачу саклаган Газизә үзенең фикердәш кешеләре белән кешелек­ле мөгамәләле, йомшак табигатьле, мөләем хатын. Ул Мохтарның юк-бар шаяртула­рына вакыты белән ачуланып, катырак бә­релсә дә, шунда ук сүзен кире ала. Аның беренче мәхәббәте, йөрәге Гариф ягында булса да, ул ире Төхфәтне җәберләми. Аның кайгысын бүлешә, төн йокыларын калдырып, аның кровате янында утыра, төрле юллар белән ауруның газапларын киметергә тырыша. Төхфәтнең үлеме Газизә өчен зур кайгы булып төшә.

Газизә кешеләргә мөнәсәбәттә сизгер, ягымлы, йомшак. Ләкин шуның белән бер­гә. Газизә бик катлаулы образ. Без аның эчендә нәрсәләр яшеренгәнен төрле чама­лаулар аша гына беләбез. Шәриф Камал аңлы формада бу сөйкемле хатынның йөрәк кичерешләрен укучыдан яшергән. Аның Гариф белән булган мөнәсәбәтләрен дә хәзергә башкалар сөйләме аша гына беләбез. Газизәнең Мохтарга карашы да безнең өчен томанлы. Шулай итеп, бу образның тагы да киңрәк ачылуын киләсе томнарда көтәргә кала.

Нәселдән үк зур бай Бикмөхәмәтов. Шәрык кичәсендә ул үзенең бөтен кабәхәт сыйфатлары белән безнең каршыбызга ки­леп баса. Бердән, ул театрга кергәндә үк исерек, сүзен дә рәтләп әйтә алмый. Шуңа карамастан, ул шәрык кичәсенең иң почетлы кунакларыннан: «Вилаят милли шура рәисе Галимов Бикмөхәмстовка бер-ике тапкыр баш иеп исәнләшергә теләсә дә ул, бердән, бик нык исерек, икенчедән, аның ике күзе бер дә билгесез ике якка кара­ганлык сәбәпле, Галимовка жавап кайтар­мый». Үзенең кичәгә килү һәм театрда утыруын Бикмөхәмәтов бик кирәкле һәм миннәтле эш итеп саный: «Машланмый! Әйтегез машласыннар! Китәм булмаса, иәфлпвать!» дип мыгырдана (102 бит). Бикмөхәметовның бу чыгышы, театрдагы кыяфәте җирәнгеч булу өстенә, аның торчыш тарихы тагы да кабәхәтрәк. Ул фахишәләр белән күп йөри торгач начар ауру эләктергән, борынсыз калган. Моны бар кеше дә белә. Шуңа карамастан, акча | эчен кешелекләрен саткан бер төркем халыкның Бикмөхәметов тирәсендә ялагайланып йөрүләре бу социаль катлауга ка­рата нәфрәтне тагы да арттыра. Менә бу татар буржуазиясенең почетлы бер члены Шәриф Камал тарафыннан оста, худо­жество каләме тарафыннан бирелгән портреты.

Сафин электән приказчик булып, соң­гы елларда гына, спекулция аша, баеган яза бай. Шуңа күрә аңа Бикмөхәметов шикелле нәсел белән мактанырга мөмкин­лек юк. Ул тик кыяфәт һәм кием-салымда бәйләрчә күренергә тырыша — бриллиантларын ялтырата, һәм милли буржуа идеялә­рен тарату өчен теоретик җирлек хәзерли: «Социализмны аңлап җитмисең әле син! Сәүдәгәр булгач та кеше социалист бу­лырга мөмкин түгел дин саташасың» ди (41 бит). «Социализм ул концентрация ка­питала аркасында гына булырга мөмкин» ди (42 бит).

Сафинның портреты да нак шул вакыт­тагы либераль байларга тапкыр килерлек итеп бирелгән. Менә аның кибеттәге кыяфәте: «Ак кар шикелле крахмаллы якалар өстеннән ут шикелле кызыл ефәк галстук бәйләгән. Өстән торып гомуми тәртипне караштыра. Күрмешлерәк кыяфәтле дама­лар ишектән керү белән ул ерактан ук: «Пожальте, мадам!» дип кычкырып куя һәм кап кара мыекларын югары таба сы­пырып җибәрә». (132 бит).

Бөек Октябре социалистик революциясе башлангач Сафин кибеттә генә тора алмый, урамга чыга. Халык арасына күтәрелеп речьләр сөйли. «Безгә халык власте, демократия власте, учредительное собрание кирәк» (140 бит) дип, халыкны большевик­ларга каршы котырта. Менә бу икенче характердагы буржуа вәкиле. Сафин төсле либеральләр алар Бикмөхәметовка кара­ганда да кабәхәтрәк. Чөнки алар үзләренең контрреволюцион идеяләрен ачыктан-ачык әйтмичә, «социализм», «демократия» сүз­ләре астына яшереп, халыкны алдарга маташалар.

Сафин, Бикмөхәметовларның идеялә­рен уртаклашучы, аларга теоретик база хәзерләүче күп сайдагы буржуа милләтчеләре дә язучының үткен күзеннән читтә кала алмыйлар. Менә җирле татар буржуа газетасында эшләүче Нәгыйм Кәбиров. Ул татарларда социализм идеясе таралуны иртә саный. Аның фикеренчә. татарларда бу идеяләр таралыр өчен җирлек юк. Нә­гыйм Кәбиров шул формада байларны үс­терергә кирәклекне, алар экономик яктай ныгырга тиешлекне алга куя һәм бу юлда буржуа идеалы булган «милли-мәдәни мохтарият»не гамәлгә ашыру белән революциянең бурычы үтәләчәк дип саный.

Февраль көннәрендә татар буржуа интел­лигенциясе, татар буржуасы белән берлек­тә, «милли мохтарият» лозунгысын күтә­реп чыгып, революцион хәрәкәтне шуның белән каплап калырга тырышты. Без алар ның вәкилләрен романда байтак күрәбез. Алар артист Килдурас Хандарский, газе­тага мөселман полкына багышлап ши­гырьләр язучы Гөлсем Галиева, кичәләрдә милләтчелек белән сугарылган җырлар, шигырьлар декламировать итүче мөгаллим, мөгаллимәләр һ. б...

Шушы ук канат кешеләре эченә әсәрдә күп кенә урын алган толчокчы Корбангали карт образын да кертергә ки­рәк. Дөрес, ул революцион фразалар чәчү­дән ерак, мөселман полклары төзү мәсьә­ләсе белән дә кызыксынмый, «милли шурам­ны бөтенләй кирәк дип тә танымый. Ул: «Кырды инде милли шуралары! Акча телә­нүдән башка белгән эшләре дә юк. Бары акча, акча гына бир аларга» ди (96 бит). Муллалар хакында да аның фикере ачык: «Беләм лә инде мин ул разбойникларның кемлеген» еднп кырт кисә (65 бит).

Бу карашларның эчендә нәрсә ята? Чын­лап та Корбангали карт шул төзелештән нигездә риза түгелме? Юк. мәсьәлә алай түгел. Корбангали карт, ул үтә консерва­тор. Ул либераль буржуаның күтәреп чык­кан яңалыкларын да яратмый. Аның уен­ча, тормышны төзәтер өчен патшаны кайтарырга кирәк; «солдат офицерга буй­сынмагач. халык начальствоны тыңлама­гач. дөньяда нинди рәт булсын! Булмый ул. менә күрерсез. Миколай патшаны кире урнына китереп утыртмыйча торып пыча­гым да эш чыкмый» ди Корбангали (65 бит). Корбангали карт патшасыз, байсыз тор­мышны күз алдына да китерә алмый, аның уенча: «ярлыда эш түгел. эшнең башы байларда, дөнья байлар белән тора, байлар дөньяның тоткасы. Байлар булмаса ярлы­лар бер көн дә тора алмас, бар да ачлык­тан кырылып бетәр иде» ди (63 бит). Корбангали карт өй эчендә дә зур деспот. Ул йортын, бөтен семьясен куркытып кулда гына тота. Шул формада бу карт бөтен харак­теры белән катып калган бер консерватор, реакцион көч. Ләкин Корбангали карт фbкер ягыннан никадәр либеральлардаy аерылган төсле булса да, нигездә алар барсы да үзәк бер мәейләдә берләшәләр.

Ул да —

 эксплоатациягә нигезләнгән җәмгыятьнең саклануы. Аерма шунда гына: либеральлар хәзергә «вакыт мәсагыйт булмаганга», патша мәсьәләләрен читтәрәк тоталар, «революция», «демократия» сүзләре белән үзләренең контрреволюцион хәрәкәтләренең йөзеп яшермәкче булалар. Ә, Корбангали карт андый тактикалар саклап тормый, фикрен ачыктан-ачык әйтә: «патша кайтмый торып яхшы тормыш булачак түгел» ди.

Шушы революцион һәм реакцион ике социаль катлаудан башка тагы да әле теге я бу якка күчен җитмәгән, ике уртада торган образларны алырга кирәк. Аларның берсе наборщик Фәйзи. Бу егет әсәрде һәр вакыт Мохтар белән бергә алына. Алар бергә яшиләр, бергә ашый-эчәләр һәм бергә төрле мәҗлес, театрларга йөриләр. Ләкин бу вакытта наборщиклар арасында, язучы сөйләвенчә, большевиклардан бигрәк мень­шевиклар йогынтысы көчлерәк. Чыны белән Фәйзинең карашы бик чикле. Ул үзе су­гыш туктатуны да тели, байлар турында да фикере бик дөрес, бергәләп эш ташлауга да каршы килми. Ләкин ул көрәш­нең большевиклар куйган лозунгысының «Бөтен власть советларга!» дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешлеген аңлый алмый. «Демократическая власть безнең өчен ярап тора» ди (90 бит).

Шулай да Фәйзи большевикларга дош­ман кеше түгел. Ул акрынлан, көннән-көн большевиклар ягына авыша барачак. Чөн­ки ул, бердән, шул вакыт уздырган бик күп эшлеклеләргә тәнкыйть күзе белән . карый ала. Милли полк өчен чигелгән флактан көлә, полкны мактап шигырь язган шагыйрьне мыскыл итә. Тормыш, яшәү мәсьәләләрендә аның Мохтар белән дус­лыгы зур. Ул һәр вакыт Мохтарны ша­ярта, аның Газизә белән булган мөнәсәбә­теннән кәефенә туры- килерлек формада шаян итеп көлә белә.

Икенче икс уртада йөргән типларнык берсе артист Хөснеттин Саматов. Ул эз­ләнеп, туры юл табучы, төпле карашлы кешеләрдән түгел. Ул башын ахмаклыкка салган. Эчәргә ярата. Кешеләргә бәя бир­гәндә аның критериесе кемнең кайда билет алуына карап билгеләнә. Ул артык вак — обыватель кеше. Аның тормыш идеалы — тәмле ашау һәм рәхәт яшәү. Шул сәбәпле ул кешедән большевиклар өчен бу поло­жениедә файда чыгачак түгел, һәр хәлдә аның Мохтар ягына караганда, Сафинна) лагерена күчү перспективасы көчлерәк.

Шундый ук ике яклырак кеше хәрби ко­митетта эшләүче татар рота командиры
прапорщик Гайфуллин образында чагыла. Милләтчеләрнең «татар җәмгыяте үсүе рус­лардан башка төрле юл белән булачагы» турындагы агитациясе сөреме аңа да кагылган.

Ләкин Гайфуллинның офицер булуы оч­раклы гына хәл: «Күрәсең, погоннары чак- чак кына ябышып тора. Дворян түгел ич. Гади татар мөгаллиме генә...» (125 бит) ди аның гурында Галимов. Шулай итеп бу егет ике көрәш уртасында калган. Бер яктай, ул сугышның туктавын тели, властьның советлар кулына күчүенә дә каршы килми. Икенче яктан, аның мил­ләтчелеге килеп кыса. Ул ике уртада аптырап кала. Хәрби комитетта больше­виклар хөкүмәтен тану мәсьәләсе куелгач, Гайфуллин битараф кала, советны танымау ягына кул күтәрми.

Шулай итеп, Ш. Камал «Таң атканда» романында политик вакыйгаларга бай бул­ган җаваплы бер чорны, бик күп төрле образларның художество эшләнешләре аша, тулы бер формада бирергә тырышкан һәм нигездә бу теләккә ирешә дә алган. Әсәрне укыганда илдәге бөлгенлек, ачлык, ризасыз­лык, фронтны ташлап өйгә агылган сол­датлар, алар белән нишләргә белми каушауга төшкән башлыклар һәм шул вакыт­та ук зур дәрт, энтузиазм белән капитал калдыкларына һөҗүм итеп, аны җимерер­гә хәзер торган масса күтәрелешенең ныгый барганы күренә.

Язучы тарих язмын, художество әсәре бирә. Шул сәбәпле ул көрәштә катнашу­чыларны көрәшче итеп биреп бирү белән генә канәгатьләнә алмый. Ул аларның ин­дивидуаль сызыкларын да бирергә тиеш. Менә бу җаваплы бур|ыч та шулай ук уңышлы үтәлгән. Без бу романда схема­ларны түгел, чын, итле, канлы, тере кеше­ләрне күрәбез. Мохтар — большевик. Лә­кин ул кич җыелышлардан кайтканда күрше тәрәзәсенә еш кына карый. Чөнки анда аның йөрәгенә бик якын булган Газизә бар. Мохтар бу якынлык турында әле үз-үзенә хисап бирергә дә курка. Аны Шәрәфи карт белән булган дуслык рам­касында гына калдырмакчы була. Ләкин безгә ул якынлыкның бу рамкаларга гына сыймаганы билгеле. Шулай ук большевик Мохтар кайткан араларда Сәхиптән мандолина уйнатып, борынгы көйләр тирбәтүдән дә — рәхәткә талып ятудан да кире тормый. Фәйзинең ачы тел белән Газизә турында шаяртуларын да гафу итә. Ш. Ка­мал Мохтар образында кешелек сыйфат­ларын бергә җыйган бер бөтен кеше образын бирергә тырышкан. Буржуа образлары да шундый ук конкрет төрлелектә бирелгән­нәр. Мәсәлән, шул ук толчокчы Корбан­гали карт. Ул бик зур художество үткенлегендә бирелгән бер тип. Корбангали карт үзенең искелегендә каткан да калган. Ләкин шуның белән бергә, ул акыл рамкасында тапкыр һәм кызыклы кеше. Шундый ук индивидуальлаштыру көчен Фәйзи, Шәрәфи картлар турында да әйтергә була. Ф. Энгельс Каутскаяга язган бер хатында аның әсәренең иң зур җитеш ягы индивидуальлаштыруның көчлелеге икәне ту­рында әйтә: «Теге я бу мохитнең харак­терлары безгә хас булган индивидуальлек ачыклыгы белән тасвирланган. Һәрбер кеше — тип, шуның белән бергә тулы билгеләнгән шәхес, карт Гегель әйткән­чә— «Бу» ди (Маркс, Энгельс сангат ту­рында, 62 бит).

Шәриф Камалның «Таң атканда» рома­нының иң зур уңышлыгы да менә шул формада образларның «бу» дип, төртеп күрсәтерлек үзенчәлектә эшләнгән бу­луында. Моның өчен язучы образларның идея һәм торыш-йөрешләрен генә түгел, сөйләмнәренең үзенчәлекләрен дә зур бер осталык белән биргән. Менә күп гомерен рус эшчеләре белән бергә уздырган Шәрә­фи карт теле: «Ичмаса кимсетеп маташ- маса иделәр. «Сиңа, имеш, нәрсә кирәк инде, старик! Син дә забастовать итәсең бит. Ә! Пока куып чыгарганчы кинәнеп эшләргә кирәк иде бит сиңа..» дигән булып кимсетеп маташа бит, суккин сын» (94 бит).

Менә икенче картның—Корбангали те­ленең стилизациясы. Алар икесе бөтенләй башка төрле формада сөйләшәләр. Әгәр Шәрәфи карт күп кенә рус сүзләре катыш­тырса, Корбангали карт гарәпчәгә, корьән- китап сүзләренә тарта. «Анысы шулай инде. Мәшәкатькә күрә вакыты-вакыты белән ярыйсы гына эшләп тә куясың. Бушка гына кайткан чакларын да була. Ходаның биргәненә шөкер, саулык бар чагында йөрисен, инде нихәл итәсең. Дөнья мәшәкать йорты. Изге бәндәләргә, гыйбадәтен кылган кешеләргә әлбәттә шулай. Ләкин безнең ише гөнаһлы бәндәләргә валлаһе- әгләм... Үзенең рәхмәте белән генә ярлыка масаэ.

Нагыйм Бакиров сүз арасында бик күп “гомумән”не катнаштыра. Бу аның сүз сайлауда булган йомшаклыгы гына түгел, бәлки аның характерын да билгели. Чөнки ул фикрен ачыктан-ачык әйтүдән шикләнә. «Гомумән» ул милли канлыктан да читтә түгел. Ләкин хәзергә әле вакыт сыйдыр­тмаганга хосусый положениеләр белән генә чикләнеп торырга уйлый.

Сәхип флаг чигү утырышыннан кайткач, флагны мактаганда бик күп «хәтта» сүзен катнаштыра. Бу исә Сәхипнең әле фикер ягыннан чыныкмаганын күрсәтә. Алтын укалар белән бизәлгән флаг аның яшь башын бөтенләй әйләндергән. Ул: «Гаҗәп инде менә, Фәйзи абзый. Күрсәгез инде менә, хәтта, үзегез дә кызыгыр идегез. Ул алтынлы язулары, укалы чәкәннәре — җем- җем итә инде, хәтта...» ди (25 бит).

Ш. Камал аерым образларны сурәтлә­гәндә, аларның сөйләмнәрен бирү белән бергә, хәрәкәтләрендә булган кайбер детальләрне психологик кичерешләргә бәйләп бирә. Бу исә образны җанландыруга зур ярдәм итә. Мәсәлән, без Газизәнең «озын керфекле зур гына күзләре, кош борнына ошаулырак матур борны белән килешле алсу иреннәре» (22 бит) ион торган портретын беләбез. Болар өстенә язучы берничә урында Газизә образының эш процессында булган детальләрен дә бирә: «Ул кернең җөйле җирләренә үтүк  артыграк көч белән баскан саен аның матур иреннәре ныграк кысыла, озын керфекләре тетри» ди (23 бит). Менә бу кечкенә генә деталь Газизә образын җан­ландыруга бик зур ярдәм итә. Без бу картинадан Газизәнең матурлыгы белән бер­гә, аның эшне җидди, тырышып, җиренә җиткереп эшләгәнен дә күрәбез.

Шундый ук бер деталь фронттан кайт­канда вокзалда Төхфәт образы буенча да бирелә. Вокзалда бер прапорщик сугыш­ның дәвам иттерергә кирәклек турында речь тота. Төхфәтнең моңа бик ачуы ка­бара: «Кемнәрнедер симертү, кемнәрнеңдер кесәләрен калынайту өчен еллар буенча өй- илеңнән, дөньяда иң якын, иң сөйгән ке­шеңнән аерылып, каңгырып йөр. Көн-төн сугыш мәйданнарында сөйрәл. Утка кер. Ут, корыч астында калып канга булаш, имгән, газаплан һәм шуның өстенә тома дуңгыз баласы шикелле баштан аяк ялты­раган килеш куркылдап торган әллә кемнәрдән «куркаклар, лодырлар» исмен ишет. Ух! Нихәтле күңелгә авыр...» (6 бит) дип уйлый һәм бармакларын йомарлаганда аның яралы кулы сызлап китте» ди, язучы. Менә соңгы деталь — бармак йомарлаганда кул сызлау, ул аеруча урынлы китерелгән. Төхфәт дошманнарга бик зур нәфрәт сак­лый. Шул ачуының көчлелегеннән ул, үзе сизмәстән, ауру кулын йомарлый. Кулның сызлавы бу сыйнфи ачуны тагы да кө­чәйтә. Чөнки Төхфәт магнәсез империа­листик сугышның корбаны. Бу хәлне искә төшерү аның ачуын әллә ничә өлеш арттыра... Менә образның эчке кичереше белән бәйләнешле шушындый детальләрне әсәрдә бик күп табарга мөмкин. Алар һәммәсе дә язучының зур художник булуын рас­лаучы фактлар.

Дошман образларын биргәндә Ш. Камал төрле уңышлы алымнар куллана. Мәсәлән, ул шәһәр управасында Вакытлы хөкүмәт комиссары поручик Архангельскийның митингка речь сөйләгәндәге кыяфәтен тү­бәндәгечә бирә: «Килешле иттереп тегел­гән ялтыравык погонлы гаскәри френчиге, шома иттереп төзәтелгән чәчләре, алтын пенсне аркылы мәһабәт матур карашлары аның бөтен кыяфәтенә бер төрле нечкә матурлык, аерым ямь бирәләр иде» ди (69 бит). Ләкин шундый матурлыгына ка­рамастан, бу кыяфәт безне сокландырмый. Чөнки аннан соңгы картиналар бу офицерның коры сүз боткасы куертучы «кысыр патрон» икәнлеген бик ачык күрсәтәләр.

«Милли шура» тарафыннан төзелгән полкка байрак бирү «тантана»сында да бел
«Таң аткайда» романының социаль әһәмияте шундый ук объектив картиналарны күрә­без. Карт полковник «килбәтле генә кыяфәттә кыска таякка таянган килеш «тан­танамның үзәгендә тора» (30 бит). Ул гас­кәргә команда биргәч: «гаскәрләр шома гына чалт иттереп винтовкаларны «на ка­раул» алдылар» (41 бит). Ләкин бу хәл­ләр берсе дә буржуа тарафыннан эшлән­гән бу чараларның «күңел болгаткыч» бер комедиядән торганын ачарга зарар итми­ләр, киресенчә, бу эшләрнең бер фарс икәнен, гомумән татар буржуазиясенең бу вакыттагы трагокомик положениесен безнең алда бөтен түбәнлеге белән гәүдәләнде­рәләр.

Бердән, без әсәрнең бөтенесе турында түгел, беренче томы турында гына сүз йөртәбез. Икенчедән, әсәрнең кыйммәте, мәкаләнең баш бүлегендә сөйләнгәнчә, аерым большевик, эшче образларын көч­ле, типик формада бирүдә генә түгел. «Таң атканда» ның кыйммәте — Ш. Камалның шул чор масса хәрәкәтенең үсә һәм Ва­кытлы хөкүмәтнең җимерелә баруын үткен, көчле, художество алымнарында күрсәтә белүендә. Дөрес, большевик Мох­тар образы йомшак та бирелсен, Гаврилов, Ивановлар җитәрлек күрсәтелмәсеннәр дә. Ләкин безнең алда масса бөлгенлеге картиналары бар. Безнең алда эксплоататорларның каушауга төшкән аптыраш хәлләре бар. Безнең алда солдатларның үз араларыннан чыгып, хәрби комитетка кереп утырган большевик образы бар. Шуңа күрә бу күр­мешләр Мохтарлар аша бирелмәгән күп кенә кирәк якларны тутыралар, әсәрнең объектив кыйммәтен арттыралар. Әсәр, шушы масса хәрәкәтен күрсәтү белән бергә, татар буржуазиясенең сатлык, контрреволюцион йөзен фаш итүне өстенә алган дигән идек. Менә бу бурыч әсәрдә уңышлы итеп үтәлгән. Хальбуки, февраль көннәрендәге татар буржуазиясенең контр­революцион хәрәкәте бездә әлегә кадәр чәчмә художество әдәбиятында чагылдырылганы юк дисәк тә хата булмас. Ш. Ка­мал «Таң атканда» романы белән худо­жество өлкәсендә булган шушы өзеклекне тутыра алган.

Либераль буржуаның милләтчелек сөре­мен тәнкыйтләү, парламентаризм иллюзия­ләрен фаш итү юлында эшләү Ш. Камал иҗады өчен яңа түгел. Ул Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк бу темаларда әсәрләр язды. Мәсәлән, 1910 елда язылган «Депутат» хпкәясе бик уңышлы формада татар либераль буржуа идеяләреннән көлә.

Шул ук елда язылган «Сәмруг кош» новелласы да либераль буржуаның милләт­челек идеяләреннән зәһәр, үткен формада көлү белән сугарылган. Ш. Камал бу әсә­рендә Гайнетдин дигән татардан «Сәмруг кош» очкышы эшләтеп, кояшның уртасына мескен бүрек кадатып куя. һәм шуның белән бөтен дөньяны хәйранга калдырырга җыенган милләтчеләрне мәсхәрә итә.

Октябрьгә кадәр үк буржуадан ачы, оста көлә белгән Ш. Камал Бөек Октябрь социа­листик революциясеннән соң бу теманы ачарга тагы да күбрәк материал җыя ал­ды. Чөнки татар буржуасының февраль һәм Октябрь көннәрендә үткәргән полити­касы тагы да кабәхәт, тагы да фахиш иде. Ш. Камал ул елны яшәгән һәм «Таң атканда» романында алынган Оренбург шәһәрендә чыгарыла торган «Вакыт» газе­тасы битләрендә без бу буржуаз политиканың ни кадәр түбәнлеккә барып җитүен ачыктан-ачык күрәбез. Мәсәлән, 1917 елның сентябрендә чыккан номерла­рында «Вакыт» газетасы кайбер урыннарда көчнең советлар кулына күчүен зур дош­манлык белән каршы ала. Шуларны басар

 

 

га хөкүмәтнең көче сарыф ителгәнгә сугышны дәвам иттерү читен булачагын уйлап, кайгыга кала. «Таң атканда» романы татар буржуазиясенең революцион көннәрдә уздырган шушы реакцион хәрәкәтен худо­жество образларында һәм бөтен ачыклыгы белән бирә алган. Ләкин «Таң аткач» та бу кара көчләр үзләренең хәрәкәтләрен тиз генә туктатмадылар әле. Күп еллар буена совет төзелешенә аяк чалырга маташтылар.

Бөек Октябрь казанышларын саклан калу өчен булган көрәшләрдә ныгыган большевик образлары татар буржуазиясенең Октябрь көннәрендә һәм аннан соңгы булган реакцион чыгышларын ача торган картиналар бирү өчен «Тан атканда» ро­манының киләчәк томнары зур полотно булып торалар. Атаклы совет язучысы Шәриф Камал каләме романының дәвамын­да бу күрмешләрне биреп, совет худо­жество әдәбиятын арттырыр дип ышанабыз.

М. ФӘЙЗУЛЛИНА