Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОНЕТЛАР

 

 

 

 

 

Җитәр инде, яшьлек, кадерлем. Күп исердең җиңел уңышка.

Гомер кире кайтмас... Ярты кеше

Булып калма тулы тормышта.

Бөтен матурлыкны сиз, йөрәк, Тормышның бар ямен күр, күзем, Кояш яктылыгын ал, күңел, Җанлан, хисем, канатлан, сүзем. Рухы төшкәннәрне күтәр, җырым Яшен булып үт син гомер юлын. Бу көннәрем балкып барсыннар. Яшәүгә һич үкенеч калмасын, Дәверебез бездән оялмасын, Замандашлар кызармасыннар.

 

 

 

 

 

 

Сукыр идем. Күңел күзен ачты. Яктыртты ул минем идеалны. Янга азык булды. Дәрт кабызды, Дәрман бирде. Җиңеп хыялны Чыныктырды. Таныдым мин сөю, Нәфрәт, шатлык, көлү, кайгыны. Карашларым ныгыды, яшәдем мин, Матурлыгын сиздем дөньянын.

Даһилардан, ата-бабалардан

Безгә тузмас мирас булып калган, Китап. сиңа бәя биреп булмый, һич төшермәм сине мин кулдан.

Гомер кире кайтмас... Ярты кеше Мин укып та, сизеп тә туймам.