Логотип Казан Утлары
Очерк

ШӘРИФ КАМАЛ

 

(Биографик очерк)

I. Яшьлек, ата-ана һәм туганнар

 

 

 

Ул авылның табигатендә сокланырлык матурлыклар. хисләнерлек күрнешләр, стихия куәте юк. Сагәтенә мең төрле төс­кә керә торган диңгезләр, алариың дәһ­шәтле дулкыннары бу авылдан бик күп ерак. Ниндидер көч белән тулып торган һәм чиксез уйлар эченә күмә торган ур­маннар да якын тугел. Күккә күтәрелгән горур тауларга карап та тәэсирләнеп бул­мый, алар да ерак. Гомумән, баланың хи­сен уятырлык, аның хыялын эшкә кушар­лык табигат байлыгыннан, аның гүзәл күр- нешләреннән бу авыл мәхрүм. Монда гади, прозаик табигат хөкем сөрә. Ләкин авыл­ның икенче яклары бар.

Бу гади мишәр авылы, үзенең зурлыгы белән аерылып тора. Тәбәнәк кенә йорт­лар. үзләренең фәкыйр күрнешләре белән, караеп беткән такта һәМ салам түбәләре белән еракка сузылалар. Ара-тирә баерак йортлар да. сандугач кунарлык кына бак­чалар да күренеп китә. Шул рәвешчә ал­ты мәхәлләле (соңыннан ул тугыз мәхәл­ләгә житә) авыл, үзәнен ике-өч километр­лык иңе белән биш-алты километрга су­зыла. Анда нинди генә кешеләр булмый! Нинди генә характерлар очрамый! һәм ни чаклы тормыш төрлелеге! Болар табигат байлыклары кебек үк нык тәэсир (сыйлар. Безнең язучы да яшьтән үк кешеләрнең газапларын, тормышның ямьсёзлеген күреп, хисләнеп үсә.

Бу вакытларда Россиядә промышлен­ность’ капитализмы кызу рәвештә үсеп бара. Аның үсүе авылга да тарала, анда миллионлаган крестьян хуҗалыклары кат­лаулана торалар һәм таркалалар. Апыл бур­жуасы, кулаклар тамыр жоя, ярлылар са­ны үсә.

Язучы шушы процсессиы яшь вакыттан күреп килә.

Ул 1884 иче елның 28 иче февралендә (искечә 15. II) туа. Аның әтисе Камалеттин Бангильдсев элекке Пенза губернасы. Иисар өязе, Пешлә авылында (хәзерге .нордва республикасы, Рузаевка районы) мулла була. Бу иске карашлы, яңалык­ларның тәэсиренә бирелмәүче кеше кызык­сыз тормыш кичерә һәм картайганча шул авылда яши. 1926 нчы елда үлә. Шәрифнең әнисе Пешләдән бер 30 километр ераклык­тагы Каменка авылындагы Идрнс кызы Зөләйха исемле була. Ул Камалсттиннең кысынкы тормышында озак яши алмын. Ул 1912 иче елда ук үлә.

Шәриф Камалеттин улы Байгильдеев Камалеттин белән Зөләйханең икенче ул­лары булып туа. Алар барлыгы дүрт бала үсәләр. Гыймад Шәрифтән ике яшькә зур. Габдулла ике яшь кече. Җамалия

 

исемле сеңелләре революциягә чаклы ук яшьлән үлә. Энесе Габдулла хәзерге көн­дә дә Үзбәкстан ягында полит просвет бу­енча эшләп йөри.

Шәриф Камал үзенең хикәяләрендә ата- аиасыиа булган мөнәсәбәтен ачык яза. Аның күп кенә әсәре автобиографик төс­тә бирелә һәм язучының үз семьясенә ни­чек каравын чагылдыралар. Шәриф абый үзенен фикри яктан үсә барган дәверен­дә үк дини фанатизм белән тулы мулла тормышын күрә алмый башлый. Сөекле әнкәсенең дә шул тормышта газапланырга мәҗбүр булуы өчен пошына, сыкрана. «Тормыш көе» исемле хикәясендә Ш. Ка­мал шулай яза:

«Аталар һәммәсе дә шулай ачулы була торганнардыр дип уйлыйдыр идем. Хосу­сән, ул миңа һәм дә сеңелләремә артык ка­тылык та күрсәтми, фәкат күбесенчә йөз бирми, дүнеп тора иде. Әнкәмне исә, бик еш тирги, анар каты, ямьсез сүзләр әйтә, аксын һич кичерә алмый идем».

Башка әсәрләрендә дә без, аның үз ата- апасыпа ничек каравын аңларлык юллар укыйбыз. «Акчарлаклар» кебек автобио­график повестьтә бу момент тагы да ачыграк бирелә.

«Ул чикмәнгә бик нык төренгәнгә күрә, тәрәзәдә улаган җил һәм дулкын гөрләү­ләре аерым ачык ишетелми. Тик әллә кай­сы почмакта, гүя әллр кем акрын тавыш белән ярсуланып-ярсулапып бер туктамый елый иде... Ай, мескен, кем соң син?.. Гарифның әнкәсе генә шулай елый иде... Әнә аның әткәсе кара күзле, таза гәүдәле, исерткечкә мөбталә мулла... Ул балаларын, якыннарын бик сөя. ләкин аны сөюче юк... Менә ул базар авылыннан пар ат яллап кычкыра, җикерә җырлап кайта... Әнкәсе тавыш чыгармый, бер җиргә качып, әкрен генә! елый... Менә мәчеттә тавыш чыгып,

  1. Ләбәҗә

Шәриф Камал зуррак укырга тели һәм Ләбәҗә авылына китә. Бу авыл Пешләдән артык ерак түгел, ул элек Саранский өя­зенә караган. Андагы уку йорты мәдрәсә дип аталган, җитәкчесе дә «гади хәлфә- ул намаз укытмыймы, күзләрен бөтенләй кан басып өйгә кайткан... Тагын әнкәсе елый... Менә кешеләр икендегә җыела. Ул керми, ак күлмәкчән ишек алдында тезлә­рен кочаклап һич хәрәкәтләнми утыра; аның указы алынган...».

Шәриф атасына мәхәббәт сакламый. Яшь вакыттай ук шул тормыштан читлә­шергә тырыша, аның ямьсез, кабәхәт якла­рын күреп, аннан качарга тели-. Әмма ана— аның йөрәгенә һич кайчан онытылмаслык булып кереп утыра, ана мәхәббәте һәр вакыт тәмле хыялларга, ләззәтле хисләргә чумдыра. Ана образы аның күп кенә әсәр­ләрендә бирелә дә. Ананың мөлаем сурәте, күркәмлеге, елы җанлылыгы, бөек рухлы булуы күп гәүдәләнә.

Соңыннан Кавказ буйларында бәхет эзләп йөргәндә дә Ш. Камал ана сурәтен күз алдына бастыра. («Чит илдә», 1912.)

Балачак сөйкемле апа иркәләве астында, атаның шәфкәтсезлеген, тормышның тигез­сезлеген күреп уза.

• Башта үз авылларында икенче мәхәллә­дәге кечкенә мәдрәсәдә муллада һәм аның улында укый. Әмма унике яшькә җиткәч, аны читкә, зуррак җиргә дип җибәрәләр. Ул елларда шул чаклы зур авылда да азмы-күпме белем алырлык мәктәп булмый. Унике яшьлек балага белем алу өчен чит­кә китәргә кирәклек килеп чыга.

Унике яшькә чаклы гына укый алырлык мәктәпнең «гыйлем дәрьясын» күз алдына китерү читен түгел. Анда әлбәттә, тормыш өчен кирәкле белем бирмәгәннәр. Тормыш белән, табигзт белән таныштырмаганнар. Ул мәктәптә балаларның башын дин белән, хорафәтләр белән томаларга тырышкан­нар. Билгеле, андый мәктәпләрдә балалар өч-дүрт ел эчендә укын-язарга да өйрәнә алмый калганнар.

мәдрәсәсе

дән» генә түгел, анда «Бохаралардап йөреп кайткан» дәмулла (олы мулла) укыткан!

Бу Йосыф исемле дәмулла чыннан да ун еллап Бохарада торган һәм схоластика укып «зур дәрәҗ.»»гә ирешкән, «һавалы»

 

хәзрәт булып, шәкертләр белән артык вак­сынасы килмәгәнгәме, — ул үзендә кайбер либераль сыйфатлар да саклый. Ул, шул вакыттагы башка мәдрәсә җитәкчеләре кебек, дәрес укымаган өчен балаларны кыйнап азапланмый. Шәкерт бөтенләй укы- маса да аның, исе китми. Әмма намаз мәсьәләсенә килгәндә, анык кешелеге бө­тенләй югала. Бу турыда Шәриф Камал болан яза:

«...Йосыф дәмулла үзенең шәкертләренә бик күп әйберләрне кичерә, дәрес өчен берәүне дә кыйнамый, хәтта кыш буенча такмак әйтеп, әкият сөйләп вакыт үткәрә торган Шакай кушаматлы иләмсез озын буйлы Мөхәммәтшага да дәрес өчен аның тел тидергәнен белмим. Әмма бер әйбер турында ул чиксез кырыс иде. Монда инде тел генә түгел, бик иркенләп һәм ләззәт белән кул да, камчы да тидерә. Намаз! Менә инде бу турыда сак бул. Моның авырлыгы бигрәк тә март, апрель айларында нык сизелә иде. Чөнки кояш калыкмас борын торып иртә намазга мәчет­кә барырга кирәк. Ә бу вакытларда каһәр суккан кояш, үч иткәндәй, бездән иртәрәк калкырга тырыша» («Менә кемнәр нәрсәгә өйрәттеләр», 1934).

Иртә намазына бармаган өчен генә каеш чыбыркы белән бөтен шәкертне бер юлы кыйнарга өлгергән дәмулла, мәктәпләргә һичбер белем бирә алмый. Шулай булса да анда еллар буе «гыйлем чишмәсеннән зәм­зәм суын эчеп» ятучылар бик күп була. «Мине кемнәр нәрсәгә өйрәттеләр» исемле биографик очеркта Ш. Камал ягымлы юмор, үткен киная белән Ләбәжә мәдрәсәсен һәм аның әһелләрен сүрәтләп бирә. Ул очеркта Ш. Камалның мәктәп еллары тулы чагылган һәм шул вакыттагы мәдрәсә тормышы да үзенә тиешле бәяне алган.

Бу мәдрәсә Шәриф Камалга да һичбер белем бирә алмый. Схоластика, коръән ятлаудан башка тормыш өчен кирәкле белем алып булмый. Ләкин яшь, зирәк һәм хыял дәрьясында йөзәргә яратучы Шәрифкә мәдрәсә тормышы онтылмаслык истәлекләр калдыра. Ул динчеләр тормы­шына тагып да тирәнрәк нәфрәт белән карый, һәр җирдә, һәр урында дин әһел­ләренең бозыклык эшләренә ныклап ыша­на һәм дин юлыннан бармаска кирәклекне күңеленә беркетеп куя.

 

 

 

  1. Газиз абзый һәм ашкыну

 

 

 

Мәдрәсә еллары аңарга икенче яктан да онтылмаслык эз калдыралар. Көн саен кич белән мәдрәсәгә Йосыф хәзрәт энесе­нең улы Газиз килә һәм зуррак шәкертләр белән аралашып йөри. Үзе сәүдәгәр булган бу Газиз шәкертләргә бик күп нәрсә сөй­ли. Надан булуына карамастан, галим бу­лып күренергә тырыша, бик күп алдый, бер дә булмаган вакыйгәләрне чын итеп сөйли һәм шәкертләрне авызына каратын тота.

Мактанчык Газиз Шәриф Камалга да оши. Хәтта Газизнең борны китек булуы да сизелми. Аның белән шулай кызыксы­налар! Уйланырга яратучы, йөгрек таби- гатле ундүрт яшьлек шәкертне Газиз аб­зыйның куян ату вакыйгәлэреинән бигрәк сәясәт турында сөйләүләре ‘кызыктыра.

Газиз абзый бик күп фантазия кушып. әкиятләргә ошатып һиндстан, Мисыр, Кырым җирләре турында сөйли. Россия. Германия турында «маглүмат» бирә. Гому­мән дөньяның киңлеген, шушы мәдрәсә белән генә чикләнмәвен, тормышның төр­лелеген аңлата. Мондый ярым-ярым белем әлбәттә, тормыш белән ныклап таныштыра алмый, ләкин үзенең серлелеге белән Шә­риф Камалның хыялына азык бирә, фанта­зиясен эшкә куша. Ул инде динчелекне бөтенләй яратмый башлый, тормышка, дөнья күрергә омтыла.

Шәриф Газизнең «бу чаклы күп белүе­нең» серен сорый. Газиз газеталар укуын, ул газеталарның Кырым җирендә язы­луын сөйли. Кырымның нинди җир икәнен сорагач. Газиз, гаҗәп «гыйлми» аңлатма бирә: «Бер вакыт борын заманнарда мым
караңгы булган. Хәзер алан түгел, бездә­ге шнкеллерәк ахрысы».

Шәкерт Шәрифнең «бөтен дөнья хәллә­рен» язып тора торган Кырымга барасы һәм газеталарны укыйсы килә. Ул инде дини схоластика . мәдрәсәләренең тормыш­тан ерак булуларын яхшы аңлый. Шуның өчен җәйге каникул пактында да өйгә, дин, шәригат калыпларына төренгән семьягә кайтасы килми. Ул эшкә керә, тормыш белән таныша башлый.

Шул елларда Москва — Казан тимер юлын төзәргә тотыналар. Шәриф тә 16 яшьне тутырыр-тутырмас шул юл төзеле­шенә эшләргә килә.

Шәриф эшкә нык бирелә, зурлардан ка­лышмаска тырыша, арганлыгын, хәлсезлән­гәнлеген башкаларга сиздерергә теләми. Үзенең чыдам, егет булулыгын күрсәтәсе килә. Бу хезмәт булачак язучыны физик яктан чыныктыру өстенә, аны хезмәт иялә­ре белән дә якыннан таныштыра. Ул чын тормыш белән, аның рәхимсез көндәлеге белән очраша. Хезмәт ияләренең гади та- бигатле, ачык йөзле, киң күңелле эчкер­сез вәкилләре белән аралаша. Авыр хез­мәткә нигезләнгән тормыш, үзенең сафлы­гы белән буяусыз, мәкерсез булулыгы белән аны үзенә тарта.

Шуннан соң ул мәдрәсәдә озак яшәми. Шәкертләр арасында да авторитеты үсүгә карамастан, Йосыф хәзрәтнең «иң сөйгән шәкерте» булып китүенә дә карамастан, ниһаят, Гази.; абзый компаниясенә кереп куян атуга йөри башлавына да карамастан, Шәриф мәдрәсәдән тәмам туя, аның бер төрлелегенә, үзгәрми торга и* ямсезлегенә, рухны сүндерә торган, фикерне йоклата торган тончыктыргыч атмосферасына риза­сызлык күрсәтә башлый.

Соңыннан Шәриф Камал үзенең бу ва­кыттагы тойгысын «Шәкерт» исемле но­велласында бик ачык һәм матур итеп тасвирлады. Шәкерт белән землемер ауга чыгалар. Агач төбенә утырып ял иткәндә, землемер шәкерткә сорау бирә: «— Гөмәр, сез үзегезнең гали мәдрәсәдән кем булып чыгасыз?».

«Нинди права белән, нинди эш эшләр­лек булып чыгасыз?» дип тә өсти. Баш га Гө.мәргә мондый сораулар бик мәгнәсез кебек тоелалар, тик соңыннан ул земле­мерның сораулары турында ныклап уйла­на башлый. Ул үз гөмрендә беренче тап­кыр үзеннән разый булмый:

Шәриф Камал Гөмәрнең хисләрен үз йөрәгеннән кичерә, ул да дини мәдрәсәнең нинди право биреп чыгаруы турында, нин­ди эшкә сәләтле итеп хәзерли алуы ту­рында уйлана.

Яз җитү белән Шәриф Камал яңадан мәдрәсәдән кузгала. Ләкин бу юлы инде ул бөтенләй саубуллашып китә. Киткәндә хәзрәт аңа көз көне соңга калмый килергә куша, «ике-өч* ел вакыт» калуын һәм «әнә-менә дигәнче хәзрәт» булу мөмкинле­ген искә төшереп, кызыктырырга тырыша. Ләкин Шәриф Камал инде анда кайтмый. Ул дөнья гизәргә, тормышның киңлеге, катлаулылыгы белән танышырга чыгып китә.

 

  1. Рига һәм белемгә омтылу

 


(Биографик очерк)

I. Яшьлек, ата-ана һәм туганнар

 

 

 

Ул авылның табигатендә сокланырлык матурлыклар, хисләнерлек күрнешләр, стихия куәте юк. Сагәтенә мең төрле төс­кә керә торган диңгезләр, аларның дәһ­шәтле дулкыннары бу авылдан бик күп ерак. Ниндидер көч белән тулып торган һәм чиксез уйлар эченә күмә торган ур­маннар да якын түгел. Күккә күтәрелгән горур тауларга карап та тәэсирләнеп бул­мый, алар да ерак. Гомумән, баланың хисен уятырлык, аның хыялын эшкә кушарлык табигать байлыгыннан, аның гүзәл күр-енешләреннән бу авыл мәхрүм. Монда гади, прозаик табигать хөкем сөрә. Ләкин авыл­ның икенче яклары бар.

Бу гади мишәр авылы, үзенең зурлыгы белән аерылып тора. Тәбәнәк кенә йорт­лар, үзләренең фәкыйрь күрнешләре белән, караеп беткән такта һәм салам түбәләре белән еракка сузылалар. Ара-тирә баерак йортлар да, сандугач кунарлык кына бак­чалар да күренеп китә. Шул рәвешчә ал­ты мәхәлләле (соңыннан ул тугыз мәхәл­ләгә житә) авыл, үзәнен ике-өч километр­лык иңе белән биш-алты километрга су­зыла. Анда нинди генә кешеләр булмый! Нинди генә характерлар очрамый! һәм ни чаклы тормыш төрлелеге! Болар табигать байлыклары кебек үк нык тәэсир (Безнең язучы да яшьтән үк кешеләрнең газапларын, тормышның ямьсезлеген күреп, хисләнеп үсә.

Бу вакытларда Россиядә промышлен­ность капитализмы кызу рәвештә үсеп бара. Аның үсүе авылга да тарала, анда миллионлаган крестьян хуҗалыклары катлаулана торалар һәм таркалалар. Авыл бур­жуасы, кулаклар тамыр җәя, ярлылар са­ны үсә.

Язучы шушы процсессны яшь вакыттан күреп килә.

Ул 1884 нче елның 28 иче февралендә (искечә 15. II) туа. Аның әтисе Камалеттин Бангильдсев элекке Пенза губернасы, Пешлә авылында (хәзерге Мордва республикасы, Рузаевка районы) мулла була. Бу — иске карашлы, яңалыкларның тәэсиренә бирелмәүче кеше кызыксыз тормыш кичерә һәм картайганча шул авылда яши. 1926 нчы елда үлә. Шәрифнең әнисе Пешләдән бер 30 километр ераклык­тагы Каменка авылындагы Идрис кызы Зөләйха исемле була. Ул Камалеттиннең кысынкы тормышында озак яши алмый. Ул 1912 нче елда ук үлә.

Шәриф Камалеттин улы Байгильдеев — Камалеттин белән Зөләйханең икенче ул­лары булып туа. Алар барлыгы дүрт бала үсәләр. Гыймад — Шәрифтән ике яшькә зур. Габдулла ике яшь кечеҖамалия исемле сеңелләре революциягә чаклы ук яшьтән үлә. Энесе Габдулла хәзерге көн­дә дә Үзбәкстан ягында полит просвет бу­енча эшләп йөри.

Шәриф Камал үзенең хикәяләрендә ата-анасына булган мөнәсәбәтен ачык яза. Аның күп кенә әсәре автобиографик төс­тә бирелә һәм язучының үз семьясенә ни­чек каравын чагылдыралар. Шәриф абый үзенен фикри яктан үсә барган дәверен­дә үк дини фанатизм белән тулы мулла тормышын күрә алмый башлый. Сөекле әнкәсенең дә шул тормышта газапланырга мәҗбүр булуы өчен пошына, сыкрана. «Тормыш көе» исемле хикәясендә Ш. Ка­мал шулай яза:

«Аталар һәммәсе дә шулай ачулы була торганнардыр дип уйлыйдыр идем. Хосусән, ул миңа һәм дә сеңелләремә артык катылык та күрсәтми, фәкать күбесенчә йөз бирми, дүнеп тора иде. Әнкәмне исә, бик еш тирги, аңар каты, ямьсез сүзләр әйтә, ансын һич кичерә алмый идем».

Башка әсәрләрендә дә без, аның үз ата-апасыпа ничек каравын аңларлык юллар укыйбыз. «Акчарлаклар» кебек автобио­график повестьтә бу момент тагы да ачыграк бирелә.

«Ул чикмәнгә бик нык төренгәнгә күрә, тәрәзәдә улаган җил һәм дулкын гөрләү­ләре аерым ачык ишетелми. Тик әллә кайсы почмакта, гүя әллр кем акрын тавыш белән ярсуланып-ярсулапып бер туктамый елый иде... Ай, мескен, кем соң син?.. Гарифның әнкәсе генә шулай елый иде... Әнә аның әткәсе кара күзле, таза гәүдәле, исерткечкә мөбталә мулла... Ул балаларын, якыннарын бик сөя. ләкин аны сөюче юк... Менә ул базар авылыннан пар ат яллап кычкыра, җикерә җырлап кайта... Әнкәсе тавыш чыгармый, бер җиргә качып, әкрен генә! елый... Менә мәчеттә тавыш чыгып,

2. Ләбәҗә

Шәриф Камал зуррак укырга тели һәм Ләбәҗә авылына китә. Бу авыл Пешләдән артык ерак түгел, ул элек Саранский өязенә караган. Андагы уку йорты мәдрәсә дип аталган, җитәкчесе дә «гади хәлфә - ул намаз укытмыймы, күзләрен бөтенләй кан басып өйгә кайткан... Тагын әнкәсе елый... Менә кешеләр икендегә җыела. Ул керми, ак күлмәкчән ишек алдында тезләрен кочаклап һич хәрәкәтләнми утыра; аның указы алынган...».

Шәриф атасына мәхәббәт сакламый. Яшь вакыттай ук шул тормыштан читлә­шергә тырыша, аның ямьсез, кабәхәт якла­рын күреп, аннан качарга тели-. Әмма ана— аның йөрәгенә һич кайчан онытылмаслык булып кереп утыра, ана мәхәббәте һәр вакыт тәмле хыялларга, ләззәтле хисләргә чумдыра. Ана образы аның күп кенә әсәр­ләрендә бирелә дә. Ананың мөлаем сурәте, күркәмлеге, елы җанлылыгы, бөек рухлы булуы күп гәүдәләнә.

Соңыннан Кавказ буйларында бәхет эзләп йөргәндә дә Ш. Камал ана сурәтен күз алдына бастыра. («Чит илдә», 1912.)

Балачак сөйкемле апа иркәләве астында, атаның шәфкәтсезлеген, тормышның тигез­сезлеген күреп уза.

•Башта үз авылларында икенче мәхәллә­дәге кечкенә мәдрәсәдә муллада һәм аның улында укый. Әмма унике яшькә җиткәч, аны читкә, зуррак җиргә дип җибәрәләр. Ул елларда шул чаклы зур авылда да азмы-күпме белем алырлык мәктәп булмый. Унике яшьлек балага белем алу өчен читкә китәргә кирәклек килеп чыга.

Унике яшькә чаклы гына укый алырлык мәктәпнең «гыйлем дәрьясын» күз алдына китерү читен түгел. Анда әлбәттә, тормыш өчен кирәкле белем бирмәгәннәр. Тормыш белән, табигать белән таныштырмаганнар. Ул мәктәптә балаларның башын дин белән, хорафәтләр белән томаларга тырышкан­нар. Билгеле, андый мәктәпләрдә балалар өч-дүрт ел эчендә укый-язарга да өйрәнә алмый калганнар.

мәдрәсәседән» генә түгел, анда «Бохаралардап йөреп кайткан» дәмулла (олы мулла) укыткан!

Бу — Йосыф исемле дәмулла чыннан да ун еллап Бохарада торган һәм схоластика укып «зур дәрәҗә»гә ирешкән, «һавалы» хәзрәт булып, шәкертләр белән артык ваксынасы килмәгәнгәме, —  ул үзендә кайбер либераль сыйфатлар да саклый. Ул, шул вакыттагы башка мәдрәсә җитәкчеләре кебек, дәрес укымаган өчен балаларны кыйнап азапланмый. Шәкерт бөтенләй укы- маса да аның, исе китми. Әмма намаз мәсьәләсенә килгәндә, анык кешелеге бө­тенләй югала. Бу турыда Шәриф Камал болай яза:

«...Йосыф дәмулла үзенең шәкертләренә бик күп әйберләрне кичерә, дәрес өчен берәүне дә кыйнамый, хәтта кыш буенча такмак әйтеп, әкият сөйләп вакыт үткәрә торган Шакай кушаматлы иләмсез озын буйлы Мөхәммәтшага да дәрес өчен аның тел тидергәнен белмим. Әмма бер әйбер турында ул чиксез кырыс иде. Монда инде тел генә түгел, бик иркенләп һәм ләззәт белән кул да, камчы да тидерә. Намаз! Менә инде бу турыда сак бул. Моның авырлыгы бигрәк тә март, апрель айларында нык сизелә иде. Чөнки кояш калыкмас борын торып иртә намазга мәчет­кә барырга кирәк. Ә бу вакытларда каһәр суккан кояш, үч иткәндәй, бездән иртәрәк калкырга тырыша» («Менә кемнәр нәрсәгә өйрәттеләр», 1934).

Иртә намазына бармаган өчен генә каеш чыбыркы белән бөтен шәкертне бер юлы кыйнарга өлгергән дәмулла, мәктәпләргә һичбер белем бирә алмый. Шулай булса да анда еллар буе «гыйлем чишмәсеннән зәм­зәм суын эчеп» ятучылар бик күп була. «Мине кемнәр нәрсәгә өйрәттеләр» исемле биографик очеркта Ш. Камал ягымлы юмор, үткен киная белән Ләбәжә мәдрәсәсен һәм аның әһелләрен сурәтләп бирә. Ул очеркта Ш. Камалның мәктәп еллары тулы чагылган һәм шул вакыттагы мәдрәсә тормышы да үзенә тиешле бәяне алган.

Бу мәдрәсә Шәриф Камалга да һичбер белем бирә алмый. Схоластика, коръән ятлаудан башка тормыш өчен кирәкле белем алып булмый. Ләкин яшь, зирәк һәм хыял дәрьясында йөзәргә яратучы Шәрифкә мәдрәсә тормышы онтылмаслык истәлекләр калдыра. Ул динчеләр тормы­шына тагып да тирәнрәк нәфрәт белән карый, һәр җирдә, һәр урында дин әһел­ләренең бозыклык эшләренә ныклап ыша­на һәм дин юлыннан бармаска кирәклекне күңеленә беркетеп куя.

Газиз абзый һәм ашкыну

Мәдрәсә еллары аңарга икенче яктан да онтылмаслык эз калдыралар. Көн саен кич белән мәдрәсәгә Йосыф хәзрәт энесе­нең улы Газиз килә һәм зуррак шәкертләр белән аралашып йөри. Үзе сәүдәгәр булган бу Газиз шәкертләргә бик күп нәрсә сөй­ли. Надан булуына карамастан, галим булып күренергә тырыша, бик күп алдый, бер дә булмаган вакыйгаларны чын итеп сөйли һәм шәкертләрне авызына каратын тота.

Мактанчык Газиз Шәриф Камалга да өши. Хәтта Газизнең борны китек булуы да сизелми. Аның белән шулай кызыксы­налар! Уйланырга яратучы, йөгрек табигатьле ундүрт яшьлек шәкертне Газиз аб­зыйның куян ату вакыйгәләреннән бигрәк сәясәт турында сөйләүләре кызыктыра.

Газиз абзый бик күп фантазия кушып. әкиятләргә ошатып һиндстан, Мисыр, Кырым җирләре турында сөйли. Россия. Германия турында «мәглүмат» бирә. Гому­мән дөньяның киңлеген, шушы мәдрәсә белән генә чикләнмәвен, тормышның төр­лелеген аңлата. Мондый ярым-ярым белем әлбәттә, тормыш белән ныклап таныштыра алмый, ләкин үзенең серлелеге белән Шә­риф Камалның хыялына азык бирә, фанта­зиясен эшкә куша. Ул инде динчелекне бөтенләй яратмый башлый, тормышка, дөнья күрергә омтыла.

Шәриф Газизнең «бу чаклы күп белүе­нең» серен сорый. Газиз газеталар укуын, ул газеталарның Кырым җирендә язы­луын сөйли. Кырымның нинди җир икәнен сорагач. Газиз, гаҗәп «гыйлми» аңлатма бирә: «Бер вакыт борын заманнарда мым
караңгы булган. Хәзер алай түгел, бездәге шикеллерәк ахрысы».

Шәкерт Шәрифнең «бөтен дөнья хәллә­рен» язып тора торган Кырымга барасы һәм газеталарны укыйсы килә. Ул инде дини схоластика . мәдрәсәләренең тормыш­тан ерак булуларын яхшы аңлый. Шуның өчен җәйге каникул пактында да өйгә, дин, шәригат калыпларына төренгән семьягә кайтасы килми. Ул эшкә керә, тормыш белән таныша башлый.

Шул елларда Москва — Казан тимер юлын төзәргә тотыналар. Шәриф тә 16 яшьне тутырыр-тутырмас шул юл төзеле­шенә эшләргә килә.

Шәриф эшкә нык бирелә, зурлардан ка­лышмаска тырыша, арганлыгын, хәлсезлән­гәнлеген башкаларга сиздерергә теләми. Үзенең чыдам, егет булулыгын күрсәтәсе килә. Бу хезмәт булачак язучыны физик яктан чыныктыру өстенә, аны хезмәт иялә­ре белән дә якыннан таныштыра. Ул чын тормыш белән, аның рәхимсез көндәлеге белән очраша. Хезмәт ияләренең гади табигатле, ачык йөзле, киң күңелле эчкер­сез вәкилләре белән аралаша. Авыр хез­мәткә нигезләнгән тормыш, үзенең сафлы­гы белән буяусыз, мәкерсез булулыгы белән аны үзенә тарта.

Шуннан соң ул мәдрәсәдә озак яшәми. Шәкертләр арасында да авторитеты үсүгә карамастан, Йосыф хәзрәтнең «иң сөйгән шәкерте» булып китүенә дә карамастан, ниһаять, Гази; абзый компаниясенә кереп куян атуга йөри башлавына да карамастан, Шәриф мәдрәсәдән тәмам туя, аның бер төрлелегенә, үзгәрми торган ямьсезлегенә, рухны сүндерә торган, фикерне йоклата торган тончыктыргыч атмосферасына риза­сызлык күрсәтә башлый.

Соңыннан Шәриф Камал үзенең бу ва­кыттагы тойгысын «Шәкерт» исемле но­велласында бик ачык һәм матур итеп тасвирлады. Шәкерт белән землемер ауга чыгалар. Агач төбенә утырып ял иткәндә, землемер шәкерткә сорау бирә: «Гөмәр, сез үзегезнең гали мәдрәсәдән кем булып чыгасыз?».

«Нинди права белән, нинди эш эшләр­лек булып чыгасыз?» дип тә өсти. Башта Гөмәргә мондый сораулар бик мәгънәсез кебек тоелалар, тик соңыннан ул землемерның сораулары турында ныклап уйла­на башлый. Ул үз гомрендә беренче тап­кыр үзеннән разый булмый:

Шәриф Камал Гөмәрнең хисләрен үз йөрәгеннән кичерә, ул да дини мәдрәсәнең нинди право биреп чыгаруы турында, нин­ди эшкә сәләтле итеп хәзерли алуы ту­рында уйлана.

Яз җитү белән Шәриф Камал яңадан мәдрәсәдән кузгала. Ләкин бу юлы инде ул бөтенләй саубуллашып китә. Киткәндә хәзрәт аңа көз көне соңга калмый килергә куша, «ике-өч* ел вакыт» калуын һәм «әнә-менә дигәнче хәзрәт» булу мөмкинле­ген искә төшереп, кызыктырырга тырыша. Ләкин Шәриф Камал инде анда кайтмый. Ул дөнья гизәргә, тормышның киңлеге, катлаулылыгы белән танышырга чыгып китә.

Рига һәм белемгә омтылу

Шәриф Камалның йөрүе ата-анасыннан адашып, юлдан язу кыяфәтендә түгел. Ул ата-апасы белән тиргәшеп, үзенә урын та­ба алмаганнан чыгын китми. Әгәр теләсә, аны бик җиңел генә һәм зур шатлык белән мулла итеп тә куя алырлар иде. Бу теләк аның ата-аналарында көчле дә була.

Шәриф Камал аңлы рәвештә, билгеле бер максат белән йөри. Ул эзләнә, күп белергә, күбрәк күрергә, югары белем алырга тырыша. Ул дин, шәригат рамкалары эчендә генә бикләнеп калырга телә­ми. Искедән килгән гореф-гадәтләр, йола­ларны ватып-җимереп, ата-баба ларының, хыялына керә алмый торган бөеклеккә, матурлыкка омтыла.

Беренче практик адымны Шәриф Камал приказчик булып эшләүдән башлый. Ул 1900 елда шәлче Әхсан Аинеиковларга яллана һәм алар белой төрле җирләрдә
сәүдә эшендә йөри. Ул бик күп авылларны; шәһәрләрне йөреп чыга. Берсе икенче­сенә капма-каршы булган сыйныф вәкиллә­ре белән очраша. Ике уртадагы тирән чо­кырны күреп, хисле уйларга бата.

Караңгы почмактагы авылда, тончыгып беткән тар мәдрәсәдә яткан бер шәкерткә читтәге тормышның гади генә күрнеше дә ныклы тәэсир итә. Яна җирләр, яңа авыл­лар» яна күргән шәһәрләр Шәрифтә юыл­маслык эз калдыралар. Шулар эчендә Рига шәһәре аеруча омтылмаслык хис ту­дыра. Кыш көне яртылай кар астына күмелеп бетә торган авылдан килеп биек йортларга карау, матур архитектура төзе­лешләрен күрү, шәһәргә аерым ямь биреп торучы горур һәйкәлләрне күзәтү, аны бизәкләп, хушландырып торучы гүзәл бакчаларда йөрү тирәннән дулкынландыра һәм үзеннен кыргыйлыгыңны сиздереп пошындыра. Матурлык, пөхтәлек, кешенең күзен иркәли торган шәһәр спайлыгы беренче карашта авыл егетен югалтып җи­бәрә. Шәриф үзен бик кечкенә итеп сизә башлый. Ләкин аның фикере югарылыкка омтылырга, матурлыкны үзләштерү өчен ашкынырга куша. Ул Көнбатыш Европа белеме белән коралланырга уйлый. Универ­ситетка керергә иде, дигән кыю ун йөртә башлый.

Ләкин шәһәрнең байлыгы, аның шома матурлыгы, сөйкемле спайлыгы, бөтен дөньяның серен үз стеналарына бикләп тотадыр кебек тоелган уку йортлары, Шә­риф кебек, ярлы егетләр өчен билгелән­мәгән булалар.

Шуннан соң Шәриф Камал хезмәтне ташлап, укырга мөмкин булган җиргә ки­тәргә уйлый. Ул вакытта көнчыгыш халыклары арасында Теркин иң культуралы ил булып исәпләнә. Анда укырга да, яшәргә дә мөмкин дигән карашлар йөри. Байлык, ярлылыкка карамыйча белем алып була дигән хәбәрләр сөйләнелә.

Ул үзе белән бергә эшли торган Муса исемле егетне дә кызыктыра. Алар икесе бер авылдай булганга, бер-берсенә ышаныч белән карыйлар һәм чит илләрдә якын сердәш булалар. Муса Шәрифнең тәкъдимен кабул итә һәм 1901 елда Рига шәһә­рендә хуҗадай расчет алалар да икәүләп Одессага китәләр.

Одессадан ике яшь егет Батумга (Ба­туми) га китәләр. Ш. Камал беренче тапкыр диңгез пароходына утыра һәм очы-кырые күренмәгән су өстендә чайкалып бару белән ләззәтләнә.

Хәзер инде чит илгә чыгып китәргә ки­рәк. Ләкин ничек?

Аларның чит илгә чыга торган паспорт­лары юк, аны алар алырга да уйламый­лар, чөнки акчалары булмый. Шуңа күрә яшрен рәвештә китү юлы гына кала. Укырга омтылган шәкертләр контрабан­дистлар белән сөйләшергә керешәләр. Ләкин бу вакытта инде Муса курка баш­лый, ул үз фикереннән кайта. Шәриф Камал бер үзе кала һәм контрабандист­ларга алты сум түләп, көймәгә утырып төйнә белән Кара диңгез белән Ризе шә­һәрчегенә киләләр.

Ул инде — Төркиядә. Озакламыйча — Трапезуид, аннан Стамбул. Ә анда Шәрифне көтеп тора торган югары мәктәпләр. Болар һәр кайсы яшь егетне алдан ук канатландыралар. Ул гыйлемне көрәк белән алырдай булып ашкынып тора.

Төркиядә

Солтан Төркиясе. Шәриф Камал уйла­ганча, кунакчыл булып чыкмый. Авы кө­теп торган югары мәктәпләр дә күренми­ләр. Дөрес, анда Европа белеме бирә тор­ган уку йортлары, зур-зур пансионнар була. Ләкин алар, Россиядәге кебек үк, байлар өчен билгеләнгәннәр. Анда ярлы­ларны якын җибәрмиләр.

Стамбулга аяк басу белән аның күңле кайта, рухы төшә, чөнки шәкертләрнең авыз суларын корта торган Стамбул ал гына да шәкерт хиялындагы әкиятләргә ошамый. Ул үзенең реаль тормышы, рәхим­сез көндәлеге белән яши һәм шул килеш Шәрифне кабул итә.

Шәрифнең югары уку йортларына кереп
укырлык акчасы да, байлыгы да булмый. Алан гына да түгел, ул тамак туйдырырга да аптырап йөри. Бары бераздан соң гына кагәзләр күчерү эше таба һәм шул эш өчен ачлы-туклы яшәрлек акча юнәйтә. Вакыт әрәм үтмәсен өчен Стамбулның Дарсльмогалимни» енә ирекле тыңлаучы булып лекцияләргә йөри.

«Дарсльмогалимни» башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар хәзерли торган — укыту­чылар институты. Тик ул югары уку йорты булып исәпләнми. Гади генә, уртача гына программа белән эш итә. Бу хәл, әлбәттә, югарыга, төпле һәм зур белем алырга ашкынган Шәрифне канәгатьләндерми. Ул югары белем алу юлларын башка җирләрдән иснәштереп йөри баш­лый.

Шәриф Камал үзе кебек белемгә сусаган татар яшьләрен таба. Алар Россиядә югары белем алып булмаудан гына Төркиягә килгән шәкертләр һәм төрле очраклы җирләрдә укын йөрүчеләр икән. Шундый­ларның берсе Фәйзулла Мөхәммәт исемле шәкерт була. Билгеле, аларны да Төркиядәге уку канәгатләндерми, алар да үзлә­ренең алданганлыкларын сизәләр, яхшы уку йортларының ябык ишекләрен күреп сызланалар.

6. Африка

Менә Мисыр (Египет). Ул үзенең мәһа­бәт пирамидалары белән, күп сулы, бай ләмле Нил елгасы белән, эссе комнары белән җәелеп ята. Нилнең уң як ярында зур, матур шәһәр бар. Бу — Каһирә (Каир) шәһәре. Шәһәр аерым ачык икегә бүленеп тора. Бер өлеше Европа тибында үзенең байлыгы, пөхтәлеге, купшылыгы белән балкый. Аида матур архитектуралы зур-зур сарайлар, гүзәл һәйкәлләр, үзенең үсемлек­ләре, гротлары белән кукраеп торган искиткеч бакча һәм башкалар була. Бу кисәктә күбесенчә инглизләр тора һәм һәр адымда инглиз культурасы сизелә. Бил­геле, шәһәрнең бу Европа өлешендә югары уку йортлары, пансионнар да күп күренә­ләр. Әмма Шәриф белән Фәйзулла эзләп килгән пансион шәһәрнең бу өлешендә булмый.

тыңлагач, Шәриф Камал Мисырга китәргә карар кыла. Чөнки Мисыр белән кызыкты­ручылар, андагы укуның шәплеген, бушлай укырга мөмкинлеген сөйлиләр. Бер байның пансион оештыруын һәм читтән килүчеләр­гә-шунда тулы интернат булуы белән дә кызыктыралар.

Көннәрдән бер көнне Шәриф Камал Фәйзулла Мөхәммәт белән Мисырга таба юнәлә. Фәкыйрьлекләре аркасында аларга •Төркиядә шактый сәяхәт итәргә дә туры килә. Алар Стамбул белән Измир шәһәре арасын җәяүләп узалар. Төркиянец авыл­лары, халыклары белән, аларның гореф- гадәтләре белән танышалар, фәкыйрь тормыш күзәтеп, бөтен ил тулган бәхетсезләрне уйлап баралар. Ләкин ярлы халыкның ку­накчыл булуы, фәкыйрь студентларга ихти­рам күрсәтүләре йөрәккә күңелле тойгы урнаштыра.

Измир шәһәренә килгәч, алар пароходка утырып Африкага китәләр. Югары белем алу өмете һаман талпындыра, шул өмет көч бирә. Көньякның эссе кояшы да, фәкыйрьлек тә, ач-ялангач йөрү дә кайнар теләк белән газаплы булып сизелми. Ярлы шәкертләр һәм читтән килүчеләр өчен чыннан да шәһәрдә пансион оешты­рылган икән. Берничә бай тарафыннан гади генә мәйданга лапас кебек итеп түбә япкан урын оештырылган. Аны «Җамнгыләзер» дип йөртәләр. Шуның уртасында көн саен фәкыйрь шәкертләргә 400 грам икмәк бирә­ләр. Интернат шуннан гыйбарәт була. Шунда ук гадәти генә укыту алып баралар. «Җампгыләзер» шәһәрнең гарәпләр тор­ган өлешендә урнаша. Шәһәрнең бу ягы — Европа өлешенә аз гына да ошамый. Монда тар урамнар, моңсу биналар, караң­гылык, фәкыйрьлек хөкем сөрә. Мондагы тормыш авыр бара, бер төрлелек белән үтә. Англия капиталының изүен, басуын халык үз җилкәсендә тоя, аның җәбере астында яши.

 

Шәриф Камал бу тарихи шәһәрдән дә өметен өзә. Борынгы гасырлардан бирле горур рәвештә күккә карай торган, бөтен дөньяга мәшһүр Египет пирамидалары да моң, кайгы сирпеп торгандай күренәләр. Нил елгасы да хәсрәт чишмәседәй тоела. Каһирәнең тар урамнары ике яклап кыс­кандай була. Европа өлешендәге гүзәл­лекләр— боларның бәхетсезлекләрен мыс­кыл иткән шикелле, үртәгән кебек ялты­рыйлар.

Күп йөри торгач, белемгә сусаган шә­кертләр «Җамнгыләзер» не эзләп табалар. Казан ягыннан килгән бер профессорның ярдәме белән анда урнашалар. Бу профессор, Шәриф белән Фәйзулла кебек, яшь вакытта Мисырга килгән, укыган һәм шун­да профессор булып калган Казан татары булып чыга. Исмен дә инде Шәнхе Гыйнаят дип йөртәләр. Шәрифләрне очраган вакытта, ул татарчаны бөтенләй оныткан булса да якташлары белән яхшылап сөйләшә һәм аларның күңелләрен үстереп, бераз дәрт биреп китә.

Чыннан да Шәриф Камал бер вакыт

7. Бәхет

Шәриф Камал туган-үскән иленә. Россия­гә 1903 иче елда кайтып җигә. Бу вакытта инде Россиядә гаҗәп бер зур вакыйга хәзерләнеп ята. Масса эчендә революцион хәрәкәт көчәя, аннары тирәнәя.

«Россиянең эшчеләр сыйныфы патша властена каршы революцион көрәшкә кү­тәрелә» башлый... Эшчеләрнең, һәм крестьяннәрнең революцион чыгышлары Россиядә революциянең өлгереп килүен һәм якынлашуын күрсәтәләр иде» (ВКП(б) тарихы­ның кыскача курсы» 32—33 битләр).

Россиядәге бу хәл — чит илләрдән ризасызланып кайткан Шәриф Камалга нык кына тәэсир итә. Читтә йөрү инде аны шомарткан, җиддиләидергәи, төрле авыр­лыкларга чыдарга өйрәткән. Ул хәзер үзендә көч сизә башлый һәм югары белем алу идеалын вакытлы рәвештә бер якка куеп торып, икенче бер эшкә талпына. Россия, үзенең бик зур өметләр баглата торган хәрәкәтләре белән сөйкемле булып пошынудан туктан ныклы рәвештә укырга керешә. Гарәп газетасының редакторы Гали Йосыфның мәкаләләре белән, Йосыф Брагымның хикәя һәм новеллалары белән кызыксына башлый. Ләкин бигрәк тә аны Мөхәммәт Габдәһе (Габду) кызыксындыра- Габду шул вакытта яшәгән гарәп пуб­лицисты һәм Аңглиянсң колониаль политика- сына каршы кискен мәкаләләр, очерклар язучы журналист. Әнә шул очерклар Шәрифкә нык тәэсир итәләр. Ул аларны яратып, хисләнеп укый, шулар аша үзенең фикерен үстерә.

Шәриф Камал мондый вакытлы матбугат, әдәбият уку белән генә чикләнеп калырга теләми. Ул һаман югары белемгә омтыла. Европа университетларында бирелә торган фәннәргә таба ашкына. «Җамнгыләзер» ан­дый белемне бирми. Җитмәсә материаль як та таят авыр була. Мәктәп биргән 400 грамм күмәч белән ачлы-туклы яшәргә туры килә. Шундый шартларда елдан ар­тык укыганнан сон Шәриф Камал Россиягә кайтырга чыга.

арты инан

күренә һәм ул шул шау-шулы тормыш эченә ташлана.

Дөрес, бу вакытта Шәриф .Камалны икен­че тормыш белән дә. тыныч, рәхәт яшәү белән дә кызыктырып карыйлар. Ата-анасы. туган-тумачасы, кардәш-оруы — бөтенесе аны мулла булырга димлиләр. Янәсе, бик күп муллаларның төшенә генә керә торган Теркин, Мисыр тәрбиясе күргән кешегә мулла булудан да әйбәт эш юк!

Мондый үгетләр өйләнгәч тагы да көчәя. Ул Мисырдан кайткач, 1903 елда үз авылларыннан Хәят исемле кызга өйләнә. Хәзер ул кызның ата-анасы да «тәртипле» тормыш оештырып җибәрергә киңәш бирәләр. Ләкин Шәриф Камал, көн-төн нотация укып, «яхшылык» теләп тукталып торган кешеләрнең фикерләренә кушылмый. Ул алардан тәмам туя, алардан ераграк качасы килә.

Ул кул көче белән эшләп яшәргә уйлый һәм өйләнеп ике ай торгач та, Хәят ханымны авылда калдырып, үз башына бәхет эзләргә кара эшче булып чыгып китә.

Болан йөрүгә Россиядәге куерган атмосфира сәбәп була, әлбәттә. Бу вакытта инде искелектән котылырга тырышу, яңага омтылу хәрәкәте көчле генә җәелә. Ләкин Моның өстенә Шәриф Камалны хезмәт поэзиясенә тарткан, аның романтикасы белән кызыктырган икенче сәбәп тә була. Ул — Максим Горький әсәрләре. III. Камал — Горькийнең «Макар Чудра» исемле хикәя­сен бик нык тәэсирләнеп укый, шул хикәя аша язучыга мөхәббәт тота, аның тормышы белән кызыксына һәм башка әсәрләре белән дә таныша. Ш. Камал Горькийнең тормышында, аның эшендә йөрәккә якын нәрсәләр, уртаклыклар таба. Шәриф Камал аңардан бер кадәр үзен, үзенең эзләнүен күрә. Болар бөтенесе.аны хезмәткә, тор­мышка чакыралар.

М. Горький әсәрләре тормышка айнык килеш карарга, чыдам булырга һәм авыр тормыш эчендә газапланучы яхшы, гадел һәм күркәм холыклы кешеләрне күрә бе­лергә өйрәтәләр. Ш. Камал Горькийне бөек укытучы итеп таный һәм аның тәэсиренә бирелә.

Үзендә физик көч сизгән Камал 1903 иче елда Екатеринослав (хәзерге Дннпро- петровск) губернасындагы күмер шахтала­рына килеп чыга. Башта ул бераз салазкачы (күмер ташучы) булып эшли, аннан соң забойга төшә. Анда инде ике елдан бирле забойщик булып, эшләүче Кәлимулла белән таныша һәм аның белән бергә эшли башлый. Бу Кәлимулланы Камал соңыннан «Акчарлаклар» повестында Муса образы аша бирә.

Шахтада эшәлү гаят авыр уза. Җир астында унике сагәть эшлиләр, «Козгыннар оясында» исемле хикәядә тасвир ителгәнчә начар казармада, күңелсез, ямсез тормыш эчендә яшиләр. «Бу казарманың ишеген ачкач ук ни өчендер һәркем үзендә сүз белән аңлатуы мөмкин булмаган бер кү­ңелсезлек сизә иде» ди автор.

Шәриф Камал монда кешене физик һәм мораль яктан изә торган тормыш күрә. Шахтерларның рухлары төшенке, йөзләре кайгылы йөри, алар барлык матурлыклар­дан мәхрүм, хәтта табигать матурлыкларын да алар күрә алмыйлар. Аларның ял көн­нәре дә күңелсез үтә. Культуралы ял, культуралы тормыш турында уйларга да ярамый. Эксп чоатация чиктән тыш авыр. Шахтерлар тамак туйдырырлык кына акча таба алалар. Хезмәт хакы гаять түбән була. Шәриф Камал да тырышып эшләвенә һәм көчле эшче булып исәпләнүенә карамастан, бик аз хезмәт хакы ала. Авылга, Хәят ханымга да бер генә тапкыр ун сум акча җибәрү мөмкинлеге таба. Шуның өчен ул бу «Козгыннар оясыннан китү ягын карый һәм тугыз айлап эшләгәч, 1904 елда икен­че җирдән «бәхет» эзләргә чыгып китә. Аның белән бергә Кәлимулла забойщик та йөри. Алар бергәләп төрле эштә була­лар. Тимер юл төзәтү, балык промыслосында эшләү һ. б.

һәр эштә Шәриф Камал яхшы эшли, эшчеләр арасында авторитет казана һәм балык промыслосында эшчеләр аны артель­щик итеп куялар.

«Бәхет» эзләп йөрүгә бәйләнгән вакыйгалар Ш. Камалның күп кенә новеллала­рында биреләләр. Шахтадагы тормыш «Козгыннар оясында» бөтен дәһшәтле күрнешләре белән күрсәтелгән булса, аннан соңгы йөрүләре «Бәхет эзләгәндә», «Әвәл-әвәл заманда», «Чит илдә», «Ата», «Ак­чарлаклар» кебек әсәрләрендә тасвирлан­ган.

Ләкин таза булуга карамастан, үзеңә ышаныч баглап тырышып эшәлүгә карамас­тан «бәхет» табылмый. Зур өмет баглаткан. тәмле хыялларга чумдырган балык промыслосында да рәт чыкмый. Юллык кына акча табыла. Шулай да эшчеләр өмет өзмиләр. Шәриф Камал бу өметне «Чит илдә» исемле новелласында бик матур күрсәтә, үзләренең тимер юл төзәтү ту­рында болай яза:

«Көз иде. Эштән разый түгел идек: хак очсыз, акча арттырып булмый. Шулай да татарлар, өчәвебез дә бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек...

Эшлибез! Өмет эшләтә... Шатланып эш­либез. Гүя җәй башын акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә
искиткеч шәп вә күңелле була. Хәтта инде ул вакыт бер дә җитешмәгән җир булмый» бар сәгадәт безне каршы алырга гына көтә...»

Шул рәвешчә төрле җирдә, төрле характердагы кешеләр белән эшләп йөрү Ш. Камалны күп нәрсәгә өйрәтә. Ул Россиянен рәхимсез каты чынбарлыгы белән күзгә күз очраша. Бу — инде үзе зур мәктәп булып әүрелә.

1905 иче ел революциясе килеп җитә. Аңа чаклы да хезмәт ияләренә кайнар мәхәббәт баглаган Ш. Камал хәзер үзен хезмәт ияләреннән бөтенләй аергысыз итеп хисаплый. Үзен ул шул ипчеләргә бәйлән­гән итеп күрә, аларның такдирен уртак­лаша. Шул хезмәт халкына файдалырак булу өчен ул русча уку кирәклеген сизә һәм якадан рус мәктәпләренә кереп уку, югары белем алу фикере алга килен баса.

Петербург

 

1905 нче елның башында Ш. Камал бик азга гына авылга кайтып тора. Нәкъ шул вакытта Петербург эшчеләренең восстание­ләре турында хәбәр килә. «Канлы Якшәмбе» вакыйгалары кызу гына сөйләнә башлый. Тимер юл эшләми тора. Пешлә авылы янындагы Рузаевка станциясендә көн саен тимер юл эшчеләренең митинглары узды­рыла. Шәриф Камал шул .митингларга бара, ялкынлы сүзләр ишетә һәм революция­мен җәелеп китүе белән канатланып, шатланып йөри. Бу вакыйгалар аның эзлә­нергә яратучан йөрәген ярсыталар, ул авылда гына калырга теләми. тормыш куерган җиргә ашкына. Озакламый ул Петербургта килә һәм укытучылык эшенә керешә. Шул ук вакытта ул университет­ка керү өчен хәзерлек алып бара. 1905 нче ел революциясендә яулап алынган кайбер иркенлекләрдән файдаланып югары белем алу турында уйлый. Ул рус телен өйрәнә, әдәбиятын укый, төрле фәннәрдән әзерләнә. Хәзерлек бушка китми. Бер-ике елдан гимназиянең дүртенче классына имтихан бирә, ләкин университетка керә алмый, чөнки реакция еллары башлана, каты кы­сынкылыклар яңадан кайталар, яңадан кара көннәр хөкем сөрә.

1905 нче ел революциясенең канлы ва­кыйгалары, еллар буе күреп йөргән авыр тормыш, хезмәт ияләренең җәберләнүләр»:, газап чигүләре Ш. Камалның фикрен фор малаштыралар һәм аныи кулына каләм тоттыралар. Шәриф Камал ирекне яклап, изелү, җәберләнүләргә каршы әсәрләр я п башлый.

Бу вакытта инде Шәриф Камалның бнк күп җирләрдә булуын, чит илләр күрүен, төрле халыклар белән очрашуын хәтергә төшерик. Билгеле, болар аның тойгыларын куерталар^ хисләрен төрләндерә чор. Ут үзенең җыелган хисләрне, йөрәкне тырнап торган тойгыларны бушатырга тырыша.

Аның беренче әсәрләре «Нур» типогра­фиясендә гарәпчә «Сәда» исме белән (ре­волюцион аваз мәгнәсендә алына) 1906 елда китап булып басылалар. Камалның тагын берничә шигыре басылып чыга. Алар «Нур», «Казан мәхбәре», газе­таларында. «Шура» журналында басылалар. Ул әсәрләрнең өйрәнчек төстә язылуларын һәм әдәби кыйммәтләре булмавын әйтергә кирәк. Ләкин бер әһәмиятле як бар: ут Шәриф Камалның революцион рухта булу­лыгы. Шигырьләр моны ачык аңлаталар.

Реакция көчәйгән елларда Ш. Камал каләмен чын-чыннан эшкә җигә башлый. Революциягә каршы монархия һәм бур­жуазиянең ныклы һөҗүме башланган чорда, реакциянең төрмәләре, каторгалары, дарлары коточкыч дәрәҗәдә хөкем сөргән вакытта, үзләрен социалист дип йөргән вак буржуа язучыларының тәүбәгә килеп, мораль яктан череп-таралу дәверләредә Ш. Камал җәберләнгән, изелгән эшчеләрне күрә, аларны яклый һәм хезмәт ияләренең кешелекле тойгыларын, күркәм холыкла­рын, соклангыч хисләрен гәүдәләндереп чыга. Бу исә интеллигенциянең череп та­ралу һәм төшенкелеккә котылгысыз рә­вештә тәгәрәгән көннәрендә саф аваз булып яңгырый, аның һавасына айнык караш кертә.

Ш. Камал 1905—1910 еллар арасында аеруча күп эшли. Укытучылык өстенә үз типографиясендә (Петербург) корректорлегеннән уку эше алып бара, «Нур» һәм мөдир ярдәмчесе булып эшли.

Оренбург

Шәриф Камал 1907 елдан алып 1910 елга чаклы үз авылларында яши, балалар укыта. Ләкин реакциянең авыр канаты монда да килеп җитә. Анда да ул ирек сөюче кешеләрне изеп, басып тора. Прогрессив карашта йөргән кешеләр төрле яклап кы­сылуны сизәләр, саф һава бетүен тоялар.

Ниһаять Шәриф Камал Төркстан ягына барырга, анда укытучы яки кара эшче бу­лырга ниятли.

Юлда Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһә­ренә туктый. «Шура» журналы редакция­сенә кереп үзенең хикәяләрен тәкъдим итә. Бу вакытта инде аның «Шура» да «Уяну» исемле беренче новелласы басылып чыккан була.

Либераль буржуаз журналисты һәм язучысы. Фатыйх Кәрими Шәриф Камалны яхшы кабул итә. Камал адресе буенча мактаулы сүзләр әйтә, каләменең шома, өметле булуы турында сөйли. Ничек тә Камалны үзләрендә калдырырга һәм эшкә кушарга тырыша.

Әдәбият белән кызыксынган, язучы бу­лырга ниятләгән һәм әллә кайларга барып эш эзләп йөргән Шәриф Камал Фатыйх Кәрим тәкъдименә каршы килми. Ул Орен-бурда кала һәм «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы редакцияләренең берләшкән кон­торасына счетовод булып яллана.

Шул вакыттан алып Шәриф Камалның эше, тормышы Оренбург белән бәйләнә. Октябрь революциясенә чаклы ул башта счетовод, аннан соң «Вакыт» газетасына корректор, ахырдан газетаның язышучы­сы— сотрудниге булып эшли.

Эшләү шартлары авыр. Ундүрт сагәть конторада гына утыра. Ш. Камалның -10—60 сумнар хезмәт хакы шушы семьяне тәрбияләргә җитми. Начар тормышны ях­шыртырга, землянканы яхшырак квартирага алмаштырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә ул ундүрт сәгать эшләп кайтканнан соң да ял итмичә, язу эшенә тотына.

Шушы еллар эчендә ул утызлап новел­ла — хикәя, бер зур повесть һәм комедия тудыра. Болар һәр кайсы Шәриф Камалның эшчәнлеген күрсәтү белән бергә, капита­листик тормышка тирән нәфрәт саклаганын ачык әйтәләр. Шәриф Камал үз әсәрләрен­дә хезмәт ияләрен яклап, аларның кеше­лекле хисләрен, нечкә табигатьләрен, күр­кәм холыклы булуларын гәүдәләндерә. Бик күп яхшы кешеләрнең капиталистик тормышта газапланып йөрүгә, бәхетсезлеккә төшүгә, мораль һәм физик яктан зәгыйфьләнүгә хөкем ителүләрен тасвир итә.

Ул әсәрләрен тормыштан, чынбарлыктан алып яза. Күбесе автобиографик төстә бирелә. Шул вакыт өчен характерлы вакыйгаларның бөтенесен кыска-кыска гына новеллада җыйнак формада, куе образлар аша сурәтли.

Аның новеллалары татар буржуасына оша­мыйлар. Буржуа язучылары, тәнкыйтьчеләре аны телгә алмаска, уңышлыгын күрмәскә тырышалар. Фатыйх Кәрими исә һәрбер новелла басылганда, икенчесен «яхшырак тормыштан» язу турында киңәш бирә.

1913 иче елда «Хикәяләр төркеме» бастырырга хәзерләнгәндә «Вакыт» газетасы­ның нашире, алтынчы — миллионер эре буржуа шагыйре Дәрдмәнд (Закир Рәмиен) Шәриф Камалны үз янына чакырып ала. Ул «Депутат», Сәмруг кош». «Җимерел­гән звонок» кебек ачы сатира белән языл­ган. «Югары общество» ның эчке тормы­шын, мораль яктан түбәнлекләрен күрсәтә торган әсәрләрне җыентыктан төшереп калдырырга куша. Шәриф Камал риза булмый.

— Алар бит тормышта бар, мин чын вакыйгаларны алдым, — ди. «Депутат» ның милләтче алпавыт Байбуров булуын, «Җи­мерелгән звонок»та Уфа мирзалары тор­мышы бирелүен әйтә. Дәрдмәнд моны үзе дә белә, шуңа күрә дә аның «могтабәр» кешеләрне начар кыяфәттә күрсәтәсе килми. Шуннан соң ул язучыга икенче төрле киңәш биреп карый. Ул чын сәнгатьнең— «матур тормышта» гына булуын сөйли:

— Син бу каләмен, белән бик матур әсәрләр тудыра алыр идең, түбән, бозык кешеләрне, ямсез тормышны тасвир итеп сәнгатьне түбәнәйтергә генә мөмкин, — дигән кебек сүзләре белән Шәриф Камалны эш­челәр тематикасыннан читләштерергә, ясал­ма ялтыравыклы, ялган буяулы буржуа тормышының мораль яктан череп беткән кешеләрен яхшы буяуда гәүдәләндерергә чакыра. Билгеле, Шәриф Камал аның үгетләренә бирелми. Үз юлыннан бара һәм «Депутат», «Җимерелгән звонок» кебек әсәрләрен дә җыентыктан төшертми. Җыентык 1914 нче елда басылып чыга.

1914 нче елда, империалистик сугыш башланган вакытта Шәриф Камал «Акчар­лаклар» повестен бирә. Бу әсәр буржуа­зиягә шулай ук ошамый. Чөнки ул авыр эксплоатацияне сурәтли, хезмәт ияләренең авыр, газаплы тормышларын якландыра һәм шуның белән аларның хисләрен бай­ларга каршы туплый.

Дөрес, Шәриф Камал революциягә чаклы тормышның авыр күрнешләреннән тиешле нәтиҗә чыгара алмый. Ул революцион көрәш байрагы астында берләшергә кирәк­лекне әле белми. Капиталистик җәмгыятьне җимерү нәтиҗәсендә генә азатлыкка чы­гарга, бәхеткә ирешергә мөмкинлеген ул соңыннан гына аңлый. Шуның өчен аның бу чордагы әсәрләре революцион көрәшкә ачыктан-ачык чакырмыйлар. Сыйнфи көрәш турында сөйләмиләр, сыйнфи каршылыклар­ны куертмыйлар.

Ләкин алар, үзләренең чынбарлыкны объектив гәүдәләндерүләре белән хезмәт ияләренең күзен ачарга ярдәм итәләр. Алар тормыш дәреслеген күрәләр, яхшы яманны талыйлар.

Шәриф Камалның новеллалары хезмәт ияләре тарафыннан яратып укылалар. «Ак­чарлаклар» исә тагын да зуррак уңыш казана.

Язучы татар буржуазиясенең кайнаган үзәгендә Оренбург шәһәрендә яши. Ул аларны көн саен күрә, көн саен байларның характерларын. барлык махинацияләрен өйрәнеп йөри. Болар Шәриф Камал каләменә бай гына материал бирәләр. Шундый күзәтүчәнлек аркасында «Депутат», «Сәмруг кош», «Җимерелгән звонок», «Хаҗи әфәнде өйләнә» языла. Бу әсәрләрнең һәр кайсы шәһәрдә зур шау-шу тудыра, буржуа җәмгыяте, койрыгын корт чаккан мәче кебек, нишләргә белми йори. Алар мондый «әдәпсез» язучыны «могтабәр», олы кеше­ләрдән көлгән өчен гафу итә алмыйлар.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе языл­гач, 1915 елда Оренбургның зур гына миллионеры Абдулхалик Уразасв әсәрне сәхнәгә куйдырмас өчен бөтен көчен салып карый. Ләкин аның якыннары, тагын да зуррак көлкегә калу белән куркытып, миллионерны тынычландыралар.

Әсәр сәхнәгә куела һәм зур уңыш казана. Бу инде «югары» тормыштан әсәрләр язар­га чакырган Дәрдмәндкә дә яхшы һәм тапкыр җавап булып тора. Әсәр аларга карап:

»Мә, карагыз, менә ул сезнең могтабәр кешеләрегез, менә аларның югарылыгы!» — дигән кебек яңгырый.

Шуны әйтергә кирәк, революциягә чаклы Шәриф Камал һичбер партиягә катнашмын, ул партиясез бер интеллигент буларак, прогрессив карашларны яклап, кешелекне алга илтә торган, аны культурага өнди торган фикерләрне уртаклаша, гуманистик карашта тора.

Менә шуның, өчен дә аны беренче им­периалистик сугыш еллары аптырау хәленә калдыралар. Ул тирә ягын, чынбарлыктагы катлаулы вакыйгаларны аңлап бетерә алма­ган төсле тора. Бу елларда аның каләме дә кискен рәвештә икенче жанрларга күчә. Ул тормышны тирәннәнрәк белү һәм аны киңрәк аңлауга йөз тота: Әдәби алымнарын да шул карашка ятышлы итеп көйли. Тик чынбарлыкның чәбәлчекле күрнешләрен тулысынча аңлап бетер» алмый. Ярдәмгә революция килә.

Революциядән соц

Революциягә чаклы Камал күп йөри, күп нәрсә күрә һәм күп нәрсәгә өйрәнә. Шул җөмләдән ул дус белән дошманны да танырга өйрәнә. Еллар буе үгетләүләргә карамастан буржуага сатылмый, эшчеләрдән, хезмәт ияләреннән рухы белән дә, әсәрләре белән дә аерылмый. Ул чын мәгънәсендә хезмәт ияләренең «рух инже­неры» булып әүрелә. Революция килеп җиткәч виде дошманга каршы көрәшүен тагын да активлаштырып җибәрә. Февраль революциясе вактында ук эшчеләр ягында кала һәм Дәрдмәндләргә, Фатыйх Кәрнми- ләргә каршы көрәш алып бара. Ул типография эшчеләре белән берләшеп көрәшә.

Бөек Октябрь Социалистик революция моңа чаклы хәл итүе авыр булган бик күп нәрсәне хәл итә. Еллар буе өмет итеп, көрәшеп, әллә кайлардан эзләп йөргән бәхет, ирек, шәхес азатлыгы һ. б. социа­листик революция белән бергә киләләр. «Бәхет» эзләп ил гизүнең, билгесез караңгылыкка чумуның да кирәге калмый. Мондый бөек социаль үзгәрешләр бер Камалны гына дулкынландырмыйлар. Миллионнар иркен сулыш алалар. Миллионнар яктылыкка чыгалар.

Бөек Октябрь Социалистик революциядән соң Шәриф Камалга әледән—әле шәһәр алмаштырып йөрергә, «бәхет» эзләп китәргә туры килми. Ул 1925 нче елга чаклы шул ук Оренбургда кала, аннан соң Казанга күчә. Хәзерге вакытта да Казанда яши. Читкә китеп йөргәндә дә үзенең хисләрен баету, тормыш белән танышу, ил күрү ечен генә йөри. Мәсәлән, ул 1929 нчы елны башка татар язучылары белән бергә Әзәрбәйҗан, Грузия, Кырым, Украиналарга экскурсия ясады, 1935 нче елны Татарстан промышленносте ударниклары белән бергә Ак диңгез — Балтыйк каналында экскурсиядә булды. Кырым, Кавказлардан әйләнеп кайтты, авылларга чыкты.

Шәриф Камалның байтак гомре Орен­бург шәһәрендә уза. Бу шәһәргә аның күп кенә истәлекләре бәйләнгән, беренче тап­кыр әдәби уңышы һәм каләм эшчәнлеге «унда башланган, революцион көрәшкә катнашып китүе дә шунда була. Аның әсәрләрендә дә Оренбург еш очрый. Монда аерым новеллаларга тукталмастан, зуррак әсәрләрне искә алу урынсыз булмас.

«Таң атканда» романы Оренбургның по­литик характеристикасын күрсәтүдән баш­лана.

«Матур туганда» романында да шул ук Урал елгасы, шул ук шәһәр, Сакмар буйлары тасвирланалар. Бу яклар Камал­ның мәхәббәтен үзләренә тартканнар. Шә­риф Камал аларның табигатен, су буйларын, тын һавасын, балык тоту күрмешләрен бик яратып тасвирлый, тәм белән бирә. Мондый тасвирлар тышкы күрнешкә генә кайтып калмыйлар, әлбәттә. Шундагы табигать, матурлык органик рәвештә социаль вакыйгаларга бәйләнәләр. «Таң атканда» романы тулысымча Оренбургдагы револю­цион вакыйгаларга багышланган һәм андагы тормышны гәүдәләндергән. «Матур туган­да» романы да Оренбург күрмешләрен, эшчеләрен, партия работникларын, Сакмар буендагы крестьяннәрнең яңа тормыш кору­ларын сурәтли. Билгеле бу әсәрләрдән шулай ук Шәриф Камалның биографик кылларын табу да авыр түгел. «Таң аткандагы» Мохтар язучының февраль — октябрь көн­нәрендәге карашын һәм омтылышларын гәүдәләндерсә, «Матур туганда» романын­да Әхмәт образы язучының үз биография элементларыннан сызылган, Шәриф Камал­ның үзендә булган ягымлылык, гадилек, салкын канлылык, скромность Әхмәт обра­зында бирелгән.

Шәриф Камалның февраль революциясен­нән үк эшчеләргә кушылып, алар белән бергә хәрәкәт итүен әйткән идек инде. Февральдән алып Октябрьгә чаклы ул үзе­нең политик карашын тирәнәйтә, рево­люцион рухын ныклы платформага нигезли, большевиклата. Шуның өчен дә Октябрь революциясе булу белән ул большевиклар­га идея хезмәтенә күчә. 1918 нче елдан «Эшчеләр дөньясы» исемле большевиклар газетасында эшли башлый.

1918 елның җәендә Дутов бандасы Оренбургда ала. Большевиклар подпольега күчикләр. Шәриф Камал да, гәрчә формаль рәвештә большевиклар партиясендә тормаса да аларга теләктәшлек күрсәтүче һәм аларның газеталарында бирелеп эшләүче буларак, яшренә. Дутов бандасын Орен­бургдан куып чыгарганчы яшеренеп йөри. Дутонны ике айдан куалар. Аннан соң, вакытлы рәвештә тукталып торган «Эшче­ләр дөньясы» газетасы тагы чыга башлый. 111. Камал да яңадан эшкә тогына.

Бу газетада эшләү аңа большевикларның тоткан юлын, программасын аңлауга ярдәм итә. Ул үзен партиядә эшләү өчен хәзерли. 1919 нчы елдан коммунистлар партиясенә керә. Бу вакытта инде ул Төркестан фрон-' тынын беренче армиясенең политотдел газе­тасы «Кызыл йолдыз» да эшли.

Шәриф Камалның журналистлык эше нык­лы бер эзгә керә. Ул бу өлкәдә зур гына жаваплы эшләр башкара. «Юксыл», «Юл». «Сабан» газеталарының җаваплы эшчесе — редколлегия члены, редактор булып эшли ләм бу аның бөтен игътибарын үзенә ала.

Язучы журналистика белән кызыксына, ул аңа байтак гомрен багышлый. Советлар властеның көннән-көн яңа уңышлар, яңа казанышлар яулап алуы, хезмәт ияләренең көннән-көн активлаша барулары аны шат­ландыралар. Ул һәрбер яңа хәбәр, яңа вакыйганың социаль әһәмияте турында уйлый һәм халыктагы бөек үзгәрешләрне аңлый.

Шәриф Камалның журналистика өлкә­сендәге хезмәте әле әдәбият белгечләре тарафыннан тикшерелмәгән, бу кызыклы өлкә искә алынырга тиеш, әлбәттә. Шушы елларда язучы совет чынбарлыгын бөтен нечкәлеге белән өйрәнә ала һәм бөек эш­ләрне, бөек үзгәрешләрне художество полотнасында яктырту исәбе белән мате­риаллар җыя башлый. Ул —бөек Октябрь Социалистик революциядән соңгы искиткеч бөек вакыйгаларны зур әсәрләрдә якланды­ру кирәклеген планлаштыра башлый.

Гражданнар сугышы басылу белән Орен­бург тирәсендә авыл хуҗалыгы коммуна­лары калкып чыгалар. Гасырлар буе изе­леп, кимсетелеп, кулаклар тарафыннан кы­сылып килгән крестьяннар Совет хөкүмәте биргән ирек, җир һәм хокуктан файдала­нып авылны яңа баштан төзү эшенә кере­шәләр. Бу эшнең энтузиастлары, чиксез бирелгән геройлары була. Алар турында газетага матур-матур хәбәрләр килә. Шә­риф Камал иҗад эшенә талпынып, коммунарларның тормышын, кешеләрнең характерларын өйрәнергә керешә.

1925 нче елны Ш. Камал эшли торган «Сабан» газетасы чыгудан туктый. Ш.Камалны Татарстан ВКП(б) Өлкә Комитеты карамагына җибәрәләр һәм ул Казанга кү­чеп килә.

Казанда

Казан 1925 иче елда инде Совет бай­рагы астында чәчәк атып килә торган шә­һәрләрнең берсе. Элекке промышленность предприятиеләре аякка басу өстенә, алар тагы да киңәюгә таба баралар. Пролета­риатның материал көнкүреше шактый ях­шырган һәм эшләп чыгаруы да арткан. Совет яшьләре өчен яңа мәктәпләр, про­фессия, техника уку йортлары ачылган Бөек Октябрь белән тулы иркенлек алган милли культура. социалистик эчтәлек белән үсеп бара. Шактый гына күп санда язучылар калкып чыкканнар. Газета-журналларда әдәби мәсьәләләр тикшерелә, докладлар, дискуссияләр, кичәләр, спекта­кльләр уздырыла.

Шуның белән бер рәттән буржуа мил­ләтчеләре дә тик ятмыйлар. Астыртын рә­вештә үзләренең мәкерле эшләрен алып баралар. Алар Советлар Союзының хуҗалык төзелеше юнәлешен.), культура үсешеңә каршы төрле юллар белән көрәшәләр.

Шәриф Камал Казанга килгәндә, Татар­стан үзәге шул хәлдә була. Тыныч кына, эндәшми генә күзәтеп утырырга яратучан Шәриф Камал озак та үтмичә Казандагы тормышны аңлап ала, андагы кешеләрне тапый башлый. «Кызыл Татарстан» газета­сының партия бүлеге мөдире итен билгеләнә.

Халык дошманнары. Шәриф Камалны фәкать буржуа язучысы итеп кенә күрсәтергә тырыштылар, революциядән соңгы әсәрләренең, иҗтимагый әһәмияте «булма­вына» укучылар массасын ышандырмаучы булдылар. «Таң атканда» романына карап, революция хәрәкәтен тар рамкада алуда, азапландылар. Алар тышкы күрнешләр белән эш итеп, әсәрнең эчке динамикасын, провинция шәһәреннән чыкмауда гаепләргә хисләргә бай образларын аңларга теләмә­деләр. Мондый кимсетүләр халык дошманнары фаш ителгәнче дәвам итә. 1934 елда, СССР Совет Язучыларының Беренче Бөтен­союз съездына делегатлар җибәргәндә дә Ш. Камалны күрми калалар. Ул вакытта татар әдәбияты җитәкчелеге соныннан фаш ителгән буржуа милләтчеләре кулында бу­ла. Алар съездда «үз кеше»ләрен язучы булмаса да тавыш бирү хокукы белән мандат тоттырып җибәрәләр. Ә Ш. Камал «Кунак» төсендә генә китә, ягни әдәбият хәрәкәтендә аның политик юнәлешен бил­геләүдә тавыш бирүдән читләштереп җибә­релә. Шул рәвешчә Татарстаннан съездга баручылар арасында чын совет язучылары берәм-сәрәм генә була, ә язучы булмаган­нар, хезмәт урыннарына карап кына ман­дат алучылар— дистәгә җыела. Бу вакый­га шулай ук халык дошманнарының Шәриф Камалга булган карашларын ачык билгели­ләр.

Казанга килгәч Шәриф Камал әдәби эш- чәйлеген активлаштырып җибәрде. Җа­ваплы эштә булуына карамастан, язу эшен алып барырга вакыт тапты һәм Оренбург дан җыелып килгән бай материал һәм кат­лаулы тәэсирләрне системага салырга тотынды. Улиц элек бөек Социалистик революцияне гәүдәләндерергә уйлады һәм «Тан атканда» романына кереште. Шул эш белән бергә үк зур эпопея өчен дә материаллар туплауны дәвам иттерде. Монсы инде авыл хуҗалыгының яна баштан корылуын, яна геройлар, яңа кешеләр тууын, яңа хисләр, яңа тойгылар куеруын, кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләрнең урнашып китүен гәүдәләндерүне максат итен куя иде. Язучы газетада эшләгән вактында, шушы ике зур әсәрнең идеяләренә ятышлы тормыш факт­ларын очрата бара һәм аларны ныклап өйрәнеп килә.

1926 нчы елда ул «Таң атканда» романының беренче кисәген язып бетерде һәм ул әсәр 1927 нче елда басылып та чыкты. Бу — татар совет әдәбиятында Октябрь революциясеннән соң язылган беренче ро­ман иде әле. Ләкин ул әсәр әдәби тәнкыйть тарафыннан капма-каршылыклы бәя бирелү­гә очрады. Бер як әсәрне уңышлы тапты, икенче як. киресенчә, әсәрнең уңышсыз бу­луын сөйләде.

Шәриф Камал «Кызыл Татарстан» ре­дакциясендә ике еллап эшли, аннан соң 1927 елда аны яңа гына оештырылган Татар Мәдәнияте Йортының гыйльми секретаре итеп билгелиләр. Анда бераз эшләгәннән соң ул Главлитга хезмәт итә һәм соңыннан 1933—35 елларда Татар Дәүләт Академия театрына беркетелә. Ан­да күбесенчә партия эше алып барырга туры килә.

Язучының бу җаваплы эшләрдәге хез­мәте актив рәвештә язу белән бергә бара. «Таң атканда» романыннан соң ул драма әсәрләре язарга керешә, һәм тормышның соравына җавап бирерлек, оператив әсәр­ләр тудыра башлый.

1928 елда ул «Ут» нсемле дүрт пәрдә­лек драма бирде. Бу драма Шахтинский-вакыйгалары тәэсире буенча язылып, белгечләрен булдыру мәсьәләсен куя иде. Шуның өстенә әсәр совет семьясе төзелеше проблемасын да күрсәтте һәм аны дөрес нигездә чиште. Ир белән хатын арасындагы идея берлеген куйды.

1930 елла «Козгыннар оясында» исемле яна драма белән чыкты. Бу драма тарихи иде. Ул шул ук исемдәге хикәягә нигез­ләнеп язылган һәм 1905 нче елгы рево­люция алдындагы шахта тормышын гәүдәләндерүгә багышланган иде. Бу әсәр - Шәриф Камал драмалары арасында аеруча  уңыш казанды. Ул күп кенә шәһәр­ләрнең театрларында куелды һәм хәзер дә сәхнәдән төшми тора. Ул үзенең төгәл характерлы типлар бирүе, чынбарлыкны дөрес һәм образлы итеп гәүдәләндерүе белән укучыларның игътибарын казанган әсәр.

Партиянең һәм иптәш Сталинның күрсә­түләре Совет язучыларына зур омтылыш бирде, алар югары художестволы әсәрләр тудырырга ныклы юнәлеш алдылар.

Әдәби оешмаларны я да баштан төзегәннән соң Шәриф Камал иң элек «Томан эгында» исемле драмасын язды. Шул ук вакытта ул 1930 елларда ук башланган «Матур туганда» романын дәвам иттерде.

«Томан артында» (1934 ел) татар про­летариатының үз интеллигенциясе үсүен, аның чиксез иҗатка, хиялга бай кадрларын гәүдәләндерә иде. Анын янлы теле, сюжет җыйнаклыгын. ситуацияләренең куе һәм кы­зыклы булуы тамашачыларга барып җитте һәм ул татар совет драматургиясенең уңышлы бер әсәре булып әүерелде.

Ниһаять, Шәриф ага 1937 елны, озак елларның җимеше булган «Матур тугайда» романын тәмамлады. Бу, югарыда әйткән­чә, яңа, матур тормыш тууын сурәтләгән зур эпопеянең беренче кисәге иде. Бу әсәр үзенең күләме белән дә (22 басма табак), катнашучы кешеләрнең күплеге белән дә, шулай ук гаять катлаулы тормыш, катлау­лы психологияләрне гәүдәләндерүе белән дә аерым бер урында тора. Шәриф Камал­ның үзенә хас нечкә юмор, үткен сатира кулланган теле, матур пейзажлар, типларга ятышып торган характер сыйфатлары — һәр кайсы романны матурлый торган нәрсәләр.

Хәзер инде язучы бу романның икенче кисәген язып бетерде һәм аерым-аерым өзекләрен «Совет әдәбияты» журналында бастыра башлады («Совет әдәбияты» № 8— '9. 10—11, 1939). Бу кисәктә беренчесендә күрелгән кайбер монотонность урыннар, озынга сузу кебек моментлар искә алынган һәм әсәрне якландыра торган хәрәкәтләр, көтелмәгән вакыйгалар белән баетылган.

1938 нче елда Шәриф Камал ага «Матур туганда» романының беренче кисәген сәх­нәләштерде һәм ул Казандагы татар Дәү­ләт Академия театрында куелды. Хәзер ул «Сафура» исемле яна пьеса өстендә эшли.

Югарыда саналган әсәрләр Шәриф Ка­малның Казандагы тормышы зур иҗат эшчәнлеге белән баруын күрсәтәләр. Хез­мәт ияләре массасын аның большевистик исәрләрен зур дәрт белән укый. Социалис­тик реализм нигезендә гәүдәләнгән тор­мыштан күп нәрсәгә өйрәнә һәм тәрбия­ләнә. Шуның өчен дә хезмәт ияләре мас­сасы 1931 елда аның әдәби эшчәнлегенең, 25 еллыгы тулу уңае белән зур бәйрәм уздырды. Бу уңай белән Шәриф Камал СССР ның төрле почмакларыннан тәбрик телеграммалары, котлаулар алды. 25 еллек юбилей совет укучыларының гомуми тан­танасына әйләнде. Бу нәрсә язучыны яна дәрт белән баетты, яңа эшләргә омтыл­дырды.

Хезмәт ияләренең язучыга булган мә­хәббәте 1939 елда тагын бер факт белән беркетелде. Аны Казан Шәһәр Советына депутат итеп санладылар.

Шәриф Камал иҗады интернационализм принципларына нигезләнгән, аңа милләтче­лек карашлары һәр вакытта чит булды һәм һәр вакыт ул аның белән көрәшеп килде. Шуңа күрә дә Ш. Камал әсәрләре башка милләтләр тарафыннан да яратып укылалар. Башкырт, казак, кыргыз, үзбәк, кырым татары һ. б. көнчыгыш халыклары арасында аның әсәрләре оригинал килеш тә. тәрҗемә итеп тә укылалар. «Козгыннар оясы», «Матур туганда» драмалары, «Ак­чарлаклар» повесте, күп кенә новеллалары русчага тәрҗемә ителделәр. Әле тулысынча билгеле булмаган белешмәләр дә безгә Ш.Камалның шул рәвешчә СССР халык­лары арасында яратып укылуын күрсәтә­ләр.

Шәриф Камал гаять дәрәҗәдә намуслы (скромный) кеше. Бу намуслылыкта оялчанлык та юк түгел. Ул үзе турында гына түгел, гомумән аз сөйләргә ярата. Җые­лышларда, утырышларда булсын ул бик сирәк чыгыш ясый, күбрәк күзәтә. Сөйлә­гән вакытта ашыкмый гына, акрын гына тавыш белән сөйли, сүзенең мәгънәсенә, аның логик юнәлешенә игътибар итә. Аның мондый канәгатьле табигате, үзен күрсәтер­гә теләмәве һәр җирдә бер төсле. Үз йортында да ул шундый тын, тыныч һәм күп кеше белән аралашмый гына, билгеле режимга салынган гадәт белән иҗат өстендә утыра. Яшь язучылар белән очрашкан вакытта ул режимын бозмавын сөйләде.

(Ахры)

 

 
   

 

Шәриф Камалның йөрүе ата-анасыннан адашып, юлдан язу кыяфәтендә түгел. Ул ата-апасы белән тиргәшеп, үзенә урын та­ба алмаганнан чыгын китми. Әгәр теләсә, аны бик җиңел генә һәм зур шатлык белән мулла итеп тә куя алырлар иде. Бу теләк аның ата-аналарында көчле дә була.

Шәриф Камал аңлы рәвештә, билгеле бер максат белән йөри. Ул эзләнә, күп белергә, күбрәк күрергә, югары белем алырга тырыша. Ул дин, шәригат рамка- лары эчендә генә бикләнеп калырга телә­ми. Искедән килгән гореф-гадәтләр, йола­ларны ватып-җимереп. а та-баба ларының, хыялына керә алмый торган бөеклеккә, матурлыкка омтыла.

Беренче практик адымны Шәриф Камал приказчик булып эшләүдән башлый. Ул 1900 елда шәлче Әхсан Аинеиковларга яллана һәм алар белой төрле җирләрдә
сәүдә эшендә йөри. Ул бик күп авыллар* ны; шәһәрләрне йөреп чыга. Берсе икенче­сенә капма-каршы булган сыйныф вәкиллә­ре белән очраша. Ике уртадагы тирән чо­кырны күреп, хисле уйларга бата.

Караңгы почмактагы авылда, тончыгып беткән тар мәдрәсәдә яткан бер шәкерткә читтәге тормышның гади генә күрнеше дә ныклы тәэсир итә. Яна җирләр. яца авыл­лар» яна күргән шәһәрләр Шәрифтә юыл­маслык эз калдыралар. Шулар эчендә Рига шәһәре аеруча омтылмаслык хис ту­дыра. Кыш көне яртылай кар астына күмелеп бетә торган авылдан килеп биек йортларга карау, матур архитектура төзе­лешләрен күрү, шәһәргә аерым ям биреп торучы горур һәйкәлләрне күзәтү, аны бизәкләп, хушландырып торучы гүзәл бакчаларда йөрү тирәннән тулкыниандыра һәм үзеннен кыргыйлыгыңны сиздереп пошындыра. Матурлык, пөхтәлек, кешенең күзен иркәли торган шәһәр спайлыгы беренче карашта авыл егетен югалтып җи­бәрә. Шәриф үзен бик кечкенә итеп сизә башлый. Ләкин аның фикере югарылыкка омтылырга, матурлыкны үзләштерү өчен ашкынырга куша. Ул Көнбатыш Европа белеме белән коралланырга уйлый. Универ­ситетка керергә иде. дигән кыю ун йөртә башлый.

Ләкин шәһәрнең байлыгы, аның шома матурлыгы, сөйкемле спайлыгы. бөтен дөньяның серен үз стеналарына бикләп тотадыр кебек тоелган уку йортлары, Шә­риф кебек, ярлы егетләр өчен билгелән­мәгән булалар.

Шуннан сон Шәриф Камал хезмәтне ташлап, укырга мөмкин булган җиргә ки­тәргә уйлый. Ул вакытта көнчыгыш ха­лыклары арасында Теркин иң культуралы ил булып исәпләнә. Анда укырга да, яшәргә дә мөмкин дигән карашлар йөри. Байлык, ярлылыкка карамыйча белем алып була дигән хәбәрләр сөйләнелә.

Ул үзе белән бергә эшли торган Муса исемле егетне дә кызыктыра. Алар икесе бер авылдай булганга, бср-берсенә ышаныч белән карыйлар* һәм чит илләрдә якын сердәш булалар. Муса Шәрифнең такдн- мсн кабул итә һәм 1901 елда Рига шәһә­рендә хуҗадай расчет алалар да икәүләп Одессага китәләр.

Одессадан ике яшВ егет Батумга (Ба­туми) га китәләр. Ш. Камал беренче тапкыр диңгез пароходына утыра һәм очы-кырые күренмәгән су өстендә чайкалып бару белән ләззәтләнә.

Хәзер инде чнт илгә чыгып китәргә ки­рәк. Ләкин ничек?

Аларның чит илгә чыга торган паспорт­лары юк. аны алар алырга да уйламый­лар. чөнки акчалары булмый. Шуңа күрә яшрен рәвештә китү юлы гына кала. Укырга омтылган шәкертләр контрабан­дистлар белән сөйләшергә керешәләр. Ләкин бу вакытта инде Муса курка баш­лый, ул үз фикереннән кайта. Шәриф Камал бер үзе кала һәм контрабандист­ларга алты сум түләп, көймәгә утырып төйнә белән Кара диңгез белән Ризе шә­һәрчегенә киләләр.

Ул инде — Төркпядә. Озакламыйча — Трапезуид, аннан Стамбул. Ә айда Шәрифне көтеп тора торган югары мәктәпләр. Болар һәр кайсы яшь егетне алдай ук ка­натландыралар. Ул гыйлемне көрәк белән алырдай булып ашкынып тора.

 

 

 

  1. Төркпядә

 

 

 

Солтан Төркиясе. Шәриф Камал уйла­ганча. кунакчыл булып чыкмый. Авы кө­теп торган югары мәктәпләр дә күренми­ләр. Дөрес, анда Европа белеме бирә тор­ган уку йортлары, зур-зур пансионнар була. СТәкии алар. Россиядәге кебек үк, байлар өчен билгеләнгәннәр. Анда ярлы­ларны якын җибәрмиләр.

Стамбулга аяк басу белән аның купле кайта, рухы төшә, чөнки шәкертләрнең авыз суларын корта торган Стамбул ал гына да шәкерт хиялындагы әкиятләргә ошамый. Ул үзенең реал тормышы, рәхим­сез көндәлеге белән яши һәм шул килеш Шәрифне кабул итә.

Шәрифнең югары уку йортларына кереп
укырлык акчасы да, байлыгы да булмый. Алан гына да түгел, ул тамак туйдырырга да аптырап йөри. Бары бераздан соң гына кагәзләр күчерү эше таба һәм шул эш өчен ачлы-туклы яшәрлек акча юнәйтә. Вакыт әрәм үтмәсен өчен Стамбулның иДарсльмогалпмнп» енә ирекле тыңлаучы булып лекцияләргә йөри.

«Дарсльмогалнмни» башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар хәзерли торган — укыту­чылар институты. Тик ул югары уку йорты булып исәпләнми. Гади генә, уртача гына программа белән эш итә. Бу хәл, әлбәттә, югарыга, төпле һәм зур белем алырга ашкынган Шәрифне каиәгатләи- дерми. Ул югары белем алу юлларын башка җирләрдән иснәштерсп йөри баш­лый.

Шәриф Камал үзе кебек белемгә сусаган татар яшьләрен таба. Алар Россиядә югары белем алып булмаудан гына Төр- княгә килгән шәкертләр һәм төрле очраклы җирләрдә укын йөрүчеләр икән. Шундый­ларның берсе Фәйзулла Мөхәммәт исемле шәкерт була. Билгеле, алариы да Төркпя- дәге уку канәгатләпдерми, алар да үзлә­ренең алдангаилыкларын сизәләр, яхшы уку йортларының ябык ишекләрен күреп сызланалар.

  1. Африка

Менә Мисыр (Египет). Ул үзенең мәһа­бәт пирамидалары белән, күп сулы, бай ләмле Нил елгасы белән, эссе комнары белән җәелеп ята. Нилнең уң як ярында зур, матур шәһәр бар. Бу Каһирә (Каир) шәһәре. Шәһәр аерым ачык икегә бүленеп тора. Бер өлеше Европа тибында үзенең байлыгы, ’ пөхтәлеге, купшылыгы белән балкый. Аида матур архитектуралы зур-зур сарайлар, гүзәл һәйкәлләр, үзенең үсемлек­ләре, гротлары белән кукраеп торган искиткеч бакча һәм башкалар була. Бу кисәктә күбесенчә инглизләр тора һәм һәр адымда инглиз культурасы сизелә. Бил­геле, шәһәрнең бу Европа өлешендә югары уку йортлары, пансионнар да күп күренә­ләр. Әмма Шәриф белән Фәйзулла эзләп килгән пансион шәһәрнең бу өлешендә булмый.

тыңлагач, Шәриф Камал Мисырга китәргә карар кыла. Чөнки Мисыр белән кызыкты­ручылар, андагы укуның шәплеген, бушлай укырга мөмкинлеген сөйлиләр. Бер байның пансион оештыруын һәм читтән килүчеләр­гә-шунда тулы интернат булуы белән дә кызыктыралар.

Көннәрдән бер көнне Шәриф Камал Фәйзулла Мөхәммәт белән Мисырга таба юнәлә. Фәкыйрлекләре аркасында аларга •Төркиядә шактый сәяхәт итәргә дә туры килә. Алар Стамбул белән Измир шәһәре арасын җәяүләп узалар. Төркпянец авыл­лары, халыклары белән, аларның гореф- гадәтләре белән танышалар, фәкыйр тормыш күзәтеп, бөтен ил тулган бәхетсезләрне уйлап баралар. Ләкин ярлы халыкның ку­накчыл булуы, фәкыйр студентларга ихти­рам күрсәтүләре йөрәккә күңелле тойгы урнаштыра.

Измир шәһәренә килгәч, алар пароходка утырып Африкага китәләр. Югары белем алу өмете һаман талпындыра, шул өмет көч бирә. Көньякның эссе кояшы да, фә- кыйрлек тә, ач-ялангач йөрү дә кайнар теләк белән газаплы булып сизелми.

шәһәрендә

Ярлы шәкертләр һәм читтән килүчеләр өчен чыннан да шәһәрдә пансион оешты­рылган икән. Берничә бай тарафыннан гади генә мәйданга лапас кебек итеп түбә япкан урын оештырылган. Аны «Җамнгыләзер» дип йөртәләр. Шуның уртасында көн саен фәкыйр шәкертләргә 400 грам икмәк бирә­ләр. Интернат шуннан гыйбарәт була. Шунда ук гадәти генә укыту алып баралар. /Җампгыләзер» шәһәрнең гарәпләр тор­ган өлешендә урнаша. Шәһәрнең бу ягы — Европа өлешенә аз гына да ошамый. Монда тар урамнар, моңсу биналар, караң­гылык, фәкыйрлек хөкем сөрә. Мондагы тормыш авыр бара, бер төрлелек белән үтә. Англия капиталының изүен, басуын халык үз җилкәсендә тоя, аның җәбере астында яши.

 

Шәриф Камал бу тарнхн шәһәрдән дә өметен өзә. Борынгы гасырлардан бирле горур рәвештә күккә карай торган, бөтен дөньяга мәшһүр Египет пирамидалары да моң, кайгы сирпеп торгандай күренәләр. Нил елгасы да хәсрәт чишмәседәй тоела. Каһирәнең тар урамнары ике яклап кыс­кандай була. Европа өлешендәге гүзәл­лекләр— боларның бәхетсез.чекләрен мыс­кыл иткән шикелле, үртәгән кебек ялты­рыйлар.

Күп йөри торгач, белемгә сусаган шә­кертләр «Җамнгыләзер» не эзләп табалар. Казан ягыннан килгән бер профессорның ;рдәме белән анда урнашалар. Бу профес- «ор. Шәриф белән Фәйзулла кебек, яшь вакытта Мисырга килгән, укыган һәм шун­да профессор булып калган Казан татары булып чыга. Исмен дә инде Шәнхе Гый- наят^дмп йөртәләр. Шәрифләрне очраган вакытта, ул татарчаны бөтенләй оныткан булса да якташлары белән яхшылап сөй­ләшә һәм аларның күңелләрен үстереп, бераз дәрт биреп китә.

Чыннан да Шәриф Камал бер вакыт

  1. Бәхет

Шәриф Камал туган-үскән иленә. Россия­гә 1903 иче елда кайтып жигә. Бу вакытта инде Россиядә гаҗәп бер зур вакыйга хәзерләнеп ята. Масса эчендә революцион хәрәкәт көчәя, аннары тирәнәя.

«Россиянен эшчеләр сыйг.фы патша власте на каршы революцион көрәшкә кү­тәрел.» башлый... Эшчеләрнең, һәм кресгьян- нәрнең революцион чыгышлары Россиядә революциянең өлгереп килүен һәм якын- тапгуын күрсәтәләр иде» (ВКП(б) тарихы­ның к ыскача курсы» 32—33 битләр).

Россиядәге бу хәл — чит илләрдән рнза- сызлаиып кайткан Шәриф Камалга нык кына тәэсир итә. Читтә йөрү инде аны шомарткан, җиддиләидергәи, төрле авыр­лыкларга чыдарга өйрәткән. Ул хәзер үзендә көч сизә башлый һәм югары белем алу идеалын вакытлы рәвештә бер якка куеп торып, икенче бер эшкә талпына. Россия, үзенең бик зур өметләр баглата торган хәрәкәтләре белән сөйкемле булып пошынудан туктан ныклы рәвештә укырга керешә. Гарәп газетасының редакторы Гали Йосыфның мәкаләләре белән, Йосыф Брагымның хикәя һәм новеллалары белән кызыксына башлый. Ләкин бигрәк тә аны Мөхәммәт Габдәһе (Габду) кызыксындыра- Габду шул вакытта яшәгән гарәп пуб­лицисты һәм Аңглиянсң колониаль политика- сына каршы кискен мәкаләләр, очерклар язучы журналист. Әнә шул очерклар Шәрифкә нык тәэсир итәләр. Ул аларны яратып, хисләнеп укый, шулар аша үзенең фикерен үстерә.

Шәриф Камал мондый вакытлы матбугат, әдәбият уку белән генә чикләнеп калырга теләми. Ул һаман югары белемгә омтыла. Европа университетларында бирелә торган фәннәргә таба ашкына. «Җамнгыләзер» ан­дый белемне бирми. Җитмәсә материаль як та таят авыр була. Мәктәп биргән 400 грамм күмәч белән ачлы-туклы яшәргә туры килә. Шундый шартларда елдан ар­тык укыганнан сон Шәриф Камал Россиягә кайтырга чыга.

арты инан

күренә һәм ул шул шау-шулы тормыш эченә ташлана.

Дөрес, бу вакытта Шәриф .Камалны икен­че тормыш белән дә. тыныч, рәхәт яшәү белән дә кызыктырып карыйлар. Ата-анасы. туган-тумачасы, кардәш-оруы — бөтенесе аны мулла булырга димлиләр. Янәсе, бик күп муллаларның төшенә генә керә торган Теркин, Мисыр тарбиясе күргән кешегә мулла булудан ла әйбәт эш юк!

Мондый үгетләр өйләнгәч тагы да көчәя. Ул Мисырдан кайткач. 1903 елда үз авыл- ларыннан Хәят исемле кызга өйләнә. Хәзер ул кызның ата-анасы да «тәртипле» тор. мыш оештырып җибәрергә киңәш бирәләр. Ләкин Шәриф Камал, көн-төн нотация укып, «яхшылык» теләп тукталып торган кешеләрнең фикерләренә кушылмый. Уд алардан тәмам туя, алардаи ераграк качасц килә.

Ул кул көче белән эшләп яшәргә уй. лын һәм өйләнеп ике ай торгач та, Хәяг

ханымны авылда калдырып, үз башына бәхет эзләргә кара эшче булып чыгып китә.

Болан йөрүгә Россиядәге куерган атмос- фира сәбәп була, әлбәттә. Бу вакытта инде искелектән котылырга тырышу, яңага омтылу хәрәкәте көчле генә җәелә. Ләкин Моның өстенә Шәриф Камалны хезмәт поэзиясенә тарткан, аның романтикасы белән кызыктырган икенче сәбәп тә була. Ул — Максим Горький әсәрләре. III. Камал — Горькийнең «Макар Чудра» исемле хикәя­сен бик нык тәэсирләнеп укый, шул хикәя аша язучыга мөхәббәт тота, аның тормышы белән кызыксына һәм башка әсәрләре белән дә таныша. Ш. Камал Горькийнең тормышында, аның эшендә йөрәккә якын нәрсәләр, уртаклыклар таба. Шәриф Камал аңардан бер кадәр үзен, үзенең эзләнүен күрә. Болар бөтенесе.аны хезмәткә, тор­мышка чакыралар.

М. Горький әсәрләре тормышка айнык килеш карарга, чыдам булырга һәм авыр тормыш эчендә газапланучы яхшы, гадял һәм күркәм холыклы кешеләрне күрә бе­лергә өйрәтәләр. Ш. Камал Горькийпе бөек укытучы итеп таный һәм аның тәэсиренә бирелә.

Үзендә физик көч сизгән Камал 1903 иче елда Екатеринослав (хәзерге Дннпро- петровск) губернасындагы күмер шахтала­рына килеп чыга. Башта ул бераз салаз- качы (күмер ташучы) булып эшли, аннан соң забойга төшә. Анда инде ике елдан бирле забойщик булып, эшләүче Кәлимулла белән таныша һәм аның белән бергә эшли башлый. Бу Кәлимулланы Камал соңыннан «Акчарлаклар» повестында Муса образы аша бирә.

Шахтада эшәлү гаят авыр уза. Җир астында уп-ике сагәт эшлиләр, «Козгыннар оясында» исемле хикәядә тасвир ителгәнчә ■ачар казармада, күңелсез, ямсез тормыш эчендә яшиләр. «Бу казарманың ишеген ачкач ук ни өчендер һәркем үзендә сүз белән аңлатуы мөмкин булмаган бер кү­ңелсезлек сизә иде» ди автор.

Шәриф Камал монда кешене физик һәм мораль яктан изә торган тормыш күрә. Шахтерларның рухлары төшенке, йөзләре кайгылы йөри, алар барлык матурлыклар­дан мәхрум, хәтта табигат матурлыкларын да алар күрә алмыйлар. Аларның ял көн­нәре дә күңелсез үтә. Культуралы ял, культуралы тормыш турында уйларга да ярамый. Эксп.чоатация чиктән тыш авыр. Шахтерлар тамак туйдырырлык кына акча таба алалар. Хезмәт хакы гаят түбән була. Шәриф Камал да тырышып эшләвенә һәм көчле эшче булып исәпләнүенә карамастан, бик аз хезмәт хакы ала. Авылга, Хәят ханымга да бер генә тапкыр ун сум акча җибәрү мөмкинлеге таба. Шуның өчен ул бу «Козгыннар оясы!онаи китү ягын карый һәм тугыз айлап эшләгәч, 1904 елда- икен­че җирдән «бәхет» эзләргә чыгып китә. Аның белән бергә Кәлимулла забойщик та йөри. Алар бергәләп төрле эштә була­лар. Тимер юл төзәтү, балык промыслосын- да эшләү һ. б.

һәр эштә Шәриф Камал яхшы эшли, эшчеләр арасында авторитет казана һәм балык промыслосында эшчеләр аны артель­щик итеп куялар.

«Бәхет» эзләп йөрүгә бәйләнгән вакый- галәр Ш. Камалның күп кенә новеллала­рында биреләләр. Шахтадагы тормыш «Козгыннар оясында» бөтен дәһшәтле күрнешләре белән күрсәтелгән булса, аннан соңгы йөрүләре «Бәхет эзләгәндә», «Әвәл- әвәл заманда», «Чит илдә», «Ата», «Ак­чарлаклар» кебек әсәрләрендә тасвирлан­ган.

Ләкин таза булуга карамастан, үзеңә ышаныч баглап тырышып эшәлүгә карамас­тан «бәхет» табылмый. Зур өмет баглаткан. тәмле хыялларга чумдырган балык про­мыслосында да рәт чыкмый. Юллык кына акча табыла. Шулай да эшчеләр өмет өзмиләр. Шәриф Камал бу өметне «Чит илдә» исемле новелласында бик матур күрсәтә, үзләренең тимер юл төзәтү ту­рында болай яза:

«Көз иде. Эштән разый түгел идек: хак очсыз, акча арттырып булмый. Шулай да татарлар, өчәвебез дә бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек...

Эшлибез! Өмет эшләтә... Шатланып эш­либез. Гүя җәй башын акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә
искиткеч шәп вә күңелле була. Хәтта инде ул вакыт бер дә җитешмәгән җир булмый» бар сәгадәт безне каршы алырга гына көтә...»

,Шул рәвешчә төрле җирдә, төрле харак­тердагы кешеләр белән эшләп йөрү Ш. Камалны күп нәрсәгә өйрәтә. Ул Россиянен рәхимсез каты чынбарлыгы белән күзгә күз очраша. Бу инде үзе зур мәктәп булып әурелә.

1905 иче ел революциясе килеп җитә. Аңа чаклы да хезмәт ияләренә кайнар мәхәббәт баглаган Ш. Камал хәзер үзен хезмәт ияләреннән бөтенләй аергысыз пге»1 хисаплый. Үзен ул шул -ипчеләргә бәйлән­гән итеп күрә, аларныц такдирен уртак­лаша. .Шул хезмәт халкына файдалырак булу өчен ул русча уку кирәклеген сизә һәм якадан рус мәктәпләренә кереп уку. югары белем алу фикере алга килен баса.

 

 

 

  1. Петербург

 

 

 

1905 иче елның башында Ш. Камал бик азга гына авылга кайтып тора. Нак шул вакытта Петербург эшчеләренең восстание­ләре турында хәбәр килә. «Канлы Якшәм­бе» вакыйгаләре кызу гына сөйләнә баш­лый. Тимер юл эшләми тора. Пешлә авылы янындагы Рузаевка станциясендә көн саен тимер юл эшчеләренең митинглары узды­рыла. Шәриф Камал шул .митингларга бара, ялкынлы сүзлер ншетә һәм революция­мен җәелеп китүе белән канатланып, шатланып йөри. Бу вакыйгалар аның эзлә­нергә яратучан йөрәген ярсыталар, ул авылда гына' калырга теләми. тормыш куерган җиргә ашкына. Озакламый ул Петербургта килә һәм укытучылык эшенә керешә. Шул ук вакытта ул университет­ка керү өчен хәзерлек алып бара. 1905*иче ел революциясендә яулап алынган кайблр иркенлекләрдән файдаланып югары белем алу турында уйлый. Ул рус телен өйрәнә, •әдәбиятын укый, торле фәннәрдән әзерләнә. Хәзерлек бушка китми. Бер-ике елдан гимназиянең дүртенче классына имтиха! бирә, ләкин университетка керә алмый, чөнки реакция еллары башлана, каты кы­сынкылыклар яңадан кайталар, яңадан кара көннәр хөкем сөрә.

1905 inc ел революцнясенен канлы ва­кыйгаләре, еллар буе күреп йөргән авыр тормыш, хезмәт ияләренең җәберләнүләр»:, газап чигүләре Ш. Камалның фикрен фор малаштыралар һәм аныи кулына каләм тоттыралар. Шәриф Камал ирекне яклап, изелү, җәберләнүләргә каршы әсәрләр я п башлый.

Бу вакытта инде Шәриф Камалның бнк күп җирләрдә булуын, чит илләр күрүен, төрле халыклар белән очрашуын хәтергә төшерик. Билгеле, болар аның тойгыларын куерталар^ хисләрен төрләндерә чор. Ут үзенең җыелган хисләрне, йөрәкне тырнап торган тойгыларны бушатырга тырыша.

Аның берен ie әсәрләре «Нур» типогра­фиясендә гарәпчә хСәда> исме белән (ре­волюцион аваз мәгнәсендә алына) 1906 елда китап булып басылалар. Шул vk с.тдз Камалның тагын берничә шигыре басылып чыга. Алар < Нур», «Казан мәхбвре», газе­таларында. -Шура» журналында басылалар. Ул әсәрләрнең өйрәнчек төстә язылуларын һәм әдәби кыйммәтләре булмавын әйтергә кирәк. Ләкин бер әһәмиятле як бар: ут Шәриф Камалның революцион рухта булу­лыгы. Шигырьләр моны ачык аңлаталар.

Реакция көчәйгән елларда Ш. Камал каләмен чын-чыинаи эшкә җигә башлый. Революциягә каршы монархия һәм бур­жуазиянең ныклы һөҗүме башланган чорда, реакнияпең төрмәләре, каторгалары, дарлары коточкыч дәрәҗәдә хөкем сөргән вакытта, үзләрен социалист дип йөргән вак буржуа язучыларыныц тәүбәгә килеп, мораль яктан череп-таралу дәверләредә Ш. Камал җәберләнгән, изелгән эшчеләрне күрә, алариы яклый һәм хезмәт ияләренең кешелекле тойгыларын, күркәм холыкла­рын, соклангыч хисләрен гәүдәләндереп чыга. Бу исә интеллигенциянең череп та­ралу һәм төшенкелеккә котылгысы < рә­вештә тәгәрәгән көннәрендә саф аваз булып яңгырый, аның һавасына айнык караш кертә.

Ш. Камал 1905—1910 еллар арасында

 

 

 

аеруча күп эшли. Укытучылык өстен;» үз- типографиясендә (Петербург) корректор легеннәи уку эше алып бара, «Нур» һәм мөдир ярдәмчесе булып эшли.

  1. Оренбург

 

 

 

Шәриф Камал 1907 елдан алып 1910 елга чаклы үз авылларында яши. балалар укыта. Ләкин реакциянең авыр канаты монда да килеп җитә. Анда да ул ирек сөюче ке­шеләрне изеп, басып тора. Прогрессив карашта йөргән кешеләр төрле яклап кы­сылуны сизәләр, саф һава бетүен тоялар.

Нпһаят Шәриф Камал Төркстаи ягына барырга, анда укытучы яки кара эшче бу­лырга ниятли.

Юлда Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһә­ренә туктый. «Шура» журналы редакция­сенә кереп үзенең хикәяләрен такднм итә. Бу вакытта инде аның «Шура» да «Уяну» исемле беренче новелласы басылып чыккан була.

Либераль буржуаз журналисты һәм язучысы. Фатыйх Кәрпми Шәриф Камалны яхшы кабул итә. Камал адресе буенча мактаулы сүзләр әйтә, каләменең шома, өметле булуы турында сөйли. Ничек тә Камалны үзләрендә калдырырга һәм эшкә кушарга тырыша.

Әдәбият белән кызыксынган, язучы бу­лырга ниятләгән һәм әллә кайларга барып эш эзләп йөргән Шәриф Камал Фатыйх Кәрим такдпменә каршы килми. Ул Орен- бургда кала һәм «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы редакцияләренең берләшкән кон­торасына счетовод булып яллана.

Шул вакыттан алып Шәриф Камалның эше, тормышы Оренбург белән бәйләнә. Октябрь революциясенә чаклы ул башта счетовод, аннан соң «Вакыт» газетасына корректор, ахырдан газетаның язышучы­сы— сотрудниге булып эшли.

Эшләү шартлары авыр. Үпдүрт сагәт конторада гына утыра. Ш. Камалның -1060 сумнар хезмәт хакы шушы семьяне тәрбияләргә җитми. Начар тормышны ях­шыртырга. землянканы яхшырак квартирага алмаштырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә ул ундүрт сагәт эшләп кайтканнан соң да ял итмичә, язу эшенә тотына.

Шушы еллар эчендә ул утызлап новел­ла — хикәя, бер зур повесть һәм комедия тудыра. Болар һәр кайсы Шәриф Камалның эшчәнлеген күрсәтү белән бергә, капита­листик тормышка тирән нәфрәт саклаганын ачык әйтәләр. Шәриф Камал үз әсәрләрен­дә хезмәт ияләрен яклап, аларның кеше­лекле хисләрен, нечкә табигатләрен, күр­кәм холыклы булуларын гәүдәләндерә. Бик күп яхшы кешеләрнең капиталистик тормышта газапланып йөрүгә, бәхетсезлек- кә төшүгә, мораль һәм физик яктан за- гыйфләнүгә хөкем ителүләрен тасвир итә.

Ул әсәрләрен тормыштан, чынбарлыктан алып яза. Күбесе автобиографик төстә бирелә. Шул вакыт өчен характерлы ва- кыйгаләриең бөтенесен кыска-кыска гына новеллада җинак формада, куе образлар аша суратлый.

Аныц новеллалары татар буржуасына оша­мыйлар. Буржуа язучылары, тәнкыйтчеләре аны телгә алмаска, уңышлыгын күрмәскә тырышалар. Фатыйх Кәрнмп исә һәрбер новелла басылганда, икенчесен «яхшырак тормыштан» язу турында киңәш бирәч

1913 иче елда «Хикәяләр төркеме» бас­тырырга хәзерләнгәндә «Вакыт» газетасы­ның нашире, алтынчы миллионер эре буржуа шагыйре Дәрдмәнд (Закир Рәмиен) Шәриф Камалны үз янына чакырып ала. Ул «Депутат», Сәмруг кош». «Җимерел­гән звонок» кебек ачы сатира белән языл­ган. «Югары общество» ның эчке тормы­шын, мораль яктан түбәнлекләрен күрсәтә торган әсәрләрне җыентыктан төшереп калдырырга куша. Шәриф Камал риза булмый.

— Алар бит тормышта бар, мин чын вакыйгаләрпе алдым, ди. «Депутат» ның милләтче алпавыт Байбуров булуын, «Җи­мерелгән звонок»та Уфа мирзалары тор­мышы бирелүен әйтә. Дәрдмәнд моны үзе дә белә, шуңа күрә дә аның «могтабәр» кешеләрне начар кыяфәттә күрсәтәсе килми. Шуннан соң ул язучыга икенче төрле киңәш биреп карый. Ул чын сәп-
гатнец— «матур тормышта» гына булуын сейли:

Син бу каләмен, белән бнк матур әсәрләр тудыра алыр идең, түбән, бозык кешеләрне, ямсез тормышны тасвир итеп сәнгатне түбәнәйтергә генә мөмкин, дигән кебек сүзләре белән Шәриф Камалны эш­челәр тематикасыннан читләштерергә, ясал­ма ялтыравыклы, ялган буяулы буржуа тормышының моралй яктан череп беткән кешеләрен яхшы буяуда гәүдәләндерергә чакыра. Билгеле, Шәрпф Камал аның үгетләренә бирелми. Үз юлыннан бара һәм «Депутат», «Җимерелгән звонок» кебек әсәрләрен дә җыентыктан төшертми. Җыентык 1914 нче елда басылып чыга.

1914 нче елда, империалистик сугыш башланган вакытта Шәриф Камал «Акчар­лаклар» повестын бирә. Бу әсәр буржуа­зиягә шулай ук ошамый. Чөнки ул авыр эксплоатацияне сүрәтли, хезмәт ияләренең авыр, газаплы тормышларын якландыра һәм шуның белән аларның хисләрен бай­ларга каршы туплый.

Дөрес. Шәрпф Камал революциягә чаклы тормышның авыр күрнешләреннән тиешле нәтиҗә чыгара алмый. Ул революцион көрәш байрагы астында берләшергә кирәк­лекне әле белми. Капиталистик җәмгыятне җимерү нәтиҗәсендә генә азатлыкка чы­гарга, бәхеткә ирешергә мөмкинлеген ул соңыннан гына аңлый. Шуның өчен аның бу чордагы әсәрләре революцион көрәшкә ачыктан-ачык чакырмыйлар. Сыйнфи көрәш турында сөйләмиләр, сыйнфи каршылыклар­ны куертмыйлар.

Ләкин алар, үзләренең чынбарлыкны объектив гәүдәләндерүләре белән хезмәт ияләренең күзен ачарга ярдәм итәләр. Алар тормыш дәреслеген күрәләр, яхшы яманны тапыйлар.

Шәриф Камалның новеллалары хезмәт ияләре тарафыннан яратып укылалар. «Ак­чарлаклар» исә тагын да зуррак уңыш казана.

Язучы татар буржуазиясенең кайнаган үзәгендә Оренбург шәһәрендә яши. Ул аларны көн саен күрә, көн саен байларның характерларын. барлык махинацияләрен өйрәнеп йөри. Болар Шәриф Камал калә­менә бай гына материал бирәләр. Шундый күзәтүчәнлек аркасында «Депутат», «Сәм­руг кош», «Җимерелгән звонок», «Хаҗи әфәнде өйләнә» языла. Бу әсәрләрнең һәр кайсы шәһәрдә зур шау-шу тудыра, буржуа җәмгыяте, койрыгын корт чаккан мәче кебек, нишләргә белми йори. Алар мондый «әдәпсез» язучыны «могтабәр», олы кеше­ләрдән көлгән өчен гафу итә алмыйлар.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе языл­гач, 1915 елда Оренбургның зур гына миллионеры Абдулхалпк Уразасв әсәрне сәхнәгә куйдырмас өчен бөтен көчен салып карый. Ләкин аның якыннары, тагын да зуррак көлкегә калу белән куркытып, миллионерны тынычландыралар.

Әсәр сәхнәгә куела һәм зур уңыш казана. Бу инде «югары» тормыштан әсәрләр язар­га чакырган Дәрдмәндкә дә яхшы һәм тапкыр җавап булып тора. Әсәр аларга карап:

»Мә, карагыз, менә ул сезнең могтабәр кешеләрегез, менә аларның югарылыгы!» — дигән кебек яңгырый.

Шуны әйтергә кирәк, революциягә чаклы Шәриф Камал һичбер партиягә катнашмын, ул партиясез бер интеллигент буларак, прогрессив карашларны яклап, кешелекне алга илтә торган, аны культурага өнди торган фикерләрне уртаклаша, гуманистик карашта тора.

Менә шуның, өчен дә аны беренче им­периалистик сугыш еллары аптырау хәленә калдыралар. Ул тирә ягын, чынбарлыктагы катлаулы вакыйга лорие аңлап бетерә алма­ган төсле тора, Бу елларда аның каләме дә кискен рәвештә икенч^е жанрларга күчә. Ул тормышны тирәннәпрәк белү һәм аны киңрәк аңлауга йөз тота: Әдәби алымнарын да шул карашка ятышлы итеп көйли. Тик чынбарлыкның чәбәлчекле күрнешлорен тулысымча аңлап бетер» алмый. Ярдәмгә революция килә.

 

  1. Революциядән соц

 

 

 

Революциягә чаклы Камал күп йөри, күп нәрсә күрә һәм күп нәрсәгә өйрәнә. Шул җөмләдән ул дус белән дошманны да танырга өйрәнә. Еллар буе үгетләүләргә карамастан буржуага сатылмый, эшчеләр­дән, хезмәт ияләреннән рухы белән дә, әсәрләре белән дә аерылмый. Ул чын магнәсендә хезмәт ияләренең «рух инже­неры» булып әүрелә. Революция килеп җиткәч виде дошманга каршы көрәшүен тагын да активлаштырып җибәрә. Февраль революциясе вактында ук эшчеләр ягында кала һәм Дәрдмәндләргә, Фатыйх Кәрнми- ләргә каршы көрәш алып бара. Ул типо­графия эшчеләре белән берләшеп көрәшә.

Бөек Октябрь Социалистик революция моңа чаклы хәл итүе авыр булган бик күп нәрсәне хәл итә. Еллар буе өмет итеп, көрәшеп, әллә кайлардан эзләп йөргән бәхет, ирек, шәхес азатлыгы һ. б. социа­листик революция белән бергә киләләр. «Бәхет» эзләп ил гизүнең, билгесез караң­гылыкка чумуның да кирәге калмый. Мондый бөек социал үзгәрешләр бер Камалны гына тулкынландырмыйлар. Мил­лионнар иркен сулыш алалар. Миллионнар яктылыкка чыгалар.

Бөек Октябрь Социалистик революциядән соң Шәриф Камалга әледән—әле шәһәр алмаштырып йөрергә, «бәхет» эзләп китәргә туры килми. Ул 1925 нче елга чаклы шул ук Оренбургда кала, аннан соң Казанга күчә. Хәзерге вакытта да Казанда яши. Читкә китеп йөргәндә дә үзенең хисләрен баету, тормыш белән танышу, ил күрү ечен генә йөри. Мәсәлән, ул 1929 нчы елны башка татар язучылары белән бергә Әзәрбэйҗан, Грузия, Кырым, Украиналарга экскурсия ясады, 1935 нче елны Татарстан промышленносте ударниклары белән бергә Ак диңгез Балтыйк каналында экс­курсиядә булды. Кырым, Кавказлардан әйләнеп кайтты, авылларга чыкты.

Шәриф Камалның байтак гомре Орен­бург шәһәрендә уза. Бу шәһәргә аның күп кенә истәлекләре бәйләнгән, беренче тап­кыр әдәби уңышы һәм каләм эшчәнлеге «унда башланган, революцион көрәшкә катнашып китүе дә шунда була. Аның әсәрләрендә дә Оренбург еш очрый. Монда аерым новеллаларга тукталмастан, зуррак әсәрләрне искә алу урынсыз булмас.

«Таң атканда» романы Оренбургның по­литик характеристикасын күрсәтүдән баш­лана.

«Матур туганда» романында да шул ук Урал елгасы, шул ук шәһәр, Сакмар буйлары тасвирланалар. Бу яклар Камал­ның мәхәббәтен үзләренә тартканнар. Шә­риф Камал аларның табигатен, су буйларын, тын һавасын, балык тоту күрмешләрен бик яратып тасвирлый, тәм белән бирә. Мондый тасвирлар тышкы күрнешкә генә кайтып калмыйлар, әлбәттә. Шундагы та- бигат, матурлык органик рәвештә социал вакыйгаләргә бәйләнәләр. «Таң атканда» романы тулысымча Ореибургдагы револю­цион вакыйгаләргә багышланган һәм андагы тормышны гәүдәләндергән. «Матур туган­да» романы да Оренбург күрмешләрен, эшчеләрен, партия работникларын, Сакмар буендагы крестьяннәрнең яңа тормыш кору­ларын сурәтли. Билгеле бу әсәрләрдән шулай ук Шәриф Камалның биографик кылларын табу да авыр түгел. «Таң аткайдагы» Мохтар язучының февраль октәбрь көн­нәрендәге карашын һәм омтылышларын гәүдәләндерсә, «Матур туганда» романын­да Әхмәт образы язучының үз биография элементларыннан сызылган, Шәриф Камал­ның үзендә булган ягымлылык, гадилек, салкын канлылык, скромность Әхмәт обра­зында бирелгән.

Шәриф Камалның февраль революциясен­нән үк эшчеләргә кушылып, алар белән бергә хәрәкәт итүен әйткән идек инде. Февральдән алып Октябрьгә чаклы ул үзе­нең политик карашын тирәнәйтә, рево­люцион рухын ныклы платформага нигезли, большевиклата. Шуның өчен дә Октябрь революциясе булу белән ул большевиклар­га идея хезмәтенә күчә. 1918 нче елдан «Эшчеләр дөньясы» исемле большевиклар газетасында эшли башлый.

1918 елның җәендә Дутов бандасы Орен-

 

ospuiw ала. Большевиклар подпольега кү- чикләр. Шәриф Камал да. гәрчә формаль рәвештә большевиклар партиясендә торма- са да аларга теләктәшлек күрсәтүче һәм лларның газеталарында бирелеп эшләүче буларак, яшренә. Дутов бандасын Орен­бург да и куып чыгарганчы яшеренеп йөри. Ду тонны ике айдан куалар. Аннан сон. вакытлы рәвештә тукталып торган «Эшче­ләр дөньясы* газетасы тагы чыга башлый. 111. Камал да яңадан эшкә тогына.

Бу газетада эшләү аңа большевикларның тоткан юлын, программасын аңлауга ярдәм нтә Ул үзен партиядә эшләү өчен хәзерли. 1919 нчы елдан коммунистлар партиясенә керл. Бу вакытта инде ул Төркестан фрон-' тынын беренче армиясенең полнтодел газе­тасы «Кызыл йолдыз* да эшли.

Шәриф Камалның журналистлык эше нык­лы бер эзгә керә. Ул бу өлкәдә зур гына ж ч.зплы эшләр башкара. «Юксыл*. «Юл». •«Сабан* газеталарының җаваплы эшчесе— редколлегия члены, редактор булып эшли ләм бу аның бөтен игтнбарын үзенә ала.

Язучы журналистика белән кызыксына, ул аңа байтак гомрен багышлый. Советлар властынын көннән-көн яңа уңышлар, яңа казанышлар яулап алуы, хезмәт ияләренең көннән-көн активлаша барулары аны шат­ландыралар. Ул һәрбер яңа хәбәр, яңа вакыйгәнен социал әһәмияте турында уйлый һәм халыктагы бөек үзгәрешләрне аңлый.

Шәриф Камалның журналистика өлкә­сендәге хезмәте әле әдәбият белгечләре тарафыннан тикшерелмәгән, бу кызыклы өлкә искә алынырга тиеш, әлбәттә. Шушы елларда язучы совет чынбарлыгын бөтен нечкәлеге белән өйрәнә ала һәм бөек эш­ләрне. бөек үзгәрешләрне художество полотнасында яктырту исәбе белән мате­риаллар җыя башлый. Ул —бөек Октябрь Социалистик революциядән соңгы искиткеч бөек вакынгаләрпе зур әсәрләрдә якланды­ру кирәклеген планлаштыра башлый.

Гражданнар сугышы басылу белән Орен­бург тирәсендә авыл хуҗалыгы коммуна­лары калкып чыгалар. Гасырлар буе изе­леп. кимсетелеп, кулаклар тарафыннан кы­сылып килгән крестьяннар Совет хөкүмәте биргән ирек, җир 11әм хокуктан файдала­нып авылны яңа баштан төзү*эшенә кере­шәләр. Бу эшнең энтузиастлары, чиксез бирелгән геройлары була. Алар турында газетага матур-матур хәбәрләр килә. Шә­риф Камал нҗад эшенә талпынып, комму­нарларның тормышын, кешеләрнең харак­терларын өйрәнергә керешә.

1925 иче елны Ш. Камал эшли торган «Сабан» газетасы чыгудан туктый. Ш.Кз- малны Татарстан ВКП(б) Өлкә Комитеты карамагына җибәрәләр һәмул Казанга кү­чен килә.

 

  1. Казанда

 

Казай 1925 иче елда инде Совет бай­рагы астында чәчәк атып килә торган шә­һәрләрмен берсе. Элекке промышленность’ предприятиеләре аякка басу өстенә, алар тагы ла киңәюгә таба баралар. Пролета­риатның материал көнкүреше шактый ях­шырган һ м эшләп чыгаруы да арткан. Совет яшьләре өчен яңа мәктәпләр, про­фессия. техника уку йортлары ачылган Бөек Октябрь белән тулы иркенлек алган милли культура. социалистик эчтәлек бел hi үсеп бара. Шактый гына күп санда •ишь язучылар калкып чыкканнар. Газета- журиәлларда әдәби мәсьәләләр тикшерелә, докладлар, дискуссияләр. кичәләр, спекта­кльләр уздырыла.

Шуның белән бер рәттән буржуа мил­ләтчеләре дә тик ятмыйлар. Астыртып рә­вештә үзләренең мәкерле эшәлрен алып баралар. Алар Советлар Союзының хуҗалык төзелеше юнәлешен.), культура үсешеңә каршы төрле юллар белән көрәшәләр.

Шәриф Камал Казанга килгәндә, Татар­стан үзәге шул хәлдә була. Тыныч кына, эндәшми генә күзәтеп утырырга яратучан Шәриф Камал озак та үтмичә Казандагы тормышны аңлап ала, андагы кешеләрне тапый башлый. «Кызыл Татарстан» газета­сының партия бүлеге мөдире итен билге- ләнә.

Халык дошманнары. Шәриф Камалны фәкат пак буржуа язучысы итеп кенә күр.

 

сәтергэ тырыштылар, революциядән соңгы әсәрләренең, иҗтимагый әһәмияте «булма­вына» укучылар массасын ышандырмаучы булдылар. «Тан атканда» романына карап, революция хәрәкәтен тар рамкада алуда, азапландылар. Алар тышкы күриешләр белән эш итеп, әсәрнең эчке динамикасын, провинция шәһәреннән чыкмаудә гаепләргә хисләргә бай образларын аңларга теләмә­деләр. Мондый кимсетүләр халык дошман­нары фаш ителгәнче дәвам итә. 1934 елда, СССР Совет Язучыларыныц Беренче Бөтен­союз съездына делегатлар җибәргәндә лә Ш. Камалны күрми калалар. Ул вакытта татар әдәбияты җитәкчелеге соныннан фаш ителгән буржуа милләтчеләре кулында бу­ла. Алар съездда <үз кеше»ләрен язучы булмаса да тавыш бирү хокукы белән .мандат тоттырып җибәрәләр. Ә Ш. Камал «Кунак» төсендә генә китә, ягни әдәбият хәрәкәтендә аның политик юнәлешен бил­геләүдә тавыш бирүдән читләштереп җибә­релә. Шул рәвешчә Татарстаннан съездга баручылар арасында чын совет язучылары берәм-сәрәм генә була, ә язучы булмаган­нар, хезмәт урыннарына карап кына ман­дат алучылар— дистәгә җыела. Бу вакый­га шулай ук халык дошманнарының Шәриф Камалга булган карашларын ачык билгели­ләр.

Казанга килгәч Шәриф Камал әдәби эш- чәйлеген активлаштырып җибәрде. Җа­ваплы эштә булуына карамастан, язу эшен алып барырга вакыт тапты һәм Оренбург дан җыелып килгән бай материал һәм кат­лаулы тәэсирләрне системага салырга то­тынды. Улиц элек бөек Социалистик рево­люцияне гәүдәләндерергә уйлады һәм «Тан атканда» романына кереште. Шул эш белән бергә үк зур эпопея өчен дә материаллар туплауны дәвам иттерде. Монсы инде авыл хуҗалыгының яна баштан корылуын, яна геройлар, яңа кешеләр тууын, яңа хисләр, яңа тойгылар куеруын, кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләрнең урнашып китүен гәү­дәләндерүне максат итен куя иде. Язучы.

• газетада эшләгән пактында, шушы ике зур әсәрнең идеяләренә ятышлы тормыш факт­ларын очрата бара һәм аларны ныклап өйрәнеп килә.

1926 нчы елда ул «Таң атканда» рома­нының беренче кисәген язып бетерде һәм ул әсәр 1927 нче елда басылып та чыкты. Бу татар совет әдәбиятында Октябрь революциясеннән соң язылган беренче ро­ман иде әле. Ләкин ул әсәр әдәби тәнкыйт тарафыннан капма-каршылыклы бәя бирелү­гә очрады. Бер як әсәрне уңышлы тапты, икенче як. киресенчә, әсәрнең уңышсыз бу­луын сөйләде.

Шәриф Камал «Кызыл Татарстан» ре­дакциясендә икс еллап эшли, аннан соң 1927 елда аны яңа гына оештырылган Татар Мәдәнияте Йортының гыйл.ми секретаре итеп билгелиләр. Анда бераз эшләгәннән соң ул Главлитга хезмәт итә һәм соңыннан 193335 елларда Татар Дәүләт Академия театрына беркетелә. Ан­да күбесенчә партия эше алып барырга туры килә.

Язучының бу җаваплы эшләрдәге хез­мәте актив рәвештә язу белән бергә бара. «Таң атканда» романыннан соң ул драма әсәрләре язарга керешә, һәм тормышның соравына җавап бирерлек, оператив әсәр­ләр тудыра башлый.

1928 елда ул «Ут» нсемле дүрт пәрдә­лек драма бирде. Бу драма Шахтинский- вакынгаләрс тәэсире буенча язылып. Со- г.стиын белгечләрен булдыру мәсьәләсен куя иде. Шуның өстенә әсәр совет семья- се төзелеше лроблемзсын да күрсәтте һәм аны дөрес нигездә чиште. IIр белән хатын арасындагы идея берлеген куйды.

1930 елла «Козгыннар оясында» нсемле яна драма белән чыкты. Бу драма тарихи иде. Ул шул ук исемдәге хикәягә нигез­ләнеп язылган һәм 1905 нче елгы рево­люция алдындагы шахта тормышын гәүдә­ләндерүгә багышланган иде. Бу әсәр - Шәриф Камал драмалары арасында аеруча ■\ р уңышка казанды. Ул күп кенә шәһәр­ләрнең театрларында куелды һәм хәзер дә сәхнәдән төшми тора. Ул үзенең төгәл ха­рактерлы типлар бирүе, чынбарлыкны дөрес һәм образлы итеп гәүдәләндерүе белән укучыларның нгтнбарын казанган әсәр.

Партиянең һәм иптәш Сталинның күрсә­түләре Совет язучыларына зур омтылыш

 

бирде, алар югары художестволы әсәрләр тудырырга ныклы юнәлеш алдылар.

Әдәби .оешмаларны я да баштан төзегән- ион сон Шәриф Камал нң элек «Томан -эгында> исемле драмасын язды. Шул ук вакытта ул 1930 елларда ук башланган -Матур туганда» романын дәвам иттерде.

«Томан артында» (1934 ел) татар про­летариатының үз интеллигенциясе үсүен, аның чиксез иҗатка, хиялга бай кадрларын гәүдәләндерә иде. Анын янлы теле, сюжет җыйнаклыгын. ситуацияләренең куе һәм кы­зыклы булуы тамашачыларга барып җитте һәм ул татар совет драматургиясенең уңышлы бер әсәре булып әүерелде.

Ниһаяг, Шәриф ага 1937 елны, озак ел­ларның җпмеше булган «Матур тугайда» романын тәмамлады. Бу, югарыда әйткән­чә. яңа, матур тормыш тууын сурәтләгән зур эпопеянең беренче кисәге иде. Бу әсәр үзенең күләме белән дә (22 басма табак), катнашучы кешеләрнең күплеге белән дә, шулай ук гаят катлаулы тормыш, катлау­лы психологияләрне гәүдәләндерүе белән дә аерым бер урында тора. Шәриф Камал­ның үзенә хас нечкә юмор, үткен сатира кулланган теле, матур пейзажлар, типларга ятышып торган характер сыйфатлары — һәр кайсы романны матурлый торган нәрсәләр.

Хәзер инде язучы бу романның икенче кисәген язып бетерде һәм аерым-аерым өзекләрен «Совет әдәбияты» журналында бастыра башлады («Совет әдәбияты» 8'9. 1011, 1939). Бу кисәктә беренчесендә күрелгән кайбер монотонность урыннар, озынга сузу кебек моментлар искә алынган һәм әсәрне якландыра торган хәрәкәтләр, көтелмәгән вакыйгаләр белән баетылган.

1938 иче елда Шәриф Камал ага «Матур туганда» романының беренче кисәген сәх­нәләштерде һәм ул Казандагы татар Дәү­ләт Академия театрында куелды. Хәзер ул «Сафура» исемле яна пьеса өстендә эшли.

Югарыда саналган әсәрләр Шәриф Ка­малның Казандагы тормышы зур иҗат эшчәплеге белән баруын күрсәтәләр. Хез­мәт ияләре массасын аның большевистик исәрләрен зур дәрт белән укый. Социалис­тик реализм нигезендә гәүдәләнгән тор­мыштан күп нәрсәгә өйрәнә һәм тәрбия­ләнә. Шуның өчен дә хезмәт ияләре мас­сасы 1931 елда аның әдәби эшчәнлегенен. 25 еллыгы тулу уңае белән зур бәйрәм уздырды. Бу уңай белән Шәриф Камал СССР пың төрле почмакларыннан тәбрик телеграммалары, котлаулар алды. 25 еллек юбилей совет укучыларының гомуми тан­танасына әйләнде. Бу нәрсә язучыны яна дәрт белән баетты, яңа эшләргә омтыл­ды рд ы.

Хезмәт ияләренең язучыга булган мә­хәббәте 1939 елда тагын бер факт белән беркетелде. Аны Казан Шәһәр Советына депутат итеп санладылар.

Шәриф Камал пҗады интернационализм принципларына нигезләнгән, аңа милләтче­лек карашлары һәр вакытта чит булды һәм һәр вакыт ул аның белән көрәшеп килде. Шуңа күрә дә Ш. Камал әсәрләре башка милләтләр тарафыннан да яратып укылалар. Башкырт, казак, кыргыз, үзбәк, кырым татары һ. б. көнчыгыш халыклары арасында аның әсәрләре оригинал килеш тә. тәрҗемә итеп тә укылалар. «Козгыннар оясы», «Матур туганда» драмалары, «Ак­чарлаклар» повесты, күп кенә новеллалары русчага тәрҗемә ителделәр. Әле тулысын- ча билгеле булмаган белешмәләр дә безгә Ш.Камалның шул рәвешчә СССР халык­лары арасында яратып укылуын күрсәтә­ләр.

Шәриф Камал гаят дәрәҗәдә намуслы (скромный) кеше. Бу намуслылыкта оял- чаилык та юк түгел. Ул үзе турында гына түгел, гомумән аз сөйләргә ярата. Җые­лышларда, утырышларда булсын ул бик сирәк чыгыш ясый, күбрәк күзәтә. Сөйлә­гән вакытта ашыкмый гына, акрын гына тавыш белән сөйли, сүзенең магнәсенә. аның логик юнәлешенә игтибар итә. Аның мондый капәгәтле табигате, үзен күрсәтер­гә теләмәве һәр җирдә бер төсле. Үз йортында да ул шундый тын, тыныч һәм күп кеше белән аралашмый гына, билгеле режимга салынган гадәт белән иҗат өстендә утыра. Яшь язучылар белән оч­рашкан вакытта ул режимын бозмавын сөйләде. Көн саен билгеле вакытта язу эше белән шөгылләнүсн, билгеле вакытта

(Ахры <16 11'114 Лштх)