ШӘРИФ КАМАЛНЫҢ ИҖТИМАГЫЙ- ПУБЛИЦИСТИК МӘКАЛӘЛӘРЕ ҺӘМ ФЕЛЬЕТОННАРЫ ’
Шәриф Камалның иҗтимагый-культура эшчәнлеге аның оригинал хикәяләре басылып чыгудан элегрәк, 1905 ел революциясе көннәрендә үк, матбугат битләрендә күренә башлый. Художник буларак чынбарлыктагы социаль авырлыкларга, бигрәк тә хезмәт ияләренең авыр тормышларына дулкынланып каравы, материал туплавы аның 1903-1905 еллар арасында, күмер шахталарында, балык промыслоларында йөргән вакытларында ук башлана. Аның 1910 елны аерым китап булып басылып чыккан «Козгыннар оясында» хикәясе һәм 1914 елны язылып тәмам булган «Акчарлаклар» повесте әнә шул еллардан башлап тормышны өйрәнүе-күзәтүенең нәтиҗәсе буларак мәйданга килгәннәр. 1905 елдан башлап Ш. Камал Петербургда
Татар телендә газета чыга башлау факты халык интересы белән янучыларның да игътибарын үзенә тарта, алар аны киң массага аң-белем нуры чәчүче итеп күрергә тырышалар. Халыкка хезмәт итү теләге белән чын купленной янган һәм ул вакытларда Петербургда булган Шәриф Камал да бу газетага якынрак торырга омтыла, ул, уңае туры килеп, аның типографиясендә корректор һәм мөдир ярдәмчесе булып эшли башлый. Ул газетаның беренче номерында иҗтимагый-публицистик мәкаләсен
Дөрес тәнкыйтьне эченә алган бу мәкалә әлбәттә, беренче нәүбәттә буржуа интересын яклаучы газета нәширы һәм редакторы Баязитовка ошамый; газетаның беренче номерында мәкаләнең дәвамы киләчәк номерларда булачак диелсә дә, ул шунда өзелә, артык күренми, туктатыла. Мәкалә, шул язылган өлешендә дә халык мәгарифе өчен матур сүзләр генә җитмәвен, практик эш кирәклеген куя, сүздән эшкә күчерә инде, дигән тезис белән чыга.
1905 ел, 17 октябрь манифесты бер елешчә хезмәт ияләренең, алар эчендә демократик интеллигенциясенең дә өмитләрен Думага юнәлтә. Беренче Думаның куылуы, реакциянең мәйданга килүе күпләрнең күзен ача, шулар эчендә Шәриф Камал да 1906 елның 14 маенда язган мәкаләсендә Думаның халык теләкләрен тормышка ашыра алмавын ачык яза.
«Нур» газетасында эшләгән вакытларында Ш. Камалның югарыда китерелгән публицистик мәкаләләреннән тыш, әдәби тәрҗемәләре (мәсәлән, «Гөнаһ шомлыгы» — инглизчәдән) һәм тезмәгә салынып язылган берничә оригинал әсәрләре басылып чыга. Болар арасында «Инде», «Хакы бар», «Халык тавышы» һәм башкалар бар. Шигырь буларак художество эшләнешләре югары булмаса да, эчтәлекләре белән алар шактый әһәмиятлеләр. Язучының җәбер-золымнарга протест белдерүе шушы шигырьләреннән
Шул елларда Ш. Камалның берничә тезмә әсәрен эченә алган «Садә» исемле җыентыгы да басылып чыга. «Нур» типографиясендә басылган бу китап шул ук «Нур» газетасы аркылы берничә мәртәбә нглан ителә. Ләкин язучы үзе бу әсәренең сыйфатыннан канәгатьләнми, китабына язган сүз башында ук моны ачык әйтеп үтә.
Бу китапчыкта «Садә», «Сәкүнәт», «Бер гаскәри теленнән» һәм башка исемдәге тезмәләр бар. Шулардай зурырагы — «Садә» исме белән язылганы, татар халкының культура ягыннан артталыгы өчен кайгыру, аннан котылу өчен уянырга чакыруга багышланган.
Дөрес, бу тезмәләрдә тел һәм сурәтләү чаралары җитәрлек эшләнмәгән әле, аларда госманлы-төрек әдәби теле йогынтысына бирелү дә көчле. Шуның өчен дә алар киң массага аңлашылулары ягыннан уңышлы түгелләр. Алар Шәриф Камалның язучы буларак өйрәнчеклек вакытын күрсәтәләр. Ләкин аның тулы иҗадын тикшергәндә читтә кала алмыйлар. Чөнки аларда язучының беренче омтылышлары, эш тәҗрибәләре башланганлыгы күренә.
Ш. Камалның чын иҗад эше 1909 еллардан көчәеп китә. «Шура» журналының 1909 елгы 8 саныннан башлап аның художество ягыннан яхшы гына эшләнгән әдәби әсәрләре күренә башлый. Алар инде сурәтләү көче ягыннан язучының бик нык үсүен күрсәтәләр. Югарыда әйткәнебезчә, Ш. Камалның кечкенә фельетоннар язу эше 1905-1906 елларда ук башлана. Ләкин алар әле ул вакытта сан ягыннан күп булмыйлар, шулай ук мәсьәләләрне кую — чишү ягыннан да башлангыч бер характерда гына булалар. 1910 елларда аның бу характердагы мәкаләләре, фельетоннары күбәя. «Вакыт» газетасының һәр номеры дип әйтерлек Ш.
Аның бу өлкәдәге әһәмиятле мәкаләләреннән берсе— 1910 елны «Вакыт» газетасында «Хатын-кыз мәктүпләре» исме белән басылганы. Фельетон алымы белән язылган бу мәкаләсендә язучы хатын-кызларның гомумән кешелекнең гүзәл яртысын тәшкил итүләрен, аларның җәмгыятьтә тоткан урыннары хакында әллә, ничәшәр томнар язылуын күрсәтә дә, татар хатын-кызлары тормышына күчә һәм хикәяләрендәгечә үк: «Татар хатыны дигәч тә — кояш яктысы төшми торган караңгы вә салкын, бер базда үсмәктә булган, зәгыйфь, сулган, төссез вә бөтен барлыгы үзенең хәленнән шикаять итеп яткан, кояшка чыгарга теләгәнлеген белдерә вә инәлеп тора торган бер гөл, бер нәбат.
Татар кызларының авыр тормышларына чын күңленнән ачынган язучы, аларның протестын җәмәгать фикеренә җитештерүне бурыч итеп куя. Бу фельетон чыннан да газета идарәсе исменә килгән күп сандагы хатын-кызлар хатларын тикшерү нәтиҗәсендә язылган. Язучы ул хатларда нигездә ике мәсьәлә күтәргән: беренчесе, хатын- кызлар өчен тормыш шартларының авыр булуын, икенчесе, укымый калтаклыкларыннан аларның чын йөрәктән зарлануларын алган.
Башта әйткәнебезчә, хатын-кызны ирекле итү мәсьәләсе дөрес күтәрелә. Ләкин нинди чаралар аркылы котылуга ирешү юллары билгеләнә алмый. Әмма шунсы характерлы, мәсьәләнең чын йөзе, реаль ягы, җәмагатьчелек фикеренә куела, хатын-кызлар интересы чын күңелдән яклана. Димәк, мәсьәләнең куелышы хатын-кызга ирек таләп итү, шул замандагы җәмгыятьтәге хорафәттән, надан ата-аналарның җәберләреннән, мәхәббәтсез һәм пычрак никахтан азат итү төсендә куела, ирексезләүдән, көчләүдән башка булган мәхәббәткә нигезләгән тормыш яклана.
Ш. Камал үзе теләктәшлек иткән хатын-кызлар тормышына караган материалларны китерү белән бер рәттән, аларны хурлыкка төшерүдә зур урын тоткан руханилардан көлә. «Хикәядән бер баб» дигән фельетонында фәкыйрь, ятим бер кызны мәсхәрәләнүе болай күрсәтелә:
«Менә болай сөйлиләр: хәзрәтнең хадимәсе фәкыйрә бер кыз, әйтик үзе моңлы гына, эшкә бик җитез, һаман йөгерә һаман эшли... ләкин мескен бик фәкыйрә... картларда күңел йомшак була бит, бер вакыт хәзрәт моны бик кызгана, ягъни «шәфкате» кузгала...».
Хәзрәтнең хадимәсе балага уза. Язучы бу фактның икенче ятына — соңыннан асрау кызның куылып чыгарылуына — һәм ярдәм сорап килгән асрауны мәчет янында куркытып, котын алып, җүләр дип хәзрәтнен һәм аның яраннарының участкага озатуларына укучыларның игътибарын юнәли. Бу җинаятьнең үзләрен ысулы кадимче, яхшы табигатьле, дин тоткалары дип санап йөрүче кешеләр тарафыннан эшләнүен» басым ясый, алар өчен мондый күрмешләрнең
«Каһәр суксын! Бер вакыйга генә түгел бит, икенчеләре дә тәмам шуңарга охшашлы» ди, динчеләрнең хайваннардан да начар булуларын әйтә.
Ш. Камалның динчеләргә карата булган бу иронияле, мәсхәрәле карашлары, бигрәк тә аларның хатын-кызларга булган кешелексез мөнәсәбәтләргә протесты 1910 елларда аерым фельетоннар аркылы газета битләрендә чагылган булса, соңыннан «Хаҗи әфәнде өйләнә» дигән сатирик комедиясендә тулы эшләнеп бирелә. Монда динчеләрнең паразитлыгы, пычраклыгы бөтен тулылыгында ачыла.
Бу китерелгән мисаллардан тыш, капитализм шартларына алданучы хатын-кызлар образлары «Кара көлкеләр» хикәясендә һәм башка фельетоннарда да бирелә.
Шул ук вакытта Ш. Камал буржуаз мещанкалар арасында барган фахишәлектән ямь1 табарга омтылучыларны да фаш итә, мещанкалар теләгән «ирекле мәхәббәтле көчле сатира уты астына ала. «Сердәшләр» хикәясе бу өлкәдә классик үрнәк булып тора.
Менә аның «Нидер җитми иде» исме белән язылган фельетоны. Бу фельетонда вак буржуаз интеллигент семьясенә, башта журналист, соңыннан артист булырга хәзерләнүче Нәгыймгә тормышка чыккан бай кызы Зөбәйдә образы алына. Ул башта Нәгыймне яраткан, ә озак та үтми, аннан бизгән, хәзер нәрсәдер эзләнә. Чөнки аның Нәгыйме хәзер, бергә тора башлагач, серле егет булуын җуйган, гадиләшкән
' «Вакыт» газетасы. 1910 ел. 23 декабрь саны.
2 «Вакыт» газетасы, шул ук ел. 1-4 август саны.
тагын аннан сер эзли, ярата башлый. Менә бу образ йөзендә иҗтимагый тормышның мәгънәсен төшенеп кызыксына алмаган, бәлки тормыш иптәшен хыялый романнардагыча серле итеп күрергә теләгән, мода артыннан гына куа торган мещанка образы бирелә. Зөбәйдә үзенең характеры белән үзгәрүчән табигатьле, мәхәббәте дә акча, дәрәҗәгә карап алышынучан, ул мещанкаларның типик вәкиле итеп бирелгән. Язучы бу характерны реаль тормыш фонында уңышлы сурәтләгән.
Ш. Камалның газета идарәсенә килгән авыл хатлары белән нык кызыксынуы, аларда кузгатылган мәсьәләләрне газета аркылы җәмәгатьчелек фикеренә куп баруы аның иҗтимагый эшчәнлегендә зур урын ала. Менә аның шул ук, 1910 елны «Авыл хатлары»1 исме белән чыккан мәкаләсе. Ш. Камал аларның старшина һәм старосталардан, мулла һәм мәзиннәрдән зарланып язылганлыкларын аңлатып, хатларның үзләреннән өзекләр китерә. Мисалларны китергәннән соң ул:
«Шул тәрика мулла, старшина, старосталардан зарланып язылган хатлар бик күп килә. Аларның кайсын язып бетерәсең», ди. һәм авылның аңлы кешеләрен дөреслекне халыкка аңлатырга, чынлап үзләре белән хисаплашырга, аларның сыйларына
• «Вакыт» газетасы. 1910 ел, 31 июль саны.
«Вакыт» газетасы. 1911 ел. 1 февраль саны.
мәктәпләренең, ул вакыттагы кызганыч хәлләрен гаять бер осталык белән, җанлы картиналарда күз алдына бастыра.
«Авылларда да шәкертләргә тиешенчә магълүмат, рух бирелми, чөнки авыл халкы, күбесенчә фәкыйрь булганга күрә, рәтле мөгаллим тота алмыйлар. Боларны ни җитте надан могаллимнәр, ялкау муллаларга тапшыралар. Шулай итеп, әллә ни хәтле авыл балаларының газиз гомерләре әрәм булып китә» ди. Шушы ук мәкаләгә материал итеп алынган икенче бер хатта ул вакыттагы авыл тормышының матур якларын күреп язарга тырышылган була. Ш. Камал аңар җавабында:
«Бу мәгънәсез фантазияләр, кызыксыз бу «поэма».
Мәктәпләрдә балалар тәрбиясенә карата «Мәктәп вә китаплар тирәсендә»2 дигән мәкаләдә Ш. Камал конкрет тәкъдимнәр белән чыга. Мәктәпләрне җанландыру өчен беренче чиратта тормышка яраклы мәгълүматларны (хисап, география, язу, ана теле һ .6.), яхшылап тәртип белән укытуны, мәктәп янында балаларга махсус көтепханәләр булдыруны һәм рөшди (5—7 класс) ләр өчен 500 биттән торган әдәбият хрестоматиясе булдырырга кирәклеген таләп итә. Шунда ук эстетик тәрбиянең әһәмиятенә тукталып, аның тормышны тануга ярдәм итүен айлата, балаларны әдәби әсәрләр, шигырьләр укырга күнектерергә, хәтта язучылык тойгыларын тәрбияләүне үстерүне дә куя.
«Вакыт» газетасы, 1913 ел, 10 январь саны.
2 «Вахытл газетасы 1910 ел, 9 октябрь саны.
Халык интересы өчен чын күңлеңнән янган язучы яшь буынның яхшы тәрбия алуына зур әһәмият бирә, аларның укымый калулары өчен бик нык ачына. Вакытында мәктәп - мәдрәсәләрне кулында тотарга тырышкан муллаларның (кадимчеләрне генә түгел, үзләрен җәдитче дип санап йөрүче либеральларның да) зарарлы комачаулык итүләрен реаль фактларга нигезләнгән күп мисаллар белән сурәтләп күрсәтә. Аның бу өлкәгә багышланган һәм халыкчанлык белән сугарылган мәкаләләре һәм фельетоннары демократиянең яшь буынга булган яхшы теләкләрен.
Шәриф Камалның фельетоннары бу санаганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Үз вакытының политик эшлеклеләренә, үзләрен җәмәгать эшчесе дип санап йөргән дин, мәдрәсә «галимнәренә каршы, аларның эшлексезлекләрен ирония астына алып язганнары да тарихи әһәмияткә ия. Болар эчендә: «Яшә, Гайнеттша, «Без дә очабыз», «Кечкенә фельетон»3, «Кизүдәге мәсьәләләргә карата», «Шатланырлык байтак эшләребездән бере»4, «Сыбызгы мөбарәк булсын»5 һ. б.
Монда мөселман «галимнәре»нең, конкрет алганда, үзләрен җәмәгать эшчеләре» белдеклеләр дип санап йөргән татар руханиларының ни дәрәҗәдә схоластяк эчендә яшәүләре, XX нче йөзнең алга киткән фән-техникасыннан хәбәрсез булулары хәл ителә. Бу хәлне ачыграк күрсәтү өчен язучы шул елларны һавада очу белән уңышлар казанган Дыбовскийларның Севастопольдән Петербургта очуларын искә ала да, Муса Бигеев.
«Менә бер вакыт без тәмам айның янына ук җиттек, ул аз гына чайкалып, хәрәкәтләнеп тора ндс. Ул түбәннән генә кечкенә күренә икән, асылда ул шактый гына зур,— ни дип әйтергә, — уртача зурлыктагы бер көймә хәтле нәрсә. Кешеләр капшап карагач, мин дә тотып карадым — сап-салкын иде. Йолдызларның да берничәсен капшап карадым, аларда да елылык әсәре юк иде. Шулай ук алар арасында да яхшы гына зурлары бар. Мәсәлән: Астрахань карбузы хәтлеләрен бик еш очратырга була. Шуның өчен дә моннан очып бару шактый гына читен булды. Чөнки безнең кошларга канат каккан саең канатлары белән мондыйларның биш-алтысын тәгәрәтеп җибәрергә туры килә ндс. Ул әфлисун. кебек, тавык күкәе
Менә болар барсы да, бер яктан, дин Шашлыкларының ялган йөзләрен ачып, аларның җәмгыять үсешенә аяк чалучылар күрсәтәләр һәм, икенче яктан, Шәриф Камалның культурага омтылучы яшьләрне ихтирам итүен, аларның киләчәге өчен борчылуын күрсәтәләр.
Халык исменнән сөйләп, асылда аны алдарга маташкан, төрле маска астына яшеренгән сатлык җаннарны Ш. Камал үз вакытында ук күрә. Алар үзләрен ничек кенә атамасыннар, барыбер хыянәтчеләр икәнен фаш итә.
Ш. Камалның иҗтимагый-публицистик мәкаләләре арасында төрле юбилей һәм аерым даталарга багышланып язылган мәкаләләре дә укучыларның игътибарын тарталар. Алар интернационал теләкләрне дөрес гәүдәләндерәләр, бөек рус халкының көчен дөрес күрсәтү, бер илдә экономик һәм культура ягыннан якын торган ватандашларыбызга теләктәшлек рухы белән сугарылганнар.
Татар совет әдәбиятының классик язучысы Ш. Камалның югары художестволы хикәяләре, романнары, драмалары белән бер рәттән, иҗтимагый тормыштагы зарарлы күрнешләргә каршы көрәшергә чакырган фельетоннары, политик мәкаләләре дә татар әдәбияты тарихында зур урын тоталар. Болар, һич шиксез, татарның алдынгы җәмәгатьчелек фикерен, аның прогрессив өлешен үстерүдә уңай йогынты ясадылар, хәзер дә яшь буынны тәрбияләүдә тарихи документ буларак әһәмиятләрен саклыйлар.
Ж. ВӘЗИЕВА