Логотип Казан Утлары
Поэма

ШАГЫЙРЬНЕҢ БАЛА ЧАГЫ


Поэма

Кичер мине, әгәр синең нечкә

Җирләреңә килеп кагылсам.

Мин бәхетле кеше булыр идем.

Җырда сине матур сагынсам.

Аның аулы моннан ерак түгел.

Туры килсә аннан үтәргә,

Онытмагыз, энем туган йортның 

Нигзе белән таншып китәргә.

Ул нигездә хәзер башка бер өй,

Ул да инде тузган, искергән.

Энем бала чакта үскән каен,

Белмим, ауган, белмим, киселгән, 

Тамры гына калган. Миләш белән

 Шомырт һаман иске көенчә;

Шау чәчәккә күмелеп утыралар

Җылы язлар безгә килдисә. 

Һәркөн таңда торып мин аларга,

 Ташлап читкә бөтен эшемне,

Сулар сиптем. Нигә үстердем мин,

Аны сагнып карар өченме?

Истәлеккә калган ул агачлар,

Аларга мин карыйм яратып.

Төпләреңдә утырам озак-озак,

Сабый еллар хисен яңартып. 

Үрмәләнеп матур гөлләр үскән

 Ул йөгереп йөргән эзләргә.

Кулым бармый минем җимешләргә,

Шаян көннәр сузылып артта калды,

Тик йөрәктән китми эссесе,

Күп авырлык килде, барын җиңдем,

Бу соңгысы иң-иң көчлесе.

Гомер юлын сөйләп бетерергә

Җитәр микән тик бер кич кенә,

Һәр шигырендә аның, һәр юлында

Яшәү тавышы чыңлап иштелә.

II

Аякларын бөкләп утырган ул,

Шешәсенә салган борчагы

 Бер кырыйда тора, мендәрендә

 Йоклап ята нәни курчагы.

Кашык эзләп-нитеп тормады ул,

 Кыен түгел аны ясарга,

Биш бармагы исән булсын аның

Сөткә икмәк манып ашарга.

Ашъяулыгың аңа нигә кирәк,

 Җитәрлек бит күлмәк, итәге,

Песи булгач, нигә әрәм китсен —

 Читкә төшкән икмәк кисәге!

Әнисенең тышта эшләре күп,

Керләр элеп йөри кибәргә.

Улын ничек кара йөртсен ул,

 

Чиста күлмәк кирәк кияргә!

Ill

Түбәләргә иртән кырау төште,

Өч яшь тулды минем энемә.

Котлап аны нинди бүләкләрне

Китерделәр туган көненә?

Җыештырдык өйне, кичкә кырын

Җыелдылар күрше кызлары.

 Кайгыларны бүлешеп бергә-бергә

Озатабыз шулай без аны.

Кемне? Габдулланы. Йөрәкләрдән

Чыккан җырлар аның, турында,

 Ә ул үзе әнә бер ни белми

Курчаклары белән урнында 

Тик утыра. Ишек ачылды да

Ят бер карчык узды сәкегә, —

Аның килүен күптән дүрт күз белән

 Заргып көткән кызлар рәтенә.

Ике кулын җәеп, озак итеп

 Дога кылды хода исменә,

Габдулланы ансы кызыктырмый,

Тик күзләре яна дисбегә.

Алып китәр бу дип шикләндеме,

Әнисенә таба елышты,

Кочагына керде, карчыкка ул

Карамаска инде тырышты.

— Я, курыкма, таныш үзе белән!

Өлгермәде кулын сузарга,

Кереште ул өйне яңгыратып

Ачы тавыш белән җыларга. Б

еләсез бит, андый вакытларда

Юмаларга әмәл табыла

һәм атналар буе аунап йөргән

 Кесәдәге шикәр алына.

Бер кулына учлап шикәр тоткан,

Өстенә ул кием киенә.

Кунак булып тиздән кайтырмын дип,

Җыелып ята карчык өенә.

Гомерлеккә иде бу аерылу.

 Ул күзләрен тутырып карады.

Гүя |менә шушы усал карчык

 Бутап йөри ике араны.

— Хуш, беренче балам, карлыгачым, 

Син бер вакыт үсеп җитәрсең. 

Үпкәләмә, мине ташлады дип, 

Төшенеп син гафу итәрсең...

Юлда, бәлки, исенә төшәр әле,

Ул онытып киткән курчагын, 

Тәгәрәтер инде шаян песи 

Шешәсенә салган борчагын. 

Тормыш аны тәпи басу белән

Җитәкләде ике кулыннан,

һәм билгесез язмыш кай җирләргә

 Алып чыгар авыр юлыннан?

 

Өй түрендәге бакчада кагынып,

Сайрый матур пар сандугач сагынып

 Сандугачым сайрый үсеп җиткәнен. 

Күрде баламның аерылып киткәнен.

Ник сайрый ул сандугач кич белән? 

Күрде минем ике күзне яшь белән. 

Ник сайрый ул бу кадәрле сызланып? 

Мин җылыймын яшь улымны кызга­нып.

• Сандугач китәр бер вакыт бакчадан,

 Үзәгем өзелеп тагып ялгыз калам.

V

Кышның чатнап торган салкын төне

Йолдызларның кабына яктысы. 

Төлке тунга төренеп юлчыларның. 

Чыга юлга яхшы атлысы.

Базарларга чаба сәүдәгәрләр.

Чаналарның тимер табаны

 Карны кисә, «Күчер атны куа.

 Сүгнү белән борчып даланы.

 Син күрәсең кичтән бер ярлының 

Киеп өскә иске чикмәнен, » 

 Ындыр артлап кына утын әзләп

Урманга дип чыгып киткәнен,

Йорттан-йортка кереп кемдер берәү

 Таң беленү белән аз гына,

Кеше куып Йөри, туңып үлгән

Утынчыга кабер казырга.

Яшь киленнәр утырып җеп эрлиләр.

Ирләргә соң нәрсә эшләргә?

Бигрәк кызык була шүрәленең

Әкияте мондый кичләрдә.

Бәхәс башлый шунда берсе кызып,

Тез өстенә куеп бүреген.

Бүген күмгән' якын күршесенең

Шүрәледән куреп үлемен.

VI

Әкиятчеләр ярты төн җиткереп,

Таралдылар бар да өйләргә.

Шулар кебек оста, матур итеп

Их, өйрәнсәң иде сөйләргә!

Иртәнге чәй эчкәч Габдулланың

Иптәшләре килер уйнарга.

Ул өлгерер әле аңа кадәр

Күңеленә ятлап Куярга.

Йокыдан ул торгач барын эшләр.

Хәзер ничек ишек бикләргә?

Ә җитмәсә тагын шүрәлесе

Төшерә аны төрле шикләргә.

Ул юрганын өстән ачып ташлап,

Йөгереп чыкты, бикләп керергә,

Ләкин, кемдер арттан тоткан кебек,

Туктап калды ишек төбендә.

Ул күлмәкчән килеш, ялан аяк

Басып тора бозга бер үзе,

Шүрәлесе кулын суза аңа;

Маңлаенда бар бер мүгезе,

 Якынайган саен ул тартыла,

Уйлый ахры аннан качарга.

«Ник ишетми әбкәй, ник уянмый,

Нигә килми ишек ачарга?» — 

Бармаклары белән кытыклар ул,

Габдуллага ничек көләргә?

 Якынлашты вакыт боз идәндә

 Чебен кебек ябышып үләргә!

Җил уйнады кереп ярыклардан,

Тынды кинәт ишек кагучы. И

шетелде эчтән: «Кер, килмешәк!»

 Дип тиргәнгән карчык тавышы.

VII

Оста рәссам кулы рәсемнәрне

Сызган кебек аппак кәгазьгә,

 Кышның салкын җиле көнләшерлек.

Бизәкләрен төшерә тәрәзгә.

Авыз буы белән пыяланың 

Бозын эртеп берәр җиреннән,

Бер ялгызы чакта урамнарны

 Күзәтә ул шулай өеннән.

Бүген карчык аңа вәгъдә итте:

Киез итек эзләп табасын,

һәм бирергә булды тегермәнгә

Икмәк илтә торган чанасын.

 Итекләре бераз киелгәннәр,

Кайда инде аңа яңасы,

«Ул карчыкка алла рәхмәт итсен»..

Ничек җиткән диген чамасы!

Билгеләрлек чиге буламы соң,

Сөенечнең андый көннәрдә,

Яңа алган һәрбер «байлыгыңны»

Күрсәтәсең әллә кемнәргә.

Төп йортына китте чана тартып,.

Бик куаныр инде әнисе.

Итекләрен аның бүләкләргә

 Бардыр әле берәр әйберсе.

 Үтәргәме, юкмы дигән кебек,

 Карап тора капка төбеннән.

Тәрәзәгә такта кадакланган,

һәм ишеккә йозак эленгән.

Аерылуның сизеп авырлыгын,

Әйтмәгән ул кая китәреп,

Алданрак килгән булыр иде

Белгән булса болай икәнен.

Күрешсәләр, шиксез, иң беренче

 Сөйләр иде аңа үпкәсен:

«Кунак булып тиздән кайтырсың дип-

 Юкка гына суырып үпкәнсең».

Итекләрең тузса, бер хәл әле,

Тегүчегә алып барасын. 

Бигрәк кыен менә йөрәк эше.

Кем төзәтер аның ярасын?

VIII

Карчык эзләп тапкан итекләрнең 

Елысына бер кат төенгәч,

Быел кышны шулай «кайгырусыз»

Үткәрермен диеп сөенгәч,

Көтмәгәндә чыккан кечкенә бер

Вакыйганың шаулап үтәрен,

Аның өчен артык кызганыч һәм

Бик күңелсез булып бетәрен

 Кем уйлаган? Төренеп искеләргә

Чыгарга дип килде ишеккә,

Күрше хатын кереп өлгермәсә,

Тик бер азга шунда кичексә,

 Бу хәл бәлки кабынып китмәс иде,

Ләкин соң шул, төбәп күзләрен,

Аякларга элгән итекләрдән

 Башлап алып китте сүзләрен: —

 Теге кем соң безнең тирәдәге

 Үлгән малай, исмен әйтергә

Тел очымда тора, ярый, беләсездер,

Төшерә алмыйм никтер хәтергә.

Бу бит шуның кигән итекләре...

Төсе китте кинәт энемнең,

Озакламый аның үзенә дә

 Килереннән куркып үлемнең, 

Итекләрне салды ул тиз генә, 

«Үлсәң үләрсең, — дип дәшәргә 

Батырчылык итте карчык, ләкин 

«Үзең үл! — дип, чакрып яшәргә!»

 Ана каршы җавап яңгырады, —

 Башлануы иде гомернең,

Иң беренче тапкыр ишетелгән

Авазы ул минем энемнең!

IX

Сез күрерсез: аның гомер юлы

«Шактый ямьсез, шактый караңгы»,

 Мин үзем дә кайнар яшем белән

Катыштырып язу карамны

Бу юлларны яздым: Авылыннан

Туры килде аңа китәргә,

 «Кәрәзле бал ягып ак күмәчкә» 

һәм как салып чәйләр эчәргә 

Яратканын еллар узганнан соң 

Сагынып ул искә төшерә. 

Шатлыклары аның тормышында

«Биш минутлык матур төш кенә».

«Таң алдыннан аны уяттылар;

— Тор йокыңнан, нишләп ятасын!» 

Ул күзләрен ачты, күрсәттеләр,

Яна «вафат булган» анасын.

«Ул ялан баш, үкреп елый-елый

 Йөгреп чыкты капка астыннан.

Кайтарыгыз, бирегез әнкәйне!—дип

 Калмый барды мәет артыннан».

Ул бит әле сөйләп бирергә дә 

Өлгермәде үзенең үпкәсен:

«Кунак булып тиздән кайтырсың, дип

Юкка гына суырып үпкәнсең».

Әнисенең шәлен бөркәндереп,

Утырттылар чана түренә,

Китеп бара, авыл зияраты 

Үр менгәндә һаман күренә.

 

Ул сискәнеп китә йокысыннан,

 Уйный карда айның нурлары,

Үз янында әнкәм түгелме, дип 

Шәлне капшый аның куллары.

X

Ул төренеп яткан: күчере кем?

 Кая илтә? Кемгә керергә?

Туганымы көтә, чит кешеме,

 Ишекләрдән сөрелеп йөрергә

Туры килерме соң? Елы урын 

Табылырмы аңа кунарга,

Кулын сузып һәрбер үтүчегә 

Басып торырмы ул урамда?

 Йортсыз-җирсез калган ятимнәр­нең —

 Сабыйларның хәлен белүче,

Күңел булсын өчен елмаеп бер

 Шәфкат күзе белән) көлүче

Кешеләрнең җирдә яшәвенә

 Ышанамы? Өмет итәме?

Уйлыймы ул, белмим, әнә күренә 

Өчиленең ындыр читәне.

Өч өенә — түрдә.өч тәрәзә, 

Кыенмыный — табу хуҗасын,

 Бик иренсәң — я бер кычкырасын, 

Иреңмәсәң — чиртеп узасың.

Көн буена әрче ~ эш җитәрлек,

Юлны күмгән буран төнәген.

Ял итәме бабай, басып тора

Сакалына сөяп көрәген.

Бабайның бар «алты күгәрчене»,

Җиденчесе чана түрендә,

Нигә уйга талдың, куй көрәгең,

Ал кулыңа, әйдә, үрел дә.

Түгәрәкләп табын әйләнәсен

Утырдылар, ашны бүлделәр,

Бер тарилкә белән бер кашыкның

Җитмәгәнен шунда күрделәр.

Сөткә икмәк манып ашар өчен

Биш бармакның нигә кирәге,

«Күк сыерны» бабай күптән суйган,

 Кайчан алныр, белмим, җирәне?

XI

Мин булмасам, кем юатыр иде

Якты чырай белән энемне,

Яшереп мин аңа бирә идем

 Үземә дип кискән телемне.

 «Ник бирәсең аңа өлешеңне?

Елның нинди авыр икәнен

Беләсең бит, бүген әтиеңнең

Теләнергә чыгып киткәнен

Күрмәдеңме?» Берсе ачуланып

Шул сүзләрне әйткән чагында,

Тез өстенә куеп терсәкләрен

Утыра ул минем янымда.

 Ишетәсеңме, әнә нәрсә диләр,

 Менә алам, үсен җитәрмен.

Онытмамын сине.— Нишләрсең соң?

 Сина яулык бүләк итәрмен.

 

Ул бер вакыт шулай белгертмиме,

Сиздермичә һичбер кешегә,

Мунча кергән чакта себеркенең

Яфракларын япкан шешенә.

 Нишләвең бу, дидем, — берен­че кат

 Күрәм әле мондый эшеңне?

 Башкаларга, апам, әйтә күрмә,

Йомшарта ул минем шешемне.

Җәйгә чыккач тагын бер хәл булды:

Суган чәлеп кайткан, түтәлдән.

Аша, имеш, сине бик яратам,

Артыграк күрәм бүтәннән.

XII

 

 


Егетенә шунда нәрсә әйтим,

Эзләтмәгән бүтән җирләрдән,

Габдулланың сөеп үстерүче

Апасына яучы җибәргән.

 Үзләренә күрә кечкенә бер

Хәзерлек тә бара туена,

Энесен ул инде мәхрүм итәр,

Башка берәү керер куйнына.

Буйга үсеп җиткән чибәр кызның

Гөрләп үтәр яшьлек көннәре,

Кияү килер тиздән, ул килгәнче

«Ишек бавын» тотыйк элгәре.

Их, Габдулла үзе тотар иде,

Ышанып ул җитми көченә,

 Ипчек итеп шушы буе белән

 Каршы торсын зуп-зур кешегә?

 Аның бер дә исе китмәс иде

 Ачар өчен «җәннәт капкасын», 

Нигә бушка биреп җибәрсен, ди

«Ак фәрештә кебек» апасын.

Бер фикергә килде ул соңыннан,

Апасының тотып киңәшен,

Чакырырга булды күршедәге

Үзеннән зур булган иптәшен.

Кияү килде, болар такмак әйтте:

«Ишек бавы бер алтын.

 Безнең апай мең алтын,

 Елыңыйм, дисәң, бер алтын

Бир, җизни, тыш бик салкын.

 Бирсәң күп бир син безгә.

Без разый түгел азга,

Яудыр алтын, көмештән,

 Бакыр төрмә кәгазьгә»...

Х1П

Кече өйдә икәү утырганда

Энем керде, белмим ялгышып,

Әллә инде шунда юри генә

 Белмәмешкә безне салышып.

Йомышы бар кебек, кыймыймы ул

Килде безнең өстәл читенә.

Бик уңайсыз сизеп шунда үзен,

Кызыллыгы чыкты битенә.

 Я, ничәүләп кичә тотындыгыз,

Диде кияү, ишек бавына? —

 Без өч кенә малай, җизни абый,

 Өчиленең бөтен авылына.

Шаярасы килми ләкин аның,

Борчылуы сизелә күзеннән:

«Бу семьядә яшәү авыр булыр

 Аерылган, апам, үзеңнән».

XIV

Сәгди абзый йорты бик тәбәнәк,

Салам белән ябкан түбәсен,

 Шаулап үскән нарат урманнары

Аның өчен түгел күрәсең.

Бер куышлык агач ташыр әле

Төннәрендә урлап-кисеп тә,

 Аннан башка аның кайгысы бар,

Бүлешәсе иде ничек тә.

Кызлары күп аның, бар да исән,

Ир баласы булган — ул үлгән.

Улы итеп безнең Габдулланы

 Ул үзенә алды бүгеннән.

 «Ун көн элек алып кайткан бул­сам,

Җирле итә идем сине дә,

Әкрен генә басып йөрмәс идең

Шикләнеп син кеше җиренә».

 Габдулласы белән бергә-бергә

 Язса әгәр гомер итәргә,

Аңа әле җирнең бүленүен

Ун ике ел кирәк көтәргә!

Габдуллага нәрсә, җирең белән

Нишләсен ул, нигә кирәге?

 Их, белмисез, ләкин хуҗасының

 Бик авырта, дуслар, йөрәге!

Басуларга моңлы караш ташлап,

 Сөялгән ул ялгыз коймага,

Тәмәкесен тарта:

«Бигрәк аз Җан башына тигән имана».

XV

Бик ашыйсы килгән Габдулланың.

Бармы базда катык-сөтләрең,

Сал күбрәк итеп, кызганмыймы

Куерагын, җыеп өсләрен.

Ялт иттерде. Булса. китәр иде.

Я, сорамыйк инде актыгын,

Кичтән апа сауган сөте белән

 Оетырга куйсын катыгын.

Аңа карый бар да гаҗәпләнеп,

 Кемгә килгән? Кемнең туганы?

Каладанмы кайткан? Бу авылда

Бар идеме аның булганы?

Габдулланың башта кәләпүше,

Ә өстендә — ситса күлмәге,

Малайларның аны бүгенгәчә

һич юк иде, әйе күргәне.

Янына ук барып сөйләшергә,

Танышырга кыймый берсе дә.

 «Безнең кебек ярлы түгелдер ул,

Әйбәт кием кигән өстенә».

Таралдылар: «Борнын күтәрмәсә,

 Дуслашырбыз әле иртәгә,

Бик кыланса, без күп сорамабыз

Менеп төшәр өчен җилкәгә».

 

XVI

Чык, Габдулла, тышта нинди матур,

Өйдә ятып ничек түзәрсең,

Төш инешкә, анда иптәшләрең,

 Вак балыклар бик күп сөзәрсең.

Балыкчылар үргән җәтмәләрне

Алыштыра синең штаның.

Ал кесәдән җебен, бәйләп җибәр

 Күлмәк җиңнәреңнең очларын.

 Болан тотсаң, балык күбрәк керә,

Бер яктарак торсын кармагың,

Сөт өстенә куырып ашаганда

Йота күрмә ләкин бармагың.

Ала күрмә, зинһар, су анасы

Онытса да «алтын тарагын»,

Ген буена, явыз, йокы бирмәс,

Борчып чыгар нәни карагын.

Бик күңелле яшел болынлыкта;

 Казлар койган каләм-каурыйсын,

Йөгереп арсаң инде күккә карап

Иркенләп бер ятып ауныйсың.

 Сизмисең дә яңгыр болытының

Нак өстеңә килеп җиткәнен.

Куак яфраклары арасыннан

Күзәтәсең «алтын сипкәнен».

Күтәрәсең штан балакларын,

 Сулар ага җитеп тезләргә,

 Һәм адашып калган бәтиләрне

Әйдә, тизрәк, кырдан эзләргә!

XVII

Сәгди абзый сәүдә итү белән 

Шөгыльләнми, алыш-биреше

 һич юк аның, кырда — игеннәре.

Бакчасында үсә җимеше.

Кайчагында йомыш чыгып куя,

Беләсең бит йортның кирәген,

Я сәнәгең сынып кулны тота,

Я җилпучың булмый, иләгең.

 Атнага бер Әтнә базарына

 Барып кайту аның җоласы,

Товарларның хакын сораштыра,

Я очырап шунда кодасы,

Кунак була. Калган акчасына 

Үлчәтә ул бодай күмәчен,

 Төшергәнгә тавыш купмасын, дип

Карчыгыңның күңлен күрәсен,

Дөнья күрсен малай дигән булып,

 Чыгып китте Әтнә юлына,

Ат тотарга әйдә, өйрәнсен дип

Дилбегәне бирде улына.

Гомере инде аның узып бара,

Тик авылыннан ерак китмәгән,

Габдуллага дөнья күптән таныш,

Сигез яшькә әле җитмәгән.

Базар күрсә безнең Габдулланың

 Йөрәгендә әрнү кузгала,

Колагында чыңлый ямщик тавышы:

«Асрамага бала кем ала?»

 Ул онытмас бөтен күргәннәрен

 Күмелсә дә тәне кабренә,

Нәләт укыр сәүдә дөньясына,

«Ят яраткан» өчен — тәңренә.

Чү, нигә мин әле хикәямнән

Читкә алып киттем сүземне,

Туган җиргә басса аякларым,

 Онытам шулай мин үз-үземне.

 Йөгерә берәү яшен сөртә-сөртә,

 Кулын җәеп базар эченнән.

Габдулланың кардәш апасы ул,

Таныдым мин аны төсеннән.

Ул йөгергән якка бара халык,

Сорашалар берсе-берсеннән,

 Яшь бер бала ташлап күмәчләрен

 Сикереп төште арба өстеннән.

 Кочагына туп күк атылды ул

Апасының, онытып барсын да.

Башкаларның җирдә яшәүләре

 Бетте гүя алар каршында.

— Мин бит сине күреп төшләремдә 

Аурып чыктым төннәр буена,

 Син исән-сау икән, күрешербез дип

Кем китергән энем, уена.?

Аптырашка калган Сәгди абзый
Серен белми мондый каушуның,

Диңгез эчендәге маяк кебек, 

Уртасында тора шау-шуның. 

Ат кузгалып китте, озатучы 

Күмелүен көтә арбаның.

Энесенең күрдем болгар өчен

Кәләпүшен кулга алганын.

XVII

Сизелә инде көзнең урманнарга,

Басуларга килеп җиткәне,

 Учак ягып йөргән малайларның

Күмерләнгән авыз читләре.

Кайнар көлгә күмгән бәрәңгеләр —

 Аларның иң тәмле ашлары, 

Ут дөрләткән чакта көйгән була

 Озын керфекләре, кашлары.

Габдулла соң кайтты бүген өйгә,

Әйтми ләкин канда йөргәнен.

 Шикләнеп ул каплый учы белән 

Утлы күмер төшкән күлмәген.

 Ник эчеңне тоттың, аурыйсыңмы,

 Аш ашарга нигә килмисең?

Берәр нәрсә әллә эшләдеңме, 

Я, ни булды, җавап бирмисең?

Сал күлмәгең, кичтән юып куйыйм, И

ртәгә бит уку көнегез» —

 Тишекләрне күрде итәктәге,—

 Килегез әле бире, килегез,

Тәмәке бит тарткан Габдуллагыз...

 Тик Сәгдинең исе китмәде,

Ышандырды ахры Габдулланың 

Икмәк алып антлар иткәне.

Ул таң белән торды йокысыннан,

 Юын битең, соңга калырсың,

Иптәшләрең көләр, килмәс борын

 Абыстаңнан шелтә алырсың.

Аның хәзер уку вакыты килде, 

«Иман шартын» тотып кулына,

 Иҗекләрен бикләп, сүрәләрен,

 Керде Апуш гомер юлына.

Бер ел узгач күчте мәдрәсәгә

һәм бик әйбәт барды дәресеннән»

 Өйрәтеп ул үзенең сабакташын

Авыз итте «борай бәлешеннән».

 Ул дәресен карап утыра иде,

Укуыннан кинәт бүленде, 

Сәгди абзый йортын эзләп килгән

 Ниндидер бер атлы күренде.

Атын бәйләп капка келәсенә

Өйгә үтте әйтеп сәламен.

Тик Габидулла җавап кайтармады,

Ни булгандыр, белмим сәбәбен.

 Ындырдагы әти - әнисенә

Йөгерде ул хәбәр итәргә.

«Әллә нинди кеше килгән безгә,

Кушты тизрәк кайтып җитәргә!» 

Сәгди туктап шунда җилгәрүдән,

Палас белән япты көшелне.

«Күренә тукта яңгыр болытлары,

Кем бүлдереп йөри эшемне».

Мул эләкте шикәр Габдуллага,

Бик канәгать булды шунсына.

Искә төшереп килеп чыккан өчен

Рәхмәт яусын безнең юлчыга.

Йөк төягән булса, әйтер идең:

 «Кая болай үтен барышың,

 Күршедәге авыл базарына

Сатаргамы әллә арышың?»

 Тиктәмәскә килеп кермәгәндер,

Бардыр әле берәр йомышы,

Никтер менә бигрәк серле күренә

Габдуллага карап торышы.

 Сез үзегез кайдан?диде хуҗа.

Әзер* иде юлчы җавабы:

 Мин күптәннән бирле эзлим инде

Менә шушы ятим баланы.

Без югалткан идек, сездә икән,

Алырга дип килдем мин аны.

«Кара кеше» — мужик кулларыннан

 Үз янына чакыра туганы...

Барсы аннан кул селтәгән иде,

 Мин кулымны суздым аңарга,

 Якын күргәч алай, шул вакытта

 

Ник алмаган аны багарга!

 Онның, поты чиктән узган чакта

Кем туйдырган, кием кигезгән?

Хезмәт өчен үсеп җиткәч кенә

 Күпсендегез аны сез бездән.

 Юк, бирмибез, артык балабыз юк,

«Кара кеше» имеш, ни булган?

Мужик ипие белән бәрәңгесен

 һич онытмас әле Габдуллаң!

 Бирмәсәгез, диде шома юлчы,—

 Урядниккә җәвет итәрмен,

 (Куркытуның юлын тамам белгән),

Судка кадәр барып җитәрмен..

 Заманасы шундый, куркытканда

Власть белән бармак яныйлар,

 Җилкәләргә төшкән авырлыкны

Күп татыган безнең абыйлар. 

Сәгди абзый артык каушамады,

 Куркырга юк иде исәбе,

 Тик хатыны аның эреп төште,

Сукалады бераз тискәре,

 Җә, атасы, бирсәк бирик инде,

Безгә булмас кеше баласы,

Каргышлары явар өстебезгә,

 Әллә ниләр эшләр алласы.

 Озаталар яшьлек иптәшләре

Әйләндереп арба тирәсен:

—«Хуш, Апуш, хуш, бергә шаярырга

Тагын кайчан безгә киләсең!

 Зур кеше бул, улым, тырышып укы,

Ал күбрәк итең гыйлемне,

Оныта күрмә безне — мужикларны,

Ташлый күрмә — туган җиреңне!» 

Сәгди абзый сөртә күз яшьләрен,

Китеп барган улын кызгана,

 Судлашасы калган үзе белән

Нигә бирдем, диеп сызлана.

XIX

Ат китерде аны төнлә белән,

Юлда килеп тәмам арылган,

Сбруйлар куйган кара өйдә

Уянды ул өйлә алдыннан,

Үз авылы белән танышып йөргәч,

 Юнәлде ул туган йортына,

Миләшләре аның шомыртлары

 Кайттыңмы, дип шаулап утыра.

 Үтәргәме, юкмы, дигән кебек,

Карап тора капка төбеннән:

Тәрәзәгә такта кадакланган

 һәм ишеккә йозак эленгән.

Ул ерак юл өчен хәзерләнде.

Алыштырды бүркен, бишмәтен,

Ул тунарлык түгел, бар да бөтен,

Иске бүркең белән нишләсен!

Аның шундый гаҗәп эшләренең

Әйтим инде берсе турында,

«Бер карармын, диеп иске бүркен, —

 Яшерде ул әйбәт урынга.

 Бик тиз генә борылып кайта алмам,

Сезне борчып монда килмәсләр,

Хуш, кадерле нигезем, ак каеным,

Сау булыгыз шомырт, миләшләр!

XX

Бик күп еллар үткәч миңа аны

Насыйп булды тагын күрергә,

Җиденче ел иде, көз көнендә

Ул наборга кайтты керергә.

Туңып килеп керде безнең өйгә,

 Сораштырдым аның саулыгын.

Бүләк итте шунда бөртекле чәй.

 Исле сабын белән яулыгын.

 

■ — Әллә үзеңне солдат иттеләрме, 

Сөйлә тизрәк, нәрсә, диделәр!

 Алмадылар, апа, үзе көлә, —

Кечкенә, дип җавап бирделәр.

Котылгансың, энем, бусы әйбәт,

Бер сүзем бар, каршы килмәсәң.

Үзем яучы булып авылыбызның

Берәр кызын әгәр димләсәм?

134

— Азат иткәч сезне, картаймасам,

Киңәш белән үзем килермен

һәм беренче сүзне мәҗлесемдә

Котлау өчен сиңа бирермен.

Бияләйләр аңа бәйләндем мин,

Эрләп көзге бәрән йоннарын.

Китү белән аннан хатлар килде,

Яндырдым дип ләкин сыңарын.

Саҗидәнең тыңлап хикәясен

Суындылар кайнар чәйләрем,

Күрәм хәзер аңың йомшак итеп

Йоклар өчен урын җәйгәнен.

— Бу урында энем йоклый иде,

Йокла, бәлки төштә күрерсең,

Оныта күрмә ләкин, барысын миңа 

Иртә белән сөйләп бирерсең.