С. ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Безнең алдыбызда шагыйрЬ Снбгат Хәким шигырьләренең ике җыентыгы ята. Берсе—1938 елда басылып чыккан, икенчесе—1939 елда. Аларның күләмнәре зур түгел, «Беренче җырлар» исемле беренче җыентыгына 14 шигыре һәм «Пар ат» исемле икенче җыентыгына 25 шигыре кергән. Ләкин шигырьләренең саны аз булуга карамастан, Сибгат Хәким үзенә нгтнбарны тартып торган шагыйрь. Аның бу тыйнак кына ике җыентыгын укып чыккач та, күңелдә яхшы бер эз кала һәм яшь шагыйрьнең үзенчәлекле булып, сизелерлек рәвештә үсә баруын күреп шатланасың.
С. Хәкимнең беренче шигырьләре 1932 — 33 елларда, төрле газета-журналларда басылып чыктылар. Ул шигырьләрнең күпчелеге Кызыл Армиягә багышланган, оборона темаларына язылганнар. Яшь патриот шагыйрь Кызыл Армия сафыннан үзенең хисләрен, уйларын, ватанга карата мәхәббәтен белдереп беренче шигырьләрен язды. Ләкин алар поэтик эшләнеш ягыннан йомшак иделәр, яшь шагыйрьнең башлангыч омтылышлары гына иделәр. С. Хәким иптәш үзе дә бу шигырьләренә өйрәнчек шигырьләр генә итеп карагай булса кирәк, чөнки ул аларны җыентыкларына кертмәгән, һәм бик дөрес эшләгән. Бу яшь шагыйренең үз эшенә җаваплы карап, үзенең шигырьләрен җыентык өчен сайлый белүен һәм укучының да таләпләре белән исәпләшүен күрсәтеп тора.
С. Хәкимнең «Беренче җырлар» исемле җыентыгындагы шигырьләр чынлап та яшь шагыйрьнең беренче җырларын — беренче адымын чагылдыралар. Ләкин беренче җыентыктагы «Йөрәккә язылган исем», «Вагдә», «Очрашу» һәм «Урал суы буенда» һ. б. шигырьләрендә үк С. Хәкимнең елы лирика белән сугарып, үзенчәлекле итеп язарга, үз тавышы белән җырларгз омтылуы сизелә. «Пар ат» җыентыгында инде без шагыйрьнең тагы да кыюрак тавыш белән җырлавын, иҗадының үзенчәлекле булып формалаша, үсә баруын күрәбез. Моңа аеруча характерлы мисал итеп, «Пар ат» поэмасын. «Грузия кызы» һәм «Кышкы әкият» шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Бигрәк тә «Пар ат» белән «Кышкы әкият» шагыйрьнең һәм гомумән соңгы вакытларда басылып чыккан безнең поэтик пҗадыбызның иң уңышлы, оригинал әсәрләре булып торалар.
«Пар ат» — халык шагыйре Г. Тукайга багышланып язылган поэма. Ул зур түгел, бары 2 бүлектән генә тора. Поэма өстендә шагыйрь озак эшләгән. Беренче бүлеге—1938 елда, икенчесе — 1939 елда язылган.
Шагыйрь пар атка утырып, Тукайның туган авылы Кырлайга кайта. Юлда уйланулар, тәъәссоратлар, Тукан яшәгән заманнар, иске Кырлай һәм халык җырчысы Тукайның тормыш юлы күз алдыннан кичерелә... һәм менә Кырлай, ирекле, яңа
тормышлы Кырлай... Бу авылдагы кебек, башкаларында да:
һәр канда да безне мул игенле
Бай авыллар каршы алалар.
Мәктәпләре, яка клублары
Күз алдына тезелә баралар.
Шагыйрь авылга кайтканда, «шатлык хисләренең эчендә кайта», чөнки
Азат хезмәт белән тормыш кайный, Туган илем, һәрбер төшеңдә.
С. Хәким Тукай турында аеруча елы сүзләр, матур ошатулар белән яза. С. Хәким бөек шагыйргә чиксез мәхәббәтен, хөрмәтен белдерә.
Г. Тукан вакытсыз һәләк булды, халыкның бәхетле, ирекле тормыш төзүен күрә алмыйча үлде. Аның көчле таланты чәчәк аткан чакта үлеп китүе турында С. Хәким:
Яшь урмандай матур тулыланып, Шаулап, үсеп килгән чагында. Янып торган якты йолдыз сүнде Ун өченче елның язында, — ди.
Ләкин Тукай халык бакчасында «каен, чияләр» утыртып калдырды, һәм Туканның чияләре халыкка татлы җимешләрен бирделәр һәм бирәләр, халык бөек шагыйрьнең иҗад җимешләреннән файдалана, рухлана, аны хөрмәтләп саклый.
—Дөресме әнкәй, Тукан яшьлегендә Утырткан, ди, каен, чияләр?
— Җәйләр килгән саен ул чияләр Татлы җимешләрен бирәләр...
Әй. чияләр, җырчы күрми үлде Сезнең соңгы гүзәл гомерне. Сез бөрегә яңа җыелганда, Ул чәчәген коеп өлгерде.
Гаҗәп матур, чын шигриятле юллар болар. С. Хәким укучыга тиз җитәрлек, аңлаешлы, гади һәм матур ошатулар, образлы сүзләр эзли һәм шулариы таба. Шагыйрьнең лирик хисләре, фикерләре әллә нинди серле, томанлы образлар челтәре белән чуалдырылмаган, шагыйрь реаль тормыштан конкрет сурәтләү чаралары таба, тормыштагы нечкә детальләрне күреп, тотып ала белә. Аның образлары хәтердә кала, оитыл.мый. Моны без «Пар ат» та да, «Кышкы әкият» тә дә һ. б. шигырьләрендә дә ачык күрәбез.
С. Хәким поэмада булсын, аерым шигырьдә булсын, лирик чигенүләр ясарга ярата. Бу чигенүләрне шагыйрь урынсыз куллана дип әйтә алмыйбыз, чөнки ул лирик чигенүләр әсәрнең аерылгысыз бер өлешләре, фикерне, теге яки бу картинаны, моментны тулыландыручы өлешләре булып торалар. Шуңа күрә укучы аны кабул итә дә.
«Пар ат» ның икенче бүлегендә рус халкының революцион-демократ шагыйре Некрасов турында һәм С. Хәким үзенең әнкәсе турында ике лирик чигену ясый.
Иптәшләрем, бәлки, кичерерләр, Читләшсәм дә бераз пар аттан...— дип, шагыйрь гафу үтенеп, лирик чигенүләрне төп фикеренә ялгап язып китә. Некрасов турындагы юлларга Тукай турындагы фикерләр барып тоташалар. Некрасов рус хезмәт ияләренең, крестьяннә- ренең азатлыкка сусаулары, ирексез яшәүгләре турында җырлаган, рус халкының моң-зарын чагылдырган булса, Тукан да татар хезмәт ияләре халыкның моң-зарын, якты, ирекле тормышка омтылуын чагылдырды.
Азатлыкка бару юлларында
Яндырдың син безне ялкында,— дип, Некрасов турында әйтелгән юллар Тукайга карата да бик тапкыр булып торалар. Некрасов һәм Тукай! С. Хәкнм бик уңышлы поэтик чагыштыру ясаган.
С. Хәким үзенең шигырьләрендә ананың балага карата булган тирән .мәхәббәте турында еш кына әйтә, хәтта урны-урны белән артыграк кабатлаулар да ясап куя. Ләкин шагыйрьнең ана мәхәббәтенә багышланган лирик юллары аеруча елы, тнрәа хиссиятле итеп язылганнар.
Әй табигат, күгең аяз була, Йолдызларың дөрләп кабынса. Бала куплен ана нурга төрә, Авыр минутларда, сагынса. Шатлыгына сыймый куансын бер, Бүләкләрем бик күн анага. Хәер, Бүләкләргә аның исе китмәс, Үзем иң зур буләк ич аңа.
Мондый юлларны С. Хәким шигырьләреннән күп табарга мөмкин. Югарыда кү
черелгән өзекнең соңгы ике юлы афоризм булып китәрлек юллар. Шагыйрь ана мәхәббәте иң нечкә, иц саф булуын, аналарга үзе дә зур хөрмәт, мәхәббәт саклавын әйтә. Шагыйрь үзенең фикрен болан дип аңлата:
Шагыйрь кукле нечкә була, диләр. Мин башкача карыйм бүгеннән. Хисләрнең саф, елы, ягымлысын Табалдым мин әнкәм күңлеинән.
Ләкин С. Хәким ана мәхәббәте турында аерым лирик чигенүләрдә, аерым строфаларда гына язып бирү белән чикләнә. Ул әле ана образын тудырмаган. Шагыйрьнең йөрәгендә, уенда тирән хисле, чын мәхәббәтле, ягымлы, кешелекле ана образы калыпланып үсә баруы сизелә. Хәзер инде Хәкимгә ананың тулы образын бирү өстендә киңрәк итеп эшләргә кирәк һәм ул бу, үзендә өлгереп җиткән диярлек темага җндди тотыныр, дип ышанабыз. Хәзергә әле С. Хәким ана мәхәббәтен субъектив кабул итү турында гына, бер яктан гына күрә. Шагыйрь инде моның белән чикләнмәскә тиеш. Җәмгы яттәге, тормыштагы көрәшче ана образын, гому.миләштсрелгән хатын-кыз образын тудыру турында да уйланырга кирәк. Безнең социалистик илебездә аналарга зур хөрмәт белән карыйлар, совет хөкүмәте һәм Ленин — Сталин партиясе алар турында һәр вакыт кайгыртып торалар. Менә бу бик әһәмиятле тема безнең поэзиябездә дә, прозабызда да әле тисшлечә чагылдырмаган. С. Хәким бу темага тотынса, һич шиксез, ул аны зур уңыш белән башкара алыр дип уйлыйм.
<Пар ат» поэмасын С. Хәкимнең иң уңышлы әсәрләреннән дидек. Ләкин аның һичбер кимчелеге юк дип әйтеп булмый, әлбәттә. Композиция ягыннан ул әле төгәл, бөтен итеп эшләнеп бетмәгән, бүлекләре арасында тыгызлык юк, артык зур «паузалар» ясала, бер нәрсәдән икенчегә кинәт күчү сизелә. Билгеле, укучы моны сизмәве дә мөмкин, ләкин мин биредә, эпик әсәр төре булган поэманың үзенчәлекләрен тагын да тирәнрәк үзләштерергә кирәклеген, киңрәк полотно өстендә эшләгәндә С. Хәким әнә шул якка да игтибар бирергә тиешлеген әйтәм.
«Пар ат» поэмасында иске авыл белән яңа авылны, колхозлы авылны чагыштырып тасвирлаган өлешендә колхоз тормышы, аның уңышлары тагын да киңрәк тасвирланган булса, моннан поэманың эчтәлеге тагын да киңәйгән, баеган булыр иде. Ләкин шагыйрь ул бурычны куймаган күрәсең.
«Пар ат», «Кышкы әкият», «Сталин ис.менә», «Грузия кызы», «Украина», «Юксыну», «Кеше — ул горур яңгырый» кебек уңышлы язылган матур, эчтәлекле һәм хиссиятле шигырьләр белән бергә йомшаграк эшләнгән шигырләрь дә юк түгел. Шулардай берсенә — «Бер төн» поэмасына, кыскача гына булса да, тукталып үтик.
«Бер төн» поэмасы оборона темасына язылган. Шагыйре бик әһәмиятле, актуаль теманы алган. Ул илебезнең яшь патриотын, Советлар иле чигенең батыр сакчысын күрсәтергә тели. Бик яхшы теләк. Ләкин әнә шул әһәмиятле теманы эшләгәндә, теләкне чын художество чаралары аша эшкә ашырганда шагыйрь йомшаклык күрсәткән, сюжет үсешенең әдәби мотивларын һәм вакыйгаиең катлаулыгын ах- рыиача уйлап җиткермәгән. Нәтиҗәдә поэманың кайбер урыннары ясалма төстә- рәк килеп чыккан.
Вакыйга Пәндж янында, Советлар иле белән Әфгаистан арасындагы чиктә бара. Кызыл армеец чикне бозып чыгучыларны күреп, аларга каршы ут ача Чикне бозучылар күн, ә постта торучы кызыл армеец ялгыз. Көч тигез булмый. Кызыл армеец бер үзе батырларча көрәш алып бара, чик бозучыларны якын җибәрми, ләкин ахырда дошман пулясе аны яралый... Байтак вакыт үткәч кенә, кызыл армеецлар часте килеп, чик бозучыларны тар-мар итәләр.
Күрәсез, артык катлаулы булмаган бер вакыйга бирелгән. Ләкин ул укучыны ышандырырлык итеп, дулкынландырырлык итеп бирелмәгән. Поэмада батыр чик сакчысының көрәше, хисләре артык ялгызлык тонында бирелә. Гранатлар шартлый, әллә никадәр мылтыклардан аталар. Ә шул ва
кытта, безнең чигебездәге Кызыл Армия частьләре аны ишетмиләр дә, дошманга тиз генә отпор да бирмиләр төсле булып кала. Билгеле, бу хәл һич тә ышанырлык түгел, совет чиге өчен ялгызлык характерлы түгел. Шагынр£ вакыйгәне тасвирлаганда вакыт үтүен, араны искә алмаган, совет чиге сакчыларының бер-берсенә бер туган нтеп карауларын, аларның ярдәм мтүчән, бердәмлек, җитезлек сыйфатларын күрсәтмәгән.
«Бер төнэнең уңышлырак эшләнгән өлеше итеп 3 бүлеген күрсәтергә кирәк. Монда С. Хәким үзен иркен сизә, елы лирикасы эзенә төшеп табигый, иркен җырлый.
С. Хәким лирикасының ясалмасыз, чын күңелдәнлекле, саф хиссиятле булуын бер кем дә инкар итмәс дип уйлыйм. Аның лирикасы безнең күңелгә якын, ул безгә поэтик ләззәт бирә. Шагыйрь кирәксезгә акырынмый, җикеренми, юл, строфа саен өндәү билгеләрен тезми. Аңарда фикерләрне һәм тойгыларны тыгыз, җинак итеп әйтергә тырышу сизелеп тора. Ул күп уйлана һәм эзләнә белә. Ә поэзия нҗад- чысы өчен бу бик кыйммәтле сыйфат. Шагыйрьнең эзләнүе, үзенең тавышы белән җырларга тырышуы, шаблоннарга кереп югалудан саклануы нәтиҗәсез калмый, әлбәттә. Моңа ачык мисал — С. Хәкимнең матурланып үсеп барган иҗады.
Моны раслар өчен С. Хәким җыентыгындагы шигырьләреннән өземтәләр күчерер тору урынсыз булыр иде. Чөнки матур эшләнгән бөтен шигырьдән йолкып алынган бер кисәк кенә, өземтә генә матурлыкны, үзенчәлекне бирүе мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, укучының шигырьне бөтен килеш укуын истә тотып, С. Хәкимнең уңышлы язылган шигырьләренең исемнәрен генә атап китү дә җитәр дип уйлыйм. Югарыда күрсәтелгән яхшы шигырьләренә тагын «Йөрәккә язылган исем», «Гомер яңа башлана», «Вагдә», «Егерме алтынчы июнь таңы», «Теләк» шигырьләрен өстәргә кирәк.
С. Хәким иҗадының тематикасы киңәйгәннән киңәя бара. Беренче шигыренең күпчелек өлеше оборона тематикасына язылган булса, соңгы ике ел эчендә инде ул тематика ягыннан да иҗадын киңәйтә төште. Ул социалистик илебездә яшәүче күп халыкларның туганлыклары, дуслыклары турында, данлыклы Кызыл Армиянең батырлыклары, халыкның аңа карата булган мәхәббәте турында, Совет илендә талантларның чәчәк атуы һәм халыкның бөек сангат эшлек леләрснә хөрмәтләре турында, совет яшьләренең саф мәхәббәт, дуслык, турылык тойгылары турында җырлый. Яшьләр арасында сөю, дуслык мотивлары С. Хәким иҗадында еш кына очрый, һәм бу шулай булмый хәле дә юк. чөнки совет тормышы шартларында үскән, тәрбияләнгән, дәртле яшь шагыйрь яңа тормыш иптәшләренең, коммунистик мораль өчен көрәшүче чордашларының уйларын, теләкләрен, тирән хисләрен чагылдыра, аларның хисләрен, теләкләрен үзенең хисләре, теләкләре итеп аңлый, ватанның шатлыгы, кайгысы — аның шатлыгы, кайгысы. Шагыйрь бик хаклы рәвештә:
Халкым, синең батырлыгың унлап, Куанам мин, таңга калам мин. Көрәш белән тулы тарихыңнан Чикләнмәгән хисләр алам мин»—ди.
(«Украина»)
«Зөбәрҗәт, алтыннарың» шигырендә дә «җырларының чишмәсе» турында матур һәм гади итеп яза.
Миңа син бирдең, ватаным,
Чын сөю тәрбиясен,
Син дә ул минем җырларымның Чишмәсе — хәзинәсе.
Югарыда без С. Хәкимнең иҗады зур поэзия мәйданына алып керә торган юл белән, үзенчәлекле булып үсеп бара, дидек. Ләкин бу, аның иҗады тәмам формалашкан дигән ,сүз түгел, әлбәттә, шагыйрь үзе дә:
Тик әле яңа башлана Минем гомерем.
Тик кереш урнында яздым Сине, шигырем, — ди.
Шагыйрьнең поэзия өлкәсендәге «әле яңа башланган» гомере матур башланды, дяп әйтә алабыз. Ләкин ул артык мавыкмаска, ашыгучаилык күрсәтмәскә, яңа поэтик ча-
■раларны табуда тырышып эзләнүләрен дәвам иттерергә тиеш.
Биредә С. Хәкимнең «Юксыну», «Учак» шигырьләрендә сизелгән бер йомшаклык турында да әйтеп китәргә кирәк. Гомумән бу ике шигырь поэтик яктан матур яңгырыйлар. Ләкин урны-урны белән аларда артыграк моңсулану, сагыш сизелә. Эчке хисләр давылланганда кайгыру, моңсулану мотивларын беренче планга күчереп, ши- гырй белән шул хисләргә генә апелляция ясау ижадиың күтәренке, көчле рухына зарар итүе мөмкин. Сөю тойгыларына бер яклы итеп кенә карау да кирәксез сентн- ыентальностька китерүе ихтимал. Субъектив тойгыларны социалистик» реаль тормыш нигезеннән аеру иҗадның югарылыгын, поэтик көчен дә, социал тирәнлеген дә түбәнәйтә, факыйрләтә.
Бу сүзләрдән С. Хәкимнең бөтен иҗа- дында шундый зур җитешсезлек бар икән дигән фикер аңлашылмасын. Без моны яшь талантның, лирик шагыйрьнең бер як- лылыктан — «моңсулану» — «юксынуларга» артык бирелеп китүдән сакланырга тиешлеген искәртеп кенә әйтеп үтәбез.
һич шиксез, шагыйрь өчен осталык та, тирән фикер дә, сизгер йөрәк тә кирәк. С. Хәким моны аңлый. Ул «Орденлы скульптор С. Д. Мсркуров мастерскоенда» дигән шигырендә шагыйрьләр каршында шундый таләп куя: I
Әйбәт куллар гына җитми әле һәйкәлләрне оста коярга, Без яшәгән илнең матурлыгын Йөрәк белән кирәк тоярга.
Бик урынлы сүзләр. Бу сыйфатны С. Хәким иптәш тә үзенең иҗадында үстереп, киләчәктә тагын да уңышлырак, зур әсәрләр тудырыр днп ышанабыз.