Логотип Казан Утлары
Роман

НЫКЛЫ АДЫМНАР

Шул исемдәге романнан

Садыйк карт үзенең сеңлесе Миңлебикә­нең хәтрен табар өчен яисә аның кызы Миңлегөлне шатландырыр өчен дә түгел, бәлки яшь кияүгә үзен юмарт һәм туган­нарга якын күңелле итеп күрсәтү өчен Миңлегөлгә бүләк итен бер күлмәклек ефәк материя бирергә булды. Хатыны Газизә материяне кәгазьгә төреп маташкан чагында ул кырыс кына итеп аңар:

— Адәм рәтле, матурлабрак төр; асыл әйберне ничек җитте алан пуртәнке төсле итеп төрмиләр аны!—диде.

Карчык кәгазьне сүтеп яңадан төрергә керешкән генә иде, өн алдында ишек шакыган тавыш ишетелде.

— Куеп тор, — диде Садыйк карт, үзе ишек ачарга чыкты. Аның куркыныбрак, калтыравык тавыш белән:

— Кем ул? — дип соравына каршы тыш­кы яктан аңар:

— Мин—Нәгыйм, — дигән җавап ише­телде.

Нәгыйм өйгә керен утырганнан соң карт белән карчыкның кыланышларында ниндидер бер тынычсызлану сыман әйбер барлыкны сизде.

— Мин сезне вакытсыз борчыдым бу­гай, Садыйк абзый, — диде ул, — минем әллә нәрсә йомыш юк, тегеләй, хәлегезне белеп чыгыйм дип кенә керүем иде...

«Сизгер машинник!» дип картның куп­лено килде.

— Зарар юк. Нигә вакытсыз булсын, бик вакытлы... — диде ул, — безнең әллә ни эш юк ич. Тик әле үзебезнең Миңлебикә чәйгә чакырып чыккан нде... Аңар керербезме әллә дигән идек.

Керегез, кер, мин хәзер чыгам, миңа карамагыз, мин тегеләй генә... — диде Нәгыйм. Карт, уң кулының баш һәм имән бармагы белән сакал очын кармаштырып куйды, чак кына уйлап торгач:

Ә, юк, алай булмый, әйдә бергә ке­рербез, яшь кияүне күрерсең, танышыр­сыз, үз кешеләр ич!.. — диде.

Нәгыйм баш тартмады. Тик йомшак кына сорау бирү белән чикләнде:

Уңайсыз булмасмы соң? — диде.

 Бер ни түгел, Миңлебикә минем туган ич, яшьләр тагын да шулай ук, үзебезнекеләр, — диде Садыйк карт.

Газизә карчык та картның сүзенә үз ягыннан көч биреп куйды:

— Дөрес, дөрес, бик әйбәт булыр, — диде.

Шулай да. алар күмәк булып, өчәүләп кергәч Газизә карчык бүләк төенчекне Миңлегөлгә тоттырган чагында Садыйк карт, беренче сүзне Миңлебикә алдында акланудан башлаган булды:

— Мине орышмассыңдыр бит, сеңелкәш? — диде ул.

— Ни өчен? — дип сорады Миңлебикә.

— Ә, юк, тегеләй генә..., — диде карт, һәм Нәгыймгә карап көлгән булды: — хи, хи, хи, Нәгыйм баҗай керергә теләмәгән иде, уңайсыз булыр, фәлән-фәсмәтән дигән була. Ә мин аны көчләп дигәндәй, ай-ваена куймыйча үзем алып кердем, орыша торган булсаң үземне генә орыш инде, сеңел, яме?

Миңлебикә һәм аның кияве белән кызы картның бу сүхчәренә җәберсенгән булып кыландылар һәм шул уңайдан Нәгыймгә айрага илтыйфат күрсәтеп маташты,Гильманов хәзергә хәтле Нәгыймне күр­гәне юк, ләкин аның үзе һәм «эш»ләре турында байтак нәрсәләр ишеткән иде, шуңар күрә Нәгыймнең көтмәгәндә килен чыгуы аңарда чынлап та кәнагатьлек һәм кызыксыну тойгысы тудырды. Ә Нәгыйм­гә Гильманов турында Садыйк карт болай дигән иде: «Миңлегөлнең кияве Әнвәр дигән егет безнең өчен фәрештә булып чыкты. Ул булмаган булса эш ха­рап иде... Кешшөсен дә тапты, юлын да җанлады, хакы арзан булмады булуын, әмма җан бәһасы тагын да кыйммәтрәк...

Кемнең җаны турында сүз барганлык Нәгыйм өчен бик ачык иде әлбәттә. Шу­ның белән бергә Нәгыйм үзенең җаны өчен дә. картның әйткәне егеткә үзен азмы-күпме бурычлы хис кылган иде, шуңа күрә дә ул хәзер Гильманов белән күрешкән чагында аның кулын каты итеп кысты һәм ике-өч талкыр селкетеп куйды.

Аларның кул кысышуларына ялгап ук Садыйк карт Нәгыймгә Гильманов турын­да тагын да бераз мактау сүзләре әйтергә тиеш тапты.

— Безнең яшь кияү булдыклы, зирәк егет булып чыкты. Аллаһе Тәгалә тәүфигын юлдаш кылсын. Мәрхүм атасы Хәсән төсле булыр ахрысы. Әмма да үткер кеше иде мәрхүм! Тегеләй зур байлыгы юк иде югын, шулай да байлар арасында ышаны­чы бар, бөтенләй үз кеше булып беткән иде һәм ярага иделәр үзен, хәер, соңгы елларда үзе дә зур гына дәүләт иясе булды. Ләкин, ходаның хикмәте, озак биләргә туры килмәде, һәммәбезнең башыбызга килгәнбәлаигазыйм аны да читтә калдырмады, аңарга дя шавкымы эләкте. Байлыкның рәхәтен күрим дигәндә генә дөньялар зирзәбәр килде фәразан, «Йөрәгемне тартып алдылар. Садыйк абзый, дөньяда тора алмамдыр инде...» дигән иде мескен. Шуннан соң озакламый үлеп тә китте бичара.

Картның сүзен артык озынга җибәрмәс өчен хатыны Газизә карчык әйтеп салды.

— Аллаһы тәгалә оҗмах байлыгы бирсен инде, ни хәл итәсең...

— Ягез, җылы көе сумсадан авыз ите­гез, суынып та беткәндер инде, кайнар чагында бик тәмле иде югыйсә, — диде Миңлебикә.

Кунаклар ашарга керештеләр. Садыйк карт ике сумса ашап өченчене кулына алгач Миңлебикәнең сүзенә җавап итеп:

— Бик әйбәт! — дип куйды. Аксын аша­гач чәйле чынаякны үзенә якынрак тарт­ты. Хатыны ягына чак кына муйнын бора төшеп: — Оҗмах байлыгы, карчык, әлбәт­тә кирәк әйбер. — диде,— аясында сүз дә юк. һәммәбезнең дә теләк шул. Ләкин аның белән генә эш бетми. Әйтергә җиңел ул!.. 

Гильманов шаяру тоны белән:

— Эшләве кыенракмы әллә. Садыйк абзый? — диде.

— Шулаерак шул, энекәем, хәер, сезнең кебек укымышлы яшьләрне өйрәтү безнең эчеп уңайсыз, сез безгә караганда күбрәк беләсез. Шулай да бездә тормыш бар дигән булып без картлар акыл сатарга яра­табыз; аясына ачуланмагыз инде, җа­ным,— диде Садыйк карт һәм эченнән: «Әйдә, малайның бераз койрыгы күтәрел­сен!» дин уйлан куйды.

Тәҗрибә ул зур нәрсә, Садыйк аб­зый, — диде Гильманов.

Ныгытып ашаган аралаш Нәгыйм дә сүзгә катнашырга тиеш тапты.

Ансыз бер нәрсә дә эшлән булмый,— диде ул.

Нәгыймнең бу сүзләре ни өчендер (йо­кымсыраган тавыш белән әйтелгәнгә күрә булырга кирәк) картка охшап бетмәде.

— Синең белән бездә наука ягы чама­лырак бит, Нәгыйм баҗай, мин шуны әй­тергә теләгән идем. Ә Әнвәр әфәнде, фаразан, образованный кеше ул, — диде.

Картның сүзләре Нәгыймгә катырак кагылган булып тоелса да ул моңар кәйфе киткәнлеген сиздермәскә тырышты.

Ансын бик дөрес әйтәсең. Садыйк абзый, наука юк инде ул бездә, — диде.

 

Карт бу юлы да Нәгыймнең сүзен ярат­мады. Чөнки ул Нәгыймдә һәм үзендә «наука»ның азлыгы турында гына әйтеп үткән иде. Ә Нәгыйм инде аны төп күтәрә юкка чыгарды! Шулай да ул Нәгыймгә җавап бирмичә, бары: «ишәк, янына иш- тарта!» дип эченнән әйтеп куйды. Ә Гильмановка татлы теллеләнеп:

— Кара әле, кияүкәй, — диде. — Мин синнән бер әйбер турында сора.макчы бу­лам.

— Сорагыз, Садыйк абзый, — диде Гиль­манов.

— Мин ул турыда һаман сорарга-сорарга дип йөрим, әллә нәрсә, туры килми шунда. Ә син ул хикмәтләрне яхшы беләсеңдер дни уйлыйм.

— Нәрсә соң ул, Садыйк абзый? Нин­ди хикмәтләр? — дип сорады Гильманов.

— Хикмәт дип, әллә ни зур хикмәт тә түгел алар. Шулай да бер уйлаганда кеч­кенә дип тә әйтеп булмый.

— Я, я?

— Менә, безне, буржуйларны дип әйтик, фәразан, әйбәтләп таладыгыз, шыр ялан­гач калдыра яздыгыз, фәразан, шулай бит хи, хи, хи? — дип Садыйк ясалма рәвештә бераз көлгән булды, һәм сүзендә дәвам итте: — кара әле, син ачулана күрмә, кияүкәй, таладыгыз дип әйтүем, тегеләй, шаярып кына... Ул турыда сиңа бөтенләй үпкәм юк, фәразан хи, хи, хи.

— Беләм, беләм, шаярып сөйләгәнеңне бик беләм, Садыйк абзый, — диде Гиль­манов.

Шуннан соң Садыйк карт җитди чырай белән:

Инде син миңа шунсын әйт: бу яңа иктыйсади сәясәт дигән әйбер, нәрсә соң ул үзе? — диде.

Гильманов чак кына уйлап торгач:

Ул, Садыйк абзый, бодай: аның тео­рия ягы һәм шулай ук практик ягы бар. Әгәр тыңларга иренмәсәгез, мин аны сез­гә киңрәк итеп аңлата алам... Мәсәлән: ул, эшче сыйныф белән крестьяннәрнең социализм төзү өчен ныклы союзда булу­ларын тәэмин итәргә тиеш. Монысы төп

Максад итеп куела, һәм шулай ук тео­риягә дә кайтып кала...

— Тукта әле, чак кына сүзеңне бү­лим, — диде Садыйк, — нәрсәгә кайтып кала дисең?

— Теориягә, дим, Садыйк абзый.

— Анысы тагын нәрсә?

— Теория ул ике сүз белән әйткәндә «руководство к действию», татарча итеп әйткәндә «хәрәкәткә юл күрсәткеч» булып чыга, Садыйк абзый.

— Син минем сүзне аңламадың булырга кирәк, җаным. Миңа аның, юл күрсәтүләре бөтенләй кирәк түгел. Үзем дә яхшы бе­ләм. Сукыр түгел, аллага шөкер. Тик, син миңа шунысын әйт: ышанычлымы ул, түгелме? Миңа аның шунысын белергә кирәк. Менә, мәсәлән, хөкүмәт дип әйтик инде, яңа иктыйсадый сәясәт чыгарды, сәүдәгәрләр өчен дә алу-сатуга ихтыяр бирде, фәразан. Шуннан килеп базар дигәнең дә терелеп китте. Вак-төяк шара- мишкаләр чыр-чу килеп сәүдәгә кереште­ләр. Ул гына түгел, камыт бавлары ныгырак булган кешеләр дә моңар кызыга башладылар. Урыс һәм безнең татар агай- энеләрдән дә бер талан кешеләр зур гына сумалар куеп магазинсыман нәрсә­ләр дә ачып җибәрделәр. Ә бит һәр кем­гә дә билгеле: магазин ачу — кечкенә әй­бер түгел, үзеңнең байлыгыңны кеше күзе алдына җәйрәтеп кую дигән сүз. Шулай түгелме, Нәгыйм баҗай?

Шулай, Садыйк абзый. Хәзерге за­манда җәйрәтеп куйганны гына түгел, җир астына күмеп куйганны да алгалаштыралар.

Нәгыймнең бу сүзенә каршы Садыйк карт, күз кырые белән аңар карган ки­леш, үтә тозлы һәм шуның өстәвенә бозланган кыяр капкан төсле чыраен сыт­ты. Гильманов белән Миңлегөл чак кына җылмаеп куйдылар. Миңлебикә карчык, абыйсының ачулануыннан куркып чыраен­да җитдилек саклады. Нәгыйм белән Га­зизә карчык бер нәрсә дә булмаган төсле сумса ашауда дәвам итә иделәр.

Күмеп куйганнар турында сүз бар­мый бит биредә, Нәгыйм, — диде Садыйк
карт ачулырак тавыш белән, — аларны эзләү-табу, нихәтле булса да мәшәкатьлерәк эш, ә инде магазин ачып күз алга куйгач эш бөтенләй җиңелә ләбаса. Шуңар күрә мин Әнвәр кияүгә яна иктыйсадый сәясәт дигән нәрсә турында сорау бирдем. Сарыкларны мәйтәм абзарга кер­теп икенче кабат йоннарын кырку өчен генә эшләнмиме икән бу хикмәт? Ярты елдан яисә бер елдан, фәраз иттек, ма­газиннарга тагын да шартлатып йозак салмаслармы икән сон дим? Әнә, минем күңелгә шушындый бер шик килә, фәразан. Кайберәүләр бөтенләй икенче төрле уйлыйлар. Янәсе, большевиклар, тегеләй, болай мәтәштереп караганнан соң, эш чыкмаганлыкны аңлагач, яңадан иске за­конга кайтырга тиеш тапканнар имеш. Инде моннан соң гел шушылай, үзебез­нең элекке закон буенча, ягъни мәсәлән, байлар бай көенчә, ярлылар ярлы көенчә, аллаһе тәгалә кушкан закон юлы буенча барсыннар дигән фикергә килгәннәр имеш.

— Шулай булмый хәле юк, — диде Нә­гыйм.

Садыйк карт Нәгыймнең сүзен бөтенләй ишетмәмешкә салышып:

— Я, Әнвәр әфәнде, минем әйткәннәрнең кайсы дөресрәк булыр синеңчә? — диде.

— Сез әйткәннәрнең икәвесе дә дөрес­лектән бераз читкә китәләр, Садыйк аб­зый, — диде Гильманов.

— Шулаймы? Ничек инде ул алай, фәразаи?

— Яңа иктыйсадый сәясәт ул бер ел яисә ике елдан гына бетә торган әйбер түгел. Монысы һич шиксез, ә инде икен­че яктан алсак, аңар, «гел шушылай» ба­рыр, дип тә карарга ярамый. Бер вакыт аның үзгәртелүе күз алда тотыла.

— Магазиннарга тагын да йозак салу формасында, фәраз иттек? Шулай бит?

— Әйе... Шулай, дип әйтергә дә мөмкин.

— Ай-яй-яй-яй! Сөбхан алла ләхәүлә вәлә куәтә!

Нәгыйм әче генә елмаеп:

— Тиз түгел бит әле ул, Садыйк аб­зый! — диде.

Садыйк карт үчсгуле тавыш белән Нәгыймгә ташланды:

«Тиз түгел», «тиз түгел»! Тиз түгел- нең койрыгын тотар хәл юк. Мин анык елын беләсем килә! Шунысын әйтегез ceJ миңа!

Менә инде анысын әйтүе читен» Садыйк абзый, диде Гильманов, — чөнки съездда да аның срогы билгеләнмәде.

Садыйк карт ялынып сораган тавыш белә:

Чама белән дә әйтеп булмыймы, фа­разан? — диде.

Гильманов уйланып торган арада Нә­гыйм йокымсыраган таныш белән әйтеп салды:

Минемчә илле-алтмыш еллар үтәр әле.

«Әллә саташып сөйли, әллә мине мыскыллалган була бу хәерсез» дип Садыйк карт эченнән унлап куйды һәм кинәт Нәгыймгә таба башын борып ачулы күз белән аңар карап алды.

— Унбиш-егерме елдан ары бармас, минемчә, — диде Гильманов.

— Ә унбиш-егерме елларга барыр дисен, икән инде син?

— Артыгын әйтә алмыйм, әмма бу хәтлесендә һич тә шик юк, чөнки Ленин үзе дә шулайрак әйткән.

Садыйк карт күзләре кинәт кенә мылт-мылт иттереп йомгалады һәм:

— Унбиш-егерме ел дип әйтеп әйткән­мени? — дип сорады.

— Алай ук әйтеп бетермәгән бетерүен, шулай да ул бу эшне, җитди һәм озакка бара торган хәл дип әйткән. Менә инде шуннан бер кадәр аңларга мөмкин дип беләм.

Садыйк карт, утырган җиреннән торы- китәргә омтылган төсле кузгалып куйды, һәм шул ук вакытта сорау бирде:

— Озакка бара торган хәл дип әйткән, ә? Чынлап шулай дигәнме?

Дөрес, шулай әйткән,—диде Гыйльманова.

— Алай булгач бик әйбәт, аның ише кешеләр бер әйттеме, инде бетте, сүз­дән кайту юк инде аларда.

— Шуңа күрә дә бит, менә, мин илле- алтмыш ел дип әйтәсем килә, — диде Нәгыйм.

— Үз башыңнан чыгарып кына сөйлә­мә, син! Ленин бит алай дип әйтмәгән

 

Шулай булгач син юкны сөйлисең булып чыга! Ә китап телендә аңар сафсата ди­ләр, ачуың килмәсен, баҗай, җан кисәгем!

Нәгыймнең муен тамырлары кабарып чыкты. Кәефе киткәнен белдермәс өчен кө­лемсерәп Гильмановка карады.

— Ленин унбиш-егерме ел дип тә әйтмәгән ич,—диде ул һәм картны үчек­ләү әчеп өстәде: — аның озак дигәне бәлки ике-өч кенә елдыр, каян беләсең?!

— Менә инде! Килде җиңги, кинәнде тутай! диләр шушындый урында. Илле- алтмыш елдан кинәт кенә ике-еч елга төштең дә киттең ходаның рәхмәтлесе! — диде Садыйк карт өмитсезләнгәнрәк тавыш белән.

Хатын-кызлар ир-атның җидди мәсьәлә турында сүз алып баруларына хөрмәт йөзеннән һәм дә мәсьәләнең әһәмиятлелеген аңлаганлыкларын күрсәтү өчен сүзгә катышмый утырдылар. Бары Миңнегөл генә берничә тапкыр тамагын кырып сүзгә кысылмакчы булган иде, ләкин ул да Садыйк картның кәйфе китүдән шик­ләнеп эндәшми калды. Бигрәк тә бүген, карт абыйсы аңар кыйммәтле бүләк алып кер­гән көнне, ул аның кәефен бозасы килми иде. Ә хатын-кызның сүз һәм эш мәйданын Садыйк картның нәрсәләр белән чикләгәне Миңлегөлгә дә бик билгеле: аш-су, кием- салым, иргә буйсыну...

Нәгыймнең соңгы сүзләре һәм Садыйк картның аңар каршы ризасызлык белән җаваплануы хатын-кызларга да уңайсыз тоелды: кызу гына барган җигүле ат кинәт тугарылып киткән төсле булды. Алар бер-берләренә карашып алдылар. Картның хатыны Газизә ирләргә ишеттермәс өчен әкрен тавыш белән әйтеп салды:

Җүнле әйбер буламы соң бу заманда!

Садыйк карт артык эндәшмичә муйнын кыйшайтыбрак өстәлдәге ак салфетка­ның кырыен бөгәрләп маташа һәм аның кулы калтырый иде. Нәгыйм үз угының нак кирәкле урынга барын төшкәнен си­зеп бераз шатланды һәм шуның белән бергә, ярага иодаформ сыман бераз дару сибәргә дә тиеш тапты.

Ә кайбер төпле генә кешеләр, Са­дыйк абзый, нак синең бая әйткәнеңчә уйлыйлар, — диде ул.

— Ничек, бая эткәнемчә, ягъни мәсәлән?

— Ягъни мәсәлән, аның срогы унбиш-егерме ел да түгел, хәтта илле-алтмыш ел да түгел, ә мәңгегә!

— Мәңгегә! Анысы нәрсәгә? Без мәңге тормыйбыз ич.

Миңлегөлгә бу юлы Садыйк абзасының кәйфен җибәрми торган сүз әйтергә урын килеп чыкты.

— Менә Садыйк абзый дөрес әйтте ичмасам, — диде ул.

— Шулай, Миңлегөл, дөнья үзе дә мәңгелек түгел ләбаса! Ә Нәгыйм баҗай мине—«мәңге» белән куандырмакчы була. Безгә аның төп кирәге — турысын әйт­кәндә, ул түгел...

— Төп кирәге нәрсә, Садыйк абзый? — дип сорады Миңлегөл.

Карт аңар җавап бирмәде. Ул әйткән «төп кирәк» әйбернең пидән гыйбарәт икә­нен аңлау тегеләй дә читен түгел иде.

Карт сүзендә дәвам итеп:

— Унбиш-егерме ел икән, әйдә, хәере белән булсын, тәвәккәлләргә туры килә алай булгач... Сумалырак кешеләр белән артель-мазар оештырып булса, берәр хикмәт чыгуы да ихтимал. Аллаһетәгаләнең рәхмәте киң, — диде.

Садыйк картның яңадан ныгытып сәүдә­гә керешергә карар биргәнлеген мәҗлес-тәгеләр ачык аңладылар. Шул уңай белән кайберләре аның тагын ничә еллар яшәргә чамасы барлык мәсьәләсе белән дә. эчтән кызыксынып куйдылар. Ә Нәгыйм тагын да киңрәк уйланып китте. * Авылдагы ат белән сыерны акчага әйләндереп һәм дә Хөснулладан бераз әҗәткә алып. Садыйк карт белән «артель» булу хыялына кадәр барып җитте ул.

Әхмәт йокысыннан уянгач та Нәсимәнең алъяпкычлы килеш, җи горле килеш кыяфәте аның күз алдына килеп басты. Мисбах дворник исәп алып чыкканга инде менә бер атна була, ә Нәсимә шул арада үзенең карусызлыгы белән, аш пешерү эшләрен­нән тыш, утын ваклау, йорт себерү, хәтта капка алдыларын чистарту шикелле дворник хезмәтләрен дә тырыша-тырыша
үтәп маташа. Ярын торган эш түгел, әлбәттә, ләкин аңар кушкан кеше дә юк бит! «Шулай да завхозга гына ышанып торырга ярамый. Биржага бүген үзем барыйм әле'» дип Әхмәт күңленә беркетеп куйды.

Ул тиз арада чәй эчкәләде, инде чыгып китәргә хәзерләнә иде, йомшак кына ишек шакаган тавыш ишетелде.

— Мөмкин! — дип кычкырды Әхмәт.

Ишектән бер бала белән бер өлкән кеше керделәр. Икәвесенең дә бүрек-колакчыннары әллә ничек бер уңайга кызык кына тырпаеп торган төсле күрен­деләр Әхмәткә; икәвесенең дә уң як колакчыннары югарырак күтәрелеп, сул яктагылары түбәнрәк төшеп тора иделәр. Шул ук минутта Әхмәт бу кешене чырай һәм кыяфәте белән төсмерләде. Ләкин канда күрешкәнлекләре һәм ничек итеч такышканлыклары тиз генә аның хәтремә килмәде.

— Ни хәлләр, дус кеше? Нн эшләр бетереп йөрисең? — диде ул.

Теге кеше битләрен җыерчыкландырып киң генә елмайды.

— Сөбханалла! Таныш егет ләбаса! — диде ул һәм бармагы белән, ни өчендер, ишеккә таба төртеп сорады: — Синме инде шушында заведующий?

— Әйе, — диде Әхмәт.

Шуннан теге кеше ашыкмыйча гына бү­реген салып якындагы урындыкка куйды. Икенче урындыкны чак кына кузгатып, шулай ук ашыкмыйча гына утырды.

— Менә бит, — диде ул, — тау тау белән очрашмас, әдәм әдәм белән очрашыр, дигәннәр бабайлар. Дөрес әйткәннәр шул. Кара әле, улым Гарәпша, абыеңны таный­сынмы соң?

Малай басып торган җирендә аякларын алмаштырып, кыю гына нечкә тавыш белән:

— Бераз таный төшәм буган. — диде.

Әлеге кеше тагын да киңрәк елмайды һәм, өстәвенә. Әхмәткә карап күз кысып та куйды.

— Әнә теге вакытта, — диде ул, безнең бәләкәй Бобик шушы абыеңның аягына танавы белән бәрелеп үзенең авыз-борын­нарын канаткан иде, суккин сын! Белдең­ме инде? Хи, хи, хи.

Малай тагын да җанланып китте.

Белдем. белдем, нигә белмәскә? Водакачканың да шул вакытта тәгәрә­теп төшергән идек ич, — диде ул.

Юк, улым, анысы берничә көн соңын тын булды инде...

Чынлап та. сез бит анда сакчы идегез, кемегез хәтремнән чыккан...

һи! Минем исем җиңел: Галләметтин дип йөртәләр, хәтта Галләм дисәң дә ярын. Бәясе үзгәрми. Ә водокачка нишлә­де, эшкә аштымы соң?

Ә нишләп ашмасын, эшкә ашырыр өчен алган идек ич без аны.

Шунда ук әйткән идем мин аны.

Бозылган, эшкә ярамый дип әйткән идең син бугай. Шулаерак минем хәтердә калган шикелле, Галләм агай.

Ә юк! Алай булса аңлап җитмәгән­сең, энекәш, мин бит Садыйк хаҗи шулай дип әйтеп әйтә дип әйткән идем. Ә менә ип­ием шулай дип әйтеп әйтүем, ягъни водакачканың хуҗасы үзе шулай дип әйтеп әйтә дигән сүзем, үзе үк күрсәтә, значится, водакачка бозык түгел.

— Сүз юк, югын... — диде Галләм һәм бераз уйланып торганнан соң түбәнгә ка­раган килеш әкренрәк сорап куйды:—үзе­гезгә бераз бирмәделәрме?

— Нәрсә бирмәделәрме?

— Юк, тегеләй, әлеге алтын-көмешне мәйтәм...

— Без аны сорамадык. Чөнки коллектив­ка хөкүмәтнең ярдәме тегеләй дә аз тү­гел: иген машиналары, ат көче башка һәч башкалар. Ә алтын көмеш безгә нәрсәгә? Әмма хөкүмәткә ул заграницадан машина­лар китертү өчен кирәк.

Галләм кечкенә генә каралҗым сакалың йомшак кына итен учы белән сыпырды һай шулай ук әкрен тавыш белән әйтеп салды:

— Ансыз булмый диген, ә?!.

Әхмәт Галләмнең бу соңгы сүзен, бигрәк
тә әйтү тонын яратмады. «Бу миннән ал­тын дауларга унлаган төсле кылана бугай» дип аның күңленә килде.

- Кара әле, Галләметтин агай, — диде ул, — синең, миндә берәр йомышың бармы? Юкса мин биржага барырга ашыгам... Дворник кирәк иде безгә...

Әхмәт шулай дигәч Галләм бераз каба­лана төшен янәшә урындыктагы бүреген кулына алды.

Ә, әйе... Кем иптәш, минем йомыш мондый гына: әнә шул минем Гарәпша» да берәр яры урнаштырып булмасмы дин кил­гән идем, малай тегеләй ипле, ул-бу әшә­келеге юк. Көчекләр белән шаярырга яра­та, менә анысы бар, анысын алдан ух әйтеп куям.

Балалар йортына урнаштырмакчы бу­ласыңмы?— дип сорады Әхмәт.

Билгеле инде. Шунда дип уйлаган идек. Җиңгәең дә шушында ятешрәк бу­лыр иде, ди, тегендә торып, үзең беләсең, понимает, укымыйча калуы да бар. Биг­рәк тә әнә аяк кисме чутыннан җайсызлы­гы зур, яман, ясап та һич өлгертер хәл юк... Ә монда, ичмасам, укыштырып-нитеп, тамакланып дигәндәй кышны үткәрер иде, дибез...

— Анысы шулай, Галләм агай, анысын бик дөрес әйтәсең. Ләкин бит балалар йортына атасыз-анасыз, ятим балалар гына алына.

Анысы да бармыни әле?!—диде Гал­ләм һәм беркадәр әче елмаю белән: «Их. бала, бала, атасыз-анасыз булсаң эш җайлырак буласы икән!» дигән төсле иттереп Гәрәйшага караган килеш башын чайкап куйды.

Синең ише типсә тимер өзәрлек атаен булган баланы алып булмый шул. Закон шулай, Галләметтин агай.

Яшең илледән үткәч өзәрсең пыча­гым! Тимер түгел, салам өзсә дә рәхмәт әйтерсең!

Әнә Чекерәш районында Халморатоз днгән кеше сабан туйларында көрәшеп бөтен районда беренчелекне алган. Ә яше алтмышта дн. Газетада яздылар нч.

Ем м... Ул Халморат днгән кешенең хәле икенчерәктер шул! Шуның өстәвелә сәләте дә булырга кирәк значится. Шун­нан килеп шартлата да — шартлата, кү­рәмсең, яшенә төкерсенмени андый кеше!

— Менә үзең үк әйтеп бирдең!

— Әти. әйдә, китик инде алай булгач, - диде Гарәпша.

Галләм, уңайсыз хәлдәй котылырга чара эзләгән төсле, башын иеп бераз уйга талды.

— Кара әле, Галләм агай, — диде Әх­мәт,— булмаса без оолай итик... син әле һаман да тегендә сакчы булып торасыңмы?

Сакчы булып тормый, ни... һаман шунда. Бер кая да киткәнем юк.

Ә менә безгә дворник кирәк, безгә дворниклык эшенә күчәргә риза булсаң Гарәпша мәсьәләсе дә шуның белән үзен­нән үзе чишелер иде...

Галләм тиз генә җавап бирмәде, бераз уйланып торгач:

Бер ияләшкән җирдән китәсе килми­дер иде килүен, — диде ул, — ә инде эш бодай булгач карап карамыйча да ярамый, чөнки, күрәмсең, малай бик аяулы. Бер кая укымыйча шырпы коробкаларын, дача вывескаларын шатырдата гына! Җиңгәң белән шаккатабыз хәтта... Ә эш ничек соң, тегеләй бик авыр түгелдер бит?

— Нәрсәсе авыр булсын! Утын ваклау, утын кертү, ишек алдын, капка алдыларын себерү һәм башка шуның ише вак-төяк эшләр...

Әй! Аның шиеләрне булдырабыз, алла боерса.

Кыскасы, йортның җинаклылыгы, чис­талыгы...

Галләм өстәп куйды:

— Пурадкысы...

Әйе, әйе, пурадкысы, һәммәсе синең өстә була, боларның һәммәсенә син җавап бирәсең. Димәк, йортның тышкы эшләрендә син хуҗа буласың.

Аңлашылды,—диде Галләм һәм башы белән дә шул ук мәгънәне аңлата торган рәвештә ымлап куйды.

Шуннан соң Әхмәт аңар тору урны, ашау-эчү тәэмин ителү һәм хакы турында сөйләп биргәч Галләм бөтенләйгә канәгатьләнде. Тик Мәгариф бүлегенең хуҗалык идарәсеннән, икенче урынга күчү турында рөхсәт аласы бар иде, алар Гарәпша белән икәүләп моннан туп-туры анда киттеләр.

Юлда барган чагында Гарәпша үзенең

монда алган тәэсирләрен әткәсенә дә әй­теп бирде:

— Әмма әйбәт кеше булырга кирәк бу абый. Сине дә инде яхшы урынга алды. Мине дә балалар йортына кертергә булды. Башта әйткәнчә алмыйча кайтарып җибәргән булса нинди күңелсез булыр иде. Элек тә ул: «Атасы-анасы булган ба­ланы алып булмый, закон кушмый» дигәч елыйсы.чарым килде. Шундук елап җибәрә яздым хәтта, — диде.

— Ул, улым, коммунист, — диде Гал­ләм,— коммунистлар ярлы кешенең нужа­сын беләләр шул. Инде ипләп кенә уку ягын кара. Үскәч син дә коммунист бу­лырсың. Көчекләр белән байтак шаярдык, инде җитәр!..

Мәгариф бүлегенең, хуҗалык идарәсен­дә тоткарлык булмады. Галләм, күчүенең төп сәбәбен Гарәпшаның уку мәсьәләсе белән бәйләп күрсәткәч хуҗалык мөдире Соколов артык озак уйланып тормады,

— Ярар алайса, — диде, — тегендә бала- чагасыз берәр карт-коры җибәрергә туры килер. Захар карт сорап та йөргән иде шикелле... Кайчан күчәргә уйлыйсың? Әйберләреңне күчерергә Матвейдан ат сорарсың. Мин аңар әйтеп куярмын.

Чынлап та кучер Матвейның каен атасы Захар бабай андагы рәхәтлекләрне күз ■ алда тотып күптәннән ул урынга кызыгып йөридер иде: кыш көне капкан белән куян аулау, җәй көне су буенда балык тотып яту шикелле дә күңелле әйбер булмастыр бу дөньяда, дип уйлыйдыр иде ул. Ә аның куян капкыннары һәм кызыл канат подпускалары күбесенчә ту­тыгып ята иделәр...

— Бүген үк күчәргә кирәк, иптәш Со­колов, чөнки мондагылар бик ашыктыра­лар. Эш миңа гына терәлеп тора, значитса, — диде Галләм.

— Шулай булгач, әйдә, ат буш булса, селти бир.

Ат белән яңа гына тирес түгеп кайт­кан иделәр, Матвей мәсьәләнең нидән торганлыгын аңлап алгач икенче йөкне төятмәде, Галләм белән Гарәпшаны ти­ресле чанага утыртты да җибәрде. Чөнки Захар бабай Матвейда тора, ә шулай булгач Захар бабайга файда Матвей өчен дә зарар түгел иде...

Алар, аталы-уллы, чанага утырып кип урамга чыккач Галләм күңелле генә ел­маеп:

Эшләр майлаган шикелле бара, улым, әйе бит? — диде.

Эшләр әйбәт бара дигән сүзме инде ул. әткәй? — дип сорады Гарәпша.

— Соң инде билгеле шулай, перимир, майлаган коймакны алып кара да, майлама­ган коймакны алып кара. Майлаганы шома­рак. әйбәтрәк бара ич. Бу да шулай. . Тегендә дә монда да, берсе дә каршы килмәделәр. Атына хәтле биреп җибәрделәр. Бәләкәй чана белән күченеп килү бигүк асат булмас иде дигән сүзем.

Гарәпша, әткәсенең соңгы сүзләренә зур әһәмият бирмәде. Бәләкәй чана белән күченеп килү, аның уенча, тагын да кызыклырак булыр иде шикелле. Бигрәк тә елга аркылы күчкәй чакта яр өстен­нән шуышып төшүне, бәләкәй чапанын авып, өй әйберләренең тәгәрәп чәчелеп китүләрен һәм аларны җинап яңадан бә­ләкәй чанага төяүләрне ул үзенең фанта­зиясе белән күз алга китереп искиткеч кызык күрнешләр ясап өлгерде. Ә майла­ган коймак турындагы сүзләр аңар тәэсир итмәде түгел, нык тәэсир иттеләр. Авзына сулар килү генә түгел, хәтта борнына исләре дә кергән төсле булды. Берүк алар иртәнчәк икмәк белән йомыры бә­рәңге капкалап кына киткән иделәр.

— Инде Бобикны нишләтербез икән, әткәй?-—дип сорады Гарәпша.

Бобик мәсьәләсе дә хәзер Гарәпша өчен икенчерәк төс алган иде инде. Балалар йор­тына үзе генә алынган тәкъдирдә, нихәтле авыр булса да, Бобиктан бөтенләй аерылып торырга риза булган иде ул. Ә инде әт­кәсе белән әнкәсе дә шунда күчәчәк бул­гач Бобикны бер үзен ни дип аерып-калдырырлар икән? Калдырган тәкъдирдә дә кемгә һәм нинди шартлар белән калдыру мәсьә­ләсе ачык хәл кылынырга тиеш иде Гарәпша фнкеренчә. Теләсә кемгә генә калдырганда да иң кимендә аны ике-өч тапкыр ашату һәм аңар җил өрми торган елы оя ясауны шарт итеп куярга кирәк дин Гарәпша үзенең күңленә беркетеп куйды. Әнә теге вакытта Бобикның нин­дидер аңлашылып җитмәгән бер бәхетсезлеккә дучар булуы — үзенең җүләрлеге яисә кешенең усаллыгы аркасында (аны­сы барыбер) авыз-борыннары канап ше­шенүе— Гарәпшаның күңлендә аңар кара­та тирән кызгану тудырган иде. Инде җәй көне генә Бобикның дус иптәше Meдокның ниндидер этләр белән шәһәр ягына китеп (анысын күрүчеләр булган) шулай ук аңлашылып җитмәгән рәвештә хәбәр­сез югалуы һәм шулай итеп Бобикның япа ялгыз калуы Гарәпшага тагын да аз тәэсир итмәде. Ул аны хәзер ялызлык хәсрәте чигүе өчен дә кызгана иде. Медок бар чагында Бобик белән алар кайчагында ырылдашып - чәйнәшеп тә ала­лар, ләкин анысы сирәк буладыр иде, ә күбесенчә уйнау да йөгерү һәм үткән-барганнарны өреп озату иде аларның эшләре. Ә хәзер Бобик бердән бер жуачы Гарәпшадан да бөтенләйгә аерылса һич шиксез аның хәле тагын да кызганычрак булачак. Гарәпша бу турыларда хәзер генә түгел, бәлки әткәсе Соколов белән сөйләшкән чагында һәм Матвейның ти­ресле чанасына утырган чагында ук уйланып торган иде.

— Бобикнымы? Бобикның эше кечкенә. Аны теләсә нишләтергә була, — диде Гаи­ләм бераз унлап торгач өстәде: — Тегендә кайтыйк әле. Әнкәң белән сөйләшербез ул турыларда... Кайсы әйберләрне алып ки­лергә, кайсыларын калдырырга дигәндәй...

Гарәпшаны канәгатьләндерерлек җавап булмады бу. Димәк Бобикны алып килү-килмәү мәсьәләсе махсус көн тәртибенә куелачак әле, Гарәпшаның әткәсе, һич шиксез, алып килмәү ягын куәтләячәк. Чөнки соңгы вакытларда аның ачыктан-ачык булмаса да ничектер Бобикны читләп Һәм кыерсытып караулары сизелә иде. Мәсәлән, шул ук Гарәпшаның Бобнк белән шаяруларына аның кәефе китүен алырга мөмкин. Әнкәсенә дә Гарәпша бик үк ышана алмый, чөнки аның Бобнкка карашы көненә әллә ничә тапкыр үзгәреп куя. Бер карыйсын, «маэмайкаем» дип тегене юакайлый, шуннан озак та үтми: «У, каһәр суккыры, бирән!» дип дөньяда­гы иң алама сүзләр белән аны сүгеп ташлый.

Боларның аталы-уллы, ат белән кайтып килүләре Гарәпшаның әнкәсе Магрифә өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Өйгә ке­реп өстәл янына утыргач кына Галләм аңар эшнең ничек итен әйләнеп чыкканлыгын шактый киң рәвештә аңлатып бирде. Ләкин Гарәпшаның әнкәсе, ни өчендер, ул көткән дәрәжәдә шатлык күрсәтмәде.

— Ярар, хәерле булсын!—дию белән генә чикләнде. Ә Гарәпша аны гына көтмә­гән иде.

Әйберләрне җинаштырып төяргә кереш­теләр, әйбер күп түгел иде. Шулай да вак- төяк, кашык-савыт, таба-табагач, чуен-чүлмәк шикелле нәрсәләрне җинаштырып урнаштыру ярты сагәтьләргә сузылды. Әйбер­ләр урнаштырган арада Бобик, үч иткән төсле, гел чана тирәсендә әйләнә һәм дә килеп-килеп Гарәпшаның аякларына, бишмәтенә сырпала иде. Гарәпша аның вакыт­лыча күз алдыннан читтәрәк торуын тели, кулы белән генә түгел, күз кысып та, башы белән ымлап та, читкә шыларга кирәк икәнлекне аңлатырга тырыша. Ләкин фай­дасыз! Аның саен теге үзенең ахмаклы­гында дәвам итә! Ә хәзер аның китү яисә монда калу мәсьәләсе каралып хәл ителер­гә тиеш. Хәлбуки ул шушы арада күзгә күренмичә читтәрәк торса аның мәсьәләсе, Гарәпша фикренчә, онтылып төшеп калырга мөмкин.

Әйберләр төялеп бетте. Аларның барлы­гы: өч табуретка, бер бәләкәй өстәл, бер иске такта сандык, савыт-сабалар урнашты­рылган бер әрҗә һәм бер төенгә бәйләнгән урын җирләр. Озын скамья белән бер тумбочка һәм сәке такталары, мондагы йорт әйберләре булганлыктан, кузгатмадылар.

Гарәпшаның Бобик турында борчылулары бушка чыкты. Аның мәсьәләсе бөтенләй тел­гә алынмады. Шәһәргә кайткан чагында ул койрыгын кулҗәләгеп ат алдыннан йөгерә, ә Гарәпша аңарга карап-карап кәефләнә иде.