Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ТӨШ КҮРДЕМ

 

Мин төш күрдем.

Йомшак, елы җәйнең

Чалт аяз бер айлы төнендә,

Утырам имеш.

Нигә? Үзем белмим,

Бер ялгызым Волга буенда.

Шул урында,

Кайдан исән чакта

Бәлки ул да бик күп үткәндер.

Ял итәргә туктап, саф чишмәнең

Салкын суын эчеп киткәндер.

Шундый матур анда!

Рәхәт тынлык

Төрле хисләр тудыра йөрәктә.

Артта таулар.

Алда вак-вак күлләр.

Волга җәелеп ага еракта.

Тонык суын аның дулкынлатып,

Пароходлар йөзеп үтәләр.

Ә яр буйлап

Колхоз бакчалары

Еракларга җәелеп китәләр.

Быел җәйне шуннан узган чакта,

Күздән кичерен Волга буйларын,

Озак кына мин утырган идем,

Төрле уйлар белән уйланып.

Мин уйлаган идем Аның моннан

Күп тапкырлар узып китүен,

Һәм иң соңгы тапкыр гомерендә

Фаҗигале бер ял итүен.

Соңгы тапкыр,

Менә шушы юлда.

Шушы тирәләрдә күрәсең,

Сизгәнлеген аның...

(Нинди авыр!)

Сизгәнлеген шунда үләсең...

Мин күрергә аны теләгәндәй,

 Күздән кичереп ярның бар җирен,

Утырмыймы шунда, дигән кебек,

Тирә-якка караган идем.

Мин төш күрдем бүген.

Ул төшемдә

Утырам имеш нак шул урында.

Утырам имеш көтеп,

Кемне, белмим,

Уйга чумып айның нурында.

Кинәт шунда

Минем бер ягымда

Нидер кыштырдады.

Карасам,

Минем белән бергә ул утыра.

Үзгәрмәгән бер дә ичмасам!

Үзе миңа таба

Каш астыннан

Җидди итеп караган көйгә,

Тик утыра,

Исән чактагы күк,

 

Исе китмәгәндәй бер нигә.

Мин

Югалткан нәрсәм тапкан кебек. Сикереп тордым.

Аңа суздым кул:

Галиясгар абый!

—Бу син ич бу?!

Ничек күрмәдем мин.

Шунда ул

Акрын гына миңа кулын сузды:

Ни бар,— диде,— сөйлә тизрәк!

 Мине балаларым көтәләрдер.

Төн бит инде.

Кайтырга кирәк.

Мин

Нишләргә белми каушавымнан,

Торганнан соң бераз аптырап,

Сүзне ничек башларга белмичә.

Исәнлек һәм саулыгын сорап:

Галиясгар абзый!—дидем аңа,

Бу турыда ничек уйлыйсың.

Синең язган берәр шигреңне 

Үз авызыңнан килә тыңлыйсым!

Уйга калып торгач шунда бераз,

Белмәгән күк нәрсә дияргә,

 Ул тотынды «Минем теләк» дигән

Бер шигырен яттан сөйләргә:

 Кеше гашыйк кара күзгә,

Минем теләкләрем үзгә,

Минем теләкләрем — мәгънә,

Кешеләр алдана сүзгә.

Кеше гашыйк кара кашка,

Минем теләкләрем башка:

Әйләндерергә мин телим

 Дошманнарны тора ташка.

Кеше өйрәнгән сөйнергә,

Матур итеп киенергә;

Миннән булмый, мин тик телим

Бар халыклардан сөелергә.

Халык белән шатланырга,

 Бергәләшеп атланырга

Залимнәрнең муенына да,

Каһарман дип ат алырга.

Минем теләк: ирек, бәхет,

Ярлы халык өчен тәхет;

Халыкны кол итүчеләр

Өчен казу тирән ләхет!..

Аның тавышы шунда дулкынлатып.

 Ай нурына чумган һаваны,

Тын ярларга бәрелеп, Волга буйлап

Ерак-еракларга яңгырады:

—... Мин телимен

Бар халыклардан сөелергә!..

—Шулай! — дидем аңа, уйланып: мин.

Шулай! — диде ул да кабатлап» Аннан, кузгалдык без,

һәм тын юлдан

Дәшми бардык ярты сагәтьләп.

Шунда аның җанлы әсәрләре

Бер-бер артлы уйдан кичтеләр.

Уйлап шушы шигъре яктысында

 Бик күп сорауларны чиштеләр.

Менә кеше.

Гади генә үзе,

Ә халыкның нинди зур улы!

Кыйнаган ул безнең дошманнарны 

Утлы әсәрләре аркылы.

Шуңа күрә

Ачы курку белән

Караганнар аңа дошманнар.

Ул узганда,

Арттан сугу өчен,

Капка төпләренә посканнар.

Ләкин

Батыр кеше

Кыю барган,

Туры басып якты голыннан...

Кинәт шунда ул уемны бүлеп,

Тотып алды минем кулымнан:

Бар, кайт инде, — диде. —

Ялгызым да

Булдырырмын кайтып җитәргә..

Киткәнемне көтеп терәлде ул

Авыл буендагы читәнгә.

Шул урында

Куркынычлы бер уй

Бәреп керде минем башыма:

Шунда үлгән иде бит ул! — диеп,

Мин китмәскә теләп,

Килеп бастым: каршына

Юк, мин китмим, — дидем. —

Күрәсең бит, нинди тын монда!..

Ул уйланды элек,

Аннан көлеп,

Карады да . читән артына,

Нак өндәге кебек,

Көтмәгәндә,

Әллә ничек шунда, югалды.

Эзләргә дә,

Китәргә дә белми,

Мин аптырап шунда тын калдым.

Шунда

Бозып җәйге төн тынлыгын,

Авыл уртасыннан, еракта,

Ачык булып, аның таныш тавышы Ишетелде минем колакка:

Кайгырма син, егет! һәм курыкма!

Тынычлап кайт өеңә бүген син.

Үтерә алмас мине һичбер үлем!

Үлә торган кеше түгел мин!..

Әйе, — дидем шунда мин уянып, —

Үлми торган шундый кеше ул.

Мәңге яшәр безнең йөрәкләрдә

Сүнми торган кояш төсле ул!