Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИНИЗМ ЯШИ ҺӘМ ҖИҢӘ!

Марксизмның даһи теоретигы, большевиклар партиясенең һәм Советлар властенең бөек оештыручы­сы һәм юлбашчысы, социалистик революциянең стратегы, бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы Владимир Ильич Лениннең үлүенә 16 ел тулды.

Ленин үлде, ләкин аның бөек эше яши һәм җиңә! Ленин эше аның мәңгелек тәглиматында — ленинизм­да — империализм һәм пролетар революцияләр эпохасы марксизмын­да яши. Ленин эше чәчәк атып үсә орган, куәтле социалистик дәүләт­тә — Совет Социалистик Республи­калар Союзында яши, ул яңа, социа­листик җәмгыять төзегән һәм ыша­ныч белән коммунизмга бара торган 183 миллионлы совет халкында яши. Ул Ленин һәм Сталин тәрбия­ләп үстергән һәм чыныктырган һәм Пич кайчан җиңелмәс булган, корыч большевистик партиядә яши. Ул Лениннең иң яхшы дусты һәм иң турылыклы көрәштәше, аның эшен даһиларча дәвам иттерүче Сталин­да яши.

Ленин эше яши һәм җиңә! Ул бөтен дөнья хезмәт ияләренең бердәмлегендә яши, капиталистлар кул астында эксплуатацияләнүче һәм изелүче барлык хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәшләрендә яши һәм җиңә. Ул бөтен алдынгы һәм прогрессив кешелекнең иң матур өметләрендә яши һәм җиңә.

Ленин эшен бөек дәвам иттерүче иптәш Сталинның бөек акыллы җитәкчелегендә СССР да совет җәмгыятенең моңарчы һич охшашы булмаган мораль-политик бердәм­леге булдырылды, күп милләтле Советлар Союзының барлык халык­ларының дусларча, туганнарча эш­ләүләре чәчәк атып үсте, һәм совет патриотизмы бар нәрсәне дә җиңә торган куәтле көчкә әйләнде. Иптәш Сталинның җитәкчелегендә Совет­лар Союзы үзенең Эшче-Крестьян Кызыл Армиясен һәм Хәрби-Диң­гез Флотын социализм иле чиклә­ренә һөҗүм итәргә маташкан теләсә нинди дошманны да тар-мар итә ала торган куәтле көчкә әверелде. Данлы Кызыл Армия элекке Көнба­тыш Украина һәм Көнбатыш Бело­руссия халыкларын паннар изүе ас­тыннан коткарды. Төньякта Финләндия җирендә сугыш уты кабызырга маташкан империалистларның бөтен планнарын тар-мар китерде.

Җирнең алтыдан бер өлешендә капиталистлар һәм алпавытларны бәреп төшереп, эшче-крестьяннәрнең совет дәүләтен төзегән, бөтен дөнья пролетариатына җиңү юлла­рын күрсәткән Ленин исме һәрбер хезмәт иясе күңелендә тирән бер мәхәббәт белән саклана. СССР ха­лыкларының бер туган булып ком­мунистик җәмгыять төзүләре Ленин­га гаят зур памятник булып тора.

Советлар иле Лениннән башка, Сталин җитәкчелегендә, 16 ел Ленин васиятләрен тормышка ашыра. Ле­ниннең эшен бөек дәвам иттерүче Сталин җитәкчелегендә Ленин юлыннан барып без зур уңышларга ирештек — бер илдә социализм төзүгә, сыйныфсыз җәмгыять төзүгә, эзлекле рәвештә акрынлап социа­лизмнан коммунизмга күчү чорына ирештек.

ВКП(б) ның тарихи XVIII нче съезды безнең илгә киләчәк эш өчен программа бирде—10-15 ел эчендә алдынгы капиталистик ил­ләрне экономик яктан да куып җи­теп узып китү, кешеләрнең аңында­гы капиталистик калдыкларны бете­рү, коммунистик тәрбияне көчәйтү шикелле зур һәм изге бурычларны куйды.

Татар совет әдәбияты да Ленин­нән башка, Сталин җитәкчелегендә 16 ел эчендә Ленин күрсәткән юл­дан барды. Ул да шулай ук партия һәм ленинизм өчен хезмәт итте. Ул коммунистлар партиясенең турылык­лы коралы булу бурычын уңышлы үтәп килде һәм килә. Бүген матур| әдәбият алдына тагы да зурырак бурычлар куела. Язучылар — «кеше рухының инженерлары» матур әдәбият аша кеше аңындагы капита­лизм калдыкларына каршы көрәшне тагы да көчәйтергә, коммунистик тәрбияне үстерү өстендә тагын да ныгырак эшләргә тиешләр. Әдәбият­ны партиянең идеология фронтына хезмәт итүдән читләштерү тенден­цияләренә каршы көрәшне тагы да көчәйтергә кирәк. Алдыбызда кеше­ләрнең аңындагы капитализм калдыкларын бетерү шикелле зур бу­рыч торуын бөтен җаваплылыгында аңларга, бу эшкә ныклап алынырга, идея ягыннан бөек, художество ягыннан югары сыйфатлы иҗат про­дукциясен бирү өчен бөтен көче­безне куеп эшләргә тиешбез. Бу бурычны үтәү өчен язучы иң башлап үзе ленинизмны үзләштерү өстендә эшләргә тиеш. Эшебездәге барлык кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне бетерүдә сыналган корал булган большевистик тәнкыйтьне һәр тармак буенча киң җәелдерергә тиешбез.

Ленин — Сталин байрагы астында тагын да зур һәм бөек уңышларга!