Логотип Казан Утлары
Пьеса

КЫЮ КЫЗЛАР


Бишенче пәрдә

Шул ук күренеш. Байтирәк сакта тора. Исәнбай курай уйный.

Байтирәк. Җитәр инде, Исәнбай, моңлы көйләрен белән эчне пошырма.

Исәнбай. Күрәсең бит күңелсез. Өй сыерчыкларыннан башка бер генә дә җан иясенең тавышы юк. Ичмасам Миртимер дә кайтмый.

Байтирәк. Нишләп кенә калды соң?

Исәнбай. Әйтәм бит инде, Бәхтияр белән күрше урыс ау- лына, ямщик эзләргә киттеләр.

Байтирәк. Алай булгач нишләп озак торалар?

Исәнбай. Мин кайдан белим.

Байтирәк. Шәкертләр дә йоклап беттеләр. Авылда да ут әсәре калмады. Исәнбай, минем күңлем тынычланмый, Бәхтияр бабайларга бар, кайтмадылар микән.

Исәнбай. Ярый, мин киттем алайса.

Байтирәк. Бар, зинһар өчен тизрәк кайтырга тырыш.

Исәнбай. Хәзер, бер аягым анда, икенчесе монда булыр. Китә. Байтирәк озата чыга, кача-кача икенче яктан Шәйхезаман (керә.)

Шәйхезаман. Сәхәр тормак гыйбадәттер, сәхәр тормак сәга­дәттер.

Сәхар тормак гинаяттер, сәхар юрмакны гадәт кыл.

Тышта шул кадәр буран, күз ачарлык та түгел. Шулай да никтер күңел монда ашкына.

Байтирәк. Кем ул анда, кем йөри? Хәзер бәреп үтерәм.

Шәйхезаман. Чү, бу мин, улым Байтирәк.

Байтирәк. Ә, хәзрәт -икән. Нишләп киләсе булдыгыз?

’ Ахры. журналмын 1939 елны 7.8, 9.10, и һәм 12 номерларын карагыз.

 

Шәйхезаман.- Ул мәгьюбәләр алла каршында зур гөнаһлы булсалар да җан иясе бәндәләре бит. Усал күңелле кешеләрдән саклау минем изге бурычым. Шәкерт халкы йөрмиме?

Байтирәк. Бар да йоклыйлар, тик Дбулкарип хәлфәләр генә ятмыйлар.

Шәйхезаман. Ни эшләре бар икән?

Байтирәк. Аларның күңле, хәзрәт, яхшылыкта түгел. Кызлар янына керергә тамгыларын тәртә буе сузып йөриләр.

Шәйхезаман. Ни, ходай орган үләксәләр, шушы көнгә кадәр мин аларның начарлыкларын ничек сизмәдем? Син нәрсә дидең соң?

Байтирәк. Башта яхшылап әйтеп карадым, тыңламадылар. Хәзрәткә барып әйтәм, дип кенә куркытып чыгардым.

Шәйхезаман. Баракалла, яхшы иткәнсең. Әгәр дә яңадан килә калсалар, аякларына күсәк белән сук. Икенче кат бозык­лык артыннан йөрмәслек булсын. Улым, зинһар өчен кызларны яхшы сакла. Дөнья-ахирәт җаваплылык синең белән минем өстә бит.

Байтирәк. Юк, юк, хәзрәт, син бит мине яхшы беләсең. Кайчан сиңа хыянәт иткәнем бар?

Шәйхезаман. Анысы дөрес, улым, син минем туры хезмәтчем. Әле бүген истихарә намазын укып бетергәннән соң синең турыда уйладым. Байморат коткысына ияреп, сине Минзәлә ярминкәсенә алып бармый хәтереңне калдырдым. Туры хезмәт итүеңне искә алып, көзгә, еллар имин булса, игеннәр уңып, гошерләр мул бул­са, фитыр сәдәкаләре, корбан тиреләре күп керсә, үзеңә берәр мажик кызын хәләл җәфәтлеккә алып бирергә булдым.

Байтирәк. Рәхмәт инде, хәзрәткәем, рәхмәт.

Шәйхезаман. Улым Байтирәк, бире кил әле. (Читкә алып китә.) Мин ярминкәдә чакта безнең авылда убыр күргәннәр. Убыр, әлбәттә, хатын-кыз җенесеннән була. Ул убыр шушы мәлгунәләрнең берәрсе түгел микән?

Байтирәк. Әйтә алмыйм, хәзрәткәем.

Шәйхезаман. Убырлы кешенең баш түбәсендә чокыры була икән. Шуның өчен мин аларның яннарына кереп, баш түбәләрен­дәге убыр чокырларын карарга уйлыйм.

Байтирәк. Нигә яннарына керергә, хәзрәткәем, хәзер үз­ләрен монда чакырыйк та икәүләп карыйк.

Шәйхезаман. Юк шул, улым Байтирәк. Көн яктысында, шу­лай ук төн яктысында да ул каһәр күренми икән. Аны күрү өчен караңгы һәм аулак булу кирәк, ди китап.

Байтирәк. Кара син аны, ходайның хикмәте.

 

Шәйхезаман. Мин ул мәлгунәләрнең олысыннан шикләнәм. Шуның өчен аның янына кереп баш түбәсендә убыр чокырын карарга уйлыйм. Син ни дисең?

Байтирәк. Синең теләгеңә каршы бара алмыйм, хәзрәт. Хужа әмеренә буйсыну минем изге бурычым. Тик хәзер түгел, кеше аяк эзе басылгач, беренче әтәч кычкыргач килерсең.

Шәйхезаман. Шулай дисеңме?

Байтирәк. Әйе, шулай, дим. Безнең шәкерт халкын белә­сең, күңелеңдә тузан кадәр яман ният булмаса да, әллә нәрсә уй­лаулары бар. Шулай, хәзрәт, беренче әтәч кычкыргач ипләп ке­нә килерсең дә мин сине кертермен.

Шәйхезаман. Баракалла, рәхмәт. Беренче әтәч кычкыргач дисәң алайса.

Байтирәк. Әйе, хәзрәт, беренче әтәч кычкыргач мин сине зөфаф кичәсенә кертермен.

Шәйхезаман. Баракалла, хи, хи, хи... Мал иясенә охшый, диләр, бик дөрес икән. Хужаның ни теләгәнен сизәсең. Мә, әҗрен хәзер үк биреп куйыйм.

Байтирәк. Кирәкми, хәзрәт, кирәкми.

Шәйхезаман. Ал, берәр жиреңә ярап куяр.

Байтирәк. Рәхмәт инде, хәзрәт. Син менә менә монда, чормага гына, менеп тор, вакты житкәч чакырып алырмын.

Шәйхезаман. Баракалла, бигрәк тә яхшы булыр. (Чор­мага менеп китә.)

Байтирәк. Мин сиңа шундый убыр чокыры күрсәтермен әле, ялчы Байтирәкне гүреңә кадәр оныта алмассың.

(Абулкарип, Ризван, Әмирхан керә.)

Абулкарип. Байтирәк, Байтирәк, дим...

Байтирәк. Кем ул?

Абу л к а ри п. Бу без идек.

Байтирәк. Нишләп тагы йөрисез?

Абулкарип. Без шундый карарга килдек...

Ризван. Ул карар катгый карар...

Әмирхан. Аны һич кем боза алмас!..

Байтирәк. Әкрен, карый, тавышыгыз гөбедән чыккандай яңгырый.

Ризван. Без кызларга өйләнеп савабый җария эшләмәкче булдык. Бәс, шулай булгач, бу каһәр төшкән хәзрәт мәдрәсәсен­нән китәбез.

Байтирәк. Ниятегез яхшы, алла ярдәм бирсен.

Абулкарип. Ләкин шул кадәресе бар, ул кызлар риза булырлар микән?

 

Байтирәк. Ник булмасыннар? Берегез атаклы хәлфә, икен­чегез данлыклы казый, өченчегез булса мәһабәт карый, минемчә, һич сүзсез риза булырлар. Тик мин сездән сорарга тиеш, сез чынлап та хәләл җефетлеккә дисезме, я булмаса алай-болай күңел ачарга гына уйлыйсызмы?

Абулкарип. Бәл фараз, күңелләребезне тапсалар, холкы яклары белән ошап куйсалар, һич шиксез өйләнәчәкбез.

Ризван. Янсын алдан ук вәгъдә биреп булмый инде, мулла Абулкарип, тамбури, мантыйк ноктаи назарыннан караганда, күз күрер, бәс, шулай булгач, хәзергә теләсәгез алар белән аерым- аерым сөйләшү...

Әмирхан. Әйе, әйе, ата-аналары, кардәш-ругларын сорашу­дан гыйбарәт булачак. Яңладыңмы?

Байтирәк. Әйе, аңладым, бик яхшы аңладым. Ярый, мин алар белән сөйләшеп карармын.

Абулкарип. һай рәхмәт. (Аркасыннан кагып.) Уңган егет бит ул безнең Байтирәк.

Ризван. Шул эшне безнең файдага башкарып чыгарсаң аяк ялы күчтәнәчен дә бирербез.

Байтирәк. /Анысы кирәкми, сезнең өчен күчтәнәчсез дә эшләрмен.

Әмирхан. Юк, юк, коры кашык авызны ерта, дигәннәр ба­байлар. .Күчтәнәчнең мулын алырсың.

Байтирәк. Кемнәрдер килә, хәзрәт булмасын. Барыгыз, икенче әтәч кычкыргач монда булырсыз.

Абулкарип. Ярый, ярый, хәзергә хуш... (Китәләр, икенче яктан Исәнбай, белән Миртимер керә.)

Исәнбай. Байтирәк, булды, малай.

Байтирәк. Чынлапмы?

Миртимер. Бик шәп ике пар ат ялладык, таң алдыннан китәргә булдылар. Ләкин ямщикләргә акча җитми, кайдан алыр­быз икән?

Байтирәк. Кайгырма, рәт чыгарга тора. Сез хәзер шыпырт кына барып, абыстайны уятыгыз да монда алып килегез.

Исәнбай. Абыстайны, нәрсәгә ул?

Байтирәк. Искиткеч хәйләле тозак корам.

Миртимер. Нинди тозак?

Бай-тирәк. Анысын соңыннан белерсез, хәзергә абыстай янына барыгыз да мулла абзый, Абулкарип хәлфә, Ризван казый, Әмирхан карыйлар кызлар янына керергә йөриләр, диегез.

Миртимер. Хәзрәт сизмәсме?

Байтирәк. Нишләп сизсен, ул карт бүре хәзер минем кап­кында.

Миртимер. Ничек капкында?..

Байтирәк. Әйттем бит соныннан сөйләрмен, зинһар өчен барыгыз... (Исәнбай Миртимерне озата, икенче, яктан Байморат белән Шәмгун керә.)

Байморат. Нихәл, Байтирәк, йокы килмиме?

Байтирәк. Килсә нишлисен. Хезмәтең шул булгач, түзәсең инде.

Шәмгун. Хәзрәт биредә булмадымы?

Байтирәк. Юк, күренмәде.

Шәмгун. Кая гына китте икән?

Байтирәк. Мәчеттә истихара намазында утыра торгандыр.

Шәмгун. Ике тапкыр кереп карадым, юк.

Байморат. Өенә дә кайтмаган. Байтирәк, без сиңа бик кеч­кенә бер йомыш белән килгән идек.

Байтирәк. Нинди йомыш, Байморат абзый? Сез дигәндә аяк идәндә.

Байморат. Үзең беләсең, Мәфтүха җиңгәң тузды, таушалды, ир күңлен таба алмый башлады. Шулай ук мәзиннең дә хатыны картайган. Без шул турыда мәзин белән сөйләштек тә аллага тап­шырып, теге кызларга өйләнергә булдык.

Шәмгун. Әрәм булмасыннар, ни әйтсәң дә мөселманнар бит.

Байтирәк. Хәзрәт белән сөйләшеп карагыз, ул рөхсәт ит­сә мин каршы килмим.

Шәмгун. Анысы шулай, ләкин бу эштә ике якның да риза булулары кирәк, ди китап. Шуның өчен дә без башта кызларның үзләре белән сөйләшеп, аннан соң гына хәзрәткә әйтергә булган идек.

Байтирәк. Юк, башта хәзрәт белән сөйләшегез. Беләмсез, мин аның туры хезмәтчесе.

Байморат. Курыкма, без сине буш итмибез.

Шәмгун. Әйе, әйе, Байморатны беләсез, андый эшкә хирес кеше, иншалла акча кызганмас.

Байтирәк. Белмим шул, хуҗама хыянәт итү ярар микән?

Байморат. Аңар шул таман булыр, яхшылыкны белә торган кеше түгел ул. Кадер-хөрмәт күрсәтеп, атка утыртып ярминкәгә алып бардым, тәтәйләргә кереп акчаларын алдырды да миңа бәй­ләнә башлады. Мә, ал, без яшь кәләшле булыйк, син акчалы бул.

Байтирәк. Ярый инде, хәерле булсын. Өченче әтәчтән соң килерсез.

Байморат. Бик озак... Нигә инде хәзер түгел?

Байтирәк. Хәзрәтнең килеп чыгуы бар. Беләсез бит аның гадәтен.

 

Шәмгун. Анысы дөрес инде, бер нәрсә булса котырган гыйфрит кебек өскә ташлана.

Байморат (сәгатенә карап). Шулай да шактый көтәргә туры килә бит.

Шәмгун. Нишлисең, бер төн икән, үзен әйткәндәй, түзәрбез инде.

Байморат. Кара әле, Байтирәк, кызлар өчәү, без икәү генә, өченчесенең көнләшүе, күңле калуы бар, өченчегә яңа килгән Казан шәкертен алсак ничек булыр.

Байтирәк. Илыгыз, бик әйбәт булыр.

Байморат, һай рәхмәт, энем, яхшы егет икәнсең. Әйдә, мәзин. (Китәләр. Байтирәк кызларны ачып чыгара.)

Б а й т и р ә к. Җан кисәкләрем, әйдәгез.

Бибкәй. Кая?

Байтирәк. Янсын, баргач белерсез.

Миләүшә. Без бер кая да бармыйбыз!

Гайшә. Без үлсәк тә моннан китмибез!

Байтирәк. Мин бит сезгә яхшылыкка әйтәм.

Бибкәй. Их, Байтирәк абый, мин сине болай булырсың дип уйламаган идем.

Миләүшә. Ләкин ялгышкансың, барыбер морадыңа ирешә алмассың.

Байтирәк. Туктагыз әле, нигә миңа ачуланасыз.

Гайшә. Ярый инде ике йөзле яшь хатын булып кыланма, без барсын да ишетеп тордык.

Бибкәй. Жен, кабахәт, хәшәрәтләрдән акча алып безнең намусыбызны сатарга уйлыйсың, ләкин ул булмас!.. Без — хатын- кызларның хокукларын дауларга чыккан кызлар. Без барыбер сезгә бирешмәбез!

Миләүшә. Яныбызга килеп кенә карасыннар, бугазларын чәйнәп өзәрмен.

Гайшә. Эчләрен тибеп агызырмын, тырнакларым белән күзләрен казып чыгарырмын!..

Байтирәк. Ха-ха-ха!.. Их, кызлар, кызлар... Ит яхшылык, көт явызлык, дигәндәй булды бу. Сезнең өчен акча алуларым, сезне яман атлы итеп күрсәтергә тырышуларым бар да хәйлә генә, бар да сезне коткару өчен генә...

Бибкәй. Байтирәк абый, бу чыннан да дөресме?

Байтирәк. Әйе, дөрес. Без сезне җаныбыз, тәнебез белән менә шушы үрмәкүч тозагыннан, иртәгә булачак дәһшәтле хөкем карарыннан коткарырга йөрибез. Сез курыкмагыз, бөтен чаралар күрелгән, озакламый атлар килеп җитәчәк. Шул атларга утырыр­быз да әйдә!..

 

Гайшә. Арттан куа чыгып тотып алсалар?!.

Байтирәк. Тота алмаслар, мин аларны шундый хәйлә җепләре белән чорныйм, мең башлы дию, хәйләкәр гыйфрит үзе дә чишә алмас. Мин аларны шундый кеше көлкесе ясыйм, ялчы Байтирәкне балаларының балаларына кадәр оныта алмаслар.

Бибкәй. Мин моңа кадәр муллаларга, дин башлыкларына ышанып, хөрмәт йөзе белән карый идем. Бая сөйләгән сүзләрне ишеткәч исем дә-акылым да китте.

Байтирәк. Мин дә шулай идем. Менә шушы ун ел эчендә муллаларда ялчы булып хезмәт итү дәүремдә аларны шул кадәр өйрәндем, сез генә түгел, бөтен дөньядагы кешеләргә сабак би­рерлек тәҗрибәм бар. Аларда алла да, иман да, оят та юк. Бары тик хәйлә дә, алар, үз корсакларын тутыру гына. Ярый, кызлар, сезнең белән сүзгә мавыгып төп эшемне оныта яздым. Әйдәгез, җан кисәкләрем, базга төшегез...

Бибкәй. Базга?

Миләүшә. Анда нигә?

Байтирәк. Анысын төпчемәгез, әйдә, төшегез!

Гайшә. Төшмибез, анда бөрчә күп.

Байтирәк. Бераз түзәрсез.

Миләүшә. Монда гына торсак ярамыймы?

Байтирәк. Ярамый шул. Озакламый бу бүлмәләргә абыстай белән мулла абзыйны, очраган ирнең муенына сарылырга йөргән мәхдүмәләр белән сасы кәҗә тәкәләрен ябам. Аяк тавышы килә, тизрәк төшегез. (Кызлар базга төшә, өч кызын ияртеп Җумабикэ керә.)

Җумабикә. Кайда ул карт иблис?

Зөлкагидә. Кайда ул өтелгән атаказ?

Зөлсәгидә. Кайда ул бетле торна?

Зөлхәмидә. Кайда ул корчаңгы тәкә?

Байтирәк. Тавышланмагыз, бөтен эшне харап итәсез.

Жумабикә. Әйт, Байтирәк, башкырт Исәнбайның сүзләре дөресме?

Байтирәк. Бәхетсезлеккә каршы, дөрес, абыстай. Сезне алдырырга мин җибәрдем. Аларның күңле теге кызларга төшкән, сезгә хыянәт итәргә йөриләр.

Жумабикә. Ах, мин ул карт ишәкне, убырлы алаша!

Зөлкагидә. Кем талаша?

Жумабикә. Алаша, дим, ишетмәсән, тик кенә тор. Әйтәм аны, сакал, мыекларын кыскартып, яңа күлмәк, ыштаннар киел купшыланып чыгып китте. Байморат байларга барам, имеш. Анык нияте менә кайда икән! Үзе кайда соң, әллә кызлар янындамы?

Байтирәк. Чорма башында, качып тора. Беренче әтәч кыч­кыруга монда төшәчәк.

Җумабикә. Ах, карт иблис, тукта сакалыннан тотып өсте­рәп төшерим әле.

Байтирәк. Алай ярамый, абыстай, бөтен эшне харап итәсең. Ялар сезгә мәкәрле рәвештә хыянәт итәргә, намусыгыздан көләргә телиләр икән. Сез алардан хатын-кызларча, үткен акыл белән үч алырга тиешсез. Шуның өчен дөньяда булмаган гыйбрәтле хәйлә табарга кирәк.

Җумабикә. Бу минутта минем йөрәгемдә ачудан башка бер нәрсә дә юк.

Байтирәк. Мин сезнең хәлегезне аңлыйм, бу хурлыкка кеше түгел, таш та чыдамас иде. Туры хезмәтчегез өйрәткән хәйләне кабул итүдән кимсенмәгез, миндә бер хәйлә кисәге бар барын.

Җумабикә. Сөйлә, Байтирәк, нинди хәйлә ул?..

Байтирәк. Сез хәзер һәр кайсыгыз аерым-аерым булып шушы бүлмәләргә керәсез.

Җумабикә. Анда нишләргә?

Байтирәк. Бер нәрсә дә эшләмисез, аларның килгәннәрен сабырлык белән көтеп торасыз.

Җумабикә. Шуннан ни була?

Байтирәк. Шуннан әкрен генә атлап поса-поса гына кияү­ләр килә, ә мин аларның килгән берсен сезнең янга ябып торам.

Зөлсәгидә. Әнкәй, бу чынлап та кызык була икән.

Зөлхәмидә. Аннан нишләргә?

Байтирәк. Нишләргә икәнен анда үзегез карарсыз инде. Менә шулай эшләгәндә каракны өстендә тоткан булабыз.

Җумабикә. Әйбәт хәйлә уйлап табуың өчен мә, турылыгың өчен күчтәңәч.

Байтирәк. Кирәкмәс иде, абыстай, мин бит акча өчен эш­ләмим. Ярар инде, берәр ятим балага бирермен. Әйдә, абыстай, бүлмәләргә керегез.

Җумабикә. Хәзер үкме?

Байтирәк. Билгеле, хәзер үк. Озакламый беренче әтәч кыч­кыруга яшь кияүләр килеп җитәчәк.

Зөлсаҗидә. Байтирәк абый, теге уйнашчы кызлар кайда соң?

Байтирәк. Мин ул кяфирәләрне идән астына яптым. (Әтәч тавышы.) Әтәч кычкыра, тизрәк керегез, (һәр кайсы бүлмәләргә аерым-аерым керәләр, Байтирәк өсләреннән бикләп ала, Шәйхеза­ман чормадан төтә.)

** 1-2. «С. Ә.-7.

 

Шәйхезаман. Әтәчләре дә бөтенләй дөмекте, кычкырмый да кычкырмый, туңып, калтырап беттем!

Байтирәк. Көткән вакыт, шулай инде ул, озак үтүчән.

Шәйхезаман. Улым Байтирәк, мин бая бик зәһәрле бер хатын-кыз тавышы ишеттем, абыстаң килмәгәндер бит?

Байтирәк. Юк, хәзрәт, килмәде.

Шәйхезаман. Нинди тавыш булды икән соң ул?

Байтирәк. Курыкканга куыш тоелгандыр.

Шәйхезаман. Шулай, дисеңме?

Байтирәк. Әйе, хәзрәткәем, шулай, дим.

Шәйхезаман. Кара әле, улым Байтирәк, ул мәлгүнә мине хуш күрер микән?

Байтирәк. Хәзрәт кадер хәзрәт белән зөфафта булгач, хуш булмыймы соң? Бая тышка чыгарып керткәндә әйткән идем дә, авызы бияләй кадәр җәелде.

Шәйхезаман. Булмас ла?

Байтирәк. Икмәктер, хәзрәт.

Шәйхезаман. Алай булса аллага асмарладык.

Байтирәк. Шулай иттек, хәзрәт. Әвәле-ахыры хәерле булсын!

Шәйхезаман. Амин, шулай булсын. Улым Байтирәк, моңа кадәр мин сине белми йөргәнмен икән, син бик яхшы күңелле кеше икәнсең. Бу яхшылыкларны кемнән өйрәндең?

Байтирәк. Синнән, хәзрәткәем, синнән.

Шәйхезаман. Бәрәкалла, мә, үзеңә тагын күчтәнәч.

Байтирәк. Рәхмәт, .хәзрәт, мин фәкыйрьне шатландырган өчен алла сине зурласын,

Шәйхезаман. Иншалла, ярый, улым, хуш. Йоклап китсәм иртә намазга уятырсың.

Байтирәк. Ярый, хәзрәт, уятырмын.

Шәйхезаман. Ай дин чыраг йөзләреңне күрсәм, шәкри ләббәңнин бер генә серсән; үкенмәмен шул вакытта дөньясыннан мәңге кичсәм. (Кереп китә. Байтирәк йозак белән бикләп ала. Исәнбай керә.)

Исәнбай. Байтирәк абый, буран басылды, атлар килде. Чыгып утырырга сине көтәбез.

Байтирәк. Яхшы, барыгыз, зиярәт янына чыгып торыгыз. Мин озакламый кызлар белән барып җитәрмен.

Исәнбай. Ни өчен хәзер түгел?

Байтирәк. Уйлаган эшем үз ноктасына җитмәгән әле. (Бүлмәдә дөбердәү тавышы.)

Исәнбай. Нишлиләр анда?

Байтирәк. Мулла абзый белән абыстай сугыша торгандыр.

 

Исәнбай. Әллә икесен бергә яптыңмы?

Байтирәк. Әйе, хәзер калганнары чиратта тора.

Исәнбай. Иллә башкисәр кеше икәнсең. Булган эшне от­тырып куймасаң ярар иде.

Байтирәк. Ялчы Байтирәкне отар өчен бу дөньяга кеше тумаган әле. Бар, әнә киләләр. (Исәнбай китә, Абулкарип, Ризван, Әмирхан керә.)

Абулкарип, Уф, йөрәк ничек сикерә. Карый әфәнде, то­тып кара әле.

Ризван. Тотып карамыйча да ышанам, үземдә дә шундый хәл. Бәс, шулай булгач, иншалла, яхшылыкка ашкына ул. Мантыйк нокта назарыннан караганда...

Әмирхан. Казый әфәнде, мантыйгыңны башка вакытта сөй­ләрсең, эшкә килик. Байтирәк!

Байтирәк. Әү, карый абзый?

Абулкарип. Я, сөйләштеңме?

Байтирәк. Бик яхшылап, бәхетегез бар икән.

Ризван. Нәтиҗәсе ничек?

Байтирәк. Өчесе дә бер авыздан риза булдылар.

Әмирхан. Бәрәкалла, бик күркәм булган.

Ризван. Мантыйк ноктаи назарыннан караганда, эш нәрсә­дә соң?

Байтирәк. Эш беткән, көлтә җыясы гына калды.

Әмирхан. /Алай булса, әйдәгез, җәнекәйләрне көттермик.

(Кит ә башлыйлар.)

Байтирәк. Әфәнделәр, сезнең бит миңа вагдәгез бар иде.

Абулкарип. Нинди вәгъдә?

Байтирәк. Сез мине бүләкләргә булган идегез.

Абулкарип. Ә, әйе. Ләкин соңыннан алырсың, хәзер ва­кытыбыз юк.

Байтирәк. Юк, хәзер бирегез инде. Калган эшкә кар ява, дигән бабайлар.

Ризван. Мантыйк ноктаи назарыннан караганда, моның чунтаны, ягни мәсәлән, мәгънәсе ничек була инде?

Байтирәк. Моның магнәсе шул — халыкта кияүләрне кыз янына керткәндә ишек бавы бүләге дигән бер гадәт бар, күрәсез, монда кызлар юк, алар өлешен миңа бирәсез.

Ризван. Мин ришвәт бирүне мәслихәт тапмыйм. Чөнки ул шәригать ноктаи назарыннан караганда, зур гөнаһ була.

Байтирәк. Алай булса таегыз моннан, тай. Бушлай ходай кушмый.

Әмирхан. Юк, Байтирәк, бирмибез дип кистереп әйткәне­без юк бит әле.

Байтирәк. Әйдә, әйдә, алырга гына өйрәнгәнсез, бердә бирәсегез килми.

Абулкарип. Я, жәмәгать, ни дисез?

Ризван. Күрәсең, мантыйк ноктаи назарыннан караганда, бирми булмас, әйдәгез, кашыгыз...

Абулкарип. Карый әфәнде, минем өчен син генә биреп тор.

Әмирхан. Юк инде, үз кесәңнән чыгар. Ялан-ялан кеше жилкәсенә салынма.

Байтирәк. Буласызмы, юкмы?

Әмирхан. Мә, хәердән булыр.

Ризван. Дога кылып ал.

Абулкарип. Әвәле, ахры хәерле булсын. (Акча бирәләр.)

Байтирәк. Күптән шулай кирәк иде. Югыйсә ат базарын­дагы төсле сатулашып торасыз. Кем кайсы янына керә?

Абулкарип. Без үзебез иң зурысы, гүзәле янында булыр­га тиеш!

Әмирхан. Безгә уртанчысы булыр!

Ризван. Безгә кечкенәсе булса’да ярый!

Байтирәк (ишекләрне ачып). Барыгыз, этле-мәче төсле гомер сөрегез. Көлдә аунап көнегезне күрегез.

Өчесе дә .

бергә Амин!..

Синең гыйшкың касәсеннин

Ләззәт шәрабыны эчсәм,

Мәңге үкенмәм бу вафасыз

Дөньясыннан ваз кичсәм. (Кереп китәләр. Бир да кергә: Байтирәк өсләреннән бикләп ала. Мир тимер белән Исәнбай керә).

Миртимер. Байтирәк агай, атлар туңа дип ямщикләр зар­лана, әйдә, китик.

Байтирәк. Инде китсәк тә ярый, әйдә, булышыгыз. Тәрәзәне алабыз. (Тәрәзәне алалар.) Әйдәгез базга. (Базга төшеп ки­тәләр, бераздан Бибкәй белән Байтирәк чыга.)

Бибкәй. Байтирәк абый, кайда барабыз?

Байтирәк. Кая таба күз күрер, шунда булыр безнең юлыбыз. (Тәрәзәдән төшеп китәләр. Исәнбай белән. Миләүшә чыга.)

Исәнбай. Әйдә, гөлкәй, биби Миләүшә!

Миләүшә. Әйдә, туган Исәнбай. (Китәләр, Гайшә беләк Миртимер чыга.)

Миртимер. Киреләнмә, әйдә, Гайшә җанкисәк.

Гайшә. Кирәкми, мин куркам.

Миртимер. Алай булса кал шунда. (Тәрәзәгә сикереп менә.)

Гайшә. Тукта, Миртимер абый. Мә кулымны, ал мине. (Миртимер тартып- ала. Китәләр. Еракта өченче әтәч тавышы. Түшләре белән идәннән шуып Шәмгүн, Байморат, Гилемдар керә).

Шәмгун. Бер тавыш та ишетелми.

Байморат. Мәет чыккан өй төсле, нинди шомлы, тын.

Гилемдар. Эч пошыргыч караңгы. Җитмәсә салкын, каян­дыр җил керә.

Шәмгун. Байтирәк. Байтирәк!

Байморат. Нигә эндәшми ул малай?

Гилемдар. Әллә каһәр йоклап калганмы?

Шәмгун. Бигрәк тә яхшы. Кирәге дә шул кадәр генә.

Байморат. Бар әле, мәхзүм, карап кил. Берәр җирдә по­сып йокламыймы?

Гилемдар. Яхшы, Байморат абзый. (Төрле җирдән эзли.) Юк, бер кем дә күренми. Кайдадыр мышнаган тавышлары гына ишетелә.

Шәмгун. Әллә чынлап та теге күсәк малай безнең кызлар янына чумганмы?

Байморат. Аңардан булыр да. Ул бит имансыз егет.

Гилемдар. Мәзин абзый, бүлмәдә ир кешеләр тавышы бар.

Шәмгун. Чынлапмы?

Байморат. Юктыр, шәкерт, ялгышасыңдыр.

Гилемдар. Бар, Байморат абзый, ышанмасагыз, тыңлап карагыз. (Тыңлыйлар.)

Шәмгун. Әйе, бар, тәхкыйк, бар.

Байморат. Димәк, теге ристаннар безне алдаганнар?

Шәмгун. Кемнәр?

Байморат. Ялчы Байтирәк, башкорт Исәнбай, кизү Мир­тимер.

Шәмгун. Ах, каһәр төшкән нәрсәләр. Әйтәм аны, кич буен­ча чабышып йөрделәр.

Байморат. Димәк, кызлар янына кертәбез дип бездән акча алдылар, үзләре үк безнең кызларыбызның куйнына кергәннәр.

Шәмгун. Күрәсең, шулай булып чыга. Нишлибез?

Гилемдар. Хәзрәтне уятырга, халыкны җыярга, күз алдын­да зина кылып ятмасыннар.

Байморат. Бик дөрес әйтәсең, мәгзүм. Бар, мәдрәсә шә­кертләрен уят, каравыл салып халык җый. Гибрәт күрергә кил­сеннәр.        .

 

Гилемдар. Җәмәгать, зиначылар тоттык, монда керегез’ (Кычкырып йөгерә, бүлмәдәгеләр чыгарга теләп ишек дөбердәтә­ләр, артта шау-шу, кычкырыш.)

Шәйхезаман. Байтирәк мәлгун, кая дөмектең, ач ишекне, баш кисәр!

Байморат. Мәзин, качарга телиләр. Зинһар чыгарма. (Ишекләрне җилкәләре белән терәп торалар. Шәкертләр, крестьяннәр төркеме керә. Ишекләрне җимереп Җумабикә белән Шәйхеза­ман, Абулкарип белән Зөлсагидә, Ризван белән Зөлсаҗидә, Әмир­хан белән Зөлхәмидә чыгалар. Халык аптырап кала.)

Байморат. Я ходай!

Шәмгун. Бу нинди могҗиза?

Гилемдар. Бу нишләп болай?

Шәйхезаман. Кая минем ялчым, баш кисәр?

Абулкарип. Кайда ул безне алдаучы?

Ризван. Кайда ул безне хурлаучы?

Әмирхан. Кайда ул безне мыскыл итүче?

Шәйхезаман. Табып китерегез миңа алдар Байтирәкне?

Шәмгун. Исәнбай башкортны!

Байморат. Кизү Миртимерне!

Шәйхезаман. Зиначы кызлар белән аларга да хөкем ясыйбыз!

Бәхтияр. Хи-хи, хи... Алар күптән очтылар инде.

Шәйхезаман.; Бәрәкалла ничек очтылар?

Бәхтияр. Күрше авыл ямщикләрен яллап кызлар белән качтылар.

Барсы. Качтылар (Таш булып катып калалар.)

ПӘРДӘ

БЕТТЕ