«КОЗГЫННАР ОЯСЫНДА» ӘСӘРЕ ТУРЫНДА
Бу исем астында Ш. Камалның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр язылып. 1910 елларда басылып чыккай, бер табак ярымнар чамасындагы хикәясе һәм 1930 елларда басылып чыккан 5 пәрдәлек драма әсәре бар. Соңгысы Галиәсгар Камал исмендәге Татар дәүләт академия театрында сезоннар буена барды һәм тамашачылар тарафыннан сөелеп каралды. Мин бу урында бу ике әсәрнең һәр кайсына аерым тукталуны кирәк табам. Чөнки беренчесе Ш. Камалның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр булган иҗадында аның эшчеләргә мөнәсәбәтен, эшчеләр тормышын ни дәрәҗәдә дөрес чагылдыруын билгеләү өчен кирәк булган факторлардан берсе. Ш. Камал критик реалист язучы буларак, объектив реаль тормышны, чынбарлыкны дөрес чагылдыруы нәтиҗәсендә, шул вакыттагы эшчеләрнең — шахтерларның авыр тормышы картиналарын дөрес күрсәтә. Эшчеләрнең бу авыр тормыш кысырыгыннан котылу юлы билгеләп күрсәтеләмәсә дә, шул чорның социаль каршылыкларын бөтен дөреслеге белән чагылдырылырга тырышылган. Дөрес, бу турыдагы фикерләр азагына кадәр әйтелеп бетерелмәгәннәр. Шулай да ул вакытта хөкем сөреп килгән социаль системага Ш. Камалның мөнәсәбәтен, аның протестын аңлавы читен түгел.
Бу әсәр шулай ук Ш. Камалның 1930 елларда язган «Козгыннар оясында» дигән драма әсәренә дә төп җирлек булып тора. Шул яктан да аның бу хикәясе безле кызыксындыра. Октябрьдән соң эшләнгән бу зур әсәрнең төп эчтәлеге дә шул хикәядән алынган. Төп геройлар да шулар сакланганнар; тик алар үстерелеп, эшләнебрәк бирелгәннәр. Элек әйтелеп бетелмәгән фикерләр дә, яңадан эшләү нәтиҗәсендә, әйтелеп бетелергә тырышылганнар, һәм әсәр уңышлы чыккан дияргә кирәк.
Бу хикәя язылган елларда (1910) башка байтак язучылар, бигрәк тә либераль буржуа язучылары, либераль буржуазиянең кайбер тәмле хыяллары белән исереп, Дәүләт думасыннан зур эшләр көттеләр, аңа зур өметләр багладылар, уенчыкка алданган балалар кебек самодержавиенең кечкенә генә ташламаларына да зур ышаныч белән карадылар. Дөрес, бу вакытларда Думаны кешлексезлеген аңлаучы язучылар, шагыйрьләр дә булмады түгел. Мәсәлән, Г.Тукай беренче Дума таралгач болай дип язды.
Ач, ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?
— Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең. Күрсәт җирең, канда бир!
Шуның белән бер рәттән Фатыйх Әмирхан кебек язучылар эре татар буржуазиясен Европа буржуазиясе тигезлегенә, Европа аренасына күтәрү фикере белән яндылар һәм тормышны тик бер яклы гына чагылдырдылар.
(Мәсәлән Ф, Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е, «Тигезсезләрле Һ.6.).
Менә шундый бер чорда Ш. Камалның дөньяга аек карашын күрсәтүдә «Козгыннар оясында» дигән хикәясе бик характерлы.
III. Камалның шахталарга барып, шахтерлар тормышын өйрәнүе, балык промыслоларында сезонлы эшчеләр тормышын бөтен детальләре белән өйрәнүе һәм сурәтләве («Акчарлаклар»), шуның аркасында чынбарлыкны объектив дөрес чагылдыра алуы да очраклы хәл түгел, әлбәттә. Шуның өчен дә Ш. Камалның «Козгыннар оясында» дигән хикәясе аның иҗад юлын тикшергәндә аеруча әһәмиятле бер әсәр булып тора. «Козгыннар оясында» хикәясендә вакыйга Екатеринослав губерниясендә француз компаниясенең «Шарбинский» шахталарында бара. Бу шахтада бүтән милләт эшчеләре белән бергә эчке Россиядән (Казан, Сембер, Вятка һәм Нижний-Новгород губернияләреннән) килгән татар эшчеләре дә бар. Монда сезонлы татар эшчеләре арасында Госман карт, Насрый һ. б. кебек даими эшчеләр дә була. Мондагы татар эшчеләре үзләренә махсус, аерым казармаларда торалар. Соңгы елларда, шахта хуҗалары тарафыннан татар эшчеләрен «тәрбияләр әчеп» бер мулла да билгеләнә. Эшчеләр монда бәхет эзләп килгәннәр. Госман карт та, хатыны Мәрьям белән, күп акча эшләп, баеп, авылга кайтып кибет ачмакчы, яки иген икмәкче була. Ләкин Госман картның бу теләкләре тик тәмле хыял гына булып калалар.
Монда аңсыздан шахта хуҗаларына койрык булып, ялагай булып йөри торган Садрый дигән бер эшче яши. Ул Госман карттан көлеп, мыскыллап, аның матур семья тормышын бозуга, хәтта Җәрьямнең суга ташланып үлүенә дә сәбәпче була. Эшчеләрнең тормыш, эш шартлары коточкыч куркыныч. Гали кебек көчле, физик яктан таза егетләр (аның кушаматы да «Тарас Бульба») забой астында калып, басылып үләләр. Ахырда Госман карт «...һич кем белән исәпләшмичә, кояш калыкмастан элек әйберләрен аркасына күтәреп» бу шахтадан тимер юл станциясенә чыгын китәргә мәҗбүр була. Әсәрнең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт.
«Козгыннар оясында» 1903—1904 еллар алына һәм Россиядә шахтерлар тормышының чиктән тыш авырлыгы, хезмәт шартларының коточкыч начар, куркыныч булуы, эксплоатациянең чамасыз, рәхимсез булуы күрсәтелә. Шахтерлар көн-төн эшләп тә тамакларын чак туйдыралар. «Шахтер җир шарының корты, аңа көн юк — казый, тишә, җирнең эченә керә... Ни өчен? Билгеле, гади корт кебек үк, ашар өчен». Болар өчен рәхәт тормыш юк. Боларга табигать, саф һава хыял гына кебек. «... Чөнки аның эшлекле тормышы җир өстеннән, матурлык мәйданыннан йөзләрчә сажен төптә, туфрак астында үтә».
Билгеле, шахтерлар тамак туйдыру өчен, ачтан үлмәс өчен шушы тормышка баш иеп торырга мәҗбүрләр. Тормыш аларны шуңа мәҗбүр итә. Ләкин алар, вакты- вакты белән, шул шахталарны, андагы гудок трубаларын, эксплоатация коралын — капиталны йокыдан уяануга «бет, дәҗҗал» дип каргыйлар. Бу кечкенә генә бер деталь булса да, эшчеләрнең шахта хуҗаларына булган протестларын, ачынуларын, әрнүләрен, сыкрануларын күрсәтү өчен бик характерлы.
Бу әсәр язылган чорларда әле татар әдәбиятында эшчеләр тормышы чагылдырылмый. Аны беренче буларак Шәриф Камал күрсәтә башлый.
Шәриф Камал бу әсәрендә дин белән капиталның кулга-кул тотынып баруын, диннең капитал кулындагы эксплоатация коралы булганлыгын фаш итә. Эшчеләрнең инде бер өлеше мәсьәләнең кая таба барганын аңлый, мулланың кем файдасына хезмәт итүен аера белә башлыйлар. Ачы тормыш тәҗрибәсе аркасында аларда дингә игътибарсыз караш туа Мулланың «вәгаз», «нәсихәт»ләреннән эшчеләр туен бетәләр. Мулла мондый мөнәсәбәтне күреп, бу шахтадан китүе белән куркытмакчы булгач, эшчеләрдәй элек «ышанычлык», диндар саналган берәү һәм аның артыннан башкалары да: «Иртән без эштә булабыз, хәзрәт, китсәгез инде хуш иттек» — дип мулланың борнына чиртәләр, аның китүенә үзләренең исләре китмәгәнлекләреп белдерәләр. Хәтта «Насрый кебекләре: «үлгәндә мулла булды ни, булмады ни, минем өчен бер дә кирәге юк» ди.
Шулай итеп акрынлап эшчеләрнең политик аңнары үсә бара. Алар инде Дәүләт тумасының да эшлексез икәненә төшенәләр. Уен-көлке арасында Габделхәй дигән берәү ирония белән: «Дошман бәхетсез булсын! енн (эшче. С. И.) пигә бәхетсез буласың? Государственная дума аракы сатуны туктатканы юк бит. Бер дә кайтыр,— ди. Бу момент Дәүләт думасының шул аракы сатудан башка, эчшеләргә файдалы бер нәрсә дә эшләмәвен һәм эшләмәячәген күрсәтә. Әсәрдә эшчеләрне революцион көрәшкә чакыру юк, әлбәттә. Эшчеләр шул хөкем сөреп килгән стройга күп булса протест ясаудан узмыйлар, ачыктан-ачык революцион көрәшкә чыкмыйлар.
Ш. Камал 1938 елда басылып чыккан сайланма әсәрләр җыентыгының сүз башында Октябрьгә кадәр язган әсәрләре турында үзе дә: «Ә минем революциягә хәтле язган әсәрләремдә сыйнфи каршылыклар йомшак чагылдырылган, сыйнфи көрәш моментлары бөтенләй томаланын калганнар» ди.
«Козгыннар оясында» хикәясендә, әйткәнебезчә, сыйнфи көрәш моментлары тулысынча ачылып җитми, шул чорларга хас булган социал көрәшләр тулы алынмаган, әлбәттә. Монда революцион хәрәкәтнең актив көче—пролетариат бирелми, сыйнфи каршылыкларның үсүе һәм тирәнәюе ачык күрсәтелми. Язучы аны бирүне максад ител куймый да. Ул вакытта әле язучы сыйнфи көрәш законнарын белгән революцион язучы булмый. Шуңа күрә дә, аңардан артыкны сорау урынсыз да булыр иде. Ш. Камал тормышка объектив рәвештә караучы буларак, андагы социал тигезсезлекне күрә, сезонлы эшчеләр арасында стихия төгендә туып килгән протест авазларын ишетә һәм кайнар мәхәббәт белән эшчеләр образын гәүдәләндерә. Аның хикәясе сыйнфи каршылыклар үсә барган чорны, халыкның зур вакыйгаләргә омтылу алдында торган вакытны сурәтли.
Әсәрдә татар хезмәт ияләренең яңа уяна башлаган вакыты алына. Хикәядә эшчеләр катлавына тирән мәхәббәт тойгысы фонында реаль чынбарлык чагылдырылган Моңардан шул вакытта хөкем сөреп килгән социаль системага булган протестны аңлавы авыр түгел. Хикәя объектив рәвештә капиталистик системаны гаепли, аның пычрак якларын фаш итә, кешене үтерүен күрсәтә. Чыннан да, эшчеләр арасындагы хәерчелекнең, изелгәнлекнең, караңгылыкның картиналары омтылмаслык булып биреләләр һәм алар укучыларның фикерен үзләренә тарталар:
«Казарманың эче коточкыч фаҗигале хәлдә иде: ватылган савыт, ташланган азык ауган урындык, җимерелгән өстәл, пычранган әйберләр арасында, кешеләр кайсы косык эчендә ауный, кайсы укшый, кайсы сәке астына башы белән тыгылган, кайсы йөзе белән чүплеккә канланган».
Бу шахтерларның буш вакытларын характерлый һәм аларның караңгылыгын, изелгәнлеген сурәтли торган бер деталь булып тора. Эшчеләр образын күрсәтүдә, бик характерлы моментларны очратырга була. Дөрес, югарыда әйткәнчә, эшче образлары әле политик яктан җитлекмәгән масса формасында гәүдәләнәләр. Шуның белән алар капиталистик эксплоатациядән рәхимсез изелү аркасында хәтта физик һәм психологик яктай шактый какшаган төстә килеп чыгалар. Шундыйларның берсе Госман. Ул, ял көннәрендә дә ял итмичә эшләве аркасында, тома ватылган, таушалган картка әйләнгән. Ләкин аның кешелек сыйфатлары матур бирелгән, ул буш вакытларында скрипка уйнап казармадагы эшчеләрнең күңлен ача, бергә эшли торган иптәшләренә ихтирам белән карый. Тормыш авырлыгыннан туктамый эчәргә сабышкан Насрыйга ул: «Эх, Насрый, энем, Насрый. Бетерәсең инде башыңны» — дип кайгыра. Госман карт авыр тормышта да матур итеп яши белә, аның семья тормышы күңелле бара, ләкин капиталистик җәмгыятьтә аларның рәхәте җимерелә, соңы трагик төстә чишелә. Госманның хатыны суга төшеп үләргә, ә ул үзе өметсезлек белән шахтадан кикитәргә, качарга мәҗбүр була. Госман карт трагик рәвештә карчыгыннан аерылгач, кимсетелгән, бөтен дөньясына ләгънәт укып, гомергә сөеп саклап тоткан скрипканың смычугын ыргытып бәрә, сәке читенә бәреп вак йомычка кисәкләренә әйләндерә. Шул кызыксыз картиналардан соң Госман карт әрнеп, йөз түбән канланып, ятып үксеп-үксеп елый. Менә болар чыннан да укучыны геройларның эчке дөньясына алып керә.
Әсәрдә бер генә хатын-кыз образы алына. Ул да булса Мәрьям.
Мәрьям, шушы әсәрне язган чорлардагы, изелгән татар хатын-кызларының берсе. Капиталистик эксплоатациянең аяусыз изүе шартларында аңарда өмит сүнми. Ул ире Госман карт белән киләчәк тормышларын матур итеп кору турында хыялланганда, карты авылга кайтып кибет ачу турында әйткәч: «Мин бит иген эшләүне дә бик яратам...» дип үзенең чын-чыннан хезмәт кешесе икәнлеген һәм эшкә булган карашып белдерә. Мәрьямдә семья морале саф көенчә күренә. Мәрьямдә саф ана мәхәббәте бар. Дүрт яшьтә вакытта үлгән кызы аның йөрәгеннән һич тә китми. Төйнәр буе ул шул баласы хакында, йокыларын бүлеп, хыяллана. Мәрьям башка хатын-кызлар кебек хокуксыз. Ире «талак» иткәннән соң ул кая барырга белми, суга ташланудан башка чара таба алмый.
Ш. Камал «Козгыннар оясын да»гы кебек башка хикәяләрендә дә Мәрьямгә ошаган хатын-кыз образларын бирде. «Уяну», «Сулган гөл», «Шәмсекамәр» һәм башка әсәрләрендә дә хатын-кызның шул кабәхәт тормышта сулуга, бетмәс-төкәнмәс изелүгә, җәфалануга хөкем ителүләрен сурәтләде. Ләкин аларда кешелек сыйфатлары сакланганнар. 1905 ел революциясе алдындагы чорда, 1910 елларда, язылган хикәяләрендә үк Ш. Камал хатын-кыз образларын художестволы картиналарда күрсәтә алды. Аларның тирән психологик кичерешләрен оста итеп сурәтләде.
Насрый даими эшче. Ул соңгы елларда китмичә эшли. Ул 45 яшьләрендә, нык гәүдәле. Насрый характерлы образ. Ул бик катлаулы кеше, аңарда бик күп төрле уңай сыйфатлар бар. Аңарда чын сизгерлек, гуманистлык сызыклары ярылып ята Ул вакыты белән ерактагы күлдә су коенучыларны озак карап тора. «... Бу күрмеш аны моңландыра». Аңарда күңел нечкәлеге, табигать күрмешләреннән тәм алу, алар белән ләззәтләнү бар. Ул кояшның кызарып батуына карап: «...уйланып утыра» белә, һәм кай вакытта тормыш шартларының авырлыгына чыдый алмыйча, атналар буена эчеп йөри. Садрыйлар Мәрьямнең аяк төзелешләреннәп көлгән вакытта: «...Аю анасы диген, ә?.. Аның яратылышы шулай.. Ни хәл итсен... Бик яхшы хатын, бичара...» ди Насрый. Насрыйның сыйнфи сизгерлеге дә, башка эшчеләргә караганда, зуррак. Әрәм тамакларга да аның эче поша. Мулланың акча алуы турында: «...Көч куймаган, хәрам акча... Беләсең апа ни өчен акча бирәләр?» — дни ул Габделхәйгә сорау куя һәм үзе үк җавап та бирә. Насрый ул дини агулардан да арына башлаган, дингә дә аның бик исе китми. «...Үлгәндә минем өчен мулланың кирәге юк» — ди ул. Насрый чык күңелдән кешене кызгана белә. Забой басып үтергән Гали турында ул:
— «Менә егет иде, мескен. Өч кешегә каршы эшли иде бит ул» ди. Шуның белән бергә ул Галинең аракы эчә торган гадәтен яратмый. «Биш кешегә каршы аракы эчә иде, хәй- вам» ди.
Насрый ул семья тормышына да өстәп генә түгел, чын семья мораленнән чыгып, гуманистларча карый. Семья тормышын бозардай чыгышларга ул тыныч карап кала алмый: «Кирәкмәс... кызганыч мескеннәр... шул кадәр яратышып торганда араларына әллә нинди салкынлык төшәргә мөмкин. Шайтанлык бит ул...» ди.
Садрыйлар, Гаптелхәйләр Мәрьямнән көлеп барабаннар какканда. Насрый, исрек килеш булса да: «Болай ярамый бу. Ире кайда, горбун тәре? Нәрсә бу? Нигә кирәк?..» дип сүгенә. Эчкән вакытларда да ул кешелек төсен югалтмый. Мәрьямнең шундый нахактан мәсхәрәләнүен күреп чыдый алмый. Госман карт белән башка вакытта яхшы мөнәсәбәттә булса да, үл бүген аңа да ачулана: «Бет син монда, карт тәре! Мин бит әйттем сиңа... әйттем бит! Дурак син... Хатыныңны мыскыллап җанын алалар. Ә син нәрсә? Бакалар кавыштырасың... хатын ул, кешесенә
хатын... ә син үзен нәрсә? Хатыныңның чабатасы да синнән артык...» ди, Мәрьямне һаман изге хатын, дип мактый.
Менә югарыда күргәнебезчә. Насрый да кешелек сыйфатларының һәммәсе дә бар. Ул изелгәннәрне яклый белә. Тик аның бер ягы бар — ул атналар буе эчә. Моңарга ул үзе гаепле түгел, капиталистик система гаепле. Тормыш шартлары начарлыктан, башка күңел ачу әйберләре булмагач аның эчеп вакытлыча онтылып торасы килә — шуның өчен эчә ул.
Садрый — утыз бишләр чамасындагы кеше. Кешедән көләргә, кешене мыскылларга бик ярата, шуңардан тәм таба. Эшчеләргә каршы, аксыздан байларга койрык, ялагай булып хезмәт итә. Билгеле, моңа Садрый үзе генә гаепле түгел, моңарга да ул вакыттагы хөкем сөреп килгән строй гаепле. Завод, шахта хуҗалары азрак эш хакын үстереп алдынгырак эшчеләрне үз якларына аударырга тырышалар. һәм эшчеләрне эксплоатацияләүдә алардан файдаланалар. Андыйларның сыйнфи аңнарын томаларга — революцион көрәштән читләтергә тырышалар. Менә Садрый шундый корбаннарның берсе.
Садрый: «Кызык бит,... уйнап кына» дип башлап Мәрьямнең трагик һәлак булуына, Госман картның семья тормышын бозуга, юкка чыгаруга сәбәпче була.
Ш. Камалның геройларының портретларын бик оста детальләрдә бирүен дә әйтеп китәргә кирәк.
«Козгыннар оясында» хикәясе реалистик әсәр ул. Бу әсәрдә социаль-типик образларны конкретлаштырып бирүдә, үз вакытына карап үлчәгәндә, язучы билгеле бер югарылыкка күтәрелә алган дип әйтергә була. Әсәрдә китерелгән образлар үзләренең кайсы сыйныф вәкиле булуларына һәм эпохасына карап типик сызыкларда бирелгәннәр.
Геройларның гомумиләштерелгән образларын сурәтләп бирү белән бергә, Ш. Камал һәрберсенең индивидуаль үзенчәлекләрен дә ачык күренерлек итеп бирергә тырышкан.
Габделхан. Урта яшьтә, үзен бик үткен күрсәтергә тырыша. Сүз көрәштерегә ярата, ә «үзе бик надан». Ләкин анык сыйнфи аңы үсә» башлаган инде. Хәтта дәүләт мәсьәләләре белән дә кызыксына, аларның серләренә төшенә башлый. Дәүләт думасының аракы сатуны туктатмавын әйтә, ирония белән, эшчеләргә кайгырмаска кушын көлеп куя.
Бу урында без инде Ш. Камалда ачы сатира моментының да чагылып китүен күрәбез.
Урны белән табигать күрнешләре дә әсәрнең эчтәлеген ачуга ярдәм итү өчен янәшә бирелә:
«...Төньякта акрын, ләкин бик тирән гөрләү белән күк күкрәгән тавыш иштелә башлады. Күк күкрәгәндә казарма эчендәгеләрнең һәммәсе дә, гүя ки үкси иделәр. Мәрьямгә шулай тоела иде...».
Шулай ук, Мәрьямнең суга ташлангандагы кичерелешләре белән табигать күрнешләре янәшә китерелә, һәм шуның белән укучылар тирән тәэсир кала, эчтәлекне ачарга ярдәм итә:
«Мәрьям чыбыклыкка якынлашкач, ике кулын алга сузды да туры буага таба йөгерә башлады... Яшен яшьнәп җирне яктырып киткән иде, — текә яр читеннән ташланып суга төшеп җитмәгән Мәрьямнең гәүдәсе күз ачып йомганчы йомарланган хәлдә күренде дә, җир йөзе тагы караңгыланды...»
Әсәрдә бу яки теге образларны укучыларның күз алдына китерү өчен детальләр дә урынлы бирелгәннәр:
«... Ул йөргән чагында сул аягын бераз сөйрәп ала иде, шунлыктан барырга да, бармаска да уйлап, икеләнеп барган төсле күренә иде» ди автор Госман карт турында.
Ш. Камал, башка бик күп әсәрләрендәге кебек үк, бу әсәрендә дә геройларның психологик кичерешләрен, эмоциональ хәлләрен вакыйгалар белән бер рәттән, аларны ныклы ачар өчен бик урынлы бәйләп китерә. Бу Ш. Камалның чыннан да «рух инженеры» булуын раслый. Ул геройларының бөтен торышларының детальләрен, аларның психологик кичерешләрен чагылдырып, укучыларын геройларның ни тирән дөньяларына алып керә:
«Мәрьям тагын ятты, йокысы ачылган иде. Бер вакыт үзенең, ана булганлыгы исенә төште. Дүрт яшен тутырып килгән
тулы яңаклы, күк күзле Фәридәсе аның күз алдына килде», «...анык күз алдына, дүрт яшьлек Фәридәнең кызыл мендәр өстендә аурып яткан күрнеше килә... Аның төсе сулган, күзләре нурсыз, йөзе кыйшайган, ул үлем белән тартыша...».
Мәрьямнең суга ташлануы алдындагы кичерешләре, Госман картның Мәрьямнең трагик вакыйгаларыннан соңгы кичерешләре дә тунарга керәләр.
Ш. Камалга хас булганча бу әсәрдә дә геройлар үзләренә хас телдә сөйләшәләр.
Шахтерларның көндәлек тормышларының характерлы якларын күрсәтеп, язучы әсәреп шушы сүзләр белән тәмам итә:
«Мондагы тормыш, шулай ук үз юлларында дәвам итә иде: ничек сәгать алты, гудок янә гадәтенчә акыра, янә кайнашу, янә жиддилек: ничек числоның башы яки унбише, янә получка, янә «кызык»...»
Җыеп әйткәндә, Ш. Камал, «Козгыннар оясында» әсәрендә, 1905 иче ел революциясе алдыннан бер-ике ел элек, эшчеләрнең коточкыч эксплоатацияләнүе художестволы образлар аша сурәтләп күрсәтте.
1903—1904 елларда татар хезмәт иясе массасының уяна гына башлаган вакты иде. Башка милләт эшчеләре сыйнфы артыннан татар эшчеләре, хезмәт иясе массасы да уяна башлады.
Ш. Камал шул елларда шахталарда эшләп йөри, шахтерлар тормышын аларның араларында торып өйрәнә. Ш. Камалга кадәр татар язучыларыннан бу темага язучы булмады .Ул бу темада беренче карлыгач булды. Беренче карлыгач язны булдырмаса да, беренче карлыгач яз билгеләре булганга мәйданга чыга. Ш. Камалны да шул вакыттагы шартлар тудырды.
Соңга таба татар матур әдәбиятында да эшчеләр тормышын чагылдыручылар булса да (Г. Коләхметов), бу 1905 иче ел революциясеннән соң булды инде. Шуның өчен дә Ш. Камалның ижадына тукталганда бу момент искә алынырга тиеш. Шул яктан, беренче буларак эшчеләр тормышын чагылдыруы ягыннан, «Козгыннар оясында» әсәре аерым урын тота дисәк ялгышмабыз.
Бу әсәр шул чор эшчеләр тормышын дөрес һәм художестволы сурәтләүче үрнәк әсәр. Монда эшчеләрнең, эшне үз ихтыярлары белән түгел, бәлки байларга эшләүләре өчен протест белдерүләре чагыла. Эшчеләрнең дөнья терәге булуларын, аларның бөек кешелеккә ия булуларын Ш. Камал, үзенең бөек остазы М. Горький кебек үк, дөрес һәм чын художникларча көч белән сурәтләде. Ш. Камалда тормышка ярашу моменты юк. Эшчеләргә булган тирән мәхәббәт аның башка бик күп әсәрләрендә дә иҗад юлы буенча кызыл җеп булык сузылып килә.
СӨЛӘЙМАН ИСЛАМОВ