Логотип Казан Утлары
Поэма

ХАСАН КҮЛЕ

Уйлаганда совет көнчыгышын,

Син дә, дустым, таңга каламсың.

Киңлеген һәм бөтен матурлыгын

Хыялыңа сыйдыра аламсың?

Кичәлмәслек кара урманнары.

Үсә анда калын имәннәр;

Юлбарслар анда гомер итә.

Бала тибә язын тилгәннәр.

Кыр тутырып кавын, карбыз уңа,

Алма уңа бакча тутырып;

Өрекләре нинди эре аның,

Куаклары төшкән сыгылып.

Күлләр анда күп һәм салкын сулы,

Яр буйлары куе камышлы;

Күл өсләрен күксел томан каплый.

Акчарлаклар ачы тавышлы.

Исең китәр тезмә тауларына.

Нәрсә генә анда күрмәссең;

Далаларын бер кат иңләп үтсәң, 

Гомрең буе мактап сөйләрсең.

Хәтерләрсең данлы Волочайны.

Якты хисләр белән кабынып.

Сергей Лазо үткән бу яклардан.

Кайнар эзләр җирдә калдырып.

Тирә-ягы бөдрә таллар белән

Каймаланган уйсу урында.

Җәелеп ята тирән Хасан күле.

Балыклар күн аның суында.

Җәелеп ята йолдыз белән тулып.

Тулган ай күк, емь-емь ялтырап;

Янып тора шәфәк алсулыгы.

Өстен аның нурдан алтынлап.

V

Күзен алмый шушы чик буеннан

Якташым һәм якын танышым;

Төн үткәрә ялгыз, тыңлый-тыңлый 

Камышларның салмак тавышын.

Тирә-ягын күксел томан саргай.

Яфракларга чыклар сибелгән; 

Таудан-тауга кара болыт агыла,

Канатлары түбән иелгән.

Айга карап Таһир пидер уйлый.

Керфекләре әллә талганмы;

Көмеш чәчле газиз әнкәеннән

Аерылып, ялгыз калганмы?

Алай дисәң, әле кичә генә

Сәлам хатын укып юанды;

Ә нигә соң бүген күңле төшкән.

Нәрсә булды, нигә моңайды?

Күзен сөртте чиккән яулык алыш.

Бу аңарга кемнең бүләге?

Әйе, беләм, сөйгән ярыныкы.

Аның өчен өзелә үзәге.

«Хатларыңны, Таһир, ешрак җибәр,

Хатлар мине синдәй юатыр,

Сагынганда, бәгрем, айга кара.

Күзләребез айда очрашыр». —

Җан кисәге шулай дигән иде

Аерылганда соңгы сүз итеп,

 Кул биргәндә күзен сөртә-сөртә.

Йөрәгеннән аны үз итеп.

Багалмасы аның—күрше кызы.

Акчарлагы, үзе әйткәнчә;

Яшьли сөйде, ояла да иде

Беренче кат суырып үпкәнче.

Сабан туе көнне таныштылар.

Айлы кичтә таган астында,

Ул бүген дә, ай күк йөзе белән, 

Нери һаман Таһир каршында:

Янып тора ике бит уртасы. 

Энҗе кадәр миң бар берсендә;

Язын килгән сыерчыккай төсле

Ефәк күлмәк анык өстендә.

Алма-алма аның көянтәсе.

Зәңгәр чиләк. Иңен талдырып.

Су ташый ул һәр көн җил-җил килеп,

 Егетләрнең күзен яндырып.

Кич утырып сәлам хаты яза. 

Моңаймый да булмый, күңел шул.

Ерактагы күркәм арсланы, 

Сагынмаслык егет түгел шул...

Ана, гуя, улын уйлап ята.

Чумган килеш мамык түшәккә;

Иркәли күк Зөһрә багалмасын,

Төшермичә кулдан, чәчәктәй.

Тиздән алар, язгы кошлар кебек.

Үз янына аның килерләр:

Яңа шатлык, яңа өмит белән

Кабат тулыр иркен күңелләр.

Айга карап ярын уйлый Таһир, 

Приморьенең август төнендә:

Әйтерсең, ул анда басып тора,

Көянтәсен асып иңендә.

II

Сагындырып килде газизләре,

Көтә-көтә күзләр талдылар;

Күрештеләр кат-кат кочаклашып,

Сөенечтән яшьләр тамдылар.

Улын Таһир, суырып үбә-үбә.

Кулларына алды күтәреп:

— Эттә! — диде улы саф йөрәктән.

Күзләренә аның текәлеп.

Кояш җиргә алтын колач җәйгән.

Нур диңгезе ясап җиһанны;

Кунакларны котлый, буе җитсә 

Үбәр иде сузылып аларны.

Җыелдылар алар бер ояга.

Яңа җирдә бәхет көтәргә, 

Бер банкада үскән гөлләр кебек.

Бергә-бергә гомер итәргә.

К ара-каршы утыпып чәй эчәләр, Өй артында ямьле бакчада;

Сагныш каннар...

Күзләр күздә була

Ничә генә тапкыр баксаң да.

Сыгылып төшкән агач ботаклары.. Тпяр-тимәс булып өстәлгә, Тибрәп-тибрәп тора өрекләре Тарелкага өзелеп төшәргә.

Сораштыра Таһир дус-ишләрсм, Бай тормышын яңа авылның: - һәр сорауга җавап алган саен Күркәмлеге арта табынның.

Колхозчылар аңа өеп-өен Җибәргәннәр төрле күчтәнәч: Өстәл өсте тулы алма-чия. Тозлаган каз, бал-май, ак күмәч...

Кулларыннан аның төшми улы, Ул да, ахры, өзелеп сагынган;

Гөлгә кунган асыл күбәләктәй. Иңнәренә килеп сарылган.

Өмит тулы ана күзләрендә, Керфекләре яшьле нигәдер, Чәчләренең, күрәм, бөртекләре Көмешләнгән инде бермә-бер.

Йөрәгеннән, таңдай күтәрелеп. Шатлык чыккан Зөһрә йөзеп г, Чәчен үргән ике толым итеп. Толымнары җиткән тезенә;

Янып тора ике бит уртасы, Энҗе кадәр миң бар берсендә, Тәрәзәнең кышкы бизәгедәй, Ефәк күлмәк аның өстендә.

Тун шикелле каннар бу казышу, Яз бәйрәме кебек күңелле: Шушы инде, алтын минутлары Мәхәббәтнең һәм яшь гомеренең.

III

Төн.

Тау итәген аксыл томан саргав, Әйтерсеңлә, мамык кырлары.

Маңлаена Таһир кулын куеп, Күзли таудай чикнең буйларын.

Аргы якта нидер ялт-ялт итеп.

Ярып үтте бөтен аланны;

Яшен дисәң, нинди яшен булсын,

Төн аязды, болыт таралды.

Куркып очты судан акчарлаклар.

Балаларын ялгыз калдырып.

Күл өстендә чыр-чыр әйләнделәр.

Канатларын озак талдырып.

Карала да тагып яктыра төн.

Атыш бара, таулар гөрселди. 

Чагылып китә дошман окоплары. 

Яна күмгән кабер шикелле.

Шаулый күлдә камышлар:

— Чиккә килгән явызлар.

Иңкүлекне куе үлән күмгән,

 Бөдрә таллар хәтфә ябынган.

Төнгә куйган яшел күбәләктәй,

Яфраклары түбән салынган.

Выжлап килеп ташка бәрелә дә,

Җиргә керә пуля сызгырып,

Үзәнлектән ашыгып Таһир бара.

Җитәр өчен куып взводын.

Сикереп торып берәү гранат атты,

 Каршыдагы куак артыннан.

Секундында аны һавадан ук

 Тотып алып Таһир, якыннан

Үз өстенә бәрде самурайның

һәм өстәде берне яңадан;

Актарылды куак төбеннән үк.

Очкын очты кызган һавадан...

Шаулый күлдә камышлар:

— Үлем сезгә, явызлар!

Таң яктысы ява күл өстенә.

Чал дулкыннар кага ярларга.

Очып йөри чуен ватыклары.

Туп ярылгач ташлы тауларда.

Козгыннар соң чыдый аламени 

Лачыннарның магрур көченә? 

Муеннары сынган самурайлар

 Капланалар ташлар өстенә.

Часть алдында янып Бойков бара, 

Маңгаенда аның кайнар тир.

Ул — һәр кемнең сөйгән комиссары.

 Кирәк чакта — якын командир.

— Ватан өчен,—-диләр сугышчылар,—

 Кичәрбез без нинди уттан да.

Кичәрбез без нинди сулардан да,

Үткенрәк булып уктан да.

Шаулый күлдә камышлар:

— Алга илтә комиссар.

Актарылып кинәт тузан купты. 

Күккә очты ташлар ватылып.

Туп ярылды... Нинди канат сынды...

 Нинди йолдыз китте атылып. —

Егылды да Бонков сикереп торды. 

Үзе өчен авыр булса да, 

Алга барды, һәр алым саен

Алсу каны тамып калса да.

Җиргә ауды килеп соңгы чакта.

Хәле китеп авыр ярадан.

Күтәрелде актык көчен туплап.

Бөгелеп төште ләкин яңадан.

— Типсә тимер өзә ала иде.

Нәрсә булды соң, дип, үзенә,— 

һәр сугышчы башын түбән иде.

Яшь бөртеге килде күзенә.

Шаулый күлдә камышлар;

— Кан эчендә комиссар.

Җанга сукты кабер салкынлыгы.

Бәс шикелле, йөзне агартып:

Ә бераздан яшен баш очында

Торды, гүя, мине кайнатып.

Шундый авыр булды бу фаҗига.

 Йодрыклар һәм тешләр кысылды. 

Давылланды ачу күкрәкләрдә,

Кашлар килеп бергә кушылды.

«Комиссардан Хасан туфрагына

Ничә тамчы алсу кан тамса,

Шул кадәрле бүре башын бирер.

Ике күзсез булыр — сау калса». —

Сугышчылар шулай уйладылар.

Бер кешедәй, алга киткәндә, 

Кисә-кисә тимер чыбыкларны

Уттан, судан, саздан үткәндә.

Шаулый күлдә камышлар:

— һушсыз ята комиссар.

Таһир калды, үз өстенә алым

Комиссарның гомрем саклауны:

 Нинди генә тирән хисләреңне 

Кичермәссең шундый чакларны.

Кузгалмый да, үлек төсе кергән.

Күкрәгендә яна алсу кан.

Терелтергә аны теләгәндәй,

Нурын сибә җәйге якты таң.

Күкрәгенә куйды аның башын

һәм бәйләде юып ярасын;

Ана гына болан кайнар итеп

 Сөя алыр үзенең баласын.

Авырая барды хәле һаман,

Күз төбенә кара коелды.

Бу минутлар, әйе. Таһирга да

Үлем белән бер үк тоелды.

Шаулый күлдә камышлар:

— Кыл өстендә комиссар.

Елыйм дисә — егет елый алмый,

Яше кипкән бәгре көйгәнгә;

Чәчләреннән сыйпап өзелә-өзелә

Ахры инде үлде, дигәндә.

— Су! — диде ул тирән сусау белән

Һәм күзләрен ачып җибәрде:

Салып бирде Таһир салкын суын

Соңгы тамчысына кадәрле.

Аннан килеп маңгаеннан үпте.

Тулып ташты дәрте йөрәктә.

Синең кебек кеше өчен, диде, 

Гомремне дә бирәм кирәксә...

Эндәшмәде ләкин комиссары.

Сузды бары моңсу карашын;

Йодрыкларын һәм тешләрен кысып

Кичерә ул авыр ярасын.

Шаулый күлдә камышлар:

— Авыр сезгә, комиссар!

Иңкүлектә яшел куе үлән,

Чыклар төшкән август төнендә.

Күкрәк белән шуып Таһир бара.

Комиссары аның — иңендә.

Күл буйларын ялкын каймалаган,

Юл киселде, инде нишләргә?

Хәл ителде: соңгы көчне куеп

Тирән суны бергә кичәргә.

Чумалар да үрдәк бәбкәләре

Югалалар камыш төбендә,

Колач җәеп әнә Таһир йөзә.

Комиссары аның — иңендә.

Айкала су җилдә, чайкала су,

Аска тарта үлем аларны;

Өсләренә ишелеп дулкын килә.

Җимерерлек булып ярларны.

Шаулый күлдә камышлар:

— Авыр сезгә, комиссар!

Уртасында әле алар күлнең.

Бөтерелә суда алкалар;

Таһирның да инде хәле киткән,

Баталар да тагын калкалар.

 Калдыр мине, диде комиссары,—

Үзең котыл һич тә булмаса...

Юк, диде ул, үлсәк бергә үлик,

Бергә булыйк исән калсак та.

Алга барды соңгы көче белән,

Суны ярып, салмак колачлап;

Комиссарны әле уң ягына.

Әле сулга кысып кочаклап.

Ярга баскач, ике күзен тутырып

Карады ул Таһир-дустына;

Шатлыгыннан яшь бөртеге килде,

Күзләреннән керфек очына.

Шаулый күлдә камышлар:

— Савыгырсыз, комиссар!

IV

Аяз иртә. Томан күтәрелгән.

Канатларын җыйган болытлар.

Мәк чәчәге тавы төсле булып

Кояш калка ерак офыктан.

Госпиталь тын. һәрбер тәрәзәдән

Көлтә-көлтә нурлар сузыла;

Аппак халат кигән. Зөһрә уйчан.

Кайгысыннан күңле сызыла.

Керфекләре түбән тегәлгәннәр,

Тыеп тора яшен чак кына;

Комиссарга карый күзен тутрып, 

Маңгаеннан сыйпый сак кына.

Яныннан да аның китә алмый.

Шулай куша аңа намусы;

Ул давалап аны кеше итсә,

Онытыр иде бөтен кайгысын.

Комиссарның йөзе ак бәс төсле.

Тынган кебек каны бозланып.

Күз төпләре янып кара көйгән.

Күкрәк белән сулый сызланып.

Мендәреннән башын күтәрәлми,

Нишләсен соң хәле булмагач;

Эндәшсәң дә, җавап кайтармый ул. 

Тик су сорый янып сусагач,

Түзәлмәде Зөһрә шуннан артык, 

Йөгреп керде күрше бүлмәгә;

— Авыр, диде, хәле комиссарның, 

Эндәшәлми хәзер кемгә дә.

Тизрәк булчы, иптәш профессор.

 Барыйк әле икәү карарга;

Гомрен аның саклап калу өчен

Үз канымны бирәм аңарга.

Көннәр үтте, тирән упкын аша

Үтә торган авыр юл кебек;

Үтте, таулар-ташлар арасыннан

 Сикереп-сикереп аккан су кебек.

Кичерде ул үлем секундларын

Кузгалмыйча яткан урныннан,

Саклап чыкты Зөһрә төннәр буе. 

Китмиенчә башы очыннан.

Аягына басты бүген торып.

Тәрәзәгә килде һәм аны

Ачып куйды.

Аннан күкрәк тутрып 

Сулады ул җәйге һаваны.

Өй артында асыл гөлләр үскән,

Яктылыкка таба үрмәләп;

Гөлдән күчеп аның иңбашына

Килеп куна яшел күбәләк.

Сыгылып төшкән җимеш куаклары,

Чия пешкән нинди мөлдерәп.

 Госпитальнең түбә кыегында

Күгәрченнәр утыра гөлдерәп.

— Килче әле, диде ул, күгәрченкәй,

Иңемә бас, канат кагынып;

Дусларыма тизрәк җиткер әле.

Кайнар сәлам әйтче сагынып.

Еракларга төби күз карашын,

Салкын сулы Хасан ягына;

Каплап тора ләкин калын урман.

 Сузылган да аның алдына.

Уралган ул яшел хәтфә белән,

Түп-түгәрәк аның аланы;

Уңа анда җиләк һәм чикләвек,

Тулып пешә көзен баланы.

Урман буе якты түгәрәк күл,

Кама да бар аның суында;

Каңгылдаша кичен кыр казлары.

Коенганда айның нурында.

Шул урманга карап, саби кебек,

Сагына Бойков мәрхүм әткәсен;

Эзли, гүя, аккош камышлыкта

Ялгыз калган газиз бәбкәсен.

Балачакның якты хатирәсен

Онытмыйсың гомрең буена.

Күз алдыңа килеп баса синең

Чумган чакта татлы уеңа.

Салмак шаулый куе калын урман.

Моңы китә ерак таралып,

Күптән инде җырчы кошлар тынган.

 Җилле яңгыр килә каралып.

Урманчы карт, белмим, ни уйлана,

Хәл җыямы имән төбендә?

Карчыгына булган тирән сагыну

Уянганмы әллә күңлендә?

Алар бергә күпме гомер иткән,

Күпме газап баштан кичелгән;

Янындагы кече газиз улын

Бер ялгызы ләкин үстергән.

Аңа карап күңлен юата ул

Авыр юлда йөргән чакларны.

Ул, ком кебек, куе сары чәчле.

Көрәк кебек тулы сакаллы.

Үзе белән алып йөри улын, 

Җимеш-жиләк тулып иешкәндә,

Гәрәбәдәй була һәр чикләвек,

Сабагыннан үзе төшкәндә.

Җил-яңгырдан шулай саклый аны

Чыгармыйча канат астыннан,

... Ул бүген дә

Улы комиссарның

Сыйпагандай булды башыннан...

Аяк тавышы Бойков уеп бүлде,

 һәм артына борылып караса,

 Медичкасы килә җитез басып.

Шатланган ул сабый балача.

Савыгасыз, ди ул, — савыгасыз,—

Бик кадерле кунак сез безгә,

Колхозчылар бүген өеп-өеп

Бүләк китергәннәр.

Мин сезгә

Иң татлысын менә алып килдем,

Сабагыннан яңа төшкән ул.

Нинди кызлар аны үстергәннәр,

Күрче, нинди тулып пешкән ул.

Тәмле итеп алма ашадылар,

Кара-каршы икәү утырып; 

Бер-берсеннән күз дә алмыйча

Елмайдылар алар тын торып.

Зөһрә инде күптән җыенса да,

 Сорашырга Таһир турында.

Комиссарны юкка борчырмын, дип

Кире кайтты әйтер уеннан.

Бойков янып, йөрәк парасыннан 

Шундый тирән бер хис кичерде.

Нишләсен ул? Аңа кулын салып

Мин синеке хәзер, дисенме?

Аңа булган чиксез ихтирамын

Ул башкача ничек аңлатсын?

 

Алай, дисә, нигә саф күңлендә 

Сүнми торган ялкын уятсын? —

Күгәрчене бар бит үзенең дә.

Алма кебек ике баласы...

Ә, аларны ташлап, үз башыңны

Ничек итеп утка саласың?..

Күзләр кабат бергә очраштылар.

Кулын кысып Бойков Зөһрәнең,

Онытмамын! диде. Бер сүз белән

Ачып бирде бөтен йөрәген.

Шуннан башка һич ни әйтәлмәде,

Белсә дә ул инде якыннан,

 Кайткан чакта, күздән күмелгәнче,

Карап калды аның артыннан.

Кайчак дәртең канда эри икән,

Чишмә кебек, ташып торса да.

Урын тапты якты хисләренә.

Көндәлеге инде тулса да:

— «Каның белән миңа тормыш бирдең.

Күзләремнең нурын яңадан

 Кабындырдың. Мин яшәреп кабат 

Туган кебек булдым анадан.

Син — алтын чәчәк.

Син — алтын чәчәк!

Сандугач дн халык уңган кызмы. 

Сине ничек шулай димәссең?

Егет кеше җаны-тәне белән

Сине ничек янып сөймәсен?

Син—алтын чәчәк,

Син — алтын чәчәк.

Шомырт кебек кара бөдрә чәчең

 һәм шундый ук кара кашлы син;

Эшең белән йолдызлардан биек,

Йөзен белән айдан якты син.

Син — алтын чәчәк.

Син — алтын чәчәк».

V

Күбекләнеп сулар чайкалдылар 

Батальоннар яшьнәп үткәндә,

Таш маңлаен ярды Япония,

Майлы калҗа өмит иткәндә.

Безнекеләр Хасан туфрагына

Ничә тамчы алсу кан бирсә,

Шул кадәрле бүре башсыз калды.

Күзсез калды — качып өлгерсә.

Август таңы көмеш нуры белән

Коендырды күксел тауларны;

Акчарлаклар төште күлләренә,

Су өстеннән томан таралды.

Госпитальнең түбә кыегында

Күгәрченнәр утыра гөлдерәп.

Бакчасында пешкән җимеш-җиләк

Салкын чишмә тулган мөлдерәп.

Ике якка ачып тәрәзәне,

Бәйрәм көнне кунак көткәндәй.

Бойков чумган тирән рәхәтлеккә, 

Җаны-тәне эреп киткәндәй.

Каршысында аның Зөһрә утыра.

Икесе дә аппак халаттан;

Күзләрен дә хәтта алмый алар

Шатлык күкрәп килгән тарафтан.

Кыяларны теткән дулкын кебек,

 Гаскәр капта бердәм агылып,

Җырын аның бөтен халык чыңлый,

Якты хисләр белән кабынып.

Акчарлакның очар баласы күк,

 Канатланды Зөһрә кем өчен? —

Таһирым да, диде, кайта булыр

Үтәп үзенең изге бурычын.

Гаҗәпсенеп дусты сорау бирде

Кемегез ул, ничек танышлар?

Ирем, диде Зөһрә, әллә аны 

Беләсезме, иптәш комиссар?

— Ничек кенә әле, диде Бойков, 

һәм үзеннән үзе оялды;

Сөйләп бирде озын хикәясен 

Бергә үткән авыр юлларның...

Кыяларны теткән дулкын кебек, 

Гаскәр кайта бердәм агылып;

Җырын аның бөтен халык тыңлый,

Якты хисләр белән кабынып:

— «Кайнады сулар Хасан күлендә,

 Чатнады ташлар үткен ташкында.

Сакладык илне йөрәк түрендә,

Сытылды дошман аяк астында.

Чатнады ташлар утлы ташкында,

Сытылды дошман аяк астында.

Ауса да безнең ялкынлы дуслар,

Аларның каны җирдә тапталмас.

 Савыгыр безнең батыр комиссар.

Аларның даны, исме тапланмас.

Аларның каны җирдә тапталмас,

Аларның даны, исме тапланмас,

«Җимеше» әле алда булачак,

Дошманнар, әрнеп истә тотыгыз,

Күзебез безнең — халкыбыз күзе,

һәр уттан өстен безнең утыбыз.

Дошманнар әрнеп истә тотыгыз,

һәр уттан өстен безнең утыбыз.

Талгын җил исә таулар тибрәтеп,

 Камышлар шаулый Хасан күлендә;

 Апабыз кебек, кадерле итеп.

Саклыйбыз илне йөрәк түрендә.

Камышлар шаулый Хасан күлендә, 

Саклыйбыз илне йөрәк түрендә».

1939