Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАД МИНУТЛАРЫНДА

Ә. БИКЧАНТАЕВА

 

Т •» карасын җуеп, яктыртып, Ай калыкты күктә зур булып. Йолдызлар да якты яндылар Ай нурына бергә кушылып. Бүлмәм якты мннем, түшәмнән Электрның нуры сибелә. Тышта салкын, тәрәзәләрне Бәсләр белән бизәп чигелгән. Ә мин матур хыял эчендә Утырдым да өстәл янына. Язар өчен йөрәк җырларын Дәфтәремне куйдым алдыма. Тыныч кына уйлап утырдым, Иҗзд итү нинди күңелле. Авыр да ул язу, татлы да. Күтәрә ул үзе күңелне. Менә шулай язып утырам, Тыя алмыйча уйлар ташкынын, Дәфтәремә төшкән яктыны Күләгәсе каплый башымның.

Алҗып бетәм, минем эшемә Комачаулык итә күләгә. Мин күтәрсәм башны, югала ул, Түбән исәм, тагын күләгә. Күләгәдә җайсыз язуы, Мнн күтәрәм тагын башымны, Ә башымда уйлар тирбәлә, Әйтерсеңлә, язның ташкыны. Мин язарга теләп, тагын да Дәфтәремә түбән целом, һәр юлымны язган саен мнн. Яшь балалар төсле сөенәм. Күләгәнең барын онытып, Мин язам да язам тырышып, Яза торгач, якты таң туды Иҗадыма мннем булышып. Ә күләгә шунда югалды, Якты кояш балкый каршымда, Күләгәне җиңгән өчен мин Рәхмәт әйттем шунда башыма.