Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКЧАРЛАКЛАР


Шәриф агага багышлана

 

Диңгез давыл көтә. Акчарлакның

Әрнү тавшын кинәт җил өзә.

Гариф китә. Яшен, оялудан 

Ирнен тешләп, тыя Газизә.

Кайтырмы ул? Тәүге үбүенең 

Соңгысы да шушы түгелме?

Кайтырмы ул? Кара билгесезлек

Богау булып кыскан күңелне.

Аерылышыр өчен, сагынуларга

Күнәр өчен тудыкмени без? 

Нигә болан? Шәфәк шәүләсе күк 

Сүнәр өчен тудыкмени без?

Әйттеме ул, шулай уйладымы.

Ишетмәде аны бер кем дә:

Гарифы да, ярсу акчарлак та, 

Тирбәлгәләп торган дулкын да.

 Менә өстән давыл хәбәрчесе

Кара яшен булып атылды.

Давыл купты. Диңгез гаскәрләрен —

Дулкыннарны яуга чакырды.

«Аврора»ның тәүге снаряде 

Күкрәү салды күккә һәм җиргә.

 Винтовкасын тотып шунда

Гариф Штурмга китте «Зимний»гә.

Кызның соңгы әрнеп соравын

Ишетмәгән Гариф шушында

 Алып кайтты аңа җавапны

Кызыл таккан штык очында:

 — Аерылышыр өчен, кайгыларга

 Күнәр өчен, бәгрем, тумадык.

 Сүнеп барган шәфәк шәүләсе күк

 Сүнәр өчен, дустым, тумадык.

Акчарлаклар оча, «Таң атканда»

Кара ничек диңгез яшәрә.

Без туганбыз, Газизәкәй, мәңге

Яшәргә һәм тагын да яшәргә.