Логотип Казан Утлары
Публицистика

1939 ЕЛДА ТАТАР СОВЕТ ПРОЗАСЫ

 

 

1939 елда тагар совет прозасында кечкенә хикәяләр, новеллалар елы булды диясе килә. Аларны бик күп дистәләп газета — журнал битләрендә табып була. Озак еллар повесть* һәм романнар язып килгән кайбер язучылар да соңгы вакыт­ларда кыска хикәяләр яза башладылар. Әллә зурларын 1939 елга өлгертә алма- ' дылармы? Ничек кенә булмасын, кечкенә хикәяләр язу, бер яктай, укышлы булып күренсә, икенче яктан, аларның прозачы юк - бар белән шөгылләнүгә илту, бик җиңел юл белән генә хикәя язып китү формасындарак күренгәннәре дә бар.

Кыска хикәя, новелла язу — гаҗәп авыр эш ул. Чөнки кыска, кечкенә хикәяләр тормышның иң әһәмиятле, иң кызыклы булган бер вакыйгасен җинак, төз, үткен һәм динамикалы сюжетка оештырып ачы?:, кыска, бәй әдәби тел һәм сурәтләү чара­лары аша мәйданга китерергә тиешләр. Шунлыктан ялыктыргыч, озын - озын ро­маннарга караганда, кыска гына хикәяләр бөтен әдәбият тарихы буенча көчле социал эчтәлекле һәм укучыга тиз җи- тешүчән әдәби жанр буларак тудырыла килделәр. Безнең күлләгәк кыска хикәя­ләр арасында әнә шул принципларны үтәп, серьез әдәби әсәр рәвешендә языл­ганнары да һәм. кыска хикәя язам дип, кечкенә эчтәлек, кечкенә уй һәм әһә­мияте бик тар булган хис тудырган вак хикәяләр дә бар. Тирән итеп уйламастан, башына кечкенә генә сюжет, уй, хис чаткысы килеп китсә, шуны тизрәк әсәр итәргә омтылучылар да очрый булса кирәк.

Гомумән 1939 ел кыска хикәяләр мо­дасы сезоны булыбрак күренде. Алар күп булып, күп авторлар тарафыннан языл­ганнар.

Бу хикәяләрнең бер өлешен күптән язып килүчеләрнең соңгырак булган, тагыл да югары күтәрелүен күрсәткән әдәбя факт итеп, бер өлешен яңарак яза баш­лаган язучыларның каләм тәҗрибәсе итеп карарга тырышабыз. Шунлыктан кайбер картрак язучыларның әсәрләре тәҗри­бәлек рамкасына кертелеп куела икән, үзләренең уңышсызлык эшләүләренә үп­кәләсеннәр. Үткәндә шәп язганнарына ка­рап. бүгенге начарларны каплап калдырып булмый, билгеле. Чөнки һәрбер әдәби әсәр аерым - аерым алганда да билгеле бер художестволы кыйммәтне үзендә сакларга һәм аеруча һәрбер соңгы әсәр күп вакыт язучының үсү баскычын билгеләүче факт булырга тиеш. Әдәбиятка кергән кешегә, артка чигәргә түгел, тик алга, югарыга үсәргә• генә хокук бирелә. Язучымын начар булган һәм урталыкта торган әсәр язарга хакы юк. Ул үзенең һәрбер әсәре белән әдәбиятка нинди дә булса бер яңалык һәм уйлап табу бирү өчен омты­

 

лырга тиеш. Бу максатка ирешә алмаганны мактауга кул сузмаска кирәк. Аеруча, бугенге әдәбиятка таләп бик нык үскән­лектән һәрбер әдәби әсәрне һәр яктан тотып тикшереп карарга кирәк. Тик шул гына аның, югарылыгын һәм түбәнле­ген ачык күрсәтә алыр. Яхшы белән на­чарны һәр вакыт аерып кую бүгенге тонкий т өчен бик кирәкле шарт булуын онытмаска тырышсыннар иде.

Без монда һәр язучының иҗадына түгел, ә 1939 елда чыккан хикәяләргә күзәтү ясыйбыз. Гомумән сөйләүгә кара­ганда, билгеле бер; төркемләү тәртибендә аерым - аерым хикәяләргә туктауны кирәк санынбез. (Монда телгә алынган хикәяләр­нең күбесе «Совет әдәбияты» журна­лында басылды).

1939 елдагы кыска хикәяләр арасында үзенең күләме ягыннан да, эчтәлеге ягын­нан да социал актуальрәк булганнарыннан берсе Ибрай Газыйнең «Катя Сорокина» исемле хикәясе. Хикәянең эчтәлеге итеп, бугенге җәмгыяттә сыйнфи дошманның һәр төрле нечкә юллар белән советның намус­лы эшчесен үз кулына төшерергә тырышуы алына. Көньякка ял итәргә барган яшь инженер Катя Сорокина чибәр Карати- гннның мәхәббәтенә һәм докторның туган­лык күрсәтүче ягымлылыгына гамсез рәвештә бирелеп, бик нык алдана. Ләкин ул үзенең сыйнфи дошманнар кулына төшә башлавын аңлап алып, сыйнфи уяу­лыгы уяна. Сюжеты, күрәсез, бик күп укучыга таныш. Ләкин Ибраһим Газый менә шушы сюжетны эзлекле рәвештә тулы итеп сурәтләү сызыгыннан бара. Без иң элек эчкерсез мәхәббәт тотучы Катч Сорокинаны һәм шулай ук серсез кыйла- яышлы булып күренгән Каратигинны, карт доктор мөнәсәбәтләрен күрәбез. Кинәттән генә Каратигин белән доктор .арасында булган интригалар эшнең нәрсәдә икәнле­ген, ягни Катянс кулга төшерү өчен ашы­гыч көрәш барганлыгын ача. һәм шунда ук Каратнгниның да докторның ялган улы булуын да сизәргә мөмкинлек туа. Ләкин язучы докторның кем икәнлеген ачарга ашыгып, аның паспортын Каратигин белән -яшрен сөйләшү алдыннан язып ташлап, бер кадәр уңышсызлык эшли, һәм Каратигин докторның улы булмавы да укучы өчен бер­аз караңгыдарак кала. Чөнки бу моментлар сыйнфи дошманның үз эчендәге мөнәсәбә­тен һәм аның яшренгән рухын ачудагы иң нечкә эпизодлар ителеп алынганлыктан, аларга язучы бик ачык әдәби нечкәлек бирергә тиеш иде. Ләкин бу хикәя күп сөйләнгән һәм күпләргә билгеле булган хәкыйкатне кызык сюжетка, интригаларга салып, бирүе һәм типлар арасындагы кар­шылыкларны әдәби тыйнак һәм күп урын­да нечкә итеп чагылдыруы белән әһә­миятле.

Г. Кутуйның «Вөҗдан газабы» дигән хикәясендә доктор Рәҗәп овның революция көрәшчесе Каһармановка карата үткәндә эшләгән җинаятен бүген намус газабы аша кичерүе сурәтләнә. Язучы монда совет шартларында намуслы итеп тәрбия­ләнгән кешенең үткәндәге үз гаебен та­нырга тырышуын бик катлаулы процесс птеп аңларга тырышуы белән уңышлык күрсәтә. Рәҗәповның үз гаебен танып НКВД га язган хаты да, гади хат кына булмыйча, геройның үткәненә әдәби экс­курс, ансыз геройны аңлавы мөмкин бул­маган бер шарт итеп алыңа. Ләкин бу типтагы хпкәяләрнең икенче дәрәҗәдәге җитешсезлекләренә мәкаләнең соңындарак тукталырга теләгәнлектән, «Вөждап газа­бы» ндагы бер әдәби принципның бу урын­да бик үк оригинал булып җитмәвен әйтәсе килә. Ул — рәсем мәсьәләсе. Каһар- мановның баласын дәвалауга кадәр үзенең гаебен күз алдына да китермәгән Рәҗәпов. квартирда Каһармановның рәсемен күрү белән, бөтенләй икенче психологик актка күчә. Шундый көчле һәм тирән психологик күрнеш тууын әнә бер рәсем объектына гына нигезләп калдыру үзен һич тә аклап бетерә алмын. Чөнки андый искиткеч газапларны тудыру өчен, үткәндәге җнна- ятие кабаттан бөтен тирәнлеге белән күз алдына бастыру өчен, тирән һәм конкрет мөнәсәбәтләргә таянырга иде. Аннан соң рәсем аша хис итү, гомумән безнең әдә­биятта бик таушалган алым инде ул. Язучы икенче типтагы, тере ситуацияләр, кешеләр һәм вакыйгаләр мөнәсәбәтеннән
килеп чыккан интригаларны тапса, зур индивидуаль орпгинальлыкка ирешкән бу. лыр иде. Рәҗәповта туган җанлы хисләрне этәреп җибәрүче нокта хәрәкәтсез пред­метка гына табынуга кайтып кала. Геройда тирәнәюче хис һәм уйларны тудыручы сәбәп шул кадакланган урныпнан һич тә күчә алмый, ягни герой газапларына парал­лель хәрәкәт | итүче стимул ролен үзенә алмый. Шунлыктан Рәҗәпов тойгылары күп вакыт үз эчендә генә кульминациягә омтылучы һәм тышкы дөньядан беркадәр артыкка аерылып китүче хәлләргә җитә. Без моның белән рәсем мәсьәләсе хикәя өчен бөтенләй артык һәм кирәксез, худо­жестволы сурәтләү чигенә кермәгән дип әйтергә теләмибез. Оригинал идеяләр һәм тойгылар өчен кешеләр арасындагы ори­гинал һәм кабатланмаган индивидуале мө насәбәтләрне дә таба белергә кирәк. Шул чакта гына әдәби әсәр чын-чыннан мөстә- кынл яши алучы һәм укучы өчен бөтенләй яңа дөнья ачучы чынбарлыкка әйләнә ала.

«Көннәрнең берендә» әсәрендә Г. Разин да Г. Кутуй хикәясендә күренгән на­мус газабы проблемасын чагылдыра. Рай­комга оялаган халык дошманнары юк сәбәп табып, колхоз председателе Нәгый- мовны партиядән чыгаралар. Бу хәлне Нәгыймов бик авырлык белән кичерә. Язучы Нәгыймовның хисләренең киң һәм урынлы чагылышын Кремль тирәсендә би- рәм дип артык мавыккан. Ләкин Нәгыймов намуслы хисләренең һәм уйларының ти­рәнлеге аның үз колхозына, шундагы кайнар хезмәт барышына һәм аны яратучы тере кешеләргә булган мөнәсәбәтендә, мәхәббәтендә ачыграк, конкретрак күренә. Креилб тирәсендә йөрүче Нәгыймов үз производствосыннан аерылып ялгыз уй­ланса, колхоздагы Нәгыймов үзе тудырган һәм үзенә якын торган шартларда туры- дан-туры бирелә. Ягни без шул урында гына Нагыймовның конкрет специфик производство вәкиле булуын таный алабыз. Без монда һич тә Нәгыймов Кремльгә бармасын дип әйтергә теләмибез. Ә бу әсәрдә аның урны ничек булырга тиешле­ген һәм әсәрдәге типның кайсысы әһәмият­ле ягы ачылуда нинди урып тотканлыгын гына билгеләргә телибез. Монда конкрет әсәрдә теге яки бу якны киңәйтү яки та­райту ничек булырга тиешлеге турында бара. Нәгыймовның Кремль янында һәм эчендә булуы аның партиягә кайтары­луындагы соңгы ышаныч белән бәйләнгән момент. Язучы Нәгыймовка Кремль тышын­да да, эчендә дә күп гомер үткәрергә мөм­кинлек бирә. Ләкин укучы Нәгынмовны Кремльдәге тарихи конкрет кешеләр белән кара-каршы китерергә һәм аларның гади кешегә булган бөек һәм гади мөнәсәбәтлә­рен күрергә тели. Ә язучы Кремльдә эш­ләүче тарихи конкрет шәхесләр ягыннан үтеп, тик Кремль өстәле артында, дөрес­лек белән эш итүче берничә абстракт партиецларны чагылдырудан уза алмый әле. Димәк, бу индивидуализация генә әле укучыны һәм чынбарлыкны канәгатлэнде- рерлек югарылыкка күтәрелә алмаган. Нәгыймовның партиягә кайтуы өчен җые­лыш һәм өстәл янында арып утыру котыл­гысыз әдәби алым язмышы итеп каралырга тырышыла. Шунлыктан укучы инде Нәгый­мовның Кремль тирәсендә шул кадәр кай­нашуының соцын хикәяне укымыйча да күптән белә. Язучы монда укучы өчен күптән билгеле булып торган нәрсәне һичбер яңалыксыз кабатлап кына чыккан. Аның остәвенә, ул момент җанлы да түгел. Язучы үзенең героеның язмышын күрсәтүне Кремльгә илтеп тәмамлавы ту­рында гына уйлаган һәм шуның белән чик­ләнгән. Аны тирән әһәмиятле һәм кызыклы итү турында уйлап җиткермәгән. «Көннәр­нең берендә» хикәясендә язучы Нәгый­мовның үз производствосына бәйләнгәнле­ген күрсәтүдә исә уңышка ирешкән, ул монда инде бөтен индивидуаль тип булып гәүдәләнә. Әсәрнең кыйммәте менә шунда.

«Вөҗдан газабы» һәм «Көннәрнең берен­дә» хикәяләрен советның намуслы кешелә­ренең объектив тормыш чынбарлыгына нигезләнгән һәм социал эчтәлеккә кон­крет бәйләнгән психологик дөньясын, безнең чор кешеләренә хас кайгыру һәм газаплануны күрсәткән әсәрләр дип атау бик тә урынлы булыр.

1939 елда татар совет прозасы өлкәсен­дә чыккан берничә дистә хикәяне мпя.
укучы
буларак, тормышны аңлау байлы­гына, чынбарлыкны тану законнарына кү­череп карыйм. Ул хикәяләр һәм аларның авторлары күп булса да, укучы аларны тормышның бер ягы процессына салып карарга хаклы. Безнең әдәбиятыбызда эчке; ялтыравыклы мәхәббәт мәсьәләләре туктаусыз әйләндерелеп торган темалар­дан булганга күрә, кыска хикәяләрнең дә байтагысы әнә шул темалар тирәсендәрәк эйләнгәләп йөриләр. Мин бу сүзем белән ул темалардан бөтенләй читкә китәргә кярәк димим. Нигә шулар белән генә чик­ләнәбез, нигә тормышыбызның бөек, тагын да тирән акыл һәм хисләренә, искиткеч хәлләренә кермибез дим. Чыннан да кызык бит! 1939 нчы елда «Совет әдәбияты» жур- ■алында басылып чыккан берничә момент­мы гына бер җепкә тезеп карасаң, чын­барлыкның кызык бер схемасы килеп чыга. Гариф Галиев «Загста» дигән хикәясендә берәүнең («мии»нең), эш белән кереп- чыгып йөри торгач ЗАГС өстәлендә эшләү­че кызга гашыйк булуын язып, укучыны шак катырырга тели. А. Алишның «Тиз­дән туй» исемле хикәясендә Сәрвәрнең улы Сәйфи өйләнергә йөри, тиздән туй булу көтелә. Бу хикәягә шул ук сәхнә, пул ук кул чабулар һәм пәрдә артына кереп югалуларны һәм сәхнә тирәсендә әйләнеп елмаюы карчыкны укучы Алишка кадәр кайдадыр күргән иде инде. Фатыйх Хөснинең «Совет әдәбияты» журналының 2 иче номерында чыккан «Хәзинә» дигән хикәясен искә төшерсәк, А. Алиш хикәясе сюжеты да нак шул «Хәзпнә»дәгегә бер тамчы су кебек ошаганлыгын күрәбез. Аларның икесендә дә чеметеп алырлык гына магнәле сюжет төерчеге бар. Менә шул инде новеллалар язарга азык булган? Нигә Алиш туйның үзен язмаган? Чөнки А. Шамов шул v к 1939 елда гына шул ук «Совет әдәбияты»ида «Туйда» хикәясен бастырды. Секрет шунда: туйның алдын язмау орнгннальлыгы гына калган «кән! 0 художник туй темасына дистәләр­чә әсәр язса да, глжәп яңа әйберләр мәй­данга китерергә мөмкин, чөнки Н. В. Го­голь бер үк «Үлек җаннар»ып да саран- .чык белән яшәүче никадәр дворянны бир­гән һәм, алар барсы да төрле тип, харак- тер итеп тудырылганнар. Бездә исә тип, характер югарылыгы көчле. Менә шул ауру бер төрлелеккә этәрә дә.

Без бу сезонда язылган хикәяләрнең эчтәлеген тормышның бер җебенә төзеп, берәүнең семья тарихын саный алабыз. «Загста» гашыйк булып язылыштылар; «Тиздән туй»да— туйга хәзерлек барды «Туйда», туй булып узды. Сабыр итсә, укучы тиздән беренче бала тууын да бер­ничә хикәядә күрер. Семья моның белән генә туктамый, бозылып аерылышалар да. Гариф Галневиең «Ялгызлыкта» исемле хикәясен­дә, хатыннан коры калганнан сон, яңадан буйдакка әверелү процессы бирелә. Менә шуннан инде интеллигентсыман бер кеше­нең семья «тарихы» килеп чыга. Мәсьәләгә болан карау серьсз түгел диярләр берәү­ләр. Ә бит бу хикәяләр укучы алдына тормышны серьез итеп аңламаслык аң сис­темасы китереп чыгаралар. Алар көлке бер рамка эченә кереп бетәләр. Без бу фактны төрле елдан, төрле җирдән түгел, бәлки бер журналдан, күп булса 910 ай эчендәге әдәби продукция эченнән алдык. Шуның белән бергә, шул әйләнә-тирә эчен­дә булган кайбер уңышлы фактлар да укучы тойгысында үзләренең оригинальлык- ларыи киметүгә баралар. 1938 елгы булса да, А, Шамовңың «Туйда» хикәясе, «аккош кебек хатын», бозау кебек баян» рәвешендәге сурәтләүләрдәге ут белән су каршылыклары булуга карамастан, бүгенге тормышыбызның шатлыклы фактлары белән рәхәтләндерүе поэзия табарга тырышуга ом­тылуы белән урынлы. Ләкин шуның тирәсен­дә иңде туй көтүне һәм туйдай соңгы куңел- сезлекләрпе ваклап сурәтлп башлаучылар күбәйгәч, уңышлы әсәргә дә кимчелек килә. Мондый типтагы ссмья-көнкүреш хикәяләренең күбесе бпшьбылтыр язылган­нарны кабатлау рәвешендә мәйданга ките- релмәсә һәм аларны берничә кешенең берничә оригинал әсәрендә генә күрсәк, бик гафу итәргә дә мөмкин булыр иде. Ләкин менә шул семья, көнкүреш һәм мәхәббәт темасын баналыцинага әйләнде­реп җибәрү куркынычы ята. Бу нидән килеп чыга соң? һәр язучыга мөстәкый.т

 

170

Г. Халит

• MTJ

           
     
   
       
 
 

унлап чыгару куәте җитеп бетми. Бер тар рамкада, бер табылган темалар һәм сюжет­лар өстендә вариацияләр ясап ятуга гына салыну башлана. Шуннан инде әдәби те­малардагы ошаш уртаклык килеп чыга. Менә шул провинциализм үзе инде. А. Алиш кайчандыр «Килен» дигән хикәя язган иде. «Тиздән туй» хикәясе анардан нинди тирәнлек һәм социал якалык белән аерыла икән. Үзенең художестволы, музы­каль’ телле әкиятләре белән балалар әдәбия­тына зур гына хезмәт итүче Алиш хикәя язуда тирән уңышсызлыкларга да кергәли.

 

А. Алишның, «Ялгышу» һәм Гариф Га- леевнең «Ялгызлык» хикәяләре турында аерым тукталасы килә. Бу хикәяләрнең икесендә дә совет кешеләренең тормышын­дагы һәм хисләрендәге кайбер каршылык­ларны чагылдыру бурычы куелган. Ул проблема икесендә дә семья мөнәсәбәтләре эчендә бара. «Ялгышу»да бухгалтер Камиль үзенең хатыныннан урынсызга көнләшә; ә «Ялгызлык»та шулай ук бер учреждение работнигы Җәгфар, үзенең дусы Гаделынин белән хатыны арасында ниндидер яшрен мөнәсәбәт бар дип, урынсызга көнли һәм нервларын боза. Менә шул урынсыз, прин­ципсыз, нигезсез көнчелек аркасында, ике хикәядә дә семья күңелсезлеге, хәтта тар­калу килеп чыга. Намуслы ителеп алынган кешеләрнең аерым минутларында килеп туган очраклы хәлләрне һәм ялгышуларны әдәби объективлыкка күтәрүгә тырышу гаҗәп зур хата. Бу ике хикәянең икесен­дә дә язучылар тормышта очраган ситуацияләр вакчыллыгының нигезен һәм идея югарылыгын аңламыйча, тормышта күренгән аерым һәм очраклы фактларны, тормыш каршылыгын күрсәтүдәге типик­лык һәм дөреслек дип алданганнар. Без­нең чордагы намуслы кешенең көнләшүе буш, акылсыз психологик йомыклылык кына була алмый. Андый кеше законлы һәм нигезле көнләшү белән генә аклана ала. Ялган көнләшү тойгылары белән яшәүче шул «интеллигентларны» бүгенге җәмгыятнең уңай кешеләре итеп карарга тырышу яки бу кешеләрдәге көнләшү кебек катлаулы психологик дөньяны һич- «бер чынлыкка таянмаган итеп аңлау әдә­бият өчен һич дөрес түгел. Безнең җәм- гыятнец намуслы кешеләренә ялган көнлә­шүне уртак итү һәм шуның аркасши* семья таркалуы — һнч тә типик була ал­мый. Әдәбият өчен, көнләшү кебек җавап- лы тойгыларның җирлеге ачык булырга тиеш, ә очраклык белән шөгылләнү социа­листик реализмга бөтенләй чит күрмеш ул.

Гариф Галеев үзе үк: «Җәгфарнең бу кичерешләре дөрестән дә, аның юкка баш катыруы иде», — ди. Соң, шулай булгач, нигә юк нәрсә белән укучының башын катырырга кирәк? Юкка баш катыртучы кешенең «кирәкмәгән тирән тынлык, хәрә­кәтсезлек эчендә, әллә нинди бер тау тишеге, «җәһәннәм шикелле» булып күрен­гән бүлмәләрдә ахмакланучы хисләрем язучы кемгә уртак итәргә тели? Баш каш* ручы ялгап хисләр белән нигә шаяра? Юкка баш катыру өчен төнге сагәт икегә, бер кайчан булмаган рәвештә, Җәгфареа- нең тәрәзәләренә чирттерә. Герой көнләш­сең, авыр хисләргә чумсын имеш! Барсы да ясалма, барсы да очраклы, әдәби объем лык өчен барсы да ялгап. Болар берсе дө эчке логикага корылмаганнар. Үзенең тор­мыш иптәшен аңламыйча, үз кабыгы эчен­дә генә гомер итәргә һәм соцнал-сынн- фи мөнәсәбәтләрдән аерылган ялган көнлә­шү трагедиясе ясаучы типларның йөзен ача­сы, аларны рәхимсез хөкем астына аласы, аларга үткен юмор һәм сатира язасы урын­да, Гариф Галеев һәм Алиш иптәшләр вульгар психологизмга бирелеп, тере хисле һәм безгә теләктәш, безне алга өстерәүче вакыйгалар урнына, бик урынсызга. укучы­ның нервлары белән уйнарга телиләр; са­дизмга биреләләр, ягни чит булган той­гыларга уртаклык күрсәтергә, шуның беләч ләззәтләнергә тырышу сызыгыннан бзрз- лар. Тормышта очрый торган һәрбер хәлне шул көенчә әсәргә күчерү белән, типикпын эшләү дип ялгышалар, типиклыкның тнк тормышның социал нигезен ачу аша гым билгеләгәнлеген оныталар.

Безнең җәмгыят кешеләрендә караш лыкларны әнә шулай өстән генә аңларга тырышу тенденциясе Гариф ГалсепЕШж «Юлда» хикәясендә дә чагылып үтә. Ни-

 

дидер наркоматта эшләүче ниндидер бер Гайфуллин, бик намуслы кеше һәм искит­кеч балалар үстерүче кеше булуына ка­рамастан, аның үз өеннән читкә чыгарга куркып ятуын колхозга бару белән бете­рүе яңа кешедәге психологик каршылык итеп күрсәтелә. Безнең чорның уңай ке­шесе турында әдәбиятта мондый төшенчә бярү бик тар һәм бик сай хәл булудан бер адымга да узмый. Гариф Галеевнең колхоз һәм депутат («Депутат янында» һ. б.) ту­рындагы очерклары, безнең тормышта бул­ган хәлне шул көенчә генә күчереп бирү­ләренә карамастан, әнә шул ясалма хикәя­ләреннән күп тапкыр өстен һәм артык, чөн­ки аларда чын тормЫш, чын кеше турында фактлар бар. Г. Галеев хикәясе, тормыштан югарырак буласы урында, үзе таныш, күрә торган натураль тормыш типиклыгыннан да түбән тора. Гаҗәп!

Монда сүз типиклык турында чыкканлык­тан. бу хакта тагын да шуны әйтергә кпрәк: художестволы типиклык күрмеш­ләрне тик индивидуализацияләү. тормыш­тагы бердәнбер һәм шул вакытта ук гомумине таба белүе белән бил­геләнә. Югарыда искә алынган «Ялгышу» һәм «Ялгызлык» хикәяләрендә индиви­дуализация элементлары чыгырыннан чык­кан дәрәҗәдә көчле күренсәләр дә, шул индивидуальны, шәхси элементларны ту­дырган сәбәпләр тормыш законнарының очраклы якларына кайтып калалар. Семья, көнкүреш мөнәсәбәтләрендә килеп туа тор­ган вак авантюраларны әдәбиятка туры, дан-туры реалистик метод итеп күчерергә тырышу әнә шуны китереп чыгара. К. Ба- сыироп «Көзге юллар буйлап» хикәясендә авылда тормышның матурлануын күрсәтү типиклыгын чагылдыру өчен алынган индивидуализацияне хәтта базарда чабата табылмау формасындагы банальщипага, һич сербез булмаган уен-көлкегә әйләнде­рүче хәлгә кадәр дә төшереп куя. Мондый индивидуализацияләү тик тормышны аңлау­дагы тарлыктан гына килеп чыгарга, әдә­биятта һәрбер юк-барны да язарга була иэн, дип уйлаудан гына туарга мөмкин.

Үзләренең күләмнәре ягыннан бик кеч­кенә булып, эчтәлекләре белән тирән итеп. эшләнгән тагын берничә новеллаларга күз салып китик. Фатыйх Хөсни «Без ни өчен беренче җизнидән биздек» дигән но­велласында, үзенә хосусый милек туплау өчен, кардәш кешеләренең дә малын төр­ле юллар белән талаучы мәкерле кияү характерын бирергә ымтылган. М. Моста- фннның «Яна капка» хикәясендә колхозчы Нәби агайның аңа, мул уңыш килүен кө­түе алдыннан булган шатлыклы хисләре бик нечкә юллар аша бирелә. Язучы көр рухлы колхозчының тойгыларына табигат- не дә параллель куеп урынлы куллана, һәм анда шыгырым төялгән грузовикның удары астында иске, черек капканың авып төшүендә ялгыз хуҗалыкның соңгы чир­ләре югала баруы символлаштырыла. Бу кечкенә генә хикәядә бөтен элементлар бер-беренә гармониядә алынганнар. Әле яңа гына беренче хикәяләре белән чыккан III. Расихның «Таныш кеше» хикәясен­дә,яшь язучының аерым әдлби-техник җнтешсезлекләренә карамастан, — бүген яши торган капиталистик калдыкны хәй­ләкәр спекулянт образының рухын эзәрлек­ле эпизодлар аша ачуга баруы зур социал әдәби кыйммәткә ия булып тора.

1939 елдагы кыска хикәяләр арасында иске тормышның трагик эпизодларына багышланганнары да бар. Шулар арасында Әмирхан Еникинең «Көзнең бер кичендә» хикәясе укучыда көчле дулкынлану уята алырлык куәт саклый. Авылның бер өе эчендә ике чор мәхәббәтенең ике вәкиле яши. Аның беренчесе — бүгенге совсг авыл кызы, гүзәл Зөһрә типында бәхетле мәхәббәт хисләре белән бәйләнгән; икен­чесе үткән, коллык җәмгыятенең авыр законнары астында куркып, үзенең сөйгән егетен печтә яндырырга мәҗбүр булган һәм -шул трагедия аркасында кешелек акылыннан мәхрүм ителгән Гөлбануның бәхетсез мәхәббәтеннән гыйбарәт. Язучы үткән жәмгыятнең искиткеч шыксыз карти­насын күз алдына бастырып, мәхәббәтне дә буып торучы һәм кешеләрне куркырга өйрәтүче буржуаз-феодаль тормышка уку­чыда нәфрәт уятырлык идеяне пластик сурәтләүләргә ирешә алган. Язучы үзе ничек эчке җафалану авырлыгы белән пич ба­
шында газапланган Гөлбануның тарихын тыңлагач, клубка юнәлеп, хәзерге яшьләр арасында иркен сулыш алса, укучы да тик шунда гына газаплы күрнешләрне күз алдыннан кичерүдән туктый. Татармын ис­ке этнографик моментын юмор аша күрсә­тергә тырышкан әсәрләрдән, уен-көлке нигезендә күренеп тә, фактта яхшы ук кына күңелсез хәлләргә барырга мөмкин булган вакыйгаләрне чагылдырган хикәя­ләрдән берсе А. Шамовның «Кыз урлау» дигән әсәре. Хикәя үзенең теле белән үрнәк була ала. Берәүнең («мин»иең) бүгенге бер кичәгә яшьләргә үзенең үткәнен кызык итеп сөйләве Л. Толстой ның «Бал­дан соң» хпкәясеидә Иван Васильевич образында бирелгән алымын искә төшерә.

Ш. Шәһәрнең сГаепсезгә җәза» хикәясе үткәннең бер трагедиясенә багышланган. Сарык өчен гаепсезгә бармагы киселгән башкорт көтүчесе Кылычбайның җазалауны һәм атасының үлек гәүдәсе өстендә ант итүче батыр йөрәкле Татлыбай образын бирү кебек уңышлы художестволы теләк­ләрне сурәтләүдә язучы сөйләүдән, рито­рикадан һәм ашыгудан, схематизмнан кач­кан булса һәм аның өстәвенә хикәянең исмен дә күптән билгеле булган исем белән атамаса, укучыны канәгатләндерер- лек әдәби әсәр туар иде. Художестволы әдәбиятның кечкенә генә спецификалары белән дә хисаплашмау әдәби әсәрнең кыйммәтен югалтып ташлый.

Югарыда телгә алынган хикәяләрнең кү­бесендә психологик газаплану һәм язучы­ларның күп вакыт теш кысып, маңлай җыерып сурәтләү* белән мавыгып китүләре дә ачык күренде булса кирәк. Безнең әдә­биятта юмор, сатира аксый. Югыйсә Ленин: «юмор гүзәл, таза сыйфат», ди М. Горь­кий белән сөйләшүләрендә. Бүгенге укучы­ның элеккегә караганда, серьез уйлау белән бергә серьез итеп көләргә дә яра­туын бер язучы да кире какмас, һәм, шу­лай ук, эчтәлекле юмористик хикәя язу. трагик, драматик хикәя язуга караганда, бик зур фантазия Һәм үткен телле булуны таләп иткәнлеге дә ачык факт. 1939 глда- _гы кыска хикәяләр арасында А. Шамов­ыми үткәндәге Этнографик .моменты бил- геле бер дәрәҗәгә юмористик сюжетка са- лып күрсәткән «Кыз урлау» хикәясениэг тыш башлыча юмор язучы М. Әмнрдл башка берәү дә юк. Булганы белән канә- гәтләнеп, щуңа күз ташлыйк. М. Әмнрнеа «Совет әдәбияты» журналында «Тун ачуы> кебек юморик хикәясе үзенең темасы белән үткән заманга кайта. М. Әмир, ха­лык әкиятләрендәге сюжет төзелешен? тартым формада, авыл егетенең динне һәм дин башлыкларын мәсхәрә итүен чагылды­ра. Хикәя дингә каршы көрәш идеясен үзенчәлекле, юмористик нечкәлек һәм үт­кенлек аша күрсәтүе белән әһәмиятле. Юмористик хикәяләр сюжетның бик ник фантазия аркылы үткәрелүен таләп итә­ләр. М. Әмирнең «Чаян» журналында ба­сылган күпләгән юмористик хикәяләрен­нән әнә шул үткән фантазиягә, хәтта анек­дотик сюжетка тапкыр килгәннәреннән «Бишпот Гали» хикәясен күрсәтәсе килә Искелекнең бер калдыгы булган ялкау Гали образын бирү һич көтелмәгән юмо­ристик ситуациягә корыла: авылда тик бер үзе генә бишпот тарткан ялкау Гали­не, хезмәт көне эшләтү өчен бншпотлы гер итеп уңыш бүлүдә кулланыла. Ләкин, соңыннан шикләнеп,- Галине үлчәп карагач, ул тик үтырып аши-аши, алты потка әй­ләнгән булып чыкты. Юмористик оригинал сюжет, оригинал фантазия. Ләкип М. Әмирнең «Чаян» журналында чыккан башка юмористик хикәяләрендә сюжетны төзүдә фарс, җиңел, көлке һәм водевиль­гә якын формалар белән мавыгу да өстен­лек алып киткәли. Шунлыктан алар кабат­ланмаслык, юмористик үткен _булып чык­мыйлар.

Кайбер шундыйларга ия булу күләмендә саналып үтелгән хикәялррнец дә байтагы гафу ителмәслек җнтсшсезлекләрдәи коты­лып җитмәгән әле. Нинди як белән булса да, аларда художестволы сурәтләүнең, кыйммәтен киметү күренә. Берәүләр сю­жетка, композиция төзелешенең нык, төз итеп эшләнеп җитүенә әһәмият бирмиләр, артык детальләр белән мавыгып китәләр, икенчеләр, киресенчә, паспорт билгеләре* санарга, регистрацияләүгә биреләләр, ягы сөйләү белән генә чикләнәләр. Мәсәләя.

 

Фатыйх Хөснинең «Без ни өчен беренче җизнидән биздек» дигән хикәясенең урта­сында ук «Шулай итеп, без җизнине әкренләп яратмый башладык. Бер май өчен генә түгел, бүтән төрле сәбәпләр дә бар иде» дип хикәянең акрын-акрын һәм са­быр сурәтләү аша үсәргә тиешле һәм уку-, чыга тик азактан гына барсы да ачылып җитәргә тиешле сюжет ачылышын урын- сызга икегә бүлә; уртада ук сер ачылып ташлана; укучының җизнине белү өчен укуына тагын да зур мохтаҗлык калмый. Ә М. Әмир күп вакыт кызыклы юмористик сюжетны тизрәк санап чыгарга омтыла. «Бишпот Гали» кебек уңышлы гына әдәби юнәлеш алган хикәянең дә башында яр­лыгы булу аркасында художестволы әсәр­нең мөстәкыйл яшәвенә зыян килә һәм, нечкәләп сурәтләү темпына төшеп җитмә- гәнлектән, гүзәл булып чыга алмый. М. Әмир кай вакыт үзо яза торган жанр­ны да ачыклап бетерми. «Кызыл Татар­стан» газетасында чыккан «Сайлау көнен­дә» дигән һәм «Чаян» журналындагы бай­так хикәяләрендә хикәя, очерк, мәкалә һәм фельетон алымнары законсыз рәвештә бер үк әйбердә буталып күренәләр. Шун­лыктан алар бер-берсенә ачык төз әдәби форма булып яшәргә мөмкинлек бирмиләр. Бу бер М. Әмир өчең генә хас түгел. Ш. Шәһәрнең «Гаепсезгә җәза» дигән хи­кәясендә, сурәтләү урнына, социал эчтә­лекне көчәйтү риторикасына корылган җөмләләр белән санап чыгарга гына ашы­га. «Үкертеп гомер кичерүче башкорт байлары Кылычбайны җәзалауны күңел ачу өчен ясалган уен итеп кенә карады­лар... Акыллары булган таш йөрәкле бай­ларның акайган күзләрен кан алды» дию белән әдәби сурәтләүгә ирешү мөмкин тү­гел. Ничек кенә булмасын, кеше үтерү уен түгеллеген һәр кем белә; байны «акайган күзле, таш йөрәкле» дип характерлау белән генә эксплоататор сыйныфка нәфрәт уятып булмый. Әдәби әсәрдә мондый дек­ларацияләр белән чыгу урынсыз, ә болар- ның барысын да индивидуаль образлар һәм картина, вәкынгәләр аша күрсәтергә кирәк. Татлыбайның атасы үлә. Ә аның шигырь белән булган сүзләрендә бер дә җанлы героик хисләр индивидуаль кеше рухында бирелми. Бу хикәянең сюжет төзелешендә дә,—аеруча Кылычбайны җә­залау һәм Татлыбайга кызның хәбәр итүе моментында җазалауиы беркадәр икенче эпизодлар соңында күчереп барудагы кис­кенлек тә җитми.

Гариф Галсевнең «Юлда» дигән хикәя­сендәге һәм К. Басыйрның «Көзге юллар буйлап» исемле хикәясендә сюжеттагы системасызлык ярылып ята. «Юлда»да сюжет бер тактка салынып, катып калган формада алына, икенчесендә—үзәксез сю­жет, аерым-аерым эпизодлар гына өстенлек итә. К. Басыйров хикәясендә системалы образ, картина бирү өчен бөтен вакынгә һәм бер-берсенә бәйләнгән уй. хис таба алмау, шулар азлыктан, бер урында тап­тану, буталу, борчылып һәм көчәнеп хис итәргә, картина бирергә маташу көчле. К. Басыйрның «Секретарь» хикәясендә язучы безнең әдәбиятта бер бетмәгән Гали образын ниндидер шатлыклы картиналар, тойгылар эчендә бирергә тели, ләкин атла­ган саен «рәхәт» диюдән узмый. «Күрше хатыны Саша» да белү һәм белмәү сөй­кемле һәм ватык хисләр арасындагы сур­рогатны күз алдына китерү ацкыц тора. Системалы, тулы, ачык һәм сиземләүле сурәтләргә ирешә алмый. Мин Шабай «Күп көннәрнең берсе турында» хикәясен­дә. кешенең яңадан тууы тарихын схематик сөйләтеп бирү белән генә чикләнмичә, уйлауны һәм кичерешләрне сиземләү чын­лыгыннан. конкретлыгыннан аеруча төс­сез. чиктән тыш кабартылган «философик» риторик җөмләләр белән бирүгә дә килеп җитә. «Котырып уйнаган теләкләр нәләте үкереп улады», «минем яңа кеше булып әверелә башлавымның беренче күзәнәклә­ре әнә шуннан башлана» рәвешендәге җөмләләр художестволы сурәтләүгә керә алмыйлар. Ул сурәтләү түгел, ә коры, буш сөйләнү генә! Әдәбиятта конкрет хис. конкрет эш, вакыйга, конкрет кеше кирәк.

Г. Әпсәләмовның «Бәхет кояшы» хикә­ясе, кеше турында гомуми фразалар беләж сөйләүдән тыш. бер кешенең биография­сен иллюстрацияләүгә, тулы картина бир­мәүгә, типның тормыш юлын регистрация­
ләп чыгуга, яна паспорт бирүгә генә кай­та. Язучы картиналарны теләсә ипчек сәх­нәгә чыгара. Монда бер дә мөстәкыйл булган эчтәлек һәм сюжет, композиция, әдәби әсәрнең бер бөтен булып тудыры­лу логикасы нигез ителмәгән. Язучы ге­ройның үткәндәге тормышыннан сугышны бирергә тели — китап битенә пушкалар, снарядлар чыгарыла; шул ук геройның колхозлашу чорындагы эшен күрсәтәсе килә — аңа да хәзер үк сикереп төшелә. Менә бу инде схематизмның иң тупасы. Безнең язучыларның кайберләре арасында, укучыны түгел, язучыны да кызыксындыр­маган әйбер турында да язу гадәт булып йөри ахры. Үзе язганын узе кабаттан ләз­зәтләнеп хис итә алмый, үзе үк сангаттән түбән торганлыгын сизә булыр диясе килә. Чөнки суык, хиссез, әдәби рухы бөтен булмаган хикәяләр тик шуның аркасында гына туарга мөмкин. Бу әсәрләр язучының бик яхшы теләкләре аша язылганнар. Шу­ңа күрә каты тәнкыйт, урынсызга хөкем итү дип уйланыр. Ләкин нишләр дә хәл юк: язучы тарафыннан тудырылган һәрбер әдәби әсәрнең мөстәкыйл яшәү сыйфаты бар. һәрбер кичерелгән тойгы һәм уйла- нылтан фикер тик әдәби сурәтләү теле чарасында гына бирелсә, без язучының та­лантын кабул итәбез, һәрбер әдәби әсәр әдәбиятка һәм чынбарлыкка мөнасәбәт ти­рәнлеге ягыннан чыгып каралырга тиеш. Бу язучы шуннан артыкка барз алмый бит, шуңа күрә аның талантына карап, начар якларын да гафу итик, дию тәнкыйт кри- териесе була алмый. Кай вакыт язучының .әсәре язучының үзен танымаска да мөмкин. Чөнки ул литературщинада гаепле. Аңар­да әдәби типлар түгел, ә маскалар, үз стиле түгел, ә кырык төрле жанрдай һәм әдәби үрнәкләргә иярергә тырышу аркасын­да җыелган стилизация, бер бөтен тормыш түгел, э тормыш вакыйгаләрснә уйнап карау бәләсе тоткарлык Сулып ята. Мондый на­чарлыкны бер кайчан да гафу итәргә яра­мый. Саигаттәге начар әсәр укучы массаның художестволы ләззәтен һәм чын реа­листик әдәбиятның үсүен тотып торга­ны өчен зарарлы. Шунлыктан өлгермәгән әсәр белән чынбарлыкны бозып күрсәтергә алып баручы әдәби брак башыннан сыйпау­га тиң була алмын.

Әле уңышлы дип санаганнары да чин хикәяләргә гүзәл әдәби әсәргә якынла­шып кына калалар. Әдәби әсәрдә берничә урында гына урынсыз алым ясауда аның матурлыгын бозып ж.ибәрергә .мөмкин. Г. К у туйның «Вөҗдан газабы» хикәясендә Рәҗәпов диалогында ук геройның дөрес уеп әйтмәгәнлеге күренә, ә автор шуның, артыннан ук диалогның магнәсен кабатлый. Укучы өчен кызык калмый.

Без хикәяләрдә геройларның исәпсез- хисапсыз елмаюлары, шатлану һәм кайгы­ру формасында гына белдерелә торган психологик актлар, урынсыз уйланулар, өлешләп бирелә торган йөз мимикасы, тойгының чигенең булмавы, бер күрсәтел­гәнне шунда ук кабатлау, кысканы һнч. ирексез сузу, әйтмәс урында әйтеп кую. җентекләп сурәтлисе урында, ашыгу, тау­шалган алымнар һәм объектларга табыну, урынсыз диалоглар, эшләнмәгән тел һ. б- еш очраучан трафаритларның күп булуын билгеләп үтә алабыз. Алар образларның ^индивидуаль! яклары, характерлы иттереп алга этәрелергә тырышыла. Шунлыктан икенче язучының типыниан үз дөньясы, эчке яшәше белән аерылып торучы типны башкаларда табуы бик кыен. Күп вакыт хикәя итүче урынлыга да. урынсызга да үзе сөйли, үзен ниндидер әдәби тип итте­реп бастырырга тырыша, юлда бара, кай­да булса да бер кичәдә сөйли, тыңлап утыра, вакыйга бер төнне яки бер көнне, кичне итеп, кисеп алына — болар инде 1939 елдагы хикәяләрдә шомарган бер тиен шикелле күренәләр. Безнең хикәяләр­дә тормышка һәм кешеләрне тануга булган актив мөнасәбәт бик тар. Хәтта кай вакыт алардан укучы өчен яңалык табуы да кыен; геройларның профессиясе» дә бел­мисең. Безнең чор кешесе конкрет произ­водстволы хезмәт эчендә эшли, шунда иҗад’ итә, укый, шундагы обстаиовкада ке­шеләр белән, турыдан-туры мөнәсәбәттә була. Ишетү белән генә профессиянең хасиятен тануга таянудан качып, конкрет профессия кешеләрен өйрәнергә кирәк. Алар бар да билгеле, ләкин бик аз. күбесе


бер паспортлы. Гомуми паспортлы типлар бирү әдәбиятны стандартландыру ул. Икен­че крайларны, башка халыкларны чагыл­дыруны әйтәсе дә юк. Кайберәүләр без­чең ватанның икенче почмакларда булган тарихи вакыйгаләрне ' сурәтләүгә күчкәндә дә, гел үз милләтен эзләү белән генә шөгылләнәләр. Хикмәт милли исемдә ту- гел. ә безнең җәмгыятнең тере кешесен жүрсәтә белүдә. Безнең чорның милли әдә­бияты үз милләте рамкасы белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел, һәм бу фикер һәрбер милли әдәбият үз милли ке­шеләрен күрсәтүдән китү кирәклеген дә дүрсотми. Үз республикабызда дөнья күләмендә танылган производство­ларның, гигант комбинат, колхоз-совхоз- ларның бөек уйлы, хисле кешеләрен, үткән тарихын, фән батырларын әдәбиятта күрсәтү өстендә эшләү түгел, аларның капка төбеннән дә әйләнгәнебез юк. Әйтик илебезнең никадәр халкын матур күлмәк­ләр белән киендереп торучы тегү фабрика - ларыбызның оста куллы кызларын, һава карабларын тудыручы инженерларын, ба­тыр очучыларын республика халкыбыз­ның матур әдәбиятта күрәсе килмимени? Шулар белән чагыштырганда, безнең тема­тикаларыбыз никадәр сай. Моны бер язу­чы да кире кага алмас. Булган уңышларны мактап яту белән генә алга үсеп була дип берәү дә әйтмәс, бер кеше дә чынлык­тан күз йоммас. Әдәбиатта тормыш юга­рылыгына күтәрелү өчен ашкынсак, без примитивлыктан да, провициализмнан да, көндәлек ваклыклардан да котылып, чын социалистик реализмга үсә алырбыз. Социа­листик реализм һәрбер милли әдәбияттан, үз бурычларын үтәүне тигез таләп итә.