ШИГЫРЬЛӘР
Ике сонет
Урап кайтсам колхоз болынын, Нигәдер син искә төшәсең. Тезләреңә тигән толымың Хәтерләтә авыл чишмәсен.
Йөзең күрәм кичке күкләрнең Офыкларга иңгән төшендә. Ялкын белән тулы күкрәгең, Кояш бар күк аның эчендә.
Сөймәвеңне ачык белсәм дә, Әйтә алмыйм каршы сүз сиңа. И юләр дип, миннән көлсәң дә, Нишләптер син һаман үз миңа.
Күлмәгеңнең кисәң яшелен, Алга баса янар яшьлегем.
Син җырласаң, кайта уйларым Саф мәхәббәт тулы таңнарга, Җырла, җаным! Синең моңнарың Дәрман өсти дөрләп янарга.
Җырда шаулый яшьлек еллары, Тәүге гыйшкым җырда елмая. Күзләреңнең сүнмәс нурлары Йолдыз булып ява дөньяга.
Йөрәгемне гыйшык кылычы Гомер буе килә телгәләп...
Җырла, бәгырем! Җырның моңлысы Җанга иңсә — дөнья түгәрәк.
Йөзләремдә — еллар юшкыны, Күзләремдә — сөю очкыны!..
Кави Латыйп
Дүрт җыр
Дүрт җыр белә иде минем авылдашым, полкташым, Җиңел булсын кабер ташы!..
Беренчесен ул җырлады
туган җирендә, авылыннан чыгып киткәндә.
Икенчесен — көнбатыш Украинада,
Стрый елгасын кичкәндә.
Өченчесен Яссы янында, атакага кергәндә.
Дүртенчесен Болгария җирендә, җан биргәндә...
Хәтеремдә тик шул җыр — юк аның үләсе, Чөнки аңарда калды фашистның миңа дигән пулясы..
Дүрт җыр белә иде минем авылдашым, полкташым, Җиңел булсын кабер ташы!..
Тетрәп киттем...
Тетрәп киттем...
Әтием авазын ишеттем.
Ул кычкырды: «Коммунистлар, алга!»—дип. окоп аша сикергәндә, бер взвод солдат ияртеп атакага кергәндә.
Ә бит ул ятып калган иде июль таңында Ржев янында...
Утыз сигез елдан соң әтиемнең тере авазын ишеттем Тетрәп киттем, тетрәп киттем.
Сталинградымны бирмәдем
Мин уңышлардан, җиңүләрдән башламадым... Ләкин булмый, беттем дип кул күтәрмәдем,— каләмемне ташламадым.
Чигендем, әмма өметемне өзмәдем,— эзләдем!
Көттем — минем өчен дә килер дип сөенечле хәбәр
«Ул — солдат, җиңәр!»
Чигендем, ә җиңелмәдем.
Мин беркайчан Сталинградымны бирмәдем!
Тел өчен
Мин тел өчен разведкага йөрдем, атакага кердем, үлем күрдем, сазлыкларда яттым, пулеметтан аттым, «Фердинанд»лар, «Тигрмларны ваттым, бер йотым суга тилмереп, шәрә таш өстендә аунап яттым — тел өчен!
Фашистны әсир — «тел» итәр өчен генә түгел, туган илемне җирдә балкытыр өчен, туган телемне кояштай калдырыр өчен!
Мин тел өчен, туган ил өчен разведкага йөрдем, атакага кердем, үлем күрдем...
Боз өстендә өч песи баласы
Боз өстендә өч песи баласы..
Каттан катка чабып йөри анасы — балаларын югалткан.
Күзләре дә ачылмаган балаларын йорт хуҗасы • шәһәр күпереннән боз өстенә аткан
Инде барысы да бушка, юкка. Ана йөрәге утта.
Нидер сизгәндәй йорт хуҗасына карый «өзелә» дип үзәгем.
Ә тегесе — яшерә к^ләрен...
Төн. Язгы ташу.
Йөрәк ярсый, килә ачу.
Боз өстендә өч песи баласы.
Йоклый боз йөрәкле йорт хуҗасы.
Ничек аның җанын уятасы?