Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕБЕР УРМАНЫ


Козоклыкда
Йөрим тайга ханлыгында, Кояш белен бергәләп. Йери яз да безнең белән Агачларны иркәләп.
Маҗаралар иле бит бу. Балачак һаман исән. Аю булып акырыр күк Ешлыктан аю Хәсән.
Керле сырты кебек шыткан Җир сыртында үләннәр. Алар ләкин йомшак, атлыйм Гүя яшел келәмнән.
Агачларда яз бүләге — Киемнәрнең яңасы. Чүлдә суга сусагандай Эчем урман һавасын.
Монда дөнья оҗмахыдыр, Мең төрле ямь бар монда. Әкияттәге сыман кошлар, Исерә җаным моңга.
Шаулый урман. Мәңге шаула! Карашымны иркәләп...
Коэокларны' барлап йөрим Кояш белән бергәләп.
| Козоклар - чикләвекләр (Себер).
Җәйге таң
Таң.
Томан.
Мунча керә авыл, Болын. Урман.
Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
Хәтта күрше өйне, Тик тавышлар гына Йөзеп килә, Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Уян, и җан!
Кырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар: чың-чың.
Башка бер аваз юк, Тып-тын.
Тынлык...
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.
Кара төннәргә күңел күнекми — Күңелгә мәңге яктылык кирәк. Яңа шигырьләр җиткәнче туып Яна тик бер ут,— ул минем йөрәк.
Таң аткач алар сәфәр чыгарлар, Юллары авыр, юллары ерак. Шигырьләремә бердәнбер терәк, Әлеге дә шул,— ул минем йөрәк.
һәрбер агач — яшел болыт, Болытлап куйган урман. Яшел болытлар астында Яшьлегем — чая юргам.
һәрбер яфрак — тере бер җан Яшьлегем урманында.
Ул да, мин дә — бөтен дөнья Мәхәббәт буранында.