САГЫШЛЫ КОЯШ
ирдия элек көз айларын бик ярата иде. Бигрәк тә сентябрь урталары табигатьнең яме, яшәүнең хо зурлыгы, тормышның муллыгы булып хәтердә уе лып калган Ул очына-очына авылга бәрәңге алырга кайтулар лисеңме, кайткач, аяк басу белән батып китә торган йоп-йомшак кара жнрдән көянтә-чиләк белән йөгерә-атлый бәрәңге ташулар дисеңме, жеп өзәр хәлең калмаса да уйный-шаяра клубка барулар һәм таң әтәчләренә кадәр капка төбе саклаулар дисеңме—барысы да күңелле, рәхәт була торган иде Кияүгә чыккач та ул елнын елында кайтып әнкәсенә бәрәңге алышты Ә бы-' ел — юк. Әнисе рәнжер инде Нишләсен, шулай килеп чыкты бит, хәзер аның үз хәле хәл.
Көзе дә әллә нинди быел. Көн аралаш яңгыр ява. әбиләр чуагы да сизелми үтте Менә бүген дә кояш бераз гына чыгып каршыдагы ба-' лалар бакчасын, аиын ихатасындагы яшел үләннәрне, юлның аргы ягындагы әле йортлар төзелмәгән иңкүлектәге аксыл әремнәрне, кибеп корый башлаган кураларны, көрән төс алган ат кузгалагы сабакларын, һаман ямен җуймаган аксыл тал куакларын — барысын-барысын нурландырып, аларга яктылык өстәп, баганалардан, биек агачлардай озын күләгәләр сузды да, ярар, житәр. дигәндәй, тагын болытлар арасына посты Аннан ул. чыгаргамы, юкмы дигән шикелле икеләнеп, качып тора башлады .
Кояш караганда беразга гына тынган жил тагын көчәеп, гайрәтләнеп исә. Яшь агачларның башларын гына түгел, кәүсәләрен дә чайкалдыра. җиргә ияргә азаплана Каеннарның, өрәңгеләрнең сары инә башлаган вак яфраклары Фирдия күңелендәге уйлар кебек бертуктаусыз шыбырдаша болай да алгысыган күңелгә шом салалар «Утыз ел бер якка янтаеп үскән агачны утыз көндә генә төзәтеп булмый», - ди торган иде Сәлим Балконга чыгып, керләр элгәч, көзге табигатькә карап моңаеп утырган яшь хатынның кылт итеп исенә ире килеп төште Фирдия, болай каңгырап утыруына үзе дә аптырап, көрсенеп куйды һәм бүлмәсенә кереп, ашыгып киенә башлады
Хөкем залына халык әкренләп җыела торды, ә шулай да Фирдия әле бер генә мәртәбә дә баш күтәреп карамады Әгәр ул артка борыл
са, бөтен кешенең карашы аңарда булачак. Бәлкй аны танучы, дөньяда бар дип тә белүче булмас, ләкин Фирдиягә, ул артына борылу белән. бөтенесенең күзе аңарда булыр һәм һәрберсе бармак белән төртеп күрсәтеп, аның яманатын сата башлар төсле тоела. Чынлыкта исә залдагыларның Фирдиядә гаме юк, хәтта әлегә монда аны танып белүче кеше дә юк иде. Сәлим килеп җитмәгән, туган-тумачалары да күренми. Ә үз туганнарына Фирдия килеп йөрергә кушмады. Нигә кирәк? Алар өчен бу аерылышуның бер әһәмияте дә юк бит. Дөрес, алар аның язмышына битараф кешеләр түгел. Ә шулай да Сәлим белән алар торасы мыни? Хәер, нинди тору ди, хәзер инде аерылышу турында сүз бара бит. Туйда гына туганнар кирәк. Мәҗлес үткәрергә, котларга...
Ә монда күңелсез, әйләндереп кибәргә элеп куйган кием кебек, тор-мышның бу минутлары кеше күзен иркәләми — аның бөтен җөйләре, килбәтсезлеге, кытыршылыгы күзгә ташлана. Әйе. монда гаилә җимерелә. Нинди татлы хыяллар, якты өметләр, изге ниятләр белән, мәңге бергә торырга дип корылган тагын бер куыш ишелә. Ярый ла ишелеп кенә калса, беркемгә дә зыян итмәсә. Ләкин тормышта алай булмый бит. Әгәр ни дә булса җимерелә икән, ул кемгәдер гомер җуелмаслык йөрәк ярасы калдыра, мәңге төзәлмәслек җәрәхәтләр ясый.
Фирдия башын күтәреп алга карый. Шыксыз зал, көрән өстәл, ә аның артында биек урындыклар. Өч урындык. Өчәү... Нигә икәү, яки дүртәү түгел? Табигать әйберләрне парлы итеп яраткан бит. Кешеләр дә парлы булырга тырыша. Фирдия дә парлы булырга тиеш иде. Нигә тиеш? Ул бит парлы иде. Ә нигә бүген хөкем залында соң ул? Хәкимнәр утырасы урындыкларга сүзсез генә багынып, залга күтәрелеп карарга да читенсенеп утыра ул. Югыйсә, ул да Сәлим белән кушылуын мәңгегә булыр дип уйлаган иде бит. Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Кем гаепле? Нәрсә җитмәде? Соңгы айларда бу уйлар Фирдияне. көзге яңгыр кебек берөзлексез борчып, теңкәсенә тиеп торды һәм. ниһаять, хөкем бүлмәсенә китереп җиткерде. Бәлки бу турыда алда нрак уйларга, ике чит кешене бер-беренә бәйләп торган гаилә җеплә-рен алданрак өзәргә кирәк булгандыр. Бу кадәр үкенечле дә. газаплы да булмас. Җир йөзендә тагын бер ятим артмас иде. Кем белә инде аны Фирдия һаман нидер көтте, ниндидер могҗиза булуына өмет итте бит Тукта, сабыр итим, бала хакына түзим, диде. Ә Сәлим? Бәлки ул да үзенчә хаклыдыр? Ул да үз-үзен әнә шулай аклый торгандыр. Аның да дәлилләре җитәрлек бит. Ул мал таба торган егет иде, гаиләсен ач- ялангач тотмады, хатынын да, баласын да ярата иде. Монысы хак. Бу җәһәттән Фирдия Сәлимне яманлый алмый. Адайса гаеп кемдә соң? Нигә бу куыш җимерелә?
Фирдия тагын алга карады Каршыда тәрәзәсез ак стена. Ләкин ул анда аксыл стена түгел, ә театр сәхнәсендәге кызыл бәрхет пәрдә күргәндәй булды һәм Сәлим белән беренче тапкыр очрашуын, танышуларын. моннан сигез ел элек һәм соңгы елларда булган вакыйгаларны исенә төшерде.
II
Беркөнне иптәш кызы Разия Фирдиянең эшенә—китапханәгә шал-тыратты һәм аны театрга чакырды Егете билетлар алган булган икән дә. кичә үзе командировкага китеп барган
— Өч билет бар Берәр кызыңны да иярт. Җиденче яртыга минем янга килеп җитегез.
Таксидан төшеп, Разия театр ишек төбенә җитәр-житмәс:
— Кемгә билет? — дип авызын гына ачкан иде. аларны артык билет сорап торучы яшьләр сырып алды.
Куллар сузылган, өтешәләр. төртешәләр Разия ник әйткәненә үке неп, сумкасын ачуы булды, халыкны ерып, каршысына саргылт кашлы бер таза егет килеп басты Җәенке йөзенә елмаю кыяфәте чыгарып оялчанрак тавыш белән
— Апасы, миңа бир әле,— диде,— гомер эчендә бер театр карарга килдем, анда да билет юк. ♦
Разия йөзен чытып, аңа бер генә карап алды да, аю, авылдан кил- = гәндер инде, бирим алайса, дип өч билетның берсен ертып, егеткә сузды о
— Бәлки аягыгызны алырсыз?
Егет бер мәл аңышмыйча торды, аннан түбәнгә карап, арткарак чик- £ кәндәй итте. =
— Ә, аягыңа бастыммыни? — диде ул алтын тешләрен күрсә- теп.— Авырттымы?
— Зыян юк, издегез генә. Акчасын кергәч бирерсез. Ф
Кыңгырау өченче мәртәбә шалтырагач кына егет тамаша залына _ килеп керде һәм байтак эзләгәннән соң урынын табып, сәхнәгә карый- ? карый кызлар янына килеп утырды. <
— Буфетлары шәп икән,— дип Разияга бер уч конфет һәм акча £ сузды.— Монысы сиңа, апасы *
Разия рәхмәт әйтеп алды да конфетын Фирдия белән бүлеште
— Ә-ә, сез икәүмени? — дип егет Фирдиянең кара тутлы түгәрәк йө < зенә, негр кызларыныкыдай вак бөдрә чәчләренә карап алды — Мә, апа * сы, сиңа да.
Ул Фирдиягә дә уч тутырып конфет сузды.
Спектакль барышында егет бөтен дикъкатен туплап, авызын ачып, сәхнәгә карап утырды Көлкеле урыннарда рәхәтләнеп, бөтен тәне бе- ләп калтырап, күзләре яшьләнгәнче ихластан көлде Андый вакытларда ул хәтта янындагы кызларның барлыгын да оныта иде. ахрысы
Тәнәфес вакытында ул тагын буфетка чыгып йөгерде, тагын конфет алып керде. Эшләр болайга киткәч, Разия яхшысынмады, егет белән танышырга туры килде.
— Икегез дә сөбханалла күренәсез, кайсыгызны озатыйм икән, диде Сәлим батыраеп
— Әнә Фирдияне озатырсың, минем егетем бар. --диде Разия мыс кыллы елмаеп һәм иптәш кызына күз сирпеп алды
Фирдия ж,иңелчә генә аның кабыргасына төртеп «Авызыңнан жил алсын».— диде.
Спектакль тәмамлангач, алкышлардан тамаша залының түшәме дерелдәп торгандай булды. Ә Сәлим барыннан да уздырып, көрәктәй учларын шулкадәр нык шапылдата иде, кызларның колак барабаннары ярыла язды
Кызлардан артта чыкса да. Сәлим киенеп, аларны урамда көтеп торган икән, бергәләшәп Куйбышев мәйданына кадәр жәяү төштеләр «Апалары, таймагыз!» — дип егет алар арасына кереп, култыклап та алмакчы иде. тик кызлар кулларын аермадылар Караңгы, тайгак урамнан көлешә-көлешә шуып диярлек түбән төшүе, спектакльдән ал ган тәэсирләр белән уртаклашуы бик күңелле булды Күбрәк кызлар сөйләде, Сәлим, «әйе», «шулай», дип алар сүзенә пичәт басЫп кына барды
III
Восстание урамында, универмагны узып, бераз баргач. Разия, шоферның иңенә нке бармагы белән генә кагылып, туктарга кушты Так снст белән янәшә утырган Сәлим каерылып артка карады
Кайтып җиттекмени, апасы?
Разия, әйе, дигәнне аңлатып, баш какты һәм кечкенә сумкасында актарынып шоферга ике берлек сузды. Сәлим аның акчаларын кулы белән этәреп:
— Акчаларыңны җыеп куй әле, апасы,— диде һәм түш кесәсеннән ялт кына кыштырдап торган бишлек чыгарып, шоферга бирде,—Сау бул, туган.
* Фирдияне култыклап бераз баргач, Разия туктады. Әле саубуллашкач та аерылыша алмыйча, алар бик озак сөйләшеп тордылар. Сәлим. сүз\югында сүз булсын дигәндәй, хатын-кызның сөйләшер сүзе бетмәү хакында хәтта бер мәзәк тә сөйләп алды. Китеп бармасмы, дип, юри вакытны сузган Фирдия бер-ике тапкыр Сәлимгә, барыгыз, кайтыгыз, мин үзем дә юлны беләм дисә дә, егет елмаеп башын гына селкеде
— Болай булгач, озатам инде Вакыт та соң.
Кыз. җилкәсен сикертеп, авыз чите белән генә елмаеп, иренен җые рып куйды Аның бу кыланышы, теләсәң нишлә, миңа барыбер дигәннеме, әллә потың бер тиен, дигәнне аңлата идеме — егет төшенмәде Ул үҗәтлек белән тыныч кына көтә бирде. Шулай да, Разиядан аерылгач, Фирдия яп-якты урам буйлап Сәлим белән янәшә атлап китте. Бераздан алар яңа таш мәктәп яныннан үтеп, наратлыкка килеп җиттеләр Колач җитмәс юан һәм шәмдәй төз агачлар урамның уң ягында, ә алар артында халык телендә «кинопленка» дип йөртелә торган химия заводы урнашкан Бу урын Фирдия өчен бик күп истәлекләр белән бәйле, шуңа күрә ул һәркөн диярлек бу төштән үтеп китә, наратларга соклана соклана барып Марат белән узган бәхетле көннәрен хәтерендә яңарта. Ул хәзер дә, үзенең кем белән икәнен оныткандай:
— Беләсезме, монда тукраннар бар! — диде.
Сәлим башта сүзнең ни турында барганын аңламады булса кирәк, берникадәр паузадан соң гына:
• - Китсәнә, бу бит урман түгел,— дип куйды.
Фирдия кар кунган наратларны сыйпарга теләгәндәй итеп:
Үз күзләрем белән күрмәсәм, мин дә ышанмас идем,—диде,— Узган атнада гына менә бу агач башында күрдем Ә көз көне, октябрь аенда, әнә тегесендә тукылдап утыра иде. Бичараны кызганып та куйдым Бер юан ботакка утырган да томшыгы белән и бәрә, и бәрә, бөтен гәүдәсе селкенә. Әзрәк кенә туктап тора’да тагын бәрергә тотына. .
— Мескеннең ничек баш мие селкенми икән,— диде Сәлим көлеп - Кеше урындыктан егылса да мие селкенә. Ә бу гомер буе..
— Юкка көләсез. Ул шундый матур! Ә сезнең тукран күргәнегез бармы соң?
—- Нигә булмаска.
— Тукылдавын да ишеткәнегез бармы?
— Бар .
— Аның тукылдавы Морзе әлифбасындагы кебек: тн-та-та, ти-та-та...
— Ә сез аны каян беләсез?
— Егетем өйрәткән иде,— диде Фирдия һәм, бу турыда яңадан сүз куертмаска булып, сүзне икенчегә борды — Тукраннарны минем ял паркында да күргәнем бар
Сәлим, башын югары күтәреп, агачларны күздән кичергәч, әйтеп куйды:
Наратлары чыннан да шәп. Менә шуларны егып, алты почмаклы бура бурарга! Өч буй чыгар иде Каравайда бер дигән нарат өй салып куйсаң иде Уклау кебек тигез бүрәнәләр бит! Бернинди буяу тидерми чә җиткезеп керсәң, өеңдә нарат исе аңкып тора инде. Эчми исерер идең, ә!?
Фирдия бу чынлап әйтәме, әллә юри үчеклиме, дип, башта аптыра ды. аннан мыскыллы көлде
— Анын әле чәере дә була Диванда кырын ятып, нарат сагызы чәйнәр идең Чегәннәрнең «жевачкасын» да сатып аласы булмый.
— Во-во. нәкъ өстенә бастың, апасы.— диде Сәлим шатланып һәм бармагы белән агач башларына төртеп күрсәтте.— Ә өске буйларыннан ♦ жыйнак кына итеп мунча салып куясың Ак мунча Мин чабынырга н яратам Каен себеркесе белән чабынып кайткач, бер стаканны гөпли- с сең дә диванда гәжит тотып ятасың, я телевизор карыйсың, аннан *
— ... әкрен генә йокыга китәсең.
— Тач дөрес әйттең, апасы =
— Хыялга бай икәнсез!
Фирдия Сәлимнең сүзләрен ул чакта чынга алмаган иде. юри шаяр- и та. дип уйлады. Их, әгәр дә чынга алган булса! Юк шул. кайчагында < кеше үзе әйтеп торса да ышанып бетмисең, үз каланчаңнан карап фикер _ йөртәсең. Бигрәк тә менә шундый кызлар күңелен сихерли торган кыш- кы төннәрдә.. Хәтта керәсе дә килми Йөрисе иде дә йөрисе иде шу < лай икәү генә тын урамнар буйлап, иңне иңгә куеп, кулга-кул тотыны- £ шып. чыр-чу килеп йөгерәсе, шаярасы иде. Их! Юк шул. кешесе ул * түгел. Ә Фирдия белән йөрисе кеше, дөресрәге, кайчандыр шул рәвеш- -° ле йөргән кеше кайда икән хәзер? Нигә алай итте икән ул?
Нигә Фирдиянең ялгызын калдырды икән? Нигә б^ген. янәшәсендә * ул түгел, ә бүтән?
— Шушында хушлашыйк,— диде Фирдия урамның икенче ягына чы- - 1ып баскач — Өй янына ук бармагыз.
Сәлим, бәлки, хушлашканда сузар, дип, кызның кулына да күз төшереп алды, ләкин андый уй Фирдиянең исендә дә юк иле Аның бар теләге шул: тизрәк моннан китәргә, үзе генә калырга Марат турында гы истәлекләрдән я тиз генә арынырга, яисә аны уйлап, анын белән булган рәхәт минутларны сагынудан тулыша башлаган күңеленә ирек биреп, туйганчы бер елап алырга Ләкин эчпошыргыч, мәгънәсез сораулар. үтенечләр һаман анын колагына инә.
Тагын бер очрашасы иде бит.
— Белмим шул, минем вйкытым юк.
— Эштән соң...
Мин бит укыйм да.
— Кайда?
Я. хода, соң аңа — бүген күреп, иртәгә исемен дә онытасы, бүтән беркайчан да тормыш сукмагында очрашмаячак кешегә Фирдиянең кайда укуы барыбер түгелмени?! Ничек шуны аңламый ул? Кыз үзе шулай уйлый, ә теле белән икенче төрле әйтә.
— Культура институтында
Кешеләр һаман укып туймый Аңарчы да укыган идегезме? Ул бая Разия белән сөйләтүләреннән кызның китапханәдә эшләвем аңла ган иде инде.
— Әйе Унны бетергәч. Алабугада читтән торып техникум тәмамладым Ярый, хушыгыз.
— Сау булыгыз.
Фирдия, мең бәладән котылгандай, сөенеченнән кызу-кызу атлап, китеп барды. Ә Сәлим, яңа теле ачылган бала хәлендә булса да. сөйләшәсе килүен тыярга мәжбүр булып, нәүмизләнен, әкрен генә кузгал ды. Берничә адым атлагач, ул. артына борылып. Фирдиянең биек үкчә ле итеге белән шыгырт-шыгырт басып, йөгерә-атлый барган жнңел адымнарына, кара тун кигән булса да буеның зифалыгы сизелеп торган спай гәүдәсенә сокланып торды. Ә күз алдында кызның кара тутлы уйчан йөзе Башында кәжә мамыгыннан бәйләнгән челтәрле ак шәле булгангамы, аның болай да кара кыйгач кашлары тагын да ныграк
күзгә бәрелеп тора иде. Кечкенә түгәрәк йөзе, күпереп торган калынча иреннәре әйтерсең лә сөешер өчен генә яралган, һәй, китте шул кы зый Сәлимнең күңел түрендә нидер сыкрап куйгандай булды. Фнр диянең күп сөйләшмәве дә күңелемә хуш килгән иде егетнең. Ә сөйләшкәндә сүзләрен кызу-кызу әйтүе, көлгәндә тавышының шөлдер ава зыдай чыгуы, хәтта сирәк кенә каш сирпел алуларына кадәр егетнең күңеленә сеңеп калды. Беләме икән ул шуны, юкмы икән? Юктыр. Әнә бит артына да карамыйча атлый бирә!
Сәлим урыныннан кузгалырга кыймыйча икеләнеп торганда кинәт чырр итеп хатын-кыз кычкырган тавыш ишетелде. Егет башта бу авазның кай яктан килгәнен абайламады. Урам буйлап яшьләр уйный-шая- ра кайтадыр, юри кычкырышалардыр, дип уйлады. Ләкин тавыш яңадан кабатланды, һәм Сәлим аның әле генә Фирдия киткән яктан икәнен шәйләде. Ул олы ботинкалары белән лап-лоп атлап, тавыш килгән якка таба йөгерде ..
IV
Икенче көнне Фирдия иртүк шифаханәгә китте. Чөнки ул Сәлимне ашыгыч ярдәм машинасы белән шунда озаткан иде. Көн салкынча, мамык кисәкләре кебек эре-эре кар ява Табигать, күрәсең, кичә Сәлимнең бәлагә дучар булуын да Фирдиянең төнне ничек газаплы уздыруын да берни дә белми ул тыныч, дөнья-хозур, жил дә исми, көзен коелмыйча калган сирәк, бөрешкән яфраклар да селкенми. Әйе. табигать бернигә карамыйча үзенең изге эшен — жиргә талгын гына йомшак кар коя.
Фирдиянең башында иртә таңнан, су суыра торган урынга эләккән яфрак шикелле һаман бөтерелүче бер уй. «Хәле ничек икән?» Кичә, ашыгыч ярдәм машинасы килгәч, врач та әйдәде, Фирдия үзе дә ияреп кит- мәкче иде. тик Сәлим генә: «Барып йөрмә, апасы,— дип каршы төште- Ничава, курыкма». Ләкин егетнең әйткәненә карап кына Фирдия тынычланмады, әлбәттә, төне буе йокыга китә алмыйча борчылып, бор таланып ятты Куркыныч төшләр күреп, аны сарайлар арасына сөйрәгән егетнең; «Әйдә, әйдә, чего ломаешься! Марат барыбер ярдәмгә кил мәс хәзер»,— дигән сүзләрен ишетеп, сискәнеп уянды
Челтәрле тимер рәшәткә белән әйләндерелгән, озын тулыллар. алар дан шактый кайтыш карт өрәңгеләр моңаеп утырган бакчаны, шифаханәнең биек таш бинасын күргәч. Фирдия йөрәге ешрак тибүен абайла ды. Яр читенә, упкынга якынлашкан кешедәй, аның адымнары ак рынайды, жнтмәсә Сәлимгә дип алган азык-төлек иңен баса иде. Кызның болай да хафалы йөрәгенә шом салып, сиренасын яман улатып, шифаханә капкасыннан ашыгыч ярдәм машинасы жан фәрманга чабып кереп китте. Тагын кемнедер, бер бәхетсезен алып киләләр булса кирәк.
Фирдия килеп кергәндә Разия үзенең эш бүлмәсендә, өстәл янында кичә төшергән рәсемнәрне — рентген пленкаларын барлап аларга авы руларның исем-фамилияләрен язып утыра иде.
Ашыга кабалана килеп кергән иптәш кызын күргәч, башта аның йөзенә балкыш инде, аннан аптырау чыкты, чөнки Фирдиянең төс-бите сулган, йокысызлыктан күз төпләре зәңгәрсуланып тора иде.
— Нәрсә булды?
Фирдия исәнләшергә дә онытты, ахирәте тәкъдим иткән урындыкка килеп утыргач, кичәге хәлне — элек йөргән егетенең бер иптәше аңа бәйләнүен. Сәлимнең йөгереп килеп арага керүен, ә теге егетнең ана пычак белән кадавын — кабалана-кабалана сөйләп бирде Аның дул кынлануын күреп. Разия стаканга су салып, өстәлгә куйды, бер-ике урында сорау биреп бүлдерде, чөнки Фирдиянең сөйләве өзек-өзек. бу
талчык иде Уен-көлке яратучан шаян Разияның хәзер нечкә кара кашлары җыерылган, ике каш арасында сызык хасил булган иде.
Фирдия сөйләп бетергәч, ул үзенә хас тәвәккәллек белән, эшне озакка сузмыйча
— Син утырып тор,— диде.— Мин белешим әле ул бездә микән?
Разия көзгегә карап чәченә кул тидереп алды да чыгып та йөгерде.
Фирдия үз-үзен кая куярга белмичә күптәннән таныш булган бүл- Э мәгә күз йөртеп чыкты Ләкин карашы һичнәрсәгә тукталырга теләмн, ° чөнки йөрәге урынында түгел иде. Радиодан ниндидер моңсу музыка 3 яңгырый, ул да эчне пошыра Кыз урыныннан торып, аның тавышын § әкренәйтте һәм шунда ишектәге пәрдәгә күзе төште Кызыл төстәге | ефәк пәрдә театр сәхнәсендәге шикелле авыр, тантаналы иде. Ләкин < аның чит-читләрен кайгы төсе — кара белән әйләндергән кебек, чөнки ° кызыл пәрдә артында кара пәрдә дә бар икән. Фирдия, шомланып. ♦ процедура бүлмәсенә чыкты Андагы ишек-тәрәзәләрдә дә кызыл һәм s кара пәрдәләр иде. Кыз, як-ягына каранып, шомлана башлады, поша- £ манга төште
Бераздан халат чабуын, коңгырт кара чәчләрен җилфердәтеп, бүл- ® мәгә Разия килеп керде.
— Чурт булсынмыни аңа! — диде ул һәм лып итеп урындыкка ки- н леп утырды.--Апа операция ясаган хирург әле китмәгән иде, егетне * мактап бетерә алмый Гомерне кыскарта дип Сәлим башта наркоз © иснәмәгән, шул килеш кенә тегәргә кушкан.
— Хәле ничек соң? — диде Фирдия аны сүзеннән бүлдереп.
Әйбәт, әйбәт Хирург шаккаткан, кеше түгелдер, ул, эзвнрдер, эһ тә итмәде, ди
— Аю кебек таза бит ул,— диде Фирдия һәм. күзеннән ихтыярсыз тәгәрәгән яшьләрен сөртеп, елмайды.
— Аю икәнен беләм инде. Театр ишек төбендә, беренче күрүдә үк. аягыма басты
Кызлар күңеле язгы кояш Шунда ук бүлмә яңгыратып көлешеп тә алдылар Разия җил-җил үз эшенә кереште, чөнки аның янына ак халатлы, түшенә фонендоскоп аскан бер врач хатын керде
— Разня Хабибулловна,— диде ул өстәл янына ук килеп,— минем авыруыма снимок ясагыз әле, зинһар Умыртканың муен бүлеге.
— Хәзер. Кереп чишенә торсын.
Врач чыгып китте. Разия пульт янына килеп, аппаратларны тоташтырды һәм нидер гөжли, зырылдый башлады. Кыз кулына кассета тотып, теге якка чыкты
Өстеннән тау төшкәндәй җиңеләеп, зиһенен җыя алмыйча утырган Фирдия бераздан исенә килеп, үзенең бу хәлендә ни кылырга тиеш икәненә төшенде.
Разия эшен бетереп, авыруны озаткач
Мине кертерләр микән? —дип сорады Фирдия, өмет тулы кон гырт күзләре белән ахирәтенә карап.
Ул әйтерсең ниндидер бер илаһи көчкә мөрәҗәгать итә иде. Моны сизгән Разня гаҗәпләнеп көлеп җибәрде
— Кертмичә.. Чишен, мә халат. Кыяфәтеңә кара әзрәк
Разия Фирдияне палата ишегеннән төртеп җибәргәндәй җиңелчә генә этәрде дә, үз кабинетына төшеп китте
Сак кына адымнар белән кергән Фирдия палатаның авыр исен дә тоймады, анда кемнәр ята икән, ниндирәк бүлмә икән бу. дип тә кызыксынмады. алан-йолан каранмады. Аның бөтен игътибарын бары Сәлим генә җәлеп итте, күз алдында аның кичәге агарган йөзе генә иде. Фир 1ня палатага килеп керү белән аны таныл алды, дөресрәге, ни өчендер Сәлимнең караваты ишек янында булырга тиеш кебек иде
һәм кыз ялгышмады. Озын, тар караватта чалкан яткан егет гаепле кешедәй тартынып кына елмайды, кызга урын күрсәтте. Башта Сәлим үзенең бу хәлендә булуыннан оялды Ул бил тиңентен генә ябынган одеалын аксыл куллары белән өскәрәк тартты һәм йонлач күкрәген каплады. Ләкин Фирдия бер дә тартынмыйча аякларын бер якка авыш тырып халат чабуы белән тез башларын каплый төшеп, Сәлимнең баш очындагы урындыкка утырды. Егетнең хәлсезлеге йөзенә чыккан, күз төбе күгәргән — зәңгәрләнеп тора, тәне кызыша ахры, маңгаена тир бәреп чыккан Шулай булса да аның аксыл йөзе кичәгегә караганда матуррак та, ягымлырак та сыман, борыны да ул кадәр котсыз җәенке дә түгел икән. Югыйсә, кичә Фирдия аны күргәч/бу егетнең борының тугач та берәрсе кулы белән басып торды микән әллә, дип уйлаган иде Аның саргылт бөдрә чәчләре колакларын ук каплаган, ә күзләре сыек зәңгәр икән Кичә Фирдия аларны абайламаган, аларның нинди икән леге белән кызыксынмаган да иде.
— Хәлегез ничек?
— Ярыйсы,— диде егет кипкән иреннәрен чак кына кыймылдатып Фирдия аның авыртудан газапланырга тиеш икәнен һәм моның чыннан да шулай икәнен дә сизеп тора, шулай булмыйча мөмкин түгел, ләкин, ни хикмәттер. Сәлимнең йөзендә елмаю. Бу — кичәге шикелле мәгънәсез елмаю түгел, бу — кешенең үзе генә белгән, бүтәннәргә әйтергә кыймаган һәм сиздерергә ярамаган шатлыклы-куанычлы елмаю иде Менә шушы хәлендә, шифаханә караватында ятканда елмаю өчен кеше чыннан да я бик сөенечле хәбәр алырга, я ул кемнедер, үтә якын кешесен күрергә тиеш.
Фирдия озак утырмады Хәл-әхвәл сорашкач, егетнең баш очындагы бәләкәй мендәрен, карават башындагы ак шадра сөлгесен рәтләп куйды, алып килгән күчтәнәчләрен җайлап кына тумбочкага тутырды
— Кирәкмәс иде.
— Сезгә тазарырга кирәк, күп кан югалткансыз.
— Ничава, атна-ун көндә җыям мин аны, ял итәм бит.
Фирдия гаҗәпләнү катыш сокланулы күзләрен төбәп, егеткә карады Аннары, читенсенеп, рөхсәт сорагандай, читкә карап әйтте.
— Озак торырга кушмадылар. Китим инде.
— Ярый, барыгыз,— диде Сәлим йомшак кына.
Ә күзләре моның киресен әйтә иде. Текәлебрәк караса, Фирдия аларда «Китмә, утыр инде. Бераз гына, менә шулай дәшмичә, елмаеп, миңа карап кына утыр»,— дигән ялвару күрер һәм егетнең үтенечен кире кагарга батырчылык итмәс иде. Ләкин Фирдия Сәлимгә туры карамый, чөнки егетнең үз карашы аңа төбәлгән.
Сәлим кызны җылы карашы, рәхмәт тулы күзләре белән озатып калды һәм ул үзен ничектер җиңеләеп киткәндәй хис итте, тәненең сызлавы да басылды кебек. «Тагын килсә иде бу кызый! — дип уйлады ул эчтән генә - Юк, килмәс шул инде. Бүген дә әдәп саклап кына сугылгандыр Минем монда ятуда аның ни гаебе бар? Көн саен яныма килеп йөрергә мин кеме соң аның?»
V
Ләкин Фирдия икенче төрлерәк уйлаган икән. Егет терелеп чыкканчы ул аның янына килүдән туктамады. Китаплар да кыстырып килә иде Күптән кулына китап алмаган Сәлим өчен бу,үзе бер могҗиза булды.
Авылда җиде классны бетергәч, Сәлим кабат укымады. Дөрес, бер ике мәртәбә өстәл артына утырырга туры килгәләде, ләкин алар кыс
ка сроклы һөнәр мәктәпләре генә иде. Башта егет тракторчылар курсын бетерде Армия хезмәтенә киткәнче авылда механизатор булып эш ләде. Хәрби хезмәттә чагында шоферлыкка укыды һәм аннан кайтканнан бирле һаман эш тә эш. Сәлим бер төзү идарәсендә автобус йөртә. Эше көн аралаш Тиккә вакыт уздырганчы дип ул үзләре янындагы техник училищега да шофер булып урнашты Менә шуңа күрә аның ♦ бөтен вакыты я руль артында, я машина астында уза Бигрәк тә учн- = лище машинасы интектерә — искегә тисәң исең китәр, дип белми әйтмә- § гәннәр, бер көн эшләсә, ике көн ремонт сорый. Сәлимнең китап түгел. * каләм тотуы да путевкага һәм хезмәт хакы алганда ведомостька кул * куюдан узмый. Менә шулай уза көннәр Көннәр генә түгел, атналар, = айлар, еллар Ә баксаң, дөньяда үтә кызыклы һәм бик гыйбрәтле хәл- 5 ләр язылган китаплар бар икән. Кайберәүләр мәктәптә чагында укып 3 кала, ичмаса Сәлимнең анда да нужа куып көне үтте Җәй җитсә, ф урманда печән чапты, аны җыеп, богыл куйды. кышын бәләкәй арба тар _ тып утын ташыды Унике яшеннән көтү көтте, ат җигеп колхоз эшенә 3 йөрде. И. кайсын санап бетерәсең инде аның, атасыз бала эшләмәгән < эш буламыни авыл җирендә! Шуңа күрә уку бөтенләй онытылды Сә £ лим китергән китапларны баштарак иҗекләп диярлек укырга кереште Соңыннан гына, кем әйтмешли, китапны <су кебек эчә» башлады Фирдия килгәч, кызык урыннарын аңа да күрсәтә, эчтәлеген сөйли иде Ул < гаҗәеп яңа бер дөньяга чумды һәм кайвакыт моннан тиз генә чыгар- -*• мауларын тели иде. Ләкин бу уй аңа вакытлыча гына килә һәм ул аны * кемгә дә булса әйтергә дә ояла. Кызны көтеп алса да. китапларын би- ■- рслеп укыса да, Сәлимгә Фирдияне борчуы уңайсыз иде. Чөнки ул *ш- ли, укый. Эше әле ярый, ә уку — энә белән кос казу. Сәлнм бу турыда кызга әйтеп тә карады Ләкин үзсүзлелектә хатын кызны җиңеп буламыни?!
Фирдия башта тыңларга да теләмәде һәм Сәлнм бик аптыраткач
— Мин барыбер Разия янына киләм бит,- диде
Шулай итеп Сәлим җиңелде, бу турыда яңадан сүз кайтарып әйтмәде. Хәер, бу очракта ул җиңүче булып калырга теләми дә иде. ахры Чөнки Фирдиянең килүе аның өчен тансык, ә ярасына - дәва
Фирдия Сәлимне күрергә килгәндә иң әүвәл Разня янына керә, соңыннан да шуннан китә иде. Беркөнне Разия иптәш кызында ниндидер үзгәреш күргәндәй булды Очынып йөрүе, бизәнү-ясануга әвәсләнсп ки түе, затлы киемнәрен киюе, шифаханәгә еш килүе - бо i ip б< pie дә Рз зия кебек үткен‘күзнең игътибарыннан читтә калмаган нд. Ул Фирдия нең йөзен илтифатсыз гына ут яктысына таба борып, турыдан ярып әйтеп тә ташлады
— Карале, кызый, син әллә iашыйк булдыңмы?!
— Абау, китсәнә...— дигән булды ахнрәте, ә йөзе гаеп эш эшләп тотылгандай кыл-кызыл иде.
Беренче карашка беркатлы, юаш булып күренсә дә, Сәлнм үз кирәгенә кыю булып чыкты Шифаханә белән араны өзеп, таксида өенә кайтканда ул Фирдиягә туп-туры әйтте дә салды
— Апасы, бүген соңгы көн. Моннан соң син мине, мин — сине бел мәбез Мнн бик белергә теләр идем дә. син каршыдыр, дим Шулай булгач, бүген хәл ит я бу очрашуны бетерик, я миңа кияүгә чык Ким- хур булмассың.
Алар арткы урында янаш.) утыралар вде Кыз 1
карады һәм шунда ук башын иде Чөнки бу уен сүз түгел, егетнең йөзе җитди Фирдия читкә карады һәм тәрәзә аша берәм-берәм артта калучы биек йортларны, шәһәр ыгы-зыгыенн күрде, шау-шуын ишетте •» бире дә, машина эчендә, тыныч Бары узган чакрымнарны һәм Сәлим лнкән- нән соң үткән минутларны санаучы счетчик кына . скелдн Янәшәсендә Сәлимне, аның җылы карашын тойган хәлдә Фирдия уйга калды, ни
әйтергә дә белмәде Ялгыш ишетмәдеме ул? Юк, Сәлим ап-ачык әйтте бит Нигә алай кисәк кенә әйтте дә туктады соң ул? Тагын нидер әйт сен иде Дәшми. Ә машина чаба әнә Фирдиянең эш урыны — китапханә артка чигә, моннан Сәлим яшәгән тулай торакка да ерак калмый. Егет, шуны сизгән кебек, телгә килде.
— Минем кызлар белән йөрергә вакыт та юк, ике җирдә эшлим Давай, хәл ит Бер атнадан эшеңә килермен, әгәр риза булсаң —әйтерсең.
Такси белән бергә Фирдиянең йөрәге дә туктагандай булды Чөнки бик ачык һәм бик гади ясалды Сәлимнең тәкъдиме. Романтик җанлы, каядыр күккә ашкынучан рухлы кыз өчен артык гади иде бу. Ләкин әйтелде Димәк, уйла, Фирдия, синнән җавап көтәчәкләр.
Тулай торак каршында кыз егет белән саубуллашты.
— Тизрәк терелегез.
— Сезнең хәер-фатиха белән.
Ишек шапылдап ябылды. Егет кереп киткәч, урам бушап калды сыман. Чөнки саргылт кашлы бу егет Фирдиянең йөрәгенә якын була башлаган икән. Кыз әкрен генә кузгалды, эшенә юнәлде. (
Бүтән вакытта ул эшкә дип җыена башлау белән бүген кая барырга, кемнәрне күрергә, ниләр башкарырга тиеш икәнен уйлый һәм алар- ның мөһим булуларына карап, билгеле бер тәртипкә китерә иде. һәм күңелендә туган шушы план нигезендә ул аларны эш сәгате дәвамында башкарып чыга торган иде. Шуңа күрә аның эше һәрвакыт төгәл барды Соңгы көннәрне дә бу тәртип үзгәрмәсә дә, Фирдия йокыдан торгач та башына килгән беренче уе Сәлим янына бару, аның хәлен белү була иде. Эш вакытында да алдан корган планнарына кайбер төзәтмәләр кертергә туры килгәләде. Менә бүгеннән шифаханәгә баруның кирәге калмады. Хәзер эш планына бернинди үзгәреш кермәячәк. Хәзер аның бөтен күңеле эштә һәм укуда гына булачак. Ләкин әле бая гына Сәлим белән аерылышкан һәм, кышкы һаваны иркен сулап, салмак кына атлап барган Фирдия үзен моңарчы кысып-буып торган кирәкле адым ясарга ирек бирмәгән богаулардан азат кеше итеп түгел, ә нидер югалткан кеше төслерәк хис итте, бик мөһим мәҗбүри бер шөгыле юкка чыкты шикелле. Әйе, бу шулай. Чөнки шифаханәгә баруның хаҗәте бетте. Хәзер ул фәкать эшенә генә барыр, анда үзенә юаныч табар. Ләкин Фирдия әле күңеле белән эшкә бирелерлек, эш турында уйларлык хәлдә түгел иде. Ул әле Сәлим турындагы уйларыннан арына алмый, аның белән булган хәлне, ул шифаханәдә дәваланганда аның янына баруын, Разия белән булган сөйләшүләрне янә бер кат зиһененнән кичерә иде.
Башта ул Сәлимне үзен бер залим кулыннан тартып алган кеше итеп карый иде. Тора-бара ул аңа бары егет кеше итеп кенә карый башлады Ә соңгарак ул Сәлимне үзенә гашыйк бер мәҗнүн итеп күрде Фирдия сукыр түгел, егетнең уй-карашын чамалый иде. Палатага килеп керүгә Сәлимнең йөзе балкып китә, Фирдиядән күзен алмый, кызара, сөйләшкәндә тотлыга, бутала. Үз-үзен тотышы да, аның әйткән сүзләре дә хәзер кызның ачуын китерми, гомумән, егет хәзерге заманның гадәти бер кешесе булып күз алдына килә. Дөрес, ул эрудициясе ягыннан Фирдия күреп белгән, аңа очраган егетләр белән чагыштырганда бераз оттыра, гомуми белеме, укымышлылыгы аксый. Кешеләр алдында үз-үзен тотышын да үрнәк итеп куярлык түгел, ул ин гади кагыйдәләрне дә белеп җиткерми Монда егетне гаепләп тә булмый. Чөнки вакытында аны өйрәтүче, колагына тукып торучы да, аларны тыңлап утырырга вакыты да булмагандыр. Ул — эш кешесе. Ул файдалы, кирәкле эшне башкара, шуннан үзенә ләззәт ала. Аның ихтыяҗлары да чикләнгән. Ләкин ныклап тотынганда аны әле укырга да мәҗбүр итәрмен, кешеләр кырыкка җиткәч тә техникум-институтларда укып
йөриләр бит Сәлимнең үз-үзен тотышы да үзгәрер. Фирдия, хатын-кыз буларак, үзенең инстинктына таянгандыр, чөики хатын-кыз үзеннән көчсезләрне карау-үстерүгә бөтен көчен сарыф итүче һәм моны үзенең бурычы дип санаучы асыл зат
Икенче яктан караганда эш менә ничек тора Фирдия быел егерме алтынчы белән китте, бу яшьтә инде кызлар жүләрлек чорын кичергән ♦ акыл утырткан һәм ак белән караны аера торган булалар Бу яшьтә g кызларны егетнең буй-сыны, төс-бите генә кызыксындырмый ' Чөнкч ? егерме бишне тутырган кызлар хатын-кызларга хас алдан күрүчәнлек * белән тормыш итү турында уйлана башлыйлар, аларны тышкы ялтыра = вык белән генә алдап булмый Яшерен-батырын түгел, Фирдия дә Сә- з лим турында барысын да —егетнең аңа булган карашын да. егеткә ка- 5 рата үзенең мөнәсәбәтен дә һәм аннан башка бик күп нәрсәләрне дә 3 һәр яклап уйлагандыр Кыз бала — диңгездә йөзгән кораб, ул күпме ф генә айкалмасын, чайкалмасын, бер вакыт, ярга килеп якорь салган кораб кебек кемне дә булса сайларга, кемгә дә булса килеп сыенырга у тиеш.
Тирән уйга чумган Фирдия китапханә турына житкәнен сизми дә « калды. Ишек төбендә туктап, керергәме, юкмы, дигәндәй, берничә се- * кунд икеләнеп басып торды Нигәдер хәзер үзе кереп эшкә чумачак £ дүрт стенаны күңеле тарсына иде Моңа көннең искиткеч сихри булуы- - мы — чөнки төнлә яуган кар бөтен нәрсәне акка төргән, ул кояш нур * ларында җем-жем итә. ai ачларга әйтерсең лә вак кына энже бөртек п ләре сибәли, чыпчыклар чөкердәшә, күгәрченнәр гөлдер гөлдер серлә - шә, — әллә кызның үзенең йөрәге ашкынулы идеме. — нидер сәбәп булды. Ә урамда халык, машина — бәйрәм диярсең Әйе, кемнәргәдер бәйрәм икән шул. Әнә түбәсенә ике зур балдак ясалган кара «Волга» үтеп бара. Ул тасмалар, шарлар белән бизәлгән, алдына ак күлмәкле курчак утыртылган Ак киемле курчак, пакь кар Машина эчендәге кызның да киеме ап-ак. йөзе бәхетле . Ә машина үзе кап-кара
VI
Озынча тар бүлмә Монда ничә еллар гомер узган Бүтәннәрендә Сәлим озак тоткарланмый иде, ә биредә ун ел яши «Кичә типтергәннәр ахры,— дип уйлады Сәлим чишенгәндә. Элек, бер өйрәнгәч, ярыйсы кебек иде, бик котсыз икән бу бүлмә Монда Фирдияне ничек чакырырсың». Хәер, әле кызый киләм дип тә тормас Бер атнадан ба рырмын, диде дә диюен Сәлим, ай Һай, түзәр микән Анысына гына чыдар, ә менә әгәренки, яңадан килеп йөрмә, егет, дисә. Тот та а.ылын Әйе, эшләр хөртнгә әйләнәчәк Хәзер Сәлимнең һич кенә дә элекке сук-макларны таптыйсы килми иде Кеше шулай бит ул әгәр беркая чык мыйча, үз тирәсендәге билгеле кешеләр белән генә аралашып яшәсә, тормыш гел шулайдыр һәм башкача яшәүче юктыр кебек тоела Бары сының да яшәү рәвеше аныкы шикелле, дип уйлый Ул. гомумән, үк нең ничек яшәве, нигә алан яшәве турында уйланмый Ана барысы да шулай булырга тиеш- кебек тоела Әгәр дә кеше каядыр барып кайтса, үз тирәлегеннән чнттәрәк булган кешеләр белән аралашса, ул инде уйлана башлый. Янәсе, нигә ул болай да, бүтәннәр икенчеләй Аның сәбәпләрен эзли, тормышын, яшәү шартларын үзгәртү турында уйлана Сәлим дә шифаханәдә ятып, анда төрле кешеләр белән аралашып кант кач, үзенең, бүлмәсендә дә болан яшәвенә чнт кеше күзе белән каран куйды һәм моннан соң тормышын үзгәртергә дигән карарга килде Бу Фирдиягә бәйләнгән Ай-Һай риза булырмы? Ул бит әнә нинди буй жнтмәс Ә Сәлим кем? Гап-гадн бер шофер, яше дә (Сәлим моны күңеленнән дә әйтергә курка) дүртенче дистәгә китте Ә Фирдиянең чын
яшен егет белми, шуңа күрә аны егерме-егерме берләрдә генә дип уйлый иде һәм шундый чибәр, яшь кызның язмышын үзе белән бәйләренә шикләнә иде. Хәер, җентекләбрәк тикшерә, уйлана башласаң, Сәлим дә төшеп калганнардан түгел Ул тартмый, эчүе бераз бар, ләкин хәзерге заманда, кем әйтмешли, тавык та эчә. Аңа карап кына үзеңне кимсетергә, түбәнсетергә кирәкмәстер, ахры Тагын нинди уңай яклары бар соң аның? Әйе, тиздән фатирлы булачак Акчасы-ние түләнгән, ордер мөтә. Хатын-кыз өчен бу кечкенә нәрсә түгел. «Шулай булгач, егет,— диде Сәлим үз-үзенә һәм кулларын тез өстенә куеп, әкрен генә урыныннан торды,— әйткән сүзеңнән кайтма».
Сәлим Фирдиягә ясалган тәкъдимнең дөрес, вакытында ясалган икәненә тәмам ышанды һәм бу тәкъдимнең тормышка ашуына да өмет белән карый башлады. Ул билгеләнгән вакыттан алда ук барып, кызга үзенең уй-теләкләрен янә бер мәртәбә кабатларга булды...
VII
Шау-шуы, сөенечле мәшәкатьләре белән туйлар да узды һәм тормыш, Сәлим йөргән асфальт юлдай, берөзлексез агыла торды. Әйе, нәкъ асфальттагы кебек, артык селкетми дә, борылмада читкә дә алып ташламый, машина кебек сазлыкта да батмый, бер уйлаганда бик рәхәт—барасың да барасың Ләкин гади юл белән чагыштырганда асфальтның бер хәтәр ягы бар: йокыны китерә Шуңа күрә авыл шоферлары аны өнәп бетерми. Ә Сәлим өйрәнгән. Хәзерге тормышыннан ул бик канәгать. Нәкъ ул теләгәнчә, нәкъ ул көткәнчә. Бер көйгә салынган тормыш бара да бара.
Шул көенчә берничә ел үтте. Бу вакыт эчендә ике ят кеше бер-бер- сен бөтенләй диярлек белеп бетерә һәм шуның аркасында я бер-беренә бик нык ияләнә, я — бизә. Чөнки кешеләрнең бәхетле буласы килә. Ә бәхетле булу өчен кешегә ни кирәк?
Фирдиянең кияүгә чыкканына әле алты гына ел булса да инде барысы да бар: ике бүлмәле кооператив квартира (аның ачкычын Сәлим иртәгә туй буласы көнне алып кайтты), чәтертән кебек тере биш яшь лек кызы, икс җирдә даими эшләп, тагын аннан-моннан да җаен чыгаручы һәм акчаны көрәп ала торган, типсә тимер өзәрдәй таза ире Шулар өстенә, бүгенге шәһәр халкы өчен зарури һәм горурлык билгесе саналган дача. Ике катлы йорты әле төзелеп бетмәгән. Сәлимнең машина үз кулында — анысын да булдырыр, мотоциклын сатып, машина да алыр, Фирдия шикләнми, ул яктан аның күңеле тыныч.
Ә нәрсә борчый соң аны? Югыйсә, аңа бөтен кеше кызыга: әнисе, туган-тумачасы, авылда яшәүче яшьлек дуслары аның тормышына сөенеп-сокланып бетә алмыйлар. Авылдан килеп, шәһәрдә урнашкан кем баласына тәти ди шундый тормыш? Бик күпләргә түгел Ана ирешсәләр дә гаилә корып, ун-унбиш ел чиләнгәч’кенә ирешәләр
— Кызым, кияүнең кадерен белеп кенә тор, әйткән сүзеннән чыкма,—ди Фирдиянең әнисе, кызларына кунакка килгән саен
Әйе, Фирдия иренең сүзен аяк астына салып таптамый, Сәлим дә аның әйткәннәренә саңгырау түгел, ләкин... И, әнкәй, аңласаң иде син кызыңның йөрәгендә ниләр барын?! Ниләр генә кыласы соң? Ничекләр түзәсе? Бер нәрсә күзенә^ күренми бит кызыңның, син аһ иткән, чит-ят- ның күзен яндырган, көнчеләрнең йокысын качырган бу байлыкларга исе китми бит аның. Фирдия үзе дә аптырый, нишләп ул гына һаман тормышыннан риза түгел соң, нишләп аңа гына һаман нидер җитми, күңеле түгәрәкләнми Әллә ул бер дә бу турыда уйланмыймы? Башкаларның ничек яшәгәнен, кеше почмакларында интегүче, акча алганнан ал
ганга тиенен санал тотучылар юк дип беләме? Алай да түгел Тормыш нын бу якларын да аз-маз аңлый ул. Ә шулай да барыбер үз-үзеннән канәгать түгел Әллә нинди тормыш бит бу — ул хыялланмаган, көтмәгән, теләмәгән
һәм Фирдиянең күз алдыннан өзек-өзек картиналар, алты ел дәверендә булып узган эреле-ваклы вакыйгалар уза. Берәү өчен алар гадәтн ♦ булса, Фирдиянең исә бәгырен телгәли, җелегенә тоз салалар иде. g
Сәлим мәҗлесләрне бик ярата Бәйрәм саен я үзе кунак чакыра, я 5 туган-тумачага, дусларына бара Ләкин үзендә булсын, кешедә бул- * сын — исерә, сүзенең тозы юк. җырының көе юк Фирдия оятка калып £ бетә, һәрвакыт шул хәл кабатлана. Шифаханәдән чыккач ул атлыгып, a укырга керергә хыялланып йөрде. Васильеводагы автотехникумга барып 5 та кайтты. Ләкин эш шуннан ары узмады Өйләнешкәннән бирле Фнр- 3 дия иренә дип китап ташый, ә алар кул тимәгән килеш киштәдә тора ф Ярар, инде ни кыласың, өлешеңә тигән көмешеңдер, дип Фирдия ала- _ рына гына да түзәр иде әле. Ләкин төрле вакыт була
Сәлим эштән кайтты. Кызмача. Телевизор карарга утырдылар «Ак- < кош күле» балетын тапшыралар иде.
— Бу аккошларның сыйрак шәп, анасы, ә? — дип, тел шартлатып, х
үзенчә елмаеп, сөйләнә башлады Сәлим. л
Фирдия телевизорга керердәй булып, карап утырган кызына ым лап: х
— Ни сөйләнәсең, тик кенә утыр,— диде
— Мактыйм бит. Кая, алайса, беренчене ачыйк әле, анда футбол а.
— Ты чего, пап, без бит карыйбыз
— Иртәгә икенче сериясе була, иртәгә карарсың, кызым,— диде Сә лим һәм, үзенең юморга тартым тапкырлыгына сокланып, хихылдап алды.
Фирдиянең дә карыйсы килә иде
— Карыйк инде.
— Ха, синең дә шәрә ир-атны күрәсең киләмени? Фигуралары шәптер шул. Алар бит безнең кебек эшләп ватылмаган Бездә андый гәүдә юк шул.
— Затсыз,— диде дә Фирдия кызы белән икенче бүлмәгә кереп кит те: — Әйдә, сабыем, мин сиңа әкият укыйм
— Минем балет карыйсым килә!
Кызы, еларга җитешеп, әтисенә астан гына карап узды, телен күрсәтте.
— На тебе!
Фирдия аны орышып та алды
— Кызым, алай ярамый Әтигә тел күрсәтмиләр
Фирдия кызын юындырып, йокыга әзерләп, караватына саЛды да аның янына урындыкка утырды, кулына китап алды
— Ул нехороший, син аның белән ятма, әни
— Алай әйтмә, кызым, ул синең әтиең бит Ул сине ярата, бүләкләр алып кайта Тыңла, мин сиңа әкият укыйм «Борын борын заманда бул ган, ди, дәү сакаллы бер кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие Тагын булган, ди, бу кәҗәнең өй-куышы »
— Белдем, белдем. Кәҗә әйтә «Кырдан кырга йөримен, кыр җиме ше җыямын..»
— Таудан тауга йөримен.
— Тау җимеше җыямын
— Кызым, син моны беләсеңмени?
— Кичә укыдың бит
— Ә, шулаймыни? — дигән булды Фнрдия һәм икенчесен укырга кереште Булган, ди, бер әби белән бабай Аларның бер дә маллары булмаган, тик..
Фирдия укыганда кызы күзен дә йоммыйча дикъкать белән тыңлады. Аңлашылмаган сүзләр очраса гына бүлдерде, кат-кат сорады. Ә әкият тәмам булгач, кулларын чәбәкләп, караватында талпынды.
— Так и надо, так и надо,— диде ул, очынып шатлана-шатлана, һәм, әнисе йокларга кушкач, ялына башлады — Әнием тагын берне генә.
— Ярар. Аннан йокларсың, яме.
Ләкин соңгысы бала өчен кызыксыз булып чыкты. Күрәсең, ул аны аңламады. Хәер, бәхет эзләүче бер эшлексез турындагы бу әкият Фирдиянең үзенең дә кәефен кырды. Ул үзе дә һаман нидер көтә бит Булган белән канәгатьләнергәдер, бәлки? Ләкин Фирдия тагын каршылыклы уйларга чума. Нигә соң әле ул Сәлим турында гел генә начар фикердә, үз-үзеннән дә риза түгел. Нигә ана шушы тормышына куанып, шөкрана кылып яшәмәскә. Тамагы тук, өсте бөтен, ире янында, алма кебек бала. Бәлки Фирдиягә артык җиңел килгәндер бу бәхет? Нигә соң ул Сәлимнең начар якларын гына күрә? Ана кара күзлек аша карый Алай карасаң, кояшта да таплар табып була бит. Бәлки кыз баланың язмышы шулайдыр. Төшкән җиреңдә туфрак бул, дигәннәр түгелме соң борынгылар. Ә хәзер нишләргә?
Фирдия тыныч кына йоклап яткан кызын битеннән үпте дә, юрганын күтәрә төште, утны сүндерде һәм, авыр атлап, залга чыкты.
Чыкса, телевизор бөтен көченә эшли. Сәлим, диванга башын кыңгыр салып, йокыга киткән. Фирдия телевизорны сүндерде дә, ирен уятып, урын җәя башлады.
йокларга яткач та баягы уйларын куып җибәрә алмады, июль челләсендә атка каныккан кигәвен кебек, алар аны бимазалап һаман килә тордылар. Мондый хәлләр елга бер генә булса, Фирдия ыһ та итмәс, түзәр иде. Ләкин алар көн саен диярлек кабатлана, алар бер-береннән әллә ни аерылмыйлар да. Өендә сөйләшер, эч сереңне бүлешер кешең булмагач, нишләргә соң? Бәлки артык вакланмаска, яшн бирергә, Сәлимнең кыланышларына әһәмият бирмәскәдер.
XIII
Октябрь башы Җилле көн. Агачлардан яфрак коела
йокы бүлмәсеннән Фирдия бер тупыл агачыннан берөзлексез сары яфраклар коелганын карап тора Алар күмәк коелмыйлар, ә берәм-берәм. теләр-теләмәс кенә агачтан аерылып, тирбәлә-тирбәлә төшәләр Төшкәч, бер-ике тапкыр әйләнеп, чирәмдә мәтәлчек аткан малайлар кебек, тәгәрәп китәләр. Ул яфраклар мәңге шунда калыр. Кабат агач башына менә алмаслар. Кеше гомере дә шулай: гомер агачыннан еллар берәм-берәм китә тора... кире кайтмаска.
Әйе, кире кайтмаска. Ләкин айлар, еллар үткән саен кеше үзгәрә Сабый үсә, мәктәп баласының гыйлеме арта, яшь гаиләдә яңа сөенеч — бәби туа, кыскасы, кеше тормышында һаман ни дә булса үзгәрә, яңара
Ләкин айлар, еллар буена үзгәрешсез калган кешеләр бер дә юкмыни соң бу дөньяда? Бар. Кайберәүләр моны белмиләр, ә сизгәннәре үз хәлләре белән килеш.мәсәләр дә, аны үзгәртергә көч-кодрәт таба алмыйча. тайгак юлда батып яткан машина кебек, һаман бер урында таптаналар. искечә яши бирәләр.
Сәлим өенә тагын кызмача килеш кайтты. Ләкин ишектән башка вакыттагыча елмаеп кермәде. Аның саргылт кашлары салынып төшкән, болай да эчкә баткан күзләре күренми диярлек.
Фирдия аны ишек ачып кертте дә кухняга юнәлде Аннан чыккач, иренә ни дә булса әйтмәүне килештермичәме, әллә чыннан да аның хәлен белү теләге беләнме — ул моны үзе дә анык кына әйтә алмас иде — сорап куйды:
Бүтән чакта, әзрәк салсаң, авызын колагыңа житеп, жырлап кайта идең Ни булды? Нигә сөмсерең коелган?
— Ә, — дип кул селтәде Сәлим аңа, майкасын салып, ачу белән ишек катындагы тартма өстенә тондырды.— Директор белән телгә килдек
— Нишләп? — дип сорады Фирдия, бу юлы аның тавышы яңадан ♦
кухнядан ишетелде. э
— Мебель кибете янында торганны күрде
— Анда нишләдең соң? *
— Берәрсенә әйбер илтеп булмасмы, дип килеп кенә туктаган идем. £ Гомер булмаганны, ул тирәгә ничек килеп чыккандыр
— Йомышы төшкәндер 2
Сәлим ванна бүлмәсендә юынып чыкты һәм, кухняга кереп, ашарга и утырды. . Ф
— Кыз кая?
— Урамда. Күрмәдеңмени? *
— Юк, күзгә чалынмады Директорны әйтәм, йомышы төшеп килмә- <
гәндср ул: берәрсе чаккандыр,—дип Сәлим үзенең баягы сүзен дәвам £ итте. Ул әле һаман тынычланып житә алмый иде. — Училище эшенә х машина ватык, ә чумарага —төзек, дип орыша башлады -о
— Кеше көлдереп йөрмә инде, — диде Фирдия һәм ире алдыннан бу- £
шаган тәлинкәне алып өстәл читенә куйды, чәй агыза башлады х
— Алай димә, анасы. Мә, алып куй әле, истә чакта Төп-төгәл утыз £ тәңкә. Тәки үз сүземне иттем директор китеп баруга яңадан килеп °- туктадым Бик удачно булды Кайтышлый бер стаканны төпләдем, ачуланма, яме.
Сәлим залга чыгып телевизорны жибәрде һәм диванга кырын ятты Кухняда эше беткәч, Фирдия дә ире янына килеп утырды
— Сиңа тагын китаплар алып кайттым Бәлки техникумга әзерләнерсең
— Нигә кирәк ул?
— Бик арыйсың бит, механик булып күчәрсең
— Аларның зарплат мәче ялаган. Әле минем монда чүтки начар түгел Кулда машина. Ә механик булсаң, көн саен эшләргә кирәк, училищены ташларга туры килә.
— Җитәр инде Укырсың ..
— һәй. укыган кешеләр дә әллә ни майтара алмый Әнә, абыйның малае КАИ бетерде, инженер. Күпме ала дисең? Йөз егерме тәңкә Ире мия буламы, юкмы — алла кулында Әзмәвердәй егет, буйга миннән озын, унбиш ел ми черетте.
— Аның перспективасы бар.
— һи. әле ул үскәнче Хәзер инженерлар буа буарлык
— Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән.
— Беләм Бәлки берзаман ул завод директоры да булыр Ләкин кайчан?
— Ул интеллект буларак югары, карашы киң
— Ә нәрсәгә ул интеллигентлык? Кесәңдә акчаң булмагач, ни пычагыма ул? Аягыңны ботинка кыскач, дөньяның киңлегеннән ни файда Исеме генә инде, тикшереп карасаң, ул мин ашаганны ашый, мин кигәнне кия алмый торгандыр әле
Сүз бүленде, чөнки урамнан кызлары кайтып керде һәм мыштым гына кухняга үтте Фирдия кызның да ашарына бүлеп бир i ■
— Опять пьяный? —дип сорады кызы, пышылдап кына олы бүлмәгә ишарәләп
Юк. диде Фирдия ачу белән һәм ул ашаганда ире янына чыгып утырды
81
Сәлимнең куп тапкырлар ишеткән сафсатасын тыңлыйсы килми иде аның, чөнки һаман бер балык башы. Шуңа күрә ул теләр-теләмәс кенә икенче темага күчте. Монысы да бер бүген генә кузгалмаган иде, шуңа күрә Фирдия ире сүзен ишетүдән бигрәк, үзенең буталчык уйларына ачыклык кертү өчен, үзен борчыган һәм әкрен-әкрен күңелендә бөреләнгән уйның ни кадәр дөрес икәне турында бер төпле фикергә килергә тели иде.
— Хәлимәне берәр түгәрәккә яздырасы иде бит
— Ниндигә?
— Фигуралы шууга дигән идем бит Әле һаман кереп белешмәдең-
мени? I
— Юк, пожалый сөйләшмәм дә. Кем йөртә аны? Икебез дә эштә
— Җае чыгар иде әле. Кирәк бит. Кеше балалары...
— Ничава, беребезне дә беркая да йөртмәделәр. Аңа карап гарип җиребез юк. Быел укырга керәсе елы, вакыты да булмас, авырга туры килер.
— Ул инде хәзер үк укый-яза белә. Математиканың яртысына җиттек.
Сәлим аптырап, кухнядан алар янына чыккан кызыннан сорады.
— Чынмы?
— Да, папа,— диде кызы горурланып.
— Өлгерермен диең, кызым, әйеме,— дип Фирдия Хәлимәнең ба-шыннан сыйпады.
— Әйе, минем Ирина Роднина кебек кататься итәсем килә.
— Кирәкми, кызым, анда бөтен кешегә арт күрсәтеп йөрергә. Мин сиңа скрипка алып бирәм. пиликать итәрсең. Кил әле яныма.
Сәлим, кызын иркәләмәкче булып, сузылды, ләкин Хәлимә әтисенең йонлач юан беләген этеп җибәрде
— Сам пиликай. Фу, опять пахнет.
— Лимонад ул кызым. Кил әле бер үчтеки итим.
— Мин кечкенә түгел.
— Ярар, тимә балага. Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер,— диде Фирдия һәм яңадан кухняга чыкты.
Хәлимә йокы бүлмәсенә, уенчыклары янына юнәлде, ә Сәлим бераз вакыт телевизор карап утырды да, гадәтенчә гырлап йокыга китте.
IX
Җәй айларында шәһәр урамнары ничектер бушап калган төсле, киңәеп киткәндәй булалар Чөнки җәй айлары — ял, каникуллар чоры Эш кешеләренең күбесе чираттагы ялга чыга, чират җитмәгәннәре дә тик ятмый — справкасын юнәтә, хәйләсенә керешә, ничек итсә итә — барыбер ялын җәй көне алырга тырыша Кайберәүләр ялгыз әти-әнисе янына авылга ашыга, берише Кырым, Кавказ төбәкләренә ләззәт, могҗиза эзләп сәфәргә юнәлә. Студентлар һәм мәктәп балалары да кайсы кая тарала. Кайбер кешеләрне бакча тотып тора, алар беркая китми, ләкин аларны да шәһәр урамнарында сирәк күрәсең.
Фирдия быел да беркая чыгып китә алмады. Беренчедән, Сәлим белән ялы бер вакытта туры килмәде, икенчедән, дача — аяк-кулга салынган богау.
Разия исә тагын үз кыйбласына — Сочига юл тотты. Барсын, бик яхшы, ахирәте өчен Фирдия шатлана гына. Ләкин җанны борчыганы шул: Разия көньяктан кайткач та аның янына килә. Болай гына, үз итеп, ә шулай да . Билгеле, кием — бүтән, төс-кыяфәт тә үзгә. Юк, ул ахирәте алдында мактанырга, аны кимсетергә дип килми Андый уй Разияның башында булганы да юк, ә менә Фирдия — китек күңел өчен
аның килүе нәкъ менә шулай кабул ителә. Фирдия бу юләр уен уйламаска, төбе-тамыры белән йолкып ташларга тели — булдыра алмый, күңеленнән куып җибәрергә тырыша — уй китми. Ә шулай да ахирәте белән очрашу —рәхәт бер мизгел. Разияның килүе Фирдиянең күңел кылларына кагыла, иң нечкә җепләрен зеңләтә, аның белән күрешү, карашын тою авыр, ә барыбер бу зарури һәм Фирдия аннан беркая ♦ да качып котыла алмый. g
Ул, платформалы босоножкалары белән ялкау гына атлап, ишектән “ килеп керде. Чынаяк тәлинкәсе кадәр пыялалы кара күзлеген ялтыра * тып, Фирдиягә туп-туры килә. Ышкылып-таушалып бетеп, зәңгәрдән £ аксылга әйләнә башлаган джинси чалбарын зур аеллы киң саргылт Э каеш буган. Ә дустының тәненә сыланып торган юка кофтасын күргәч. 2 Фирдиянең шатлыктан ачылган авызы шул килеш калды
— Абау, синме соң бу? ф
— Мәгарәңдә ятып, кеше танымаска әйләнәсең инде. _
Алар кочаклаштылар, битләрен чупылдатып алдылар Эчке бүлмәгә s
керделәр • <
— Туктале, тагын бер карыйм әле үзеңә. £
— Кара-кара, сиңа тансыктыр мондый киемнәр. х
Аннары алар кара-каршы утырдылар
— Кайчан кайттың? <
— Өченче көн Кичә, бүген эшләдем инде.
Разия тезен-тезгә куеп утыра иде Аякларын алыштырып, иңенә ас- кан сумкасыннан сигарет, шырпы алын, көйрәтеп җибәрде Башын °- кыңгыр салып төтен өргәч, гамьсез генә сорап куйды
— Ничек яшисең?
Сүз бүленде, чөнки ачык ишектә бер ир-атның җитү чәчле башы күренде.
— Гафу итегез,— диде Фирдия урыныннан торып
— Исәнмесез.
Керүче егерме дүрт-егерме биш яшьләрендәге җитди кыяфәтле (хәтта кеше белән исәнләшкәндә дә аның кашлары җыерылган килеш кала иде) бер егет. Фирдия аның сәламен кабул итте һәм почмактагы шкаф тан бер китап алып, егеткә бирде.
— Менә, көчкә таптым.
— Рәхмәт инде сезгә. Фирдия апа Борчыдым Бер атнадан китерәм, яме.
— Ярый Мин ун көнгә дип сорап алдым
Егет, кат-кат рәхмәт әйтеп, уку залына чыгып китте
— Кем ул? — дип сорады егетне баштанаяк күздән кичереп, ана уңай бәя биреп өлгергән Разия.
— Төзүче. Читтән торып институтта укый
— Күптәнге танышыңмы, әллә шушы тирәдә торучымы?—дин сора ды Разия күзләрен уйнатып, һәм ирен чите белән генә елмайды
— Кит инде,— диде Фирдия ахирәтенең тел төбен аңлап — Күрше дә генә диярлек, элек Сәлим яшәгән тулай торакта яши ул Җәй көне дә ял итми бичара, һаман укуда
Ахирәтләр арасындагы сүз яңадан элекке сызага төште
- Я, сөйлә үз хәлләреңне? Кайда булдың? Әйбәт ял иттеңме?
Разин лак белән буялган ялтыравык озын тырнаклы бармакларын өстәлгә бәргәләп алды.
- Шикарно
Аның шулай икәнен Фирдия үзе дә күреп тора иде Разияның тәне шоколад төсенә кергән, ябыккан да ахры, тагын да зифаланган. Бер никадәр вакыт ахирәте кайда, ничек ял итүе турында сөйләде.
Аннары
Менә, сиңа пластинкалар алып кайттым,— дип, Разия сумка сыннан бер китап тартып чыгарды —Абба, Бони-м язмалары.
Алары ни тагын? —диде Фирдия, ахирәте алып биргән пластин- каларнь әйләндергәләп.
— Ансамбльләр. Аларны ишетүгә яшьләрнең күзе тона. Безнең янга Югославиядән АБС килгән иде, көчкә билет достать иттек. Ужас, что творилось! Пугачевага да бардык. Ярыйсы гына... Син ничек соң монда?
— Мин дә кичә эшкә чыктым. Беркая барып булмады. Виктория җыеп, варенье кайнатып, бакча белән өй арасында киләп сарып вакыт үтте.
Разия ахирәтенә текәлеп карады, аның әллә ни күзгә ташланырлыгы булмаган өс башын, түгәрәк буй-сынын күздән кичерде.
— Әллә бүртә башладың иңде.
- Юк, тазарганмындыр.
— Әллә икенчесенә җыенасыңмы дип торам.
— Белмим әле,— диде Фирдия сүлпән генә. «
— Тиле булма Яшә рәхәтләнеп, үзең өчен Баладан кем рәхәт күргән хәзер Ир бала булса — бандит, хулиган, кызлары — унбиштән себерелә башлый
Фирдия ни ә, ни я димәде. Аның бу турыда сөйләшәсе килмәвен күреп, Разия теманы үзгәртте һәм сумкасыннан кәгазьгә төргән шешә чыгарды
— Әйдә, очрашу хөрмәтенә сыйлыйм үзеңне.
— Рәхмәт, эчмим. Тегеннән алып кайттыңмыни?
— Юк, бу әле мондагы. Коньяк.
- - Акча түгеп шул кандала суын алмасаң.
— Бушлай килгән ул.
— Ничек?
Бер таныш калдырып киткән. Мин аның туганын үзебезгә больницага урнаштырган идем.
— Шуның өчен бүләк алып килгәнме? Ничек кулың бара...
Бәй, алмасаң, кешене рәнҗетү була бит Беркөн ательеда эшләүче. Ой, туктале, ательега шалтыратыйм. — Разня өстәлдәге телефонга үрелеп, номер җыйды һәм ягымлы тавыш белән сөйләшә башлады — Зөләйха Шариповна, хәерле көн. Әйе, мин. Снимокларыгыз әзер. Әйе Үзем килиммени? Ә, шулаймыни? Ярый, яхшы. Әйе, шулай дигән идем шул Яхшы, килермен.
Разия трубканы куеп, Фирдиягә бер-ике сүз белән генә кем белән һәм нәрсә сөйләшүен аңлатып бирде.
— Сизенгән кебек снимокларын үзем белән алган идем. Әйдә, барып килик, бәлки сиңа да өлеш чыгар. Бәрхет вәгъдә итә.
— Бик остардың син,— диде Фирдия ахирәтенең аны да үзе белән барырга димләвен ишетмәгәндәй.
— Шунсыз ярамый хәзер. Син генә җебеп йөрисең. Тап яхшы китаплар, подписка, әллә кемнәр белән дуслашырбыз.
— Соң бездә китап җитәрлек бит, укысыннар,— диде Фирдия, ачык ишектән күренеп торган киштәләргә һәм бу бүлмәне дә тутырган китапларга ымлап.
Разия, бала-чагага карагандай, мыскыллы елмайды.
- һи, юләр, хәзер кем китапханәгә Аөреп китап укый?! Үз кадерен үзе югалтмаган һәр кешенең өендә хәзер бөтен юньле китап. Менә шул турыда сүз бара Кара базарда китап үз бәясеннән өч тапкыр артык йөри «Сорочка»да чүпрәк-чапрак та ул кадәр түгел, иң күбе ике бәя Ә китап. Әнә, ике йөз томлык всемирна өч мең ярым, ди? <3апоро- жец» бәясе...
— Кирәк кеше аладыр инде.
— Әле бер гинеколог сөйләп торды Бер хатын шул базарда җеп
белән үлчәп йөри, ди, киштәдә менә шушынын кадәр буш урын бар. көрән тышлы китаплар кирәк, дип әйтә, ди.
— Монысы инде көлке. Ә берәү кирәген таба алмыйча интегә...
— Алаймы, түгелме—белмим,— диде Разия, ахирәтен сүзеннән бүл
дереп. — Ә менә китапның дефицит икәнен беләм. Үзегезгә яздырып ал да шәпләрен — озатырбыз. Ф
— Ничек? — дип сорады Фирдия дусты әйткән сүзнең асылына тө- _ шенә алмыйча һәм аптырап, ахирәтенә, аның затлы крем сөрткән йөзе- 5 нә текәлде. Разия алдында ул үзенең көлке хәлгә кала баруын да сизә, 2 ләкин берни эшли алмый, чөнки алар икесе ике телдә сөйләшәләр иде. 2
— Таныш-белешкә бирербез,— диде Разия, шуңа да башың житми- =
мени дигән кыяфәт белән Фирдиягә карап. — Аннары югалды, урлады- 2 лар диярсең дә, списать итәрсең. *
— Җыен тузга язмаганны сөйләмә инде,— диде Фирдия, тавышын
акрынайта төшеп. *
— һи, мондый карашың белән бик авырдыр сиңа яшәве, кызый. 1 Ярар, әйдә киттек. Ательега соңга калмыйк
Разия торып басты, шешәне кире сумкасына салды һәм өстәлдә ят- а кан күзлеген алып киде дә көзгегә карады
Фирдия уңайсызланып кына ахирәтенә иярде һәм, тиздән кайтырмын, л дип кызларга әйтте дә, Разия белән чыгып китте ь
Ательеда эшләре пеште: икесе дә костюмга заказ бирделәр Ателье * мөдире, Фирдиянең китаплар белән эш итүен белгәч, чат ябышты, ки- е рәкле китапларның тулы бер исемлеген язып бирде Көчкә-көчкә ышан- ? дырып, берәр яхшы китап табарга вәгъдә итеп, Фирдия аннан котылды Ательедан ул, Разия күпме кыстаса да, апа ияреп китмәде Ахирәтен иртәгә очрашырга күндереп, китапханәгә—эшенә кайтты
X
...Сәлим бүген дә лаякыл исереп кайтып керде.
— Тагын ни шатлыктан эчтең? — дип сорады Фнрдия мыскыллы елмаеп.
— Бүген кайгыдан.
— Битең нишләде? — диде Фирдия, иренең тырналган, күз төбе янып чыккан йөзенә карап
— Ә, аны әйтәсеңме? Булды әзрәк, берәү белән чәкәләштек
Сәлим хатынына карап елмайды һәм, сул кулы белән стенага таянып, ботинка бавын чишәргә маташты Ләкин гәүдәсе я уңга, я сулга чайкалып китә иде. Ахырда ул, аякларын селкеп, бавын ычкындырмыйча гына ботинкаларын салды. Соңгысын салганда ботинка ычкынып китте һәм коридордан залга ук очты
— Әкрен.
— Ярар, ярар,—диде Сәлим хатынына һәм кинәт аның кыяфәте үзгәреп, чырае кырысланды. — Тегенең кое-что исенә*төшердем әле Хәзер ул аптекага план тутырырга булышсын инде Нигә кем дип сорамыйсың? Миңа кадаган бәндәне әйтәм
— Әле син аны онытмадыңмыни?
— Ю-ук
— Ничек таптың соң аны?
— Акча барысын да эшли
Фирдия дәшмәде Чөнки ире тагын үзенең фәлсәфәсенә бирелер, акча, яшәү турында сафсата сөйли башлар дип көтте Ләкин Сәлим ул турыда сүз куертырга җыенмый, аныи уйлары бүтәнчәрәк иде Хаты нының дәшмәвен дә ул үзейчә аңлады һәм бу тынлык аның ачуын кабартты Маңгаена төшкән чәчләрен баш чөеп артка селкеп җибәрде дә.
кулларын йодрыклап, коридор уртасында тураеп басты. Фирдия аңа җылы су җибәрергә ваннага кереп бара иде. Сәлим аякларын аерып басты да. хатынының юлына аркылы төште. Күзләре зәһәр ялтырый, карашы куркыныч иде аның. Йонлач күкрәген кулы белән уып:
— Нигә дәшмисең? — дип сорады —Сөяркәң жәлме әллә?
Сәлим тешләрен кысып, күзенең агы белән аңа карап тора иде Кысылган иреннәрендә ачы елмаю Җәенке борын тишекләреннән пар бөркеп, пошкырып торган атка охшаган иде ул бу минутта. Янак мус куллары уйный.
Фирдия кисәк күтәрелеп, Сәлимгә күз атты.
— Ни сөйлисең син? Нишләп минем сөяркәм булсын ул?—диде.
— Хәзергесе димим, элеккесе Әйт, алайса, кемең иде? Синең бит миңа чыкканда шулпаң гына калган иде, ә өресен кемгәдер бер бәхет лесенә эчерткәнсең.
Фирдия ни әйтергә белмичә, тораташ кебек катып, иренә текәлде Шаккаткыч хәл, күпме гомер куенында елан асраган икән бит ул Ничә ел торып искә төшергәне булмады, туйдан сОН да тел тибрәтмәде. Ә хәзер менә казып чыгарган Фирдия тыныч кына сорап куйды.
— Ә ул сиңа бик мөһим идеме?
— Үзең ничек уйлыйсың?
— Ал^са нигә башта ук сорамадың соң?
— Әйткән булыр идеңме?
— Билгеле.
Сәлим мондый җавап көтмәгән иде булса кирәк, бер мәлгә аптырап калды Ләкин бозлы таудан шуучы аска төшеп җитмичә туктый алмаган кебек, ул да үзенең Фирдияне мәсхәрә итүен, аны газапларга, аннан сүз белән генә булса да үч алырга тырышуын дәвам итте Аның һич кенә дә әле генә хатыны әйткән белән килешәсе килми һәм бу сүз көрәштерүдә җиңүче булып калырга тырыша иде.
— һы, әйтерсең, бар...
Шушы соңгы сүз, тулы стакан ташып аксын өчен бер тамчы су җит кән кебек. Фирдияне чыгырыннан чыгарды, пычак булып йөрәгенә ка далды. Аны мәсхәрәләү генә җитмәгән, ул әле. аңа ышанмый да икән Бәлки ул өйләнешкәннән бирле аңа ышанычсыз, бозык, ирен алдарга сәләтле бер хатын итеп карагандыр. Бәлки ул, теле белән әйтмәсә дә, үзен мөгезле ир дип санагандыр һәм менә бүген, теге егет белән очрашкач. ничә елдан соң аннан үчен алып, Фирдиядән дә үч алмакчыдыр Я. хода, кем белән яшәгән ул. Кемне куенында җылыткан. Фирдия, гарьләнеп, үз-үзен белештермичә елый башлады һәм битен куллары белән каплады, иңбашлары дерелди иде Аның күз яшьләрендә барысы да бар иде Сәлимнең бүгенге рәнҗетүе дә, үзенең аның белән әрәм үткән ел лары да һәм хәзер инде тиздән кабул ителәчәк карарның ахырын тою, алдан күрү дә — чөнки алар икәү генә түгел бит — араларында, аларны әзме-күпме бәйләп торчы өченче җан иясе дә бар бит. һәм берничә секунд эчендә шуларның барысын да уйлау аның зиһенен томалады, ул үзен берни күрмичә томан эченнән баргандай тойды, ләкин бераздан барысы да ачылды. Үткән юл да, алдагысы да, барысы да үз урынына кайтты. Моңа Сәлимнең бәреп әйткән ачы сүзләре сәбәпче иде
— Ела, ела, шайтанның күзе яшьле була, ди торган иде әби мәрхүмә.
Сәлим бу ачы сүзләрен эчке тантана белән, җиңүче сыйфатында әйтте Хәзер сөйләшер сүз дә бетте шикелле. Ләкин Фирдия дә күңелендә җыелганны иренең алдына чыгарып түкмичә тыелып кала алмады.
Оятсыз. Мин синең егет чакта йөргән хатыннарыңның барысын да беләм Аның белән авыз чайкаганым булдымы?
— Безгә шулай положено.
— Нәрсә — положено?
— Хатыннар янына йөрү Әгәр егетләр тол хатыннар янына йөрмәсә бер саф кыз да калмас иде Болай да инде
— Шуның белән мактанасыңмы? Их син! Ә нигә синең белән ничек алай булды, дип сорамыйсың
— Бәлки үзеңне гаепсез итеп күрсәтәсең киләдер?
Фирдиянең хәле бетте. Дөресрәге, бу мәгънәсез сөйләшүдән арды ♦ ул. Үз туксанын такылдаган бу мүкләк сыерга ничек итеп барысын да 3 аңлатырга һәм, гомумән, аңлату кирәкме Ул хатын-кызның, бигрәк тә о кыз баланың уй-хисләрен, вакыты вакыты белән ялкынланып дөрләп * янган йөрәген, күңелендә ташкын булып аккан хисләрен, бернинди кир- р тәләргә дә карамыйча, үзенчә генә агарга теләгән хисләр ташкынын ни- ₽ чек аңлатырга! Юк. моны бит сүз белән' генә әйтеп биреп булмый Моны 2 иң якын кешең генә, аның да әле йөрәге синекедәй бердәм булып типсә « генә аңлар Ә бөтен рухы, бөтен барлыгы чит булган бу туп күчәнгә ф табигать тарафыннан аны аңлау сәләте бирелмәгән 'Шулай булгач, s сүз, вакыт, исраф итеп торуның хаҗәте бармы? Калсын үз фике- җ рендә. Фирдияне яманласын, үзе чиста булып калырга тырышсын Моннан гына ни зыян соң күз яшьләрен түгеп, диванда утырган яшь хатын- ф га. Тор, Фирдия, сөрт күзләреңне, җебеп төшмә Кылган яхшылыклары * ңа, ана багышлаган көн-төннәрең бәрабәренә ишетәсеңмени син бу сүз- * ләрне. Шушы җәберләрне күрер өчен чыктыңмыни син кияүгә?
Фирдия торып, кием элгече янына килде, күзләрен сөртте һәм кискен * бер карарга килгән кеше кебек, әкрен, ләкин нык хәрәкәтләр белән * киенә башлады. °-
— Син кая җыенасың?
— Кибеткә,— диде ул иренә карамыйча, чөнки күтәрелеп караса ул аның сытык чыраен, җәенке борынын күрүдән курка иде Әллә китә дип курыктыңмы?
— Китеп кая барасың? Кем сине колачын җәеп көтеп торсын Шул теге булса гына инде.
— Син коточкыч кеше икәнсең! — диде Фирдия һәм тагын, яшенә буылып, чыгып китте.
XI
Фирдиянең күңеле авыр минутларда һәрчак Разияга тартыла Ахирәте аны юатмый, кызганмый, ә күбесенчә әрләп ташлый иде Ә шулай да Разия гына бөтен тирәнлеге белән аңлый аның уй хисләрен
Менә хәзер дә башын кая куярга белмәгән Фирдия ахирәте янына китте.
... Фирдия икенче рюмкадан баш тарткач, Разия аны яңадан кыстап тормады һәм җиңелчә генә үзе эчеп җибәрде.
— Әйдә, мин сине бер терапевт белән таныштырам диде Разия, кәгазеннән арындырган шоколадлы конфетының яртысын кабып куйгач.— Чын мәгънәсендә интеллигент, кандидатский әзерли
— 11игә ул миңа?
— Йөрерсез.
Фирдиянең чынаяк күтәргән кулы ярты юлда туктап калды йөзендә аптырау
— Пичек? — диде ул анышмыйча
— Соң ничек йөриләр инде? Аның сөяркәсе булырсың Ул шулкадәр күп белә, бик итагатьле
Фирдия аптырап, күзләрен зур ачып ахирәтенә карады, чынаягын ирененә тидермичә өстәлгә кире куйды Аның кашлары күтәрелеп китте
— Ир өстеннән йөрергә кушасын бит син миңа!
Фирдяявен тавышын күтәреп, сон дәрәҗәдә гаҗәпләнеп һәм ничектер чирканып әйткән бу сүзләренә каршы, Разия тыныч кына сөйли башлады.
— Нигә? Әллә синнән-миннән генә калырмы,— диде ул исе китмәгән кыяфәттә — Элек тә йөргәннәр, хәзер дә кимен куймыйлар, бездән соңгылар барыбыздан да уздырачак әле. Әнә, кайсыдыр илдә ир өстеннән йөргән хатынны асып үтерәләр икән. Ана карап, туктыйлар дип уйлыйсыңмы? Булмаганны. Ә бездә аны тыя торган бернинди закон юк Кире сенчә, бөтен закон хатын-кыз яклы хәзер. Әгәр берәрсе, ирем эчә, кыйный, дип жалоба белән барса, шундук унбиш тәүлек чәпиләр. Ә ир шулай дип барса — көләләр. Так что курыкма.
Бу кадәресен генә Фирдия белә иде, әлбәттә. Ул да бит айдан төшмәгән. Кеше йөргән сукмактан йөри, кеше яшәгән зур йортта тора. Нинди п нә хәлләрнең шаһиты булмыйсың да, нинди генә могҗизалар ишетмисең. Хатын-кызга хокуклар артык күп бирелде, таләп кимеде шикелле. Анысы хак. Ләкин аңа карап бөтенесен бер калыптан сөреп булмый бит Күпчелек хатын кыз яхшы ана. тугрылыклы тормыш иптәше, эштә — үрнәк. Ләкин, кызганычка каршы, Разияның сүзләрендә дә хаклык бар бит. Шулай да бу мәсьәлә үзенә килеп кагылгач, Фирдия аяк терәп бәхәсләшергә, үзен якларга әзер иде. Чөнки ул ахирәте әйткәнне башына сыйдыра алмый иде.
— Ә намус, оят?
— Фи . — диде Разия, бот чабып көлгән авыл хатыннары сыман кул селтәп Әнә минем Мәскәүдәге апа әйтә: иренә тугрылыклы хатынны хәзер бер мәхлуккә саныйлар, ди. Андыйлар бармак белән генә санарлык, ди.
— Белмим тагы,— диде Фирдия иңнәрен сикертеп. — Минем дә бер- c.. үскән иптәш кызым Мәскәүдә тора. Кунакка кайткач, ел саен авылда очрашабыз, бер дә андый нәрсә сөйләгәне булмады.
— Аны теләсә кемгә әйтмиләр инде.
Фирдиянең уенча, Разия аның үзен дә бер мәхлуккә саный иде шикелле Дөрес, ул аны теле белән әйтми, сиздермәскә тырыша, ләкин үз- үзен өстен куярга тырышуда, кинаяле сүзләрендә, алар артында яшеренгән мәгънәләрдә, бүтәннәр турында сөйләгән булып, вакыт-вакыт суктырып куюында шул чагыла түгелме соң?
Фирдиянен күзәткәне бар: ир-атны татып караган уналты-унжиде яшьлек кызлар үз яшьтәшләренә түбәнсетеп карыйлар, аларны бала- чагага саныйлар. Чөнки «иртә өлгергәннәр»гә иптәшләре белмәгән серләр, алар татымаган ләззәтләр билгеле һәм алар үзләрен зурга санап, бүтәннәргә кызганыч бер бәндәләр итеп карыйлар. Бу аларны иптәшләре каршында үстереп җибәргән кебек була Ләкин бу беренче карашка. тыштан гына шулай, чөнки бу тышкы ялтыравык кабырчык кына Эчтән исә алар һәр даим ут йотып, кара көеп йөриләр. Чөнки әти-әни- ләре сизүе, эшнең тирәнгә китүе һәм алар теләмәгән нәтиҗә килеп чы гуы бар Барыбер ул кызларны алдагы билгесезлек куркыта. Алар хәтта ир-атны тиешлесеннән артык якын җибәрмәгән кызлардан көнләшәләр дә. Ләкин монысы беркайчан да тышка бәреп чыкмый.
Фирдиянең бу уйлары үзенә кагылмый, чөнки ул ир-атны соңрак, бөтен кылган гамәлләрен аңлы рәвештә эшләрлек һәм аларга үзе җавап бирерлек яшьтә белде Марат аның беренче һәм мәңге онытылмас мә- хәббәте иде Моның өчен үкенү беркайчан да булмаячак. Шуңа күрә Фирдия үзен «кайберәүләр» белән бутамаска, аларга тиңләмәскә тыры ша Ә менә хәзер Разия Фирдиягә үз каланчасыннан торып карый ши келле чөнки ул инде оят. намус дигән төшенчәләрдән ерак тора Ул аларга карап кына эшлисе эшен ярты юлда калдыра торган җебегән хатын түгел Аның өчен тормышны алып барырга, ләззәт алыр өчен.
яки тормышта кирәге чыгардай кем белән булса да багланышка керү кирәк икән бернинди киртә юк. Әйе, Разия өчен шулай, ә Фирдиягә ничек? ’
Юк. мин алай булдыра алмас идем,— диде ул өстәл яныннан кузгалып.
Разия да урыныннан торды Бөтен савыт-сабаны раковинага ташла- ♦ ды да, ахирәтен култыклап, бүлмәгә чыкты. э
— Утыр,— диде ул һәм тәкәллефсез генә элеп алып китте. - Алай- *
са яшә инде шул гыйбадын белән, мүкләнеп беткәнче Кара инде бу ' күлмәгеңне. Каян алдың моны? ' *
— Туган көнемә алып кайтып бирде,— диде Фирдия һәм, ни булган, Э дигәндәй өс-башына карап алды.
— Сал, ташла чүплеккә. Моның модасы әллә кайчан үтте бит инде, о
Разия ахирәтенең хәтере калыр дип тә уйламады, һәм дөрес эшли, ф чөнки Фирдия үз хәлен аз-маз аңлый иде
— Яхшы түгел ~
— Яхшы түгел, яхшы түгел, имеш,— диде Разия аны бала-чагадай < үчекләп - Оятк намус, имеш. Төкер барысына Ә, беләсеңме нәрсә? £
— Нәрсә? ж
— Аерыл л
Фирдия куркынып ахирәтенә карады «Каян белә ул минем күңелем £ дә ни барын, минем шул чиккә җиткәнемне һәм бу турыда киңәш сорар әчеп килүемне? Сизенде микәнни?» ♦
— Аннары? о.
Минем шикелле яшәрсең.
— Ничек?
Берәр дәрәҗәле кешенең сөяркәсе булырсың Әнә минем Василий Михайловичның бик якын дусты бар Әле карт түгел, алар икесе бер чама - илле тирәсендә.
Фирдии ахирәтенең тормышын яхшы белә иде Разня ире белән аерылышты, дөресрәге, ирен куып чыгарды Бер бүлмәле фатирда баласы белән генә яши. Зур бер оешмада баш инженер булып эшләүче Василий Михайловичның сөяркәсе икәнен үзе дә яшерми, туган көненә, бәйрәмнәргә ул алып биргән әйберләрне Фирдиягә күрсәтә. Василий Михайлович аңа иң әүвәл танышу истәлеге итеп алтын чылбырлы гәрәбә кулон бүләк иткән, аннары асыл ташлы йөзек, әле күптән түгел генә тун дубленка белән сөендергән Фирдия, бу бүләкләргә акча каян юнәтә соң ул. дип сорагач, Разия анысын да яшереп тормалы Василий Михайлович квартал саен рационализаторлык тәкьдиме бирә, я кемнәр белендер өлешкә керә икән Ә аның өчен күпме акча алуын хатыны белми, ди. Премияләрен дә тулысынча өенә кайтармый, күрәсең Менә шулай яши хәзер Разия Исерек ирнең көен көйләп тә чнл шми, иргә дә аптырамый Фирдия кебек, оят. намус, дип тә борчылмый Әле Василий Михайловичтан башка кешесе дә бар. анысы бер яшь врач. Әйе. әллә нишләбрәк киттек Кем ничек булдыра ала. шулай тормышка яраклаша. Кыскасы, кемнең кулында шуның авызында Василий Михайлович кебекләр кул озайта, алдаша, кечерәкләре алардан калышмаска тыры ша Хөкүмәт кесәсе белән үз кесәсен бутаучылар күбәеп китте Ул ма шиналарны үз йомышына чаптыруга гажәпкә калырлык Хәтта трактор, экскаватор кебек нәрсәләрне дә бәләкәй арба урынына үз хужалыкла- рында йөртәләр. Үз күзләре белән күрмәсә, Фирдия моңа ышанмас та иде Алар дачасыннан ерак түгел сазлык урын бар иде. Шунда икс атна буе экскаватор, трактор, үзбушаткыч машиналар китертеп, балчык ташыдылар, жнр тигезләделәр һәм бер ай эчендә икешәр катлы ике йорг калкып чыкты Андыйлар бернидән чирканмый, ж.ан газабы дигән нәрсә юк нәрсә Алар беркемнән курыкмый Кемнәр алар3 Ерак йөрисе юк Фнрдня ахирәтенең концерт заллары кебек бөтен шартын китереп
бизәлгән бүлмәсенә күз салды Разияның иснә ике көндә ремонт ясап чыктылар Материалы да буш, осталарына да түләнмәде, хәтта көндез кайтып төшке аш та ашатмады Барысын да Василий Михайлович җайлаган, үзе оештырып та йөрмәгән, шалтыраткан гына. Ә Фирдия ике атна чиләнде ул ремонт дигәннәре белән. Сәлим көн-төн эштә, өйдә булса да аннан ни он, ни йон — исерек Ашый да ята, тора да чыгып китә Ярар инде, узган эшкә салават, ерып чыкты Фирдия Анысына 1ыпа түзәргә була, кулы череп акмаган Ике-өч елсыз кыл кыймылда-тасы юк Ә менә өйгә. Сәлим янына кайтып керүе бер әмәлгә әйләнде бит. Менә анысына ничек түзәргә?
Элек Фирдия ире эштән кайтуын көтеп ала, пошкыра-пошкыра бил тиңентен юынганын, ухылдый-ухылдый йөнтәс сөлге белән сөртенгәнен елмаеп күзәтә, йөгерә-йөгерә ашарга әзерли һәм иренең шаптыр-шоптыр ашавын карап утыра иде. Туйгач, юрамалый гына бит сыпырып куюын. бөтен гәүдәсе белән сискәнеп кикерүен дә гаепкә санамый, киресенчә, авыр хезмәттән арып кайткан кешенең хак эше кебек кабул итә иде Ә хәзер аның бу гадәтләре Фирдиянең жан ачуларын чыгара, ул иренен һәр кыланышыннан кимчелек таба. Юк, бу явыз хатынның юаш иренә ачуы килүдән, яисә гаеп эзләүдән килми, бу ничектер Фирдиянең үзенә дә аңлашылмаган халәт. Ире мышный-мышный янына килеп ятуга ук Фирдия табага ташлаган борчак кебек куырылып куя, инәләрен кабарткан керпегә әйләнә. Сәлим түшәм җимерердәй гырлый башласа дерт итеп уяна Элеккеге үзара аңлашу, якынлыкның эзе дә калмады. Менә монысына ничек түзәргә? Бу хәлләр, кайры астында агач кимергән корт кебек, Фирдиягә тынгы бирми, аны һәр даим бимазалап тора.
— Ж,аның тыныч булыр, диде Разия үзенең әңгәмәсен дәвам итәргә теләп.
Фирдия, уйларыннан арына алмыйча, башын күтәреп, сагыш тулы коңгырт күзләрен аңа төбәде
— Нәрсә?
Василий Михайловичның дусты турында сөйлим, бит.— диде Разия һәм ахирәтенең мәрткә киткәндәй оешып утыруыннан көлде. — Вакытында килер, вакытында китәр Көн-озын ирең кебек карачкыдай каршыңда басып тормас, туйдырып бетермәс. Аның сасы күлмәк-ыштанын. каткан оекбашларын юып та кул итең ашалмас. Ирек, хөррият, элеккеләр әйтмешли
Фирдия Разияның авыз ерып көлүен хупламыйча, башы түнгән кешедәй сорап куйды
— Ә бала? Аңа бит ата кирәк!
— Үсә ул, аптырама йөргәнеңне бик сиздермәссең. Балаң барында килмәс Я үзенә берәр фатир табарга кушарсың. Аена ун-унбиш сум түләп торса, любой карчык риза була. Атнага бер-ике көн фәлән сәгатькә, дип килешәсең. Шито-крыто
Фирдия Разияга карап утыра башлады Туктале, бу аның ахирәтеме соң? Каян килгән дөньяга мондый караш. Элек ул болай фикер йөртми иде бит. Ничек оялмый ул шулай эшләргә. Моны бит хәтта сөйләве дә уңайсыз, ә ул тып-тыныч Кем баласы соң бу? Кайда туып, кайда үскән? Бу бит гади авыл кызы иде. Ә хәзер әнә ничек үзгәрде, әллә нинди ту1- га язмаган нәрсәләр сөйли. Үзе генә түгел, ахирәтен дә шуңа өнди. Ничек оялмый ул? Үзенең шул бозыклыкларын тәкъдим итәргә ничек җөрьәт итә. Ничек теле әйләнә шулай сөйләргә.
Туктале, Фирдия, алай шелтәләргә ашыкма, катгый хөкем чыгарма Болай өстән-өстән генә уйлавы жиңел ул. Ә синең уйлаганың бармы Разия ничек шул хәлгә төшкән? Кем, нәрсә аны мәжбүр иткән? Шулары турында уйла Исерек иренең көен көйләп ике ел интеккәнен дә исеңә төшер. Ул аны тик торганнан түгел, ә үзәгенә үткәнгә куып чыгарды бит. Башка якларын да уйла Ирсез хатын ничек дөнья көтсен Ә. гому
мән, түбәнлекме ул Разияның бүгенге хәле, әллә тормышка яраклаш) мы? Ә бәлки Разия үзе дә бу тормышыннан канәгать түгелдер Бәлки ул тыштан гына шат күренәдер, эчтән кара көеп йөридер Әллә аңа рәхәттерме ялгыз төннәр үткәрүе, бер ялгызы урамнарда йөрүе Үз ире булса, ул аны култыклап кайларга бармас иде! Ә болай кача-поса, кеше өлешенә кереп, ул боларны сизмиме әллә? Сизәдер Ни әйтсәң дә ♦ шул бер сүз инде ул. Элек-электән, алты улың булганчы, аксак ирен = булсачы дигәннәр түгелме соң? Разиянын болай көр күңелле күренергә “ тырышуы көчсезлеген яшерү өчен сәбәп кенә түгелме? Ә нигә ул Фир- * дияне дә үз ызанына этәрмәкче була? Фирдияне үзе кебек яшәргә өн- ц дәве бәлки ялгызы гына алай яшәмәскә теләүдәндер, башкалар да шу- 3 лай яшәсә, аңа үз-үзен аклавы җиңелрәктер
Фирдия кыяр-кыймас сорап куйды.
— Син бүтән кияүгә чыкмыйсыңмы? ♦
— Юк. X
— Гомерең буе шулай Василий Михайловичның сөяркәсе булып < яшәрсеңмени?
— Юләр, биш-алты елдан комы коелып бетә ич аның,—диде Разня ж
һәм кычкырып көлеп җибәрде — Курыкма, алыштырырбыз л
һич тартынмыйча әйтелгән бу сүзләрне ишеткәч, Фирдия бөтенләй < төшенкелеккә бирелде, һәм кызганулы караш белән ахирәтенә карап * утырды <Ә син үзеңне озакка чыдармын дип уйлыйсыңмы? Ун-унбиш * елдан таушалып, син үзең дә шул картлар хәлендә калмассыңмы? Ул =• чагында кемгә синең кирәгең калыр микән? Әллә шуны сизенеп, алда кое булмаячагын белгән юлчы кебек су эчеп калырга, хәзер яшәп калырга ашыгасыңмы?» Аннары Фирдия затлы өй җиһазларына каршын дагы ялтыравыклы «стенка»га, идәнгә җәелгән һәм софа турына эленгән йомшак, күзне иркәләп торган эре чәчәкле келәмнәргә, төсле теле визорга, шарсыман түгәрәк хрусталь люстрага карап сокланды Кем ул Разня? Министр да. академик та түгел — гади бер лаборантка Ә яны на кемнәр генә килми. Азык-төлек кибетенә керсә, әтисе исемен дә кушып, зурлап дәшәләр, башка җнрдә дә танышлары җитәрлек Эшендә дә аңа исеме, атасының исеме белән мөрәҗәгать итәләр, ә Фирдиянең мөдир була торып та андый бәхеткә ирешә алганы юк Дөресрәге, аның моны таләп иткәне дә, теләгәне дә юк Хезмәттәшләре үзләре белеп дәшмәгәч, ул ни әйтсен инде. Ә нигә соң Раэняга шулай дәшәләр? Хөрмәт ул сорап алына торган әйбер түгел бит.
Ә Разияның кигән киеме — зәңгәр джинси, кара күн куртка һәм мәсе импортный, берсе дә кибет киштәләрен сыгылдырып дымланып күгәреп ята торган әйберләр түгел Ә синең нәрсә? Акчаң юкмы әллә? Бар. Тик әйберен табып булмый. Теләмисең дә. чөнки зәвыгың үзгәрде, югалды Менә шулай тора эшләр. Фирдия ханым, шулай Кешегә тиз генә ярлык тагарга ашыкма. Ә бәлки синең үзеңә дә Разня кебек яшәргәдер Син барыбер элеккечә яши алмыйсың бит инде Монда нскитәр лск берни дә юк шикелле Юк, юк Күңеле ятмый намусы күтәрми Ә ничек яшәргә соң? Туктале, ә НИРО Сәлим белән яшәгән чордан хәтер гә гел караңгы уйлар, ятышсыз вакыйгалар гына килә3 Бер дә якты ха тирәләр, сагынып искә алырдай минутлар юкмыни соң’ Бар иде бит Авылга сабантуйга кайтулар... Бер елны Сәлимнәргә булса, икенчесендә Фирдиянең туган авылына, Сарман якларына кайталар иде. Сабантуй карагач, елга буена төшәләр, шунда балык шулпасы пешерәләр, күңелле итеп җырлап утыралар, бииләр иде Әйе. барысы да истә Көз лектә, сугым вакытында да икс якка да чакыралар иде Анда да. сабантуй чорындагы шикелле туган-тумача җыела иде Әйе, булды андый рәхәт чаклар да Ләкин мичкәле балга бер кашык дегет салган шикелле тагын шул бер хәл кабатлана Сәлим һәрвакыт эчеп исерә, теләсә ни
сөйләнеп, мәҗлеснең ямен җибәрә иде Фирдияләрдә аңа сүз әйтүче юк, чөнки кияү—кадерле кеше. Ә үз ягында туганнары белән телгә килешкән чаклары да булгалады. Уйлана торгач, туристик путевка белән Севастопольгә баруы да Фирдиянең исенә төште Әйе, Сәлим аны берсүзсез җибәрде. Ләкин кайткач, хатынының ике конвертка шыплап тутырылган карточкаларына, төрледән-төрле значок, открытка һәм сувенирларына карап мыскыллы елмайды, башын чайкады «Бүтән хатын нар чүпрәк, йорт кирәге карагандыр әле, ә син...» Фирдиянең үзенә дә уңайсыз булып киткән иде ул минутларда. Менә шулай, ни генә исенә төшсә дә. кояшлы көнне артыңнан калмаган күләгә кебек, һәр якты хатирә кара буяулар белән каплана да куя. Әгәр бөтен гомер шулай узса? Искә алып сөйләрдәй якты көнең, бәйрәмең... тормышың булмасын инде. һәм Фирдияне күптән борчыган, ләкин әле моңарчы куып җибәрелгән уй котылгысыз чарага әйләнде мени? Ничек очына чыгасы да, ничек төгәл җавап табасы бу меңләгән сорауларга.
Фирдия сәгатенә карап алды.
— И-и, озакладым, ахры.
— Кая ашыгасың, утыр.
— Кузгалыйм инде. Рәхмәт, эчләрем бушап китте,— диде Фирдия боек кына.
Чынында исә аның күңеле һаман төшенке, иңнәренә авырлык кына өстәлде кебек. Разия ахирәтен озата чыкты.
— Шалтырат.
— Ярар.— диде Фирдия баскычтан төшеп барышлый.
Ул урамга чыкты. Нигәдер бу йортта да юаныч таба алмады. Элек Разия яныннан канатланып чыгып китә, ахирәтенең күтәренке рухы ана бик тиз күчә иде. Ә хәзер... Фирдия үзен күтәрәмгә калган ат хәлендә тойды. Ул авыр атлап, барысы да бер төстәге йортлар арасына кереп китте.
XII
Хөкем залы.
Фирдия башын түбән иеп, нидер сөйләгәннәрен тыңлап утыра. Ләкин ул сүзләрне ишетми, чөнки күңел түрендәге сагыш, ризасызлык берөзлексез аны борчып тора һәм ул ирексездән үз уйларына чума. «Нигә соң безнең гаилә тормышы барып чыкмады? Нәрсә җитмәде? Гаиләне ныгытучы бала, ул да бар, матди яктан да мохтаҗлык кичермәделәр. сабырсызлыкта да гаепләп булмый шикелле. Ә нигә соң без корган куыш ишелде? Нишләргә кирәк иде соң? Янгын вакытында кешеләр нишли? Утны сүндерәләр. Нигә? Мөлкәтне саклап калу өчен. Ә гаилә шул ук мөлкәт, ил байлыгы түгелмени? Мин генәме хәзер аерылышучы йөзләгән, меңләгән һәр яңа гаиләнең бик аз дигәндә өчтән бере таркала. Өч ай торганнарның холык туры килми Өч ел бер түбә астында яшәгәннәр дә бер-береннән читләшә, унөч ел гаилә арбасын бергә тартканнарның да аты кәҗәләнә башлый, камыт баулары өзедә. аркалыклары чәбәләнә, дилбегәләр тәгәрмәчкә урала һәм арбаның асты өскә, бөтен нәрсә пыран-заран килә...
Алтынны, асылташны табуы бик авыр, ләкин аны кулда тотуы, саклавы тагын да кыенрак. Шулай да саклыйлар, бик кадерләп базларда, сейфларда тоталар. Ә гаилә шул ук асылташ түгелмени? Аның бәясе очсызракмыни? Бәлки алтыннан да кыйммәттер. Кайберәүләр судка да барып тормыйлар, хат аша гына аерылышалар...»
Фирдия үзе хөкем залында утырып, хакимнең соңгы карарны укуын гыңласа да. күңеле кемнәр беләндер бәхәсләшә, даулаша иде.
Менә бетте. Хакимнәр үз сүзен төгәлләде Фирдиягә чыгып китсә дә була. Ә нигә соң аякларына гер таккан кебек, иңен көянтә-чиләк баскандай, урыныннан кузгала алмый. Шулай да Фирдия бөтен көчен җыйды һәм, торып, урамга чыкты
Сәлим баскыч төбендә аны көтә икән, янәшә атлады Бераздан туктадылар Чит кешеләрдәй, ара калдырып, кара-каршы бастылар. Сөи- ♦ ләшер сүз дә юк кебек. Тирә-юньдә игътибарны җәлеп итәр нәрсә дә = күренми, суд бинасы каршындагы бакчада тынлык хөкем сөрә Тар эс- “ кәмиядә ике пенсионер карт бөкерәеп шахмат уйнап утыралар Ком си- * белгән аллеядан култыклашып карт белән карчык килә Аларның кием * нәре генә түгел, хәтта йөзләре дә бер-беренә охшаш: икесе дә эшләпә | һәм озын җәйге пальтодан, җыерчыклы аксыл битләренә ямь өстәп 2 күзлек пыялалары ялтырый. Картның сул кулында юка гына кнтап. ул * әледән-әле аңа ишарәләп, әкрен генә нәрсәдер сөйли Ә көрән пирчәткә * кигән карчыгы уң кулына җайлап нәзек сары каеш ураган, алларын- _ нан бәләкәй генә чандыр эт уйнаклап бара
... Сүзне Сәлим башлады
— Ярар, анасы, бигайбә. Төрле чак булгандыр, яманлык белән искә £
алма. *
— Сау бул.
— Кызны обижать иттермә. <
— Килгәлә.
— Бәлкем. . Нишлисең бит шулай килеп чыккач Әйткән иде аны ® абый, буең җитмәстәйгә кулыңны сузма, дигән иде Хак булды.
— Кузгатмыйк инде.
— Әйе. Ни, анасы... дачаны синең исемгә яздырасы булыр инде диде Сәлим юаш кына — Фатир да баш-аягы белән сезгә калыр
— Бүлик.
— Кирәкми. Мин ир кеше бит, жае чыгар әле. Хәзергә училищеда кунам. Хәлимә белән сиңа калсын. Машинаны саткач, квартир хакын түләп бетерерлек акча да бирермен.
Фирдия аптырап калды. Ничек алай була соң инде бу? Ире, дөресрәге, элеккеге ире (ә алай әйтергә Фирдиянең теле әйләнми иде әле) үзе бернисез кала түгелме соң? Фирдия үзен кеше талаучы сыйфатында хис итте Җитмәсә Сәлим алимент та түләячәк Фирдия судка гариза биргәч тә өйдән чыгып киткән иде ире Фирдия аны үпкәләп, я ачу итеп берәр элек йөргән нәрсәсе янына киткән дип уйлаган иде, баксаң Ни гәдер күңеле әрнеп, елыйсы килеп китте Ирен кызгануымы бу. әллә Намусы тыныч түгелме?
— Алай булгач өй җиһазларын алып кит
Сәлим кечкенә күзләрен зур итеп ачып, хатынына карады «Ни бергә торып, мине аңлый алмадыңмыни син? — дия иде аның күз карашы.— Мин бит сезнең өчен, сезгә рәхәт булсын өчен тырыштым Сез булмагач, ул әйберләрнең миңа ни хаҗәте бар соң?»
Сәлим, башын түбән иеп, олы ботинкалары белән салмак атлап, ки тел барды. Фирдия аның киң аркасына, сары чәчле зур башына карап секунд эчендә каршылыклы бик күп уйлар кичерде һәм ире ана бик кызганыч тоелды Фирдия аны куып җитеп, я булмаса эндәшеп, бары сы өчен гафу үтенүдән, ирен кичерүдән үзен чак кына тыеп калды У.ч көчкә урынында басып торган хәлдә иренең киң җилкәсе юл читендә горган машина артында югалгач кына бераз тынычланган төсле булды Чөнки аны кире борудан, аннан гафу үтенүдән ни файда? Тагын шул ук хәлләр кабатланмас дип, аны кем ышандыра ала5 Аерылды юллар Аерылды Сәлим монда да машинасы белән эш арасында гына килгән Әнә китеп тә бара. Бүтән вакытта җилдәй оча торган иске машинасы бүген авыру кешедәй әкрен кыймылдый, тәгәрмәчләре теләр теләмәс барган кешенең аяклары шикелле
Фирдия дә, бик кадерле нәрсәсен югалткан кешедәй, нәүмизләнеп, башын иеп, әкрен генә өенә таба юл алды. Ул хөкем бинасыннан шактый ерак китте, ләкин каршында Сәлим торган кебек һәм уйлары һаман элекке иренә барып тоташа. «Нигә миң аңа кияүгә чыктым? Кай ягы на кызыктым икән? Яше олы, аягында нык тора иде ул, фатир аласын да белдем. Ә нәрсәне белмәдем, уйламадым соң? Ике арада мәхәббәт югынмы? Анысын Разия әйтте: «Аптырама, тора башлагач килә ул. Ычкындырма, егете юаш күренә, муенчаклап алырсың да кулыңда биетеп тотарсың». Ә нигә алай булмады? Ярый, монысын калдырыйк Сәлим көн-төн эшләде, йорт өчен, безнең өчен тырышты. Ә мин үзем нишләдем? Аны үземә тиң итәргә, рухын күтәрер өчен барысын да эшләдемме? Нигә аның өчен көрәшмәдем? Кайбер хатыннар, балалары музыка мәктәбенә йөри башлагач, хәтта ноталар өйрәнәләр. Ә мин? Нигә аны укырга мәҗбүр итмәдем, театр-концертларга йөртмәдем? Киресенчә, үзем дә ул якка сукмакны оныттым». Авыр иде Фирдиягә боларнын барысын да уйлау. Ләкин уйлар дулкыны берөзлексез кага да кага.
Фирдия автобустан төште дә бераз вакыт җәяү кайтты Нигәдер авыр, ямансу. Ләкин кайта-кайта ул тынычлангандай булды. Иңеннән ниндидер авыр йөк төшкәндәй, бушанып, җиңеләеп калды. Ләкин бу җиңеләю аңа ләззәт бирми, киресенчә, нәрсәсендер югалткан кешедәй ул борчыла. Әллә каян күренеп торган биш катлы ак өйгә якынлашкан саен аның күңеле тынычсызлана барды Әнә урам тулы бала-чага: уйныйлар, шаяралар, чыр-чу киләләр. Әти белән әни кеше, нәниләрен ике кулыннан тотып, тәпи йөрергә өйрәтәләр. Йорт янына килеп туктаган өр яңа машинадан башта бала-чагалары, аннан хатыны белән ире чыкты Болар — бишенче катта торучылар Бакчадан кайттылар булса кирәк Кая карама, Фирдиянең йөрәгенә тоз салучы күренешләр.
Йорт буйлап бераз баргач, ул күтәрелеп, баеп баручы кояшка карады Бакыр табак кебек кояш өйлә}» арасында тора. Агачларда, йортларда, болытларда кояш нуры, шәүләләр. Ләкин аларда сары төс — сагыш төсмерләрен дә шәйләп була иде. Әйе, кояшның нурлары бүген сагышлы иде. Бәлки бу алай да түгелдер, ләкин күңеле моң белән тулы яшь хатын бүген башкача уйлый алмый иде.
1979 ел