Логотип Казан Утлары
Очерк

НЕФТЬКӘ ТАБАН

ишмә мәйданында иң алдынгы бораулау бригадалары да •сөртенеп» кала. Графикка керә алмый интегәләр. Геология шартлары катлаулы: бораулаганда җир ишелеп тешә, җир асты бушлыклары очрый, скважинадан су бәреп чыга Менә шушы мәкере өчен бораулаучылар аны «штраф мәйданы» дип йертәләр. Азнакай бораулау эшләре идарәсендә бу чы ганакның шушы якларын истә тотып, эзлекле бер тәртип урнаша: һәр бригада бу мәйданда елына бер скважина борауларга тиеш. Мондый тәртип керткәндә бәхәс килеп чы га. Кайчан борауларга: жәйме яки кышмы, язмы яки көз ме. ел башындамы, әллә азагындамы? Чишмә мәйданына күчкәндә бригаданың планнан тыш бораулаган берничә мең
метр скважинасы булса ярый әле. Ә алар булмаса? Әгәр бригаданы биредә ел ба шында ук эшләтә башласалар?
Социалистик Хезмәт Герое Матвей Гринь бригадасын монда ел башында китерергә тиеш түгелләр иде. Ченки коллективның Азнакай бораулаучыларыннан беренче булып яңача — скважиналарны агым ысулы белән тезүгә күчкән чагы СССР Нефть чыгару промышленностеның мәрхүм министры Валентин Дмитриевич Шашиниың Мәскәүдә бер киңәшмәдә әйткән сүзен бораулау мастерлары бүген дә яхшы хәтерлиләр: яңа ысулга күчү элеккеге «оҗмах тормышына* чик куярга тиеш. Чыннан да. бораулаучыларның җәннәттә яшәгән чаклары бар иде. Бораулаигаи һәр метр ечен көне сәгате белән эш хакы алалар. Скважина нефть бирәме-юкмы — бораулаучының моңа исе китми. Тик метрлар гына күбрәк булсын. Скважинаны бораулап бетергәч, бригада җиһазларын җыя да. метрлар артыннан куып, икенче урынга китеп бара. Соңыннан бригада отчетларында һәм рапортларында уннарча һәм йөзләрчә мең метр бораулаигаи җир калкып чыга. Тантаналы җыелышларда җитәкчеләр шушы метрлар белән Җир шарын ничә мәртәбә әйләнеп чыгарга була дип чагыштырып сөйләргә күнегеп китәләр.
Вакытында скважиналардан алынмыйча калган нефтьне төяп, шуның эшелон нары белән дә планетаны күпме урарга мөмкин ләбаса! Әмма бу хакта киңәшмәләр дә ләм-мим, ә андый скважиналар ул чакта тармакта тугыз мең исәпләнә иде. Дәүләт акчасын әрәм шәрәм итүгә, метрлар артыннан кууга чик куярга вакыт җитә. Министр әлеге проблема турында бораулау осталары белән ачыктан ачык һәм бик җитди итеп сөйләшә. Матвей Гринь дикъкать белән аны тыңлый, ә үзе ки ләчәк эше турында уйлый: «Кайтуга, агым ысулына тотынам. Искечә эшләү җитте Кешедән оят».
Азнакайда министрлыкта җитди сөйләшү булуын беләләр иде инде. Матвей Петровичка скважина бораулаганда нефть чыга башлаганчы эшләргә тәкъдим иттеләр. Гринь моңа әзер иде. Бригада членнары белән киңәште. Егетләрнең фикере аныкы белән теләктәш. Яңа эшкә беренче мәртәбә генә тотынулары түгел. Моңа кадәр сынатмадылар. Бу юлы эш нәрсә белән бетәр? Әмма Матвей Петрович, яңа ысулны Чишмә мәйданында үзләштерүгә керешәчәкләре турында әйткәч, егет- .'әр сүзсез генә бер-берләренә карашып алдылар. Берьюлы ике имтихан булмый. Агым ысулын башта гадәти мәйданда үзләштерергә кирәк, аннан карарбыз... Бригада членнары мастерга күз ташлыйлар. Ул җавап көтә, ә үзе хәйләкәр елмая. Аның елмаюында Гриньның ышанычы да. тәвәккәллеге дә, җилле чаялыгы да чагыла иде. Менә шушы сыйфатлары аны ничәмә-ничә тапкыр хезмәт батырлыгына өндәде. Гринь — җиңәргә өйрәнгән кеше. Мастерның хезмәттәшләре белән сөйләшкәнче үк, начальство янында җитди сынауга ризалык бирүе ап-ачык иде.
«Алла каргаган» бу мәйданда эш башлау белән, көймә комга терәлеп кала. Гринь бригадасы яңа скважина бораулауга керешкән җирдә су бик күп булып чыга. Коралны җир астыннан күтәргәндә тозлы су бөтен буровойны баса. Торбаны борганда бораулаучылар салкын суда коеналар. Январь суыкларында киемгә боз ката, борылып та булмый.
Сулы катламны үтүләре була, көпшәк токымга килеп эләгәләр. Ул ишелеп, бораулау коралларын келәшчә белән эләктергән шикелле кысып ала. Гринь ишелә торган токымнарны үтүгә аеруча әһәмият бирә. Забойдан коралны алып, торба өстәргә, токым ишелгәнче, борау туктаган урынга яңадан төшеп җитәргә кирәк. Моны менә-менә шартларга торган күпердән чыгып калырга ашыгу белән генә чагыштырырга була.
Осталык бу юлы да үз сүзен әйтә. Бораулаучылар чокырлы-чакырлы юлдан асфальтка чыккан төсле булалар. Ләкин бөтен нәрсәне йота торган катламда юдыру сыекчасыз каласын да беләләр. Бу нинди тирәнлектә булыр? Көндезме, төнләме? Җир астындагы сер. Андый күңелсез хәл көтелгәндә, мастерга буровойдан китәргә ярамый. Вахтада яшь бораулаучы Сәгадәт Рамазанов. Аңа ярдәм кирәк.
Сәгадәтнең үзен генә калдырырга Гринь батырчылык итми. Башка коллективлар шактый алга киткән. Василий Шинкин егетләре, яңа елга кергәч, икенче меңне саный башладылар. Таһир Габдуллин бригадасы да узып китте.
Матвей бияләйләрен салды. Борауны әйләндерүче корыч штанганы капшап карады. Борау токымнар ваттыра. Индикатор угы кинәт, уңга борылып, югары күтәрелә башлады. Димәк, борау бушлыкка очраган, җир астында күктә асылынып калгандай булган. Өстәге сыекча ике-өч минут эчендә җир астына агып бетәчәк. Ә ул бораулаганда йөрәкнең тибүе өчен кан кирәк булган төсле таләп ителә.
Ул зонаны каплау өчен берничә көн үтте һәм бер генә метр да борауланмады. Башкалар. Гриньны узып, метрлар санын арттыра бара. Мастер, үзенең дулкынлануын белдермәскә тырышып, бораулаучыларын күзәтә, аларның фикерен беләсе килә. Мастерны ачуланалар булса кирәк. Бу мәйданга җөй көне килергә ярамаганмыни? Графиктан калу иң алдынгы бригадаларны да психологик яктан төшенкелеккә бирелдергәли. Егетләрнең ышанычын ничек саклап калырга? Мастерны әнә шул борчый. Сыекча агу юлын ябарбыз ябуын, ә эш алга китәрме соң? Яңадан шундый катламга эләксәк? Үзең күрмәгән «дошман» белән эш итүдән дә хәтәре юк.
Бораулаучы егет Илдус Батыршин мастерын беренче булып юата:
— Кайгырма, Петрович.
Гриньның йөзе яктырып китә. Батыршин артыннан бригада профоргы электрик Хадис Гайнуллин үз сүзен әйтә:
— Күр дә тор. Петрович, үз дигәнебезне итми калмабыз.
Ниһаять, бу мәкерле катламны үтеп китәләр. Сәгадәт Рамазанов шатлыгын кая куярга белми. Малайларга хас беркатлылык белән ул барчасы алдында ярып сала:
— Петрович, без дә борауламагач!..
Өстән тау төшкән кебек була. Ул төнне Гринь изелеп йоклый. Календарь февраль көннәрен саный башлаган була инде. Бер көн тыныч кына үтеп китә. Әмма ул озакка булмаган икән. Төн уртасында уяталар:
— Авария!
Вахтада Сәгадәт Рамазанов иде. «Бораулаган, ишкән ишәк чумарын». Борауны мең метр ярым тирәнлектәге забойда калдырган. Күбесе гаепнең егет естенә теткәнен белә. Рамазанов үзе дә акланырга теләми. Шушы очрактан соң. тормоз чыгырын ташлап китәргә карар итә. Гринь буровойга килгәч, ул мастерга күтәрелеп карарга да базмый. Хәзер, мөгаен аны бораулаучы ярдәмчесе итеп күчерерләр. ♦
— Гаеп анда түгел, егетләр. Начар сыйфатлы металл эләккән, — ди мастер. s
Матвей Гринь бригадасына койрыкта сөйрәлергә генә кала. Нефтьле катламга 2 юл салу өчен Грииьга бора ууы берничә кисәккә ватарга тәкъдим итәләр. Бу күп н вакыт сорый. Гринь тәкъдимне кире кага.
— Бораулау эзеннән читкә тайпылабыз.
Шактый тирәндә нефть ятмасына икенче эздән барырга берәүнең дә батырчылык g иткәне юк әле. Авышу почмагын кискен үзгәртү, ай-һай, яхшылыкка илтерме? 1 Нефтьле катламга барып җитмәвең ихтимал. Авышу почмагын кечерәк итеп алсаң, ф иске эзгә кайтуың бар. Авышу почмагын кечерәйтү өчен яңа эзне өстәнрәк борау- и лый башларга кирәк. Борауланган скважинаның кимендә 100 метрын цемент белән о тутырасы бар
Йөз метрдан озынрак цемент стаканы таш кебек каткач. Гринь тормозны үз ку- а лына ала. Борауны цемент өстенә утыртып, аңа аз-азлап кына кеч бирә башлый. < Яңабаштан бораулау, хирургларның операция ясавы кебек, саклык сорый. Врачлар операция ясаганда эшләрен үз күзләре белән күреп торсалар, бораулаучы s катламны мең метрлы торба аша җир астында «кисә». <
Элек бораулап үткәй ноктага ике тәүлек дигәндә барып җитәләр. Гринь бо- 2 рауны 15 тонна авырлык белән бастырып, тормозны бораулаучыга тоттыра.
— Шулай дәвам ит.
Икенче эз уйлаган юнәлештән китә. Матвей Петровичның тәвәккәллеге һәм осталыгы аркасында аварияне бетерү вакыты кими, бораулаучылар бик кадерле булган берничә көнне оталар, нефтьле катламга февраль ахырында төшеп җитәләр. Бүтән авария дә, катлаулы хәл дә килеп чыкмый. Ләкин кешегә үз күңеленең психологик киртәсен узып китүе кыен. Гадәттә бораулаучылар бер скважинаны тәмамлагач, бүтән урынга күчеп, яңаны бораулый башлыйлар. By урыннан бер тамчы нефть алынмаса да премпя бирелә. Яңа урында бораулап, метрлар исәбен саный башлау Гринь егетләренең дә канына сеңгән. Ә алар скважина нефть бирә башлаганчы үз эш урыннарында калырга тиеш.
Гринь бу киртәне алдан ул күргән иде. Министр үткәргән киңәшмәдән сон ук, мастер коллективны бу психологик каршылыкня үтәргә әзерли башлады. Егетләр яңа скважинаны нефть бирә башлаганчы борауларга риза булдылар. Тик бер нәрсә күздә тотылмаган. Чишмә мәйданында аларны күңелсез хәлләр көтәсен хәтердән чыгарганнар. Катлаулы шартларда бораулау бригаданы ахыргы урынга алып ташлый. Коллектив моңа күнекмәгән. Соңгы биш елда аның хезмәт даны Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен илдә шаулый. Беренчелек гел аның кулында.
Азнакай бораулау эшләре идарәсендәге яңалыклар соңыннан илнең башка бораулау предприятиеләрендә дә кулланыла. Ул әле дә шулай. Мондый хәл зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Иң алдынгы бригаданы ярышучыларның «койрыгына» бәйләсеннәр әле! Бораулау бригадалары арасында шундый фикер йөри: коллектив алга чыктымы, аның яхшы эшләве өчен бөтен шартлар булдырыла, һәм бу чыннан да шулай иде. Мондый фикер бригада намусына тап төшермәсен өчен. Гринь борауларга кыен булган Чишмә мәйданында күрә торып утка керергә риза була.
Бервакыт вокзалда бригадирлар бәхәсләшә. Матвей Петрович колагыма ятыш сыз сүзләр ишетелә:
— Гриньның көймәсе тәмам комга терәлде бугай...
Ул сагаеп кала. Моны һаман уртача эшләүче бригада җитәкчесе сөйли. Шул фикерне бригадада әйтсәләр? Шулай булып чыга да. Тәҗрибәле бораулаучылар дан берсе сорап куймасмы?
— Петрович, син Мәскәүдә ялгышмадыңмы соң?
Ничек кенә булмасын, скважинаны үзләштерергә егетләр теләп керешмиләр. Тиешле операцияләрне башкаргач, сынап карыйлар. Скважинаны су белән юдыралар. нефть агышына юл ачалар. Барысы да Гринь бригадасы членнары кулы белән беренче тапкыр эшләнә. Беренче мәртәбә булса да. билгеләнгән вакытта эшләргә өлгерәләр. Шулай булгач, үзең бораулаган скважинаны үзең үзләштерә аласың икән!
Иң мөһиме, иң кызыгы, беләсегез килсә, көлкелесе шул иде: инде ничәмә-ничә мең метрлар бораулаган өлкән бораулаучылар үзләре чыгарган нефтьне үз күзләре белән беренче мәртәбә күрәләр. Майлы, коңгырт-кара. каймак төсле сузылып агучы куе сыекча аларга кәгазьгә язылган һәртөрле актларга кул куюдан күбрәк тәэсир итә. Йөрәккә җиңел булып китә, күңелдә ташкындай көчле хисләр уяна. Моңа чаклы бораулаучының осталыгын билгели торган үлчәү берәмлекләре — тизлек тә. борауланган скважиналар саны да. җир эченә үтеп кергән метрлар да кинәт әһәмиятен җуя. Алар күп еллар дәвамында законлаштырылып лаексыз алынган эш хакында, премияләрдә һәм башка бүләкләрдә гаепләрен таныйлар. Ләкин монда аларның бернинди гаебе юк ич.
Бездә никтер бүгенге көннең мөһим мәсьәләләре үз вакытында чишелми. Турысын әйтик, эшкә хуҗаларча караш җитенкерәми. Агым ысулы белән беренче' скважинаны бораулап бетергәч, бу фикер Матвей Петрович башыннан тагын бер кат үтеп китә. Моннан 20 еллар чамасы элек шушы фикерне республикабызның яшьләр газеталары күтәреп чыккан иде. Ул чакта яшь мастер Александр Под- березный, геолог Василий Базин һәм нефть чыгаручылар бригадиры Юрий Корчагин скважиналар коруда агым ысулы кертү, вышканы корудан нефть килә башлауга кадәр бораулаучының контроле астында торырга тиеш дигән бурычны куялар. Бу вакыт эчендә күпме нефть акты инде. Әле ул елларда яшь бораулаучы Матвей бөтен йөрәге белән Подберезный фикерен куәтләгән иде.
Илленче елларда «Скважиналар эстафетасы» дип аталган тулы бер цикл белән бораулауны үзләштерергә нәрсә комачаулады соң? Төп производство куәтләрен үз вакытында хәрәкәткә китерү һәм табигый байлыктан тулы файдалану нәтиҗәсендә зур экономия вәгъдә иткән новаторлыкны тормышка ашыру юлында нәрсә киртә булды? Беренчедән, бораулаучылар моңа әзер түгел иде. Икенчедән, югары коммерческий тизлек артыннан кудылар. Бораулаучылар алдында зур дәрәҗә булып саналган бу ясалма күрсәткеч бораулау эшләрен оештыручы кайбер җитәкчеләрнең үзмаксатына әверелде, күп кенә рекордлар барлыкка китерде. Рекорд хакына бөтенесенә бардылар, аңа җентекләп әзерләнделәр. Нефтьсез рекордлар җиңел атлетларның финишы булмаган арада йөгерүенә охшаш мәгънәсез бер күренеш иде. Ләкин алар кирәк иде. Республикабызда нефть промышленносте үсешенең беренче чорында рекордлар «кара алтын» ятмаларын ачуны тизләтүдә тоткан рольләре белән акланалар. Шундый ук рекордлар белән бүген Төмән нефтьчеләре дә Себердәге нефть индустриясен үзләштерүдә моңа кадәр күрел мәгән үсешкә ирешәләр.
Мин рекордларга каршы түгел. Чын рекордлар, дистанциядәге кыен финишка каршылыклар аша тулы нәтиҗә белән килүче рекордлар ягында торам. Бу очрак та скважиналарны нефть чыгару белән тәмамлап куелган рекордларны хуплыйм.
Сүз уңаенда Төмән нефтьчеләре турында да әйтеп үтик. Көнбатыш Себер нефтьчеләре скважиналар төзүдә элек Татарстанда кулланылган агым ысулын үзләштерделәр. Ләкин рекорд артыннан куучылар, кирәгеннән артык мавыгып китеп, яңалыкка игътибар биреп җиткерә алмадылар. Нефтьле Көнбатыш Себер җирендә мондый күңелсез хәлне күрүе җиңел түгел. Себер җире гаять бай. Анда Татарстан нефтьчеләренә караганда берничә мәртәбә күбрәк бораулыйлар. Шулай булгач. «Нефть скважиналарын — агым ысулына!»—дип аталган тулы цикллы эшне тормышка ашырудан килә торган файда да берничә тапкыр артыграк, зуррак булыр иде. Илнең төп ике нефть районы булган Татарстан белән Төмән бо- раулаучыларының социалистик ярыш килешүенә кул *уелгач. нәтиҗәле эшкә юл ачылды. Ярыш илгә күпме файда китерер! Бу хакта без Матвей Петрович белән аның фатирында озаклап сөйләшеп утырдык. Мәсьәлә аны да дулкынландыра һәм борчый. Сөйләшүне Самотлорның бораулау мастерлары белән ярыш башлау
өчен вакыт җиткәнлеген раслау өчен китерәм. Тәҗрибәле мастер уй-фикерләрен түзмичә ачып сала:
— Выел Төмәнгә җыенган идем. Петров һәм Миронов бригадалары белән ярышны дәвам иттерергә дип. Формаль ярышны чын ярыш итү мәсьәләсен хәл итәсе иде. Кире уйладым, бармадым. Ник дип беләсең? Шартлар төрлечә — шуңа. Аида токымнар йомшак, борау бер төшерүдә йөзәр метр тишеп үтә. бораулауда * тизлек югары. Бер скважинаны бораулау өчен 4—5 борау да җитә.
Татарстан җирендә бер скважина бораулауга утызлап борау кирәк. Безнең < республикада токымнар Себердәгедән ун мәртәбә катырак. Шулай да андагы бер ф бригаданың ел буе бораулап үткән җире безиекеләрдән уртача ике тапкырдан да * артыграк. By Себернең кырыс климаты, бораулау бригадаларының базалардан £ ерак эшләве белән аңлатыла. Шушы нәрсәләрне искә алып һәм токымнарның £ катылыгын шартлы берәмлек белән үлчәсәк, ике райондагы бригадаларның да күрсәткечләре тигез. Татарстанда 10 метр скважина бораулау өчен никадәр хезмәт. осталык таләп ителсә. Себердә шуның кадәр көч белән 100 метр бораулый- ® лар. Татарстан бораулаучылары моңа кимсенми. Киресенчә, ерактагы хезмәттәш- с ләренең югары нәтиҗәләргә ирешүләренә шатланып яшиләр. Татарстаннан анда — килгән осталар Урал—Идел бассейнының катлаулы токымнарын бораулап тупла га и тәҗрибәләрен нефтьчеләргә бик теләп бирәләр. Ике регион нефтьчеләре « арасында социалистик ярышның акрын җәелүенә шушы шартлар да сәбәп. Кай п бер бригадаларның формаль социалистик ярыш килешүе исәпкә керми, әлбәттә. * Шунлыктан аларның йогынты көче дә Йомшак. -п
— Бүген төмәнлеләр белән ярыша алмавыбызның төп сәбәбе — күрсәткеч- ~ ләрнең төрлечә булуында.— дип сөйли Матвей Петрович.— Себер бораулаучылары ''кважиналарны ахырынача үзләштермиләр, продукция алуга ирешмиләр. Безнең арада социалистик ярыш ялкыны моңарчы да сүлпән иде. Хәзер ярышу бөтенләй мөмкин түгел. Үзегез уйлап карагыз: алар бер төбәктә 8—10 скважина бораулый. Соңгысын тәмамламыйча, промыселчылар ул участокларга якын да килә алмый. Үзләре дә үзләштерми, башкаларга да эшләрг^ мөмкинлек бирмиләр. Бу — дәү ләт акчасын кайчандыр безгә караганда да күбрәк әрәм-шәрәм итү ләбаса. Бер бригада бораулаган берничә скважина тик тора. Аларны вакытыннан элек борау лап бетергән өчен премиясен алганнар инде. Менә шуңа да мин Төмәнгә ярыш килешүе төзергә бармадым. Мондый эшкә кулым тартмый. Бригада егетләре дә хупламаган булыр иде.
Скважиналарның бөтенесе Чишмә мәйданындагы кебек авыр борауланмый. Җиңелрәкләре дә очрый, кыенраклары да булмый түгел. Грииь өчен ул да иң авыры иде. Хәер, чагыштырмача җиңел борауланганы да мастердан бөтен көчен һәм осталыгын сорый. Шулай эшләмәгәндә, нефтьле катламга юл никадәр такыр һәм якын булмасын, аңа барып җитә алмыйсың.
Күпләр Матвей Грииь уңышларын аның бай тәҗрибәсе белән аңлаталар. Әйе ул бөтен хезмәт тормышын диярлек бораулау эшенә багышлады Михаил Пет рович эшкә дизелист булып тотынган иде. Абыйсының һәр хәрәкәтен күзәтте. Михаил эштә бер секундны да югалтмау өчен дизель моторының төгәл ритмын тәэмин итәргә тырыша иде. Ул елларда аның күңелен бораулау тормозында тору, аннан абыйсы кебек танылган мастер булу хыялы били. Ул эштә тоткан дәрә җөсе белән генә түгел, профессиональ осталыгы ягыинан да чын мастер булу турында хыяллана. Матвейны Василий Ермаков бригадасына күчерәләр. Илленче елларда Ермаков егетләре Михаил Грииь бригадасы үкчәсенә басып килә. Берен чо сменада ук мастер Матвейда өлкән Грииь оеткысы күрә. Берәр атна үткәч Матвей Василий Ермаковның эш һәм бригадага җитәкчелек итү алымнарын тик шерсп чыга. Үз коллективының абыйсы бригадасы кебек уңышларга ирешә ала чагын тоя. By абыйлыэиеле бораулаучыларның рәсмиләштерелгән ярышы төсен ала. Аерма шунда гына: Михаил — бригадага. Матвей вахтага җитәкчелек итә Абыйсын Ермаков белән чагыштырып. Матвей үзенчә фикер йөртә: «Әйтик Михаилның иҗади акылына Ермаковның оештыру көчен өстәсәң. Михаил Пет роннчның новаторлык рухын, кыюлыгын һәм тәвәккәллеген Василий Иосифовичның
производстводагы югары культурасына кушсаң. .» Шушы ике останың уңай сыйфатларын үзендә ТУПЛЫЙ алучы һәм бу кешеләрне бик әйбәт белүче генә танылган мастер була ала. һәм ул кеше кече Гринь була.
Матвей Петрович егерме ел эшюү дәверендә, абыйсы һәм остазы тәҗрибәләрен өйрәнеп һәм кулланып, бораулау эшенең нл күләмендә танылган чын мастеры дә рәҗәсенә үсә. Азнакай бораулау эшләре идарәсе бригадаларының социалистик ярыш исемлегендә Гриньнар фамилиясе берничә ел рәттән тора Алтмышынчы еллар уртасында Матвей Гринь егетләре үзләреннән алга Михаил Гринь бригадасын гына уздырып. Азнакай бораулаучылары ярышында нкенче урында баралар. Михаил Гринь икенче эшкә күчкәч. Матвей Гринь ярышучылар исемлегенең беренче юлына күтәрелә
Хезмәттә ирешкән казанышлары, социалистик ярыш оештыруда инициатива күрсәтүе производство куәтләрен вакытыннан элек үзләштерүе һәм аларны тулы көченә файдалануы, эшчеләр һәм белгечләрнең иҗади дуслыгын ныгытуга керткән елеше өчен бораулау мастеры Матвей Петрович Гриньга КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы карары белән 1977 елны СССР Дәүләт премиясе бирелә. Новаторның иҗади эше. оештыру сәләте һәм таланты ил күләмендә таныла.
Мин Матвей Гринь турында язганда абыйсының эшенә очраклы рәвештә генә j «чалмыйм. Туган-тумачалыктан чыгып түгел, әлбәттә. Чөнки абыйлы-энеле мастерларның яңалыкка омтылуы ярылып ята, нефть промышленностен үстерүгә керткән өлешләре чиксез зур. Социалистик ярыштп осталыкка өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм зны илнең башка нефть районнарында куллануда Гриньнарның зур бер мәктәбе барлыкка килде. Ул бүген яңа буын вәкилләренә бораулау эше серләрен и>рәкрэк өйрәтүдә ачык дәресләр бирә.
Бер чрыпда чагыштырмача җңңел бора улана ’орган скважиналар турында ис- кәоткән идем. Бу җиңеллек Матвей Петровичның сәләте һәм таланты белән тәэмин ителә. Бригаданы оста җитәкләмәсә. һәр скважина Чишмә мәйданындагы беренчесе кебек каты чикләвек булыр иде. Һәр скважинаны бораулаганда туган кыенлыкларны мастер үзе генә белә.
Бертуган Гриньяарның алдынгы тәҗрибә мәктәбе программасы белән танышам. Бер нәрсә күзгә бик ачык ташлана: өлкән Петрович рецепты белән бораулауда кул лпныла торган измә әзерләү ысулы. Ул аңа зур игътибар бирә, скважинаны уңышлы бораулауның төп серен измә сыйфатыннан күрә.
— Тиз һәм яхшы борауларга телисең икән, изм» әзерләүгә көчеңне һәм вакытыңны кызганма — дип өйрәтә Михаил Петрович.
Хәзер, катлаулы шартларда скважиналар бораулаганда өстәмә кыеклыклар килеп чыкмасын өчен, яшь мастерлар аның бу эшлекле тәкъдимен эштә кулланма итеп алалар. Измә әзерләүне, аш пешергән төсле, үзләре карап тора. Аның яхшы булуы катлаулы геология кыенлыкларны җиңү белән генә чикләнми, агым ысулы белән эшләп, скважиналар үзләштерүгә дә уңай йогынты ясый
Конструкторлар Матвей Гринь коллективына бораулауда куллану өчен иҗат ителгән яңа техниканы сынау бурычын йоклнләр. Шул вакытта мин уйлап куйдым: моннан утыз ел элек Кырым-Сарай мәйданында оазведка эшләре барганда бу осталар күпме яңалыкны кулларыннан үткәрделәр икән?! Санап бетерүе кыен. Әмма • айберләрзн әйтмичә булмый. Турбобурлар, чыгырлар, насослар, камилләшкән бораулар төрле диаметрлы кораллар, изм» әзерләүнең яңа алымнары. Боларкың ба рысына да республикабыз һәм илебез нефтьчеләренең көндәлек эшендә куллануга фатиханы Гриньнар бпрде. Соңгысы ил бораулаучылары алдына КПССның XXV съезды куйган бурычларны -уңышлы үтәүдә ярдәм итәчәк техниканың яраклылыгын ачыклау Съезд карарларында универсаль бораулау установкалары, яңа тип бораулар һәм абой двигательләре, юдыру сыекчалары, үтә чыдам торбалар кулла- ну. эшне оештыруны яхшырту нәтиҗәсендә скважиналар төзү вакытын 25-30 про центка киметү кирәклеге кү-рсәтелде.
Матвей Петрович винтлы двигательләр ярдәмендә эшләүче яңа бораулар, үтә чыдам алюминий торбалар турында күптән ишеткән иде. Бораулаучылар алар- "ы тугызынчы бишьеллыкта ук көттеләр. Конструкторлар һәм машина төзүчеләр
•расында ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан булса кирәк. Галимнар про иаводстводя эшләүчеләр Селен дә уртак бер фикер. ә килә алмыйлар. Алармы сына) ны тәэмин итүнең кайсыдыр шеносы эшен җиренә җиткереп башкармый. Яңа тех никаны эшке җигү елда и-ел кичектерелә. Ниһаять, бораулар һәм торбалар кече Гринь бригадасына килеп җитә.
Вакыт бик кадерле булса да, Грыиь эшкә керешә Бораулаучылар сынауда бетен җаваплылыкмы үз өсләренә ялалар. Төп нәтиҗәне Грииь ясый. Борауларның һвм торбаларның уңай якларын һем кимчелекләрен күрсәтеп бирә. Шул кимчелекләрне иста тотып, тагын да камилләш 'ергач, заводта күпләп җитештерүне җайга салырга мөмкин булуын әйтә. Галимнәр дә. конструкторлар да мастер фикере белән килешә.
— Галимнәрнең, яңа техникпиы ижат итүче конструкторларның проилводстао белән элемтәләре акрыи ныгый Алариы безгә, бораулаучыларга. якынлаштыру ту рында аз уйлыйлар, — дип, дөресен сөйли Грииь.
Мастерның шушы сүзләрен куәтләгәндәй буровойның берсендә скважинаны тәмамларга 200 метр калгач, кондуктор өзелә. Бу хәл бораулау эшләремдә файда лаиуга тәкъдим ителгән и на торбада була Гриньга хәбәр птолкр.
— Мин кнлмича кагылмагыз/ — ди ул һәм буровойга ашыга.
Белгечләр һәм башлыклардан берничә кеше килә. Кабул иткән кирирны үтәү очен мастерның ризалыгы кирок, аны көтәләр М<>иды>< чал кайчандыр Ермаков бригадасында булган иде Кондуктор «••• лү — корачны тороадан җир «стыка төшерү юлы Л|м . 'ылар «скважина тык
чакта Ермаков тормола Матвеи Грииь урынына > ■■ наскай һәм скважинаны кот карын калган иде. Матвей Петровичка Ермаковның бу алымын кулланырга туры килгәне булмады. Хозер я мастердан үзенә зур ышанганлык, тәәоккиллеь. кыюлык һом башкару осталыгы сорый торган шул алымны куллану галоп ите ш. я булма са берничә көнне югалтуга китерә торган парнаи* • ; >>< i .1 - 1 pui ь беренче
сен сайлый. Борауны тиешле юнәлештә төшерә. налган метрларны бораулау әллә ни авыр булмый, скважинаны коткаралар. Аннан нефть бөреп чыга.
Мастерның һәм Сотен бригаданың җыйнак һәм бик тегел эшли белүе, бертек ләп җыйган тәҗрибәне һәр очракта иҗади файдалануы Гринь егетләренә өченче кварталда алга таба шундый сикереш ясарга мөмкин-ек бирә кн анык талантын тагын да бер кат танымый булдыра илмыйля^: «Грииь - Грииь имде ул!» Дүртенче кварталда ике < каажинн бораулау һәм үзләштерү эшләрен юмамлый Ноябрьда ике еллык план үтәү турында рапорт бир - Коллективның вахта дәфтәре
Грииь беркайчан да рекордлар артыннан кумый. Рекордларга карата аның төпле фикере бар: «Алар тигез эшләү ритмын боза. Рекордтан соң сккажина хәрәкәт сез кала».
Аның үз осталыгын һәм бораулаучыларның сәләтен >•«.» » ■■ т . гчаү берәмле ге булып ел буена эшләнгән ш. «Татнефть» берл-и.м-•« . әрыыында
тоткан урыны санала. Грииь үа шәкерте Сәгадәт Рамаза-шт-н ; > ■ .•< ..и-зц иң
яхшы борау.таучыларыннан берсе булып танылуы бе л «и эр)р « « >л - арыда тел гә алынган и вари идеи сАбак ала. Авыр көннәр ирттп калды инде. Рамазанов хо зер Гриньның беренче ярдәмчесе Алар унынчы бишьеллыкта елына уртча .<•' мең метр җир борауладылар. Мастер бу җансыз метрлар белен түгел бәлки үзе 6<>рау лаган җанлы скважиналар белән куана. Коллективның осталыгын, аның хезмәт данын илдә беренче булып агым ысулын куллпнуда һәм нңоча эшли белүдә күрә.
Унынчы бишьеллыкта Грииь егетләре шүндыи цикл белән I *0 скьажниа бор аулыйлар.
• Шунысына куанып бетә алмыйм — барысы да куа алдымда нефть бирделәр* Республиканың атаклы мастеры Матвей Петрович Грниь бритвасы КПССиын XXVI съезды куйган бурычларны тормышка ашыра барып Taiaj >.».■ ке мил лиард тонна нефть чыгаруга үзенең лаеклы өлешен керн»