Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘНИФ ХӘЙРУЛЛИНГА 50 ЯШЬ


у исем әдәбиятта кинет танылды шикелле. 1973 елда «Казан утлары» журналында аның
«Канатлар талмасын» повесте басыла башлады һәм әлеге әсәр шунда ук киң
җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итте Моңа кадәр «Бакыр базының серләре»
(1961), «Хуҗида үскән батыр» (1972) һ 6 хикәя, очерклар бастырган булса да, Хәниф
Хәйруллннның иҗат юлындагы иң матур сәхифә — әлеге повесть иде.
Сарман районы газетасында эшләп яткан бу журналист үзенә хас уңганлык һәм сабырлык
белән тормыш календарен ейрәнеп барган. Янәшәсендә яшәгән кешеләр дә артык күп түгел, күз
алдында барган вакыйгалар да бер тебәк белән генә бәйле. Ил картасына куеп караганда, зур Иделгә
коя торган бер инеш кенә. Ләкин никадәр якын, кадерле ул кешеләр, ул язмышлар Хәниф
Хәйруллинга! Бу инешнең һәр борылмасын белә, тирәнлеген, матурлыгын тоя язучы.
Соңгы елларда авылның бүгенге хәле, киләчәк язмышы турында кемнәр генә уйланмый!
Экономистларны аның яшәү чыганаклары кызыксындыра. Җитәкчеләрне авыл хуҗалыгы белән
идарә итү принциплары һәм формалары уйландыра. Социологлар урбанизация дигән исем алган
шәһәрләшү процессын ейрәнәләр. Язучыларны боларның барысы өстене, авылның рухи үсеше
мәсьәләләре борчый.
Әйе, «Канатлар талмасын» повесте авыл турында, аның бүгенгесе, киләчәге турында. Укуч ы
аны колхоз председателе Рамазан Вилданов күрүе, аңлавы аша кабул итә Шәһәр уңайлыкларын
авылга механик рәвештә күчереп куярга түгел, алариы үз нигезендә булдырырга, эшләү һем яшәү
шартларын яхшыртырга кирәк Авыл үз матурлыгын саклаган хәлдә, җиреннән аерылмыйча чәчәк
атарга тиеш.
Хәниф Хәйруллин үзе яхшы белгән, якын күргән кешеләр, якташлары турында яза Әсәрнең
уңган һәм ярдәмчел геройлары һәркайсы үз кыяфәте, йөз-торышы белән җанлы булып истә кала.
Аларны ихлас күңелдән якын итәсең. Нык исәпле, колхоз файдасы дигәндә һәр киңәшне, фикерне
эшкә җигә белә торган, кирәк икән Мәскәаенә дә җитә, министрына да керә алган Шәкүр карт, тыштан
гына беркатлы күренгән, әмма үзенең акылын, кадерен бик белеп яши торган Заман карт, җанына
урын тапмаганга бәргәләнүче һәнүз, асылның күз алдында йезенә кер кундырмаслык итеп тормыш
итә белгән Мәрьям, тыйнак, тырыш Дамирларга киң күңелле, рәхимле булган өчен җылы сүз әйтәсе
килә
Бу кешеләрнең авыл халкына хас әдөп-низам кагыйдәләре бар: җиңел акыллы- лыкны.
каударлануны, җилбәзәклекне кабул итмиләр. Шуңа күрә алар башта Һәнүзне дә малайсытыбрак,
«әле утырып җитмәгән» диебрәк саныйлар, әмма берьюлы гына күтәрелеп бәрелмиләр. Ремай —
авылдашлары каршында тырышып-тырмашып колхозны алга чыгарган намуслы, тепле җитәкче,
аны хөрмәт итәләр, шул ук вакытта күз алларында үскән, үзләре акыл, тәрбия биргән кеше буларак
яраталар, ышаналар Крестьянча егәрле, үзсүзле, тормышны авызлыклап тота алырлык уңган
Рамай иртәгәге кение бүгеннән кайгырта, җиргә нык басып йөри.
Әсәрме укыганда аның авторы эчен дә куанасың- матур кешеләр, олы җанлы кешеләр
арасында, шулардай илһам алып яши икән ул.
Б
Беренче повестеннан соц ине ел үткәч. Хәниф Хайруллин яңа әсәрен бастырды. Аның исеме
— «Картлык кемгә шатлык'»—мәгънәле дә, моңсу да иде
Укыганда күңелдә ниндидер моң кала, әсәрнең картлык турында гына түгеллеге дә ачыла бара
Яхшылык һәм яеыэлык турында хикәяли язучы.
Яхшылык, явызлык шундый зур тешенчәләр. тормышта аларны «менә ул!» дип күрсәтү
шулкадәр кыен,— язучы сурәтләү объекты итеп гадәттән тыш язмышларны алырга, аларны гадәти
дә, катлаулы да булган тормыш эчендә янәшә куеп карарга мәҗбүр Янәшә нигездә туып үскән,
холыклары да бер-берсеиә охшаган Хәсән белән Асылның язмышлары да бер булыр кебек Ләкин
юк. тормышлары төрле юлдан китә, гомерләре бөтенләй төрлечә үтә бу кешеләрнең Бер төптән үсеп
чыккан пар кәүсәләрдәй, аерылып та китә алмыйлар үзләре, күңелләре, рухлары белән кушылып,
тыныч кына яши дә алмыйлар Нәрсә аера соң аларны — язмышмы яшәү шартларымы?
Асыл, әнкәсе дә. сеңелләре дә ачтан үлгәч, Габдрахман байга батрак булып дүрт ел бил бөгә
Яхшылыкка явызлык — бае аны имгәткәнче кыйнатып ташлый Менә шул явызлык гарипләндерә
Асылның җанын. Ышаныр, таяныр кеше юк бу дөньяда дигән нәтиҗәгә килә ул һәм ялгыз «бүре»
булып көн күрә башлый Шул ялгызлыктан, күңеленә кереп оялаган явызлыктан үзе ук интегә
Хәсәннең хөр күңеленә, кешеләр турында кайгырта алуына кызыгып гомере үтә. Нинди генә хәлләр
кичерми, әмма кеше булып яшәргә дип яратылган җаны сыкрап, елап яши Буденьяга әйтеп
калдырган соңгы теләге — үзен Хәсән күмсен, ул килсен, ул янда булсын!
Яшәү, үлем... менә шундый зур төшенчәләрне күтәргән, фәлсәфи яңгырашлы әсәр Әйе шул,
картлык кемгә шатлык?! Асыл, егет чакта ук. күңелен кешеләрдән бикләп куйгач, үзен яхшылыктан,
кешелектән мәхрүм иткәч, явызлыкка әсир төшкән кенен үү< картая. Еллар саны түгел, яшәү рәвеше,
рух кече билгелидер картлык белән яшьлек чиген
Дулкынландыра, уйландыра торган әсәрләр язган Хәниф Хейруллинның иҗаты— яшь иҗат,
кырлары иркен, күге биек булган иҗат Картаймасын ул канатлары талмасын!