ХАТИРӘЛӘРДӘН БЕРСЕ
ула шундый илтешләр,— үзләренең эшләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, тормышка карашлары, уйлары, фикерләре, югары әхлак сыйфатлары белән алар күңелеңә шулчаклы кереп кала, еллар үткәч тә аларны оныта алмыйсың, әледән-әле яхшы сүзләр белән искә аласың, кемнәргәдер үрнәк итеп куясың, кыскасы, алар турындагы матур хатирәләр безнең белән бергә киләчәк елларга бара.
Тәнкыйтьче Гомер Гали дә күңелдә шундый яхшы тәэсир калдырган кешеләрнең берсе.
Ул миңа әле дә исәндер кебек тоела. Әйтерсең, ул кайдадыр, бездән еракта яши, йөри, гадәтенчә, һаман ашыга, ашкына, матур хыяллар белән яна, якыннарын, иптәшләрен, танышларын очраткач, алар белән елмаеп исәнләшә, үтеп барышлый гына булса да, хәлләрен, исәнлекләрен сораша, аларга бер-ике җылы сүз әйтә, я булмаса оста, мавыктыргыч итеп берәр кызыклы вакыйга сөйләп ала...
Г. Гали бик үзенчәлекле холык-фигыльгә ия иде. 1931—1935 елларда миңа аның белән бергә Татарстан китап нәшриятында эшләргә туры килде. Ул матур әдәбият секторы мөдире, ә мин — шул секторның редакторы, эшем белән аңа буйсына идем.
Баштарак китап нәшрияты хәзерге Ленин урамындагы «Лассажяга, аның аскы катындагы бүлмәләргә урнашкан иде. Бүлмәләр зур, биек, озынча. Берсе дә редакция өчен җайланмаган. Тәрәзәләре көнбатышка караганлыктан, иртә белән дә. көндез дә кояш керми, һәрвакыт диярлек караңгылык, күңелсезлек хөкем сөрә. Тик җәй көннәрендә генә, анда да кичкә таба, бүлмәләребезгә кояш нурларының койрыклары гына чагылгалап китә.
Бүлмәбез зур булганга, утырып эшләүчеләр дә күп иде. Матур әдәбияттан тыш, анда тагын ике сектор урнашкан: дәреслекләр һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты секторы, аларның редакторлары. Кыскасы, кеше җитәрлек. Шуның өстенә эш белән килүчеләр яисә узганда-барганда болай гына, сәлам бирергә генә кереп чыгучылар да аз түгел. Кай сәгатьләрдә бүлмәбез эш белән шөгыльләнә алмаслык дәрәҗәдә шаулап тора. Тик бу — әйбәт шау-шу, әдәби шау-шу, иҗат яки берәр кулъязма турындагы бәхәс шау-шуы.
Г. Гали эшкә иртәнге сәгать тугызда түгел, ә бераз соңгарак калып килә иде. Аңа шулай рөхсәт ителгән. Чөнки ул Казан медицина институты аспирантурасында татар әдәбияты тарихы укыта, шуның өстенә берничә урында жәмәгать эше дә алып бара: ТАПП (Татар пролетариат язучылары асоциациясе) бюросы һәм әдәби журнал редколлегиясе члены...
Гомәр редакциягә кайчан гына килмәсен, аның бүлмәгә керүен сизми калмыйсың. Ул, пальто җаныйларын чишеп җибәреп, һәрвакыттагыча бүселеп торган калын кара портфелен култыгына кыстырган килеш, ашыгып, бераз алпан-тилпән атлабрак килеп керә, исәнләшә, өс киемен сала һәм шундук, хәтта ишектән кергәндә үк, урамда үзе тап булган берәр кызык хәлне сөйләргә керешә. (Күпләрнең күзенә чалынмый торган кызыклы вакыйгаларны, аерым кешеләрнең кайбер гадәтләрен, холыкларын, күз карашларын һәм башка үзенчәлекле якларын тиз тотып алучан иде ул). Булмаса, яңа берәр анекдот сөйләп ала. Ничектер, аның белән бергә безнең караңгы бүлмәбезгә яктылык кергән, нур кергән, саф һава кергән сыман булып китә. Шундый күтәренке рух алып килә белә иде ул кешеләргә. Хәер, бүлмәгә килеп кергәнче үк инде аның нәшриятка килгәнен сизәсең, чөнки кайдадыр, коридордамы, әллә күрше бүл-мәләрнең берсендәме аның тавышы ишетелә, кемгәдер нәрсәдер сөйли, кемдер кычкырып көлә...
Ашыгып килеп кергән кебек, берәр эш белән ашыгып чьи ып китә дә белә иде
Б
•fn. Ничектер, МИИ аның ашыкмаган чагын хәтерләмим кебек Ашыкмаган чаклары да күл булган билгеле, ләкин минем ечен ул һаман каядыр ашкына кебек хәтерде кал-
Калын-калыи кулъязмаларны да ул бик тиз карап чыга Күбесем башыннан ахырына чаклы укымый, актара, аерым юлларын күздән ки чер а. әсәр турында башлангыч бер фикергә килә Әгәр әсәр еметле, игътибарны җәлеп итәрлек булса, аны * әләге бүселгән портефеленә дыңгычлап тутырып яисә икесен бергә кочаклап тотып еене алып кайтып китә, тынычта укый. Өметсез булып тоелган кулъязмаларны миңа “ бире. Мин аларны я үзем укып чыгам, я берәр иптәшкә рецензиягә тапшырам
Ул кайчак кулъязмаларның эчтәлеген укыл түгел хәтта иснәп тә беләдер иде кебек Чеики ул остәи-остән генә карап чыккан кулъязмалар турында да авторларны канәгатьләндерерлек. ышандырырлык дәрәҗәдә сейләшә ала. Шулай да әсәр турындагы хәлиткеч фикерен кулъязманы тәмам укыганнан соң гына әйтә иде Әгәр = кулъязманы ееиә алып кайтып игътибар белән укып чыккан булса, автор белән бик £ тепле, тәфсилле ител сейләшә, әсәрнең аерым моментларына, образларына, теленә. х сюжетына җентекләп туктала, аларны анализлый, уңышлы якларытГ. кимчелекләрен ♦ күрсәтә, киңәшләр бирә. Язучылар аның сүзенә, киңәшенә колак салалар, күп = очракта тәнкыйтен кабул ителер, әсәрләрен алып китеп, тезәтеп китерәләр иде О
Киңәшләренә колак салмаучылар да була иде, билгеле Бәхәсләшәләр, аның * фикерен кире кагалар, кемнәрнеңдер авторитетлы сүзләренә, чәй янында биргән g бәяләренә таяналар, әсәрләрен тәмам эшләнеп беткән, камилләшкән итеп саныйлар, бастырып чыгарырга тырышалар. *
Өле дә хәтердә Утызынчы еллар башында бер йогәнсез «шагыйрь» бар иде, үзен елгергән, танылган, зур шагыйрь итеп саный, үзеннән башка берәүне дә танымый " иде. Шул «шагыйрь» бер кенне Г Галигә гаилә темасына язылган бик озын бор поэма алып килде, аны тиз арада бастырып чыгаруны үтенде Үтенде дип әйтсәк, дорос булып бетмәс,— таләп итте. Аның фикеренчә, поэма иң соңгы алымнар белән оста, яхшы язылган, каләм тортәрлек урын да калмаган. Аны бары тиз арада бастырып чыгарырга да яхшы әсәрләргә сусаган укучыларга таратасы гына икән
Г, Гали поэманы укырга ееиә алды, автор белән иртәгесен редасциядэ очрашырга булдылар Әлеге очрашу тыныч узмады, каты бәхәскә әйләнеп китте Гомер поэманың буен буйга, аркылысын аркылыга сүтеп, аның шигъри әсәр булып җитмәвен әйтте, басарлык түгел, диде «Шагыйрь» гасибмланып, үҗәтләнеп, үрә торды, әсәрнең камиллеген дәлилләр белен түгел, е бугазы белән исбат итәргә кереште «Син талантларны кысасың, менә диген яхшы әсәрләрне бастырып чыгарырга теләмисең,— диде — Чын пролетар язучыларга яшәрге ирек бирмисең Юлаучыларны, вак буржуаз язучыларны үз канат астыңа туплыйсың. Моның ечен бик үкенерсең еле син1 Беләсеңме норсе.— дип естодо ул ахырда.— поэманы журнал баса, ә син •
Ул елларда Казанда тол ике едәби оешма бар иде берсе — ТАПП. икенчесе — Татар совет язучылары оешмасы. Г Камал. Ф Бурнаш. М. Гали һәм башка шуның кебек калом осталары бу оешмаларның нкенчосондо торалар, юлаучылар дип аталалар иде «Шагыйрь» бу сүзләре белән шундый язучыларны истә тотып ейта иде
Дуамал автор чыгып киткәч, бүлмәбез тынып калды, беркадәр вакыт бу турыдэ сүз кузгатучы булмады Яңадан эшкә тотындык Гомер дә кулъязмалар актара, яза. сыза, редакцияли башлады Бераз бодрәлонеп торган кара чәче тузгыган, кәефе кит- ион Аның мондый чаклары сирәк була иде
Бүлмәдә утыручылардан Фәтхи Бурнаш беренче булып тынлыкны бүлде
— Әгер сез әйткәннәрнең барысы да дорос булса, поэманы журналда да басмаска кирок,— диде— Сез бит редколлегия члены Шулай булгач, аны журналда бастырырга да каршы булырсыз дип уйлыйм.— диде
Гомер Ф Бурнашка бераз келемсероп, күтәрелеп карап торды да:
— Юк, каршы килмим,— диде
Без эшебездән туктадык «Нигә каршы килми! Әле гене каты тәнкыйтьләде ич ■
Ф Бурнаш та шул ук сорауны бирде
— Күрдең бит. кеше сүэеие берничек то колак салырга телами,— дндо Г Гали аңа— Башына имен күсәк белән тукып торсаң да. поэмасының яраксыз ичәнен әңла-
тып булмый. Әсәр журналда басылып чыга калса, җәмәгатьчелек ана бик яхшы аңлатачак.
Поэма чыннан да журналда басылып чыкты. Әйтуләренә караганда, бераз кыскартылып, тәзәтелел басылган икән. Шулай да матбугат аны каты тәнкыйтьләп каршы алды Бу турыда җыелышларда күп сүз булды, авторга каты сүзләр әйтелде. Ул үз хатасын төшенгәндерме, юкмы,— анысын белмим, әмма шуннан соң әлеге авторның поэмаларын, шигырьләрен матбугатта очратмадым шикелле.
Йөгәчсезлеге аркасында ул үзенең кешелеклелек сыйфатларын югалтты, шул заман сүзләре белән әйткәндә, «вак буржуа сазлыгына батып, череп таркалды*
Г. Гали бик сизгер, таләпчән, югары зәвыклы тәнкыйтьче иде. Ул акны карадан, яхшыны яманнан оста аерды. Шуның белән бергә ул әдәбият баскычларыннан менеп кенә килгән яшь язучыларның киләчәк әдәби язмышларын да күз алдына китерә алды. Нинди генә жанр вәкиле булмасын, чыннан да талантлы, өметле яшь язучы икән, аның иҗатына аеруча игътибар итә иде. Ул аның басылып чыккан әсәрләре белән генә түгел, язылу процессындагы әсәрләре белән дә, шулай ук яшь авторның җәмгыятьтәге урыны, уз-үзен тотышы белән дә кызыксына. Аның карашынча, язучы — халыкның алдынгы вәкиле, иҗади-мәдәни байлык тудыручы кеше. Ул яхшы сыйфатлары, тирән эчтәлекле әсәрләре белән киң катлау укучыларны коммунистик рухта тәрбияләргә тиеш. Ә моның өчен язучының үзенә, иң беренче чиратта, марксизм-ленинизм тәгълиматын тирәнтен үзләштергән, шуның белән рухи сугарылган булу кирәк.
Г. Гали әдәбиятыбызның сафлыгы, пакьлеге, халыкчанлыгы, коммунистик идеяле- леге өчен бетен күңелен биреп көрәште Аның бер кредосы бар иде: «һәрбер күренекле тәнкыйтьченең бер шагыйре булырга тиеш»,— ди торган иде ул. Яратуны ул коры симпатия, шагыйрьнең басылып чыккан әсәрләрен укып бару, шуннан эстетик ләззәт алу итеп кенә түгел, ә аның иҗади-әдәби дусты, ярдәмчесе, булышчысы булу итеп күз алдына китерде.
Авыр еллар иде, каты сыйнфый көрәш еллары. Кешенең аңы, рухы, җаны өчен каты көрәш бара. Шуңа күрә бу әдәби иҗади дуслыкның нигезенә ул, коммунист тәнкыйтьче буларак, беренче чиратта идея дуслыгын салган иде.
Һади Такташ исән чакта ул аның дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Соңыннан Фатих Кәримне үз канаты астына алды, аның һәр язылган әсәрен басылып чыкканчы ук укып, күзәтеп барды. Фатих үсеп җиткәч, камилләшкәч, әдәбият бакчасына кереп киткәч, ул яшь шагыйрь Галим Мөхәммәтшин белән шөгыльләнә башлады. Г. Мөхәм- мәтшин, чыннан да, талантлы, еметле, игътибарга лаеклы шагыйрь иде. Кызганычка каршы, ул арабыздан бик иртә китте, Гомәр аны тәрбияләп, үстереп, аякка бастырып өлгермәде. .
Г. Гали уз гомерендә шигырь язганмы, юкмы,— анысын белмим, басылып чыккан шигырьләрен күргәнем юк, әмма аның шигырь төзелешен яхшы белүе күп язучыларны сокландыра иде. Шигырьләрне бик оста редакцияли иде ул.
Гомәр өметле яшь язучыларның иҗатларына гына түгел, хәтта аларның фамилияләренә дә игътибар итә иде. ,
— Язучының фамилиясе кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш,— ди торган иде ул.— Мәсәлән, бездә Котбетдинов, Гайнетдинов, Шәйхетдинов һәм башка шуның кебек «этдинов» белән тәмамлана торган фамилияләр күп. Әйтегез әле. зинһар, шундый фамилияле шагыйрь булу мөмкинме? Юк, билгеле.
Шул карашыннан чыгыл, ул яшь язучы Фатих Хөснетдиновка фамилиясен кыскартырга киңәш итте Фатих карышмады, матбугатта Фатих Хөсни булып таныла башлады.
Г Гали талантларга бик игътибарлы иде. Талантны ул табигатьнең һәр кешегә дө бирелми торган бик зур бүләге итеп саный, аны кадерләп тотарга, үстерергә һем халыкка хезмәт итүгә багышларга өнди иде.
Ул елларда язучылар әдәби иҗатларына карап түгел, ә күп очракта социаль чыгышларына карап бүленделәр. Мәсәлән, кайберәүләр пролетар язучылар булып, ә икенчеләр юлаучылар; ягъни пролетариат идеологиясе белән тәрбияләнеп җитмәгән, әлеге вак буржуа позициясендә торучылар булып санала иде. Менә шундый шартларда да Г Гали талантларга бик игътибарлы, бөтенесен дө бердәй ярата иде дип әйтергә җыенмый. Юк. алай түгел иде. Язучыларны ул. беренче чиратта, галантлыларга һәм талантсызларга аерып карады. Кайбер талантсыз язучылар турында ачык
тан-ачык: «Әдәбият арбасындагы балластлар алар Кайчан да булса бер барьбер те- шел калачаклар*.— ди торган иде Вәкьл үзенекен итте, тәнкыйтьченең сизгерлеге расланды, ул талантсыз дип санаган язучыларның жазер күбесен укучылар ботенләй белмиләр.
Яш* сәләтләрне ул укучы балалар арасымненда ззли иде. 1933 елның апрелендә хәзерге Укытучылар йортында язучыларның балалар әдәбиятына багышланган бер “ зур җыелышы булды Шунда күренекле язучылар галимнәр, укытучылар белән бер- £ рәттән 11—12 яшьләрендәге. Лелә исемле бер укучы кызда чыгыл сейләде Ул «Пно- £ нер каләме* журналының аерым саннарын тәнкыйтьләде, анда басылган материал- ■“ ларга, аларның эчтәлекләренә, теленә тукталды, кимчелекләрен күрсәтте
Җыелышта Г. Гали председательлек итә иде Башта ул бу кечкенә кызның чыгы- д шына әллә нй игътибар итмәде, балаларны да катнаштыру ечен алдан әйрәтелел куйган гадети бер чыгыш дип уйлады булса кирәк Ләкин кызчыкның сүзләрен тың- 2 лый тошкәч. күзләре ялтырап китте, кызның күңелен күтәреп, бер-ике тапкыр кул да р чабып куйды, аннары урыныннан торды да. аны күтәреп алып, ост ел остенә бастырды, х ченки чыгыш ясаучы кечкенә буйлы булып, трибунадан аның башы гына күроне иде ф Кызның һәр сүзен болай да кызыксынып тыңлаган зал шуннан соң, ботенләй тынып калды
Бер-ике коннен «Кызыл Татарстан* газетасында Г Галинең бу чыгыш турында У. кызыклы гына мәкаләсе басылып чыкты. «Лилипутның тәнкыйте* дип атала иде ул. ■ Пионер каләме* журналының әле моңарчы бор тәнкыйтьче тарафыннан да бу кадәр тәфсилле, бу кадәр каты тәнкыйтьләнгәне юи иде, дип язды Г. Гали.
Соңыннан берничә ел буена ул әлеге кызның укуы, уңышлары турында сораш- m калап торды, «Пионер каләме* журналында берор нерсәсе басылса, аны бик кызык- • сынып укый торган булды Хотта ул аны ераклардан йорел кайтканнан соң да исенә тешердо. «Теге. Ләлә исемле кыз кем булдыГ* — дип сорашты. Ул аны тәнкыйтьче булыр дип коткен икән, ләкин кыз әдәбият буончә китмәде, е орочлыкка укыды, татар кызларыннан беренче булып, бик яшь ли фоннар докторы дигән гыйльми исемне яклады Хозер ул—Ләлә Можомметханоона Ишимоәо— Москеү медицина институты профессоры, күренекле галим, җәмәгать зшлеклосе. берничә чит ил фәнни җәмгыятьләренең почетлы член-корреспонденты һем күп кенә гыйльми хезмәтләр, югары мәктәп дәреслеклере авторы
Г. Гали яшьләрнең үсешен күзәтеп бару белән гене чикләнми аларның уңышларын күреп, чын күңеленнән шатлана да иде Замәиында ул әдәби теикыйтебезне әйдәп баручыларның берсе, күренеклесе аңа руж бирүчесе булды
Гомер яжшы оратор да иде Җыелышларда докладлар ясый, әһәмиятле мәсьәләләр каралган чакта чыгып сойли, үз фикерен әйтмичә калмый Аңа сүз бирелгәч, ул гадәтенчә, трибунага ашыгып менә алдан әзерлоигеи тезисларын, кесәсеннән чыгарып, алдына куя, гадетенчо башын кашып ала. аннары, күзләрен залның бер читенә, югары почмагына текәп, сойләрге кереше Сүзлере чишмәдәй агып чыга, җомләлоро. бау ишкәндәй, бер-беренә тыгыз бәйләнеп бара, фикере тирәнәя, киңәя һем залның игътибарын үзенә җәлеп ите Оста сойли иде ул, янып, ялкынланып сойли иде Мин аның докладларны языл укыганын жотерломим Хәер, ул елларда күлләр докладны
— Өй. ишетмим мин сине ишетелми! —дип кычкыра иде
Аның бу кылыиышыи күрел баштарак мии:
— Ниго алай әйтәсең, Гомер, ишетәсең ич.— ди торгвлый идем
— Кирәкмәгән сүз сойли Шуңа «ишетмим* мин ены,— дип җәнап бирә иде
Бу колак болай да тынычсыз бүлмәбезнең кайчак тогын да шаулабрак, гәрләбрәк торуына сәбәпче де булгалый иде
Нәшриятка ара-тиро Казан университеты профессоры. СССР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты Василий Алексеееич Богородицкий яилгәләл чыга Гыйльми есорлорен бастырырга йори иде ул Утызынчы еллар башында аның Казанда. Татарстан
Уң колагы начаррак ишеге иде аның Шуның аркасында ул кайчак күңелсез, кирәксез сойлошүлердән котылып кала. Берәрсе аңа телефоннан кирәкмәсен иорсо сойләрге керешсә яисе артык озын сүз куертырга тотынса. Гомер ул кешегә:
дәүләт нәшриятында бик әһәмиятле ике хезмәте басылып чыкты Икесе дә татар һәм терки телләрен өйрәнүгә багышланган иде. Ул елларда андый китапларны бастырып чыгару эше матур әдәбият секторына йөкләтелгөн иде. Василий Алексеевич шуңа күрә безнең редакциягә, Г. Гали янына килә иде.
Дөнья күләмендә танылган бу галим килгәч, без барыбыз да, мәктәп брлалзры сыман, тынып калабыз. Тел белеме фәненә гаять зур өлеш керткән В А Богородиц- кийны без галимлеге өчен дә, шулай ук безгә карата ях|иы, җылы мөнәсәбәте, мөлаем карашы өчен дә ихтирам итә идек. Бик югары культуралы, ачык күңелле, гади кеше иде ул Өсте-башы да ул заман өчем бик яхшы: кышларын өстендә төлке тун, башында хәтфә түбәле камчат бүрек, аягында озын балтырлы галош; җәйләрен бик яхшы көрән костюм, башында ак камыш эшләпә, аягында ялтырап торган кара ботинка, кулында көмеш белән бизәлгән таяк. Шуның өстене үзе дә матур карт иде ул. Тик бер кимчелеге бар — колакка сак, шуңа күрә аның белән сөйләшкәндә, каты кычкырып сөйләшергә туры килә. Югарыда әйткәнемчә, бу яктан Г. Гали дә кимчелексез түгел. Алар икәү сөйләшә башласалар, бөтен бүлмәбез — бүлмәбез генәме, бөтен нәшрият шаулап, гөрләп тора. Хәтта В. А. Богородицкий чыгып киткәннән соң да тиз генә тынлык урнашмый. Кычкырып сөйләшергә күнегеп калган Гомәр, Богородицкий белән сөйләшкәндәй, безнең белән дә бик каты кычкырып сөйләшә башлый. Без дә, гомуми тонга бирелеп, китеп, ул ишетсен дигән сыман, аңа шулай ук кычкырып җавап бирәбез. Кыскасы, булмәбез шаулап, гөрләп торуында дәвам итә иде.
Гомәрнең шат чагын да, кайгылы көннәрен дә күргәнем бар минем. Кайгыны да. шатлыкны да ирләрчә үткәрә белә иде ул. Шатлыктан башын югалтмас, кайгыдан коелып төшмәс Г. Гали белән бергә төрле хәлләрне кичергән кешеләр аның тыныч холыклы, түземле, күтәренке рухлы, кешеләргә игътибарлы булуын искә алалар.
Тормышында берәр күңелсезлек туса, шул хакта үзенең иптәшләренә сөйләп, уфтанып, борчылып, аларның кәефләрен бозмый иде ул. Андый күңелсезлекләрне уен-көлке белән уздырып җибәрә иде ул. Мәсәлән, бер вакыйга бүгенгедәй хәтердә. 1935 елны Г. Гали каракүл якалы бик яхшы бер пальто тектерде һәм аны бик яратып, шатланып киеп йөри башлады. Шатланмаслык та түгел, чөнки аның мондый яхшы пальто кигәне юк иде әле Аннары ул елларда пальто тектерү — бик зур проблема, магазиннарда да андый товар юк диярлек. Кешеләр гади генә күлмәк сатып алсалар да, чын күңелдән шатланалар иде.
Гомәр пальтосын бик кадерләп, саклап киде. Ул аны. урлаулары мөмкин дип. вешалкага да бирмәде. Шуңа күрә Гомәр кадерле пальтосын үзе белән бергә дүртенче катка алып менә (нәшрият Матбугат йортына күчкән иде), кабинетында сала, шунда саклый, берничә минутка гына чыкса да, бүлмәсен бикләргә онытмый.
— Пальтомның үз янымда булуы ышанычлырак.— ди торган иде ул.
Кызганычка каршы, бу «ышанычлылык» озак дәвам итмәде. Көннәрнең берендә пальто бикле бүлмәдән дә юкка чыкты Бөтен Матбугат йортын карап, тикшерел чыктылар,— табылмады.
Бу бик күңелсез вакыйга иде, билгеле. Шуңа карамастан, Г. Гали аны уен-көлке белән уздырып җибәрде. Кайгысын уртаклашырга теләүчеләргә ул, кулын селтәп:
— Шәп булды әле. котылдым. Төймәләре матур түгел иде, аннары җиңе дө бераз озынрак иде,— дип кенә җавап бирә иде.
Икенче пальто тектерә алмады, кыш буе демисезон пальто киеп йөрде. Каты салкыннар, бураннар булды, өшеде, туңды, әмма шулай да зарланмады.
Була шундый шәхесләр.— син аларны гомер юлында очратасың, алар белән бергә эшлисең, бер үк максатлар, бер үк теләкләр белән янасың, көясең, һәм алар турындагы матур хатирәләреңне үзең белән бергә киләчәк елларга алып барасың.
Язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Гали дә минем күңелдә шундый матур хатирәләрне калдырган кешеләрнең берсе иде.