Карт солдат монологы
Карт солдат монологы
Утыз биш ел... Гүя вагоннар Тезелешеп үтә алдымнан.
Ерак дүрт ел — сугыш еллары. Яшьлегемнең матур чакларын Ерак дүрт ел гына урлады.
Ерак дүрт ел — утлы ул еллар Төшләремдә мине будылар.
Мина булып шартлый төшләрем — Мин окопка чалкан төшәмен Упкын булып убыла төшләрем — Утыз биш ел егылып төшәмен. Әйтерсең мин һаман көтәмен.
Кайнар туфрак күмеп киткәнен..
Утыз биш ел курку миләрдә — Ничек аны, ничек җиңәргә?!
Ничек аны, кайсы суларда Тәннән, каннан, җаннан юарга?!
Ялган булыр:
«Тормыш юк...» — дисәм.
Рух үлмәде,
Рухым нык, исән!
Яшьлегемнең матур елларын Илем өчен бирдем мин барын.
Үлем дүрт ел янда йөрсә дә Утыз биш ел төшкә керсә дә, «Үлем» сүзен телгә алмадык — «Илем» сүзе белән атладык.
Ил сакладык, намус сакладык — Шуңа безнең рухи сафлар нык
Кирәк икән әгәр — Мең үлим:
Имин генә була күр, илем!
Утыз биш ел.
Гүя вагоннар,
Тезелешеп үтә алдымнан.
Салмаклансын, әйдә, адымнар...
Ил солдаты дигән даным бар.
Бер кояш монологы
Зәңгәр күк йөзендә бер кояш, Сөеклем, сиңа да, миңа да. Әмма тик булмас дип башкача, Син алай беркатлы уйлама.
һәркемнең кояшы үзенчә
Җылыта, яктырта, ямь бирә.
Берәүгә тик аның кояшы Батмастыр шикелле мәңгегә.
Берәүнең кояшы алтыннан:
Ул — алка, ул — йөзек, беләзек...
Берәүнең кояшы — тик вөҗдан:
Ә вөҗдан һәрвакыт бик нәзек.
Берәүнең кояшы — мәхәббәт, Аңарга, шул булса, бик җиткән. Ә берәү мәхәббәт хакына Ил сатып... кояшсыз интеккән.
Кемгәдер кирәкми кояш та, Ае да кирәкми аңарга.
Аңларлык зат түгел ул адәм, Андыйны тырышма аңларга.
Әйе шул, һәркемгә бер кояш, Башкача яшәргә тырышма: Бары тик, Барм тик үзеңнең Кояшың җылытсын тормышта.
«Мин — синең кояшың»,— дип әйтмим.
Мәңгегә килмәгән бу башым — Бервакыт егылгач, Мине дә Озатыр елмаеп кояшым...