КАМИЛЛЕК ҺӘМ ТИРӘНЛЕК
әлил иҗатын ейрәиү совет әдәбият белеме фәненең мөстәкыйль һәм шактый киң әлкәсеиә әверелде 1976 елда тезелгән һәм 1919 елдан алып 1973 елга кадәрге чорны колачлаган библиография күрсәткечендә Җәлил исеменә теге яки бу рәвештә бәйләнеше булган 2690 исемдәге китап, мәкалә һәм башка төрле басмалар теркәлгән Шагыйрь иҗатының терле аспектлары буенча тугыз кандидатлык диссертациясе якланды, егермедән артык фәнни монография һәм фәнни-популяр характердагы китап басылды Бу исемлек тулыланып тора Муса Җәлилнең тууына 75 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшриятында басылган еч яңа китап характерлары белән дә. анализлау алымнары һем максатлары белән дә бер-берсеннән аерылып торалар
В. Воздвиженский Җәлилнең иҗат портреты ител язган бу китабында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» (М . «Наука», 1969) «Муса Җәлил» («Татар совет әдәбияты тарихы» китабында М.. «Наука», 1965) дигән хезмәтләрендә һем шулай ук «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» һәм сугыш чоры әдәбиятында аларның тоткан урыны» дигән кандидатлык диссертациясендә (1968 ел) әйтелгән теп фикерләрне дәвам итә һем үстерә.
8. Воздвиженский шагыйрьнең бетен иҗат юлын гомумиләштереп ала. чагыштырмача кечкенә күләмле хезмәттә Җәлил иҗатының теп үзенчелеклерен үсеш һәм формалашу процессында карый. Шул уңайдан ул теп игътибарын Моабит циклына юнәлтә, аңа кагылышлы тирән фикерләр
Вячеслав ВозлпмжсискиП Муса Жалил по»н« с« Рус теленд» Татарстан китап ившрняты. 1981 Әмир Махмудов Муса Жалил ижатмпдв »сте ■ ик идеал Рус телендә Татарстаи китап нәшрия TW. 198(1 .
Чнл>үш» Manny роя» Батырлар жиры Татар стан китап клирингы. 19Я0 әйтә, мөһим күзәтүләре белән уртаклаша. ■Моабит дәфтәрләрежең шигъри кечен автор шагыйрьнең гадәттән тыш язмышы, шәхес буларак зурлыгы, гражданлык һәм кешелек батырлыгының бөеклеге белән бәйли. Мөкаммәллек һем тирәнлек — ша-гыйрьнең шәхси йөзен де. иҗат йөзен дә билгеләүче сыйфатлары Шушы фикер В Воздвиженский китабының лейтмотивы булып яңгырый.
Күпләрдән аермалы буларак автор Җәлил биографиясендәге һәммә кешегә мәгълүм фактларны сөйләп чыгу белән мавыкмый һем шагыйрьнең иҗади мирасында гына да чикләнеп калмый. Ул Җәлилнең художестволы фикере һем поэтикасы үзен-чәлекләрен милли поэтика үсеше һәм тра-дицияләр җирлегендә, күп милләтле совет поэзиясе фонында тикшерә
Элегрәк басылган кайбер мәкаләләрендә. аерым алганда, кандидатлык диссерта-циясендә В. Воздвиженский Җәлилнең ро-мантик сурәтләү чараларын яратуын күпер-тебрәк күрсәтә, Моабит циклының реалистик конкретлыгын бәяләп җиткерми иде Яңа китабында ул татар шагыйренең кабатланмас эчке дөньясына күбрәк игътибар бире һәм Моабит циклының шактый элешенә хисси-психологик конкретлык хас булуы турында бик гадел яза. Тикшеренүче шулай ук күтәренке тәэссоратка ирешү тормыш турында югары дулкында уйлануга. гомумиләштерүче фикерләүгә күчү ечеи аш кына шагыйрьнең авыр кичереш ләр чынлыгыннан. тормыш детальләре дөреслегеннән читкә китүен дә билгеләп үте
Моабит циклының поэтик үзенчәлекләрен анализлауга багышланган битлер миңа китапның иң яхшы урыннары кебек тоела. В Воздвиженский Җәлил иҗатындагы романтик шартлылык, образлар символикасы гипербола һәм аллегория чыганакларын
Җ
барлый һәм аларны татар поэзиясе тради-цияләрендә һәм, киңрәк алганда, бетен көнчыгыш поэтикасында таба. Ул бик хаклы рәвештә, М. Җәлил поэзиясендәге хис- си-психологик дөреслек белән зур гому-миләштерү һәм шартлылык арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр яхшы әзерләнгән җирлектә барлыкка килгән, дип билгели.
В Воздвиженский китабы Җәлилгә хас иҗат алымнарының асылын нечкә сиземләү. анализ тирәнлеге, киң эрудиция белән җәлеп итә. ә авторның үз шәхесе нык сизелеп тору — бусы да гаять әһәмиятле — аның хезмбтенә хис-ялкын өсти һәм дәлилләрнең ышандыручанлыгын арттыра төшә. Шушы ифрат кызыклы һәм кирәкле хезмәт авторына белдерергә мөмкин булган бердәнбер җитди дәгъва — яңалык җитенкерәмәү, вакыт-вакыт гомуми урыннарда. Җәлил иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан инде күптән чыгарылган әзер формулалар тирәсендә таптана башлау. Хәер, шагыйрь турындагы гомумиләштерүче хезмәттә бу кимчелектән котылу бик читен. Хәтта мөмкин түгел диярлек.
Ә. Мәхмүдовның «Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал» исемле китабы — диссертация рәвешендәге теоретик тикшеренү. Автор Җәлил поэзиясен бер аспектта — эстетиканың иң мөһим категорияләреннән берсе булган эстетик идеал күзлегеннән карый Нәкъ менә сәнгать әһеленең эстетик идеалында шул заманның зәвыгы, идеяләре һәм урнашкан карашлары синтезлана. һәр язучының иҗатында бу идеяләр үзенчә гәүдәлөндерелә, кабатланмас төсмер ала һәм, кешеләр аңына тәэсир итеп, меңнәрнең күңел байлыгына әверелә. Җәлил эстетик идеалының үзенчәлеген һәм үзгәлеген билгеләгәндә, автор татар шагыйренең иҗат методын, стилен төшенергә, поэтик дөньясының иң яшерен почмакларына үтеп керергә омтыла.
Ә. Мәхмүдов хәзерге совет әдәбият белеме фәненең үсеш дәрәҗәсенә туры килердәй методикага нигезләнергә омтыла — бу — уңай күренеш Әмма китапның диссертация төсендә язылуы тискәре йогынтысын да сала. Бу — стильнең катлаулы фәннилегендә: сөйләү рәвешенең битарафлыгында. тикшеренү предметына авторның шәхси мөнәсәбәте бөтенләй диярлек сизелмәүдә. мондый төр хезмәтләр язуда урнашкан кануннарга иярүдә чагыла. Болар бөтенесе дә китапның киң катлам укучыларга аңлаешлылыгын киметә.
Шушындый кимчелекләре булуга карамастан. Ә. Мәхмүдов китабы безнең Җәлил поэзиясен күзаллавыбызны әһәмияткә лаек берничә момент белән тулыландыра. Автор анализ материалы ител Җәлилнең моңа кадәр тикшерүчеләр күзеннән читтәрәк калып килгән гаять бай әдәби тәнкыйть мирасын ала. Бу аңа Җәлилнең эстетик идеалын ике яссылыкта — теоретик чагылышында һәм практик гәүдәләнешендә күздән үткәрергә мөмкинлек бирә. Ә. Мәхмүдов шагыйрьнең эстетик карашларын үсештә һәм формалашу процессында карый, шагыйрьнең ялгышуларын яшерми. сугышчан һәм һөҗүмчән Җәлил лирикасы традицияләренең хәзерге татар поэзиясендәге чагылышын эзли.
Аерым алганда, ул патриот шагыйрьнең эстетик позициясе дәвамын И Юзеевның «Соңгы сынау». М. Шабаевның «Көтем сине», «Җирән Конрат». Р. Харисның «Мулланур», Р. Фәйэуллинның «Көрәшчеләр», Р. Мингалимовның «Күз карасы», Г. Рәхимнең «Буыннар елъязмасы» кебек бер-береннән бик үзгә, ләкин шул ук вакытта идея пафослары ягыннан Җәлил рухына кардәш әсәрләрдә күрә. Тирән һәм ышандырырлык итеп, методологик нигездә язылган «Муса Җәлилнең эстетик идеалында милли һәм интернациональ яклар» дигән бүлек аеруча кызыклы.
М. Маннурованың «Батырлар җыры» китабы Ә. Мәхмүдов китабындагы әлеге бүлекнең логик дәвамы булып тора кебек Ә. Мәхмүдов Җәлил поэзиясенең интернационализмын теоретик планда тикшерсә, М. Маннурова Моабит циклының мотивларын һәм образларын Германия, Франция. Польша. Болгария, Чехословакия һәм Венгриядәге фашизмга каршылык күрсәтү хәрәкәте поэзиясенең киң панорамасы белән янәшә куеп карый. Бу исә татар халкының герой шагыйре поэзиясендәге бик күп идея-эчтәлек моментларының башка антифашист шагыйрьләр иҗаты белән уртаклыгын да, бары Муса Җәлилгә генә хас, аныкы гына булган кабатланмас якларны да төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә Бәя бирү — чагыштырып карау ул, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Дөрес, вакыт-вакыт М. Маннурова башка басма чыганаклардан алынган мәгълүмат-лардан артыграк файдалана, ә кайчагында иң гади, гомуми төстәге аналогияләр китерү белән чикләнә. Ләкин, шуңа да карамастан, Җәлил поэзиясен испан фе. дерико Гарсиа Лорка, француз Робер Дес- нос, литвалы Витаутас Монтвила, норвег
Нурдель Григ, чех Юпиус Фучик, болгар Никола Вапцароа һәм башкаларның антифа-шистик рухтагы иҗаты белен бер сафка куеп анализлау татар шагыйре талантының тикшеренүчеләр күзеннән читтә калып килгән яңа якларын ачыкларга ярдәм итә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бу — шушы рәвешле киң чагыштырмалы анализ ясарга беренче омтылыш. Ә беренчеләргә һәрвакыт кыенгарак килә бит! М. Маннурова хезмәтендәге кимчелекләрнең күбесе әнә шуның белән аңлатыла.
М. Маннурова очерк-публицистнка алым-нарын куллана, халык демократиясе илләрендә булганда, герой антифашистлар белен очрашканда алган тәзсирлеренә нык таяна, үзенең уйлануларын, күзәтүләрен, истәлекләрен уртаклаша Менә шул хәл аның китабын җанлы һем аңлаешлы итә.
Шулай итеп, безнең алда — еч авторның менесебәте, анализның еч аспекты... Автор-ларның әчесе де Муса Җәлил иҗатына би-релгән гомуми югары бәядә, аның иҗат йезеиең теп үзенчәлекләрен билгеләүдә уртак фикердә торалар. Китаплар бер-бер- сен кабатламый, ә бәлки тулыландыралар гына.
Шулай да теге яки бу мәсьәлә буенча карашлар үзгәлеге дә сизелеп куя, ә кәй- чакта ул яшертен яки ачыктан-ачык полемика тесен ала. Бусы да табигый: Җәлил иҗатын ейрәнү — туктаусыз хәрәкәттә, үсеште булган яңа елке, биредә капма- каршы фикерләр һәм тенденцияләр керәшеннән башка һич мәмкин түгел.
Муса Җәлилнең сугышка кадәрге иҗаты хакында ике терле фикер яшәп килде. Беренчесенең тарафдарлары (үзенең мәгълүм монографик хезмәтләрендә Г. Каш- шаф, Муса Җәлилнең поэмалары турындагы һ. б. тикшеренүләрендә Н. Юэнее), «линемчә, Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатының татар һем бетен совет поззиясе ечен әһәмиятен беркадәр арттыра тешеләр, бу чорда аңа хас булган кайбер кимчелекләрне күрмиләр «исә күрергә теләмиләр. Р. Бикмехәмметов, В. Воздвиженский һәм алариың тарафдарлары исә, минем уйлавымча, Җәлилнең сугышка кадәр язган поэмаларын һем шигырьләрен объективрак бәялиләр, шагыйрьнең иҗади җитлегү этапларын тегәлрек һем тирәнрәк тикшерәләр
Ә. Мәхмүдов беренче карашны үз итә, Җәлилнең әсәрләрен кызып-кызып яклый, һәр әйтелгән тәнкыйть сүзе белән бәхәскә кере, үзгә фикердә торучыларны «әдәби схематизмада гаепли (98 бит). Авторның тикшеренү предметы белән мавыгып китүе аңлашылса да. В. Воздвиженский позициясе хакыйкатькә якынрак кебек тоела Ул Җә-лилнең егерменче елларда һем утызынчы еллар башында язган әсәрләрендә индиен дуаль, үз «мине» әйтерсең лә гому«*и баш-лангычта, меңнәрчә замандашлары белен бергә кичергән уртак хис-омтылышларда эреп бетә дигән фикерне алга серә Шагыйрьнең кабатланмас индивидуальлеге гүя ул үзе табынган олы идеаллар, омтылышлар артында югалып кала Бу чорда Җәлил барча хис һәм менәсәбәтләрие бердәнбер үлчәү — керәш һәм хезмәт микъдары белән генә бәяли кебек. Егерменче еллар — утызынчы еллвр башы Җәлил поэзиясендә булган күпмедер берьяклылыкны, кайчак поэтик фикернең схематик чишелешләргә иярүен күрмичә. Ә Мәхмүдов ясалма рәвештә шагыйрьнең иҗади үсеш юлын турайта. Ә Җәлил моңа мохтаҗ түгел!
Әйе, Җәлилнең сугышка кадәрге поэзиясендә еш кына лирик агым ачыктан-ачык декламация белен бүленә ә образлы сурәтләр алдан ук билгеләнгән хакыйкатькә тасвирлама гына булып калалар. Ләкин бит үз-үзеңнән баш тартырга әзер торуны, заманның социаль заказын шатланып кабул итә алуны шагыйрьгә местокыйльлек җит мәү дип кенә бәяләү дәрес булыр мняәи! В Воздвиженский дәрес искәртә әлеге кимчелекләр Җәлилнең заманга тугрылыклы булуы, аның керәшен, казанышларын һәм идеалларын йәрәгене якын алуы нәтиҗәсе дә оле ул. Ләкин, кан-заман ихтыяҗы ничек кенә тәэсир итмәсен. Җәлилнең лирикасы, аның шәхесе кебек үк. бай мәгънәле булып кала. Максатчан һем кырыс булган килеш, ул күңеленә нитим кичерешләрне һем авыр уйлануларны да сыйдыра.
Җәлилне «аклау* омтылышыннан чыгып (ә асылда аның иҗат йезен тәссеэләндере тешәл). Ә Мәхмүдов Җәлил иҗатында җитлеккәнлек чорын 1927 елдан башлап билгели Хәлбуки, күлчелек тикшеренүчеләр аны утызынчы әллар уртасы дип исәпли Ә бу үз чиратында шуңа китерә автор Җәлил эчен үтелгән этап булган е<әрләрдә аермачык ярылып аткан художество кимчелекләрен де күрми үтә, соңыннан шагыйрь үзе үк баш тарткан иҗат принципларын яклый.
ның һ. Такташ һәм Г. Кутуй идеалыннан кайсы ягы белән аерылып тору мәсьәләсен кузгатып, Ә. Махмудов: -Җәлилнең эстетик идеалы башлыча мәхәббәт һәм производство проблемалары бердәмлеге белән аерылып тора. Такташ һәм Кутуйның эстетик идеалының асылы әхлак һәм мораль проб-лемаларын хәл итү, яраткан кешеңнең язмышы өчен борчылу, җаваплылык тойгысы аша билгеләнә, ә Җәлил поэмаларында бәхет, геройларның бер-берсенә мәхәббәте хезмәткә аңлы мөнәсәбәт җирлегендә ачыла»,— дип яза (23 бит). Миңа калса, бу буталчык һәм таркау формулада Җәлилнең эстетик идеалын да, Такташ белән Кутуйның эстетик карашларын да гадиләштереп күрү чагыла. Мәгълүм булганча, «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай» авторы да, «Тапшырылмаган хатлар» авторы да үз геройлары тормышының шәхси һәм хезмәт даирәсен кытай стенасы белән аерып куймыйлар. үз әсәрләрендә «саф» әхлак һәм мораль проблемаларын хәл итү белән чикләнеп калмыйлар. Иң мөһиме шул: Ә. Махмудов моның белән Җәлилнең шул чордагы иҗат алымына хас схематизм һәм чик-ләнгәнлекне, аның бигрәк тә «Зәйнәп» поэ-масында ачык чагылган мәхәббәт белән производство өлкәсен турыдан-туры бәйләргә омтылышын аклый.
Бу поэманы бәяләгәндә, беркадәр елмаеп, мәхәббәт графигы производство планын үтәү графигы белән тулысынча тәңгәл килә, дип язган В. Воздвиженский хаклырак төсле, Егет норма үтәлешен йөз проценттан киметү белән үк Зәйнәп аннан йөз чөерә һәм, үтәлеш йөз егерме процентка җитү белән, яңадан ягымлылана. Мондый гадиләштерүләргә шагыйрьнең ихтыяри-мәҗбүри барганлыгын, һәм соңрак аның бу чирдән арынуын әйтеп үтәргә кирәк.
Моабит чорындагы Җәлил иҗатын бәяләүдә фикер аерымлыклары юк дәрәҗәсендә — өч автор да әлеге шигырьләр заманыбыз өчен төкәнмәс әһәмияткә ия дигән карашта торалар.
В. Воздвиженский, минемчә, «Моабит дәфтәрләре»н башкалардан нечкәрәк һәм тирәнрәк анализлый. Ул шагыйрь күңелендәге капма-каршы хисләр көрәшен дә, әсирлек ачысын да, иреккә сусау газабын да, хәсрәт авазларын да күрә. Ә. Махмудов, аның белән үткәндәге басмалары буенча бәхәскә кереп: «В. Воздвиженский күзаллавынча, М. Җәлил — кайгы-хәсрәт шагыйре, көрәштән читләтелгән кеше. Моның белән «Моабит дәфтәрләревнең сугышчан, һөҗүмчән рухы инкарь ителә», — дип яза. (46 бит).
Ә. Махмудов биредә арттыра төшә бугай. В. Воздвиженский Җәлилнең кайгысы— «туган җиренә, халкына турылыклы хезмәт иткән, тормышка, кешеләргә юмарт рәвештә, сөенеп гашыйк булган һәм үзе өчен газиз бөтен нәрсәдән читләтелгән кеше кайгысы ул» дип. аермачык итеп әйтә бит. Җәлил төрмә камерасында көрәштән читләтелгән дигәндә Воздвиженский рухи көрәшне түгел, ә бәлки яшерен оешма эшендә турыдан-туры катнашуны күздә тота.
Шагыйрьнең эчке дөньясын гадиләштереп күз алдына китерү Ә. Мәхмүдовны Җәлилдәге трагизм категориясен дә гадиләштереп аңлатуга китерә. Китапның әлеге темага багышланган бүлеге аеруча тотрыксыз, тәнкыйтькә урын калдыра торган'булып чыккан. Автор Моабит циклындагы трагизмны ике моментка гына кайтарып калдыра: үлем җәзасына хөкем ителгән шагыйрьнең шәхси фаҗигасе һәм фашизм тарафыннан- алданган немец халкының трагик язмышы. Әмма «Моабит дәфтәрлә- ре» <дәге трагизм моның белән генә чикләнеп бетәрлекме соң? «Вәхшәт», «Ышанма», «Кичер, илем!», «Үлемгә», «Палачка» һ. б. шигырьләр бүтәнчәрәк уйларга нигез бирә. М. Маннурова, мәсәлән, Җәлил поэзиясен башка антифашист шагыйрьләрнең әсәрләре белән чагыштырып (гәрчә бу мәсьәләне махсус тикшерү максатын куй- маса да), Җәлил шигырьләрендәге трагизмның асылын аңлауга якынрак килә. ’
Шулай итеп, Җәлил иҗатын өйрәнүнең бәхәссез уңышлары нәтиҗәсе булган өч яңа китап карашлар бердәмлеге дә, кайбер мәсьәләләрдә фикер-мөнәсәбәт аерымлыклары да яшәп килүе турында сөйли. Гомумән алганда әлеге тикшеренүләрне бу юлда яңа адым дип бәяләргә була. Алар Җәлил иҗатын өйрәнүнең күбесенчә фактлар җыю һәм туплаудан торган фазасыннан тупланган мәгълүматларны тирән- тен һәм һәрьяклап өйрәнү-төшенүдән гыйбарәт булган яңа фазага керүен ышандырырлык итеп раслыйлар.