ГОРУРЛЫК
одай кыры. Кичә иртән монда көзге жил уйный иде. Ул бодай башакларының алтын дулкынын ярларыннан чы гып китәрдәй диңгез шикелле ярсыта. Гүя башаклар яңгыр һөҗүменә чыдый алмыйча, механизаторларга зарлана Минсалихның колагына аларның ялварулы тавышы ише телә сыман: «Безне бу миһербансыз яңгырдан йолып ка-лырга ашыгыгыз сана...» Механизаторлар игенне кишәрлекләргә салып бетерер гә олгермиләр. чиләкләп яңгыр коярга тотына. Бер сәгать үт», аннары бер тәүлек... Офыкта кояш балкый- Быел ул — басуларда сирәк кунак. Кырларны җылы нурлары белән күп юатмый. Аның шулай күренгәләп алуы да комбайн чылар күңелендә алтын бөртекләрне яңгыр әсирлегеннән алып бетерүгә өмет чат кылары кабыза. Җир бераз кипши төшүгә, йөзләрчә ат көчен үзенә туплаган моторлар, бөтен кырны шаулатып эш башлый. Кыр кораблары алтын диңгездә йөзә. Көндәгечә, звено җитәкчесе Минсалих Хуҗиев комбайны беренче булып кузгала. Аның артыннан Николай Батманов, Виктор Муравцев, Изан Есипов агрегатлары китә. Кичкә кадәр әлеге алтын диңгездә салам кибәннәре генә өелеп кала.
Кырлар бушагач, игенче күңелен моңсулык биләп алгандай була. Ул беренче карашка гына шулай. Табигать кәйсезлеге белән көрәштә җиңеп чыккан Кешенең Йөзе моңсу түгел, гпрур була ул. Механизаторлар чиксез шат. Бу кырның соңги калып җыелган гектарлары аларның ел буе түккән хезмәтен 24—25 центнер гәрәбәдәй бөртек белән бүләкли. Яңгырлы ел шартларында чын мәгънәсендәге зур хезмәт батырлыгы.
Мәшәкатьле дә иде соң ул яңгырлы урып җыю. Аны тәмамлап, кыр корабле рын машина трактор утарына алып кайткач та игенчеләр шул киеренке көннәр не һәм төннәрне кат-кат хәтер йомгагыннан сүтәләр. Уракка төшәр алдыинан • Ленинский путь» колхозы механизаторлары бөтен Лениногорск районы игенче ләрено мөрәҗәгать итәләр: урып-җыюны 17-18 көндә тәмамларга! Мул булырга вәгъдо итеп, яңа уңыш өлгерә. Колхозның барлык 15 урып-җыю транспорт агрегаты ашлык язмышы өчен көрәшкә чыга. Идарәгә беренче көннәрдә сөенечле хә берләр агыл/i. Танылган комбайнчылар Минсалнх Хуҗиев. Александр Лобанов. Николай Фадин, Николай Батманов бункердан тәүлегенә 500-600 центнер ашлык бушаталар. Эш фронты киң җәелергә өлгерми, басуларны кара кучкыл болытлар күләгәсе каплый. Колхоз механизаторларының чиктән тыш тырышлыклары бө- лон ашлык җыеп алына. Елына күрә уңышы да начар булмый hop гектардан 19 центнерга якын. Хуҗалык унынчы бишьеллыкта дәүлөтко яшь ея-у планын арттырып үти.
Соңгы кишәрлекләрне суктырган квнне берәү дә еенә кайтып китәргә ашык мый. Кыр корабларын басу читенә чыгарып куялар. Колхоз председателе СССР Верховный Советы депутаты Вениамин Георгиевич Арютин комбайнчыларны котлап. кулларын кыса. Минсалих председательгә пөхтәләп бәйләнгән зур бер көлтә суза.
— Быелгы авыр елда җинүебез истәлеге булсын...
Вениамин Георгиевич көлтәне күкрәгенә кыса. Алтын бөртекләрнең йөрәк тибешен, сулышын тыңлый сыман. Сак кына итеп көлтәдән озын кәүсәсе белән берәр башакны суырып ала, комбайнчыларга тоттыра.
— Тук һәм авыр башакны тотып торучы кәүсә нинди нечкә генә, — ди председатель.—Шулай да ул — бөтен кешелек дөньясының тоткасы. Кайдан килә соң аңа шундый илаһи көч-куәт?
Урак батырлары уйга кала. Минсалихның күз алдына туган ягы Зәй районы басулары килеп баса. 1941 елның июнь башында әтисе Хуҗиәхмәт, ике улы Гаяз белән Минсалихны ияртеп, Аксар авылы кырларына алып чыккан иде. Нәкъ менә бүген Вениамин Георгиевич биргән кәүсәне кулына алган кебек, әтисе тоттырган яшел башакларны чәчәк бәйләме төсле, зур бер учма итеп җыйган иде Минсалих. Ата-бабалары кебек. Хуҗиәхмәт абый да кендеге туган туфрагына, туган җиренә береккән кеше иде. Кулларында игенче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү* өчен басулар буйлап йөрергә, яларга икмәк турында матур-матур хикәятләр сөйләргә ярата иде.
— Менә шундый тук башаклар үстерү өчен Кеше, киң күңелле, олы җанлы Кеше, бөртекләрне учларында иркәләп, йомшак туфракка сала. Эшләгән кешегә икмәк юмарт ул. Кеше җирнең җелектәй тәмле суын, кояш нурларының җылысын һәм көмеш яңгыр тамчыларының саф дымы белән тупланып җыйган баһадир көчен аннан ала.
Сталинград җирендә мәңге йокыга талган әтисенең сүзләре әле бүген дә булса Минсалихның колагында яңгырап тора.
Мин Хуҗиевның беренче зур бүләк алган тантаналы көнен хәтерлим. Аңа III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырдылар. Бүләкне кабул иткәндә Минсалих күп нәрЪә турында уйланды. Хезмәттә дә. сугыштагы төсле, батырлык өчен такыр юллар юк. Хезмәт Даны орденын фронтта солдат алган сугышчан бүләк — Дан ордены белән очраклы рәвештә генә чагыштырмыйлар. Яңа орденның өч дәрәҗәсе эш кешесенең хезмәт даны биеклекләренә күтәрелү юлында яулаган җинүләреи чагылдыруын яхшы аңлый иде ул.
Күкрәгенә орден таккан көние кич без аның өендә сөйләшеп утырдык. Хатыны Мөгаллимә өстәлгә шаулап торган самовар китереп куйды. Чәй янына мәктәптән кызлары Сания белән Венера һәм уллары Айрат та кайтып җитте. Балалар әтиләре муенына сырылдылар. Гаилә башлыгы сүзгә җор. тирән мәгънәле итеп сөйли:
— Бу бүләк минем шәхси тырышлыгым нәтиҗәсе генә түгел. Аның нигезенә мәктәптәге беренче дәрес, укытучынын беренче сүзләре, авыл профессиональ-тех- ник училищесында алган белем, остазым Рәкыйп Якуповның тормышчан киңәшләре салынган. Бу бүлектә әти-әни өлеше дә зур. Алар мине эш сөяргә өйрәтеп үстерделәр.
Венераның беренче класска кергән чагы гына иде әле.
— Әти, беренче класста укыган көннәрне хәтерлисеңме син?
— Хәтерлим, бүгенгедәй исемдә. Икмәк дәресе бик тә истә калган.
Укытучыларының класс белән сөйләшүен мин Минсалих авызыннан куен дәфтәренә язып алган идем. Анда мондый юллар сакланган.
— Балалар, хәзер нинди ай?
— Май ае.
— Бу айда нинди бәйрәмнәрне беләсез?
— Беренче Май, Җиңү көне!
— Тагып нинди бойрәмнәр?
Класс тыйып кала. «Майда тагын Икмәк бәйрәме. Язгы чәчү бәйрәме бар, — дип дәвам итә укытучы. — Бу көннәрдә авыл кешеләренең бәйрәме кырда, язгы чәчүдә». Анда эш авыр: җир юеш, әле яңгыр бимазалый, әле коры язгы җилләр
исә. Шулай да анда игенченең хезмәт бәйрәме. Ни эчен? Әлифбадагы халык мәкален укып карыйк: «Язның бер кене ел туйдыра»... Бу сөйләшү Айрат өчен әтисеннән алган Икмәк дәресе була.
Минсалих орден белән бүләкләнгән 1978 елда алтынчы классны тәмамлаган улы әтисенең ярдәмчесе булып эшләде.
— «Уңыш-78» штабының иртәнге утырышы бара. Көн тәртибе: район ком- ♦ байнчыларының соңгы биш көнлек социалистик нәтиҗәләрен чыгаралар. Хуҗиев ун х көн дәвамында беренчелекне үз кулында тоткан. Аның «Колос»ы иген диңгезендә күчмә вымпел җилфердәтеп йөзеп йөрде. Бу юлы да дүрт көн алда барган. Әмма > ахыргы мизгелдә дип әйтерлек аталы-уллы Хуҗиевларның корабы «комга терәлә» о Минсалих. штурвалны улына тоттырып, звенодагы хезмәттәшләренең эшен күзәтер гә киткән иде. Куәтле машина унөч яшьлек Айратка буйсынырга теләми. Малай ♦ «Колос»иы үз ирегенә куярга мәҗбүр. Кишәрлекләр өстеннән аркылыга-буйга китә ® Ярты сәгать ч&масы шулай йөргәч, машина чокырга төшеп туктый. Валикларга £ салам чорнала, илеге ватыла. Машинаны төзәтергә өч сәгатьләп вакыт китә. Күр- °- шеләре йоклап ятмаган икән. «Дружба» колхозыннан Минсалих үкчәсенә басып 2 килгән Хуҗиәхмәтов аларны узып киткән. Шулай итеп, улы белән ашлн башла- г ган елда беренче мәртсбә вымпел алар кулыннан ычкынып тора. Хәер, звено баш- > лыгы үзе моңа артык борчылмый.
—- Ярышның көче бер-береңне уздырып эшләүдә. Шундый оста көндәшләр бул u ганда, штурвалга ныграк ябышасың, күңелгә өстәмә дәрт, беләкләргә көч өстәлгән £ дәй була,— ди ул председательгә.
Алгы сафтан чигенүнең сәбәбе бер: Айрат гаепле. Комбайн тыгылгач, туктап кына торасы иде. Аны төзәтергә сарыф ителгән өч сәгатьтә темпны төшермәскә була иде ич.
Минсалихның кызып китә торган гадәте юк. Улын туздырып ташламый. Шу лай да үзе белән булган гыйбрәтле вакыйганы тәфсилләп сөйләп бирә. «Новосибнр- скидан авыл профессиональ-техник училищесын тәмамлап кайткан чагым. Балем җитәрлек, тик комбайнда мөстәкыйль эшләп караганым юк иде эле. Рәкыйп Яку- повның ярдәмчесе итеп куйдылар. Ул бу басуларны мең кат иңләгән тәҗрибәле кеше. «Я, егет, нәрсәгә өйрәнеп кайттың? Осталыгыңны кырда сынап карыйк».—ди Минем йөрәк түзми. Штурвалга ыргылам. Рәкыйп абыйның бригадир янына китеп барганын сагалап тордым да комбайнга менеп утырдым. Теземнәр өстеннән элдереп китеп тә бардым. Теге башка барып җитә алмадым, машина туктап калды. Тизлек не дөрес куймаганмын икән. Кабаланып Рәкыйп абый килеп җитте. Комбайннан сикереп төшкәнемне сизми дә калдым. «Әй. егет, шулай ярыймы инде? Комбайнын ның эзләрен кара! Теземнәрдәге игеннең яртысы җирдә ләбаса. Камыл өстенә са лынгаи башакларны ялатып алып барырга кирәк. Бер бөртек тә әрәм булмасын»,— дип орыша. Минем өчен ачы сабак булды бу. Эшкә җавапсыз карарга ярамавын аңладым». Әтисе сүзләрен улы күңел дәфтәренә теркәп куя.
Минсалих ул елны «Урак батыры» дигән мактаулы исемне үзендә саклап калу җиңел булмасын яхшы белә иде. Үткән сезонда 9400 центнер суктырды һәм район күләмендә беренчелекне алды. Быел башкалар да шул дәрәҗәгә күтәрелү максаты куялар. «Дружба» колхозыннан Хуҗиәхмстов, Миңнеголоалар, һичшиксез, бу би еклеккә күтәреләчәк. Беренче булу өчен иң киме ун меңие бирергә кирәк. Моны яулау җиңел түгел, әлбәттә. Председатель Арютин дөрес әйтә: «Уракта көчле рух лы, нык холыклы, максатына кыю бара белгән механизатор җиңә»
Урак сентябрь уртасында бетә. Финишка җиткәнче Хуҗиевларның төп көндәш лоре дә сөртенгәләп куялар. Минсалих улы белән булган теге күңелсез хәлнең бүтән кабатлануына юл куймый. Рульне Айратка биргән очракта да комбайннан төшми. Август ахырына комбайн бункерына тугызынчы йолдызны ясыйлар—тугыз мен центнер бар! Калган көннәрдә эш тизлеге бик үк әллә ни булмый. Чөнки соң гы кишәрлекләрне җыеп алу өчен басудан басуга күчеп йөрергә туры килә. Баш ка басуларга барганда машинага Айрат хуҗа була. Ул комбайнны буш кырда йөртергә оста.
Аталы уллы Хуҗиевларның гаилә агрегаты Леиииогорск якларында моңа ка дор күрелмәгән биеклеккә күтәрелә. Алар «Колос» бункерыннан 13 моң ярым
центнер бөртек бушатып ала Унөч йолдыз ясалган машина хуҗасы Мәскәүнең Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукына лаек була. «Урак батыры» башкаладан күкрәгенә күргәзмәнең көмеш медален тагып кайта.
Былтыргы уракның катлаулы шартларда баруы турында әйтелгән иде инде. Шундый авыр елда да «Ленинский путь» колхозында урып-җыю фронтында зур җиңү яулана. Ә менә күршедәге Тукай исемендәге колхозда игенне алып бетерә алмыйлар. Бу Минсалихка тынгылык бирми. Менә-менә кар яварга тора. Игеннең харап булуы бар. Хуҗиев моңа битараф була алмый, билгеле.
— Вениамин Георгиевич, булышып кайтыйк. Звено комбайнчыларының да теләге бар. — ди ул. •
Тәвәккәлләп чыгып китәләр. Эшлисе эш җитәрлек икән әле. Дүрт агрегат белән күршеләрендә 10 мең центнердан күбрәк арыш суктыралар. Аның 3 мең ярым центнерын Хуҗиев комбайны бирә. Яңгырлы елның көзге төнендә дә машиналарын туктатмыйлар. Тукай исемендәге колхоз басуларында күп көч һәм тир түгеп үстерелгән ашлык амбарларга салына. Минсалих. ике колхоз кырында эшләп, үткән рекордын кабатлый.
Хуҗиев звеносында тагын өч комбайн бар. Аларны Николай Батманов, Виктор Муравцев һәм Иван Бсипов йөртә. Механизаторлар звено башлыгыннан яшьрәк, тәҗрибәләре аныкы кебек түгел. Минсалих үз кулы астындагы кешеләрдән югары эш күрсәткечләре һәм сыйфатлы эш таләп итү белән генә чикләнми, шәхси үрнәге, көндәлек ярдәме, файдалы киңәшләре белән аларны нинди генә кырыс шартларда да басуның оста хуҗасы булып калырга өйрәтә..
Игенчегә урак өстенең берсендә дә җиңелгә туры килми. Икмәк күп көч, осталык куеп җыела. Шундый уттай кызу эш өстендә Минсалих көнен-төнен белми, ялы-йокысы белән исәпләшми. Игенче һөнәренә бөтен йөрәге белән бирелгән кеше генә шулай эшли ала. Ул үз хезмәтенә бөтен куәтен, осталыгын бирә, йөрәк җылысын сала. Бу сыйфатлар бала чагыннан ук аның канына сеңгән. Хуҗиевлар гаиләсендә игенче осталыгы нәселдән килә. Хәзер районның танылган комбайнчысы Минсалих мәктәбен Хуҗиевлар династиясенең киләчәк буын вәкиле Айрат дәвам итә.
Вениамин Георгиевич Арютин белән сөйләшеп утырабыз. «Унынчы бишьеллыкның соңгы өч урагында районда Хуҗиевларга тиңләшерлек осталар табылмады. — ди председатель горурланып. — Авылдашларыбыз аталы-уллы Хуҗиевларга зирәклекләре, инициатива күрсәтүләре» игенчегә хас осталыклары өчен чын күңелдән рәхмәт хисләрен белдерәләр. Икесе дә җир уллары алар».
Үткән ел «Ленинский путь» кырларында унбиш агрегат эшли. Алар 60 мең центнерга якын ашлык суктыралар. Шуның яртысын диярлек Хуҗиев звеносы җыя. Тагын бер үзенчәлекле нәрсә: унынчы бишьеллыкта Минсалих 50 мең центнер бөртек җыя. Биш елда — җиде еллык норма! Районда «Колос» комбайны белән суктырылган уртача ашлык алты мең центнер чамасы, ә аныкы — ун мең!
Хуҗиев шул ук шартларда, шундый ук машина белән хезмәт җитештерүчән- леген ике тапкырга күтәрә. Хәзер ул барлык комбайнчылар өчен якты маяк һәм гыйбрәтле үрнәк.
„. Башкалага КПССның XXVI съездына киткәндә делегатларны бер төркем журналистлар озатып кала. Аларның берсе Минсалихтан съездга нинди уйлар белән баруын сорый. «Миңа калса, съезд бездән күпне көтә. Аның тарихи карарларын авылда, әлбәттә, без тормышка ашырырга тиешбез». — дип җавап бирә ул кыска гына.
Съезддан кайткач, райондашлары белән очрашулардагы чыгышларында да ул шушы ук фикерен куәтли.
Минсалих әледән-әле үзенә иң кадерле документ — съезд делегаты мандатын кулына ала. Куе кызыл төстәге кәгазьнең сул ягындагы Ленин рәсеме, янәшәсендә таныш сүзләр: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!», «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе». Шушы мандат белән съезд делегатлары, илебезнең барлык коммунистлары, бөтен халкыбызның ихтыярын үтәп, Ленин партиясе, аның Үзәк Комитеты политикасын яклап тавыш бирделәр.
Мандатына күз салган саен. Минсалих Хужиев уй-фикерләре, күңеле белен съездлар сараена әйләнеп кайта кебек. Башкалада ул туган колхозы, аның киләчәге турында күп уйлый иде. Съездда КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежневның: «Әгәр авыл хуҗалыгы турында тулаем сөйләсәк, аның алдында халык хуҗалыгының башка тармакларындагы кебек шул ук төп проблема тора, ул да булса — нәтиҗәлелек һәм сыйфатны күтәрү», — дигән сүзләреннән чыгып, эшләнәсе эшләрне күзаллый. Бурычлар зур. Алариы тормышка ашыру тырышлык һәм күп көч сорый.
«Ленинский путь» колхозы игенчеләре унберенче бишьеллыкта бөртеклеләрнең тулай җыемын 20 процентка арттыру, ягъни елына 61 62 мең центнерга җиткерү, терлекчеләр сет җитештерүне 5 процентка күтәрү бурычын куйдылар. Колхозчыларның кулыннан килерлек эшләр Моңа үткән бишьеллыкта ышанычлы нигез салынды. Колхозның игенчелек культурасын күтәрү, терлекчелек продуктлары җитеш терүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен 1979 елда КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының, былтыр РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байракларына лаек булуы — шуның ачык дәлиле. Монда коммунист Хуҗиевиың да өлеше бар..
Минсалих Хужиев илебез авыл хуҗалыгы алдында съезд куйган программаны тормышка ашыру өчен аерата тырышып эшли. Ленин партиясенең гади бер члены буларак, съезд карарларын тормышка ашыруда катнашу — коммунист Хужиев өчен зур бәхет һәм горурлык ул