Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР, ГАСЫРЛАР, СУЛАР АГЫШЫНА КАРАП


Илдар Юзеевның иҗат портретына штрихлар
Нишләр идем әгәр:
Халкым бәла-каза кичергәндә, Үз рәхәтем белән чикләнсәм, Илем йезен бәйрәм бизәгәндә Уз кайгыма кереп бикләнсәм.
лдар Юзеевны беренче тапкыр күрүем. 1964 ел. Аның «Ялкын» журналында җаваплы секретарь булып эшлеген чагы. Өстендә кыйммәтле тукымадан тегелгән соргылт костюм. Килеш-килбәте кайсы ягы беләкдер Дәрдмәнднең киенү рәвешен хәтерләтә. Студентлык чорыннан чыгып, бераз акчага тиенгән яшьләр шулай киенергә ярата. Илдарның да шундый көннәре иде булса кирәк.
Беренче күрешү беренче мәхәббәт шикелле көчле һәм тирән тәэсир калдыра. Тәүге күрүдә кешенең бар сыйфатларын бер юлы гомумиләштереп эләктерергә өлгерәсең. Якыннан танышу дәверендә шушы гомумилек аерым сыйфатларга таркала да, аларны икенче мәртәбә җыеп синтезлау өчен шактый вакыт һәм көч түгәргә туры Беренче күрүдә, ни сәбәпледер, Илдарның кимчелекләре күземә бәрелде: үзен кыюсыз дип әйтерлек дәрәҗәдә тыйнак тота, шагыйрьлеге чәчрәп тормый. Сәхнәгә күтәрелеп шигырь сөйләгәндә, залда утыручылардан оялган кебек каушый, газапланып бетә.
Без, кызганычка каршы, кыюлыкны, үткерлекне, соңгы чиктә, беркадәр шомалыкны да яратырга өйрәнгәнбез һәм шундый кешеләрнең күбрәк уңышка ирешәсене өмет баглыйбыз.
Илдар Юэеевның артык тыйнаклыгын, әлеге тыйнаклыкның сәбәпләрен, шагыйрь белән якыннан танышып, тормыш ситуацияләрендә, үэ-үэен тотуын күзәткәннән соң гына аңлыйсың икән. Шагыйрьнең бар кече, гайрәте, мөмкинлекләре аның рухи яшәвенә — намус көченә, вазифа тугрылыгына, вөҗдан эшенә тотылып бетә бара Аның шәхси тормышы рухи батырлык, әхлакый сафлык өчен көрәш белән сугарылган, шуңа күрә, эффектлы кыланышларга, үзен отышлы яктан күрсәтүгә әһәмият биреп тормый ул. «Күңелем минем чиксез кара урман: шаулый, тына, үрли, сына, сайрый, келә, туа, үлә... эзли, таба, күккә аша, сөя, шаша, ыңгыраша. . Күңелем минем чиксез кара урман: өмет өзәр, түзәр, чыдар... Тик кояшлы юлга чыгар». Илдар Юэеевның йерәк, иман, вөҗдан белән язган биографиясе шушы.
И
•иренеп. шул«рг«
М ИРГ А 3 И Я Н ЮНЫС ф ЕЛЛАР. ГАСЫРЛАР. СУЛАР ф
Мии гүя емсез-авазсыэ, Җилкәнсез-юлсыз кораб — Тын тордым еллар, гасырлар. Сулар агышына карап.
Шомлы куркыныч зиндан мин,
— дип башлана поэма һәм кереш сүз тәмамлануга җир астыннан моллар тавышы яңгырый башлый:
Без коллар — без терма төзибез, һай авыр...
Мәңгегә үзгәрмәс кануннар. Без коллар: чыдамнар, сабырлар Дүрт дивар эчендә калырлар, һай авыр.
Камчылар үзәкне өзәләр, һай авыр.-
Ташларны башларга тезелер. Нигезгә салыныр гәүдәбез...
Тираннар коллардан термө салдыртканнар. Терме керәшчеләрне ябып тотарга кирәк булган. Шагыйрь коллык һәм тиранлык тарихларына анализ ясый да: тиранлык та. коллык та битарафлык мохитында гына яши ала дигән нәтиҗәгә килә. Коллыкның массалар битарафлыгыннан тууы тарихи документлар белән дәлиллөнгән. Поэманы укыл чыкканнан соң коллыкның күптәрло булуына күзең ачыла һәм аның әсир төшеп, колбиләүче кулына эләгү генә түгел икәнлеген аңлыйсың. Коллык — тиран әмерен тормышка ашыру, коллык — югарыдан килгән фәрманнарны түбәнгә җибәреп, түрәлектә утыру, коллык — азатлык һәм хакыйкать ечен көрәшүдән баш тарту, ниһаять, коллык—халкың изелгәндә үз рәхәтлегең өчен яшәү. «Таш диаарлар авазы» шушы турыда сөйли.
Поэмада ташлар, диварлар, агымсулар, җир үзе телгә килеп, тарихтагы язмышлар турында сөйли Коллар төзегән таш диварлар тетрәндергеч серләр ача:
Мин термә. Шашкын акылга.
Ирек-хыялга термә...
Мәңге салкын ташларымда Уй-хисләр, серләр саклыйм. Диварларымда- Хыял, Каргыш. Васыятьләр. Сатылу.
Нәфрәт. Сөю. Шашу. Качу.
Хыянәт. Уч. Атылу.
Поэмада берсеннән-берсе аянычлы, тапталып сытылган, тар-мар килгән кеше язмышлары. Әсәрне укыганда туктаусыз тоткыннар ыңгырашуы, аларның нәфрәте, ләгънәте ишетелеп тора. Шушы авазлар бәгырьгә — салкын җил, канга тоз булып үте, тетрәндерә. җанны сыкрандыра.
Берничә эпизод. Билгесез болгар чәчәне: «Идел—туган өем, ^кыйссам, сүзем: көем каен тузларына язылды. Аккаениар яфрак ярдылар, сүзләремне көйгә салдылар... Кызыктырып данга китерделәр ханга, — Нә боерсам — булыр шул, — диер. Сөи кол, — диер, былбыл чәчән, бәнем сараемда бул», — диер. «Тәхетеңне мактап сайрамам... Мин хурлыклы юлны сайламам. Моңлы сазны тартып алдылар, кулларыма богау салдылар».
1600 ел. Рим. Тординон төрмәсе Джордано Бруноның тарих битендә мәңгегә язылып калган әхлакый батырлыгы: «Чиксез ул галәм, җир ялгыз түгел!.. Әйләнеп йөри кояш тирәли. Шушы иманга тугры булганга ябып куйдылар кысык зинданга». (Пәнҗешәмбе көнне иртә белән җинаятьче дәһри Джордано Бруно Чәчәкләр мәйданында тере килеш утта яндырылды).
1774 ел. Казан төрмәсе. Пугачев полковнигы Мөсәгүт Гомәров. «Битемдә өч тамга, тәнемә сугалар, сугалар вөҗданга .. Аркамнан — кан тама... Тән чыдар, җан чыдар, чыжылдый камчылар. Йөз илле мәртәбә, йөз илле мәртәбә чәчри ал тамчылар. Җан чыгар, җәлладлар гәүдәмне яшерер, йөз илле яз булыр, йеэ илле кез булыр, онытма, нәселем»
Поэмада язмышлары күрсәтелгән тоткыннарның исемнәрен генә искә төшерик: «Җир һәм азатлык» хәрәкәтенең мәшһүр җитәкчесе, үлем җәзасы көткәндә реактив космик аппарат проектын төзеп калдырган Николай Кибальчич, протест йөзеннән башын таш диварга бәреп ярган декабрист Булатов, Петропавел равелинында үз-үэен яндырган революционерка Мария Ветрова, Владимир Ильич Ленин, Заксхаузен тоткыннары, Юлиус Фучик, Анна Франк, Фелисьен Җоли, Муса Җәлил, Хулиан Нримау һәм башкалар
Поэманы укый башлау белен Бетховенныкына тиң көчле музыка яңгыравын ишетеп апасың. Укып чыкканнан соң да әле шул көй бик озак яңгырап ’«оа. Сулышы һем

1 ЮНЫС ф ЕЛЛАР. ГАСЫРЛАР. СУЛАР ф
Илдар язган җырларның күбесе калык моңына өйләнде «Яшьлек дустыма». «Төнбоек». «Сине уйлап янам», «Янар чәчәк», «Бишек җыры», «Хыяллар», «Яшьлегемнең язы»... Юзеев халык җырларының нечкәлеген, тылсымын бел».
■ Яшь наратлар» каен җырлап киттең
Көмеш кыңгырвулы пар атт*.
Озатып кайтам сине, карый-иарый
Бөдрәләнеп ускән наратка.
Басылмады йерәк ярсулары.
Басылса да юллар тузаны».
Бу җыр Тукай «Пар ат»ының дәвамы булып ишетел».
Татар халык җырларында читке китүгә. аерылышуга аеруча зур урын бирелген. Революциягә кадер җирсезлек күпләрне бәхет эзләп читкә китәргә мәҗбүр иткән. Бүгенге кендә урбанизация, армия, укырга китү яшь егетләрне туктаусыз авылдан суырып альт тора. Аерылышу һәр кешенең башыннан үткән хәл. Бәлки шуңа күрә дә «Яшь наратлар» җыры безне дулкынландыра торгандыр? «Бөдрәләнеп үскән яшь нарат» безне озатып калган беренче ярны хәтерләтә, саф, нечкә тойгылар уятып, йөрәкне ешрак тибәргә меи^үр итә. «Яшь наратлар» безнең шигърияткә Хәсән Туфан «Ак каен»ының гүзәл сеңелесе булып керде.
Илдар Юзеев — Тукай, Кандалый, Дәрдмәнд әсәрләрен өйрәнеп. Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәрдән турыдан-туры сабак алып тәрбияләнгән шагыйрь. Безнең шигъриятебез әдәплелек, тыйнакльм белән көчле. Шушы кыйммәтле сыйфатны Хәсән Туфан. Сибгат Хәким кебек ил агалары белән бергә урта буын вәкиле Илдар Юзеев та саклап килә.
Илдар Юзеев — шигъриятебезнең офыкларын киңәйткән, зур гуманистик проблемалар күтәргән, фикер тирәнлеге белән танылган шагыйрь. Аның иҗаты һаман ныгый бара. Ул язган шигырьләрнең вакыт үткән саен бәясе күтәрелә