Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУЛКЫННАР НИ СӨЙЛИ...


засым килмәгез »де бу мәкаләне Күңелне тырнап торган борчуларны деньяга чыгарасы килмәгән иде Уңгылыксыэ авторны кызгану да, аны рәнҗетүдән сагаю да сәбәпче булгандыр моңа. Аннары, «Дулкыннар ни сөйли?»— Вергаэовның беренче китабы, димәк, әдә-биятка заявкасы гына әле дип тә ташлама ясарга мөмкин иде. Ни дисәң дә. сайлап алган материалын яхшы ук үзләштереп, шома гына бәян итеп чыга алган икән, үз- үзеиә тәнкыйди күз белән карарга, беренче уңышсыэлыгыннан гыйбрәт алырга да сәләтле булырга тиеш ул...
Бәлки хәтерегездәдер, «Дулкыннар.»— тегүчелеккә укучы кызларның «дөнья белән танышып йөрүе» турында сөйләүче әсәр. Аның геройларын намус һәм сафлык булачак һөнәреңне ярату һәм тормышта үз урыныңны табу кебек мөһим мәсьәләләр борчый. Укучы күз алдыннан төрле вакыйгалар тезелеп үтә Фәрдәнә исемле кызның бер-бер артлы намусын, дусларын һем киләчәккә ышанычын югалтуы... Илү- зәнең күптән аерылышкан әтисе берен әнисен, һөнәр һәм кешеләр матурлыгын, ниһаять, беренче мәхәббәтен аңларга омтылуы... Автор тегү эшенең үзенчәлекләрен белеп тасвирлый, күл очракта тормышчан детальләр төгәллегенә ирешә Балет карарга җыенган кызларның фабрика заказын үтәү өчең дәрестән соң эшкә калуы, бетен дөньясына кул селтәгән Фәр- дәнәнең авыру кызчык янында утыруы кебек эпизодлар истә калырлык.
Ләкин әсәрне тулысынча укып чыккач, андагы вакыйгалар агышы әле әдәбият факты булып җитешә алмаган тормыш фактларын теркәү, аерым фикерләргә тасвирлама рәвешен хәтерләтә башлый Персонажлар күңелендәге тирән һәм каршылыклы хисләр, уйланулар дип тәкъдим ителгән урыннар күл очракта гади генә күренешләрне. әһәмияте де булмаган күзәтү
ләрне артык юмарт «фәлсәфә» белән сыегайту булып чыга Болей да вак тойгылар, кичерешләр кат-кат шәрехләп бирүләр нә-тиҗәсендә тагын да ваклана. Шуның естенә ясалма киртәләр, юри буташтырулар белем конфликтны тирәнәйтергә тырышу эчпо- шыргыч тәэсирне тагын да көчәйтә геиә. Кызларның үзара монәсәбәтлерен сурәт-ләгәндә дә. егетләр арасындагы «коиф- ликтвны ачыклаганда да бу хәл нык кома-чаулый авторга.
.Әсәрнең тулаем уңышсыэлыгы зур мәсьәләләрне әнә шулай — тәбәнәк каланчадан торып хәл итәргә азаплануда
А Вергаэовның беренче китабына болай озаклап тукталуның ике сәбәбе бәр Берен-чедән. үз вакытында аның хакында матбугатта фикер әйтелми калды шикелле Мирсәй ага Әмирнең иң соңгы ныгышларыннан берсендә әлеге повесть»^ да күздә тотып әйткән сүзләре хәтердә «Кайбер әсәрләрнең тиешенчә эшләнеп җитмәгән хелдэ. иң югары таләпләрдән чыгыл редахциәленме- гән килеш матбугатка чыгулары да түгел, шундый әсәрләр уңае белен җитди тәнкыйть сүзе җитәрлек булмавы күңелне борчый». — дигән иде ул! Икенчедән. «Дулкыннар ни сәйлнГ» әсәренде ярылып яткан кимчелекләргә без тәҗрибәсезлек җимеше дип ташлама ясап торган арада автор икенче повестен «бүлек итәргә» дә өлгерде һвм баштагы ялгышларыннан күзгә чалынырлык нәтиҗә ясамагамлыгын күрсәтте
Үзенең асылы белән бу әсәр дә хәлиткеч бер ноктада сүтелә башлаган хатирәләр чылбырыннан гыйбарәт Тышкы формасын нан башлап, геройлар күңелендәге киче решларне. уй-фикер хәрәкәтен сурәтләү ге кадәр таныш юлдан — «Дулкыннар «да сыналган, әмма укучыга юл таба алмаган алымнарын кабатлау юлыннан бара уп Кыскасы, бер үк ачкыч икенче повесть мо загына да ярап куйган
Я
шындагы героик сәхифәләрне терелткән
әсәрләр шактый... Бүген шул хакта сүз әйтергә
алыну үзе зур җаваплылык йөкли. Изге керәш
кайтавазының яңа аһәңнәрен ишеткәнме
автор? Шул елларга бүгенге көн биеклегеннән
карап, замандашларын уйландырырлык яңа сүз
әйтергә җыенамы ул?
Беренче карашка ук, әсәрдә әлеге катлаулы
көрәшнең яңа төсмерләре ачыла дип булмый:
ул шактый тапталган юлдан бара, кайбер
очракларда схема дәрәҗәсендә гадиләштереп
сурәтләү белән дә мавыгып китүләр бар. Бер
якта — кулак Минай һәм аның иярченнәре,
икенче якта — япа-ялгыз дип әйтерлек Сәгадәт.
Кулак дигәнен аерып алу читен түгел: моңарчы
безгә билгеле әсәрләрдән үк таныш «кызгылт
чырайлы» образ күз алдына килә. Сәгадәт
язмышы исә азмы-күпме кызыксыну
уятырлык. Бер ел гына бергә яшәп калган ире
сугыщта һәлак була, яшь баласы ачлыктан
шешенеп үлә. Коточкыч ялгызлыгы һәм үз-
үзен корбан итүе ничектер акланып.
аңлашылып җитмәсә дә, бу хатынның һәртөрле
изүгә, искелеккә каршы чыгу сәбәпләре
шактый ззлекле тасвирлана.
Әсәрнең эчтәлеген сөйләп тору хаҗәте юктыр.
Аның асылына — шәхси милекчелек
шаукымыннан арына алмаган ир белән колхоз
өчен җанын да аямаган хатын арасындагы
конфликтка игътибар итик. Дөрес. Җамалиның
күңелендә тарткалашкан ике «мин» кебек үк,
бу конфликт та әдәбият өчен яңа түгел. Бәлки
биредә мәсьәләгә яңа караш, яңа мөнәсәбәт
белән очрашырбыз?
Кызганычка каршы. повесть катлаулы чорның
катлаулы проблемаларын читләтеп узарга
тьГрыша, аларны психологик яктан гына түгел,
иҗтимагый тамырлары белән дә ачып
күрсәтергә батырчылык итми. Аның каравы,
мал кайгысы белән булашып. үзенең якын
кешесен югалтуын да сизми калган Җамали
әсәрнең буеннан-буена принципиаль рәвештә
үзгәрешсез калдырыла. Еллар үткәч кенә,
имештер, шул бәндәне вөҗданы Үтәмеш
кыясына алып менә һәм Сәгадәт кыяфәтенә
кереп сүз алырга карар кыла. Әлеге диалог,
бердән, кычкырып торган ясалмалыгы белән
күңелне кайтарса, икенчедән, хәтта вөҗдан
уянуның да, әхлакый әһәмиятеннән бигрәк,
сюжет кору өчен бер трюк сыйфатында хезмәт
итүе гаҗәпләндерә. Вөҗданың өрәк булып
купсын да. якаңнан эләктереп алсын әле!.. Әнә
шундый ясалма конструкцияләргә ябышып,
очы-очка ялганып җитмәгән фикерләр
тернәкләнә. Бер кечкенә генә мисал. Авторга
ышансаң, Җамалиның Сәгадәттән соң эшләгән
эшләре бер ук вакытта аннан «качып тору» һәм
аңа «якынаер өчен» булып чыга.
Гомумән, геройларны сәерлек томаны белән
өретеп алырга тырышу, кайдадыр нәрсәнедер
әйтеп бетермәү һәм аерым күренешләргә
«күпкырлы» мәгънә бирү — проблеманы бөтен
җитдилеге белән чишәргә алынмау,
мәсьәләнең асылына төшәргә теләмәү билгесе.
Иң хәтәре шул: күзгә фәлсәфә төтене җибәреп,
әйтер сүзең булмауны, дулкынландырырлык
язмышлар ача алмавыңны капларга азаплану
бер генә авторның бәяасе түгел. Әйтик, соңгы
еллардагы әсәрләребездә рәссам геройларның
күбәеп китүе һәм аларның бу дөньяны
«рәссамнарча» күрүенә тырышып- тырмашып
басым ясавыбыз да — шушы хәлнең бер
чагылышы түгелмени!
А Вергазовның Мәләге, әнә, — ачык социаль
максаты булмаган ат карагы, хәтта нәзерен
үтисе булса да, активистка Сәгадәтнең үзе
килгәнен көтеп. Кирәмәт чокырында ята.
Холык-фикер үзенчәлеге аңлашылмаган
геройны тасвирлавы бик кыен авторга: ул бу
хәлдән Мәләкне сүз саен «тфү» дип төкертеп
кенә котылырга чамалый. Хәер, Җамалины да
асылда «җә, җук, җарый» дип сөйләнүләре
белән тешкә тиюеннән, Исмайны исә
дулкынланган чакта тотлыгуыннан гына танып
калса калыр укучы!
Тел турында сүз чыккан икән, күп санлы
төгәлсезлекләрне атап тормастан, Верга- зов
каләменә хас тагын бер үзенчәлеккә һичшиксез
күз салып- үтәргә кирәктер. Кайвакыт
ниндидер ым-ишарәлөр, туры- дан-туры
характеристика бирү ялыктыра башласа,
хикәяләүне оэын-озын диалоглар белән
төрләндереп җибәрергә ярата ул. Диалогларга
сүзне жәлләп тормый, шунлыктан, теләк
булганда, аларны кыскартырга да. яисә дәвам
итәргә дә мөмкин. Ва- кыт-вакыт геройлар
укучы ишетсен, белеп калсын өчен генә
сөйләшә башлыйлар. Гомумән, Азат Вергаэов
үзенең күпчелек геройларын икегә аерырга һәм
алар арасында капма-каршы уйлар бәрелеше
оештырган булып, асылда икесеннән бер үк
сүзне сөйләтергә ярата. Шулай да, әйтелгән
кимчелекләренә дә карамастан, геройларның
үзләренә сүз бирү гомуми фонда җанлырак,
сәнгатьлерәк булуы белән ае рылып тора.
■Тешу» әсәрендә кызыксынып укыла торган
аерым эпизодлар да бар. Детальләштерергә.
тәфсилләргә яратуы белән узе сурәтләгән
вакыйгаларга укучының ышанычын арттыра
автор. Әмма куп кенә детальләр. күренешләр
ахыргача уйланып җитмәгән Нәтиҗәдә,
аларның әһәмияте бермә-бер кими, яисә бу хәл
әсәрнең гомуми агышын аңлауга комачаулый
башлый Җамалиның ат суюы. Сәгадәтнең
баласы үлү, Сәгадәтнең үтерелүе кебек күре-
нешләр чеп-чи натурализмы белән тәннәрне
чымырдатып җибәрә Хәтта, безнең шул
урында тетрәнәсебеэне алдан күреп, автор
бертерле ләззәт кичермиме икән, диген шик тә
тәшә күңелгә Бер үк вакытта кичерешләр
тирәнлеген тасвирлаудагы «эчсезлек,
дәрмансызлык ярылып ята «Дулкыннар ни
сейли?»дә үк Илүзәнең бер-ике тапкыр
«күкрәгеннән кайнар дулкын күтәрелгән» иде.
«Ташу»да да Сәгадәтнең бетен халәтен
«күкрәге эченнән күтәрелеп килгән кайнар
дулкын» һәм язгы ташу белән аңлатып бару
эчне пошыра башлый. Гомумән дә. «хәсрәт
утын имен баганага кысыл сүндергән иде»,
«эче тулы ялкын дерлоде Тәтене ургылып авы-
зыннан чыгар тесле иде», кебек чагыштырулар
ос-остене еелеп, бик ишәеп киткәч, мондый
кичерешләрнең чынлыгына шикләнә
башлыйсың
Соңгы чиктә бу — авторның суз стихиясенә
баш бирүе генә түгел, тормыш дәреслегенә
хилафлык итүе булып аңлашыла. Беренче
әсәренең композиция алымыннан гына чыгып
«Дулкыннәр ни сейлн!» дип аталуы, журнал
вариантында «Нәзер» булып укылган
повестьның, китапка әверелгәндә. ташу
хакындагы сүзнең сузыла
алыштыруы да — күбрәк әнә шул тышкы
билгеләр турында кайгырту җимеше. Икенче
терле әйткәндә, нәзернең һем ташуның
мәгънәви йеклемәсе бик аз. әсәрнең буыны
шактый сыек булуы аның исемен үзгәртүдә,
«нәзер» тешенчосем яңабаштан аңлатырга
маташуда һәм кнтәп вариантында ташу
турындагы фәлсәфәне махсус куерта тешүдә дә
күренә Иң аянычы шунда: сурәт һем хикәяләү
тегәлсез- легә тормышны аналнзлаудагы
ялгышлардан. фикер тегәлсезлекләреннән
килеп чыга. Тәҗрибәсезлек әстенә. ачык
максат һем ориентирлар булмаганда, йокысыз
тәннәр хисабына башкарган хезмәтнең дә нә-
тиҗәсе без кеткәйчә барып чыкмый икән
■Ташу» һәм «Дулкыннар...» әнә шул хакта
Соңгы сүз итеп нәрсә әйтергә мемнии!
Телгә алынган ике әсәрдәге кимчелекләр бүтән
яшьләргә «агылмый дип йомып кую да,
башкалар да хатадан хали түгел дип. бетен
капкага дегет сылап чыгу да гаделлек булмас
иде. Ләкин, беренче гене адымы бит дип. башта
авторның кыек басып китүен күрмәмешкә
салышу, ә бераздан аның «яссы табанлы»
булып чыгуын күрә торып, белә торып,
«үзенчәлекле азучы киле» рәвешендәге юмарт
бәяләр элешү дә яшьләр иҗатында һем
гомумән иҗатта җаваплылык критерийларын
түбәней-е. Киеме белән түгел, асылы белән
кызыклы яшьтәшләребез әдәбиятка килә тора
Алар хуплеуга да. киңәшкә дә мохтаҗ.