ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
СССР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VII СЪЕЗДЫ
ХаЛ'ык интереслары белән яшәргә, тормыш
дөреслеген расларга, коммунистик төзелештә
актив катнашырга — күпмилләтле совет
әдәбияты осталары үзләренең төп бурычларын
әнә шунда күрәләр
Әдипләребезнең заман һәм халык ал-
дындагы җаваплылыгы мәсьәләсе 30 июнь дә
Мәскәудә, Кремльнең Зур сараенда ачылган
СССР язучыларының VII съезды
делегатларының игътибар үзәгендә торды
«КПССның XXVI съезды карарлары як-
тылыгында коммунизм өчен көрәштә совет
әдәбияты һәм аның бурычлары» турында
СССР Язучылар союзы идарәсенең отчет
докладын идарәнең беренче секретаре Г М.
Марков ясады. Ул үткән бишьеллык та куп
милләтле совет әдәбиятының төп үсеш
тенденцияләрен җентекләп анализлады, аның
тәрбияви әһәмиятенә, югары идея художество
сыйфатларына тукталды
Г Марков съезд һәм барлык совет язу-
чылары исеменнән ленинчыл КПСС Үзәк
Комитетын, Совет иле әдәбиятчылары Ком-
мунистлар партиясе байрагы астына тагын да
тыгызрак тупланырлар һәм коммунизм төзүче
совет кешесе, безнең геронк заманыбыз
турында талантлы, чын мәгънәсендә партияле,
халыкчан әсәрләр тудырырлар, дип
ышандырды.
Ижадн фнкер алышуларда хәзерге әдәби
процесска жентекле анализ ясалды, бү генге
нәфис сүз сәнгатенең үсеше партия
позицияләреннән торып, зур таләпчәнлек
белән тикшерелде.
Съезд үзенең эшен сигез комиссиягә бү-
ленеп дәвам итте. Комиссия утырышларында
әдәби иҗат эшенең аеруча актуаль
проблемалары буенча үткәрелгән сөйләшү-
ләрдә Татарстан язучыларыннан Гариф Ахунов
һәм Шәүкәт Галиев чыгыш ясады
Аннары Язучылар союзының җитәкче
органнарын сайлау үткәрелде Татарстаннан Г А
Ахунов һәм Р. И Вәлиев СССР Язучылар союзы
идарәсе членнары итеп сайландылар.
СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ИДАРӘСЕ ПЛЕНУМЫ
Съезд сайлаган идарәнең беренче плену мы
СССР Язучылар союзы идарәсенең беренче
секретаре итеп Г М Марковны сайлады Ә яна
сайланган идарә секретарь лары арасында
автономияле республика лардан А М
Мирзаһнтов (Башкортстан), Р Ә Гамзатов
(ДагстанГ А. П. Кешоков (Кабарда-Балкария), Г
А. Ахунов (Татар стан) иптәшләр бар
ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ КӨНДӘЛЕГЕ
Республикабызда Каракалпакстан АССР
әдәбияты һәм сәнгате көннәре зур оешканлык
һәм туганлык хисләре белән, илебез
халыклары дуслыгының бер гәүдәләнеше
рәвешендә үтте.
18 июньдә Казан ерак Каракалпакстан-
нан килгән якын дусларны якты йөз, чәчәкләр
һәм музыка белән каршы алды. Кунакларны
каршылауга багышланган митингта КПССның
Татарстан өлкә комитетының беренче
секретаре Р М. Мусин, ТАССР Верховный
Советы Президиумы Председателе С. Г
Батыев, ТАССР Министрлар Советы
председателе Г. И Усманов, КПССның
Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф
Вәлиев, республиканың һәм Казан шәһәренең
партия, совет оешмалары җитәкчеләре, хезмәт
коллективлары һәм иҗат оешмалары
вәкилләре катнашты Анда кунакларга сәламләү
сүзе белән ТАССР культура министры И. Н
Алиев мөрәҗәгать итте. Ул ике автономияле
республикалардагы әдәбият һәм сәнгать көн-
нәренең КПСС Үзәк Комитеты секретариаты
карары белән үткәрелүенә, партиябезнең
миллн культураларны үстерү турында даими
кайгыртучанлык күрсәтүенә басым ясап әйтте.
Үзенең җавап сүзендә Каракалпакстан
АССР культура министры А. X Ходайбир- гәнов
туганнарча җылы каршылаган өчен кайнар
рәхмәт белдерде Бу әдәбият һәм сәнгать
көннәре ике халык бәйрәме генә булып
калмаячак, илебездәге барлык халыкларның
дуслыгы тантанасына әвереләчәк, диде ул.
Шул ук көнне Каракалпакстан әдәбияты һәм
сәнгате бәйрәмендә катнашучылардан бер
төркем Казанның В И. Ленин исеме белән бәйле
һәм башка истәлекле урыннары белән
танышты.
19 июньдә М Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театрында Татар-
станда Каракалпакстан әдәбияты һәм сәнгате
көннәрен ачуга багышланган тантаналы кичә
булды Кадерле кунАклар белән очрашуга
эшчеләр һәм фәнни коллективлар вәкилләре,
язучылар, сәнгать эшлеклеләре, укучы яшьләр
килде.
Тантаналы кичәне ТАССР Верховный
Советы Президиумы Председателе С. Г Батыев
ачты Советлар Союзы Гимны яңгырады Көчле
алкышлар астында иптәш Л И Брежнев
җитәкчелегендә КПСС Үзәк Комитеты
Политбюросы составында почетлы президиум
сайланды
Тантаналы кичәдә КПССның Татарстан
влкә комитетының беренче секретаре Р М
Мусин һәм Үзбәкстан Компартиясенең
Каракалпакстан өлкә комитеты секре таре К Е.
Юсупов иптәшләр чыгыш яса ды
Аннары ТАССР Язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов. Каракал пакстан
АССРның халык шагыйре Ибра һнм Юсупов сүз
алды Кунакларны Казан дәүләт университеты
студенткасы Г Куд рявцева. ТАССРның
атказанган төзүчесе. Ленин комсомолы
премиясе лауреаты В Мәуликов котладылар
Кичә Каракал пакстан АССР сәнгать
осталарының зур концерты белән тәмамланды
19 июньдә ТАССР Художниклар союзы ның
күргәзмәләр залында Каракалпакстан АССР
рәссамнары, сәнгать осталары нжа тына
багышланган күргәзмә ачылды Күргәзмәне ачу
тантанасында Татарстан Ху дожниклар союзы
идарәсе председателе Ә Тумашев. ККАССР
Художниклар союзы идарәсе председателе Ж
Изентаев. «Ка ракалпакстан» китап нәшрияты
директоры X Жумашев. Каракалпакстанның
халык шагыйре Т Сәетҗанов иптәшләр чыгыш
ясады Бу тантанада КПССның Татарстан өлкә
комитеты секретаре М Ф Вәлиев. Үзбәкстан
Компартиясенең Каракалпакстан өлкә
комитеты секретаре К Е Юсупов иптәшләр
катнашты
Шул ук көнне Казанның «Родина» ки
нотеатрында Каракалпакстан әдәбияты һәм
сәнгате көннәренә багышланган кинофестн
вальне ачу тантанасы булды. Аны кереш сүз
белән Казан кинохроника студиясе ди ректоры,
ТАССР Кинематографистлар союзы
идарәсенең беренче секретаре И Н. Алексеев
ачты Кунаклар исеменнән җавап сүзе белән
«Уэкинохроника» сту диясенең Каракалпакстан
филиалы дирек торы Н. Н. Дәүкәров чыкты. Ул
Совет Каракалпакстаны сәнгатькәрләренең кие
ренке хезмәте, алар яулаган үрләр турын да
сөйләде
20 июньдә Каракалпакстаннан килгән
кунакларны Түбәы Кама шәһәре хезмәт
чәннәре каршылады Составында Үзбәкстан
Компартиясенең Каракалпакстан өлкә ко
мнтеты секретаре К Е Юсупов. ККАССР
культура министры А X Ходайбнргәнов әдәбият
һәм сәнгать әһелләре булган де легацияне
КПССның Татарстан өлкә коми теты секретаре
М Ф Вәлиев. ТАССР куль тура министры И Н
Алиев, республика җәмәгатьчелеге вәкилләре
озатып йөрде
Каракалпакстан әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре шәһәр төзелешләре, нефть хи-
миясе һәм шин җитештерү промышленносте
гигантлары белән таныштылар Оч рашу
бәйрәме кичен Түбән Каманың Тех ника
йортында дәвам итте Нефтьчеләр, шинчылар,
төзүчеләп һәм монтажчылар Бердах
исемендәге Каракалпакстан дәүләт
филармониясенең «Айкулаш» ансамбле
концертын карадылар
Минзәләдә Каракалпакстаннан килгән
дусларны район хезмәт ияләре исеменнән
КПСС райкомының беренче секретаре Г Ш
Гыйлаҗев сәламләде Жавап сүзе белән
Үзбәкстан ССР Фәннәр Академия сенең
Каракалпакстан филиалы президну мы
председателе. Үзбәкстан ССР Фәннәр
Академиясе академигы Сабир Камалов чыкты.
Очрашу чын дуслык, туганлык тан танасына
әверелде Кунакларны ТАССР Министрлар
Советы Председателе урынба сары М X
Хәсәнов озатып йөрде Шул ук көнне Мнизәлә
район культура сараенда Дуслык кичәсе булды
21 июньдә Каракалпакстан әдәбияты һәм
сәнгате бәйрәменә килгән кунаклар группалары
Казанның Киров районында, Әлмәттә,
Актаныш. Арча районнарында һәм Чаллыда
халкыбызның традицион Са бан туенда
катнаштылар
Чаллыда, шәһәр Советы башкарма ко-
митеты карары белән, яңа төзелә торган зур
бульварга Каракалпакстан әдәбияты классигы
Бердах нсемен бирүгә багышлан ган тантаналы
митинг булды
Митингта халык депутатларының Ав
тозавод район Советы башкарма комите ты
председателе Р М Бәдгытдинов, Ка
ракалпакстан АССР культура министры А X
Ходайбнргәнов, Чаллы язучылар оешмасының
җаваплы секретаре Разил Вәлиен. Үзбәкстан
ССР һәм Каракалпакстан АССРның халык
шагыйре Жолморза Ай морзаев чыгыш ясады
Шул ук көнне ки чсн Каракалпакстан әдәбияты
һәм сәнгате бәйрәме Тукай районының
«Гигант» совхозы культура йортында дәвам
итте
22 июньдә Каракалпакстаннан килгән
кунакларны халык депутатларының Чал лы
шәһәр Советы башкарма комитеты
председателе Р Р Гыйлаҗев кабул итте
Татарстанда Каракалпакстан АССР әдә-
бияты һәм сәнгате көннәрендә катнашу
чыларның аерым группалары шулай ук Сарман,
Азнакай. Мөслим районнары хез мәт ияләре.
«Полимерфото» заводы. Хезмәт Кызыл
Байрагы орденлы «Теплокон троль»
производство берләшмәсе мичеләре, инженер-
техннклары һәм хезмәткәрләре бе лән
очраштылар
Республикабыз хезмәт ияләренә культу ра
хезмәте күрсәтү буенча зур »ш башка рулары
өчен ләм әдәбият сәнгать көннәре уңаеннан.
Татарстан АССР Верховный Советы Указы
белән. Каракалпакстанның бер төркем
артистларына һәм культура работ инкларына
ТАССРның мактаулы исемнәре бирелде.
23 июньдә В И. Ленин исемендәге рес
публика китапханәсендә Каракалпакстан
һәм Татарстан азучыларының әдәби очрашуы
үткәрелде Аны ТАССР Язучылар союзы партия
оешмасы секретаре, тәнкыйть че Ринат
Мөхәммәдиен ачты
Әдәбиятта тарихи һәм тарихн-револю-
цион тема турында иҗади сөйләшүдә ККАССР
Язучылар союзы идарәсе председателе.
Каракалпакстаннын халык язучысы
Түләпбнргән Каипбиргәнов, әдәбият галиме
Аденбай Таҗнморатов. Үзбәкстан һ.<м
Каракалпакстаннын халык шагыйре
Теләүбиргән Җомаморатов, тәнкыйтьче һәм
әдәбият белгече Рафаэль Мостафнн, прозаик
Атилла Расих, әдәбият белгече Фәрит
Хатыйпов чыгыш ясады Алар ике тугандаш
әдәбиятта тарихи һәм тарнхи-ре- волюцнон
теманын гәүдәләнеше, бу юнәлештә
язучыларыбызның иҗади хезмәттәшлеге
турында уй-фикерләре һәм теләкләре белән
уртаклаштылар.
Очрашуның икенче өлешендә Каракал-
пакстан әдипләре Ж.олморза Айморзаев,
Ибраһнм Юсупов, Теләүбиргән Жомамо- ратов,
Таҗетдин Сәетжанов, татар ша гыйрьләре
Снбгат Хәким, Нәби Дәүли, Илдар Юзеев
халыклар дуслыгына багышланган
шигырьләрен укыдылар.
Әдәби очрашуда Үзбәкстан Компартия-
сенең Каракалпакстан өлкә комитетының
пропаганда бүлеге мөдире Б И Исмаилов,
КПССнын Татарстан өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире М. М Мусин катнашты.
Каракалпакстаннан килгән кунаклар белән
нҗадн очрашулар шулай ук Казан дәүләт
консерваториясенең кече залында —
республикабыз композиторлары белән булды
Каракалпакстан сәнгать кәрләрен ТАССР
Композиторлар союзы идарәсе председателе
М. 3 Яруллин һәм ТАССР Художниклар союзы
идарәсе председателе Ә И Тумашев
тәбрикләде.
23 июньдә Татарстанда халыклар дус
лыгының гүзәл бәйрәме — Каракалпакстан
әдәбияты һәм сәнгате көннәре тәмамлануга
багышланган тантаналы кичә булды. Аны КПСС
өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев ачты.
Кичәдә катнашучылар ТАССР Министрлар
Советы Президиумы Председателе Г И.
Усманов һәм Үзбәкстан компартиясенең
Каракалпакстан өлкә комитеты секретаре К Е
Юсупов чыгышларын зур игътибар белән
тыңладылар
Тантаналы кичәдә шулай ук «Теггло-
контроль» производство берләшмәсе слесаре
Социалистик Хезмәт Герое Н М Гыйлаҗен,
Каракалпакстан АССРның халык язучысы,
ККАССР Язучылар союзы идарәсе
председателе Т. Каипбиргәнов чыгыш ясады
Үзбәкстан ССР һәм Каракалпакстан АССРның
халык шагыйре Т Җомамора- тов үзенең
Казанга багышланган яна шигырен укыды
Кичә Каракалпакстан сәнгате осталарының
зур бәйрәм концерты белән тәмам ланды
Кунакларның һәр чыгышы көчле алкышлар
белән бүленде Дуслар яңа очрашуларга кадәр
саубуллаштылар
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР
СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ
Идарәнең киңәйтелгән утырышында СССР
язучыларының VII съезды һәм Татарстанда
үткәрелгән Каракалпакстан әдәбияты һәм
сәнгате көннәренең йомгаклары каралды. Ике
утырыш арасында идарә башкарган эшләр
турында отчет тыңланды һәм союз идарәсенең.
Чаллы һәм Әлмәт язучылар оешмалары, иҗат
секцияләре, җәмәгать комиссияләре, әдәби
консультантлар. әдәбиятны пропагандалау
бюросы һәм Г Тукай нсеменДәге клубның 1981
елның икенче яртысында эш планнары, шулай
ук юбилей һәм мирас комиссияләре составы
расланды.