Логотип Казан Утлары
Шигърият

БОЛГАРДА УЙЛАНУЛАР


Катламнар
Катлам-катлам тарих ята Гасырларга бүленеп... Халыклар аһ-зары кайта Күз яшенә эленеп.
Җир үзәгенә җиткәнче Туфрак еч тестә генә. Эзләре ерак китмәгән Яталар өстә генә...
Әйтерсең, шулай тиеш дип, Табигать үзе бүлгән. Яңадан хисап алырга Кемнәр киләсен белгән.
..Денья яралган көннәрдә Тарих ак төстә булган.
Ак көннәр, төннәргә кереп Ак балчыкка уелган...
Кешелек барлыкка килгәч, Кызарган дошманлыктан. Калын катлам булып ауган Яшәеш кушканлыктан...
Җанга иң якын туфракның Өстә ятканы кара... Кинокадрлар шикелле, Гасырлар үтеп бара.
.. Катлам-катлам тарих ята Бары өч төскә кереп. Уйландыра. Ак көннәргә Китәрсең күк йөгереп.
Археологик күзәтү
...Прессланган илләр ята, Прессланган кешелек.
Кыя булып алларыңа Төшәр кебек ишелеп.
Өскә калкып чыгалмаган Шәһәрләр уйга талган. Җиргә кабат кайтыр өчен, Музейлар өчен калган.
Юктан бар булып дөньяга Килгән сөякләр ята. Кешелек бөртекләп җыйган, Янган теләкләр кайта.
Яшел бөреләр чыгарган Табигать җиргә иңгән. Бу туфракка үзәк өзгеч Кыска гомерләр сеңгән.
Егерме гасырлык халык — Мәңгелек башы гына. Баш идерә баш очына Куелган ташы гына.
Кайчандыр
Шул ук туфрак, шул ук һава, Шул кебек урманнары.
Булгандыр булат уракның Учмалар урганнары.
Шул Идел һаман тынгысыз Балык күк бәргәләнә.
Шул саллар һаман ага күк Тезелеп әрдәнәгә.
Шулдыр — һаман «Җитәм!»—диеп Йөгерешкән кылганнар...
...Шушы җирдә шул кешеләр Әллә ниләр кылганнар.
Бары һәйкәл булып калган Мәчет һәм төрбәләре... Әле дә ярый калмаган Кирексеэ төрмәләре!..
...Моңландыра әллә нигә Көзгә калган гөл исе.
Килә никтер шул аланга Үкси-үкси елыйсы.
4
Мәхәббәт
Күптән төсен җуйган инде, Күптән беткән үзгәреп. Асыл болгар егетенең Назлап әйткән сүзләре.
Офыкларга кадәр китеп Җәелер моңсу томан; Болгар кызы Айбикәнең Алсу күлмәге сыман.
Карагайлар арасыннан, Җитәкләшеп йөгереп, Тиен баласыдай җитез, Болан кебек йөгерек.
Бер пар төшеп бара кебек Иделдәге каекка.
Алар өчен безнең Идел Күптән инде саеккан.
Чыклы үләндә калган күк Болгар читек эзләре.
Кай гасырдан төшеп калып, Яшьлекләрен эзләвем.
...Мең елдан соң килермен күк, Бетмәс әле үзгәреп Назлы болгар иркәсенең Пышылдаган сүзләре.
5
Иделдә, таң вакытында
Әле алланып Иделдә Таң гына атып килә. Мул үләндә ауный-ауный Бахбайлар гүя көлә!..
Елан-чыбыркы сөйрәгән Тиен бүрекле малай, Йөгереп чыгып тирмәдән «Бик узынмагыз алай!»— дип куяр кебек сызгырып.
Буй тарткан үсмер кызларның Йөрәкләрен сыздырып. Әйләнер тирмә тирәләп, Атыннан төшми юри, Әле дә булса сабыем Моң көйләр көйләп йөри.
Ил-ананың сак карашы Тартылган җәя кебек. Кунакчылланып алдыңа Ашъяулык җәя кебек.
Ничә гасыр үзгәрмәгән Урман — хәйран, тамаша! Ауга барырга җыенган Ирләр кебек шаулаша.
Җан яна, кайнап җан яна!..
Сизәм аның талпынганын. Ташкын лава, кайнар магма кебек Сүзләр ташар ялкынланып!
Бу — хакыйкать: вакыт җиткәч, һәр көч шаша, уза чикне! ...Вулканнарның бар дөньяга Җан атарлык чагы җитте!
Мин үземнең тарихымда Шундый чорга кереп барам: Кемнеңдер ачы теленнән Түгел инде күңел ярам.
Кешеләргә барыр юлны Инде йөрәк белән ярам — Шуңа бәлки үз-үэемә Якыная бара арам.
Гомер уртасына туктап, Хәл алам бер — гүя арам. ...Үзем бер ил, дәүләт булып, Тарихыма кереп барам.
Көннәр үтми, оча гына! Әллә синең кочагыңа, Әллә минем кочакка. Сүрелмәсен, сүрелмәсен, Утлар өстә учакка син, Утлар өстә учакка.
Көннәр үтми, йөгерәләр, Кай арада өлгерәләр, Кай арада өлгерә?! Мәхәббәттер, мәхәббәттер Безнең башны идерә шул, Күзләр генә тидерә...
Көннәр үтми, кире кайта, Үткәннәр күңелгә ята, һәрберсенең туган җире, һәрберсенең иле бар... Ятка бирмә сөюләрне, Сатма мине, хәләл яр! Сөюнең дә иле бар бит, Сөюнең дә иле бар.