ЯШЬЛӘР ЮЛГА ЧЫГА
аман таләбе әдәби әсәр тукымасына үз йогынтысын алып килә тора. Бүгенге укучыны табигатьнең гүзәл күренешләрен, персонажларның портретларын осталык белән сурәтләп бирү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кызыклы итеп күрсәтү осталыгы гына канәгатьләндереп җиткермәскә мөмкин. Бу, кайберәүләр уйлавынча, рациональлекнең лирикадан өстенлек алуы дигән сүз түгел, бәлки тормышның үзендә фикерләү культурасының нык үсүе белән аңлатыла.
Марсель Галиевның «Ул чакта» дип исемләнгән китабына кергән «Ак абагалар» повесте, барыннан да элек, әнә шул ягы белән үзенчәлекле. Бу әсәрдән искитмәле вакыйгалар тезмәсе эзләргә теләүчеләрнең өмете акланмаячак. Вакыйгалар алмашуы мәгънәсендәге динамика биредә шактый салмак, аның каравы фикер динамикасы көчле генә бирелгән.
Хикәяләү архитектура бүлеге студенты Данияр исеменнән бара. Әле үзенең тормыштагы урынын гына түгел, мәхәббәтен дә тәгаен билгели алмаган, эзләнүчән, тынгысыз җанлы егет алдына әледән-әле бер сорау калкып чыга: «Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?»
Данияр, бу яшьтә бик күпләргә хас булганча, үзен башкалардан һичсүзсез сәләтлерәк, өстенрәк итеп хис итә. Янәсе, ул гына дөньяның бихисап төсмерләрен, төрлелеген комплекслы кабул итә, бары ул гына кешеләр турында гадел хөкем чы-гара ала.
Язучы әсәргә эпиграф ител А. Сент-Эк- зюпериның «Яшәү ул — әкренләп туа бару» дигән сүзләрен алган. Ләкин уйлану лар процессында ул, үзе үк бу фикергә каршы килеп, «Вакыт чикләнгән. Яшәү ул — әкрен-әкрен үлә бару» дигән антитезисны ташлый. Дөресен әйткәндә, бу фикерләр арасында каршылык юк. Ул һәр шәхеснең яшәү мәгънәсен ничек аңлавына бәйләнгән. Кеше үз алдында якты бер перспектива күрмәсә, һәрнәрсәгә битараф караса, яшәү, чыннан да, әкрен-әкрен үлә бару булып әверелә. Киресенчә, кеше көн туган саен үзе өчен дөньяның яңа якларын ача бар
З
са, якты максатларга омтылуда ихты ярлылыгын күрсәтсә, кешеләрне ярату кебек иң гуманлы хискә ия булса, йерәгеидә иҗат ялкыиы үрләсә, ул хисләргә, белемгә, тәҗрибәгә байый барачак, һәркемне кечкенә генә булса да ачыш ясый алачак
Даниярны без икенчеләр исәбенә кертәбез М Галиеәиың герое тормышка актив мөнәсәбәттә Дерес, ул әле день яны күбрәк алсу төсләр белән күзаллый, практик тормыш ваклыкларының әһәмиятен бәяләп бетерә алмый. «Дөнья театрында беек актерлар уйнар өчен сәхнәне иңендә тотучы меңнәрчә гадиләр кирәк» дигән фәлсәфә аның уз натурасына туры килә. Ченки ул балачак дустын яки әтисеи әнә шул «гадиләр» итеп атарга җөрьәт итмәсә дә. үзен «дөнья театрында уйнарлык» актер итеп сизә. Әмма тормыш моның дөреслеккә туры килеп бетмәвен күрсәтә бу мәгънәдә Даниярның урман каравыл-чысы Мирхәтим агай белән очрашып сөйләшүе гыйбрәтле. Әлегә кадәр Данияр кешеләрне үз идеалына туры килу-килмәү критерие белән бәяләгән, аларга үз асылын кечләп таккан, Мирхәтим агайның шат күңелле булуын да аңлап бетерә алмый ул. Имеш, урман каравылчысы кебек кечкенә кешедә нинди шатлык, нәрсәдән ка-нәгатьләнү тойгысы була алсын. Мондый затлы хисләр боекләр өчен генә хас дигән ышанычы аңа гади кешеләрнең бәхетен аңлауны кыенлаштыра. Баксаң, шул ук Мирхәтим агай шагыйрь җанлы кеше икән бит ■Урманны тыңлый, ишетә дә белергә кирәк. знем. Урман елый да, көлә дә белә ул... Урман белен сөйләшергә яратам мин Яшерен-батырын түгел, «төшереп» алган көннәрдә каеннарны читләтеп үтәргә тырышам Ояһта, брат Чын егәр, чиста ха-лык. Андый чакта лутчы имәнлектә йерүең Имән ул каты халык, без муҗикның хәлен аңлый!» Данияр бу сөйләшүдән бик гыйбрәтле нәтиҗә ясый. «Кечкенә шәхес дип уйлыйсың Түбәнсетеп карыйсың Ә аның зченде геүһер ята. Табигый сәләт Үз иҗаты. Андый кешеләр кычкырып, шапырынып йөрмиләр Алар хәтта үзләрендә ни-кадәр байлык ятканын да белми, сизми йөриләр Ялгыш кына ачылып китәләр, һем шунда ук оныталар да...» Эпизодик сөйләшүдән дә шундый сөземтә ясау Даниярның яши-яши туа баруын раслаучы бик ’ матур мисал.
Сейгене Айрүэә белән аралары өзелүе дә Даниярның үзен артык югары бәяләвеннән килмиме икән. Хыялы белән сәнгать күкләрендә йезгән егет ечен «гади генә авылда, гади генә бер өйде тыныч кына яшәргә» омтылган, финанс-зкономика институты студенты буларак, шигъриятне коры саннарда тоючы кызны тиң күрмәве гаҗәп түгел Үзен «гадәти ител түгел, мәң-ге үзгәрмәс җан итеп тойган» Данияр дә диалектика законнарының кечеи тоярга, кешеләрне аңлауда аволюция кичерергә мәҗбүр Бу исе язучының тормыш хакыйкатенә ихтирам белән каравыннан килеп чыга. М Галиев тормышны аерым шәхеснең күңел тирбәлешләре, интим хисләре аша сурәтләү осталыгын үзләштереп киле
Китапка кергән «Ул чакта» исемле икенче повесть исә гадәти-траднцион нигездә язылган Автор мөстәкыйль тормышка әле яңа гына аяк басып килүче күңел кояшы бары тик якты төсләр белән генә балкучы, кешеләрдә яхшы якларны гына күрергә күнеккән үсмер егет Сәйяриың кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзе уйлаганнан шактый катлаулы булуын аңлаудан туган күңел каршылыкларын гади генә абстракт уйланулар белән бизәмичә генә
Сәйяр нечкә күңелле егет Төсләр байлыгын сизгер аңлаучы рәссам Унсигез яше дә тулмаган егетнең инануынча, дөнья — гүзәллек мохиты, анда икейөзлелек, тупаслык. хәйләкәрлек кебек тискәре якларга урый булмаска тиеш Бу аның үз хыялында тудырган деиьясы Ләкин чынбарлыкта матурлык гармониясенең бозылган очраклары да була икән Тик бу диспропорцияне тоемлау унсигез яшьлек кеше өчен җиңел түгел. Ни ечен дигәндә, кайбер кешеләрдә зәгыйфь зчтәлек шактый камил формага яшеренгән була икән бит Инженер Әхмәт Шәрәфиевне кара уйлы кеше дип беренче карашка кем әйтә алыр’ Ул пөхтә итеп киенгән, галстук таккан һәрвакыт шат күңелле. Үзләренә һеҗүм иткән хулиганнарны акылга утыртуын күрү Сәй- ярның Шәрәфиеака карата булган уңай фикерен тагын да ныгытып куя
Сәйяр гәүдәгә дә, әхлакка да злек-элек тән таза нәселдән «Авыл анасы» Җиһан әбисе тәрбиясендә ул туры сүзле, телле акыллы, уйлаганын яшермичә әйтә алучы, начар шаукымнарга бирешмәүчән табигатьле булып үскән Әбисе гомер буе җир җимертеп зшләп, «яшәү дәртен җуймаган, хәрәкәтчән, һәрвакыт ни дә булса уйлап чыгарырга яратучан» булып калган, бу сыйфатлар Сәйярга да күчкән
Кешенең нәрсәгә дә булса инануы нык булырга тиеш. Шул иман аңа һәртөрле очраклы агымнарга кушылып китмәү ечен, медицина теле белән әйткәндә, иммунитет ролен үтәячәк Сәйярга дә юлында «бетен эшчәнлекнәң төбендә акча вта- «бу дөньяда иркен яшәп калырга кирәк» дигән карашны тормыш девизы итеп алган Шөрәфиев кебекләр очрый Баштарак аңа еле Шөрәфиев, әле туры сүзле Уразв- ев хаклы булып тоела, тик ул үзе әле кырт кисеп нәтиҗә ясарга гына ашыкмый. Шулай да сафлыкка сусаган егет күңеленә сәнгать белән фанатикларча илһамланган, Шәрө- фиевлар күзлегеннән чыгып караганда ■ яши белмәүче» Уразаеәлар якынрак Үтенә тартып торган менә шушы әктылык аңа дөрес юлны табарга, таёльаамыйча алга барырга ярдәм ите.
Сәйяриы< эчке ихтыяҗларын, кыска гына итеп, матурлыкка омтылу дип агарга мөмкин Бу бигрек тә аның беренче мәхәббәтенә мөнәсәбәтендә күренә Инде кияү гө чыгарга өлгергән Мәдинә Сәйярга яшь ягыннан да. үз-үэен тотышындагы арты» ирекләлеге буенча да тнң түгел, алар ара-сындагы монособетлерде бу нерсе ачык
курена. Әз генә саксыз кагылганда да җә-рәхәтләнергә торган нәфис күнелле Сәйяр өчен Мәдинәнең ирләр компаниясендә үзен «тәҗрибәле» хатыннарга хас булганча йөгәнсезрәк тотуы һәм аның турында »дуслары»ның тупас сүзләрен ишетү бик авыр хисләр тудыра. Бу тойгылар армиядә узган ике ел дәвамында да егетнең йөрәген сызлатып тора. Ләкин кешеләрдә яхшылыкның өстенлек алуына ышанган күңелендә Мәдинәнең үз урынын бүтәннәргә бирми торуы да сизә. Армиядән кайткач булган очрашулары бер-бере өчен зарык-кан ике күңелнең аңлашуы белән тәмамлануы логик яктан акланган табигый финал булып яңгырый.
Данияр, Сәйяр. Айрүзә, Динара, Мәдинә, Лениза һәм башка образлар — безнең көннәрдән турыдан-туры китап битләренә килеп кергән персонажлар: Алариың холык- фигыльләреидә, эш-хәрәкәтләрендә ясалмалылык юк. иң күркәм сыйфатлары — табигыйлек.
Киң карашлы, эрудицияле яшьләрнең кызыклы образларын, фальшь ясамыйча, табигый сурәтләү күбрәк М. Галиев кебек үзе дә шул буын вәкиле булган яшь әдипләр өлешенә төшә. Алар сәнгатьтә катлаулы эзләнүләр алып бара, төрле экспериментлар ясый, кайвакыт хәтта үз-үзләре белән табигый каршылыкларга да керәләр М. Галиев та, сүз рәссамы буларак әзер калыплар белән генә эш итәргә яратмый. «Ак абагалар», «Ул чакта» повестьларында бу аеруча ачык күренә Әсәрләрендә интеллектуаль-фәлсәфи юнәлеш өстенлек итү аның иҗатында үзенчәлекле як. Бу, бәлки аның геройларының сәнгатькә, матурлык тудырырга омтылучы, хискә, моңга бай, тирән акыллы яшьләр булуыннан да киләдер.
«Ак абагалар» һәм «Ул чакта» повестьлары беренче карашка бер юнәлештә, бер сулыш белән язылган әсәрләр кебек тәэсир калдырса да, алар эчке хасиятләре ягыннан шактый аерылып тора Беренчесендә фәлсәфи уйлану, күренешләргә абстракт бәя бирү өстенлек ала, хәтта вакыт-вакыт үзмаксатка да әверелеп китә. Икенче по-весть та мондый башлангычтан мәхрүм түгел, тик инде ул төгәлрәк, үткенрәк, әсәрнең идеясен тирәнрәк ачуга хезмәт нтүгә буйсындырыла. Беренче әсәрдә әле автор юк-юкта уйлап ук бетерелмәгән фикерләр дә әйтеп узгалый
М. Галиев повестьларының тәзелеш- стиль ягыннан да үз йөзе бар. Аларны укучы төрле күчешләргә бик сак булырга тиеш Чөнки үткән белән бүгенге, реаль күренешләр белән уйланулар урыны-урыны белән шактый тыгыз берегеп китәләр. Язучы әдәбиятка үз почеркы, үз юнәлеше белән килә, һәм аның индивидуаль йөзе инде хәзер ук ачык төсмерләнә. Бу үзен-чәлек М. Галиевның алдагы иҗатында тагын да тулырак ачылыр дип өметләнергә