Укучының күңел дәфтәренә
Әрмән мәкальләре һәм әйтемнәре
Юлга юлдашсыз чыкма.
Хезмәттән башка эш юк.
йомырка урлый белүче атны да урлый ала
Пеләш зат дәвалый белсә — үз башын чәчле итсен
Теш ул безгә бик кирәк, ә авыртса суырабыз
Теш казап тамак туймый
Тасма тел тик торалмый
Сине куып су акмаса, су артыннан үзең чап
Томанлы көн — бүрегә шатлык
Тату яшәү, тыныч тору — барча яхшылыкка әнкә Ерак
туганың булганчы, яхшы күрше белән тор Дөя үз өркәчен
күрми.
Язын бәрән, көзен чебеш яхшы
Авызыңны ачканчы ук, күзләреңне ача бел. һәркем караган вакыт беркемгә дә
карамый Су янында агач тизрәк үсә, ләкин тизрәк картая да Чит илгә киткән
чагында андагыдай бүрек ки.
Бүредән курыксаң — сарык асрама.
Диңгезләр кичкән кеше елга суында батмый.
Аты юк. ә дага эзли
Кечкенә кешеләргә дә бик зур төшләр кергәли.
Тәүге йомыркасын күреп тавык үзе дә көлә
Аска үзем утырмыйм, ә өстәрәк урын юк.
Бер башмакка ике аяк тыга.
Жәяүле җайдактан көлә.
Өскә төкерсәм — кашым, аска төкерсәм — сакал
Бала елан тотыйм дисәң, башта олысын үтер.
Әбәт үткәч ботка бәя булмый
Югалса, чәч бөртегең дә баудай булып күренә
Балык әле суда йөзә, ә таба утка куелган.
Үзен үстереп чыгарган йомырканы яратмый
Карга күзенә күренсә, бөртек шытып чыгалмый
Авыздагы сүз — синеке, авыздан чыкса — ят сүз
Гадел кеше кыл булса да өзелмәс, бүрәнәдән юан ялганчы да — сынмыйча
калмаячак
Әгәр каенана икәнсең — тик бер күзең белән күр дә бер колак белән ишет